Илең белән мәңге бергә син Мәңгелекнең олы юлында!(Х. Туфан)



жүктеу 42.4 Kb.
Дата07.07.2016
өлшемі42.4 Kb.
Илең белән мәңге бергә син

Мәңгелекнең олы юлында!(Х.Туфан)



Габдулла Тукай иҗатына багышланган әдәби- музыкаль кичә.

Әдәби- музыкаль кичә буласы зал бәйрәмчә бизәлгән. Каршыга Габдулла Тукай портреты, аның турында бөек кешеләрнең сүзләре язылган плакатлар эленгән.Олы әдип әкиятләренә ясалган рәсемнәрдән күргәзмә оештырылган.

Балалар шагыйрь сүзләренә язылган «Бәйрәм бүген» дигән җырны башкара.

1 нче алып баручы. Исәнмесез, кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар, мөхтәрәм тамашачылар! Татар халкының бөек шагыйре, әдәбиятыбызның йөзек кашы Г. Тукайга багышланган әдәби – музыкаль кичәне башлыйбыз.

2 нче алып баручы. Укучылар, бүген чыннан да зур бәйрәм! Безнең мәктәптә бу бәйрәмгә әзерлек күптән бара.

1 нче укучы.

Илдә кояш,Җирдә кояш,

Йөздә кояш, күздә кояш.

Көндәгечә көлә кояш,

Әмма бүген үзгә кояш.

Бүген аның каршысына

Канатланып чыккан бөре...

Аваз сала томшыклары:

Тукай көне! Тукай көне!

2 нче укучы.

Әй Тукай, ил һәм гасырда

ялкының янган Тукай;

Ай-кояштан, хөррияттән

яктылык алган Тукай!

3 нче укучы

Шигъриятең турылардан

турырак бер юл табып,

Караңгы төн караңгысын

яшендәй ярган Тукай!

Алып баручы.Син күрмәгән яңа буын килде,

Котлап бүген туган көнеңне.

Киләчәккә барган улларыңнан

Ишетәсең “Туган тел “еңне.



Залдагы барлык балалар һәм килгән кунаклар “Туган тел” җырын (татар халык көе) җырлыйлар.

2 нче алып баручы. Барлык төрки һәм шәрыкъ дөньясындагы татарлар өчен Тукайның никадәр кадерле булуын әйтеп бирерлек сүзләр юктыр, мөгаен. Аның шигъриятендә халкыбызның җаны-рухы чагыла, ә милләт рухы,мәгълүм булганча, беркайчан да үлми һәм бизмәннәрдә үлчәнм. Димәк,

Габдулла Тукайның да иҗаты үлемсез һәм иксез-чиксез, ул татар

мәдәниятенең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән аерылгысыз.

1 нче алып баручы .Габдулла Тукайның гомере кыска булса да, иҗат ялкынында дөрләп торды, ул үзеннән соң күпкырлы шигъри һәм публицистик мирас калдырды. Тукай кешеләр йөрәгендәге иң нечкә кылларны тибрәткән лирик та, җәмгыятьнең бозык чирләрен рәхимсез камчылаган әче сатирик та, заманның иң мөһим социаль-сәяси күренешләрен ачып салган публицист та булды. Әдәбиятның халык бәхете һәм иреге өчен көрәш юлындагы әһәмиятен аңлап, ул реалистик милли шигърияткә нигез салды һәм күп кенә күренекле татар әдипләре, шагыйрьләре, композиторлары аны үз әсәрләрендә дәвам иттеләр һәм үстерделәр.

Укытучы сүзе.

Һәр эпоха бөек әдипләрнең яңа сыйфатларын ача, алар иҗатында үзләренә якын яңгыраш таба, Тукайның беренче әсәрләре басылып чыкканнан сон узган йөз елдан күбрәк вакыт эчендә, аның шигърияте татар һәм Россиянеке генә түгел, бөтендөнья мәдәнияте байлыгына әйләнде.Шагыйрьнең әсәрләре бик күп телләргә тәрҗемә ителде, җыентыклары һәм аның турындагы

китаплар йөзләрчә тапкыр басылды. Чын шигърият өчен бернинди чикләр юк. Ул нурларын һәркемгә һәм һәр тарафка юмарт сипкән кояш күк.

Танылган татар шагыйре Илдар Юзеевның мондый юллары бар:

Уртак Ватан тарихында эзле иттең син безне,

Мәңге-мәңге тап кунмаслык көзге иттең син безне.

Сәнгатебез күкләрендә - Кояшыбыз, Аебыз,

Бар җиһанга күренерлек кадерле Тукаебыз!

Чыннан да, Габдулла Тукай - татар шигъриятенең илебез-җиребез күгенә бер калыккан һәм һичкайчан батмас кояшы ул.

Пар ат” шигыренә язылган җыр башкарыла



1 нче укучы

Ак кирәк, дип, пакь кирәк, дип,

Җырлады, язды Тукай.

Дәрт уятырга кешедә

Уянды, янды Тукай.

Халкына бәхет эзләде

Авыр заманда Тукай.

Өмет бәйләде туачак

Яңа таңнарга Тукай.

2 нче укучы

Иң матур, моңлы җырларын

Халкына бирде Тукай.

Җырлары белән мәңгегә

Йөрәккә керде Тукай.

Азатлык-дуслык илендә

Һәркемгә кардәш Тукай.

Һәрчак безнең белән бергә —

Безнең замандаш Тукай.

3 нче укучы

Язы барның җирдә җыры булыр,

Язлар бирде сине бу җиргә.

Зур җаннарга гына насыйптыр шул

Гасырларга үтеп керергә.

4 нче укучы

Мондый җырны еллар, заманнар

Тыңласыннар

Һәм баш исеннәр!

Мәңгелеккә туган җырлар бар бит,

Мәңгелеккә туган исемнәр...

Заманында дөньяларын онытып

"Әллүки"не Тукай тыңлаган.

Әллә Тукай сөеп тыңлаганга,

"Әллүки"ләр һаман тынмаган.

"Әллүки"не тыңлап,

Моңлагандыр Тукай,

Елагандыр, бәлки, сиздерми.

Елагандыр...

Елатканга микән,

"Әллүки"ләр безне биздерми...

Әллүки” җырын башкару.

1 нче алып баручы. Кичәне Башкортстанның халык шагыйре Мо с т а й К ә р и м сүзләре белән төгәллисем килә.

“ Татар әдәбиятының бәхете булып, дөнья әдәбиятының шатлыгы булып

дөньяга Габдулла Тукай килде. Үз милләтенең гасырларга сузылган газапларыннан һәм өметләреннән, моңнарыннан һәм ырымнарыннан, кан катыш туфракта, изге җирлектә яралды ул.Язмыш аңа бер генә чеметем, бер генә мизгел гомер бирде. Шул ара эчендә ул Россиядә үзен дә,сүзен дә үлемсез итте. Алай гына да түгел, аның исеме һәм даны ил чикләрен узып чыкты.

Сценария өчен Р.Миңнуллин, М.Әгъләмов,Р.Гаташ, Р. Харис,И.Юзеев, Г. Афзал, Ә.Ерикәй, Э. Шәрифуллина шигырьләре файдаланылды.


Балык Бистәсе муниципаль районы

Илең белән мәңге бергә



Мәңгелекнең олы юлында!

(Габдулла Тукай иҗатына багышланган әдәби- музыкаль кичә.)


Гөлфизә Илгиз кызы Гайнуллина

Түбән Тегермәнлек урта гомуми белем

бирү мәктәбенең

II категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы


©dereksiz.org 2016
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет