Ир бирмәк-җан бирмәк (татар халык мәкале)


«Нургали бәгърем, сөенче!»



бет10/13
Дата18.07.2016
өлшемі1.32 Mb.
#207383
1   ...   5   6   7   8   9   10   11   12   13

«Нургали бәгърем, сөенче!»

Кунакларны озатканга нәкъ бер атна дигәндә, Газзәбану үзенең авырлы икәнен белде. Шунда ук, бөтен эшен ташлап, Нургалиенә хат язарга утырды.

«Нургали бәгърем, сөенче, сөенче, сөенче!!!

Аллаһының биргәненә шөкер, безнең теләкләребез, бигрәк тә синекедер, кабул булган бит, ничек сөенмисең! Барыбыз да исән-сау. Шушы бер атна эчендә башкарган эшләребезне күрсәң, ничек шатланырыең, җаным. Сезнең кайтышыгызга барын да эшләп бетерәсебез килә. Бу матур мәшәкатьләр юксыну-сагышларыбызны да җиңеләйтә төште.

Сезне озатканнан соң без бөтенләй югалып калдык бит. Җитмәсә, Хафизымның: «Әтием нигә генә китте инде ул, безне калдылып?—дип күз яшьләре белән җылап кайтып керүләре өзде үзәк бәгырьләребезне. Ни сабыр әткәйнең дә бу кадәр күңелсезләнгәнен күргәнем югые әле. «Бу юлы нишләптер бик авырдан китте балакаем. Күз яшьләренә буылып: «Әти, азга гына булса да Хафизымны җибәр минем белән. Нурислам киткәндә бергә үзем озатырмын»,—диде. Әгәр бу минутларда әтисенең муеныннан кысып кочаклаган сабыем: «Мин әтидән калмыйм»,—дисә, берни эшли алмаган булырыем. Ә ул: «Әти җаным, мине әнием көтә бит. Мин дә китсәм, әни нишләл? Син үзең тизләк кайт, яме»,—дип миңа атылды. Үзе юл буе җылап кайтты»,—дип сөйләгәч, әнкәй бөтенләй урынга ук егылды. Минем ни хәлдә калганымны үзең дә күреп киттең. Ярый әле, әткәйнең үтенечен тыңлап, минекеләр бер атнага бездә калырга риза булдылар. Ирләр син алып калдырган агачлардан бура бурарга тотындылар, яңа җылы абзар өчен. Атна ахырында икесе Мәкәрҗә ярминкәсенә, синең киңәшең белән, нәселле яшь ат алырга дип киттеләр... Беләсеңме, нинди матур ат алып кайттылар. Әле ат булып ук җитлекмәгән, алмачуар яшь айгыр. Атны күргәч, Хафизыңның сөенгәннәрен әйтеп, язып бетерерлек түгел. Маңгаендагы кечкенә генә яңа туган ай сымак кашкасына күрсәтеп, «Кашка» дип исем кушыйк әле,—диде. Барыбыз да куанып риза булдык. Әткәй аны атка якынрак китерде дә:

—Улым, ничек уйлыйсың? Нигә без ерак бабаң белән бу атны сайладык икән? Атыбыз бәләкәй башлы, дуга муенлы, бәкәлләре озын... «Чаптар»ыбызга охшамаган име,—диде.

—Бабай, «Чаптал» калтайды, чабышка да балганы юк. Ә монысы киләсе җыенга чабышкы булсын. Мәхмүт абыйга кушсаң, ул өйләтә инде аны,—димәсенме малаең.

—И, улкаем, мин синнән нәкъ шушы җавапны көткән дә идем. Маладис! Акыллы малай шул син. Кайсыбызга гына охшап тугансыңдыр?

—Ялуллин, Ялуллин бит мин!

Бабайлар бик канәгатьләнеп, рәхәтләнеп көлештеләр.

И, Нургалием, шунда син дә булсаң, ничек горурланырыең. Маһирә дә яратып карап торырые әле,—дип уйлап, сезне көннәр, атналар буе күз алларымда йөрттем.

Ул да булмады, әткәй ерак бабайга атны тотып торырга дип йөгәнне бирде, Хафизны күтәреп алып, атның биленә атландырды да болай диде:

—Әйе, улым, бу атны мин күбрәк синең өчен алдым. Ходай кушып, берничә елдан синең шушы ат өстендә мәйданга беренче булып килеп кергәнеңне күрергә насыйп әйләсә иде безләргә! Ә син хәзер ашыкмыйча гына, кычкырып, «Бисмилла»ны укырсың. Аннан соң атның муеныннан кочаклап, шуышыбрак, мин сиңа булышырмын, аның уңъяк колагына «Кашка» дип өч тапкыр әйт. Бу аңа исем кушу була. Синең үзеңнең дә колагыңа мулла абзый «Хафиз» дип, менә шулай исем кушканые.

—Ә мин аны ишетмәдем бит, бабай,—диде ул бик аптырап.

Без тагы елмаешып куйдык.

Ике бабайның ярдәме белән атыбызга исем дә кушылды. Сөбханалла, ат үзен бик тыныч тотты. Чыгымлап китмәгәе дип куркыбрак торганыем, атларның холкын белеп бетереп булмый бит. Соңыннан ул Хафизга таба муенын борып, мин ишеттем, рәхмәт, дигән сыман аска таба башын игәләп куйды. Бала аны нәкъ шулай аңлады да, янә бер куанды.

—Бабай, Чаптал кыелсытмас микән Кашканы?

—Борчылма, улым. Аларның икесенең дә үз өйләре бар. «Кашка»га өйнең яңасын, зурысын бирәбез. Аңа күп хәрәкәтләнергә кирәк булыр. Мәхмүт абыеңны чакырырсың әле, су коендырырга бергә алып төшәрсез. Болында бергә йөгертеп тә алырсыз. Бераз ял иткәч, бәлкем, үзем дә төшәрмен,—диде бабасы.

Менә шулай, Нургалием. Тагын бер яңалык—Гыйззелбәнат апай мине үзе белән йөртә башлады. Яшьтән өйрәнергә кирәк ди. Арысам да, бик теләп барам. Дөньяга яңа туып килгән баланы кулыма алганда бөтен дөньяң онытыла икән. Ике-өч сәгатькә генә булса да, сагышларымнан аерылып торам. Иртәгә әтиләрне Ташлыярга озатабыз. Берәр айга Бибиҗамал әбине алып кайтып тәрбияләрбез дип торабыз. Әнкәй бик бетереште, әллә нинди сагыну белән, сабырлыгын җуеп сагына үзеңне.

Нургали, хатларыңны минем күк озын итеп яз. Онытылып укырлык булсын, яме. Маһирәгә, Зәйнәп апага, Локман абыйга барыбыздан да сәлам тапшыр. Нурислам кайчан кайтырга җыена икән? Аның артыннан да хат җибәрә күр. Саҗидә бик борчыла. Анда эшкә калуын бер дә теләми.

Тагын бер хәбәр—мәчет янына ниндидер такталар китергәннәр. Мәктәпне төзеп бетергәнче балаларны шунда укытырга җыеналар дип сөйлиләр. Намаз укый торган зур залны бүлгәләмәкче булалар ди. Фарук хәзрәт балаларга белем бирү, укыту өчен булса ярый әле, камсамуллар өчен төрле кәмит ясау ниятләре белән йөрсәләр, Раббым Үзе сакласын. Мәчетне көфер почмагына әйләндерергә батырчылык итә калсалар, җир анабыз күтәрә алмас аны. Аларның һәрберсе Аллаһы Тәгаләнең иң авыр җәзасына дучар булачак, дигән. Авыл халкы борчыла...

Нургали, эшләрегезне тизрәк бетереп, кайту ягын карагыз инде. Маһирәңә әйт, балалар, яшьләр аны сагыналар. Һәр йортта диярлек ул калдырган җырларны җырлыйлар. Гармунчы Сабирҗан да аларны кызлардан өйрәнеп беткән инде. Һәр кичне көтү кайтканда урам якка чыгып, үзләренең капка төбендәге эскәмиядән сиптерә генә шул көйләрне. Аларның өйләре биектәрәк бит. Безнең капка төбенә чыгып утырсаң, күренеп тә тора ул. Әнкәй аны һәр көнне көтеп ала. Кичке һавада гармуннан агылган моңның үтә тәэсирле яңгырашы сиңа бик таныш. Бөтен авыл илаһи моңга күмелә. Сөт тулы мул имчәкләрен көчкә күтәреп, алпан-тилпән кайтып килүче сыерлар да шушы моң эчендә әкрен генә атлыйлар. Гаҗәп бит, алар да әллә уйнаучының үзенә, әллә шушы илаһи моңның сихри яңгырашына үз мөнәсәбәтләрен төрле ысуллар белән белдерергә тырышалар кебек. Кайсыларының кыска-кыска гына мөгрәп куюлары, кайсыларының «өзәсең бит үзәк бәгырьләремне» дигәндәй, ачыргаланып сузып кычкырып җибәрүләре—безнең ише сагышка сарылганнарны менә шундый уйларга саладыр да инде...

Гармунын уйнап кына утырса бер хәл. Кайбер җырларны, бигрәк тә, син яратып җырлый торганнарын, җырлый да бит әле ул. Читтән бер карап кына торсаңые син әңкәйнең «Ал Зәйнәбем»не тыңлаганын.
Күз тияр дип йөзләреңә

Туйганчы карамадым


дигәнен ишетүе була, «туйганчы карый да алмадым шул» ди дә, сыгылыплар гына төшә. Аннары туктаусыз күз яшьләре... Элек алай түгелие бит ул. Бу кайтуыгыздан соң бик нык үзгәрде әнкәй. Күзенең яшьсез чаклары бик сирәк була. Син аның үзенә генә атап бер хат җибәр әле. Җылы итеп яз, бел аны... Ничек сагынуларыңны, бала вакытыңдагы синең өчен борчылуларын, сине яратып пешергән ризыкларын, аларны сөенеп сиңа ашатуларын... и өйрәтеп утырган булам инде... Үзең менә дигән итеп язарсың әле, боерган булса. Синең ул хатың әнкәй йөрәгенә бәһаләп бетергесез дәва булачак, Нургали.

И, язасы тагын бер хәбәрем калган икән... Сез киткән көнне Мәхмүтләргә Казанда әтиләрен җирләгән туганы Гөлсем апа кайткан. Аның бик кечкенә Кәримә исемле кызы да бар икән. Безгә дә килеп киттеләр. Бик ошатып калдык без аларны. Аның сине күрәсе килгән булган. Ташкентта яшәүче мәрхәмәтле Кари әкә дигән кеше Гөлсем апаларга кайткалап йөри икән. Ул Нургалине дә, Локманны да бик яхшы беләм дигән. Нургали кайтуга миңа хәбәр итегез диде. Бәлки әле кайтышлый ук үзе безгә кереп чыгар, без Казан вокзалына бик якын торабыз, Тихвинский урамы, 77 нче йортта, диде. Нургали, ул кешенең синең үзеңә генә әйтәсе сүзе бар, ахры, дип уйладык без.

Карале, Нургали, Нурислам артыннан Хафизыңа үзеңнеке төсле киемнәрне алып җибәрегез әле. Маһирәгә үлчәүләрен бирдем. Теге вакытта ялгышып алып кайтканыгыз бик кечкенә булды бит, ул аны кия алмады. Сез аны кемгәдер бирергә теләгәч, мин, тупасрак килеп чыкты бугай, хәтерлисеңдер, «Юк, кайткан җирендә калсын әле» дип Маһирәнең кулыннан тартып алганыем. Менә кем өчен калдырганмын икән... Бүген мин аларны алып, туйганчы карап сөендем. Инде бик ләззәтләнеп пардан киенгән өч лачынымны күз алларымда йөртәм. Менә шундый матур хыялларым ялгыз төннәремә ямь биргәндәй була. Үзеңә ошаган исемне сайла да, миңа язып җибәр, яме, бәгърем. Сау бул, түземсезләнеп хатыңны көтәм. Озын итеп яз, бел аны! Сагынуларым биниһая, мөмкин түгел аңлату.

Сәлам белән, Газзәбануың.

2 июль, 1924 ел.»
***

Саҗидәнең: «Йомышларын йомышлап бетерүгә, кайтып кына килсәе, и Раббем, рәхмәтеңнән ташлама»,— дип бер өзлексез ялварулары кабул булган, күрәсең. Нурисламының кайту хәбәрен ишеткәч, шатлыгыннан нишләргә белмәде. Мондый чакта Зариф абый белән киңәшләшү—иң дөресе булыр дип Саҗидә су буеннан гына күршесенә ашыкты.

—Зариф абый җаным, берсекөнгә Нурисламыбыз кайтып төшә икән. Каршы алырга үземә кушкан хәбәрен җиткерделәр бит.

—Котлыйм, күрше. Бик һәйбәт. Эшкә калмыйча бик дөрес эшләгән. Кызы белән яраткан, тугры хатынын акчадан өстен күреп, сезне сагынып кайта. Бәрәкалла, мәшалла! Акча килә дә китә, бергәлеккә ни җитә димәсләрие аны, күрше. Әнә, бер дә ерак барасы юк, Газзәбануыбыз монда тилмерә, ул Нургалиемнең безнең белән соңгы хушлашкан чагын күз алдыма гына китерсәм дә, йөрәгем парә-парә килә. Поезд инде бар көченә кычкыртып җибәрде, йә, Хода, пуфылдый да башлады. Ә ул һаман улы белән мине кочагыннан ычкындыра алмый, күзләреннән аккан яшьләре әле дә күз алдымда... Шунда Маһирәнең: «Нургали, каласың бит, йөгер тизрәк» дип, ачыргаланып кычкырган тавышыннан һушына килде, балакаем. Өлгерде тагы, шөкер. Мин булсам, валлаһи дип әйтәм, өлгерә алмый идем. И, балакайлар, әле сезнең иң матур да, көчле дә чагыгыз. Бергәлекнең сәгатен түгел, минутларын да әрәм итмәгез!!!

—Рәхмәтләр яусын. Зариф абый. Сезгә дә минем шикелле шатланып Нургалине каршы алырга насыйп булсын.—Нурисламны каршыларга бергә барсак вакытыгыз булыр микән? Шул турыда сөйләшергә дип керүем,—диде Саҗидә.

—И, күрше, вакытны булмаса да табарбыз, Аллаһы боерса. Бу бит безнең уртак сөенечебез. Нурислам аркылы безнекеләрнең дә хат-хәбәрләре булмый калмас. Ә син борчылма, Саҗидә, мин үземнең «Чаптар»ны җигәрмен.

—Нишләптер сезнекеләр күренми, берәр җары киттеләр мәллә?

—Мәхмүт белән Мәфрүзә, Хафиз белән Тәскирә аларга ияреп Газзәбану Кашканы су коендырырга, аннары болында йөгертербез дип киткәннәрие.

—И, Зариф абый, үз шатлыгым белән онытып да җибәргәнмен. Тәскирәм әйткәние бит югыйсә.

Акыл иясе күршесенең гыйбрәтле киңәшләреннән соң Нурисламына булган шик-шөбһәләре турында сөйләп тормады Саҗидә, уңайсызланды. Газзәбануы булса эчен бушатмый калмасые анысы... Туктале, бөтен серемне сыйдыра торган Гыйззелбәнат апа белән сөйләшеп чыгыйм дип кергән иде дә, ул да каядыр киткән. Тәскирәм дә юк, ичмаса, биләмдә йөри. Әтисенең кайтасын да белми. Янында уйнарга Хафизы булса, аңа шул җиткән. «Әниемә кирәгем чыкмады микән дип тә уйлый белми, ваемсыз»,—дип кызына да үпкәләп куйды. Аннары бик урынлы гына үзен дә шелтәләп алды. Ирем кайтышка ул яраткан ризыклар пешерү турында уйланасы, хәстәрләнәсе урынга әллә ниләр уйлап йөрим шунда, җүләр баш...

Нурисламның иң яратып ашаган ризыгы тутырган тавык. Бер тавыгым күкәйләрен каядыр качырып салып, кыртлап йөри башлаганые. Шуны суйдырып, җиде-сигез йомырка белән тутырырмын, боерган булса. Шулпага бүгеннән үк токмачларымны кисеп киптереп куярга кирәк. Мул гына итеп камыр ризыклары да пешерермен. Күршеләребез белән бергәләп бәйрәм ясарбыз, исән-имин генә кайта күрсен, җаным. Тормышның бөтен яме фәкать Нурислам белән... Ул өйдә булмагач, малларыма кадәр боеккан шикелле күренәләр. Үземне әйткән дә юк инде... Тавыкларыма хәтле электәгечә җырламый хәзер. Ә мин үз-үземне борчып, юкны бар итеп, көнләшеп йөргән булам бит әле.

Ниһаять, күңеле тынычланып, дәртләнеп эшкә тотынды Саҗидә. Изеп куйган коймагына бер-ике кашык көнбагыш мае салып, берничә йомырка сытып, әзрәк кенә чүпрәсен дә өстәп, ишәйтеп куйды. Җырлый-җырлый самавырын да куеп җибәрде.


Сагынам, бәгърем, бик сагынам.

Сагынам сине көн саен.

Һәр кич саен күккә карап,

Эзлим йолдызлар саен.


Тиз генә тавык-чебешләрен дә ризыкландырып керде. Сыерын савар өчен бар кирәк-яракны әзерләп куйды. Очып кына йөри Саҗидәң. Аягы җиргә дә тими диярсең... Сыерына онын, көрпәсен бергә туглап, тозын да салып бер чиләк витаминлы суын да әзерләде. Коймагына күз салса, сөбхәналла, кабарып менгән, пешерә башламасаң, ташый бит бу хәзер.

Гөҗелдәтеп кенә пешереп тә куйды. Һай, камырының уңганлыгы, коймагының тәмлелеге... Күрер күзгә—авызыңнан сулар китерерлек, ашый башласаң телләреңне йотарлык булган. Чәйнәп тә торасы юк, шул кадәр йомшаклар, авызда эреп кенә китәләр. Аллага шөкер, сыерыбыздан да бик уңдык, ул сөте белән каймагыннан җелек тәмнәре килә диярсең... Коймакларны зур җамыягына салып, өстен каплап учак янынарак куйды. Маен табада эретеп, коймакларым өстенә сибәрмен дә, маена манчып ашарга кушармын. Нурисламым шулай ашарга ярата.

Ул да булмады, Тәскирәнең гаять шат тавышы:

—Әни, әти кайтамыный? Жалиф абый әйтте, дөлешме?

—Дөрес, кызым, дөрес. Бар, матурым, тиз генә кендек әбиең белән Газзәбану апаеңны кайнар коймак белән чәй эчәргә чакыр. Тиз керегез, әни көтә диген, кызым, яме.

—Ә Хафижны?

—Чакыр, җаным, Хафижыңны да чакыр, коймакларым күп, иллә дә тәмлеләр...

Шау-гөр килеп, шатланышып килеп тә керде күршеләр.

—Үзебез дә кермәкчеиек әле, шатлыгың котлы булсын, шатлык арты шатлык тулсын йортыңа, ахирәткәем. Әткәй әйткән бу хәбәргә әңкәй белән безнең куанганны күрсәңие син... Синнән битәр куанганбыздыр, мөгаен. Нургалием яныннан кайта бит... җаным. Әткәй бүген ике рам кәрәзне, әле иртәрәк булса да, аертып карады, Нурислам кайтышына дип. Менә монысын сиңа чәй эчеп тотарга бирде,—дип, Газзәбану бер литрлы пыяла банкада гаҗәеп хуш исле яшь балны өстәлгә куйды.

—Минем дә күчтәнәчем бал,—дип Хафиз матур гына тәлинкәгә салынган кәрәзле балны Тәскирәгә сузды. Гыйззелбәнат та үз сүзен әйтергә ашыкты:

—Нурисламның кайту хәбәре йөрәкләребезгә сары май булып ятты. Икесе берьюлы китеп баргач, бик ямансу булды. Эшкә калмавы белән бигрәк куандырды. Аннан соң, Саҗидә, син үзең дә акыллы киңәш бирдең Нурисламга. Акчаң түгел, син үзең кирәк безгә, дидең. Исән-сау кайтып җитсен дә, тигезлек белән гел бергә булыгыз. Әйдәгез, минем күчтәнәчемнән дә авыз итегез,—дип бер җамыяк тулы кош телен өстәлгә куйды Гыйззелбәнат. Бик канәгать, шат утырдылар күршеләр, сөйләштеләр, сыйландылар. Яңа яшь бал белән тәмләп чәй эчтеләр. Иң мөһиме—Нурислам кайтышка эшләнәсе эшләрне үзара бүлешеп тә куйдылар.
***

Локманның: «безгә моннан да ераккарак китәргә туры килмәгәе әле» дигән шомлы сүзләреннән соң, малайны монда калдырып булмас дип уйлады Нурислам. Маһирәнең дә балага чат ябышуы, әнисенең аны һаман һуплап торуы да—нык шикләндерә башлады. Күп уйланды ул; бәлки, бу сабый, Раббымның рәхмәте белән, минем өчен бүләктер... Мәгәр алай булмаса, шулкадәр үземә охшап туар идемени ул? Аркасындагы миңенә кадәр, башкасын әйткән дә юк инде... Миңа тартылуын гына кара син аның... Зөмәрәнең тилмереп язган васыятен үтәп, баламның мәрхүм әнисе рухын шат кылу—минем изге бурычым түгелмени? Ниһаять, ни генә булмасын, Аллаһыма вә Зөмәрәгә чиксез рәхмәтләрем белән, баламны үзем тәрбияләп үстерергә тиеш дигән ныклы фикергә килде Нурислам. Нургали эштән кайтып керүгә, аны ишегалдында ук каршылап, күңелендәгесен ачып салды.

—Мин сине аңлыйм, дускай. Борчылма, ярдәм итәрбез. Озата кайтырга Зәкияне җибәрербез. Үзеңә генә кыен булыр диюем.

—Рәхмәт, Нургали. Зәкия эшкә урнашып йөри түгелме соң?

—Әйе, Локман абый аны савыт-саба кибетенә тәгаенләп тора.

—Карале, кияү балакай, нинди Локман абый булсын инде ул сиңа?

—Кызык кына син, Нурислам. Ничек мин аңа бабай дип әйтә алыйм ди,йә?

—Әткәй диген. Олы кешенең күңеле булыр. Маһирәң кайтып керү белән әткәй, әнкәй дип әйтә башлады. Әле дә әткәй, әнкәй дип сагынып искә ала.

—Ярый, дускай, килештек. Син киткәнче үк шулай дәшә башлармын. Ничек кабул итәр бит әле. Әнә, үзе дә кайтып килә бугай.
Ир бала кайта авылга

Нурисламны каршылау өчен стансыга вакытыннан шактый алда килеп җиттеләр Зарифлар. Яшь бала күтәргән чибәр генә хатын-кызны ияртеп, үзенә аллы-артлы зур сумкалар аскан Нурисламны күргәч, коелып иңде Саҗидә.

—Нигә мине чакырткан ул? Шикләнүләрем тикмәгә генә булмаган икән. Менә ни өчен чамасыз ашкынып киткән ул Ташкинына. Моңарчы бар кызганганым Газзәбану булды. Кем уйлаган, үземне ахирәтемнекеннән дә авыррак язмыш көтәдер дип... Зариф абый җаным, юк, аягымны да атлый алмыйм...

—Акылыңны җуйма, сабыр бул, күз яшьләреңне, зинһар, күрсәтмә. Мин син фаразлаганча ук булыр дип уйламыйм, күршекәем, сынатма,—дип Зариф үгетләп караса да, баскан урынында каккан казыктай катты да калды Саҗидә.

Ул арада Нурисламнар үзләре килеп җитте.

—Читтә болай балавыз сыгып торганчы: «Ничек итеп исән-сау апкайтып җиткерә алдың бу кечкенәне дип сорарыең»,—диде Нурислам, Зәкия кулындагы балага ымлап. Аңа каршы, ачуы кабара гына барган Саҗидәсе турсаеп:—Анасы янында ич... дип, үтә төксе җавап бирде.

Хатынын тынычландырырга теләп, кочагына да алмакчы булды Нурислам, кая ул...

—Җаһилләнмә, берегезгә дә ышанмыйм,—дип кырт кисте Саҗидә.

—И, җаныем, мин сиңа үзең хыялланып көткән, төшләреңә кереп ымсындырган малайны апкайтам дип сөенгәнием тагы... Хәерле булсын. Ни булса да, хәзер безгә ашыгырга кирәк. Йокыдан уянуга ашарга сорый башлый ул. Гыйззелбәнат апайның кәҗәсе исәнме?

—Исән, үзе дә, кәҗәсе дә исәннәр. Анда алар сезне көтеп мәш киләләрдер инде... диде Зариф һәм бер-бер артлы үз сорауларын да бирде.

—Күрше, безнекеләрдән хат-хәбәрләр алып кайта алдыңмы? Ни хәлләрдә калдылар? Ерак сәфәрләренә китмәделәрме әле?—дип, Зариф та сүзне икенчерәк юнәлешкә бору ягын да карады.

—Бары да Аллага шөкер! Калганын юлда сөйләшербез,—дип Нурислам ашыктыра төште.

Кузгалдылар.

Хатынын җәһәт кенә күтәреп алып тарантаска утыртты һәм әйтеп тә тормыйча баланы аның алдына салды. Зәкия алар янына утырды. Саҗидә әкрен генә Зәкиягә борылды:

—Бу баланың әнисе кайда соң? Нишләп ул Нурислам кулында?

—Саҗидә апа, миңа бер ни дә мәгълүм түгел. Нурислам абый үзе сөйләр әле. Мине озын юлда ярдәмче булырсың дип Локман абыйлар җибәрде. Казанда әнием белән дә күрешермен дип, шатланып риза булдым.

—Һай, җаным, уяна бугай,—дип Саҗидә каушап калды.

—Үзем алыйм әле. Ул миңа ияләнгән шикелле инде. Сезне күргәч, йә җылап җибәрер. Нурислам абыйны бик ярата,—дип Зәкия баланы үз кулына алды. Һәм битенә япкан юка батист җәймәне ача төште. Саҗидә кырыйдан гына булса да күз төшерми калалмады. Чыннан да, сабый уянып килә. Күзләрен зур итеп ачып Зәкиягә текәлде. Менә шунда гаҗәп хәл... Зәкиянең: «Бөркетем, син кайда? « дип дәшүе булды, нарасый шулкадәр матур итеп елмаеп, юка юрганы эчендә бөтен гәүдәсе белән әллә нинди хәрәкәтләр ясый башламасынмы... Саҗидә баладан күзен дә ала алмыйча, әле Нурисламга, әле балага карый-карый өнсез калды. Нидер әйтергә дә тели кебек, әмма теле әйләнми.

—Нурислам, бу нарасый синең үзеңнеке бит, дөресме дип тә сорамыйм. Аны кем генә күрсә дә шулай диячәк. Әнисе кайда, нигә бала синең кулда? Синнән дөресен генә әйткән җавап көтәм,—дип ниһаять, телгә килде Саҗидә.

—Бу дөньяда юк инде ул, Саҗидә. Аннан икебезгә дә атап язган соңгы хатлары, үлеме алдыннан язган васыятнәмәсе һәм үзе «Бөркетем» дип йөрткән шушы улы калды,—дип җаваплады Нурислам.

—Иннә лиләйһи вә иннә иләйһи раҗигун,—дип, Зариф белән Саҗидә мәрхүмәгә дога юлладылар.

—Соңгы соравым—кем иде ул «Бөркет»нең әнисе? Зөмәрә исемле түгелме? Берничә мәртәбә синең әллә төш аралаш саташып дип әйтимме, шул исемне әйткәнеңне ишеткәләдем бит мин. Соңгылары Нургалиләр кайткан көннәрдәие шикелле хәтеремдә. Шулмы? Әйтергә теләмәсәң, үз иркең Нурислам, үпкәләмим,—дип, Саҗидә мөлдерәмә күзләре белән әле иренә әле балага бакты.

—Әйе, Саҗидә, ул шул син сизенгән Зөмәрә иде. Урыны җәннәттә булсын. Синең алда аның бер гөнаһысы да юк. Синең үлем көтеп яткан көннәреңдә Тәскирәм белән синең өчен иң кайгырткан кешеләрнең дә берсе ул булды. Һәр намазы артыннан сиңа исәнлек сорап дога юллаучы да ул булды. Хәтта минем исемнән акча, посылкалар салуын да монда кайткач кына белдем бит. Билгеле, мин аны сиңа теләсәм дә әйтә алмадым. Беркайчан да миннән фатир хакы да алмады ул. Гел, синең авылда балаң, авыру хатының, сыерыгыз да юк, акчаңны җыя бар, ачлыктан соң тормышыңны рәтләрлек булсын, минем үз табышым үземнең киләчәгем өчен җитәрлек дип торды. Әле, балам кем кулында гына тәрбияләнсә дә, аның үз өлеше дә булырга тиеш дип, аның өчен дә акча калдырган. Алсам да аптырадым, алмасам да, Зәкиябез шаһит. Миннән соң фатирына шушы кызны яздырып, ул аңа үз баласы кебек караган. Зәкия дә маладис, ул Зөмәрә апасының сердәшенә дә, безнең телгә өйрәтүче остазына да, авыру көннәрендә тәрбиячесенә дә, ягъни шушы бала тугач, аның өчен дә бөтен көчен куйган җанга әйләнгән. Локман абзый, Зәйнәп апалар белән бергә Зөмәрәне гүргә иңдерүче дә ул булган. Ә мин өлгерә алмадым шул. Зәкия хәзер безнең гаиләбезнең, бигрәк тә улымның иң якын кешесе булачак, Аллаһы боерса. Кем белгән, Саҗидә, һәйбәтләп тәрбияләп үстерә алсак бу егетне, үзебезнең картлыгыбызда иң өметле тәрбиячебез булыр, Аллаһының рәхмәте белән.

Чыннан да, һәр кешенең язмышы үзе бер гыйбрәтле тарих. Кем уйлаган шушы егет киләчәктә Саҗидәнең генә түгел, Газзәбануның да бердәнбер игелек иясенә әйләнер дип.

Баланың юл буе бик тыныч һәм шулай озак йоклавы Зәкияне гаҗәпләндерми калмады. Аеруча сабыйның бер уянып, күзенә карап, әнисе әйтә торган сүзне дә ишеткәч, ничек куанганын күрсәтеп кабат йоклап китүе... Инде Нурисламның Зөмәрә турындагы искиткеч матур истәлекләрен сөйләгәндә, барысы да ихтыярсыз балага күз салгалап алдылар. Ә, ул тәмләп, изрәп йоклый... йоклый гынамы?.. Ничек матур итеп елмайгалап та ала бит әле... Шунда Зариф Зәкиянең бик аптырап утырган халәтен күреп, шыпыртлап кына болай диде:

—Барын да аңлап, тоеп ята ул, балакаем. Әнкәсен әти кешенең шулай матур итеп, ихлас искә алуына, иң мөһиме, гадел искә алуына һәр елмаюы белән рәхмәтен белдерүе дип аңларга кирәк. Зәкия кызым, син дә шулай аңларга телисең шикелле, әмма ышанасың килми, очраклык кынадыр дип уйлыйсың бугай. Тик бу—сабый күңеленең никадәр сизгер булуын исбатлаган бер мисал гына әле. Сабый күңеленә яманын да, яхшысын да белдереп тора торган үз фәрештәләре бар...

—Ий, Зариф абый, минем күңелемдәгенең барын да кайдан белдегез сез?

—Син үзең дә шул гөнаһсыз сабыйлар өммәтендә икәнсең бит, бала. Рәхмәт Нурисламга, әгәр тагын бер улым булган булса, сине үз киленем итәр өчен ниләр генә эшләмәсием мин... Һай, җәмәгать, ир бала белән ата күңеле арасында ниләр ятканын, аларны ниләр бәйләгәнен белмисез шул. Карагыз әле, бүген тургайларның сайраулары да бөтенләй башкача бит. Кичә төне буе талгын гына яуган яңгырдан соң табигать үзе дә яңадан туган күк... Авылыбызга яңа туган гөнаһсыз сабый—ир бала кайта. Нурислам күршемнең улы кайта. Нургалием белән сизгән идек без аның монда кайтасын... Менә ул ата белән ир баланың уртак күңеле...


Сайрый тургай, сайрый тургай.

Баласын җуйган бугай,

Баласын җуйган тургайдай

Ник моңаям мин болай...


дип, Зариф үзенең үтә дә моңлы тавышы белән әкрен генә җырлап та куйды. Сабый исә йоклый, булачак әнисе кулында изрәп йоклый бирә...

Авылга килеп җиткәндә генә уянды ул. Зәкия аны тиз генә үз кулына алып, астын корытты. Нурислам бозлы сумкадагы сөтле шешәне куенында җылытып, тәмен татып карады. Зәкия үзе тикшермичә аны балага бирергә ашыкмады. Сабыйның бернидә эше юк, аңа тизрәк ашарга булсын. Урамны яңгыратып кычкырып җылавын белә әнә. Нурислам, Саҗидәсенә елмаеп кына карап:

—Менә, әнисе, без шундый инде... Ашамсак малай без,—дип, улы белән ничек горурлануын белдермәк булды.—Булышырга Тәскирәбез бар, минем дә тәҗрибәм җитәрлек хәзер. Борчылма, яме. Җан биргәнгә җүн бирә дип, Ходайның рәхмәте белән, тәки апкайта алдым бит малайны. Кеше сүзе булмый калмас... Тик мин сиңа ышанам, Саҗидә, сынатмассың дип уйлыйм.

—И, Нурислам, мин сине яшь хатынын баласы-ние белән алып кайта икән, Нургалине дә уздырган, кеше күзенә ничек күренербез дип хурлануымнан нишләргә белмәдем. Баланы күрүгә мәлҗерәп төшкәнемне үзең дә күрдең бит. Нишлим соң, үзем сине шулай куандыра алмагач...

—Кая минем, Бөркетем,—дип Зәкиянең дәшүенә, җылавыннан туктаган сабыйга, сөтле шешә бик вакытлы булды.

Капка төбендә инде күптәннән кайтканнарын көтеп йөргән Тәскирә белән Хафиз бәбине күреп шаккаттылар, ни әйтергә дә белмәделәр. Тәскирә әтисенә атылды, Хафиз өйгә, әнисе янына ашыкты. Баланы өйгә Зәкия апасы алып керде. Нургилиләр җибәргән иләмсез зур, бикләнә торган сумканы тарантаста калдырып, Зариф та үзләренә ашыкты. Газзәбану Нургалиләрдән килгән әйберләрнең тарантаста икәнен белүгә, балага да карап тормады, Хафизны җитәкләде дә, бакча башыннан гына үзләренә йөгерде. Зур сумка өйдә иде инде. Каенанасы сумканы ничек тә ача алмаганына гаҗизләнде:

—Синең белән миңа язган хатлары шушында, диде Зариф. Ача гына алмыйм бит...

—Хәзер, әңкәй, хәзер, җаным,—дип, Газзәбану элгәре сумканы кочагына алды.

—Әни, ач инде тизләк, әнә, әби ничек көтә. Мин дә...

Ниһаять, хатлар, хатлар, тагын әллә ниләр...

—Әңкәй җаным, менә монысы сиңа,—дип, калын гына конвертны каенанасына сузды Газзәбану.

—Үзең генә укып бирсәңче, балакаем, бу арада күзем дә начарланды, күп җылаганныкыдыр инде.

—Һай, җаным, башта үземнекенә күз йөртеп кенә алыйм да... И, рәхмәт төшкере, хатымны алган икән, хатыма каршы җавап хаты бу, әнкәй. Малай була калса «Харис» дип кушарбыз дигән, и сөенгән, и сөенгән, әңкәй... Зөлкамал җылап ук җибәрде... Хафизның анда-монда эше юк—ашыга-ашыга мышнап сумка бушата. Зариф керә-керешкә бу матур манзараны күреп, аларны бүлдермәс өчен бусагадан узарга да кыймады. Җанына илаһи рәхәтлек табып, ләззәтләнеп күзәтүен дәвам итте. «И, Нургали балакаем, менә хәзер шушы дүрт бөртек газизләреңнең ничек шатлаганнарын үзең күреп тора алсаң—нишләриең икән»? Ихтыярсыз туган әлеге уеннан Зарифның үз керфекләре дә чыланмый калалмады. Үзенә язылган хаттагы бераз борчулырак хәбәрләрне, бигрәк тә Нурислам аркылы ишеткәннәрен бу бәхетле җаннарга хәзер ничек әйтмәк кирәк?.. Йә, Раббем, бир сабырлык...

Кинәт Хафизның:

—Калагыз әле миңа, әбәү, бабай, син дә мондамыный?—дигән тавышына күтәрелеп карасалар—Әтием төсле булдыммы?—дип, Хафиз каршыларына ук килеп басты. Өстендә ябык якалы озын кара казаки, чалбары белән пар. Башында тирәнрәк эчле кара бәрхет түбәтәй, аягында читек- кәвеш.

—Сөбханалла, гел кечкенә Нургалием булгансың бит, улым! Ни арада табып, ни арада киенеп өлгердең?—дип әнисе аны әйләндерә-әйләндерә карады. Битенең үбелмәгән җире калды микән...

—Мин күреп тордым аның ничек киенгәнен, маладис бит ул минем улым. Берегезгә дә ялынып тормады,—дип бабасы да мактап куйды үзен.

Ул да булмады:

—Күршеләр, сезне көтәбез. Зөлкамал апай, син дә калма.Улың яныннан кайткан кунак кызыбыз да сезне көтә,—дип Нурислам да кереп җитте. Шунда Хафизны күреп:—И, котлы булсын, Хафиз. Шушы киемнәреңнән әтиең төсле булып кер, яме. Тәмам егет булгансың, Тәскирәң шаккатсын әле,—дип, Хафизны күтәреп алып, чыгып ук китте Нурислам.

Кайтып керүгә Нурислам, чормадан Тәскирәнең сиртмәсе белән тал бишеген алып төште. Аларны чистартып, кояшта җилләтеп, элеккеге урынына элеп тә куйды. Саҗидәсе бишек эченә йомшак урын-җирен әзерләде. Бишекне өстән үк урап ябып куя торган юка каплавычын сандыгыннан эзләп тапты, хәсиятленең хәсиятле инде. Тәскирәгә кирәге беткәч, юып, каклап төреп сандыгына салган булган. Сандык исләрен бетерәсе килеп, ишегалдының кояшлы җирендә җилләтергә дә өлгерде. Баланы юындыруны Гыйззелбәнат бик теләп үз өстенә алды. Таң белән ягылган мунчаны башта тикшереп, кирәк-яракның барын да әзерләп бетергәннән соң гына алып керде сабыйны. Суны тәмам сагынган икән бичара. Канатларын җилпегән кош сыман, шундый тизлек белән чупырдый башлап, ни тәҗрибәле Гыйззелбәнатны хәтта каушатып та җибәрде. «Һай, җаным, кулымнан төшеп китәсең бит инде... Сөбханалла, әкренрәк кылан, балакаем. Күрмисеңмени, мине дә җепбөртексез иттең бит»,—дип назлап дәшкән бу тавышны да шулкадәр үз итте сабый, чыркылдап ук җибәрде. Аяклары белән тагы да көчлерәк тибенә башлады. Чыркылдый-чыркылдый чәбәләнә бит, җаным. Нурлар чәчеп торган чем кара күзләре белән берөзлексез үзе Гыйззелбәнатны күзәтә. Әйтерсең лә, чиксез шатланып, аңа рәхмәтләрен белдерә. Әйдә, балакаем, җитте, юындыра башлыйм үзеңне, әнә бот араларың да кызарып киткән, дип гаҗәеп хуш исле «Гөлҗиһан» сабыны белән юындырды ул аны. «Озаграк тордылар, ни хәлләре бар икән?» дип, нәкъ кирәк вакытта Саҗидә килеп керде. Су эчендә мең рәхәттә яткан шат чырайлы баланы күрү белән, Сөбханалла, күзем тимәсен дип сокланды. Күршесе коендырырга дип әзерләп куйган суны Саҗидәгә сибәргә кушты. Үзе шул вакытта теләк теләп, баланы җәймә белән төреп алды.


Суы сарыксын, егетебез калыксын,

Таза булсын, сау булсын

Тормышы да бай булсын.
Аллаһының рәхмәтендә

Озын гомерле булсын!

Аны үстергән ата-анага

Игелекле җан булсын!


Шунда Саҗидәгә малайның мул гына хәзинәсенә ымлап:

—Хәтерлисеңме Нурисламның үзеңә үгез бозау күтәреп кергән төшеңне? Менә ул синең төшең. Табигатьтә без белмәгән, без аңламаган әллә ниләр бар ул...—диде Гыйззелбәнат.

—Гыйззелбәнат апай җаным, бу баланың да кендек әбисе син булган күк булды бит әле. Тәскирәмне дә синең шушы теләкләрең белән коендырган идек.

—Мин дә шуны уйладым. Теге елны бер-бер артлы Газзәбану белән икегез арасында кендек әбисе булып йөргәннәрем исемә төште. Бу юлы да, Аллаһы боерса, тагын сигез айдан Газзәбану нарасыен исән имин кабул итәргә язсын. Карале, Саҗидә, әгәр бик тырышсак, синең имчәкләреңә сөт тә төшәчәк, менә күрерсең... Күкрәк бизләреңә массаж ясарбыз, баланың үзеннән дә суырттырырга тырышырбыз. Тормышта андый очраклар бар ул.

—Ай-һай, белмим, буш имине суырып торыр микән ул. Нурислам аны бик зирәк, ушлы малай ди. Буш сускины суырып та карамаган, теле белән этеп кенә төшерә ди.

—Кендек әбисе дә төшеп калганнардан түгел, әллә нинди тәҗрибәләре бардыр әле, име, балакаем,—дип Гыйззелбәнат кулында йоклап киткән сабыйны, бисмилласын әйтеп, бишегенә салды.

Түбәсе күккә тигән Нурислам ишегалдының буеннан буена ике рәт итеп кер бавы сузды. Юлда җыйналган бала чүпрәкләрен барын да юып, элеп тә куйды Саҗидә. Бала чүпрәкләре белән тулган ишегалдыннан да мәхәббәтле урын тагы кайда булырга мөмкин, дип уйлады. Бу аның күптәнге көтеп алган, әмма тормышка ашмас хыялы иде шул.

Газзәбанулар кергәндә бала йокыда иде. Кырыгы да тулмаган, йоклап яткан балага карарга ярамаганны бары да белә. Шуңадыр инде бишек тирәсенә баручы булмады. Балалар күзенә чалынмагач, Газзәбану:

—Кара, безнең Хафиз монда түгелмени? Тәскирәсе дә күренми,—диде.

—Ә-ә-ә, алар Зәкия апалары белән Гыйззелбәнат апаларда, бәбигә мәми пешерәләр,—диде Саҗидә.—Әйдә, утырыша башлагыз, алар да кереп җитәр.

Өстәлдә ниләр генә юк... Уртага каплап куелган табакны ачып җибәрүгә, сап-сары тутырган тавыкны күреп, Нурислам көлеп үк җибәрде.

—Вәйт, әнисе, маладис! Белә бит ул минем нәрсә яратканны. Кая пычак, бүлеп куйим әле. Шул кадәр оста пешерелгән, шартламаган да, чатнамаган да. Барыгызга да рәхмәт, күршеләр, безнең хатыннарга җитәме соң!..

—Тутырган тавыкны без дә ким яратмыйбыз үзе,—дип көлдереп куйды Зариф. Чыр-чу килеп, Зәкия апаларын җитәкләп, балалар да кереп җитте. Зарифныкылар гаҗәеп матур киенгән Тәскирәне күргәч, аһ иттеләр. Балалар икесе дә бүген гадәти генә киемнәрдән түгел иде шул. Шәһәрнең аристократ балалары гына кия торган киемнәр, икесенә дә Маһирә апалары бүләге дип аңлатты Нурислам. Балаларны яңа киемнәре белән котлап, Хафизга тавыкның ботын, Тәскирәгә канатын бирде. Зәкиягә дә, очасы кыз дип, канат эләкте. Ашны чыгарырга Газзәбану булышты. Маһирә турында сүз кузгалгач, Газзәбану аңа рәхмәтен әйтеп болай диде:

—Безгә дә хат язган, әнкәй белән Бибиҗамал әбигә кәҗә мамыгыннан бәйләнгән зур шәл, әткәйгә каракүлдән тегелгән түгәрәк бүрек, минем туачак нәниемә күп бүләкләр, үземә авырлы вакытымда кияр өчен үзбәкчә бөреп тегелгән киң күлмәк җибәргән.

Безне нык гаҗәпләндергәне— үзенә Бибиҗамал әби сөйләгән Гөлҗәүһәр белән Мөхәммәтнур тарихын китап шикелле итеп язып җибәргәне булды. Тышына «Фаҗигаи мәхәббәт» язмышына багышланган кыйссаи хикәят. Көек авылының атаклы кендек әбисе, 97 яшьлек Бибиҗамал әби авызыннан дип язылган һәм Бибиҗамал әбинең үзенә тапшырырга кушкан. Үзеннән соң кемгә тапшырасы килсә дә—үз ихтыярында диелгән. Бездән әбкәйнең үзенә укып бирүебезне сораган, үз күзләре күрми бит. Бер данәсен үзбәк теленә күчереп яздым дигән. Үземдә укучы яшьләребез чиратлашып, бар дөньяларын онытып, шаккатып укыйлар дигән.

Бу сүзләрне исе китеп тыңлап утырган Гыйззелбәнат уйга калды. «Ай, Ходаем, Маһирә монысын сиңа җибәргәние дип Нурислам миңа да бер төргәк бирде бит. Мин аны өстәлдә генә калдырдым бугай. Карап алырга арасы да тар булды шул. Алай-болай, минем сөйләгәннәремне дә язып җибәрмәде микән? Үзең сакла берүк! Моңарчы әле йортымны басымчак итүче булмады булуын. Аерым бер хөрмәт белән карадылар, шөкер. Бала-чага кызыксынса гына инде... туктале, тиз генә барлап, сандыгыма салып керсәм, җаным тыныч булыр»,—дип уйлап, өенә чыгып керү ягын карады.

Табын янындагылар барсы да бик канәгать, Газзәбануыбызга исә бигрәк мач килде.

—Бу арада үземнең дә тутырган тавыкка нәфсем барые, пешергән вакытта ук авызыма сулар килде. Шулпасыннан бөтен өйгә таралган хуш исләрен иснәп туялмадым мин аның,—дип сөйли-сөйли, иллә дә тәмләп ашавын белә. Шуңа куанган каенанасы күп уйлап тормады, үзенә алган өлешләрен дә шыпырт кына килененә таба шудырды. Зариф читтә каламы соң:

—Аша, балакаем аша, әгәр нәфсең бар икән, синең өчен иртәгә үк бер тавыкны тутырырбыз, боерган булса,—диде.

«Их, шушында Нургалием дә булса ничек куанып, горурланып утырырыем. Янында Маһирәсе утырса да риза булырыем, әллә ни көнләшмәсием дә шикелле.

Никахларын яңарттылар микән? Нурислам белми калмас, сорарга кирәк әле. Нишләптер, икесенең берсе авылга кайту турында ник бер сүз язсыннар, ләм-мим... Бүген үк хатымны языйм да, Зәкия артыннан җибәрим»,—дип уйлап куйды Газзәбану.

Зөлкамал юк-юкта бишеккә караштыргалап ала. Аның бала белән кызыксынганы, аны күрәсе килгәне әллә каян сизелеп тора.

—Тиз генә уянмас әле ул. Ничәмә көннәр юлда су коену күрмәгән баланы парлы мунчада юындырып чыгару бигрәк әйбәт булды. Селкенми дә йоклый, балакаем,—диде Нурислам.

—Карале, Нурислам, дүкәмитләре бармы соң аның? Ташкинда яздырганнармы? Исем-мазары куелганмы?—дип, сорауларын тезеп китте Зөлкамал.

—Бары да тәртиптә, Зөлкамал апай. Туу таныклыгы бар. Ташкент мулласы кушкан исеме—Исламгали, әтисе—Нурислам Һадиев дип язылган. Туган көне—10 июнь, 1924 ел, Ташкент шәһәрендә диелгән.

—Сөбханалла, сөбханалла, исән-имин генә үссен инде. Бәхете белән кайткан җан булсын! Бу яңа йортына төкле аягы белән кайтсын. Ата-анасына да көтелмәгән бәхет алып кайтсын, амин!—диде дә Зөлкамал, тиешле догасын да кылды. «Әнисенең исеме язылганмы?» дип сорамакчы булган иде дә, сабырлыгы җиңде. Анысы миңа нигә кирәк, үзләре беләләрдер дип уйлады. Монда да, шушы көннәрдә үк, Фарук мулладан Коръән укытып, аның белән дә киңәш-табыш итешеп алырга кирәк булыр, дип, киңәшен бирде.

Ташкент күчтәнәчләре һәм Саҗидә пешергән чәй ризыклары белән тәмләп чәй эчкәннән соң, сый-хөрмәткә дога кылдырды Зариф. Хуҗаларның рөхсәте белән Зәкияне үзебезгә алып чыгарыек, диде.

—Зариф абый, рәхмәт инде. Нургали абый да кунарга Газзәбану апаң янына керерсең дигәние. Мин тиз генә мунча кереп чыгыйм. Аннары Тәскирә озатып куяр үземне,—диде Зәкия.

—И, җаным, мунча үзебездә дә әзер. Туры шунда китәрбез. Нургали абыең үземне тәгәрәтә-тәгәрәтә чапкан шикелле, сине дә тәгәрәтеп чабыйм әле. Безнең мунчамы... Зәкия, искитмәле әйбәт. Анда аталы-уллы, әткәй белән Нургалием кулы шул, эзләсәң дә, бер килешмәгән җирен тапмассың.

Озак булдылар алар мунчада. Ниләр генә сорашмады Газзәбану. Әмма күңеленә беркайчан да тынычлык бирмәгән никах турындагы сорауны, бик теләсә дә, бирергә кыймады. Үз-үземне кимсетү булыр бу дип уйлады булса кирәк. Зәкия япь-яшь булса да, бик сак, сабыр кыз булып чыкты. Күбрәк Зөмәрә апасы турында сөйләргә тырышты. Шулай да, әллә уйлап җиткермичәрәкме, Маһирәнең Исламгалине үзенә бик тә ияләндерәсе килгәне турында «И, үз итәргә тырышып та карадылар инде бу сабыйны Маһирә апа белән әнисе» дип ычкындырды. Газзәбануның: «Читләрнекен асат кына үз итәргә аларга бир инде»...—дип корырак кына әйтеп куюы Зәкияне куырып китерде, ни дияргә дә белмәде. Үз хатасыннан ике бите комачтай кызарды бичараның.

Төне буе ут сүнмәде Зарифларда. Зәкия иртәгә Казанга китәргә тиешлеген әйтүгә, Газзәбану Нургалиенә хат язарга кереште.

—Хет бер генә көнгә калсаңые, улыбыз яныннан кайткан, бик кадерле кеше бит син безгә, балакаем,—дип Зөлкамал өзгәләнә үк башлады.

—Апа җаным, минем дә әнием тилмереп көтәдер. Бер генә кич булса да үз өебездә дә кунасым килә. Локман абзый да, зинһар тоткарлана күрмә дигәние.

—Карагыз әле, өченче көн Мәхмүт «Казанга җыенам, Гөлсем апай чакырткан» дип сөйләнгәние. Китеп өлгермәгән булса, Зәкиябезгә дә иптәш булып бергә китсәләр, менәтерә шәп булырые,—диде Зариф.

—Өйдә ул, өйдә... Саҗидәләргә керер алдыннан гына күрдем мин аны. Картым, җәһәт кенә үзең кереп сөйләшеп чыкмыйсыңмы соң?—дип Зөлкамал Зарифны Мәхмүтләргә кертеп җибәрде. Шул арада әйләнеп тә чыкты Зариф.

—Булды, балакаем. Иртәгә үзе дә китәргә җыенган булган. Стансыга үзем илтә барам дигәнием, кая ул, Мәфрүзәсе белән икәүләшеп каршы төштеләр. Үзем илтәм генә дип тора бит Мәфрүзә. Бигрәк уңган бала инде, җаным. Газимҗаныбыз гына күрмәде, мәрхүм. Иртә белән сәгать сигез тулганда кузгалырбыз, кунак кызыгызны үзебез кереп алырбыз диде Мәхмүт, рәхмәт төшкере. Кайчан кайтасын сораганыем, «Тучнысын гына әйтәлмыйм. Иртәгә Гөлсем апайның кунагы Кари әкәне каршылагач, әти янына зиратка барып кайтам. Берсекөннәрсез дә кайтып булмас»,—диде.

—Иртәгә Мәхмүттән сораштырырмын әле. Зөмәрә апай күршесе Кари әкә түгел микән ул. Әгәр ул булса, миңа да күрергә кирәк аны,—диде Зәкия.

—Бәлкем, шулдыр. Гөлсем безгә килгәндә Нургалине дә, Локманны да яхшы белә ул дигәние.

—Алайса, шул инде, Зариф абый. Зөмәрә апайны җирләгәндә иң зур ярдәмче Кари әкә булды. Чыннан да, шул Кари әкә булса, Нургали абыйларның хәлен белә дә белә инде ул.

—Нинди хәлне?—дип әсәренде Газзәбану.

—Юк, киттеләр микән ерак сәфәрләренә дип кенә әйтүемие,—дип котыла алды Зәкия.



Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   5   6   7   8   9   10   11   12   13




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет