Ишкәкле спорт төрләре үзәге



Дата27.06.2016
өлшемі14.06 Kb.
#160937



Ишкәкле спорт төрләре үзәге

Ишкәкле спорт төрләре үзәгенең гомуми мәйданы - 13 998 кв.м, сыйдырышлылыгы - 1021 тамашачы, Урта кабан күле ярында урнашкан. 2011 елда файдалануга тапшырылган комплекс ишкәкле спорт төрләре буенча ярышлар уздыру өчен билгеләнгән халыкара нормаларга туры килә.

Объект составына түбәндәгеләр керә: ишү каналы (2000 м), академик ишү өчен 135 метрлы 8 юл, байдаркаларда һәм каноэларда ишү өчен 10 метрлы 9 юл, разминка каналы (1000 х 50 м), алмашу зонасы (250 м), 194 көймәгә эллинглар, көймәләрне ремонтлау өчен остаханә, 3 ванналы ишү бассейны (624 кв.м), тренажер залы (114 кв.м), старт бирү йортлары, арадаш хронометраж йортлары, финиш каланчасы. Шулай ук медицина кабинеты, допинг-тикшерү зонасы, матбугат үзәге бинасы бар.

Комплекс академик ишү, байдаркаларда һәм каноэларда ярышлар һәм күнекмәләр уздыру урыны гына түгел, ә Физик культура, спорт һәм туризм Идел буе академиясенең укыту-тренировка, Казан шәһәрендә балалар-яшүсмерләр мәктәпләренең укыту-тренировка дәресләрен оештыру үзәге дә.

2011 елда Үзәк академик ишү, байдаркаларда һәм каноэларда ишү буенча студентлар арасында Бөтенроссия ярышларын уздырды. 2012 елда академик ишү буенча студентларның дөнья чемпионаты, байдаркаларда һәм каноэларда ишү буенча студентларның дөнья чемпионаты узды. 2015 елда ишү каналында спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты кысаларында ачык суда йөзү буенча ярышлар уздырылачак.

2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасын уздыру көннәрендә Ишкәкле спорт төрләре үзәгендә академик ишү, байдаркаларда һәм каноэларда ишү буенча, ачык суда йөзү буенча ярышлар уздырылачак.

Байдаркаларда һәм каноэларда ишү буенча 24 комплект медаль, ачык суда йөзү буенча 42 комплект медаль уйнатылачак.

Адрес: Казань шәһәре, Һади Такташ ур, 122 йорт.







Достарыңызбен бөлісу:




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет