Нисбәт җөмләсе
Бу җөмләнең хөкеме ишетмә фигыльнең ахырына «саен»
ярдәмлеге арттыру белән ясала. Мәсәлән: Ул, әйткән саен,
125
Приложение
мин сөйлим? Кояш күтәрелгән саен, кызулык арта. Сине күр-
гән саен, хәсрәтем арта.
Рәвеш җөмлә
Эшнең ни рәвешле вә ни шикелле булганлыгын күрсәт
кән иярчен җөмлә «рәвеш җөмлә» дип атала. Рәвеш җөм
ләнең хөкеме бигрәк өч төрле формада ясала. 1) Хәл фи
гыльләренең хәзерге заманнарыннан (барлыкларыннан һәм
юклыкларыннан). Мәсәлән: Менә зур урман, зур авызын
ачып, боларны берәм-берәм йота башлады. (Г. Исхакый);
Ник тугъдым дип егълый анадан. (М. Укмас); Төпләрендә
ятканым бар, хәл җыеп, күккә карап. (Г. Тукай); 2) нин
ди дә булса фигыльнең ахырына охшатуны аңлата торган
«кеби», «шикелле», «төсле», «дайдәй», «гә сыман» тәгъ
лимәләре киләдер. Мәсәлән: Бу хәбәр сарайдагы халык-
ка яшен суккан шикелле тәэсир итте. (Г. Рәхим); Сират
кичеп утыргандай, шат уларак утырамыз без дус ишләр.
(М. Гафури); Tay таш җимерелгәндәй булып, күкрәве һа-
ман арта бара. (Г. Ибраһимов); Бүрәнәдәй бер нәрсә ка-
мышларны ярып, миңа таба килгән сыман тоелды. (Г.И.);
Һәм шул турыда нәкъ халык әйткәнчә, бер әйбер төрле як-
тан тартылып сугылып торгандай булды. (Г.И.); 3) Ике
хазир фигыль рәттән килә. Мәсәлән: Ул тирә-якка карый-
карый бара.
Төшем җөмлә
«Төшем җөмлә» баш җөмләдәге фигыльнең төшем тә
мамлыгы урынында киләдер. Моның хөкеме ишетмә, шик
сез вә шикле фигыльләрдән булып ахырына «ны» тагылмасы
киләдер. Мәсәлән: Ул мин килгәнне күрде. Мин син барачак-
ны белмәдем. Мин, ул килерне каян белим.
Шулай ук фигыль иярченнәреннән «юк» һәм «бар» да
ахырларына «ны» тагылмасы килү белән төшем җөмләнең
хөкеме була алалар. Мәсәлән: Мин кеше барны (барын) бел-
мәдем. Мин син юкны соңыннан гына белдем.
126
Исследование сложноподчиненных предложений с аналитической...
Достарыңызбен бөлісу: |