121
Приложение
иярчен җөмләбез фәкать бер ия белән бер хөкемдән гый
барәт булды. Ләкин иярчен җөмләнең үзенә караган иярчен
кисәкләре дә булырга мөмкин. Мәсәлән: «Ул, яңгыр бик каты
яуганга килә алмады» Монда «бик каты» дигән сүз иярчен
җөмләнең иярчен (рәвеше) буладыр.
Бәгъзы бер иярчен кисәкләр баш җөмлә белән иярчен
җөмләнең икесенә дә иярергә мөмкин. Мәсәлән: «Ул, бүген
яңгыр яуганга килә алмады» дисәк, монда «бүген» дигән сүз
һәр ике җөмләгә карарга мөмкин. Чөнки яңгыр яву да бүген
булган, килә алмау да бүген булган. Иярчен җөмлә белән баш
җөмләнең ияләре дә уртак булырга мөмкин. Мәсәлән: «Ул,
авырганга килә алмады» дисәк, монда «ул» дигән сүз һәм
«авырган»ның һәм «алмады»ның иясе буладыр.
Иярчен жөмләләр үзенең мәгънәсе җәһәтеннән 16 төргә
бүленәләр: 1) вакыт җөмлә; 2) сәбәп җөмлә; 3) максат жөмлә;
4) рәвеш җөмлә; 5) аергыч жөмлә; 6) теркәгеч җөмлә; 7) тө
шем җөмлә; 8) күчем җөмлә; 9) юлдаш җөмлә; 10) шарт җөм
лә; 11) ригая җөмләсе; 12) бүлемсез җөмлә; 13) ярау җөмлә;
14) тагылма җөмлә; 15) юллау җөмләсе; 16) нисбәт җөмләсе.
Достарыңызбен бөлісу: