122
Исследование сложноподчиненных предложений с аналитической...
Теркәгеч жөмлә
Теркәгеч җөмләнең хөкеме ишетмә һәм шиксез фи
гыльләрдән һәм фигыль вә сан иярченнәренең бәгъзыла
рыннан буладыр. Һәм ахырларына «ның» тагылмасы ките
реләдер. Мәсәлән:
Ул килгәннең икенче көнендә мин килдем.
Әхмәд киләчәкнең алдагы көнендә киттем. Үзе юкның күзе
юк. (Мәкаль) Михнәте күпнең рәхәте дә күп.
Вакыт җөмлә
«Вакыт җөмлә» баш җөмләдәге эшнең вакытын күр
сәтә. Вакыт жөмләнең хөкеме күбрәк ишетмә фигыль бу
лып, аның ахырына вакытны анлату өчен «дадә» «чачә»
«татә» килә. Мәсәлән:
Сыерлар су эчкәндә бозаулар боз
ялый. (Мәкаль); Һөд-һөд бер дә аптырамыйча: «Ай па-
дишаһым! Аларның сүзләре дә дөрест минем сүзем дә
дөрест: башка белән килгәне дә, күрә торган күзләре
дә күрмәс булалар» диде. (Г. Гыйсмәти); Иртүк тора
таңнар ачылганда, кош-корт яңа канат какканда: егълап
бу бер ялгыз хидмәт әйтә, һәркем таң йокысын таккан-
да. (М. Укмас); Таң сызылганчы йөрерләр, әйтмичә һичбер
кәлям. (Г. Тукай)
Бәгъзан вакыт җөмләнең хөкеме хәл фигыльләренең үт
кәне һәм киләчәк заманнарыннан вә хәзерге заманның юклы
гыннан буладыр. Мәсәлән:
Күз ачып йомганчы, һичшиксез,
җыярсың бер чиләк. (Г. Тукай); Иртә торгач та, юын да,
дәресең укырга тотын. (Г. Тукай); Мин килмичә, китмәсен.
Фигыль иярченнәреннән «юк» һәм «бар» да ахырлары
на «да» тагылмасы килеп, вакыт җөмләнең хөкеме булып
киләләр. Мәсәлән:
Мин юкта килеп киткән. Галим барда те-
лең тый. (халык сүзе); Ә, шулаймы акча барда, бар да дус
шул бар да яр. (Г. Тукай)
Масдарлар да вакыт җөмләдә хөкем урынын тоталар.
Бу вакытта аларның ахырына «какә» яки «беләнилән» та
гылмаларының берсе киләдер, Һәм эшнең шул ук вакытта
(тизлектә) эшләнүен аңлатадыр. Мәсәлән:
Мин аның янына
123
Приложение
килүгә, юк булды. (Г. Ибраһимов); Кармак суга төшү белән,
эчемдәге уңайсызлык тагы басылды. (Г. И.)
Вакыт җөмлә бәгъзан шарт җөмлә формасында киләдер:
Кич булса, бу урынга төшәчәкләр. (М. Гафури); Кар яуды
исә, эреп юкка чыга. (Г. Баттал) Көлсә монда тук вә әхлям
халык тәкъбирләре, һәp ишеткән җан җыларлык андагы
тәъбир җылый. (Г. Тукаев); «Вә эшләр булган тәкъдирдә
яки «булган кырыста» эшләр күңелле түгел». Ятып калган-
чы, атып кал. (Мәкаль); Яланда черегәнче, ындырда чересен.
(Г. Ибраһимов) кеби вакыт мәгънәсен бик ачык аңлатмаган
җөмләләр дә «вакыт җөмлә» дип хыйсабланыла.
Достарыңызбен бөлісу: