ИҗТИҺад ишекләрен ачучы



Pdf көрінісі
бет21/31
Дата02.01.2022
өлшемі1.7 Mb.
#452585
1   ...   17   18   19   20   21   22   23   24   ...   31
Мәрҗәни

Акмулла

 

Башлап  тәрҗемәи  хәлен  язарга  һәм  шигырьләрен  тупларга 

бәхетле булган шагыйрь Акмулла соңгы шигъри юллары белән 

Мәрҗани  хакында  иң  мөһим  бер  ноктаны  игътибарга  алган: 

«Мәгани  җәваһирен  кулга  элгән,  хакаикъ  диңгезендә  гавас  бу-

лып».  Чыннан  да,  моннан  70  еллар  элек,  ягъни  Шиһаб  хәзрәт, 

укыту  һәм  әсәрләр  язу  белән  бәйләнергә  тотынган  заманнарда 

безнең  «голяма»  исеме  белән  аталган  затларыбыз  арасында 

мәгънә  һәм  хакыйкать  эзләү  бөтенләй  диярлек  кулланыштан 

төшкән;  гыйлемнәрне  һәм  өлгергәнлекләрне  Бохарада  алган 

безнең дин галимнәребез, гомумән, сүзләр, агымнар һәм хыял-

лар белән чуалып торалар иде. Ул чакта безнең мәдрәсәләребез 

бәхәсләшүләр  белән  шаулап  торсалар  да,  бу  бәхәсләр  һичбер 

                                                           

1

 Фазыйл – хөрмәтле галим. 



2

 Хасидләре – көнләшүчеләре. 

3

 Гам-хас – җәмгыятьнең бөтен катламы. 



4

 Мәгани җәваһирен – мәгънәләр җәүһәрләрен. 

5

 Хакаикъ – хакыйкатьләр. 



6

 Гаувас – суга чумучы. 




Г. Баттал. Мәгънә һәм хакыйкать эзләүче галим 

53 


гыйльми  кыйммәте,  мәгънә  һәм  хакыйкать  эзләү  юлында  һич 

әһәмияте  булмаган  юкка  лаф  орулардан,  бер  шәрехләүче  яки 

китап  язучының  бер  җөмләсе  хакында  юкка  сүз  көрәштерү-

ләрдән  гыйбарәт  була  иде.  Фән  белән  динне  бергә  болгатудан 

гыйбарәт  булган  грек  схоластикасының  «шулпасының  шулпа-

сы»,  ягъни  бөтенләй  рух  һәм  мәгънәдән  азат  булган  бер 

пародиясе,  Мәрҗани  хезмәт  мәйданына  чыккан  заманнарда 

безнең мәдрәсәләребездә деспотларча хөкем сөреп тора иде. 

Безнең  укыту  йортларында  фән  юк,  чын  мәгънәсе  белән 

дини  гыйлемнәр  дә  юк  иде.  Бу  сүз  арттыру  дип  йөртелмәсен. 

Безнең  мәдрәсәләребездә  математика,  табигать  белемнәре, 

тарих укытылмаганлыгы, Коръән һәм хәдис гыйлемнәре, ислам 

тарихы,  пәйгамбәр  тормыш  юлы  һәм  сыйфатлары,  җитди 

рәвештә  фикыһ

7

  нигезләре,  фикыһ  укытылмаганлыгы  һәм-



мәбезгә мәгълүм. Мәдрәсәләребездә ике нәрсә кулланышта иде: 

мантыйк, кәлям. Менә бу соңгысы – схоластиканың үзе.  

Мәгънә  һәм  хакыйкать  эзләүче  Мәрҗани  курсын  кичте, 

ләкин  анда  һичбер  мәгънә  һәм  хакыйкать  тапмады,  димәк,  ул 

үзенең батыр табигатенең юнәлтүе белән «кәлям» дигән нәрсәгә 

һөҗүм  итте.  Мәрҗани  хәзрәтләренең  кәлямне  ни  дәрәҗәдә 

ялганлыгын  фаш  итүен  һәм  аны  менеп  утырган  урыныннан 

төшерергә  ни  дәрәҗә  тырышканлыгын  аңлар  өчен,  ул  затның 

«Назурәтел-хак»,  «Әл-хикмәтел-бәлигатил-җәнния»  дигән  ки-

тапларының  баш  бүлекләрен  уку  җитә.  Дөрес, Мәрҗанинең  бу 

һөҗүмнәре  гарәп  теле  белән  язылган,  ләкин  ул  чакта  бездә 

гыйлем теле гарәпчә булу сәбәпле, мәсьәләне әһеле (голяма һәм 

шәкертләр) аңлый иде. 

Һич  шөбһә  юк  ки,  арабызда  күптән  түгел  кузгатылган 

кайбер  бик  зур  гыйльми-дини  мәсьәләләр  кебек,  базарларга, 

толчокларга  барып  кермәсә  дә,  Шиһаб  хәзрәтнең  кәлямга 

булган һөҗүмнәре әһелләре каршында зур тәэсирләр тудырды.  

                                                           

7

 Фикыһ – ислам хокукы. 




Г. Баттал. Мәгънә һәм хакыйкать эзләүче галим 

54 


Шулай  итеп,  бөтен  акыл  һәм  фикерләребезне  шөгыль-

ләндереп,  гыйлем  йортларыбызны  басып  алып  торган  схолас-

тика (кәлям) кошмарына беренче сугуны төшерүче Шиһабетдин 

Мәрҗани хәзрәтләре булды. 

Мәрҗани  даими  рәвештә  игътикад  бабында  изге  сәләфләр 

юлында  булырга  өнди.  Ул  бу  эше  белән  дә  кәлямгә  кагыла: 

«Әгәр  мөэмин  булсаң,  ышанырга  тиешле  нәрсәләргә  изге 

сәләфләр кебек ышан, ләкин саклан: «фәннәр»не «игътикадлар» 

белән болгатма! 

Мин  Мәрҗанинең  кәлямгә  каршы  ачкан  бу  сугышын  гый-

льми һәм иҗтимагый тарихыбызда бик мөһим урын тотарга ти-

ешле бер хезмәт дип беләмен. 

Шиһаб  хәзрәтнең  милләтебезне  билгеләү  юлында  тик-

шерүләре татар милләте икәнлегебезне исбат итүе, ислам тари-

хына  караган  туры  һәм  нигезле  фикерләре,  кайбер  ышанулар, 

гыйбадәт йолалары хакында кабул ителгән күп ялгышлыкларга 

каршы  каләм  йөртүе  –  һәммәсе  аның  мәгънә  һәм  хакыйкать 

эзләүче бер зат булганлыгын күрсәтә. 

Мөселман  дөньясында  дини  эшләрдә  һәм  шуның  тәэсире 

белән  иҗтимагый  эшләрдә  дә  тәкълид  һәм  торгынлык  хөкем 

сөреп  торган  бер  заманда,  шул  тәкълид  һәм  торгынлыкка 

каршы милади XIX гасырның яртысында аркылы төшеп тавыш 

күтәрүче  ислам  галимнәренең  берсе,  шөбһәсез,  Мәрҗани 

хәзрәтләре.  Мөҗәддид

8

  дип  атарга  да  ярый,  ләкин  һәрхәлдә 



Мәрҗани  хәзрәтләре  батыр  бер  каршы  төшүче  һәм  хакыйкать 

эзләүче бөек бер бәхәсләшүче. 

Бөтен  голямабыз  каршында  авторитет  саналган  күпләрне 

тәнкыйтьләп,  күп  кабул  ителгән  начар  игътикадлар  һәм  акыл-

сыз  карашларның  ялганлыгын  фаш  итеп,  Мәрҗани  хәзрәтләре 

бездә,  акылларда  тәнкыйть  куәсен  уятты,  фикерләргә  хәрәкәт 

бирде.  XIX  гасырда  туңган  татар  дөньясын  эретергә,  караңгы 

                                                           

8

 Мөҗәддид – динне элекке саф хәленә кайтаручы. 






Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   17   18   19   20   21   22   23   24   ...   31




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет