Г. Гафуров. Шиһабетдин хәзрәт Мәрҗани исеменә.
Үткән йөз елны искә төшерү
65
һәм аның барча эшләре шул юлга юнәлгән иде», – дип. Чыннан
да, бу сүзгә, әлбәттә, игътибар итәрлек галәмәтләр дә бар:
Шиһаб хәзрәт бөтен барлыгы белән Сөннәтне кайгыртырга ты-
рышкан. Ул үзенә Коръән белән Сөннәтне юлбашчы итеп тот-
кан һәм кешенең хәлен үлчәгәндә Сөннәткә муафыйк, Сөннәткә
муафыйк түгел, бәлки бидгать, дигән кебек үлчәү белән тар-
ттырган. Аның, иҗтиһад заманы үтмәде, дигәне дә шул ни-
гездән туган булса кирәк. Чөнки ул күргән ки, замана һич тук-
таусыз үзгәреп тора, яңа эшләр берсе артыннан берсе туып то-
ра, ул эшләрнең күбесен кабул итмәскә мөмкин түгел.
Икенчеләр: «Шиһаб хәзрәтне чын мәгънәсе белән реформа-
тор иде», – дип баралар. Ул, әлбәттә. исламда зур бер көч һәм
яхшы бер ысул таба иде. Аның шигаре: шул көч һәм ысулны
эшләтеп, акыл һәм хәл таләп итүе даирәсендә һич туктаусыз
үзгәрү һәм алга китү иде, диләр.
Боларның дәлилләре көчсез түгел. Иҗтиһад заманы үтмәде,
дип әүвәлге юлда булу белән, бу соңгы юлда булуның араларын-
да беркадәр якынлашу булса да, әһәмиятле аерма да юк түгел.
Шәех Мәрҗанинең кием-салымда, йөреш-торышта кыла-
нышлы булуы, рәсем алдыруы, хаҗ юлында буфеттан аш ашап
баруы, Мәниф пашаның өендәге нәфис һәйкәлгә тәмам эчке як-
тан каравы, губернаторлар һәм башка түрәләр, мөселман булма-
ган галимнәр белән самими катнашуда булуы аның заманага
нинди күз белән каравын безгә яхшы гына аңлата.
Шиһаб хәзрәт күп нәрсәне тикшерде, ул бигрәк [тә] дини
нәрсәләрне тикшерде. Аның утызга якын китаплары я туры дини
мәсьәләгә бәйле яисә төбендә шул мәсьәләгә әйләнеп кайталар.
Без шәех Мәрҗанине халыкка якын кеше иде, халыкның
моң-зарын уртаклашты, халыкны аякка бастырырга артык ты-
рышлык сарыф итте, дип әйтә алмыйбыз. Шәех Мәрҗани Ши-
һаб хәзрәт, халыкка аңлашылмаган, халыктан ерак булган
мәсьәләләрне тикшереп, гомер итте. Ул гомердә халык аңламый
торган, гади халык түгел, җәмгыятьнең югары катлавы дигәне
дә төшенми торган зур мәсьәләләр белән күбрәк бәйләнде.
Г. Гафуров. Шиһабетдин хәзрәт Мәрҗани исеменә.
Үткән йөз елны искә төшерү
66
Дөрес, зур галимнең зур мәсьәләләр белән бәйләнүе, әлбәттә,
табигый, ул, бәлки, шулай тиештер. Ләкин шәех Мәрҗанине
искә төшергәндә, аның турыдан-туры халык белән мөнәсәбәт
тотмаганын бер телгә алып үтмәсәк, мөһим бер ноктаның кү-
ренми калу ихтималы бар.
Ул. Коръән бар ителгәнме-юкмы, сәхабәләрнең өстенлеге,
галәмнең борынгылыгы, [намазда] бармак белән ишарә итү
бәхәсләре халык арасында һичбер заман гомуми әһәмиятне ал-
мады һәм моннан соң да алмаячактыр.
Шуның белән бергә, хәзерге мөселманнар һәм хәзерге ха-
лык өчен иң кыйммәтле шул шәех Мәрҗани Шиһабетдин
хәзрәт. Хәзерге мөселманнарның һәр нәрсәләреннән артык бәя
биргән ислам дине һәм Сөннәтне Шиһаб хәзрәт тимер дивар
булып саклый иде. Шуның белән бергә, Шиһаб хәзрәт һәртөрле
рәсми мәктәпләргә кереп укучыларны һәм һәртөрле сәнгатькә
тотынучыларны гаепләүче түгел, бәлки хөрмәтләүче һәм яклау-
чы иде. Ул татарның тарихлы бер кавем икәнен җимерелмәслек
бер рәвештә мәйданга куйды, ул исламның иң матур һәм иң як-
ты ягын коры дәгъва белән генә түгел, үзенең бөтен яшәве һәм
тормышы белән исбатлады.
Хатын-кызны дөньяга чыгару мәсьәләсендә Шиһабетдин
хәзрәт соңгы милли теләкләрне канәгатьләндерерлек бернәрсә
күрсәтмәсә дә, хатыннарны «озын чәч һәм кыска акыл» дип та-
нымый иде. Аның хатыннарга ихтирам белән каравына сәбәп
булырлык эшләре дә бар иде. Аның анасы Бибимәхбүбә абы-
стай догалар язучы булган, ул бер әбисе язган мосхәф шәрифкә
дә ия булган, ул фәхешлек һәм бозыклык белән һичбер хатынын
да һәм үзен дә пычратмаган. Шуның өчен ул хатыннарны телгә
алырга туры килгән җирдә тәмам хөрмәт белән телгә ала.
Шиһабетдин хәзрәт Мәрҗани шәхси тормышында сөекле
кеше булмаган, ул сөелергә теләмәгән. Ул үзенең бөтен торы-
шы белән безгә салкынрак, ул үзенең тормышы белән бездән
ераграк, ләкин ул татар улы татар иде. Ул чын мәгънәсе белән
|