Кабул ителде



Дата24.10.2019
өлшемі273.32 Kb.
#447293
8класс.литер.мотигуллина

МБББУ “6 нчы гомуми урта белем бирү мәктәбе”

КАБУЛ ИТЕЛДЕ

Педагогик киңәшмә

беркетмәсе №1

29.08.2019 ел

285 нче номерлы боерык

белән гамәлгә кертелде

29.08.2019 ел

Мәктәп директоры

______ О. Н. Абдуллаева

Туган (татар) әдәбияты фәненнән 8 нче сыйныфы өчен

эш программасы

(сәгатьләр күләме атнага 1 сәгать, елга 34 сәгать)

Төзүче: Рузметова Резедә Мурад кызы, татар теле һәм әдәбияты укытучысы

КИЛЕШЕНДЕ

Директор урынбасары ________ Л.Х. Зиннәтуллина, 28.08.2019 ел

КАРАЛДЫ

Методик берләшмә утырышы



беркетмәсе № 1, 28.08.2019 ел

МБ җитәкчесе ________ А.Д. Низамова, 28.08.2019 ел

Яр Чаллы шәһәре

2019 ел


8 нче сыйныфның туган (татар) әдәбияты фәне буенча көтелгән нәтиҗәләр


Бүлекләрнең исемнәре

Предмет


Метапредмет

Шәхескә кагылышлы

Укучы өйрәнәчәк

Укучы өйрәнергә мөмкинчелек ала

Тарих китабында безнең өчен бик күп хатирә

ләр саклана.




- халык авыз иҗатының үзенчәлекләрен танып белергә.

-әдәби әсәрләрне, сүзләрен дөрес әйтеп, йөгерек укырга;

- төрле лексик сүзлекләрдән (аңлатмалы, синонимнар, антонимнар, фразеологик) тиешенчә файдаланырга;

татар әдәбиятының һәм тарихи мәгълүматларның дөнья культурасында тоткан урынын аңларга;

11—12 татар, рус, чит ил язучы-шагыйрьләренең исемнәрен һәм алар язган әсәрләрне белергә;

- әдәби әсәрне тормыш белән бәйләп, үз гамәлләренә бәя бирү




- авторның әйтергә теләгән фикерен аңлау, үз мөнәсәбәтен белдерү, әсәрне өлешләргә бүлә һәм планын төзи белү;

авторларның тормыш юлы һәм иҗаты турында кыскача күзаллау;

-5—6 сәнгать әһеленең тормышы, иҗаты турында мәгълүматлы булу;

-әдәби-теоретик төшенчәләрне рус әдәбияты белеме белән тәңгәлләштерү;



- Татар һәм рус әкиятләрен чагыштырып өйрәнү.



Регулятив күнекмәләр.

1. Теләсә нинди эшчәнлектә иң беренче проблеманы аерып ала, аның чишелеш юлларын билгели, аерып алынган проблеманы мөстәкыйль хәл итә, рефлексия ясый, үз эшенә адекват бәя бирә: булган белем нәтиҗәсен анализлый, киләчәк нәтиҗәне планлаштыру; үз проблемаларын тиңләштерә, төп проблеманы билгеләү; билгеле проблема нигезендә эшчәнлеккә максат куя, мөмкин булган чишү юлларын билгеләү.

2. Мөстәкыйль рәвештә максатка ирешү юлларын, шулай ук альтернатив юлларын планлаштыра белү: проблеманы чишү планын төзү (проект өстендә эш); уку һәм танып-белү мәсьәләләрен чишкәндә туган потенциаль авырлыкларны билгеләү, аларны бетерү чараларын табу;

3.Үзеңнең чынбарлыкны үзгәртүгә юнәлтелгән адымыңны планлаштырылган нәтиҗәләр белән тиңләштерә белү, нәтиҗәгә ирешү процессында үз эшчәнлегеңә контроль ясый белү: педагог һәм яшьтәшләре белән бергә уку эшчәнлеген бәяләү һәм көтелгән нәтиҗәләрнең критерийларын билгели белү; үз эшчәнлеген бәяләү һәм көтелгән нәтиҗәләрнең критерийларын билгеле бер системага салу (шулай ук өстен булганнарын сайлый белү).

4. Уку мәсьәләләренең дөреслегенә, аны чишкәндәге үз мөмкинлекләреңә бәя бирә белү: уку мәсьәләләрен бәяләү критерийларының дөреслеген билгели белү; максаттан чыгып, нәтиҗә һәм гамәл ысулларын аера, эшләнелгән бәя һәм үзбәя критерийларын иркен куллана белү; эшчәнлек максатыннан чыгып, бирелгән яки мөстәкыйль билгеләнгән критерийлар нәтиҗәсендә үз эшчәнлегең продуктына бәя бирә белү.

5. Үзконтроль нигезләрен яхшы белү, уку һәм танып-белү процессында үзбәя, карар кабул итүне аңлы рәвештә сайлый белү: бер-береңне тикшерү процессында үзеңнең, башкаларның уку һәм танып-белү эшчәнлеген күзәтә, анализлый белү; шәхси белем алу эшчәнлегендә көтелгән нәтиҗәләрне реаль нәтиҗәләр белән чагыштыра, нәтиҗәләр чыгара белү.

Танып-белү күнекмәләре.

6. Төшенчәләрне билгели, йомгаклый, аналогияләрне таба, логик фикерләү, дөрес нәтиҗә һәм йомгак ясау күнекмәләре: мөһим һәм аннан бәйле сүзләрдән торган логик чылбыр төзү; ике яки берничә предметның, күренешнең гомуми билгесен табу, аларның охшашлыгын аңлату; аерым билгеләре буенча предмет һәм күренешләрне берләштерү, чагыштыру, классификацияләү, факт һәм күренешләрне гомумиләштерү.

7. Уку һәм танып-белү мәсьәләләрен чишү өчен билге, символ, модель, схемаларны үзгәртү һәм куллана белү күнекмәсе: предмет һәм күренешләрне билге һәм символлар белән билгели; предмет һәм күренешләр арасындагы логик бәйләнешне билгели, аларны билге, схемалар аша күрсәтү; предметның яки күренешнең абстракт, реаль образын тудыру; мәсьәләнең шарты яки чишелү ысулы нигезендә модель, схема төзү; туры, кыек, каршылыклы исбатлау төзү.

8. Аңлап уку: үз эшчәнлеге максатларына туры килгән, соралган информацияне тексттан табу; текст эчтәлегендә ориентлашу, текстның тулы мәгънәсен аңлау.

9. Экологик фикерләүне формалаштыру һәм үстерү, аны танып-белү: табигый тирәлеккә үзенең мөнәсәбәтен билгели белү;

экологик белемнәрне тарату, проект эшләр, модельләр, сочинениеләр, рәсемнәр аша табигатькә үз мөнәсәбәтеңне белдерү.

10. Сүзлекләр, башка эзләнү схемаларын актив куллана белү сәләтен мотивлаштыруны үстерү: кирәкле мөһим эзләнә торган сүзләрне билгеләү; электрон эзләү системалары белән үзара бәйләнеш булдыру; эзләү нәтиҗәләрен үз эшчәнлегең белән чагыштырып карау.

Коммуникатив күнекмәләр.

11. Укытучы һәм яшьтәшләре белән бердәм эшчәнлекне оештыра, яшьтәшләре белән төркемгә берләшә, индивидуаль һәм төркемдә эшли белү күнекмәсе булдыру. Дәлилле итеп үз фикерен башкаларга җиткерә белү: бердәм эшчәнлектә мөмкин булган рольләрне билгели белү; бердәм эшчәнлектә билгеле бер рольне башкара белү; әңгәмәдәшеңнең позициясен аңлау һәм кабул итә белү; уку һәм танып-белү процессында позитив мөнәсәбәтләр булдыру; үз фикереңне аргументлар китереп, әдәпле яклый белү.

, фикерләреңне бирү, үз эшчәнлегеңне планлаштыру, язма һәм телдән, монологик һәм контекст сөйләм төрләрен оста файдалана белү: коммуникация бурычларын билгели белү һәм аңа туры килгән сөйләм чараларын сайлап ала белү; башка кешеләр белән коммуникация барышында сөйләм чараларын сайлап ала һәм куллана белү (парлы диалог, кече төркемдә һ.б.); диалог барышында үз фикереңне дәлилләп бирә, партнер фикерен сорый белү.




1. Үзеңне Рәсәй гражданины итеп тою: ватандарлык; Ватанга, күпмилләтле Рәсәй халыкларының үткәненә, бүгенгесенә хөрмәт, Ватаның алдында бурыч һәм җаваплылык хисе, рус теле һәм Рәсәй халыклары телләренең кулланылышта булуының әһәмияте. Үзеңне милләтеңнең вәкиле итеп тану; туган телеңнең, туган төбәгеңнең, милләтеңнең тарихын һәи мәдәни мирасын белү.

2. Мотивация нигезендә белем алу һәм танып белүнең укучыларның үзлегеннән үсеш, үзлегеннән укып белем алуга әзерлек һәм мөмкинлекләре.

3. Шәхси сайлау нигезендә мораль (әхлакый) проблемаларны чишүдә компетентлык һәм камилләшкән мораль, аң, әхлакый хисләр һәм әхлакый тәртип (үзеңне тоту) , үз гамәлләреңә аңлы һәм җаваплы караш формалаштыру, диннәргә түземлелек, кешеләрнең дини карашларына, хисләренә хөрмәт белән карау. Укуга җаваплы караш, хезмәткә хөрмәтле караш формалаштыру, социаль кирәкле хезмәттә катнашу.

4.Заманча дөньяның социаль, мәдәни, тел, рухи төрлелеген истә тотып, дөньяга тулы бер караш булдыру .



5.Башка кешегә, аның уй-фикеренә, дөньяга карашына, мәдәниятенә, теленә, диненә карата аңлы, хөрмәтле һәм игелекле караш булдыру. Башка кешеләр белән диалог оештырырга әзер һәм сәләтле булу һәм үзара аңлашуга ирешү (үзеңне аралашуның тигез хокуклы субьекты итеп тою, диалог буенча партнер образын төзүгә әзерлек, мөмкин булган диалог оештыру ысулларын төзүгә әзерлек;

6. Гомумкешелек нормаларын белү, төркемнәрдә һәм җәмгыятьнең төрле оешмаларында үзеңне тоту кагыйдәләрен үзләштерү;

төрле яшь кысаларында укучыларның мәктәп үзидарә эшендә һәм иҗтимагый тормышта катнашу;

яшүсмерләрнең иҗтимагый оешмаларында катнашырга әзер тору; оештыру эшчәнлегендә компетентлык кыйммәтләрен үзләштерү; бердәм башкарыла торган эшчәнлеккә уңай караш тудыру;

анализ ясау, проектлаштыру эшчәнлеген оештыру.

7. Сәламәт һәм куркынычсыз яшәү рәвеше кыйммәтләренең формалашуы; кеше тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч янаучы (тудыручы) гадәттән тыш хәлләрдә коллектив һәм индивидуаль үз-үзенне тоту, юлларда, транспорта үзеңне тоту кагыйдәләрен формалаштыру.


8.Дөнья һәм Рәсәй халыкларының сәнгать мирасын аңлау, эстетик характердагы иҗади эшчәнлекне үзләштерү аша, төрле этномәдәни гореф-гадәтләрне чыгалдыручы әдәби әсәрләрне аңлау сәләте; гомуми рухи мәдәният, тормышны танып-белүнең үзенчәлекле ысулы һәм аралашуны оештыру чаралары буларак,укучыларда әдәби культура нигезләрен формалаштыру; кеше матурлыгын аңлау аша,үз илеңнең мәдәният тарихына хөрмәт; әдәби әсәрләрне өйрәнү ихтыяҗы булу; әдәби мәдәниятнең гореф-гадәтләренә актив мөнәсәбәт формалаштыру.

9.Тормыштагы төрле очракларда экологик ориентлашкан рефлексив бәя бирерлек һәм практик эшчәнлек тәҗрибәсе булырлык, экологик фикер йөртүнең заманча дәрәҗәсенә туры килерлек экологик культура нигезләрен формалаштыру (табигатьне өйрәнергә, авыл хуҗалыгы хезмәте белән шөгыльләнергә, табигатьне эстетик-нәфис итеп чагылдырырга, туризм , шул исәптән экотуризм белән шөгыльләнергә, табигатьне саклау эшчәнлеген тормышка ашырырга әзерлекле булу).

Без тарихта эзлебез


- Каюм Насыйри турында кыскача мәгълүмат бирә белергә; - халык әкиятләрен гомумиләш-тереп кабатлау, аларның төрләргә бүленешен искә төшерү.

- Г.Тукайның тормыш

юлы һәм иҗаты турында белемнәрне үзләштерү.


- Халык иҗатының бай мирасын өйрәнү, әхлак һәм эстетик тәрбия бирү.

- Билгеле күрсәтмә нигезендә эшли белү, нәтиҗә ясау.

-Рус әдәбияты белән чагыштырып, мифик образлар сурәтләнгән әсәрләрне анализлау.


Онытылмас еллар

«Белемгә омтылу» белешмәсен укырга; татар халкының белемле булуы турында сөйләшергә, белем алу, укымышлы булу турында фикер алышырга, белемгә омтылырга. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе турында уку; татар халкының белемле булуы турында сөйләшү, белем алу, укымышлылык турында фикер алышу, белемгә омтылыш тәрбияләү.

- уку-язу әсбапларының барлыгын, юклыгын, санын, кирәклеген хәбәр итә белергә (сорарга), үзеңә сорап алырга, иптәшеңә тәкъдим итә белергә;

- китапханәчедән кирәкле китапларны сорап ала белергә;


«Белемгә омтылу» белешмәсен уку; татар халкының белемле булуытурында сөйләшү, «мәгърифәтчелек хәрәкәте» төшенчәсен аңлату. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе турында уку; татар халкының белемле булуы турында сөйләшү.

- шигъри кабатлап сөйләүнең төрле төрләреннән файдалану (тулы итеп, кыскача, сайлап, аңлатмалар белән, иҗади бирем белән);

- әдәби әсәрләр буенча һәм тормыштан алган фикер-карашларга, хис-кичерешләргә нигезләнеп, тулы яки мини сочинение язу;


  • өстәмә белем чыганакларыннан язучыларның тормышы һәм иҗаты турында мәгълүмат алу;




Әтинең зур бүреге иртә киелде

- Г.Тукайның «Исемдә калганнар» автобиографик

әсәре аша укучыларны

аның балачагы белән

таныштыру; әти-әниләргә

карата ихтирам тәрбияләү. кереш сүзләрне кулланып, үз фикереңне раслый белергә;

- образларга бәя бирергә, кешенең характер сыйфатларын әйтә белергә;




- Г.Тукайның «Исемдә калганнар» автобиографик әсәре аша укучыларны аның балачагы белән таныштыру

- өйдә эшләгән эшләрне әйттерү, сорау, куша белү;





Ана — изге, Ана — бөек, аңа — дан!

Аңлар өчен йөрәгенең олылыгын,

Туу кирәк кайчак безгә яңадан!


Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты турында белемнәрне үзләштерү, «Сагыну» шигырен өйрәнү.

-Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең

тормыш юлы һәм иҗаты буенча белемнәрен ныгыту, «Соңгы җыр»

- Муса Җәлилнең «Алтынчәч» әсәрен өйрәнү, «опера», «либретто» төшенчәләрен аңлату.



- өйдәге эшләрне эшләргә киңәш бирү, яхшы эшләгән өчен мактый белү;

- өйдәге хезмәттә катнашуга карап, кешеләргә бәя бирә белү; - рәссам


Көлсәң – көл, еласаң – ела!

- укыган текст буенча фикер алышырга, үз тәҗрибәңә нигезләнеп, фикереңне дәлилли белергә;

- текстны аңлап һәм сәнгатьле укый белергә;

- әсәрнең исеме буенча эчтәлегенә төшенергә;

кычкырып, эчтән укыганда, яисә тыңлаганңа төрле текстларның эчтәлеген аңлап кабул итәргә; төп фикерне һәм геройларны табарга;





- сүзлекләр һәм белешмә материалдан (мультимедия чараларыннан) кирәкле мәгълүматны табу;

- төрле дәрәҗәдәге сыйфатлар кулланып, хикәя төзи белү.

- матур әдәбиятны сәнгатьнең бер төре буларак кабул итү;

- әдәби текстның әхлаки һәм эстетик кыйммәтенә төшенү,

исбатлау;


Даһи гомере – халкы хәтерендә!

«Кояшлы ил — бәхет иле» шигырен укып, җырын өйрәнү. Равил Фәйзуллин-ның тормыш юлы һәм иҗаты турында белемнәрне үзләштерү, «Табигать кочагында» әсәрен өйрәнү.

Укыганны гомумиләштерә, нәтиҗә ясый, иң мөһим мәгълүматны аерып ала белү. Укучыларга экологик тәрбия бирү.

- текстагы фактлар ярдәмендә үз фикереңне исбатлау;



Табигатьнең дә җаны бар

Нәби Дәүлинең тормыш юлы һәм иҗаты турында белемнәрне үзләштерү, «Бәхет кайда була?» шигырен өйрәнү.

Шагыйрь Нәби Дәүлинең тормыш юлы һәм иҗаты турында белемнәрне үзләштерү, «Бәхет кайда була?» шигырен өйрәнү.



8 нче сыйныфның туган (татар) әдәбияты фәне буенча уку фәненең эчтәлеге

Бүлек исеме

Кыскача эчтәлек

Сәгать

саны

Тарих китабында безнең өчен бик күп хатирәләр саклана.

Халык авыз иҗаты, риваять жанрына гомуми күзаллау булдыру. “Сихерче кыз” риваяте. Легенда жанрын өйрәнү, “Зөһрә кыз” легендасы. “Моңлы курай”. Ф. Яруллин. “Тарих китабында безнең өчен бик күп хатирәләр саклана...” темасы буенча дәрес-проект. “Милли уен кораллары”.

3

Без тарихта эзлебез

Ибн Фадлан һәм аның 921 – 922 нче елларда Болгар дәүләтенә сәфәре вакытында язылган сәяхәтнамәсе белән танышу. “Казанда Б.Урманче музее”. Без тарихта эзлебез темасы буенча сочинение. “Татар халкының күренекле шәхесләре” Габдулла Тукай иҗаты. “Пар ат” шигыре. Без тарихта эзлебез... темасы буенча монолог. “Казан кремле тыюлыгы”.

5

Онытылмас еллар

Фатих Кәрим иҗаты. “Ант” шигыре. Туфан Миңнуллин иҗаты. “Моңлы бер җыр” драмасы. “Онытылмас еллар” темасы буенча укып аңлау. Казанда Муса Җәлил һәйкәле һәм җәлилчеләргә куелган барельефлар.

3

Әтинең зур бүреге иртә киелде

Клара Булатова иҗаты. “Башым иям” шигыре белән танышу. Нур Әхмәдиев иҗаты. “Җиңү көне” шигыре. Нур Әхмәдиев иҗаты “Минем туган көнем” хикәясе Рәзил Вәлиев иҗаты “Ватаным” шигыре.

4

Ана — изге, Ана — бөек, аңа — дан!

Аңлар өчен йөрәгенең олылыгын,Туу кирәк кайчак безгә яңадан!



Шәриф Камал иҗаты. “Буранда” хикәясен уку (1 өлеш). Шәриф Камалның “Буранда” хикәясен өйрәнү (2,3 өлеш). Сибгат Хәкимнең “Җырларымда телим” шигыре. Фоат Садриев иҗаты. “Таң җиле” әсәре (1 өлеш) Фоат Садриев иҗаты. “Таң җиле” әсәре (2-3 өлеш)“Ана — изге, Ана — бөек, аңа — дан! Аңлар өчен йөрәгенең олылыгын, Туу кирәк кайчак безгә яңадан!” темасы буенча аңлап уку.

6

Көлсәң – көл, еласаң – ела!

Галиәсгар Камал иҗаты. Зыя Мансур. “Таңсылу әкияте”.

Гамил Афзал иҗаты. “Юл газабы” хикәясе. «Көлсәң — көл, еласаң — ела» темасы буенча укып аңлау. “Сатирик журналлар”.



4

Даһи гомере – халкы хәтерендә!

Ренат Харис – күренекле шагыйрь. Сүздә мактанма, эштә мактан Ренат Харис. “Ике гөл” шигыре . Рабит Батулла иҗаты. «Бию» хикәясе. “Даһи гомере – халкы хәтерендә!” бүлеге буенча белем дәрәҗәсен бәяләү

4

Табигатьнең дә җаны бар

Айдар Хәлим – язучы, шагыйрь. “Өч аяклы ат” повестен уку. «Табигатьнең дә җаны, рухы бар» темасы буенча дәрес-проект. “Татар телендә чыга торган газета-журналлар”.“Күңелемә уелып калган әсәрләр”.

5

Барысы




34

Туган (татар) әдәбияты фәненнән 8 нче сыйныфы өчен календарь-тематик планлаштыру
УМК: татар әдәбияты: рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек. 8нче сыйныф. 2кисәктә. Ә.Р.Мотыйгуллина, Р.Г.Ханнаов, Р.Һ.Вәлиуллина.

Казан: ”Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2015.




Өйрәнелә торган бүлек,уку материалының темасы

Сәгать саны

Үткәрү вакыты

Уку эшчәнлегенең төп төрләре

Планлаштырылган

Фак

тик


Тарих китабында безнең өчен бик күп хатирәләр саклана. (3 сәгать)



Халык авыз иҗаты, риваять жанрына гомуми күзаллау булдыру. “Сихерче кыз” риваятен уку.

1

а,г-01.09.19

б,в-06.09.19






«Халык авыз иҗаты» схемасы белән эш. Дәреслектә биремнәр, риваять белән әкиятнең уртак якларын табу, нәтиҗәләр чыгару. “Сихерче кыз” әкиятен уку.



Легенда жанрын өйрәнү, “Зөһрә кыз” легендасын уку.

1

а,г-08.09.19

б,в-13.09.19






Әсәрне уку, сорауларга җавап бирү. Легенда белән риваятьләр арасында аермалы якларны билгеләү, таблица белән эшләү.



“Моңлы курай”. Ф. Яруллин. “Тарих китабында безнең өчен бик күп хатирәләр саклана...” темасы буенча дәрес-проект.Милли уен кораллары”.

1

а,г-15.09.19

б,в-20.09.19






Бәйләнешле сөйләм үстерү, табышмакларның җавабын табу, шигырь уку, сорау-җавап формасында шигырьгә анализ ясау.

Без тарихта эзлебез (5 сәгать)



Ибн Фадлан һәм аның 921 – 922 нче елларда Болгар дәүләтенә сәфәре вакытында язылган сәяхәтнамәсе белән танышу.

1

а,г-22.09.19

б,в-27.09.19






Өзекне уку, сорауларга җавап бирү, сүзлек эше, диалог, Л.Фәттаховның картинасы, дәреслектәге биремнәр буенча эш.



Без тарихта эзлебез... темасы буенча монолог. “Казан кремле тыюлыгы”.

1

а,г-29.09.19

б,в-04.10.19






Өзекне уку, сораулар төзү, җавап бирү, нәтиҗә ясау, тәрҗемә, өзекне өлешләргә бүлү, төркемнәрдә эшләү, анализ. Эчтәлеген сөйләү.



Габдулла Тукай иҗаты. “Пар ат” шигырен өйрәнү .

1

а,г-06.10.19

б,в-11.10.19






Сәнгатьле уку, видеоязма карау, шигырьне язмада тыңлау, сүзлек эше, сорауларга җавап, шигырьнең рус теленә тәрҗемәсе белән таныштыру, төркемнәрдә эзләнү, тикшеренү, фикер алышу, нәтиҗә чыгару.



“Татар халкының күренекле шәхесләре”

1

а,г-13.10.19

б,в-18.10.19






Бәйләнешле сөйләм үстерү, план төзү, тәрҗемә, сүзлек белән эш. Яңа материал белән танышу, укытучының кереш сүзе.



“Казанда Б.Урманче музее”.

1

а,г-20.10.19

б,в-25.10.19






Әңгәмә, өзекне уку, виртуаль экскурсия, презентация, диалог төзү, сорауларга җавап, картина буенча эш, сүзлек эше.

Онытылмас еллар. (3 сәгать)



Фатих Кәрим иҗаты. “Ант” шигырен өйрәнү

1

а,г-27.10.19

б,в-08.11.19






Презентация карау, шигырьне тыңлау, сүзгә-сүз тәрҗемә итү, ярымтавыш белән уку, сәнгатьле уку, җыр тыңлау, анализ, нәтиҗә.



Туфан Миңнуллин иҗаты. “Моңлы бер җыр” драмасы.

1

а,г-10.11.19

б,в-15.11.19






Сорауларга җавап эзләү, ишетеп аңлау, рольләргә бүлеп уку, әсәрдә автор әйтергә теләгән фикерне табу, драма әсәре турында фикер алышу, интернеттан табып өзек карау.Теоретик төшенчәләр (символик образ, диалог, ремарка) беләнэш.



“Онытылмас еллар” темасы буенча укып аңлау. Казанда Муса Җәлил һәйкәле һәм җәлилчеләргә куелган барельефлар.

1

а,г-17.11.19

б,в-22.11.19







Фронталь әңгәмә, сәнгатьле уку, җыр тыңлау, төркемнәрдә эш, дәреслектәге сорауларга җавап бирү, өзекне ике өлешкә бүлү, исем кую, тәрҗемә итү, эпиграфны аңлату, план төзеп сөйләү, нәтиҗә чыгару.

Әтинең зур бүреге иртә киелде (4 сәгать)



Клара Булатова иҗаты. “Башым иям” шигыре белән танышу.

1

а,г-24.11.19

б,в-29.11.19






Фронталь әңгәмә, язучы турында презентация карау, шигырьне тыңлап аңлау, сәнгатьле уку, анализ ясау, дәреслектәге сорауларга җавап бирү.



Нур Әхмәдиев Иҗаты. “Җиңү көне” шигыре.

1

а,г-01.12.19

б,в-06.12.19






Биографияне укып, сорауларга җавап эзләү, шигырьне сәнгатьле уку, яңа сүзләрне өйрәнү, шигырьгә анализ ясау.



Нур Әхмәдиев иҗаты “Минем туган көнем” хикәясе

1

а,г-08.12.19

б,в-13.12.19






Әдәби геройларны сурәтләп бирү. Тема буенча сөйләм үрнәкләрен кулланып, хикәянең эчтәлеген сөйләү.



Рәзил Вәлиев иҗаты “Ватаным” шигыре

1

а,г-15.12.19

б,в-20.12.19






Тукай музее белән танышу. Видео, презентацияләр карау.Үзара сөйләшү.

Ана — изге, Ана — бөек, аңа — дан! Аңлар өчен йөрәгенең олылыгын, Туу кирәк кайчак безгә яңадан! (6 сәгать)



Шәриф Камал иҗаты. “Буранда” хикәясен уку (1 өлеш).

1

а,г-22.12.19

б,в-10.01.20






Сәнгатьле уку, беренче өлешкә план төзү, сорауларга җавап бирү, биремнәрне эшләү, сүзлек белән эш, хронологик таблица, образларга характеристика.



Табигать һәм геройның эчке дөньясы

1

а,г-12.01.20

б,в-17.01.20






Шәриф Камалның “Буранда” хикәясен өйрәнү (2,3 өлеш).Икенче, өченче өлешләрне уку, план төзү, сорауларга җавап, сүзлек өстендә эш, анализ, образга характеристика, схема

белән эш, табигатьтәге буран белән Мостафаның эчке дөньясындагы халәтне чагыштыру, нәтиҗә ясый белү.





Сибгат Хәкимнең “Җырларымда телим” шигыре .

1

а,г-19.01.20

б,в-24.01.20






Сәнгатьле уку, сүзлек белән эш, анализ, лирик геройга бәя бирү, дәреслектәге биремнәрне эшләү, сораулар төзү, үз фикереңне әйтә һәм нәтиҗә ясый белү.



Фоат Садриев иҗаты. “Таң җиле” әсәре (1 өлеш)

1

а,г-26.01.20

б,в-31.01.20






Әсәрне өлешләргә бүлү, эчтәлекнең идеясен таба белү, анализлау, сүзлек өстендә эш, биремнәр эшләү, сорауларга җавап бирү, хронологик таблица төзү, нәтиҗә ясау.



Фоат Садриев иҗаты. “Таң җиле” әсәре (2-3 өлеш)

1

а,г-02.02.20

б,в-07.02.20






Әсәрне өлешләргә бүлү, эчтәлекнең идеясен таба белү, анализлау, сүзлек өстендә эш, биремнәр эшләү, сорауларга җавап бирү, хронологик таблица төзү, нәтиҗә ясау.



“Ана — изге, Ана — бөек, аңа — дан! Аңлар өчен йөрәгенең олылыгын, Туу кирәк кайчак безгә яңадан!” темасы буенча укып аңлап уку.

1

а,г-09.02.20

б,в-14.02.20






Бәйләнешле сөйләм үстерү, нәтиҗәләр чыгару, анализ ясау, белемнәрне тикшерү, командалап эшләү, эшне аудиториягә тәкъдим итү, җыр тыңлау.

Көлсәң — көл, еласаң — ела. (4 сәгать)



Галиәсгар Камал иҗаты.

1

а,г-16.02.20

б,в-21.02.20







Презентация ярдәмендә язучы тормышы белән танышу, шагыйрьнең тормышы турында төркемнәрдә фикер алышу.



«Көлсәң — көл, еласаң — ела» темасы буенча укып аңлау. “Сатирик журналлар”.

1

а,г-02.03.20

б,в-28.02.20






Беренче сатирик журналлар турында әңгәмә оештыру, сорауларга җавап, дәреслектәге биремнәрне эшләү. Укып аңлау, сорауларга җавап бирү, сүзлекчә белән эшләү.



Гамил Афзал иҗаты. “Юл газабы” хикәясе.

1

а,г-09.03.20

б,в-07.03.20






Презентация ярдәмендә язучы тормышы белән танышу, төркемнәрдә фикер алышу, сүзлекчә белән эш, укыганны тәрҗемә итү, сораулар, биремнәр үтәү, хронологик таблица тутыру, төркемнәрдә эшләү, сорауларга җавап бирү, өлешләргә бүлү, план төзү.



Зыя Мансур. “Таңсылу әкияте”.

1

а,г-16.03.20

б,в-14.03.20






Шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты белән танышу, презентация карау, поэманы уку.

Мәгълүматны аерып алу, системага салу. Сорауларга дөрес җавап бирү.



IV чирек. Даһи гомере – халкы хәтерендә!(4 сәгать)



Ренат Харис – күренекле шагыйрь.


1

а,г-06.04.20

б,в-21.03.20






Шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты белән танышу, презентация карау,хронологик таблицатутыру



Сүздә мактанма, эштә мактан Ренат Харис. “Ике гөл” шигыре

1

а,г-13.04.20

б,в-04.04.20






Сәнгатьле уку, сораулар буенча анализлау, мәсәлгә хас үзенчәлекләрне табу, монолог уку, диалог төзү, образларны чагыштыру, мәкальләр уку, мәгънәләрен ачыклау, нәтиҗәләр ясау.

28

Рабит Батулла иҗаты. «Бию» хикәясе.

1

а,г-20.04.20

б,в-11.04.20






Язучы иҗатына күзәтү, эчтәлек белән танышу, әсәрнең төп фикерен аңлату, биремнәр эшләү, диалогларга бүлеп уку, интернет челтәреннән Рудольф Нуриев башкаруында бию карау, образга характеристика, анализ, нәтиҗә ясау.

29

“Даһи гомере – халкы хәтерендә!” бүлеге буенча белем дәрәҗәсен бәяләү

1

а,г-27.04.20

б,в-18.04.20






Эчтәлек буенча фикер алышу, сораулар төзү,әсәрне өлешләргә бүлү, план төзү, эчтәлек сөйли белү


Табигатьнең дә җаны, рухы бар. (5 сәгать)

30

Айдар Хәлим – язучы, шагыйрь

1

а,г-04.05.20

б,в-25.04.20






Язучының тормыш юлы, иҗаты белән танышу, презентация карау, хронологик таблица тутыру, сүзлек өстендә эш.

31

“Өч аяклы ат” повестен уку

1

а,г-11.05.20

б,в-02.05.20






“Өч аяклы ат” повестеннән өзек уку, план төзү, диалогны рольләргә бүлеп уку, тәрҗемә эше, образга характеристика, сорауларга җавап, биремнәрне эшләү, малайның нәсел өчен горурлануын өзектән табып уку, нәтиҗә ясау.

32

Еллык контроль эш.

1

а,г-15.05.20

б,в-16.05.20






Тест сорауларына җавап бирү. Кирәкле мәгълүматны аерып алу, системага салу.

33

Хаталар өстендә эш. «Табигатьнең дә җаны, рухы бар» темасы буенча дәрес-проект. “Татар телендә чыга торган газета журналлар”

1

а,г-18.05.20

б,в-23.05.20






Бәйләнешле сөйләм үстерү, аңлап, эзлекле итеп проект эшен яклап, төркемнәрнең чыгыш ясавы.

34.

“Күңелемә уелып калган әсәрләр”.

1

а,г-25.05.20

б,в-30.05.20






Портретлар, төрле иллюстрацияләр, презентацияләр ярдәмендә укылган әсәрләрне кабатлау, гомумиләштерү, сорауларга җавап бирү.


Достарыңызбен бөлісу:




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет