Калебне баскан корт



жүктеу 25.82 Kb.
Дата04.07.2016
өлшемі25.82 Kb.
ИЛСӨЯР ХӘЙРУЛЛИНА

«Ватаным Татарстан», 17.04.2010

КАЛЕБНЕ БАСКАН КОРТ
Соңгы елларны алмагачны, карлыганны корт баса. Базардан сатып алган агуларга исләре дә китми каһәрләрнең. Күрше Гөлфия: “Хәзерге корткычлар агуга тиз күнегә, шуңа күрә аны төрләндереп торырга кирәк”,– дип аңлата.

Ә менә Ветеринария һәм фитосанитария буенча федераль күзәтчелекнең Татарстан идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Рәис Кәримовны тыңласаң, бө­тенләй башка фикергә килә­сең. Аныңча, дөнь­яны корттан бигрәк ялган агу баскан. Алар үткәргән тикшерү нә­тиҗәләре буенча, сатуда алты исемдәге хими­катның, шул исәптән бакыр купоро­сының контрафакт товар булуы ачыкланган.

Дөресен әйтсәм, Экология һәм табигый байлыклар ми­нистрлыгының беренче квартал эшчәнлегенә багышланган җыелышта Рәис әфәнденең чыгышын тың­лагач, чәчләр үрә торды. Былтыр республикага 1 миллиард сумнан артыгракка тө­шереп, 1315 тонна пестицид кайтарылган. Бу – һәр гектар чәчүлекне чүп үләннәреннән арындыру өчен ярты кило чамасы агу тотыла дигән сүз. Хикмәт аның күп яки аз булуында гына түгел, кайда саклануында һәм ничек кулланылуында да. Тукай районында, мәсәлән, безнең басулар өчен каралмаган пестицид сибү нәтиҗәсендә умарталык юкка чыккан. Тәтеш районында буадан егерме метр ераклыкта гына утыртылган бәрәңгене эшкәртү вакытында агу суга эләгеп, балык харап булган. Ә инде табигатьне саклау органнары белән килештермичә аэропланнан агу сибеп йөрү нәтиҗәсендә урманнарның саргаеп чыгуына һәрберебез шаһит. Халык инде моны күргәч: “Тик­ше­рүче­ләр кая карый?!”– дип сөрән сала. Алар исә дәшми-тынмый гына үз вазифаларын үтәп йөриләр икән. Былтыр ветеринария һәм үсемлек санитариясе өлкә­сендә алты йөздән артык закон бозу очрагын, шул исәптән ике миллион сумлык контрафакт пестицид куллануын ачыклаганнар.

Безнең халык әллә надан, әллә ваемсыз. “Ак Барс-агро”­ның Питрәч районындагы ху­җалыгы дүрт-биш мең литр сыешлы ачык чанда аммиак селитрасы “саклаган” икән, мо­ны башкача ничек бәяли­сең. Азнакай районында пестицидларны кеше яшәгән һәм терлек торган урыннан ераккарак бушатырга кирәклеген уйлап тормаганнар. Авылдан ярты чакрым, яшелчә саклагычтан илле метр арадагы буш силос базы агу саклау өчен бик кулай урын дип табылган.

Бу әле җитәкчеләрнең халыкны агулау юнәле­шендәге “эшчәнлегенә” мисалларның баласы гына. Кем әйтмешли, алда булыр анасы. Анысы инде аның тормышыбызның барлык акчалы өлкәләренә үтеп кергән тендер хикмәтләре бе­лән бәйле. Сарман һәм Әлмәт районнарында озак кулланылмый яткан дистә тонналарча пестицидны, утильләштерү тендерын откан бер фирма, әйтик, аны “Стройкам-Альянс плюс” дип атыйк, йөкнең бер өлешен Татарстаннан чыгып тормыйча гына бушатуны мәслихәт күргән. Аны агу таркату заводлары урнашкан Калуга һәм Ленинград өлкә­ләренә илтү өчен кирәк булган шактый акча менә шулай янга калдырылган дип санарга була. Шулай да тереклек иясенә зарар салып, акча “сугу” мәсь­­әләсендә барысын да уздырган, әмма исеме аталмаган бер шәхси фирма бар. Ул Әлки районында чирдән кырылган 1496 баш дуңгызны үләт базына ташырга килешеп, аларны Спас районындагы ерганакка илтеп ыргыткан. Кемне алдыйбыз? Нәрсә хакына күрәләтә халыкның, милләтнең сәламәтлегенә зы­ян салабыз?

Экология өлкәсендә эшләү­че журналист буларак, соң­гы ике елда Татарстанның Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы җитәкчелегендә республиканы чүп-чардан, зарарлы химикатлардан, йогышлы чир калдыкларыннан арын­дыру өчен күп көч салынганын үз күзләребез белән күреп торырга мөмкинлек булды. Тыңлап торсаң, экологик иминлек өчен җаваплы ведомствоара ко­миссиягә кергән һәр орган республиканы пычраклык, бо­зыклыктан арын­дыру өчен зур тырышлык куя. Әмма бо­ларның омтылышына каршы эшләүчеләр остарак, хәйләкәррәк, оятсызрак булып чыга. Юк, карлыган бе­лән алмагачны түгел, күп ке­шенең калебен (күңелен) корт­кычлык баскан.



//Дмитрий БУНТУКОВ фотосы//


©dereksiz.org 2016
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет