«Каралган» «Килешенгән»



жүктеу 0.61 Mb.
бет1/4
Дата17.07.2016
өлшемі0.61 Mb.
  1   2   3   4

«Каралган»

«Килешенгән»

«Раслыйм»

КМБ җитәкчесе

_________/Латипова СР/.

Беркетмә №______

«___»_____________2011 ел




Балтач районы Салавыч урта гомумбелем мәктәбе укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары

__________/_Сэмигуллина З.К/

«___»_____________2011 ел


Балтач районы Сәрдегән башлангыч мәктәп директоры

_________/Якупова Т.Р.

«___»_____________2011 ел


Балтач районы Сәрдегән башлангыч мәктәбенен

2 нче квалификацион категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы

Якупова Тәслимәнен 4 сыйныфта

математика дәресләренең

ЭШ ПРОГРАММАСЫ

2011 нчы елның __28___августында

үткәрелгән педагогик советның

__1_ беркетмә нигезендә каралды



2011-2012 нче уку елы

Аңлатма язуы

Иҗади үсеш технологиясе буенча математика өйрәтүнең максаты-балаларның иҗади фикерләү сәләтен үстерү , интеллектуаль сәләтләрен ачу, иң гади төшенчәләр нигезендә математик гамәлләр кыла белүенә ирешү.



Моның өчен 5 гомум бурыч куела:

  1. Укучыларның логик- теоретик анализлауга сәләтен үстерү.

  2. Анализ нәтиҗәсендә проблема табарга һәм аны куярга өйрәтү.

  3. Максатка ирешү юлын планлаштырырга өйрәтү.

  4. Проблеманы чишү юлын модельләштерергә өйрәтү.

  5. Чишелгән проблеманың эш ысулларына рефлексия.

Программа һәм аның буенча укыту технологиясе гадәти формаль логика урынына диалектик логика кануннарын файдалануга нигезләнеп төзелгән.Танып белүнең диалектик методы өйрәнеләчәк материалны укытучыдан ишетеп түгел, ә аны һәрьяклап мөстәкыйль һәм иҗади тикшерүгә корылган.

Курсның төп эчтәлеге булып рациональ сан төшенчәсе тора. Программа түбәндәге махсус белем һәм күнекмәләрне эченә ала:



  1. балаларны зурлыклар чагыштырмасы сферасына кертү- математик зурлык дигән абстракт төшенчә формалаштыру;

  2. саннарның гомум формасы булып зурлыклврның кабатлы чагыштырмасы торуын ачыклау-сан төшенчәсен формалаштыру;

  3. балаларны санның аерым төрләре өлкәсенә эзлекле кертү;

  4. математик гамәлләрнең структурасы бер генә мәгънәле булуын ачыклау.

4нче сыйныфта күбурынлы саннар өстендә гамәлләр башкару, мәсьәләләр чишү кабатлана.

Бирелгән стандарт үлчәм үлчәнәчәк зурлыктан күпкә зуррак булганда , даими чагыштырмалы өстәмә үлчәмнәр системасы төзелә.Бирелгән үлчәм өлешләргә бүленә. Зурлык өлешләр ярдәмендә үлчәнә һәм вакланмалы сан килеп чыга.Ваклаучы бирелгән үлчәмнең ничә өлешкә вакланганын, ә санаучы үлчәнгән зурлыкта яңа үлчәмнең ничә тапкыр салынганын аңлата.Вакланмалы саннарны кушканда һәм алганда , ваклаучылары тигез булган вакланмалар гына кала.

Мәсьәләгә анализ ясау,мәсьәлә чишүнең төрле ысулларын куллану,геометрик материал өйрәнү дәвам итә.

Саннарның бүленүчәнлеге өйрәнелә.



Программа

(атнага 4 сәгать)

1.Аңлатмалар (34 сәгать)

Аңлатмага кергән хәрефләрнең бирелгән кыйммәте буенча хәрефле аңлатмаларның санлы кыйммәтләрен исәпләү.

2. Зурлыклар һәм аларны үлчәү берәмлекләре.(23 сәгать)

Алар арасындагы бәйләнешләр.

3. Вакланмалар һәм вакланмага 3 мәсьәлә. (20 сәгать)

Процент төшенчәсе.

4.Саннарның бүленүчәнлеге. (16 сәгать)

5. Мәсьәләләр чишү. (23 сәгать)

6. Диаграмма. Фрагментлар һәм орнаментлар.(13 )сәгать

Шифрлар. Ориентлашу.



  1. Кабатлау.(10 сәгать)

Темалап һәм чирекләп якынча бүленеш



Бүлекләр









1

Аңлатмалар

34










2

Зурлыклар,аларны үлчәү берәмлекләре

3

20







3

Вакланмалар,вакланмага өч мәсьәлә.Процент.




8

12




4

Саннарның бүленүчәнлеге.







16




5

Мәсьәләләр чишү.







12




6

Диаграммалар.Фрагмент.Орнамент.










21

7

Кабатлау.










10
  1   2   3   4


©dereksiz.org 2016
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет