Казан —2009 Аллаһы Тәгалә бәндәнең Үзенә мохтаҗ икәнне таныганны, Аңа бу турыда хәбәр иткәнне ярата. Бәндә дога кылуда ныклык күрсәтүне, җавап алуга өметләнүне ташлаганчы, аның догасы кабул ителүгә якын булачак



бет2/17
Дата23.06.2016
өлшемі1.23 Mb.
#153903
1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   17

Догамы? Сабырлыкмы?
Пәйгамбәребезнең (г.с.в.) тормышы җентекләп өйрәнгәндә аның күп җәфа-газаплар, чиксез кайгы-хәсрәтләр кичергәнен күрәбез. Хәлбуки ул Аллаһының иң соңгы пәйгамбәре вә сөекле колыдыр. Дога кылса, Аллаһы Тәгалә аны шунда ук бу җәфалардан коткарыр иде. Без биредә аның мондый кыенлыкларны сабырлык белән кичерүен күрәбез.

Пәйгамбәребез (с.г.в.) хүммә дигән бер хасталык белән авырып ятканда бер төркем хатын-кыз аның хәлен белергә килгән. Ул бер су савыты сорап алган һәм, аны бер агачка асып, астына яткан. Хасталыкның тәэсирен киметү өчен суны өстенә тамыза башлаган. Хатыннарның берсе:

— Әй, Аллаһының илчесе, хәлең яхшырсын өчен, Аллаһыга дога кыл, — дигән. Аллаһының илчесе:

— Шуны онытмагыз, инсаннарның иң күп бәлагә дучар булганнары — пәйгамбәрләрдер. Баш­калар — алардан соңдыр, — дигән.

Пәйгамбәрнең (с.г.в.) сәхабәләре ара­сында Өмме Зөфәр дигән бер хатын булган. Бу хатын сара хасталыгы белән чирләгән. Аяктан егылгач, үз-үзен белмәгән һәм өс-башы ачылып киткән. Бераздан, соң һушына килгәч, тәненең, күренергә тиеш булмаган җирләренең, aчык булуын белеп, бик борчылган. Беркөнне ул Аллаһының илчесенә килеп:

— Я, Рәсүлүллаһ! Мин авырдым. Авырып егылгач, өс-башым ачылып киткән. Аллаһыга минем өчен дога кыл, — дигән. Аллаһының илчесе:

— Теләсәң, хасталыгыңа сабыр ит, моның өчен сиңа җәннәт булыр. Теләсәң, сиңа саулык сорап Аллаһыга дога кылыйм, — дигән. Моңа хатын:

— Хасталыгыма сабыр итәм. Ләкин хаста­лангач, тәнем ачылмасын өчен Аллаһыга дога кыл, — дигән.

Пәйгамбәребез (с.г.в.) дога кылган һәм хатын шушы авыру белән авырганда өсте-башы ачылмый торган булган. Бәлкем, шуның өчендер Ибне Габбас бу хатынны җәннәткә керәчәк хатын дип таныткан.

Югарыда сөйләп узган вакыйгалардан күренгәнчә, Пәйгамбәребез (с.г.в.) һәр очракта да, Аллаһыга шунда ук дога кылып, килеп чыккан хәлләрне җиңел генә хәл итү юлына басмаган, ә мәсьәләне үз агымына калдыра торган булган. Тагын да ачыграк итеп әйтсәк, дөньяви юк-бар мәнфәгатьләр өчен дога кылмаган. Гадәттә аның догалары бөек вә ахирәткә юнәлгән эшләр өчен булган.


Кайчан дога кылырга кирәк?
Шунда ук әйтеп үтик, мөселман көннең һәр сәгатендә дога һәм ялвару хәлендә булырга тиеш. Бу бөтен эшне ташлап, көн буе дога белән генә мәшгуль булырга кирәк дигән сүз түгел. Ләкин хәрәкәтләре, кылынышлары, тойгы һәм уйлары белән инсан дога эчендә булырга тиеш. Башкача әйтсәк, кеше гаиләсе һәм якын-тирәдәгеләре, башка кешеләр өчен яхшы һәм файдалы эшләр эшләп, күркәм нәрсәләр турында уйлап, бу халәткә якыная башлый.

Гөнаһлар кайбер вакытта тәүбә вә истигъфар итмичә дә гафу кылыныр. Бу ничек була соң?

Коръәни Кәримдә:

"Яхшылыклар начарлыкларны юк итәр" ди­елгән. ("Һүд" сүрәсе, аять 114.) Яхшылыклар начарлыкларны ни рәвешле юк итә ала соң? Бу берничә төрле юл белән мөмкин була.

1. Яхшылык эшләгән бер кеше, кылган изгелекләреннән шундый күп савап алыр ки, кылган гөнаһлары, эшләгән савабы янында бик кечкенә булып калыр. Берәр мөселман нинди дә булса яхшылык эшләсә, аңа ун кат савап, начарлык эшләсә, бергә-бер гөнаһ бирелер. Бу турыда "Әнгам" сүрәсенең 160 нчы аятендә дә әйтелә. Димәк, күп яхшылыклар кылган кешенең гөнаһлары, эшләгән изгелекләре янында бик аз булып калачак, бәлки Аллаһы Тәгалә ул аз калган гөнаһларын да гафу итәр.

2. Хәерле гамәлләр кылырга күнеккән яисә күп яхшылыклар эшләгән кеше өчен бу бер гадәт булып китәчәк, моннан соң, ул гөнаһ эшләмәячәк. Әллә нигә бер эшләгән кечкенә гөнаһлары исә, кылган файдалы эшләренең савабы янында югалып калачак. Шуңа күрә, бертуктаусыз яки еш кына яхшы эшләр эшләгән мөселманнар һәрвакыт дога һәм ялвару хәлендә булалар.

Күркәм ниятләрнең, хис һәм фикерләрнең дә, әлбәттә, кыйммәте бар. Мәсәлән, кем дә булса, мөселманнар өчен нинди дә булса берәр файдалы эш эшләргә карар бирә, ләкин аны тормышка ашырырга кулында мөмкинчелеге һәм форсаты булмый. Аллаһы Тәгалә мондый кешеләргә дә гүзәл ниятләренә һәм уйларына күрә, савап бирер. Ләкин, кечкенә генә булса да, берәр яхшы эшне җиренә җиткереп эшләүдән дә кадерле ният була алмый.

Яңадан төп мәсьәләгә кайтыйк. Дога кылу өчен төгәл бер вакыт булмаса да, кайбер вакытлар догаларның кабул булуы һәм Аллаһының ризалыгын алу өчен уңайлы дип исәпләнә.

1. Билгеле булганча, рәҗәб, шәгъбан һәм рамазан айлары мөбарәк айлардан санала. Бу айларда кылынган догаларның кабул булу ихтималы тагын да зуррак. Рамазан ае — ураза һәм башка гыйбадәтләрнең иң югары дәрәҗәгә җиткән ае. Шуңа күрә бу ай — тәүбә, истигъфар, дога һәм ялвару ае. Көндезләрен ураза тоту рамазан кичәләренә аерым бер мәгънә бирә.

Рәҗәб вә шәгъбан айлары да мөкатдәс айлар. Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) бу айларда гыйбадәтләрен тагын да арттыра төшүе, уразаларын тагын да күбрәк тотуы билгеле.

Гайшә (р.г.) дән риваять ителгән бер хәдистә аның шәгъбан аенда ураза тотарга бик яратуы һәм бу уразасын рамазан белән кушуы турында сөйләнә. Кайбер башка риваятьләр буенча ул озын һәм дәвамлы буларак бары тик шәгъбан аенда гына ураза тота торган булган.

Башка бер риваятьтә исә Пәйгамбәребез (с.г.в.) шулай дигән: "Шәгъбан ае — кыйммәтен кешеләр белеп бетермәгән бер айдыр. Ул шундый айдыр ки, кешеләрнең гамәлләрен галәмнәрнең Раббысы Аллаһыга җиткерер. Гамәлләр Аллаһыга ирештерелгән бу айда ураза тотарга бик яратам".

Бу айларның ураза тоту өчен бик файдалы, кадерле булуы, аларның дога кылу өчен дә шундый ук айлар булуы турында сөйли.

2. Гает, гарәфә, җомга, дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәре догаларның кабул булуы өчен уңайлы көн һәм кичәләр дип санала. Дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрне Пәйгамбәребез (с.г.в.), һәрвакыт һәм дәвамлы булмаса да, ураза тота торган булган. Бу ике көннең үзенчәлеге шуннан килә. Гает, гарәфә һәм җомга көннәре исә изгелеге һәркемгә билгеле көннәр һәм кичәләрдер. Җомга көне турында, алда мәгълүмат биреләчәк булганга күрә, биредә аңа тукталып тормаска булдык.

3. Ураза вакытларында, авыз ачу сәгатьләре догалар кабул булуы өчен иң уңай вакытлардан исәпләнә. Чөнки мөэмин, бары тик Аллаһының ризалыгын алу кебек олуг бер тойгы һәм теләк белән, иртәдән кичкә кадәр башка теләк һәм ихтыяҗларына игътибар итмичә, Аның ризалыгы өчен сусыз, Аның ризалыгы өчен ач тора. Бу уңайдан Пәйгамбәребез (с.г.в.) болай дигән: "Уразалының ураза­сын ачканда кылынган догасы кире кайтарылмас."

4. Кадер кичәсе. Югарыда рамазан аеның гыйбадәт ае булуын сөйләп узган идек инде. Кадер кичәсе бу айның мәгънәви таҗы булып тора. Бу кичә шундый бер кичәдер ки, Коръәни Кәримдә аның хакында махсус бер сүрә дә бар. Бу кичә гөнаһларның гафу ителүе өчен булган махсус бер кичә. Чөнки Коръәни Кәрим бу кичәдә иңдерелгән. Бу кичә мең айдан да хәерлерәк, фәрештәләрнең җир йөзенә иңүен Аллаһы Тәгалә үзе хәбәр биргән кичәдер. Гыйбадәт һәм буйсыну эчендә булган кешеләр өчен алар да хәер-догада булырлар. Рамазан ае догалар өчен иң саваплы ай. Кадер кичәсе иң мөһим бер кичә дип санала.

Кадер кичәсе белән беррәттән башка изге кичәләр дә догаларның кабул булуы өчен уңайлы. Чөнки һәр кичәнең дини караштан үзенең урыны бар.

5. Сәхәр (таң) вакытлары догаларның Аллаһыга ирешүе өчен иң яхшы вакытлардан санала. Зәрият сүрәсенең 15 нче аятеннән башлап, җәннәт насыйп булган мөэминнәрнең хәлләре түбәндәгечә аңлатыла:

"Дөрестән дә, Аллаһыга каршы килүдән сакланганнар, Раббыларының үзләренә биргәнен алган буларак, җәннәттә чишмәләрнең башында булыр­лар. Чөнки алар дөньяда яхшылык эшләделәр, алар кичәләрен аз йоклап, таң вакытларында гафу итүне теләделәр."

Билгеле булганча, Аллаһы Тәгалә Пәйгамбәребезгә (с.г.в.), төнне торып, тәһәҗҗүд намазын кылуны әмер иткән. Кичәнең, төннең тынычлыгында дога кылган кеше, җанының түреннән чыккан ялварулар, хәер-догалар, күз яшьләре белән бер үзе кала. Ул бөтен барлыгы белән Аллаһының каршысында үзе генә була. Аллаһ колының бу кызганыч хәлен күреп тора. Кичәләрен, таң вакыт­ларында кылынган гыйбадәт һәм догаларда аерым бер тәм, аерым бер дулкынлану һәм аерым бер ямь бар. Төннең караңгылыгы кылынган догалар хиса­бына югалыр, аның урынына зәңгәр бер дөнья балкыр. Саф хис һәм уйлар, гүя бер кош булып, Аллаһының янына туп-туры очарлар... Догаларның, Хакка ирешеп, кабул булуына иң яхшы сәгатьләр таң вакытларыдыр. Боларны кешеләр генә түгел, хәтта кошлар да белә. Иртә таң вакытында өздереп сайраган сандугачның моңын бөек һәм олуг Аллаһыдан башка тагын кем аңлый ала?! Иртә таң вакытла­рында Аллаһыдан гафу вә мәгъфирәт теләгән ке­шеләрнең "Аһ" тавышларына, ялваруларына, ыңгырашуларына күгәрчен гөрләүләре, сандугач сайраулары, әтәч тавышлары килеп кушыла. Галәмдә һәр нәрсә Аллаһы Тәгаләне зикер вә тәсбих итә (искә ала һәм олылый). Моны ничек аңламаска мөмкин?

6. Азан әйтелгән, камәт китерелгән һәм намаз укыган вакытларда, ягъни рөкүгъ һәм сәҗдә вакытында кылынган догаларның кабул булуы турында да риваятьләр бар.

Пәйгамбәребез (с.г.в.) бер хәдисендә: "Азан белән камәт арасында кылынган дога кире кайта­рылмас", — дигән. Башка бер хәдисендә исә "Колның Раббысына иң якын булган вакыты — сәҗдәдәге хәледер. Шулай булгач, сәҗдәдә булган мизгелегездә күбрәк дога кылыгыз", — дигән. Пәйгамбәребез (с.г.в.) дә намазның иң мөһим өлешенең рөкүгь вә сәҗдә икәнен аңлаткан. Намазда һәр рөкеннең (төп өлешләрнең) аерым бер мәгънәсе бар, ләкин рөкүгъ һәм сәҗдә намазның асылы дип санала.

Намазны ялгыз кылганда рөкүгъ һәм сәҗдәне озын итеп уку һәм бу вакытта кирәкле догаларны кылу бик саваплы дип санала.

7. Фарыз намазлардан соң кылынган догалар кабул булуга лаек. Пәйгамбәребез (с.г.в.) түбәндәге шатлыклы хәбәрне әйтеп калдырган: "Кичәнең соңгы өчтән бер өлешендә кылынган дога белән фарыз намазларның соңыннан кылынган дога иң мәкъбүл (кабул ителә торган) догадыр"

Моны түбәндәгечә аңларга кирәк: Мөселманның көн дә биш мәртәбә Аллаһы Тәгаләгә теләк һәм шикаятьләрен белдерү форсаты бар. Пәйгамбәребез (с.г.в.) безгә дәвамлы дога кылырга киңәш иткән. Беренче карашка һәр намазның соңыннан дога кылу доганы дәвамлы кылуыбызны аңлата. Шушы рәвешчә дәвамлы дога кылу өчен биш вакыт намазны вакытында укырга кирәк.

8. Җиһад (изге сугыш) һәм сугыш вакытларын­да кылынган догалар мәкъбүл санала. Чөнки мөселман Аллаһы Тәгалә юлында изге җанын да бирергә хәзер. Аллаһының ризалыгын алыр өчен, дөреслекнең җиңүе өчен, җанын фида итеп, шәһит дәрәҗәсенә ирешүгә омтыла. Мондый вакытларда изге тойгылар эчеңдә кылынган догалар кабул булачак.

Без, кешеләр, сәхәр вакытларының кыйммәтен аңлый алсак, бәлки бөтенләй йокламас та идек. Сәхәр вакытының никадәр кадерле булуын түбәндәге хәдис ачык аңлата кебек. "Бөек Раббыбыз һәр кичә, бигрәк тә кичәнең соңгы өчтән бере калганда дөнья күгенә иңәр һәм шундый тавыш белән мөрәҗәгать итәр: "Кем Миңа дога кыла? Догасын кабул итим. Кем Миннән гафу үтенә? Аны гафу итим. Кем Миннән берәр нәрсә сорый? Теләгәнен бирим." Бу илаһи тавыш таң атканчы дәвам итәр.

Күргәнебезчә, бу хәдистә Аллаһының дөнья күгенә иңүе турында сөйләнә. Бу иңү, әлбәттә, без аңлаган мәгънәдәге матди иңү түгел. Аллаһының иңүе рәхмәт вә бәрәкәтенең иңүе димәктер. Аллаһының иңүе бу сәгатьләрдә кылыначак гыйбадәт вә дога­ларның кабул булачагына ишарә кыла.

Фәтех сүрәсендә Аллаһы Тәгалә: "Аллаһыны иртә-кич тәсбих итегез", — дип боера. Болардан аңлашылганча иртән һәм кич вакытларында кылынган догалар кабул булачак дип өмет итә алабыз.
Кемнәрнең догасы кабул була?
Бу искәрмәләрдән кемнәрнең догасы кабул булачагы турында бер фикергә килдек. Шулай булса да, без тагын бер-ике мәсьәләгә туктап үтүне файдалы булыр дип исәплибез.

Пәйгамбәребез (с.г.в.) бу турыда бер хәдисендә болай дигән:

"Өч төрле кешенең догасы кабул булыр: мәзлумның (җәбер-золым күргәннәрнең), мөсафирның һәм ата-ананың балаларына карата кылган догала­ры". Догасы кабул булганнар­дан берсенә Пәйгамбәребез (с.г.в.) болай дип мөрәҗәгать иткән:

"Әй, Мөгаз! Мәзлумның догасыннан саклан, чөнки аның белән Аллаһ арасында догасының кабул булуына киртә булырлык пәрдә юктыр".

"Өч кешенең догасы кире кайтарылмас: авыз ачуга кадәр ураза тотучының, гадел хөкем итүче дәүләт башлыгының, золымга очраган кешенең. Аллаһ боларның догаларын болытлар өстенә чыгарыр, күк капусларын ачыр һәм шулай дияр: "Дан вә гыйззәтем белән ант итәмен ки, бер заман соң булса да сиңа ярдәм итәрмен".

Бу хәдисләрнең, һәрберсендә мәзлумнарның догалары кабул булачагы турында әйтелә.

Золым ислам диненең һичбер шартына туры килмәгән һәм бер вакытта да хупланмаган, киресенчә, зур гөнаһлардан саналган. Шул сәбәпле булса кирәк, хәдисләрдә мәзлум догасының кабул булуы хакында күп сөйләнә.

Аллаһы Тәгалә бер кудси хәдистә шулай дигән:

"Әй, колларым! Белегез ки, Мин Үземә золым-җәберне хәрам иттем. Аны сезгә дә хәрам кылдым, шулай булгач, бер-берегезгә золым итмәгез".

Аллаһы Тәгаләнең золым хакында әйтелгән фәрманыннан соң моннан да начаррак нәрсә була аламы? Мәзлум догасыннан башка тагын кемнең догасы кабул булыр?

Биредә шуны да әйтеп китәргә тиешбез: бүген дөньяның төрле почмакларында золымга очраган, азан тавышына сусаган азатлык һәм мөстәкыйльлекләре кулларын­нан алынган миллионнарча кеше яши. Аллаһы Тәгаләдән бу мәзлум кардәшләребезнең догалары кабул булсын дип ялварабыз. Ләкин биредә догадан да әүвәл үтәлергә тиеш булган кайбер эшләр бар, иң элек аларны җиренә җиткереп башкарырга тиешбез. Динебез дога белән генә чикләнүне бер­нинди сурәттә дә хупламаган.

Догалары кабул булган кайбер кешеләр дә үз вакытларында тәүбә иткәннәр. Коръәни Кәримдә алар хакында түбәндәгечә әйтелә: "Алар берәр начар эш эшләгәч, яки үзләренә золым иткәч, Аллаһыны искә төшерерләр һәм гөнаһларын кичерүне теләрләр. Гөнаһларны Аллаһыдан башка тагын кем ярлыкар? Алар элек эшләгән хаталарын аңлаганнан соң, бүтән алай эшләмәсләр. Аларның эшләгән эшләрен Аллаһы Тәгалә гафу итәр һәм асларыннан елгалар аккан мәңгелек җәннәткә кертер. Яхшы мөгамәләдә булганнарга яхшы әҗер бардыр." ("Әли Гыймран" сүрәсе, аять 135-136.)

Бу аятьләрдә гөнаһ эшләвен дәвам итмичә, шунда ук тәүбә итүчеләрнең тәүбәләре кабул булуы һәм, һичбер гөнаһ эшләмәгән кешеләр кебек, җәннәткә керәчәкләре турында сөйләнә. Аллаһы Тәгалә колларын җәһәннәмдә яндырырга теләми, чөнки Ул — залим түгел, Ул — Мәрхәмәтле.

Догасы кабул булачак икенче бер төркем — ата-аналар. Алар Аллаһының тәртип-кануны буенча өйләнешкәннәр, гаилә корганнар. Аллаһ юлында хезмәт итәчәк балалар тудырып үстергәннәр. Мондый ата-аналарның балалары турында изге догалары Аллаһ тарафыннан кабул ителәчәк. Пәйгамбәребез (с.г.в.): "Ата-ананың баласына карата кылган догасы Пәйгамбәрнең өммәтенә карап кылган догасы кебек булыр", — дигән.

Һәр бала бер көнне үзе дә хәер-дога кылачак ата-ана булачак. Шуңа күрә алар бу юлда тырышлык һәм көч сарыф итәргә тиешләр.

Кайбер кешегә чит кеше тарафыннан кылынган дога да кабул була. Шуның өчен кешеләр бер-берләре белән яхшы мөнәсәбәттә булырга тиешләр. Яхшы эшләре өчен чит кешеләр дә аңа дога кыла торган булсыннар. Пәйгамбәребез (с.г.в.) мондый догаларны иң тиз кабул була торган догалардан исәпләгән.

Тәүбә һәм догалары кабул булачак кешеләрнең кайберләре газилар (изге сугышта катнашучылар), хаҗ һәм гомрә (кече хаҗ) кылучылар.

Пәйгамбәребез (с.г.в.) бер хәдисендә: "Газилар, хаҗилар һәм гомрә кылучыларның догалары кабул булыр", — дип белдергән.

Догасы кабул булачак башка кешеләр арасында хасталар да бар. Динебез, авыруны борчымау шарты белән хаста зиярәтенә дә бик әһәмият бирә. Пәйгамбәребез (с.г.в.) бер хәдисендә авыруны зиярәт иткән кешегә хаста кеше тарафын­нан кылынган догасы хакында: "Аның догасы фәрештәләрнең догасы кебектер", — дигән.

Авыру кешенең догасы фәрештәләр догасына охшавы бик гыйбрәтле. Гөнаһ эшләмәгән фәрештәләрнең догалары, Аллаһ тарафыннан кабул ителгән кебек, авыруның хәлен белергә килгән кеше өчен хаста тарафыннан кылынган дога да кабул булыр.


Доганы ничек башларга кирәк?
Дога кыла башлаганчы элек рухны һәм тәнне догага хәзерләргә кирәклеген алда әйтеп үткән идек инде. Әдәп һәм таләпләребезгә туры китереп, ике рәкәгать яки аннан да күбрәк намаз кылганнан соң гына дога кылу яхшырак булыр.

Доганы Аллаһыга хәмед әйтеп (Аны мактап), биргән нигъмәтләренә шөкрана кылып һәм Пәйгамбәребезгә (с.г.в.) салават һәм сәлам китереп башлау кирәк. Ул, дога кыла башланганчы, күп мәртәбә: "Сүбхәәнә раббийәл-галиййил-әгъләл-вәһһәәб", — дип әйтә торган булган.

" Исра" сүрәсенең 110 нчы аятендә Аллаһы Тәгалә шулай дигән: "Раббыгызга "Аллаһ" дип тә, "Рахмән" дип тә дога кыла аласыз. Чыннан да иң гүзәл исемнәр — Аныкыдыр. Дога кылганда тавы­шыңны күтәрмә, артык кысма да, урта бер тавыш белән кыл." Бу аять безгә доганы башлаганда һәм дога эчендә "Әсмә-үл-Хүснә" исеме бирелгән Аллаһының иң гүзәл исемнәрен зикер итүебезнең кирәклеге турында белгертә.

Догада Аллаһы Тәгаләдән бер теләк теләгәндә элек үзең өчен, аннан соң якыннарың һәм башка мөэминнәр өчен дога кылырга кирәк.

Доганы башлаганда ниләр укырга кирәклеген әйтеп тормыйбыз. Ләкин, һичшиксез, Аллаһы Тәгаләгә бик күп тапкыр мактау (хәмед әйтү), Пәйгамбәребезгә (с.г.в.) сәлам вә салават китерү кирәклеген кабатлап әйтәбез. Моннан соң кеше күңеленә нәрсә килсә, шуны ихлас күңелдән Аллаһыга белдерер.
Дога кылына торган урынның әһәмияте
Дога кылыначак җирнең артык бер әһәмияте булмау белән бергә, кайбер изге җирләрдә кылынган догаларның кыйммәте турында да әйтеп китү урынлы булыр.

Кәгъбәдә кылынган догаларның кабул булуын әйтергә кирәк. Мәсҗид Нәбәви һәм Мәсҗид Акса кебек мөкатдәс урыннарда кылыначак догалар кабул була дип өмет ителә. Шуның белән бергә Коръәни Кәримдә һәм хәдисләрдә дога кылыначак җир хакында ачык бер хөкем бирелмәгән. Тирмизи риваять иткән хәдистә: "Минем шул мәчетемдә кылынган намаз, Мәсҗид Хәрамнан тыш башка мәчетләрдә кылынган мең намаздан хәерлерәк" диелгән. Бу хәдис шул җирләрдә кылынган догаларның әһәмияте турында сөйли. Шуны да истә тотарга кирәк, бөтен мөселманнар да намазларын һәрвакыт бу җирләрдә кыла алмый­лар. Шуңа күрә бу турыда сүз алып бару да файдасыз. Бу мәсьәләгә ачыклык кертүдә безгә Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) хәдисләре ярдәмгә килә.

"Каберләр һәм мунчалардан башка бөтен җир шары — мәчеттер." Бу хәдис әйтеп үтелгән урыннарда намаз кылуны дөрес күрми. Каберләрдә дога кылу бик табигый булган кебек, мунчаларда да кеше дога кыла ала. Доганы кеше һәр җирдә кыла ала. Кыскача әйткәндә, дога кылу өчен урын мәсьәләсе мөһим түгел.
Догабызның кабул булуын белә алабызмы?
Дога эшләгән гөнаһларыбыз өчен Аллаһы Тәгаләдән гафу үтенмәк яки дөньяви тормышыбыз өчен бер нәрсә теләмәк, яисә Аның безгә биргән чиксез нигъмәтләренә шөкер итмәк максаты белән кылыныр. Аллаһы Тәгалә тарафыннан иң кабул булган дога — Аллаһы Тәгаләнең биргән нигъмәтләре өчен кылынган догадыр.

Бәндә, әгәр Аллаһы Тәгаләдән дөньяда булган берәр нәрсә теләсә, догасы кабул булгач, сораганын кулга алачак. Шулай итеп, догасы кабул булуын беләчәк.

Ләкин биредә шуңа да басым ясап китү урынлы булыр. Аллаһы Тәгалә галәмдә һәр нәрсәне дә бер тәртипкә, бер канунга бәйләгән. Моңа "сүннәтүллаһ" диләр. "Фатыр" сүрәсенең 43 нче аятендә бу түбәндәгечә аңлатыла:

"...Син Аллаһының кануннарында бер үзгәреш тә таба алмассың. Син Аллаһының кануннарында бер үзгәлек та күрмәссең." Аллаһының кануннары беркайчан да үзгәрмәс. Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) улы Ибраһим вафат булганда кояш тотылган булган. Халык моны Ибраһимның үлеменә бәйле дип уйлаган. Моны ишеткән Пәйгамбәребез (с.г.в.):

"Кояш һәм ай Аллаһының аятьләреннән берәр аятьтер. Бер кешенең ни үлеме, ни тууы өчен тотылмаслар", — дигән. Ягъни кояш һәм ай Аллаһ куйган кануннарга буйсынып хәрәкәт кылырлар. Аның кануннары буенча тоты­лырлар. Пәйгамбәрнең улы үлде дип, кояш тотыл­мас" дигән.

Аллаһы Тәгалә галәмдә бөтен нәрсәне бер тәртипкә салган. Аллаһыдан дөньялык мәнфәгате өчен нәрсә дә булса теләгән кеше догасы кабул булган тәкъдирдә дога иясе теләгән нәрсә сәбәпсез генә бирелмәс. Аллаһ аны бирү өчен, һичшиксез, бер сәбәп яратыр һәм ул шул сәбәп юлы белән бирелер.

"Ул һәрнәрсәне бер сәбәпкә бәйләгән." Моны бер мисал белән ачыклап китик. Эшләре уңмаган бер сәүдәгәр, бурычларын түләү һәм эшенең җайга салынуын теләп, Аллаһыга ялвара. Аллаһы Тәгалә аның бу догасын кабул иткәндә аңа бер сәбәпсез генә теләгәне кадәр акча җибәрмәс, ул акчаны өенең бусагасы аша гына ташламас. Бер сәбәп яратыр, бәлкем, икенче бер сатып алучы сәүдәгәр аның малын яратыр, ул моны бер форсат дип кенә уйлап куяр, әмма Аллаһы Тәгалә аның кайбер кешеләр белән танышуын насыйп итәр. Шулай итеп, яңа алучылар, яңа дуслар табар һәм әкрен генә хәле төзәлер. Инде бу сәүдәгәр бу уңышның кылган догалары хөрмәтенә килүен белергә һәм Аллаһы Тәгаләгә шөкрана кылырга тиеш. Әгәр бу турыда дөрес фикер йөртмәсә, боларның барысына да үзем ирештем дип уйлап, рәхәткә кавышкач, шөкер һәм дога итүне онытыр. Адәм баласы нигъмәткә көфран кылучы бер барлык түгелме? Тыңлагыз, Коръәни Кәрим бу турыда нәрсә ди: "Диңгездә бер афәткә очраган кеше өчен Аллаһыдан башка ялваручы табылмас. Фәкать Ул сезне коры җиргә чыгаручы. Аллаһы Тәгаләдән йөзегезне бор­сагыз, чыннан да сез көфрана кылучы инсандыр". ("Исра" сүрәсе, аять 67.)

"Инсанның башына берәр кайгы, борчу килүгә Безгә ялвара. Безнең тарафтан аңа бер нигъмәт бирелсә, ул, мин моны үз сәләтем белән казандым,— дип әйтер. Бу бер имтихандыр, ләкин күпләр аны белмәсләр". ("Зөмәр" сүрәсе, аять 49.)

Догасы кабул булган кеше, аятьтә күрсәтелгәнчә, күргән авырлыкларын онытыр һәм аны кайгы-хәсрәтләрдән дуслары һәм иптәшләре коткарды дип уйлар!

Дога кылган кеше дөнья мәнфәгатенә түгел, бәлки Ахирәткә юнәлгән бер теләктә булса, аңа догасының, кабул ителү-ителмәвен аңлавы бик кыен булыр. Шулай да, ул үзендә кайбер үзгәрешләр, хикмәтләр тоярга мөмкин. Гөнаһлы кеше гөнаһларыннан аерыла һәм үкенә башлаган вакыттан алып, Аллаһы Тәгаләгә гөнаһларын ярлыкау өчен ялвара башлар. Җаны тынычсыз, күңеле кайгылы булыр, үзенә урын тапмас. Төн урталарында уянып, эшләгән начарлыклары, кылган гөнаһлары исенә төшеп, йөрәге шундый янар... Бу янгынны Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте вә багышлавыннан башка, кем сүндерә алыр? Бу күңел тынычсызлыгы һәм борчылулар эчендә дога кылуын дәвам итүче яшерен бер шатлык тоя башлар, һәр төн сөю, бәхет аның йөрәгенә кабат кайткан кебек булыр.

Озын юлдан килеп, юынып, пакьләнеп, барлык ару-талуларны оныткан кебек, җанында бер рәхәтлек, тынычлык сизәр. Йөрәгендә булган теге янгын утын сөю һәм бәхет алыштырыр. Мондый халәт кешенең догасы кабул булуына бер ишарә итеп аңлашылыр. Мондый халәттә яши башлаган кеше догасын бервакытта да ташламас, киресенчә, икеләтә арттыра төшәр.

Кайбер язучылар организмда барлыкка килгән кайбер үзгәрешләрне дога кабул булуның нәтиҗәсе дип саныйлар. Суык һавада тирләү, эссе һавада өшү, яисә елау хисләре һ.б. доганың чыннан да кабул булуына бер ишарәдер яки аларның догага бернинди мөнәсәбәте булмаска да мөмкин. Кыскача әйткәндә, доганың кабул булу-булмавын белү җиңел түгел. Шуңа күрә дә без Аллаһы Тәгаләгә хәлебез, телебез, кальбебез белән утырганда, ятканда, аякта булганда, йөргәндә... һәрвакыт дәвамлы рәвештә дога кылырга тиешбез.

Чыганаклардан күренгәнчә, доганың кабул булуын белгертә торган нәрсәләрдән берсе — төш. Ислам мәдәнияте тарихында моның бик күп үрнәкләрен очратырга мөмкин. Без сүзне озакка сузмас өчен бик күп мисаллар китереп тормыйбыз.

Пәйгамбәребез (с.г.в.) Тәбүк сәфәрендә катнашмаган кайбер сәхабәләргә тәүбәләренең, кабул булу­ын әйткән. Болар моңа көннәр буе тәүбә һәм истигъфар итүдән соң гына ирешкәннәр. Шулай итеп, аларның кайберләре, тәүбәләренең кабул булуын белгәннән соң кулларындагы бөтен малла­рын, фәкыйрьләргә өләшергә дип, Пәйгамбәребезгә тапшырганнар.

Коръәни Кәримдә кайбер төшләр турында сөйләнә. Төшкә бәйле булган аять һәм хәдисләрдән чыгып, тәүбәләренең кабул булу-булмавын төштә күрү мөмкинчелегенә дә тукталып китик.

Кеше догасының кабул булу-булмавын иң яхшы үзе белер. Гөнаһларын ярлыкау өчен, төнне йокыдан уянып, дога кылган кеше үзендә яхшылык һәм гүзәллекләргә этәргән бер хис сизәр. Ул бу көчне көн саен арттырырга теләр. Әгәр бер кеше, кичләрен дога кылып, көндезләрен гөнаһ эшләвен дәвам итсә, аның тәүбәләре кабул булмас. Тәүбә итеп, гөнаһ эшләүне дәвам итү, Раббысын мыскыл итү кебектер. Аллаһыны мыскыл итү мөмкин булмавы турында Коръәни Кәримдә дә әйтелә.

Аллаһы Тәгаләгә теләгәнчә тәүбә итә алу өчен, һәр нәрсәдән дә элек саф күңел кирәк булган кебек, тәүбәнең кыйммәтен аңлар өчен дә пакь күңелгә ия булу кирәк. Шуңа күрә мөселман саф вә пакь күңелгә ия булу өчен көч һәм тырышлыгын сарыф итәргә һәм бу эшнең бер вазифа икәнен аңларга тиеш.

Бөек Раббыбыздан һәрнәрсәдән элек пакь күңел насыйп итүен сорап дога кылабыз.




Достарыңызбен бөлісу:
1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   17




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет