Казан, 2010 Ирек маҗаралары Катнашалар: Ирек



жүктеу 222.79 Kb.
Дата17.07.2016
өлшемі222.79 Kb.



Ирек маҗаралары

(балалар өчен пьеса)

Автор: Тарханова Гүзәлия

Инсаф кызы



Казан, 2010

Ирек маҗаралары
Катнашалар:

Ирек – 10 нчы сыйныф укучысы, уку белән дус түгел, рәхәт яшәргә омтыла

Ләйсән – Ирекнең сыйныфташы

Илдар бабай – Ирекнең бабасы

Чәчкә әби – Ирекнең әбисе

Кәтүк – чит планетадан килгән егет

Бөке – чит планетадан килгән егет

(Әби белән бабайның яшь чагын үзләре үк уйныйлар, грим гына алышына)
Вакыйга шәһәр квартирасында бара. Гадәти җиһаз, компьютер куелган өстәл, китаплар куелган этажерка һәм кресло. Пәрдә эленгән тәрәзә.

1 нче күренеш
Ирек компьютер өстәленә башын салып йоклый. Күрше бүлмәдән әбисенең “Ирек, тор, улым, мәктәбеңә соңга каласың,” – дип, сөйләнә-сөйләнә керүе күренә.

Әби. Бә-ә-й, улым, әле һаман тормадыңмыни? (Таралып яткан әйберләрне җыя, үзенең биле авырта, кулы белән сыйпаштыра.) Әллә бүген йокламаган да инде? (Һаман уянып җитә алмаган Ирекне төрткәли, тегесе көчкә генә уянып, зур итеп авызын ачып исни, киерелә.)

Ирек. Әби-и, ник дип иртүк йөдәтәсең инде, рәхәтләнеп йокларга да ирек бирмисең.

Әби. Әти-әниең чит илгә китәр алдыннан аларга ни дип вәгъдә итүеңне исеңә төшер әле.

Ирек. Ну, шуннан ни булган?

Әби (бераз үчекләбрәк). Әйбәт укырмын, бер елдан сез мине танымассыз да әле, дип кем сүз бирде?

Ирек. Әби, уку елы башланды гына бит, өлгерермен әле. Укырга беркайчан да соң түгел, дигән түгелме соң Ленин бабай?

Әби. И-и-и, белгән кеше кебек Ленин бабай дигән була тагын. Үз бабаңның әйткәннәрен белсәң дә, бик әйбәт булыр иде әле.

Ирек. Бабайны тыңласаң, ул мине китаплар янына бәйләп куеп, көн-төн укытырга да күп сорамас.

Әби. Сиңа ул да әз әле.

Ирек. Минем хәреф чүпләп кенә утырасым килми, ә үзем теләгәнчә дә яшисем килә.

Әби. Ничек була инде ул?

Ирек. Диңгез буйларында ял итәсем, кып-кызыл “Феррари”да җилдереп, (Руль боргалаган хәрәкәтләр ясап йөри.) бер илдән икенчесенә сәяхәт итәсем килә.

Әби. Килештерәсең дә соң.

Ирек. Их, исемем дә Ирек бит минем, әби җаным, ирекле яшәргә тиеш мин.

Әби. Акылың алтын икән. Укыма да, эшләмә дә. Соң сиңа боларны кем бирсен?

Ирек. Әти-әни, бабай белән син бар.

Әби. Әллә минем пенсиягә яшәр идеңме?

Ирек. Арттырма, әби.

Әби. Рәхәт яшисең килсә эшләргә кирәк, балам, ә синең бар белгәнең кампитыр да кампитыр. Кайчан карама, шуның каршында бөкрәеп утырасың. Кибеп бетәсең бугай инде.

Ирек. Эшләп кем баеган? Бабай белән гомер буе эштән башыгыз чыкмаган. Әйт әле, күпме рәхәт күрдегез, бәхетлеме соң сез?

Әби. Аллага шөкер, бик рәхәт тордык. Балалар бар да укыдылар, ә әниеңне, үзең күреп торасың, хәтта чит илгә эшкә дә җибәрделәр. Җүнле балалар үстергәнбез икән, начар яшәмәгәнбездер, күрәсең.

Ирек (кабат өстәле янына барып утыра). Бер елдан мин дә аның янында булачакмын, әбекәем. (Башын күтәреп иснәнә.) Әби, нәрсәдер көя түгелме?

Әби. И-и-и ходаем, синең белән ләчтит сатып, өчпочмакларым яна түгелме соң? (Кабаланып чыгып китә.)
2 нче күренеш
Ирек. (үзе генә калгач, телефоныннан чылтыратып сөйләшә.) Але, Ләйсәнчик, мин комптан шундый шәп музон таптым, супер! Сиңа да җибәрәм, тыңла әле. (Компьютер янында кайнаша, музыка яңгырый. Ирек төрле хәрәкәтләр ясап боргалана-боргалана бии, ул котырып биегәндә, бабасы кайтып керә, Ирек аны тиз генә күрми.)

Бабай. Бие-бие, Хәйбулла, биегән кеше бай була, биегән кеше бай булганчы, карт алаша тай була. (Кул чаба, Ирек аны күреп алып, биюдән туктый.)

Ирек. Привет, бабай, шәпме музыка?

Бабай. Син нишләп мәктәптә түгел?

Ирек (кулы белән честь биргән хәрәкәтләр ясап, рапорт биргән сыман кылана). Бүген ял итәргә булдым әле, иптәш полковник. Аннан соң, физиканы җенем сөйми минем. Училканы да күрәсем килеп тормый.

Бабай. Отставить! Нинди сүз ул тагын. Ну, бу әбиеңне әйтер идем инде. Тәки иркәләп бозып бетерде бит үзеңне. Йокысы туйганчы йокласын, имеш. Мөгаен, әле генә уяткандыр.

Ирек. Күптән аяк өстендә инде мин. (Кулларын җәеп, тирә-якка күрсәтә.) Бүлмә җыештырып, тузан сөртеп (тузан сөрткән хәрәкәтләр ясый) үтте вакытым.

Бабай (барып, компьютерны сүндерә). Кайдан уйлап таптылар шушы нәрсәне? Ичмасам, җүнле эшкә өйрәтсә иде.

Ирек. Син нәрсә, бабай. Комп бөтен китабыңны алмаштыра ала. Укып торасы юк.

Бабай. Укымыйча гына нинди эшләр майтармакчы буласың син, ә? Әйт әле, әлифбадан соң берәр китап укыганың булдымы соң синең?

Ирек. Кайгырма, бабай. Мин чит илгә китеп эшләячәкмен, дидем бит инде.

Бабай. Дидең дә диюен, баш шәрифләрең юкарак түгелме соң синең?

Ирек. Булганы җитәр. (Яратып, башын сыйпап куя.) Анда миңа яраклы эш табылыр әле.

Бабай. Нәрсә-ә-ә? Көтеп торалар ди анда сине. Ай лаф юдан башка сүз дә белмисең бит син, әй.

Ирек. Бабай, син ул сүзне каян беләсең? Әбигә шулай дисеңме әллә?

Бабай. Дигән, диярләр. Үзең бит көн саен биш тапкыр телефоннан шуны кабатлыйсың.

Ирек. Ну, нишлим соң яраткач?

Бабай. Ярата, имеш. Әнә, укуыңны кара иң элек. Башта ЕГЭңне бирәсең бар әле.

Ирек (бабасын үртәгән кыяфәт чыгарып). Шундый башлы полковник бабаем булсын да, ЕГЭ бирмә, имеш.

Бабай. Минем баш синеке түгел бит. Ничек файдаланмакчы буласың аны?

Ирек. Вакыты җиткәч, җае табылыр, бабай, бер дә кайгырма. (Ирекнең телефоны чылтырый, кулы белән изәп, бабасына китәргә ымлый, бабасы, булмас синнән,дигән сыман, кулын селтәп чыгып китә.) Але, Ләйсәнчик. На проводе всемирно известный чел. Ә? Менә бабай кайтып керде дә мозги стал промывать. (Креслосына кырын ятып сүзен дәвам итә. Бер кулы белән компьютерын кабыза.) Юк, юк, бүген бармыйм, командир өйдә, беркая да җибәрмәячәк. Ник буйсынасың дисеңме? Буйсынмый кара, беләсеңме нишләтәчәк ул мине? (Бабасының кергәнен күрә дә сикереп тора.) Я, ярый, соңыннан звякну. Ай лав ю, Ләйсәнчик!

Бабай. Үзебезчә матур итеп, яратам, дип әйтеп булмыймы соң ул сүзне?

Ирек. Үзебезчә кызык түгел. (Сөйләшкән арада клавишларга баскалый.) Ай лав ю серлерәк тә, модно да. Бөтен дөнья шулай сөйләшә.

Бабай. Кеше әйткәнне генә кабатлыйсың ич син. Кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырлыйсың, улым. Үз җырың булсын синең.

Ирек (игътибар итмичә бармаклары белән баскалавын дәвам итә, кинәт кычкырып җибәрә). Бабай, таптым бит тәки. (Бабасын компьютеры янына җилтерәтеп алып килә.) Менә, кара, шундый яңалык таптым, ваще супер! (Икесе дә компьютерга текәлгәннәр, Ирек нидер күрсәтә-күрсәтә сөйли.) Чит планета кешеләре тәлинкәгә, ну, энлыога инде, утырып киләләр дә икән, җирдән кешеләрне алып китеп, авыруларыннан терелтеп, кире кайтарып куялар икән.

Бабай. Кайтардылар, ди, кайтармыйни, бер алып киткәч.

Ирек. Менә әбинең биле авырта, син җәй көне дә киез ката киеп йөрисең. Сезне терелтеп кайтарсалар, ә? Бабай, ни диярсең?

Бабай. Безне космоска җибәреп котылмакчы буласыңмыни? Шалишь, брат, не выйдет.

Ирек. Юк ла инде, бабай, мин сезгә яхшылык теләгәннән генә әйтәм.

Бабай. Беләм мин сине.

Ирек. Аннан кайткач, кешенең зиһене дә яхшыра, ди, космос белән бәйләнешкә керә икән дә чакрасы ачыла, ди. Барын да алдан белеп тора, башкаларга да ярдәм итә ала, ди.

Бабай. Бар соң үзең, чакраңны ачып, зиһенеңне арттырмаслармы? Монда дивана сатып утырмас идең.
3 нче күренеш
Әби керә.
Әби (канәгатьсез тавыш белән). Баядан бирле бәхәсләшәсез, ни бүлә алмыйсыз? Син дә инде, сакаллы сабый, бала белән бала булып утырасың.

Ирек (әби-бабасын сискәндереп, тагын кинәт кычкырып җибәрә). Йе-ес, булды бу, бабай.

Бабай. Син нәрсә, әбиеңә инфаркт ясамакчы буласыңмы әллә? Нигә акырасың?

Әби. И-и бала, бала, шул тартма артында утырып ычкынасың бугай инде.

Ирек. Алар ярдәм итәргә теләгән кешеләрен үзләре эзләп табалар икән.

Әби. Кемнәр турында сөйлисең соң, балам?

Бабай (ирония белән). Әнә, чит планета кешеләре монда килеп, инлыоларына утыртып алып китәләр дә икән, баштагы чүбекне алып, шуның урынына зиһен-белем тутырып кайтаралар, ди.

Әби. И-и картым, син дә тузга язмаганны сөйләп утырма әле монда.

Бабай. Әнә, ышанмасаң, Иректән сора.

Ирек. Әйе, әйе, әби.

Бабай. Әле ул гына да түгел, синең белән мине яшәртә дә алалар икән бит. Әбүгалисиналарың бер якта торсын.

Ирек. Көл, бабай, көл. Безнең урамда да бәйрәм булыр әле.

Бабай. Булыр, булыр, болай утырсаң.

Ирек (сөякләрен шытырдатып киерелеп ала. Әбисен кочаклый). Менә, ичмасам, минем әби мировая. И-и әбием, ярый әле син бар. Кем мине тәмле өчпочмаклар белән сыйлар иде икән?

Әби. Я, ярый, кысма алай, сөякләремне авырттырасың. Әйдәгез, чәйне кухняга әзерләдем. Ашап-эч тә мәктәбеңә бар, улым. Безнең нәселдә надан кешеләргә беркайчан да хөрмәт белән карамаганнар.

Бабай (кулын Ирекнең аркасына салып). Әбиең дөрес әйтә. Татарның бөтен көче дә белемле булуда.

Ирек (канәгатьсез тавыш белән). Ла-а-дно.

Бабай. Ә хәзер, әйдә, өчпочмаклар суынганчы, чәй эчеп алыйк. (Кереп китәләр.)
4 нче күренеш

Ирек (корсагын сыйпый-сыйпый чыга). Ну тәмле пешерә дә соң безнең әби. Бабай уңга-а-н әбидән. (Авызын зур ачып иснәп.) Ярый, алар әле өстәл яныннан тиз генә тормаслар. Бераз покемарю, качмас әле мәктәбе. (Креслога утырган көе йоклап китә.)

( Бераздан бүлмә караңгылана. Чит планета кешеләренеке сыман киемнәр кигән ике егет килеп керә. Алар үзләренчә бииләр, катлаулы хәрәкәтләр ясыйлар, бүлмәдә төрле төсләр уйный, серлелек. Егетләр бер-берсенә исемнәре белән дәшәләр.)

Бөке. Кәтүк, кара әле моңа, бөтен бала укып йөргәндә, бу рәхәтләнеп йоклап ята.

Кәтүк. Тукта, Бөке, кызык итәбез аны. (Икесе ике җилкәсенә куллары белән басып, берьюлы кычкырып җибәрәләр.) Ач күзеңне, дөнья бу.

Ирек (сискәнеп уяна, куллары белән йөзен каплый, үзе тормакчы була, ләкин тора алмый).Кемнәр сез? Кайдан килдегез? Ник кердегез?

Бөке. Ник шаккаттың? Әнә теге компьютерда көне-төне син уйнадыңмы?

Ирек. Уйнаса, ни булган? Сезнең ни эшегез бар анда?

Кәтүк. Тупасланма, егет. Без сездән ерак түгел генә урнашкан бер планетадан килдек.

Ирек. Әкият сатма әле.

Кәтүк. Син әнә шундагы (Компьютерга күрсәтә.) параметрлар белән безнең планетага чыктың. Үзең дә белмәгән көе, бабаң белән әбиеңә дә әллә ниләр сөйләдең.

Бөке. Син турыдан-туры безнең белән контактка кердең. Димәк, без сиңа кирәк.

Ирек. Сез миңа кирәк түгел.

Кәтүк. Юк, кирәк.

Бөке. Кирәк булмасак, чакыртмас идең.

Ирек. Мин ялгыш кына басканмындыр.

Кәтүк. Бу ялгышың бик кыйммәткә төшмәгәе сиңа. Бөке, санап бир әле.

Бөке. Галактика ара коридордан үтү. Бу булды – бер. Космик пиратлар белән очрашу. Бу булды – ике. Җир планетасыннан ялкаулык вирусы эләктереп кайту куркынычы. Бу булды – өч. Барысы өчен түләү... (Бармагын бөгә-бөгә саный.)

Кәтүк. Җитәр, Бөке, санама, югыйсә Ирек бөтенләй шыр җибәрер.

Ирек. Мин – җир кешесе. Миңа тияргә хакыгыз юк.

Бөке. Чит планета системасына кереп, башкаларны борчырга синең ни хакың бар?

Ирек. Ялгыш кына килеп чыкты ул, дидем ич инде.

Кәтүк. Телисеңме, теләмисеңме, син барыбер безгә буйсынырга тиеш.

Ирек (кинәт тартылып куя да ычкынып китә, тегеләрнең икесен ике якка тәгәрәтеп җибәрә). Монда килеп, хуҗа булмакчы идегезме, булмый торсын әле.

Бөке белән Кәтүк (тегеләр авыртудан берьюлы кычкырып җибәрәләр). Ай-й-а! Кара бу җир кешесен. Әй, сиңа әйтәм, көч булгач, акыл кирәкми, дип уйлыйсыңмы әллә? (Җитез генә сикереп торалар, өчәү арасында тарткалаш бара. Тегеләр төрле каратэ сыман алымнар кулланалар да Ирекне егып өстенә менеп утыралар, бар да мыш-мыш сулый.) Стоп! Бәргәләнмә!

Ирек. Җибәрегез, мин бабайны чакырам. Сезгә миннән ни кирәк?

Кәтүк. Сиңа беркем дә ярдәм итмәячәк, чөнки алар безне күрми дә, ишетми дә.

Ирек. Ничек инде?

Бөке. Син компьютер аша параллель дөньяга күчтең. Элеккечә яшисең, барысын да күрәсең, эшлисең, ә сине күрмиләр.

Ирек. Әби белән бабай да күрмиләрме?

Бөке. Күрмиләр. Безне сине тәрбияләргә җибәрделәр, югыйсә син ялкаулыгың аркасында киләчәгеңне харап итәчәксең.

Ирек. Мине тәрбияләү сезгә ник кирәк?

Кәтүк. Безнең планета икенче галактикада булса да, сезнекеннән ерак түгел. Бөке. Җирдә начарлыклар күбәйгән саен, безнең планетага да йогынты ясаячак.

Кәтүк. Начарлык ул йогышлы авыру кебек. Бер йокса, тиз генә котылып булмый.

Бөке. Безнең планета галактикада иң чистасы. Кәтүк белән мин җирдәге начар гадәтләрне бетерү буенча җавап бирәбез.

Кәтүк. Сездә яхшылыклар гына эшләнсә, безгә дә файдалы. Без сине күптән күзәтәбез.

Бөке. Син эшләмичә генә, җиңел тормышта яшәргә телисең. Бар бозыклыкның нигезендә ялкаулык ята.

Кәтүк. Без сине моннан арындырырга телибез.

Бөке. Югыйсә, син бөтен тормышыңны җимерәчәксең.

Кәтүк. Сезнең кебекләр күбәйгән саен, җир тагын да пычраначак.

Ирек. Мине ничек яшәргә өйрәткәнче, авыру кешеләрне карагыз әнә. Инопланетяниннар турында шулай сөйлиләр ич.

Бөке. Аларын башкалар эшли. Без начар гадәтләрне бетерү буенча спецлар.

Кәтүк. Моңарчы безне эзләп табучы булмады, син беренчесе, димәк, безнең ярдәм кирәк сиңа.

Ирек. Мин сезне очраклы гына таптым. Кирәкмисез сез миңа, потыгыз бер тиен.

Бөке. Ул ни дигән сүз? Уйнап кына чакырмагансыңдыр бит? Алай булса, эшең харап!

Ирек. Нишләтерсез?

Кәтүк. Үзебез белән алып китәбез.

Бөке. Бездә сине бик тиз терелтерләр. Безнең тәрбиячеләр кулына эләксәңме?..

Ирек. Мин үзебезнең мәктәптә биргән тәрбиядән канәгать.

Кәтүк. Алайса, ник әбиең белән бабаңны интектерәсең. Алар синнән кеше ясыйбыз, дип, көн-төн тырышалар.

Бөке. Мәктәбеңә бармыйча, өйдә ятасың. Җитмәсә, начар укыйсың.

Ирек. Мин сез уйлаганча ук беткән кеше түгел, мин күбрәк кыланырга ярата идем.

Бөке. Ник кыланасың?

Ирек. Башкалар шикелле буласым килә иде.

Кәтүк. Кеше үзенчә яшәргә тиеш, башкаларны кабатларга тырышу җүләрлек. Һәр кешенең үз йөзе булырга тиеш.

Бөке. Аңладыңмы?

Ирек. Аңладым.

Кәтүк. Аңласаң шул: без сине тулысынча яхшы якка үзгәртмичә китмибез.

Бөке. Бүгеннән үк эшкә керешәбез.

Кәтүк. Ярый, утыр урыныңа. Бүтән качарга уйлама да. Без синнән күпкә акыллырак, теләсә кайдан таба алабыз.

Бөке. Сөйлә: без белмәгән нинди якларың бар тагын?

Ирек (еламсырап). Мин компта казынырга яратам. Укырга кирәк икәнне белсәм дә, укуны җенем сөйми.

Бөке. Безгә анысы билгеле.

Ирек. Әти-әни белән чит илгә дә шуның аркасында китә алмадым. Ун ел укып, чит телне өйрәнмәдем. Мин бер ел эчендә аны өйрәнеп, икенче елга алар янына китәргә тиешмен, ләкин һаман үземне җиңеп, эшкә керешкәнем юк. (Бөке компьютер өстәле янында нидер тикшерә.)

Бөке. Дөрес сөйлисең, алдамыйсың. Без сезнең планета кешеләрен күптән беләбез. Сездә ялкаулык көчле. Баш миегезнең бик аз күзәнәкләрен генә эшләтәсез, шуңа күрә дә бик артта калгансыз.

Кәтүк. Әйдә, Бөке, үзенең гаебен дә белә бу. Килгән-килгән ярдәм итик без моңа.

Бөке. Ярар соң, мин риза, алдашмаган кеше төзәлер дигән өмет тә бар әле. (Иреккә карап.) Тик сиңа бер шартыбыз бар, үтәрсеңме?

Ирек. Нинди шарт ул? Мин риза.

Бөке. Юк, син башта уйла. Үти алмасаң, без сине моннан алып китәчәкбез. Кәтүк. Мондый хәлдә калдырып китү, безнең өчен куркыныч, чөнки син безнең турыда күп беләсең.

Ирек. Әйтегез шартыгызны.

Кәтүк. Бүгеннән син ныклап укый башлыйсың.

Бөке. Өйдәге бөтен эшләр дә синең өстә була. Шул исәптән ашарга пешерү дә.

Ирек. Ә әби кайда? Ул мине кухняга якын да җибәрмәячәк.

Бөке. Әбиеңдә хәзер кухня кайгысы түгел. Без аны яшьлегенә кайтардык, әзгә генә булса да, синнән котылып ял итсен, дидек.

Ирек. Аннан башка ничек яшәрмен? Минем бит күкәй пешереп тә ашаганым юк.

Кәтүк (рәхәтләнеп көлә). Башыңа төшсә, башмакчы булырсың, диләрме әле? Син бит, үзем теләгәнчә яшисем килә, дидең. Менә, яшәп кара, кем сиңа комачаулый?

Ирек (күңелсез генә). Ярый, мин риза. Сез китәсезме?

Бөке. Юк, әлегә без җирдә булабыз. Сине менә шул аппарат ярдәмендә күзәтеп торачакбыз. (Ниндидер кечкенә генә прибор күрсәтә.) Ярдәм кирәксә, безне ничек табарга икәнне беләсең. Әйдә, Кәтүк, китик.

Кәтүк. Бөке, аның бу шартны үтәячәгенә ышанасыңмы? Бәлки, үзебез генә ярдәм итәрбез?

Бөке. Юкны сөйләмә, кешеләр болай да башкалар җилкәсендә яшәргә өйрәнеп беткәннәр. Бу егет тә яшьтән үк бозылып бара. Эшләп ашарга кирәклегенә өйрәнсен. Югыйсә, җирдә тагын бер әрәмтамак артачак. (Икесе бергә.) Гуд бай. (Китәләр.)

Кәтүк. Без бер атнадан әйләнеп килербез. Кара аны, бер атна эчендә үзгәреш күрмәсәк, үзеңә үпкәләрсең. Әйдә, Бөке, киттек.

Ирек. Уф, киттеләр. Миңа нишләргә соң? Үз башыма бәла алдым бит, әй. Тукта, кухняга кереп карыйм әле. (Кереп китә. Бераздан соңгы мода белән киенгән бер кыз килеп керә.)
5 нче күренеш
Ләйсән. Ирек, син кайда?

Ирек (кухнядан чыгып). Ләйсән, син ник мәктәптә түгел?

Ләйсән. Вот здорово! Үзең кичә мәктәпкә бармыйм, дидең ич. Вот и я с уроков сбежала.

Ирек. Мин дөрес эшләмәдем, син дә дәрестән качмаска идең.

Ләйсән. Ты что? Упал что ли? Или выпендриваешься?

Ирек. Үзебезчә генә сөйләш әле, зинһар.

Ләйсән. А я как говорю? Как раз үзебезчә сүләшәм.

Ирек. Татарча сөйләш, дим мин. Шул үзебезчә була.

Ләйсән. А-а, аңладым.

Ирек. Нәрсә аңладың?

Ләйсән. Сул аяктан торгансың, ди минем әби. Нәрсә булды?

Ирек (читкә карап). Моңа тегеләр турында сиздерергә ярамый. (Ләйсәнгә). Берни дә булмады. Бәрәңге пешермәкче идем, бармагымны кистем. Бәлки, бәрәңге әрчергә булышырсың?

Ләйсән. Чё-о? Я никогда этим не занималась.

Ирек. Менә бүген практика үтәрсең.

Ләйсән (кулларына күрсәтеп). Бу маникюрның мең ярым торганын беләсеңме син? Ты чё, издеваешься?

Ирек. Синең әллә бәрәңге әрчеп караганың юкмы?

Ләйсән. Юк.

Ирек. Бик ашыйсың килсә нишлисең?

Ләйсән. Мин бәрәңге яратмыйм. Мин лучше кафега керәм. Мои предки меня не обижают. (Акча чыгарып күрсәтә.) Әйдә, кафега барабыз. Я тебя угощаю.

Ирек. Кирәкми, рәхмәт. Мин үзем эшләп ашарга тиеш.

Ләйсән. Да, ладно.

Ирек. Син музыка тыңлый тор, мин кухняда эшемне бетерим. (Китә. Ләйсән музыка кабызып, чит ил музыкасына бии башлый.Бераздан арып туктый, компьютерда уйный башлый. Ирек керә.)

Ирек. Бәрәңге пеште, Ләйсәнчик.

Ләйсән (иснәп карый). Клёво. Шундый тәмле ис килә. Я есть хочу.

Ирек (шаяртып). Син бәрәңге яратмыйсың ич.

Ләйсән (үпкәләп). Бәрәңгең жалко, да?

Ирек. Юк ла, шаярттым гына. Әйдә, сыйлыйм үзеңне.

Ләйсән. Бүтән алай шаяртма. Әйдә, поем уж за компанию. (Кереп китәләр.)
Сәхнәдә ут сүнеп ала. Бераздан Ирек белән Ләйсән чыгалар.
Ирек. Тәмлеме мин пешергән бәрәңге?

Ләйсән. Тәмле. Искиткеч.

Ирек. Менә телең дә ачылды. Татарча да сөйли башладың.

Ләйсән. Татарча беләм лә мин. Бөтен кеше русча сөйләшкәндә, мин генә татарча сөйләшеп йөрсәм, әллә ничек ич.

Ирек. Сөйләшсәң нәрсә була? Рус – рус телендә, француз французча сөйләшә. Татар нигә үз телендә сөйләшмәскә тиеш?

Ләйсән. Белмим, күнегелгән инде.

Ирек. Ләйсән, әйдә, бүгеннән башлап гел татарча сөйләшәбез.

Ләйсән. Алмазлар, Гөлияләр көлмәсләрме соң?

Ирек. Ник көлсеннәр. Алар да татарлар ич. Ана теленнән көләргә юләр түгелләр лә. Безгә карап, алар да сөйләшә башларлар.

Ләйсән. Ярый, мин риза.

Ирек. Көлсәләр дә курыкма. Димәк, үзләреннән көләләр булып чыга. Минемчә, һәр халык үз ана телендә сөйләшергә тиеш.

Ләйсән. Ни өчен?

Ирек. Кешенең рухи дөньясы да, барлык хис-тойгылары да бөтен тулылыгы белән ана теле аша гына ачыла ала.

Ләйсән. Аңламадым. Мин башка телдә сөйләшәм икән, уй-хисләремне белдерә алмыйммыни?

Ирек. Аласың, тик эчке хиссиятеңне бөтен тирәнлеге белән чагылдыра алмыйсың.

Ләйсән. Исбатлап күрсәт.

Ирек. Бер кечкенә мисал. Минемчә, Тукайны ана телендә укыганда гына бөтен тулылыгы белән аңлап була.

Ләйсән. Мин аның шигырьләрен русча да укыганым бар, аңлашыла.

Ирек. Дөрес. Син сүзләрне аңлыйсың, тик Тукайның әйтергә теләгәнен, аның хисләрен аңлау өчен, бу гына җитми. Аның бар күңел җылысы ана теле аша гына ачыла ала. Сүз белән сүз арасында аерма зур.

Ләйсән. Син, Ирек, чын философларча сөйлисең. Миңа сине тыңлап тору кызык.

Ирек. Мин әле әйтеп бетермәдем. Бабай мине, укымыйсың, дип битәрләсә дә, күптән түгел Мәһдиевнең бер китабын укый башлаган идем. Аны башка телгә тәрҗемә итеп уку шулай ук отышлы булмаячак.

Ләйсән. Син бигрәк инде, башка телнең сүз байлыгын түбәнсетәсең.

Ирек. Түбәнсетмим, тик Мәһдиевнең юморлы теле – халык теле. Аның бар мәгънәсе һәм кыйммәте ана телендә укыганда гына ачылачак.

Ләйсән. Ирек, ә бездә күпме бала ана телендә сөйләшә алмый.

Ирек. Альбертка Мәһдиевтән бер өзек укыган идем. Мин рәхәтләнеп көләм, ә ул сүзнең ни турында барганын да аңламый. Переведи, ди.

Ләйсән. Тәрҗемә иттеңме соң?

Ирек. Юк, сүзнең тәмен җибәрәсем килмәде.

Ләйсән. Кызганыч, мин үзем дә шуның төсле ич.

Ирек. Курыкма, син бөтенләй үк өметсез түгел. Безнең әби-бабай янына килеп йөрсәң, син тел остасына әйләнерсең әле.

Ләйсән. Мин әби-бабай янында үсмәдем шул.

Ирек. Бөтен хикмәт тә шунда. Әби-баба тәрбиясе күргән бала гыйлемне кечкенәдән үк ала башлый.

Ләйсән. Карале, Ирек, мин сиңа карыйм да гаҗәпләнәм. Бер көн эчендә ничек үзгәрдең син?

Ирек. Чит планетага китәсең килмәсә үзгәрәсең икән ул. (Үзенең ялгыш сүз ычкындырганын аңлап ала.)

Ләйсән. Нинди планета?

Ирек. Ни, төшемдә үземне куркыныч планетага эләккән итеп күрдем. Татарча сөйләшә башлагач кына котылдым.

Ләйсән. Һе, саф татарча сөйләшә башларлык булгач, төшең, чыннан да, куркыныч булгандыр.

Ирек. Мин элек тә саф татарча сөйләшә ала идем, тик русча сөйләшсәм, мине әллә кемгә санарлар, дип уйлый идем. Нык ялгышканмын.

Ләйсән (кинәт урыныннан кубып.) Ирек, әйдә кинога барабыз.

Ирек. Юк, Ләйсән, минем бүген эшем күп. Дәресләр дә хәзерләнмәгән. Син дә кайт, ял көне барырбыз кинога, яме?

Ләйсән (тагын да гаҗәпләнебрәк карый). Ярый соң. Алайса, китим мин.

Ирек. Хуш, Ләйсән. (Озата чыга.)
6 нчы күренеш
Синий иней”музыкасы яңгырый. Бүлмәгә яшь Чәчкә (әби) килеп керә. Үзе бии, шатлыгы йөзенә чыккан. Өстәл янына килеп бизәнә, төрле-төрле киемнәрен гәүдәсенә куеп карап, әйбер сайлый. Ишек шакыйлар. Ирек кухня ишегеннән карап тора. Аны күрмиләр.
Чәчкә (иркә тавыш белән). Кем бар анда? Керегез, ишек ачык. (Бизәнүен дәвам итә.)

Илдар (бабай). Чибәрләрнең чибәре Чәчкәгә бездән чуктин-чук сәлам.

Чәчкә. Сәламеңне алдык, уң кесәгә салдык. Ник иртә килдең? Мин әле әзер дә түгел.

Илдар. Бүген кино иртәрәк башлана, аннан соң танцылар була. Тизрәк булсаң, буфетка да өлгерәбез әле.

Чәчкә. Әйтергә дә онытып торам икән, мин бүген шундый матур музыка яздырып алдым. Рәхәтләнеп бии торган. Менә, кара әле. (“Синий иней” көенә бии, Илдарны да биергә тартып кертә. Ирек кереп, аларның биегәннәрен исе китеп карап тора. Аны күрмиләр, бераздан музыка туктый.)

Чәчкә. Ну, ничек? Ошыймы, хәзер бар да шундый хәрәкәтләр ясап бииләр.

Илдар. Миңа үзебезнең татар биюләре күбрәк ошый. Аларга мәгънә салынган, ә бу күбрәк тилеләр биюенә охшаган. Кем инде бер мәгънәсезгә тиле кебек сикергәли.

Чәчкә. Синең шул булыр инде. (Үпкәләп.) Ярый, ошамаса, үзеңә кара, ә мин танцылар вакытында рәхәтләнеп бииячәкмен. (Кыланып, бию хәрәкәтләре ясый.)

Илдар. Ярый соң, биесәң биерсең. Әйдә, киттек, соңга калуыбыз бар. (Икәүләп чыгып китәләр.)

Ирек (чыга). Әйттерәләр болар! Бабай әбине кинога алып китте. Аннан соң танцыга барсалар... Әби бүген тиз генә кайтмый алайса. Ә минем эчтә ач бүреләр улый. Димәк, Бөке белән Кәтүк алдамаганнар. Мин үз-үземне карарга тиеш булам түгелме соң? Менә сиңа, мә! (Өстәлдә яткан алманы күреп ала.) Әһә, менә шушы алма белән булса да тамак ялгап алырга кирәк, аннан соң дәрес хәзерләргә, өй җыештырырга, ашарга пешерергә һәм тагын әллә никадәр эш эшләргә кирәк. У-у-ф, ничек эшләп бетерермен боларның барысын да? (Чыгып китә.)
7 нче күренеш
Бөке һәм Кәтүк (сөйләшә-сөйләшә керәләр).

Бөке. Бер көн үтеп тә китте. Ирекне әйтәм, үз башына калгач, дәресен дә хәзерләп куйды, хәтта тузан сөртеп, идәннәрен дә юып алды.

Кәтүк. Ха-ха, бәрәңге әрчегәндә, бармагын да җәрәхәтләргә өлгерде.

Бөке. Аның каравы, тозсыз булса да, үзе пешергән бәрәңгесен ашады.

Кәтүк. Әле Ләйсәнне дә сыйлады.

Ирек (керә, боларны күреп гаҗәпләнә). Сәлам, сезне күрмәгәнгә... (Сәгатькә карап.) ә-ә-ә, байтак вакыт үткән икән. Ник килдегез, мин сезне чакырмадым шикелле.

Кәтүк. Хәлләрең ничек? Бик йончымадыңмы?

Ирек. Бар да шәп. Ат мөгезе кебек, ди безнең бабай мондый чакта.

Бөке. Кыен булса да, түз, брат. Әнә бит, бүген физикадан ничек шәп сөйләдең, укытучыңның күзе маңгаена менде хәтта.

Ирек. Искитәрлек берни юк монда. Уку әллә ни кыен түгел ул, тик өйдәге эшләр генә туйдырды.

Кәтүк. Алайса бераз күңел ачып ал. Әбиең белән бабаңның яшь чакларын күрәсең киләме, яле, күз сал. (Ирек читкә тартыла.) Курыкма, алар сине дә, безне дә күрмиләр, дидем бит инде мин сиңа.

Ирек. Ярый. (Бер читкә китәләр.)
8 нче күренеш
Чәчкә белән Илдар керәләр.
Чәчкә. Илдар, әйт әле. Син бүген математикадан ни өчен, белмим, дип җавап бирдең? Мәктәптә синнән дә ныграк белүче юклыгын бар да күреп торалар бит.

Илдар. Әгәр мин җавап биргән булсам, син икеле ала идең.

Чәчкә. Ә-ә-ә, ни өчен икәнен аңладым. Әйтимме? Иң яхшы укучысы Илдар да җавап бирмәгәч, укытучы минем белмәвемә гаҗәпләнмәде, дөресме? Тик гел-гел алай була алмый бит. Укытучы да җүләр түгел, кайчан да булса, синең хәйләңне аңлар.

Илдар. Бүген анысы әһәмиятле түгел, синең мине дөрес аңлавың әһәмиятле.

Чәчкә. Алайса, әйт әле, кичә клубта мине танцыга чакырып маташкан егеткә ник берни дә әйтмәдең?

Илдар. Ул бит башкалар алдында үзенең җебегән түгеллеген генә расларга теләде, янәсе, иң чибәр кызга сүз куша алуын күрсәтмәкче булды.

Чәчкә. Һе, ә клубтан чыккач, мине озатырга теләп, сүз кушканына ник сугып ук җибәрдең? Аңламассың сине.

Илдар. Башка берәү булса, мин аңа аңлаткан булыр идем, тик ул минем сине яратуымны һәм озата барасымны да белеп тора бит. Димәк, ул белә торып оятсызланды. Андыйларны вакытында акылга утырту кайчак файдалы да була.

Чәчкә. Ай, Аллам, бигрәк философларча кыланасың инде син, Илдар.

Илдар. Мин кыланмыйм, дөресен генә сөйлим.

Чәчкә. Әнә Грибоедовның Чацкие артык акыллы булганга күрә, тирә-яктагылар аны аңламаганнар. Тормышта гел акыллы гына да булып торып булмый. Әйдә, бераз җырлап алабыз. (Чәчкә “Синий иней” җырын җырлый-җырлый бии. Бер-ике куплет җырлагач туктый.) Син дә кушыл инде. Әле күптән түгел генә чыкты ич бу җыр, үзе шундый матур.

Илдар. Матур, бәхәсләшмим, тик миңа менә монысы ныграк ошый. (“Беренче мәхәббәт“ җырын җырлый. Үзе дә сизмәстән, Чәчкә дә аңа кушыла.)

Чәчкә. Кара, чынлап та, нинди матур җыр. Күңелгә рәхәт булып китте.

Илдар. Китми ни. Үзебезнең җыр бит ул. Үзеңнеке һәрвакыт матур була ул. (Чәчкәне кочаклый.)

Чәчкә. Миңа бусы да, тегесе дә ошый.

Илдар. Бик яхшы. Барысын да җырла, тик, кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырлыйсың, дигән сүзләрне генә онытма. Җырын җырла, арбасына гына утырма. Әйдә, китик, дәрескә соңга калуыбыз бар.

Чәчкә. Әйдә. (Җитәкләшеп чыгалар.)
9 нчы күренеш
Бөке. Күрдеңме, Ирек? Яшьлек гел бертөсле.

Ирек. Юк, болар безгә караганда акыллырак та, матуррак та сөйләшәләр.

Бөке. Үзең дә аңлагансың икән. Боларны тыңлыйсы гына килеп тора.

Кәтүк. Кит әле, шул да булдымы сөйләшү. Кичә Ирек белән Ләйсәннең сөйләшүен тыңлап тордым. Менә ул, ичмасам, сөйләшү дисәң дә сөйләшү.

Бөке. Нәрсә, шулай тәмле итеп сөйләшәләрме?

Кәтүк. Тәмле генәме соң. Клёво. Ләйсән әйтә: “Чё, обомлел, что-ли? Короче, не стой над душой, короче. Грызи свою математику сам. Я, короче, стать Пифагором не собираюсь.”

Ирек (оялып). Ярар, инде, гел алай сөйләшмибез без. Бүгеннән башлап үзебезчә сөйләшергә сүз бирдек.

Бөке. Кызык, короче дип кабатлап тору ник кирәк соң?

Кәтүк (ирония белән). Һе, кыскалыкта осталык, дигәнне аңлата ул. Мин үзем дә аларча сөйләшергә өйрәнеп беттем инде. (Иреккә.) Миңа синең Ләйсәнең бик ошый. Кыю, үзенә ни кирәген белә. Ул киләчәкне уйлап баш ватмый, аңа бүген рәхәт булсын.

Ирек (уңайсызланганын яшерергә тырышып). Ләйсән хәзерге модага ияреп кенә шулай сөйләшә ул. Мондый сөйләшү минем үземә дә ошамый башлады, Ләйсән дә үзгәрер, дип уйлыйм.

Бөке. Ә миңа Чәчкәнең сөйләшүе ошады. Ул яхшы белән яманны аера белә. Кемнең кем икәнен бик яхшы аңлый, шуңа күрә дә Илдарны сайлаган, ә Илдар, чыннан да, бик төпле егет.

Ирек. Сез килгәнче бар да үз урынында иде сыман. Килдегез дә бөтен фикеремне бутап та бетердегез. Миңа кичә яхшы дип тоелган нәрсәләрнең бүген кызыгы калмады. Ни өчендер әби белән бабайның яшь чаклары кызыклырак тоела.

Бөке. Менә монысы шәп. Нәрсәнең нәрсә икәненә бик тиз төшендең син, әй. Логика көчле синдә, шулай булгач, рәт чыгачак үзеңнән.

Кәтүк. Син ни уйласаң да уйла, тик мин Ләйсәнне үзебез белән алып китәм. Андыйлар бездә дә кирәк, югыйсә, артык акыллы безнең планета кешеләре.

Бөке. Нәрсә, шундый яхшы, чиста планетабызны чит-ят сүзләр, гадәтләр белән тутырырга исәпләмисеңдер ич.

Кәтүк. Юк ла.

Бөке. Онытма, безнең планетаны чүп-чардан саклый торган саклагыч бар. Аның аркылы барыбер үтә алмаячаксың.

Кәтүк. Әйе шул, аны онытканмын.

Бөке. Без үз телебездә сөйләшеп, җырлап, үз телебездә уйлап яшәячәкбез.

Ирек. Минемчә, Бөке бик дөрес әйтә. Һәр кешенең үз юлы, үз кыйбласы булырга тиеш.

Кәтүк. Кара-кара, ничек сайрый башлады безнең Ирек. Ярый, мин сезне сынап кына карамакчы идем.

Бөке. Ләйсәнеңне үзең тәрбиялә, нәкъ Чәчкә кебек ихлас, дөрес күңелле булсын.

Ирек. Үзгәрәчәк ул, әлбәттә, үзгәрәчәк, чөнки мин үзем дә үзгәрә башладым. Без бертөрле җырларга тиеш, дип саныйм.

Бөке. Менә монысын шәп әйттең, брат. Мәхәббәт өчен көрәшергә кирәк.

Кәтүк. Күрәм, безнең монда кирәгебез калмаган шикелле. Димәк, без үз бурычыбызны үтәдек.

Бөке. Ярый, Ирек. Безгә китәргә вакыт. Юл кешесенең юлда булуы яхшы. Синең өчен куркасы юк хәзер.

Кәтүк. Хуш, Ирек. Синең белән бик кызык булды, отпад. Тьфү, дурной пример заразителен, дисезме әле. Үз телемә әллә ниләр кыстырып сөйли башладым.

Бөке. Ярый, кайтып җиткәнче онытырсың әле. (Сәхнә караңгылана, чыгып китәләр.)
10 нчы күренеш
Ирек (уянып, элекке гадәте буенча). Әби, әби, дим. Ник уятмадың, йоклап кала язганмын бит. (Әбисе эндәшми.) Беркем дә юк. Кая киткән соң болар? Тукта, башта бабай кебек гимнастика ясап алыйм әле, тән язылып китә, ди торган иде бабай. (Музыка куеп, гимнастика ясый.) Җитәр, беренче көнне күп булмаса да ярый. Үтереп ашыйсы килә, бәрәңге булса да пешерергә кирәк. (Шул арада әбисе килеп керә, Ирек гаҗәпләнеп карап тора.) Әби, син ничек монда?

Әби. Монда булмый, кайда булыйм, ди соң? Әллә авырыйсыңмы, улым?

Ирек (гаҗәпләнеп тора).Авырмыйм да...

Әби (кулын Ирекнең маңгаена куеп карый). Температураң да юк. Ник иртә тордың, улым, бүген ял көнең бит.

Ирек. Мин озак йокладыммы?

Әби. Кичә иртәнге аштан соң креслоңда йоклап киткән идең, уятмадым. Шул килеш төн үткәреп, иртәнгә кадәр йокладың.

Ирек. Менә әкәмәт. Ник уятмадың?

Әби.Үзең тормыйча уятмам, дигән идем.

Ирек. Юк, әби, торырга кирәк, үзең дә көн буе аунап ятарга ярамый, дип әйтәсең бит. (Юынырга чыгып китә. Бабай керә.)

Бабай. Бер дә булмаганны, ник бик иртә торган бу малай?

Әби. Үзем дә аптырашта. Кухнядан карап тордым, беләсеңме нишләде?

Бабай. Нишләде?

Әби. Гимнастика ясады бүген Ирек.

Бабай. Авырмыйдыр бит?

Әби. Юк, авырмый, тик ул баланы җен алмаштырган төсле, сөйләшүе дә икенче төрле.

Бабай. Ярый, хәерлегә булсын. Көн дә тукып торуга, бәлки, акылына килгәндер.

Ирек (керә, әби-бабасына текәлеп карый). Мин бүген төшемдә сезнең яшь чагыгызны күрдем.

Бабай. Кит аннан.

Әби. Я, я, улым, ничек күрдең?

Ирек. Сез безнең кебек сүлпән түгел идегез, икегез дә ут уйнатып тора идегез.

Бабай (күкрәген киерә төшеп). Шулай шул.

Ирек. Без моңа кадәр көн үтсенгә генә яшәгәнбез икән. Мин шуңа төшендем.

Бабай. Ниһаять, аңладың, улым. Менә монысы чын ир-егетләр сүзе.

Ирек. Минем сезнең кебек эшлекле һәм акыллы буласым килә.

Бабай. Ай-һай, булдыра алырсыңмы икән?

Ирек. Моңа кадәр күпме вакытымны бушка үткәрүемне аңладым.

Әби. Шулай шул.

Ирек. Әби, моннан соң мин сиңа бөтен йорт эшләрендә булышырмын. Бабай, синең белән дә шахмат уйнарга да иренеп тормам.

Әби. Бә-ә-й, улым, икенче кат туган төсле булгансың бит син. Хәерле булсын, үз бәхетеңә төкле аягың белән кил.

Бабай. Ярый, улым, калганын өстәл янында сөйләшербез.

Әби. Әйдәгез, мин чәй әзерлим. (Чыга.)

Ирек. Бабай, мин Ләйсәнгә чылтыратып алыйм әле.

Бабай. Ярый, мин чыгып торам, рәхәтләнеп сайрашыгыз.

Ирек. Хәерле иртә, Ләйсән. Ә? Ял көне икәнен беләм. Әйе, үзем тордым. Бүгеннән башлап, эшлекле тормыш алып барасым килә, туйдым эленке-салынкы йөрүдән. Мин хәзер сезгә киләм, синең белән шул турыда сөйләшәсем бар. Килмә, кич дискотекада очрашырбыз, дисеңме? Нинди бетмәгән йокы инде ул, Ләйсән. (Күңелсезләнеп, телефонын куя.) Йоклыйм, ди, көн озын, кич очрашырбыз, ди. (Катгый карарга килеп.) Юк, Ләйсәнчик, болай булмый, киләм, дигәч киләм. Яшь гомерне бушка үткәреп булмый бит инде. Киләчәккә карап яшәргә кирәк. (Ныклы адымнар белән чыгып китә.)



©dereksiz.org 2016
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет