Күңел ачыйк бергәләп: балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм музыка җитәкчеләре өчен ярдәмлек. Казан: Мәгариф, 2003. 303 б



Дата08.07.2016
өлшемі41.69 Kb.
#184402
Күңел ачыйк бергәләп:балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм музыка җитәкчеләре өчен ярдәмлек.-Казан: Мәгариф, 2003.- 303 б.
Күңелле Сабан туйлары

(Урта яшьтәге балалар һәм зурлар төркемнәре өчен)

Сабантуй буласы мәйданчык бәйрәмчә бизәлә. Озын колгага чигүле сөлгеләр, кулъяулыклар, төрле төстәге шарлар эленә. Уеннар оештырыла торган урыннар тиешенчә җиһазландырыла. Балалар милли киемнәрдән. Уртага ике бала чыга.

1 нче бала. Шатлыклар күңелебездә,

Ак кояш күгебездә.

Килегез, дуслар, кунакка:

Сабантуй бүген бездә.



2 нче бала. Җилферди чиккән сөлгеләр,

Бүләкләр күбебезгә.

Көрәшик тә, узышыйк та —

Сабантуй бүген бездә.



Балалар бергәләп «Сабантуй» җырын (М. Садри сүзләре, татар халык көе) башкаралар.

Сабан туе — хезмәт туе, Шау-гөр килә киң болыннар,

Шатлык һәм бәхет туе, Кырлар һәм су буйлары,

Уйнап-биеп, җырлап-көлеп Котлы булсын, гөрләп торсын

Бәйрәм итик көн буе. Ямьле Сабан туйлары!

Алып баручы. Кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар, хәерле көн! Без бүген татар халкының олы бәйрәме — Сабан туена җыелдык. Сабантуй — ул хезмәт, дуслык бәйрәме, һәркемнең көтеп алган изге бәйрәме. Барыгызны да шушы бәйрәм белән котлыйм. Балалар бакчасында эшләүче барлык тәрбиячеләр, апаларыгыз исеменнән сезгә бәхетле балачак, ныклы сәламәтлек телим. Алдагы көннәрегез дә бүгенге кебек ямьле, күңелле булсын! Өстәлләребездә ризыклар мул булсын!

«Сабан туе» җыры (Г. Зәйнашева сүзләре, Л. Батыр-Болгари көе) башкарыла.

Күңелле Сабан туйлары,

Бүген бәйрәм, зур бәйрәм.

Матур җырлар җырлый-җырлый

Уйныйбыз әйлән-бәйлән.

Кушымта:

Без җырлыйбыз Сабантуйда,

Иң матур җырлар сайлап.

Безнең җырга зәңгәр күктән

Кошлар кушыла сайрап.

Күбәләкләр безнең белән

Уйныйлар әйлән-бәйлән.

Сабантуй — күбәләкләр һәм

Кошлар өчен дә бәйрәм.

Кушымта.

Әти-әниләребезгә

Җыйдык чәчәк бәйләме.

Матур булсын, ямьле булсын

Сабан туе бәйрәме.

Кушымта.

Кызлар вокаль-ансамбле «Һаман бию кызык шул» җырын (Д. Гарифуллин сүзләре, Л. Батыр-Болгари көе) башкара.

Бик матур көй уйнар өчен,

Бер гармунчы табыгыз.

Бер гармунчы тапмасагыз,

Бергәләп кул чабыгыз.

Кушымта:

Әйе шул, шулай шул,

Менә шулай кызык ул.

Такмак әйтеп кул чапканга

Һаман бию кызык шул.

Бүләк читеккә күңеле

Күтәрелгән кызларның.

Хәзер инде тыпыр-тыпыр

Биисе бар аларның.

Кушымта.

Алып баручы. Ә хәзер Сабантуй уеннарын башлыйбыз.

1. Чүлмәк ватам, чүлмәк ватам,


Ватып булырмы икән?
Бүләккә бер чиккән яулык
Алып булырмы икән?

«Чүлмәк вату» уены.

2. Икегезгә ике капчык,


Ягез әле, тотыгыз.
Сабан туенда ярышып,
Сез дә бүләк алыгыз.

«Капчык белән сугышу» уены.

3. Менә сиңа сулы чиләк,


Көянтә эл иңеңә.

Йөгер тизрәк, иң алдан кил,

Егыла гына күрмә!

«Су ташу» уены.

Мәйданга Камырша белән Батырша керәләр:

— Исәнмесез, балалар! Исәнмесез, кунаклар! Камырша. Таныш булыйк. Бу минем туганым Батырша була.



Б а т ы р ш а. Ә бу — минем җан дустым Камырша.

Алып баручы. Безнең бәйрәмгә килүегезгә зур рәхмәт, кунаклар. Әйдәгез, бергәләп күңел ачыйк. Уеннар уйныйк. Менә сезгә бау. «Аркан тартыш» уены уйныйбыз.

Камырша белән Б а т ы р ш а (бергә). Була ул!



Икесе аркан тартышалар.

Алып баручы. Балалар, әллә сез дә булышасызмы? Барысы бергә, ике якка бүленеп, бау тартышалар.

Алып баручы. Сабантуй елга бер килә,

Күңелле, олы бәйрәм!

Нур өстенә нурлар иңсен,

Биеп алыйк, ичмасам!



Татар халкының күмәк биюе башкарыла. Бию ахырында, шаулаша-шаулаша, шамакайлар керә.

Шамакайлар бергә.

Исәнмесез, балалар!

Котлы булсын Сабан туйлары.

Алып баручы. Рәхмәт! Балалар, безнең бәйрәмгә шамакайлар килгәннәр. Әйдәгез әле, аларны да үзебезнең уеннарга катнаштырыйк.

Капчык белән йөгерү. Башта шамакайлар, аннары балалар ярышалар.

Шамакайлар. Бик күңелле икән сездә! Балалар, сезнең тагын нинди һөнәрләрегез бар?

Алып баручы. Җыр-биюсез бер бәйрәм дә

Узмый, шуны белегез.

Балаларыбыз бик булган,

Концерт карап китегез.


Балалар җырлар, биюләр башкаралар, шигырьләр сөйлиләр.
Алып баручы. Дуслар, көтеп алган Сабан туйлары ахырына якынлашты. Барыгызга да саулык-сәламәтлек телим. Киләсе елга да Сабан туйларында очрашырга язсын. Сау булыгыз!

И. К. Фатыйхова Актаныш районы Сәфәр урта мәктәбе укытучысы.

Достарыңызбен бөлісу:




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет