Кимлек дәрәҗәсендәге сыйфатлар



жүктеу 61.43 Kb.
Дата16.06.2016
өлшемі61.43 Kb.
Вахитов районының “116 нчы лицей”

гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе

Тема: “Кимлек дәрәҗәсендәге сыйфатлар” .

Укытучы: 1 квалификацион категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Бәшәрова М.М.

Казан 2014
Тема: Кимлек дәрәҗәсендәге сыйфатлар

Максат:

1)кимлек дәрәҗәсендәге сыйфатлар турында белем һәм күнекмәләр бирү;

2)сыйфат дәрәҗәләрен куллану нигезендә укучыларның сөйләм телләрен үстерү;

3)татар халкының гореф-гадәтләренә, милли киемнәренә мәхәббәт тәрбияләү



Дәреснең төре (тибы): яңа белем бирү дәресе.

Укыту ысуллары: репродутив, эврестик - өлешчә эзләнү, анализ, синтез, чагыштыру

Алымнар: дәреслек, әңгәмә кору, карточкалар белән эшләү

Җиһазлау: компьютер, интерактив тактада күрсәтеләчәк презентация, биремле карточкалар

Дәреслек: Мияссарова И.Х. Татар теле:татар телендә башл. гомуми белем бирх мәкт.3 нче с-фы өчен д-лек. 2 нче кисәк / И.Х.Мияссарова, К.Ф.Фәйзрахманова: рәссамы Л.Хисамова. – Казан: “Мәгариф –Вакыт” нәшр., 2013. -11б.

Дәрес барышы.

I. Оештыру өлеше. (Уңай психологик халәт булдыру.)

Исәнмесез, укучылар. Хәерле көн! Кәефләрегез ничек? (Кояшлы көн кебек!)



II. Белемнәрне актуальләштерү

1. Уку мәсьәләсен кую

Ак яулыклы, көләч йөзле,

Шат күңелле, әйбәт тә;

Кем ул, диеп сорыйсызмы?

Дәү әнием, әлбәттә!


– Ә шигырь матурмы?

– Шигырь матур булсын өчен шагыйрь нәрсәләр кулланган? (сыйфат)

- Дөрес әйттегезме икән, әйдәгез тикшереп карыйк. Татар телендә генә очрый торган хәрефләрне сызып барыгыз. (һсәыңйҗфүаөт)

– Нинди сүз килеп чыкты? (Сыйфат)

– Шулай итеп, укучылар бүген без сыйфат турында өйрәнүебезне дәвам итәрбез.

2. – Ә сез сыйфат турында яхшы беләсезме? (әйе)

– Әйдәгез, тикшереп карыйк. Минем кулымда өч кар бөртеге. Һәр төркемнән бер укучы чыга һәм бер кар бөртеге ала. Ә аның артында сораулар. Сорауларны укыйбыз, фикер алышабыз һәм җавап бирәбез. (Сыйфат нәрсәне белдерә? Сыйфатларны куллану ни өчен кирәк? Сыйфат предметның кайсы билгеләрен белдерә?)

Үзбәя. Кызыл төс – бишле, яшел төс – дүртле, сары төс – өчле. (укучылар дәфтәрләренә төсле карандашлар белән билге куеп баралар)

– Булдырдыгыз, укучылар. Дәү әни дә сезнең уңышларыгыз өчен сөенеп утыра, күрәсезме?!



III. Яңа белем бирү

  1. - Укучылар, ә сыйфатның ничә дәрәҗәсе бар? (4)

– Дүртенче дәрәҗә ничек атала икән, әйдәгез ребусны чишеп карыйк әле. Нинди сүз килеп чыкты? (кимлек)

- Димәк, укучылар без бүген кайсы дәрәҗәне өйрәнәбез? (кимлек).

- Укучылар, менә бу алмаларга карыйк әле. Бу алма нинди төстә? (кызыл, яшел). Ә монысы? (кып-кызыл, ямь-яшел). Ә бу алма турында ни әйтерсез? (әз генә кызыл, әз генә яшел)

- Әз генә кызыл – бер сүз белән ничек әйтербез икән? Уйлап карагыз әле. (кызгылт).

- Укучылар, сыйфат нәрсәне белдерә әле? (предметның билгесен белдерә).

- Ә биредә предметның билгесе тулысынча белдереләме? (юк, әз генә).

- Шулай итеп, укучылар, кимлек дәрәҗәсе предметның кайсы билгесен белдерә? (предмет билгесенең гадәттәгедән бераз кимрәк, азрак булуын белдерә).

- Ә хәзер укучылар, биредә бирелгән сыйфатларны игътибар белән укыгыз әле. Кайсы сыйфатлар гына кимлек дәрәҗәсендә кулланыла? (тәмне, төсне белдерә торган сыйфатлар)

- Нинди кушымчалар ялганып ясала? (-гылт, - гелт, - келтем, - су, кылтым)

- Әйдәгез, нәтиҗә ясап карыйк. Димәк, кимлек дәрәҗәсе нәрсәне белдерә? Кимлек дәрәҗәсе кайсы сыйфатлардан гына ясала? Нинди кушымчалар ялганып ясала?



Үзбәя.

- Дәреслектән кагыйдәне уку



IV. Фикультминутка

V. Күнекмәләр формалаштыру

1. - Ә хәзер укучылар, парларда эшләп алабыз. Мин сезгә табышмаклы башваткыч язылган карточкалар таратам. Табышмакларга җаваплар табып языгыз. Төсле баганада кайсы сүз килеп чыгар икән. (берничә пардан сорарга). Нинди сүз килеп чыкты? (читек)











1













2































3













4































5
















2.Үзе сабый – мыеклы,

йомшак мамык койрыклы.

Ул нәрсә?


3. Нечкә билле,

Көлтә койрыклы



5. Җәен соры, кышын ак,

Аңа шулай яхшырак.

Ул нәрсә?


1.Йомры йомшак, сары йомгак,

Йөгереп йөри чирәмдә.

Ул нәрсә?


4.Үзе соры, үзе усал,

Урманда яши, сарыклар ашый






  • Укучылар, дәү әнинең серле сандыгында нәрсә саклана икән? (читек)

  • Тагын ниләр бар икән, карыйк әле? (калфак, түбәтәй, шәл)

  • Болар нәрсә, укучылар? (татар халык киемнәре)

- Безнең татар халкы элек-электән шушындый матур, җылы шәлләр бәйләгәннәр, калфаклар, түбәтәйләр, читекләр кигәннәр. Татар халкы гел шундый чиста, матур, пөхтә, чигүле киемнәр кияргә яраткан

2. – Укучылар, тактага карагыз әле. Биредә сыйфатлар һәм исемнәр бирелгән. Сыйфат һәм исемнәрнең мәгънәләрен туры китереп сүзтезмәләр төзеп карагыз. Парларда эшлибез.

3. Укучылар, бу кайсы бәйрәм? (сабантуй). Сыйфат дәрәҗәләрен кулланып, җөмләләр төзегез.

Үзбәя.

V. Нәтиҗә

Сыйфатның моделен төзү



VI. Йомгаклау

Рефлексив кабатлау

  • Укучылар, без кайсы сүз төркемен өйрәндек?

  • Сыйфат нәрсәне белдерә?

  • Сыйфатның ничә дәрәҗәсе бар?

  • Кимлек дәрәҗәсе нәрсәне белдерә?

Индивидуаль рефлексия.

Кояш рәсеменең уртасына ? һәм ! билгеләре ясала. Сезгә дәрес ошаган икән кояшның уртасына ! язасыз, әгәр дә ошамаган икән ? тамгасын язасыз.



VII. Өй эше.

? билгесен сайлаучыларга (экранда күрсәтелә):

  • 21 нче бит 24 нче күнегү. Хикәяне укырга һәм кимлек дәрәҗәсендәге сыйфатларны язып алырга.

! билгесен сайлаучыларга:

  • Сыйфатларны кулланып “Әбием сандыгы” дигән кечкенә хикәя язарга. Билге кую.

Дәрес тәмам, укучылар. Игътибарыгыз өчен рәхмәт.


©dereksiz.org 2016
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет