Кирәкми безгә сугыш



Дата04.07.2016
өлшемі50 Kb.
#176511
Кирәкми безгә сугыш”

исемле музыкаль композиция планы


(Җиңү бәйрәме көннәрендә мәктәп укучылары тарафыннан сугыш ветераннары каршында чыгыш ясау өчен тәкъдим ителә торган бу

композиция 10-15 минутка исәпләнгән)

Авторы: Яр Чаллы шәһәре 22 нче урта

мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты

укытучысы Тарханова Гүзәлия Инсаф кызы


Катнашучылар: әби, аның оныгы, егетләр һәм кызлар.

Әкрен генә музыка тавышы ишетелә (Ф. Әхмәдиевнең “Солдатлар” җырын яки башка бер җырны сайларга мөмкин).

Сәхнәгә әби белән оныгы чыгалар. Әбинең кулында өчпочмаклы солдат хатлары. Ул аларны әйләндергәләп карый, сыйпый, үзе нидер уйлый.

Оныгы. Әбием, син бүген нигәдер бик уйчан. Кулларыңда тагын бабамнан калган солдат хатлары. Син аны һаман сагынасыңмы?

Әби. Әйе, балам. Җиңү бәйрәме көне якынлашты исә, узган сугыш еллары үзәкләрне өзеп искә төшә.

Оныгы. Әбием, зинһар, сөйлә әле шул еллар турында.

Әби. Ярый, балам, тыңла алайса. (Бер читкә китеп утыралар, әби сөйли башлый)

Әби. 1941 елның матур җәе иде. Авыл халкы Сабантуйга әзерләнә. Чишмә буйларында уен-көлке, җыр-бию тавышлары яңгырап тора. Минем дә, бабаңның да яшь чагы, без дә биюгә кушылып киттек. (Сәхнәдә яшьләр. Башта кызлар, аннан соң егетләр бии башлый. Биюнең иң кызган чагында куркынган, дулкынланган кыяфәттә бер кыз йөгереп керә)

Кыз. Кызлар, егетләр! Герман сугыш башлаган!

Яшьләр. Сугыш? (Бар да тынып кала. Кыз, алга чыгып, М.Галиевнең “Безнең буын” шигырен укый)
Сабан туйда, көрәш барган мәйданнардан

Сугыш җиле әтиләрне йолкып алган.

Сөлгеләре яшел чирәм өсләрендә

Яраланган аккош кебек ятып калган.


Әби. (Әкрен генә алга чыга) Авыл – баһадир яшьләрен, кызлар – сөйгән ярларын, аналар – улларын, яшь хатыннар сөекле ирләрен сугышка озатты ул көнне. Ир-егетләрнең җырлары бүген дә колагымда яңгырап тора сыман. (Яшьләр “Герман” көенә җырлый-җырлый сәхнәдән чыгалар, кызлар аларны озата)

Сары каеш, ак дилбегә

Безнең атларда гына.

Иртән торсам, ике күзем

Сезнең якларда гына.
Без урамнан үткән чакта

Күтәрелде томаннар.

Я кайтырбыз, я кайтмабыз,

Сау булыгыз, туганнар.


Әби. Бабаң да минем белән саубуллашты. Кочагыма кечкенә баламны – синең әтиеңне алып, мин басу капкасына чаклы аны озата бардым. Озак кына бер-беребездән аерыла алмыйча тордык. (Бер егет Ф.Кәримнең “Ант” шигырен укый)
Юлбасарлар таптый җиребезне,

Ватан сугышына мин китәм.

Менә балам, син – әнкәсе аның,

Балабызны тотып ант итәм.

Синең өчен, шушы балам өчен,

Нәселем өчен, туган ил өчен,

Мылтык тотып баскан эземнән

Бер адым да артка чигенмәм.


Әби. Шулай итеп, бабаң яуга китте, ә мин кечкенә улым белән ялгыз калдым. Авыр, бик авыр булды ул еллар. Сугыштагыларга җиңел булсын дип, көнне төнгә ялгап эшләде халык.

Оныгы. Әбием, ул сугышның никадәр авыр булуын мин дә китаплардан укып беләм. (Ул Ш.Мөдәрриснең “Корыч каска” шигырен укый)
Барды сугыш, бетте чарпаланып

Туган әнкәм – газиз кара җир...

Калды ятып, калды канга батып,

Минем якташ, таныш баһадир.

Тамды җиргә, сеңде җиргә ал кан

Һәм иң соңгы гомер тамчысы.

Калды шунда, калды читтә яткан

Ап-ак баулы корыч каскасы.


Әби. Әйе, балам, баһадирдай күпме ир-егетне харап итте ул сугыш. Күпме аналар яшь түкте ул көннәрдә, күпме яшь киленнәр тол калды, күпме балалар ятим үстеләр. (Кызлар сәхнәгә чыгып, Ә. Бакировның Ш. Маннур сүзләренә язган “Ана җыры”н башкаралар)
Туган җирдән еракларда

Калды синең әтиең,

Калды бәхтен яклаганда

Син үскән бөек илнең.

Үс, улым, син, күз нурым син,

Үс минем куанычка. (2 кат)

Сакчысы бул аналарның,

Таммасын яшьләре аларның,

Яшәсеннәр тынычта!
(Кызлар сәхнәдән чыгалар, әби сүзен дәвам итә)

Әби. Сугыш бетәр алдыннан бабаңның соңгы хаты килде. Менә ул хат бүген дә минем кулымда. Мин аның һәр сүзен отып алдым. Син дә тыңлап кара, балам, язылганнарны күңелеңә сеңдер. (Әби Ш. Мөдәрриснең “Аерылу моңы” шигыреннән өзек укый)
Килер ул көн: тагын күрешербез,

Сугыш бетәр, иркен суларбыз,

Бәлки хисне бергә бүлешербез,

Тормыш җебен бергә сузарбыз


Килер ул көн: тагын табышырбыз,

Сугыш кырын горур кичәрбез;

Исән булсак, бәлки кавышырбыз,

Гомер буйлап бергә китәрбез.


Әби. Кавышулар насыйп булмады безгә, бабаң сугыш кырында башын салды. Үзеннән соң якты истәлеге генә торып калды. Сугышта ирләрен, балаларын, сөйгәннәрен югалтучылар шул истәлекләр белән күңелләрен юатып яшәделәр. (Бер укучы Р.Закировның “Һаман көтәсең” шигырен укый)

Бер кайтырбыз диеп киткән юлдан

Китсәләр дә алар кайтмады.

Алар өчен бары җилләр генә

Ачып-ябып йөрде капканы.

Алар өчен янды ялгыз гына,

Күз нурларын сирпеп еракка,

Тик ил өчен, геройларча, дигән

Хәбәр генә кайтты бу якка.
Хәбәр генә кайтты бу якларга

Ядкарь булып газиз анага...

Һәм ир даны кайтты югалмыйча,

Мәңгелек ут булып янарга.


Оныгы. Ә соңыннан ниләр булды, әбием?

Әби. Тиздән сугыш та бетте. 1945 елның 9 нчы Маенда ил халкы тантана итте. Исән калган солдатлар авылга кайтты. Шатлыкның иге-чиге булмады. Халык җиңүчеләргә дан җырлады. (Сәхнәгә кызлар һәм солдатлар киемендә егетләр керә. Алар З.Хәбибуллинның Г.Насрый сүзләренә язылган “Совет солдаты” җырын башкаралар)
Кидең өскә соры шинельне,

Яклар өчен туган илеңне,

Ил өчен утка кердең син,

Ярты дөньяны гиздең син, –

Дан сиңа, дан, совет солдаты! (2 кат)
Даның яңгырый синең еракта –

Тын океанда, биек Карпатта;

Мәгърур басып, ил чигендә

Сакта торасың бүген дә, –

Дан сиңа, дан, совет солдаты! (2 кат)
Оныгы. Әбием, мин барысын да аңладым. Синең кулыңдагы солдат хатлары бабам хатирәсе генә түгел, ә ил тарихы, халкымның сагышлы үткәне дә икәнлеген аңладым. Миңа һәм минем кебек миллионнарга сугыш кирәкми!
Безнең теләк- төзү илдә

Тиңдәшсез, гүзәл тормыш,

Без - иң тыныч халык җирдә, -

Кирәкми безгә сугыш! (Ә.Исхак шигыре)


(“Совет солдаты” җырының беренче куплеты кабат яңгырый. Пәрдә төшә).

Достарыңызбен бөлісу:




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет