Книга с изменениями была издана в издательстве «магариф» в 2007 году



жүктеу 1.21 Mb.
бет1/9
Дата27.06.2016
өлшемі1.21 Mb.
  1   2   3   4   5   6   7   8   9
ГАЛИУЛЛИНА Г. Р.
ТАТАР ТЕЛЕ

ЛЕКСИКОЛОГИЯ


(таблицалар, анализ үрнәкләре, күнегүләр, сүзлекчә)

КАЗАН - 2007


КНИГА С ИЗМЕНЕНИЯМИ БЫЛА ИЗДАНА В ИЗДАТЕЛЬСТВЕ «МАГАРИФ» В 2007 ГОДУ.

ВЫХОДНЫЕ ДАННЫЕ: Татар теле. Лексикология: таблицалар, схемалар, анализ үрнәкләре, күнегүләр, сүзлекчә: Югары сыйныф укучылары һәм студентлар өчен/ Г.Р, Галиуллина. – Казан: Мәгариф, 2007. – 95 б.

УДК 81:811.512.145 (075)

ББК81.2 Тат – 3 я7

ISBN 978-5-7761-1672-8

Г.Р. Галиуллина

ТАТАР ТЕЛЕ

ЛЕКСИКОЛОГИЯ
(таблицалар, анализ үрнәкләре, күнегүләр, сүзлекчә)
Югары сыйныф укучылары

һәм студентлар өчен

Ярдәмлек югары уку йортлары өчен төзелгән татар теле программасына нигезләнеп, анда куелган таләпләрне истә тотып төзелгән. Биредә таблица һәм схемаларга салынган теоретик мәгълүмат, лексикология фәненең төп тармаклары буенча төрле типтагы күнегүләр белән бергә, мәктәптә һәм уку йортларында зур игътибар сорый торган лексик-семантик, генетик анализ үрнәкләре, белемнәрне тикшерү өчен сораулар, терминнар сүзлекчәсе бирелә.

ЭЧТӘЛЕК


Кереш ......................................................................................................................3

Лексикология фәне, аның тармаклары.................................................................7

Семасиология Сүз һәм төшенчә. Сүзнең лексик мәгънәсе. Мәгънә типлары....................................................................................................................8

Полисемия күренеше........................................................................................14

Омонимнар........................................................................................................20

Антонимнар......................................................................................................25

Синонимнар......................................................................................................30

Татар теле лексикасының генетик катламнары.................................................35

Хәзерге таатр телендә гарәп һәм фарсы алынмалары................................39

Хәзерге татар телендә рус һәм рус теле аша башка телләрдән кергән лексика...................................................................................................................43

Кулланылыш мохите ягыннан татар теленең сүзлек составы..........................49

Хәзерге татар телендә төрле стильләрдә кулланыла торган сүзләр................56

Кулланылыш дәрәҗәсе ягыннан татар теленең сүзлек составы...................................................................................................................60

Этимология............................................................................................................65

Татар ономастикасы..............................................................................................68

Татар теле фразеологиясе.....................................................................................70

Лексик анализ ясау тәртибе..................................................................................75

Лексикология тармагына караган терминнарның кыскача сүзлекчәсе...............................................................................................................80



КЕРЕШ


Укучылар игътибарына тәкъдим ителә торган әлеге дәреслек-кулланма тел гыйлеменең гаять дәрәҗәдә катлаулы һәм күпкырлы өлкәсе булган лексикология буенча әзерләнде. Телне өйрәнү, беренче чиратта, сүздән башлана. Сүзнең табигате, аның кулланылыш мөмкинлеге һәм даирәсе, яшәеше, мәгънә тирәнлеге аша без халыкның мәдәни-рухи мирасын барлыйбыз, милләтнең үсеш кыйбласын, башка халык, дәүләтләр белән багланышын ачыклыйбыз. Сүз ул аралашу, аңлашу чарасы гына булып калмыйча, милләтнең дөньяны аңлавын, кабул итүен күрсәтә торган фактор да. Тел, җәмгыять үсеше дәвамында сүзләрнең мәгънәләрендә халыкның көнитеш үзенчәлекләре сакланып кала, милли яшәеш үзенчәлекләрен алдагы буыннарга җиткерү вазыйфасын да сүз башкара. Шул сәбәпле телнең сүзлек байлыгын тирәнтен өйрәнү милләтнең үткән тарихын, рухи кыйммәтләрен ачыклауга да ярдәм итә.

Телнең сүзлек байлыгын без лексика дип, ә шул байлыкны өйрәнә торган тел тармагын лексикология (гр. lexikos - сүз, logos – өйрәнү) дип атыйбыз. Лексикология фәне сүзне төрле яклап өйрәнүне үзенең максаты итеп карый. Беренче чиратта, лексикология фәне кысаларында, сүз мәгънәсе, аның типлары, сүзлек составының катламнары, сүзләрнең килеп чыгышы, кулланылыш үзенчәлекләре, телнең лексик составы баю, тулылану юллары тикшерелә. Телнең сүзлек байлыгы даими рәвештә тулыланып, үсеш-үзгәреш кичереп яши. Лингвистика фәненең бер генә тармагы да лексикология кебек җәмгыять тәэсиренә тиз бирешеп, үзгәрешкә дучар ителми. Сүзнең фонетик тышчасы, төзелеше үзгәрү гасырлар дәвамында бара торган гамәлләрдән санала, ә сүзлек составы исә унбиш-егерме ел эчендә шактый үзгәрергә мөмкин. Бу, беренче чиратта, телгә җәмгыять, иҗтимагый-сәяси, мәдәни тормыш тәэсире белән аңлатыла. Халык яшәешендә булган һәрбер яңалык, иң беренчеләрдән булып, сүзлек составында чагылыш таба, аның алга таба үсеш юнәлешләрен билгели. Заман таләбе телнең сүзлек байлыгына да яңача караш таләп итә, аны өйрәнүнең яңа юлларын билгели.

Лексикология фәне чагыштырмача яшь тармаклардан саналса да (тел гыйлеме бүлекләреннән иң соңгылардан булып ХХ гасыр башларында тәмам формалашып җитә), аның кеше, җәмгыять тормышында гаять әһәмиятле урын биләве антик чорда ук фәлсәфәчеләр тарафыннан сүзгә, аның мәгънәсенә игътибар булдыруга китерә. Соңрак сүзнең нәфислегенә, сурәт ясау мөмкинлегенә игътибар бирелә башлый. Чит халыклар белән аралашу кысалары киңәю сүзлекләр төзү ихтыяҗын китереп чыгара. Шул рәвешле лексикология фәненең аерым юнәлешләре, күпкә алдан барлыкка килеп, әлеге фәнгә нигез салалар. Татар лексикологиясе беренче башлангычларны М. Кашгарыйның өч бүлектән торган “Диване лөгат-эт төрк” сүзлеге , XVII-XX гасыр башларында төзелгән сүзлекләрдән алып, фән буларак, ХХ гасыр урталарында зур үсеш ала. Сүзнең табигатен аерым яссылыкта өйрәнү, монографик хезмәтләр язылу белән беррәттән, укучылар, студентлар өчен дәреслек-әсбаплар, программалар, кулланмалар төзелә. Аерым алганда, 1965 нче елда басылып чыккан “Хәзерге татар әдәби теле: югары уку йорты студентлары һәм урта мәктәп укытучылары өчен” дәреслеге (лексикология бүлеге К.С. Сабиров тарафыннан эшләнгән), Г.Х. Әхәтов “Хәзерге татар теленең лексикологиясе” (Казан, 1979, 1985), Ф.С. Сафиуллина “Хәзерге татар әдәби теле: күнегүләр һәм кызыклы материаллар җыентыгы” (Казан, 1992), Г.Ф. Саттаров “Хәзерге татар теле лексикасыннан контроль эшләр башкару өчен методик күрсәтмәләр” (Казан, 1997), Ф.С. Сафиуллина “Хәзерге татар әдәби теле. Лексикология: югары уку йорты студентлары өчен” (Казан, 1999), И.Р. Галимов “Мавыктыргыч лексикология: Татар урта гомуми белем мәктәпләре, педагогия колледжлары һәм училищелары өчен уку ярдәмлеге” (Казан, 2001), Г.Р. Галиуллина Хәзерге татар әдәби теле лексикологиясе: методик күрсәтмәләр” (Казан, 2002), И.Б. Бәширова “Хәзерге татар әдәби теле. Семасиология: татар лексикасында системалы бәйләнеш-мөнәсәбәтләр” (Казан, 2006) һ.б. Югарыда саналган хезмәтләр татар теле лексикасын эзлекле, максатчан өйрәнүгә йөз тотып төзелгәннәр. Шулай да бүгенге көнгә кадәр телнең сүзлек өйрәнүдә кабул ителгән ныклы система, академик хезмәтләр булмавы кызганыч.

Укучыларга тәкъдим ителә торган әлеге басма сүзлек составында барган үзгәрешләрне истә тотып, заман таләбенә яраклаштырып төзелде. Биредә таблицаларга салынган теоретик мәгълүмат, лексикология фәненең төп тармаклары буенча төрле типтагы күнегүләр белән бергә, мәктәптә һәм уку йортларында зур игътибар сорый, укучылар, студентлар тарафыннан шактый авырлык белән башкарыла торган лексик анализ өлешләре булган лексик-семантик, генетик тикшерү үрнәкләре бирелә. Басманың әһәмиятле ягы булып ахырда бирелгән лексикология тармагы буенча кыскача терминологик сүзлек, һәр темага кагылышлы төп фәнни хезмәтләр күрсәтелү, белемнәрне тикшерү өчен сораулыклар тәкъдим ителү тора.

Хезмәт югары уку йортлары өчен төзелгән татар теле программасына нигезләнеп, анда куелган таләпләрне истә тотып, авторның әлеге курстан ун елдан артык лекцияләр һәм гамәли дәресләр алып бару тәҗрибәсеннән чыгып төзелде.

ЛЕКСИКОЛОГИЯ ФӘНЕ, АНЫҢ ТАРМАКЛАРЫ




Лексика – телнең сүзлек составы

Сүзлек составының төп өлешләре

1) гомумкулланылыш сүзләре, әйтелмәләр

2) иҗтимагый яисә территориаль чикле сүз һәм әйтелмәләр

3) әдәби нормага туры килгән түбән стиль сүзләре һәм әйтелмәләр

4) актив лексикада кулланылмый торган сүз һәм әйтелмәләр




Лексикология (гр. lexikos - сүз, logos – өйрәнү) – телнең сүзлек составын өйрәнә торган фән.


Бурычлары



1. сүзне, аның мәгънәсен, мәгънә үсешен-үзгәрешен тикшерү;

2. лексик һәм фразеологик берәмлекләрне, аларның охшаш һәм аермалы якларын билгеләү;

3. сүзләрнең үзара мөнәсәбәтләрен өйрәнү;

4. телнең лексик составы тарихын, килеп чыгышын өйрәнү;

5. сүзләрнең һәм гыйбарәләрнең кулланылыш дәрәҗәсен һәм даирәсен билгеләү




Лексикология фәненең

төрләре һәм өйрәнү объектлары


1. гомуми лексикология - төрле телләрнең сүзлек составын өйрәнә.

2. хосусый лексикология - аерым бер телнең сүзлек составын өйрәнә.

3. тарихи лексикология – телнең сүзлек составын тарихи яссылыкта өйрәнә.

4. чагыштырма лексикология - уртак һәм аермалы якларны билгеләү максатыннан, төрле телләрнең сүзлек составын чагыштырып өйрәнә.





Лексикология фәненең тармаклары





1. Семасиология (гр. semasia – мәгънә, logos – өйрәнү) – сүзләрнең мәгънәләрен, мәгънә үсешен, үзгәрешен өйрәнә.

2. Ономасиология (гр. onyma – исем, logos – өйрәнү) - лексикологиянең әйбер, күренешләргә атама бирү закончалыкларын өйрәнә торган тармагы.

3. Этимология (гр. etymon - чын, logos – өйрәнү) – сүзнең тарихын, килеп чыгышын өйрәнә торган тармагы.

4. Фразеология (гр. рhrasis – тәгъбир, logos – өйрәнү) – тотрыклы әйтелмәләрне өйрәнә торган тармак.

5. Лексикография (гр. lexsikos – сүз, grapho - язу) - тел белеменең сүзлекләр төзү теориясен һәм практикасын өйрәнә торган тармагы

6. Ономастика (гр. onomastike-исем кушу сәнгате) – тел белеменең барлык төр ялгызлык исемнәренең үсеш-үзгәреш, ясалыш, номинацияләү закончалыкларын, кулланылу үзенчәлекләрен өйрәнә торган тармагы.


СЕМАСИОЛОГИЯ

СҮЗ ҺӘМ ТӨШЕНЧӘ. СҮЗНЕҢ ЛЕКСИК МӘГЪНӘСЕ. ЛЕКСИК МӘГЪНӘ ТИПЛАРЫ

  1   2   3   4   5   6   7   8   9


©dereksiz.org 2016
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет