Коммуникатив компетенция (аралашу осталыгы) формалаштыру. Компетенция



жүктеу 1.01 Mb.
бет1/6
Дата11.06.2016
өлшемі1.01 Mb.
  1   2   3   4   5   6
АҢЛАТМА ЯЗУЫ
Татарстан Республикасы Конституциясенең 4 нче маддәсе нигезендә татар һәм рус телләре — тигез хокуклы дәүләт телләре. Күпмилләтле Татарстанда дәүләт телләренең икесен дә белү халыкларның, үзара аңлашып, тату яшәвенең нигезен тәшкил итә. Татар теле дәүләт теле буларак барлык урта гомуми белем бирү мәктәпләрендә төп укыту фәннәренең берсе булып тора. Программа рус телле балаларга татар телен аралашу чарасы һәм татар халкының тарихы, әдәбияты, мәдәнияте, сәнгате турында мәгълүмат җиткерү чарасы буларак укытуны тәэмин итәргә тиеш. Татар телен укытуның гомуми максаты — рус телле укучыларда коммуникатив компетенция (аралашу осталыгы) формалаштыру. Компетенция — аралашуны тәэмин итә торган белем, күнекмәләр һәм осталыклар бердәмлеге ул. Коммуникатив компетенция — аралашу максатын, урынын, вакытын, анда катнашучыларның социаль хәлен исәпкә алып, фикерне төгәл һәм эзлекле итеп белдерә алу осталыгы. Моңа бәйле рәвештә татар теленә өйрәтүдә аңлы-коммуникатив методка өстенлек бирелергә тиеш.

Башлангыч гомуми белем бирү мәктәбендә татар теленә өйрәтүнең төп максатлары түбәндәгеләрдән гыйбарәт: 1) гамәли максат, ягъни татар теленең фонетик, лексик, грамматик берәмлекләрен гамәли үзләштерүгә ирешү һәм укучыларның сөйләм күнекмәләрен үстерү; 2) гомуми белем бирү максаты — укучыларның акыл эшчәнлеген активлаштыру, логик фикерләү сәләтен камилләштерү, сөйләм культурасын үстерү; 3) тәрбияви максат — балаларның рухи дөньясын баету, алар-да шәхесара һәм мәдәниятара аралашу күнекмәләре булдыру, төрле милләт вәкилләре арасында дуслык һәм хөрмәт хисләре тәрбияләү.

Куелган максатларга ирешү өчен, аерым бурычларны хәл итү сорала. Гамәли максатка ирешү өчен, укучыларны татар сөйләмен тыңлап аңларга, диалогик һәм монологик формада аралашырга, төрле жанрлардагы татар текстларын сәнгатьле

итеп һәм аңлап укырга, татар теленең фонетик, лексик, грамматик нигезләрен гамәли үзләштереп, сөйләм булдырырга күнектерү бурычлары куела. Гомуми белем бирү һәм тәрбияви максатларга ирешү өчен, укучыларның акыл хезмәте күнекмәләрен үстерү, татар сөйләм этикеты үрнәкләрен урынлы кулланырга өйрәтү, татар дөньясы, шул исәптән татар халкының гореф-гадәтләре, милли бәйрәмнәре, халык авыз иҗаты үрнәкләре белән таныштыру сорала.

Татар теленә өйрәтү беренче чиратта фәннилек, аңлылык, аңлаешлылык, системалылык, эзлеклелек, күрсәтмәлелек, укучыларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алу кебек гомум-дидактик принципларга нигезләнә. Моннан тыш, коммуникатив методның нигезен тәшкил иткән телгә өйрәтүне гамәли эшчәнлеккә юнәлтү, тел һәм сөйләм берәмлекләрен сайлау һәм өйрәтүгә функциональ якын килү, тел берәмлекләрен концентрик рәвештә урнаштыру һәм этаплап өйрәтү, тел берәмлекләрен ситуатив-тематик нигездә өйрәтү, лексик-грамматик материалны синтаксик нигездә үзләштерү, укучыларның ана теле үзенчәлекләрен исәпкә алу принципларын да истә тотып эш итү таләп ителә. Башлангыч гомуми белем бирү мәктәбендә татар теле дәресләре укучыларның гамәли белемнәрен, сөйләм күнекмәләрен, аралашу осталыкларын үстерүгә юнәлтелергә тиеш. Бу исә үз эченә сөйләм эшчән-легенең төрләрен — тыңлап аңлау, сөйләү, уку һәм язуны — үзара бәйләнештә һәм системалы өйрәтүне ала.

Тыңлап аңлауга өйрәтү барышында укучылар, аерым сүзләрне, җөмләләрне һәм бәйләнешле текстларны ишетеп, ал арның әйтелешен, мәгънәләрен һәм эчтәлекләрен аңларга күнегергә тиешләр. Башлангыч сыйныфларда укучыларны укытучының һәм сыйныфташларының сөйләмен яки аудио-кушымтадагы татар сөйләмен тыңлап, эчтәлегенә төшенеп барырга, кирәкле мәгълүматны аерып, сорауларга җавап бирергә, әңгәмә корырга, эчтәлекне татарча сөйләп бирергә күнектерү мөһим. Диалогик сөйләмгә өйрәткәндә, укучыларның мәктәптәге һәм җәмәгать урыннарындагы көндәлек тормышына бәйле диалогларны сәнгатьле итеп уку һәм яттан сөйләү, охшаш диалог төзү эшләренә өстенлек бирү әһәмияткә ия. Алар аша укучылар татар сөйләм этикеты үрнәкләрен, тотрыклы сөйләм гыйбарәләрен, төрле репликаларны актив рәвештә үзләштерәләр. Уку аралашуы чын аралашуга китерсен өчен, балаларны үз фикерләрен төгәл һәм дөрес итеп белдерергә өйрәтү зарур. Монологик сөйләмгә өйрәтү кешеләрне, предметларны, табигать күренешләрен,

хайваннарны тасвирлауга, шулай ук мәктәп, шәһәр (авыл), гаилә һәм башка темаларга хикәя төзеп сөйләүгә, укылган (тыңланган) текстның эчтәлеген сөйләп бирүгә кайтып кала. Укучыларда монологик сөйләм күнекмәләре үсеш алсын өчен, билгеле бер ситуациягә бәйле җөмләләр төзеп әйтергә, ал арны үзара бәйләргә һәм логик яктан эзлекле текст төзергә әзерләү кирәк. Укуга өйрәткәндә, укучылар, башта татар хәрефләрен танып, алар белдергән авазларны дөрес әйтү; тартыкны сузыкка ияртеп, кыска сүзләрне бөтен килеш, озын сүзләрне иҗекләп уку, алга таба җөмләләрне һәм бәйләнешле текстларны сәнгатьле итеп һәм аңлап уку; укылганның эчтәлегенә төшенеп бару, яңа сүзләрнең мәгънәләрен контексттан чыгып аңлау яки сүзлектән табу күнекмәләренә ия булырга тиешләр. Моңа ирешү өчен, башлангыч чорда ситуатив-тематик яки грамматик нигездә төркемләнгән сүзләр һәм сүзтезмәләр, җөмләләр яисә бәйләнешле уку текстларына нигезләнергә кирәк. Алар укучыларның яшь үзенчәлекләреннән чыгып сайланырга һәм тәрбияви яктан әһәмиятле булырга тиеш. Алга таба таныш материалга нигезләнгән кечкенә күләмле текстларны, шулай ук таныш булмаган сүзләр кергән текстларны эчтән аңлап укырга, кирәкле мәгълүматны табарга, сүзлекләрдән файдаланырга өйрәтү мөһим. Шулай ук укучылар шигырьләрне яттан өйрәнеп, сәнгатьле итеп сөйли белергә тиешләр. Башлангыч сыйныфларда кычкырып уку һәм эчтән уку төрләре кулланыла. Язуга өйрәтү татар алфавитындагы хәрефләрнең язылышын истә калдыру; сүзләрне иҗекләргә бүлеп, юлдан-юлга дөрес күчереп язу кагыйдәләрен үзләштерү; сөйләмдә актив кулланыла торган сүзләрне орфографик дөрес язу күнекмәләрен үстерүдән гыйбарәт. Моңа ирешү өчен, җөмләләрне яки текстны үзгәрешсез күчереп язу (1—2 нче сыйныфлар); нокталар урынына кирәкле сүзләрне яки җәяләр эчендә бирелгән сүзләрне кирәкле формада куеп, җөмләләрне күчереп язу (3—4 нче сыйныфлар) кебек эш төрләрен куллану зарур. Язма сөйләмгә өйрәтү терәк сүзләр яки сүзтезмәләр белән лексик тема яки ситуация буенча җөмләләр һәм кечкенә хикәяләр язуны үз эченә ала. Аерым җөмләләрдән бәйләнешле язма сөйләмгә күчелә. Укучыларны үзләренең гаиләләре, мәктәпләре, сыйныфташлары һәм дуслары, яшәгән шәһәрләре яки авыллары турында кечкенә хикәяләр язарга өйрәтү мөһим. Моннан тыш, котлау открыткасы яки хат язу, рус теленнән татарчага тәрҗемә итү эшләре дә укучыларның язма сөйләм күнекмәләрен камилләштерүгә китерә. Шунысы мөһим: башлангыч сыйныфларда

язма сөйләмгә караганда телдән сөйләмгә күбрәк игътибар бирелергә тиеш.

Дәресләрдә тел һәм сөйләм материалы аша татар халкының тормыш-көнкүреше, йолалары һәм гореф-гадәтләре, милли бәйрәмнәре һәм ризыклары турында мәгълүмат җиткерү, халык авыз иҗаты үрнәкләре белән таныштыру балаларны әхлакый һәм эстетик яктан тәрбияли, аларның дөньяны танып белү мөмкинлекләрен арттыра.

Программадагы лексик, грамматик һәм фонетик минимумнарны гамәли үзләштерү сөйләм үрнәкләре аша оештырылырга тиеш. Беренче дәресләрдән үк авазларны сүзләр аша, ә сүзләрне җөмләләр аша дөрес әйтергә күнектерү, актив үзләштерелгән җөмлә калыпларын бәйләнешле сөйләмгә кертергә өйрәтү шарт. Лексик минимумга килгәндә, башлангыч мәктәптә 1000 гә якын сүзне актив үзләштерү һәм сөйләмдә куллану күнекмәләре булдыру бурычы куела. Моның өчен кулланылу ешлыгыннан чыгып сайланган сүзләр һәр сыйныфта тематик принципка нигезләнеп бирелә. Шулай ук укучылар, терминнарны атамыйча гына, мәгънәләре ягыннан якын, капма-каршы яки әйтелешләре охшаш сүзләрне дә (антонимнар, синонимнар, омонимнар) гамәли үзләштерергә тиешләр. Грамматик минимумның эчтәлеген аралашу, оештыру өчен кирәк булган тел берәмлекләре һәм аларның морфологик формалары, җөмлә калыплары тәшкил итә. Укучылар аларны сөйләм үрнәкләре аша гамәли үзләштерергә тиешләр. Орфоэпик-орфографик минимум исә аваз-хәреф мөнәсәбәтләрен, татар теленә хас булган үзенчәлекле авазларның һәм иҗек калыпларының әйтелешен, хикәя һәм сорау, тойгылы һәм боеру җөмлә интонациясен, сүз басымын гамәли үзләштерүне үз эченә ала.

1 нче сыйныфта татар телен укыту телдән әзерлек чоры белән башланып китә. Беренче чиректә балалар төрле аралашу ситуацияләренә бәйле җөмлә калыпларын күрсәтмәлелек аша үзләштерергә, аларны дөрес һәм аңлаешлы итеп әйтә белергә, укытучының сорауларына җавап бирә һәм кечкенә диалоглар (монологлар) төзеп сөйли алырга тиешләр. Телдән әзерлек чорында, укучыларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, санамышлар, тизәйткечләр, мәкальләр, кечкенә җырлар өйрәтү, төрле кызыклы уеннар куллану, физкультпауза-лар үткәрү бигрәк тә мөһим. Ьәрбер лексик теманы өйрәнгәннән соң, кабатлау дәресендә укучыларның белем һәм сөйләм күнекмәләрен тикшереп бару укытучының игътибар үзәгендә булырга тиеш.

Башлангыч белем бирү мәктәбендә татар телен коммуникатив нигездә укыту, беренчедән, балаларда тел компетенциясе булдыруга китерә, чөнки алар тел берәмлекләрен, гамәли үзләштереп, сөйләмдә кулланырга күнегәләр; икенчедән, аларның сөйләм компетенциясе үсеш ала, чөнки тел аралашу аша үзләштерелә; өченчедән, тел һәм сөйләм берәмлекләре аша татар дөньясы турындагы мәгълүматны үзләштереп, алар социаль-мәдәни компетенциягә ия булалар.

Укучыларда татар телен өйрәнүгә карата тотрыклы кызыксыну уяту һәм омтылыш тәрбияләү, аларның белемнәрен тагын да тирәнәйтү һәм укытуның сыйфатын яхшырту максатыннан, дәрестән тыш эшчәнлекне оештыруга да тиешле игътибар бирү мөһим. Моның өчен иң яхшы шигырь сөйләүче яки иң яхшы җыр башкаручыга, иң яхшы рәсем ясаучы яки иң яхшы инша язучыга конкурслар, төрле викториналар уздыру; татар әкиятләрең һәм җырларын өйрәтү, татар биюләрен башкару, сыйныф газеталары чыгару, татар балалар шагыйрьләре белән очрашулар һәм кызыклы кичәләр үткәрү; курчак театрына бару, күренекле татар шәхесләренең музейларына экскурсияләр оештыру аеруча әһәмиятле. Мондый чаралар татар телен укытуны тагын да камилләштерүгә, аның нәтиҗәлелеген арттыруга китерә.



Башлангыч мәктәптә татар телен укыту өч этапка бүленә: I этап — 1 нче сыйныф (нигез салу этабы); II этап — 2—3 нче сыйныфлар (төп этап); III этап — 4 нче сыйныф (гомумиләштерү этабы).


9 сыйныф- татар теле

1

2.09

Без Татарстанда яшибез

Тат. Теле

ЛКК

Мостэкыйль, икътисади, жэмгыять,хокук, максат

2

20.09

Исем фигыль

Т. Теле

ГКК

Галэм, туганлык, кызыксыну, ризалашу,анлату

Исем фигыль

Жомлэлэрне тэржемэ иту

3

27.09

Телэк белдеру формасы

Т. Теле

ГКК

Барасым килэ, аласын килэ, укыйсы килэ( килми)

Телэк белдеру формасы

Диалог

4

4.10

Алмашлык

Т. Теле

ЛГКК

Могжиза,кадер, тылсым,

Алмашлыкларнын тозелеше, дорес ясалышы

Сузлек диктант

5

7.10

Жомлэ кисэклэре

Т.теле

ЛГКК

Гарэп графикасы, Болгар дэулэте,елъязма

Жомлэ кисэклэре

6

11.10

«Саумы, китап!» текстындагы лексик-грамматик иатериал

Т.теле

ЛГКК

Ант итэ, эверелэ.изге,даими, укымышлы,дивар,

7

18.10

«Эбугалисинэ» текстындагы лексик-грамматик материал

Т. Теле

ЛГКК

Яшеренделэр, чакма, сиздерми генэ

8

25.10

Кушма жомлэ

Т.теле

ГКФ

Белеем чыганагы, мэгарэ, бервакытта да

Кушма жомлэнен торлэре

9

15.11

«Колаямбу плантациядэ эшли» текстындагы лексик-грамматик(л-г) материал

Т.теле

ЛГКК

Кешелек жэмгыяте, нэзек,эйбэтрэк

10

22.11

Хикэя фигыль

Т.теле

ГКК

Точкереп жибэрде,якынайтачакмын,сойли

Хикэя фигыльнен формалары

11

Хикэя фигыль

Т.теле

12

29.11

Теркэгечлэр

Т.теле

ГКФ

Абруй.сэлэт.дэвалаучы,унай нэтижэ,хастаханэ

Тозуче,ияртуче теркэгечлэр

13

6.12

Иярченле кушма жомлэ

Т.теле

ГКФ

Белгеч,хэрэкэт, нэтижэ

14

17.12

Иярченле кушмажомлэлэрнен аналитик, синтетик торлэре

Т.теле

ГКФ

Калышмый,ышанычлы.сынашу

Аналитик,синтетик чаралар

15

27.12

Иярчен хэбэр жомлэ

Т.теле

ГКФ

Эшкэ тотынса,начар булмастыр, гожлэп тора

16

29.12

Иярчен тэмамлык жомлэ

Т.теле

ГКФ

Остэрэк. Яманлык,зирэк

17

19.01

Иярчен аергыч жомлэ

Т. Теле

ГКФ

Яхшылык.яманлык,падишг

18

26.01

Иярчен хэл жомлэлэр. Иярчен вакыт жомлэлэр

Т.теле

ГКФ

Хэбэр.дала.молдерэмэ

19

2.02

Аваз ияртемнэре.Ымлыклар

Т.теле

ЛГКФ

Шиклзну.шатлану,соклану,тумыштан,лаек

20

9.02

Иярчен урын жомлэле кушма жомлэ

Т.теле

ЛГКФ

Барлыкка килэ,акрын,ялгызак монэсэбэтле сузлэр

21

--

Т.теле

ЛГКК

22

16.02

Иярчен максат жомлэле кушма жомлэ

Т. Теле

ГКФ

Кон-тон тырышты, Тэнре хакы,жир жимертеп эшли

23

2.03

Иярчен сэбэп жомлэле кушма жомлэ

Т.теле

ГКФ

Янгыр юклыктан, ойдэ булмаганга,тырышып эзерлэнэм

24

9.03

Фигыль юнэлешлэре

Т.теле

ГКФ

Уйлана,бизэлэ,мактала,эшлэшэ,ашата,

25

16.03

Иярчен шарт жомлэле кушма жомлэ

Т.теле

ГКФ

Эзерлэп кил, буран туктаса,эниемне курсэм

26

22.03

«Солтангэрэйнен язмышы» текстындагы л-г материал

Т.теле

ЛГКК

Шэбрэк.адашырга,юнэлеш

27

6.04

Текст тозелеше

Т.теле

ЛГКФ

Мэгънэви,гадэттэ.башлам. бетем.

28

13.04

«Кыр казы» текстындагы л-г материал

Т.теле

ЛГКК

Ычкынырга,талпыну,куандым, бераз

29

20.04

«Табигатьне саклау» текстындагы л-г материал

Т.теле

ЛГКК

Сукмак.пычратырга,шунлыктан,корэшергэ тиеш,оныкларыбыз яшэячэклэр

30

27.04

«Ак сирень» текстындагы л-г материал

Т.теле

ЛГКК

Болгый-болгый, монаеп, серле

31

4.05

Иярчен кире жомлэле кушма жомлэ

Т.теле

ГКФ

Шулай да, булса да, шуна карамастан, алай да

32

11.05

Уткэннэрне кабатлау

Т.теле

ЛГКК

33

-- --

Т.теле

34

18.05

Контроль диктант «Кайда син, чишмэм?

Тат.теле

35

Йомгаклау дэресе

Тат.теле

9 сыйныф –татар эдэбияте

1

14.09

Казан-тарихи башкала

Т.эдэб.

ЛКК

Илче, жиган, туганлык

2

21.09

Татар музыка сэнгате

Т.эд.

ЛКК

Жан, мон,танылган, кыллы, нигез салучы

3

28.09

А.Ключарев-татар композиторы

Тэдэб..

ЛКК

Хисапчы, гореф-гадэтлэр

4

5.10

Софья Губайдуллина

Т. Эд.

ЛКК

Затлы,нэсел, тыйнак, аягурэ, остаз

5

7.10

Татар театры

Т.эд.

ЛКК

6

12.10

К.Насыйри «Эбугалисинэ»

Т.эд.

ЛКК

Рэсми,тамаша, кыяфэт,шулвакыт

7

19.10

М.Мэгдиев «Колаямбу плантациядэ эшли»

Т. Эд.

ЛКК

Эйбэтрэк, ботенлэй, чандыр

8

26.10

Л.Ихсанова «Бер мажара»

Т.эд.

ЛКК

Таэсир, мажара, максатка омтулычан

9

23.11

Л.Ихсанова «Бер мажара»(икенче кисэк)

Т.эд.

ЛГКК

Ялчы.ертылган,гажэплэнергэ

10

30.11

Г.Эпсэлэмов «Ак чэчэклэр»

Т.эд.

ЛКК

Абруй,борчый, суларга

11

Г. Эпсэлэмов «Ак чэчэклэр»

Т.эд.

ЛКК

12

7.12

Г.Ахунов»Хэзинэ»

Т.эд.

ЛКК

Бораулаучы, калышмый,сынашу

13

14.12

И.Юзеев «Таныш моннар»

Т.эд.

ЛКК

Бэгърем.рэнжемэ,куаныч

14

21.12

Р.Вэлиева «Гомэр гэм гонэр»

Т.эд.

ЛКК

15

27.12

«Алтын алмалар»-татар халык экияте

Т.эд.

ЛКК

Гажэплэнгэн,шулкадэр, бер-берсенэ

16

28.12

«Зирэк карт»-татар халык экияте

Т.эд.

ЛКК

Вэзир, гэугэр, гажэплэнэ

17

11.01

Сибгат Хэким «Энкэй»

Т.эд.

ЛКК

Тоела,дала, изге телэк

Сэнг.уку

18

21.01

Афзал Шамов «Госпитальда»

Т.эд.

ЛКК

Хэрэкэтчэн,сыенды, унайлады, Бэгърем

19

28.01

Нур Эхмэдиев «Ана»

Т.эд.

ЛКК

Житэклэде, анлатма,сыенды

20

4.02

Г.Шэрэфи «Кунеллэрдэ гол усэ»

Т.эд.

ЛКК

Янэшэ,хужалык, куандырдылар, кор кунелле

21

11.02

Ш.Галиев «Урам ул нинди?»

Т.эд.

ЛКК

Тартма,жыелган.шушында

Сэнг.уку

22

18.02

Р.Миннуллин «Э ни очен?»

Т.эд.

ЛКК

Упкэлэшу, торткэлэшу, шаулашу,алдашу, югыйса

23

25.02

Солтангэрэйнен язмышы

Т.эд.

ЛКК

Шэбрэк, капшау, адашырга, юнэлеш, ометлэнергэ

24

4.03

Чишмэлэр

Т.эд.

ЛКК

Элек-электэн, караш, изге

25

11.03

Минем дустым

Т.эд.

ЛГКК

Кечкенэдэн,ярдэмчел, беркайчан да

26

18.03

Р.Мохэммэдиев «Бер умырзая»

Т.эд.

ЛКК

Хыял, хикмэт,нэсел тамыры,аптырыйлар, шифа,уртаклашалар

27

1.04

М.Гафури «Кыр казы»

Т.эд.

ЛКК

Куандым,талпыну, бераз

28

8.04

Табигатьне саклау

Т.эд.

ЛКК

Озэргэ,пэрэвез, табигать

29

13.04

Р.Бэшэр «Авыру урман»

Т.эд.

ЛКК

Качып-качып, жилэксез,чэчэксез, монаеп тора

30

22.04

Ибрагим Газинын тормышы, ижаты

Т.эд.

ЛКК

Ахырына кадэр, шогыльлэнэ,

31

29.04

И.Гази «Ак сирень»

Т.эд.

ЛКК

Козге, уфылдап,кайвакыт

32

6.05

Ф.Яруллин «Ике кояшым бар»

Т.эд.

ЛКК

Узгэреш, уртилэр,чынлап,житмэсэ, сизгер,язмыш

33

-- --

Т.эд.

ЛКК

Омет уянган, сыйпысы килэ, оялып кына

34

13.05

Минем героем

Т.эд.

ЛКК

Талгын гына,яшеренэ-яшеренэ, шиклэнмэс идем

35

20.05

Йомгаклау дэресе

11 сыйныф-татар эдэбияте

1

10.09

Бай тарихлы фэнни узэк

Тат.эд.

ЛКК

Матди,рухи мирас, мостэкыйль, гомумэн,карар

2

13.09

Фэнгэ багышланган гомер

Т.эд.

ЛКК

Юнэлэш,эзерлэу,гыйльми дэрэжэ

3

17.09

Моштэри шэкерте

Т.эд.

ЛКК

Куренекле галим, шэкерт, модир

4

22.09

Карангылыктан-яктылыкка

Т.эд

ЛКК

Эверелэ, укымышлы, кушылма

5

24.09

Казан финанс-экономика институты

Т.эд.

ЛКК

Дэрэжэ,икътисади белем, имтихан тапшыру, унышлы тэмамлау

  1   2   3   4   5   6


©dereksiz.org 2016
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет