Көз җитте. Муса Җәлил Киң болыннарда, Урман-кырларда, Агачлар, гөлләр Кибеп сулдылар. Уйсу җирләрдә, Елга, күлләрдә



Дата02.07.2016
өлшемі69.35 Kb.
#172830

№1 2012 елның гыйнвар аеннан бастырыла

Сентябрь, 2014 ел








Көз җитте.

Муса Җәлил

Киң болыннарда,

Урман-кырларда,

Агачлар, гөлләр

Кибеп сулдылар.

Уйсу җирләрдә,

Елга, күлләрдә,

Көзге салкыннан

Сулар туңдылар.

Көннәр суынды,

Чишмәләр тынды.

Безне калдырып,

Кошлар да китте. 

Кошлар шикелле

Бергә гөр килеп,

Мәктәптә укыр

Вакытлар җитте.

Укытучым!










Уку елы әле башланып кына китү

гә карамастан мәктәбебез беренче

юбилярын котлый. Татар теле һәм

әдәбият укытучысы Хазипова

Рузалия Хатип кызы 55 яшьлек

юбилеен билгеләп үтте. Хөрмәтле

Рузалия Хатип кызы сезне туган

көнегез белән котлыйбыз!

Эшегездә зур уңышлар, гаилә

бәхете, сәламәтлек телибез.

Туган көнегез белән котлыйк әле,

Бүләк итик алсу гөлләрне.
Телик әле сезгә, якын итеп,
Киләчәктә матур көннәрне.


Еллар арты еллар өстәлсә дә,
һаман күңелегезне яшәртсен.
Нурлар сибеп көләч йөзләрегездә,
Гел шат итеп кенә яшәтсен.


Гел елмаеп, көлеп яшәгез әле,
Беркайчан да кайгы килмәсен.
Йөзегездә һәрчак кояш нуры
Балкып торсын, һич тә сүнмәсен.













Ачык чаралар



5 “В” сыйныфында уздырылган

сыйныф сәгате.



Сыйныф сәгатендә укучылар да

чыгыш ясадылар. Төрле уеннар

уйнадылар, киңәшләр тыңладылар.



Сыйныф җитәкчесе Шәрифуллина Венера Рәфис кызы үзенең чыгышында төрле эш алымнары кулланып, укучыларда кызыксыну уятты.

















8 аб сыйныфларында “Сәламәтлек- 8 “А” сыйныфы җитәкчесе

не саклыйк” дигән темага сыйныф Султанова Гөлчәчәк Нурислам кызы

сәгате узды.



Сыйныф җитәкчеләре тарафыннан

әзерләнгән материал бик эчтәлекле

һәм кызыклы иде.Сыйныф сәгатендә 8 “ Б” сыйныфы җитәкчесе

сәламәтлеккә зыян китерүче Сабирянова Рузалия Нәфис кызы

матдәләр турында сөйләделәр.

8 нче сыйныфка җиткән малайларга һәм

кызларга файдалы киңәшләр бирделәр.





Көз сынамышлары



* Беренче сентябрь көнне җил *Август аенда аяз булса, көз



булса, киләсе ел ашлык пычрак була.

начар булыр. *Көз көне пәрәвез очса, көз

* Искечә беренче сентябрьдә яхшы килер.

күк күкрәсә, киләсе ел ашлык * Көз көне тычкан күсе күп

уңар, ләкин көз озак килер. булса, кыш җылы килер.

* Ноябрь кар өрә – галәмгә * Мәче борынын яшереп

ашлык китерә. йокласа, көн суыта.

* Сентябрь аяз – кыш салкын. * Көз чүмәлә төбендә тычкан-

* Кояш баткач, һавадагы кызыл- нар җыелса, икмәк кыйммәт

лык озак торса, аяз булыр булыр.

* Кояш болытка капланып баеса, * Сентябрь башларында тавык-

яңгыр булыр. лар каурыйларын коя башласа-

*Агач яфрак коймый, кар лар, ел суык була.

яумый. * Ноябрь кар өрә- галәмгә

*Яфрак җиргә капланып ашлык китерә.

төшсә, иген уңа. *Әгәр көз көне каен агачлары

*Агач яфракны соң койса, астан саргаеп, яфракларын

ел авыр килә. астан коя башласалар – ел

*Чия яфрагын коеп бетерми җылы килер, ә өстән саргаеп,

торып, кыш булмый. өстән коя башласалар – ел

салкын килер.


Өлкәннәр көне белән !









Ак яулыгы бераз каралса да,

Дисбе тарта әби иренми.

Кешеләргә өмете күптән сүнгән,

Тик иманы һаман сүрелми.

Ак яулыгы бераз каралса да,

Пакь җәймәдер изге теләге.

Берән-сәрән кемдер хәер суза,

Бу-әбинең соңгы терәге.

Ак яулыклы ялгыз әбиләргә

Салкын караш ташлап узмагыз.

Мескенләнмә, юньсез карчык, диеп

Нахакларга кереп китмәгез.

Иман сөйгән ялгыз әбиләргә

Җәлләмәгез бер үк хәерләр

Язмыш,бәлки,үзегезгә дә беркөн .....

Михнәт таяклары әзерләр.

Бәйрәмегез котлы булсын,

Табыныгыз мул булсын.

Күңел шатлык белән тулсын,

Ял кичәгез гөрләп торсын.

Ашыкмагыз картаерга.

Йөрәккәегез тынмасын

Картлык шатлык түгел диеп,

Гел моңаеп тормыйк әлә.

Сагыш -моңнарны таратып,

Елмаешыйк, көлик әле.

Картаябыз димик әле.


Табышмаклар



Кеше (тән төзелеше, гаилә, туганлык)

  1. Кырык бармак, кырык тырнак, Бер агачта ике яфрак. Ике җанга бер сулыш.

  2. Асты диңгез, өсте нур.

  3. Кунак килде, чыгып алыгыз: аягы бар - йөрми, күтәрмичә өйгә керми.

  4. Ак җимеш, өстәлгә куелмый, үзен һәркем ашый.

  5. Берәүләр үз ашларын эскәтер җәйми генә ашыйлар.

  6. Төшә-төшә, җиргә җитми, менә-менә, күккә җитми.

  7. Югары менәр һү-һү, Түбән төшәр һү-һү, Уртасында былбыл кош Сайрыйдыр ла һү-һү.

  8. Ике багана, ике багана өстендә мичкә, мичкә өстендә бөке, бөке өстендә йомры туп, Туп өстендә куаклык, куаклык эчендә хайванлык.

  9. Бер бүкәндә җиде тишек.

  10. Тал башына кара елан асылган.

  11. Урман ботаксыз, җәнлеге сөяксез.

  12. Тимер тәкә тау яра.

  13. Карурманны бер балта белән кырып салдым.

  14. Иң әүвәле кара урман, аннан ары шома тау, аннан ары кече урман, аннан ары елтыравык, аннан ары мышлыпый, аннан ары тәтелдек, аннан ары очлыкый.

  15. Кара урман, кара урман артыннан кире урман, кире урман артыннан җелкелдек, җелкелдек артыннан мыркылдык, мыркылдык артыннан шаркылдык, шаркылдык артыннан селкенчәк, селкенчәк артыннан тәртешкә, тәртешкә артыннан тырма.

  16. Олы урман да кече урман,- берсен кыралар, берсен саклап торалар.

  17. Ике батыр, аяк юлы ятыр.

  18. Йөзлек астында йөз энә. Ялт-йолт ябыла, йозаксыз бикләнә.





Табышмакның җаваплары.




1.Ана һәм бала.

2. Бәби

3. Бәби


4. Сөт эчү

5. Сөт эчү

6. Бишек

7. Бишектәге бала

8. Кеше гәүдәсе

9. Баш


10.Чәч

11.Чәч


12. Чәч алу

13. Чәч, маңгай, каш, күз, борын,

тел

14. Чәч, маңгай, каш, күз, аяк



15.Чәч, каш

16. Чәч, каш

17.Каш

18. Керфекләр


Баш мөхәррир
Хәсәнова Рәзинә Зөфәк кызы.
Шеф – мөхәррир
Сабирянова Рузалия Нәфис кызы

Редколлегия әгъзалары:


Асылова Аделина

Шәймәрдәнова Алсу

Машина Альбина

Минкина Камилә

Яруллин Инсаф

Мансурова Анжелла


Хатлар өчен безнең адрес

Әлмәт шәһәре, Җәлил урамы, 41 нче



йорт, 11 кабинет






Достарыңызбен бөлісу:




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет