Көзге байлык (Рус төркеме. II сыйныфта сыйныфтан тыш чара)



Дата12.07.2016
өлшемі46.5 Kb.
#195436
Көзге байлык

(Рус төркеме. II сыйныфта сыйныфтан тыш чара)



Айсылу БАТЫРШИНА,

Казандагы 108 нче урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Максат:

1. Балаларның сүзлек байлыгын арттыру.

2. Табышмаклар аша татар халык авыз иҗаты белән кызыксыну хисе уяту.

3. Укучыларның чагыштыра, нәтиҗә ясый белү, фикерләү сәләтләрен үстерү.

4. Күрсәтелгән яшелчәләрне танырга һәм характеристика бирергә өйрәтү.

Җиһазлау: дәреслек (Р.З.Хәйдәрова һ.б.), рәсемнәр, коробка (серле сандык), Акбай һәм Мияу – кунакларыбыз, презентация, табышмаклар, карточкалар.

I. Оештыру

– Ребята, сегодня к нам пришли гости, они узнали, что вы очень хорошо говорите по-татарски, поэтому мы с вами будем разговаривать только на татарском языке!

– Әйдәгез кунаклар белән исәнләшәбез һәм хәлләрен сорыйбыз.

Балалар: Исәнмесез!

Кунаклар: Исәнмесез!

Балалар: Хәлләрегез ничек?

Кунаклар: Әйбәт, рәхмәт!

II. Яңа тема. Мотивация этабы

(Ишеккә шакыйлар.)

Укытучы: Анда кемдер бар. Балалар, татарча ничек итеп эндәшәбез?

Балалар: Кем анда? (Бергә)

(Ишек ачыла һәм Акбай белән Мияу керәләр.)



Укытучы: Балалар, бу кунакларны мин чакырган идем. Керегез! Таныш булыгыз: бу – Акбай, ә бу – Мияу.

Акбай һәм Мияу: Исәнмесез, балалар!

Балалар: Исәнмесез, Акбай! Исәнмесез, Мияу! Хәлләрегез ничек?

Акбай һәм Мияу: Әйбәт, рәхмәт.

(Акбай һәм Мияу балаларга яшелчәләр рәсеме эләшеп чыга.)

Акбай һәм Мияу: Сезгә рәсемнәр ошыймы?

Укытучы: Ни өчен ошамый? (Төрле төсләргә буяр идек.)

(Төрле төстәге карандашлар ярдәмендә укучылар яшелчә рәсемнәрен төрле төсләргә буйыйлар.)

Укытучы: Безнең рәсемнәребез ничек үзгәрде? (Матур булды.)

Укытучы: Хәзер төслелекне, матурлыкны сүзләр белән әйтеп карагыз, димәк, яшелчәләргә характеристика бирергә.

(Укучылар, яшелчәләрнең төсләрен, формаларын әйтеп, сүзтезмәләр төзиләр.)



Укытучы: Сүзтезмәләр төзегәндә, сез кулланган сүзләр нинди сорауга җавап бирделәр? (Нинди? Кайсы? Какой? Какая? Какое?)

Укытучы: Алар нәрсә белдәрә? (Предметның төсен, формасын, тәмен.)

Укытучы: Барыгыз да булдырдыгыз! Молодцы!

Табышмаклар

(Рәсемнәр презентация итеп тәкъдим ителә)

1) Үзе ачы – дәвалый.

Күзгә кереп җәфалый.

Исәнлек өчен туган, алтын кабыклы ... (Суган)

2) Чәчәге агачында, алмасы тамырында. (Бәрәңге)

3) Утыра бер чүлмәк, өстенә кигән йөз күлмәк. (Кәбестә)

4) Түгәрәк, тик ай түгел, сары, тик кояш түгел. (Шалкан)

5) Озын, яшел – түтәлдә, сары, тозлы – кисмәктә. (Кыяр)

6) Җир астында алтын казык – без аны алдык казып. (Кишер)

– Хәзер, әйдәгез, ял итеп алыйк.

Физкультминут

«Миңлебай» уены.

Без йөрибез әйләнеп,

Син уртада, Миңлебай.

Син нишләсәң, ни кылансаң,

Без кыланырбыз шулай.


  • Бер болай, бер болай, я кыланыгыз шулай.

  • Бер болай, бер болай, моны эшләү бик уңай. (Укучы артыннан хәрәкәтләр кабатлана.)

III. Ныгыту

Укытучы: Балалар, безгә Акбай белән Мияу серле сандык алып килгәннәр.

Акбай һәм Мияу: Әйе, бу сандыкны безгә хат ташучы апа бирде. Балалар, сандыкны ачып карарга ярдәм итегез әле!

Укытучы: Нәрсә бар анда?

Балалар: Яшелчәләр.

Укытучы: Ягез әле, дөрес итеп исемнәрен әйтеп чыгыйк.

IV. Группаларда үзлектән эш

(Группаларга яшелчәләр таратыла. Һәр группа яшелчәләрне төркемнәргә бүлә, ничә төрле яшелчә бар һәм балалар аларның санын әйтергә тиеш.)



Укытучы: Балалар, яшелчәләр файдалымы? Ни өчен? Фикерләрегезне әйтегез әле.

Укытучы: Яшелчәләр елның кайсы вакытында өлгерә?

Укытучы: Димәк, бу яшелчәләне көзге байлык дип әйтә алабыз?

Укытучы: Көз – ул нинди ел фасылы? Фикерләрегезне әйтегез әле.

V. Йомгаклау

– Яшелчәләр турында нәрсәләр сөйләп үттек?

– Бу чараның кайсы өлеше аеруча исегездә калды?

– Нинди күренешләр ошады?



Укытучы: Балалар, Акбай һәм Мияу белән хушлашыр вакыт килеп җитте.

Акбай һәм Мияу: Балалар, барыгыз да бик тырышып эшләдегез. Шуңа күрә безнең сезгә бүләгебез бар. Бу карточкаларга яшелчәнең рәсеме ясалган һәм нинди витаминнарга бай булуы күрсәтелгән.

Балалар: Рәхмәт! Сау булыгыз Акбай, Мияу!

Акбай һәм Мияу: Сау булыгыз, балалар!

Укытучы: Барыгыз да булдырдыгыз! Мин дә сезгә «Молодец» диеп язылган значоклар әзерләдем. Балалар, шуның белән безнең кичәбез ахырына якынлашты, сау булыгыз!

Достарыңызбен бөлісу:




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет