Кушма җөмләләрне кабатлау



Дата09.07.2016
өлшемі110.79 Kb.
#187784
Дәреснең исеме :
Тема: Кушма җөмләләрне кабатлау
Максат: Тезмә һәм иярченле кушма җөмләләр турындагы белемнәрне ныгыту. Кушма җөмләләрне сөйләмдә урынлы куллана белергә өйрәтү. Күренекле шәхесләрнең гаиләләре турында мәгълүмат бирү.

Бәйләнешле сөйләм телен, логик фикерләү сәләтен үстерү. Игътибарлыкны арттыру.

Милли үзаң үстерү. Мәхәббәтнең изге хис икәнлегенә төшендерү. Якташ шагыйрә И.Гыймаева иҗатына мәхәббәт тәрбияләү.
Җиһазлау: Интерактив такта, проектор, “Мин сине ничек яраттым” китабы, Ф.Яруллин турындагы диск, грамота ( “Пар аккош” викторинасында җиңү яулаган өчен), тестлар.
Искәрмә. Дәрес планы төзегәндә, укучыларның җаваплары якынча гына күзаллана. Тәкьдим ителә торган бу план-конспект дәрес барышында укучылар биргән тулы җавапларны исәпкә алып, тулыландырып бирелде. Дәрестә җавап бирүче укучылар күп, һәр җавап бирүче бала “Укучы” сүзе белән билгеләнде.

Дәрес барышы.

Дәреснең эпиграфы: Һаваларда оча ике аккош,

Каурыйлары җиргә коела.

Янып сөйсәң, күңел канатлана,

Мәңге талмас кебек тоела.

(Презентациянең беренче слайдында да шул сүзләр урнаштырылган, дәрес башында шул слайд яктыртылып тора)

I. Оештыру (уңай психологик халәт тудыру):

1.Исәнләшү, укучыларны барлау, дәреснең темасын, максатын әйтү.

2. Дәрестә кулланырга тиешле кагыйдәләрне искә төшерелә:

а) Игътибар белән тыңла, бүлдермә.

б) Тулы җөмләләр белән сөйлә, сөйләмеңдә кушма җөмләләрне кулланырга тырыш.

в) Кеше фикерен кабатлама, үз фикереңне әйт..

II. Белемнәрне актуальләштерү.

Сорауларга җавап бирү рәвешендә, кушма җөмлә турындагы белемнәрне искә төшереп үтү.

-Нинди җөмлә кушма җөмлә дип атала?

- Кушма җөмлә нинди төрләргә бүленә?

- Нинди җөмлә тезмә кушма җөмлә дип атала?

- Нинди җөмлә теркәгечле тезмә кушма җөмлә дип, нинди җөмлә теркәгечсез тезмә кушма җөмлә дип атала?

- Нинди җөмлә иярченле кушма җөмлә дип атала?

- Иярчен җөмләләрнең мәънә ягыннан ничә төре бар?

- Аналитик бәйләүче чараларга нәрсәләр керә?

- Синтетик бәйләүче чараларга нәрсәләр керә?

- Иярчен җөмләләрнең мәгънә ягыннан ничә төре бар?


III. Төп өлеш:

1. Өйдә укучыларга аерым шәхесләрнең гаиләләре турында, кушма җөмләләр кулланып, кыска чыгышлар ясарга әзерләнеп килергә кушыла. Слайдлардагы гаиләләр буенча берәр укучы чыгыш ясый. Һәр чыгыштан соң, слайдка куелган фотолар астындагы җөмләләр укыла һәм укучылар кушма җөмләләрне табып, төрләрен билгели (план-конспектта кушма җөмләләр аерып күрсәтелә, слайдларда бу җөмләләр кызыл төс белән бирелә), укучылар җөмләләрнең схемаларын сызалар (берәр укучы интерактив тактада, калганнар урыннарда эшли).
2нче слайд. Минтимер Шәрипович һәм Сәкинә ханым гаиләсе.

Укучы: Минтимер Шәрипович һәм Сәкинә ханым1961нче елда гаилә корып җибәрәләр. 1962нче елда, Минзәләдә чакта, беренче малайлары, 1964нче елда икенче уллары дөньяга килә. 1967нче елда Казанга күчеп киләләр.

Шәймиевләрнең үрнәк гаилә оясын коруда Сәкинә ханымның өлеше зур. Аларның бер сулыш белән яшәвенә күпләр көнләшеп карый. “Ир белән хатын-куш тирәк, төбе бер дә, тамыры бер” дип актанышлылар юкка гына әйтмиләр.

-Сәкинә - язмышның миңа биргән иң зур бүләгедер,- дип искә ала Минтимер Шәрипович. Без үзебезне таныштырган , табыштырган көннәрне ниндидер бер якты сагыш белән, матур итеп сагынып искә алабыз. Гомер буе ара-тирә искә төшергәләп торгангамы, һәр мизгеле аерымачык, шагыйрәнә итеп әйтсәк, сәгадәтле сәгатьләрнең...
Фото астында түбәндәге юллар:

Һаваларда оча ике аккош,

Еракларга китә моңнары.

Киләчәккә аккош юлы булып

Китсен безнең яшьлек еллары.

3нче слайд. Абдулла Алишның гаиләсе белән төшкән фотосы урнаштырылган.

Укучы: Абдулла Алиш белән Рокыя Тюльпанова 1934нче елның көзендә өйләнешәләр. Алар бер-берсен хөрмәт итеп, бик яратып яшәгәннәр. Айваз белән Алмаз исемле ике ул үстергәннәр. А.Алиш бик бала җанлы кеше була, Рокыясына балаларны карашырга да бик теләп булыша. “Алмазым, Айвазым, дип, матур сүзләр әйтеп , иркәли-сөя. Әз генә буш ара тапса да, алар белән мәш килә”,-дип искә ала Рокыя ханым.

А.Алиш тормыш иптәшенә карата да бик игътибарлы булган. Бу турыда Рокыя ханымның мондый сүзләре бар: “Еш кына эштән чыккач, миңа театрга билет алып кайта. Үзе өйдә кала. Чәй кайнатып, чәйнекне томалап өстәлгә куя да, мине каршыларга чыга, өй буйлап әрле –бирле йөреп тора. Аннары күңелле итеп чәй эчәбез. Бик рәхәт була иде бу минутлар. Кечкенә бүлмәбез зураеп , яктырып киткәндәй була...”

Фото астындагы юллар:

Абдулла Алиш балаларны бик ярата. Аларга әкиятләр сөйли, еш кына икесен ике тезенә утырта да әкиятләрен укый. Малайлар кызыксынып тыңласалар, шатлансалар, бик тә кәефе килә, рәхәтләнеп елмая.


4нче слайд. Кәрим Тинчурин белән Заһидә Әхмәрова .

Укучы: Кәрим Тинчуринның булачак хатыны -Заһидә туташ -Алкин исемле алпавыт нәселеннән чыккан укымышлы, фикерли торган, алдынгы юнәлештәге, гимназия тәмамлаган кыз була. К.Тинчурин белән алар беренче тапкыр Мәдинә Терегулованың туенда очрашалар. 1919нчы елда алар өйләнешәләр. Бу вакытта К.Тинчуринга 32 яшь була. Зур туй ясап тормыйлар, авыр вакыт. Тары ярмасыннан ботка, өйрә пешереп, никах укыталар. Шулай итеп Кәрим Тинчурин гаиләле тормыш корып җибәрә.
Фото астындагы юллар:

1919нчы елда Кәрим Тинчурин белән Заһидә Әхмәрова өйләнешәләр.



Еллар авыр була, зур туй ясап тормыйлар.
5нче слайд. Шәүкәт Галиев гаиләсе.

Укучы: Татарстанның халык шагыре Шәүкәт ага Галиев гаиләсе күп бала тәрбияләп үстергән ишле гаиләләрнең берсе. Бүгенгесе көндә исә, аларның гаиләсен кияү һәм киленнәр, онык һәм оныкчыклар тулыландырган. Алар һәрдаим дәү әтиләре белән дәү әниләренең хәлләрен белешеп торалар. Алар белән горурланып, аларны хөрмәт итеп яшиләр.

Шәүкәт ага белән Фәридә ханымның гаиләсе-дуслык, татулык үрнәге булган, сокландыргыч матур гаилә.


Фото астындагы юллар:

Еллар үткәч, Шәүкәт ага һәм Фәридә ханым.
6нчы слайд. Гариф Ахунов гаиләсе.

Укучы: Гариф Ахуновның гаиләсен дә язучылардан тора дип әйтергә мөмкин. Хатыны Шаһидә ханым- “Минем кала алуым” исемле повестьның авторы, байтак кына әсәрләрне татарчага тәрҗемә иткән каләм әһеле. Улы Рәшит исә, татарчадан русчага тәрҗемә итү буенча байтак хезмәт куйган. Кызы Наилә- шагыйрә, драматург.

... Гариф абыйның язу бүлмәсендә, иң абруйлы урында ике татар карчыгының портретлары эленеп тора. Берсе-Гариф абыйның әнисе Бибинурныкы, икенчесе- Шаһидә апаның әнисе Йөзлекәйнеке. Шаһидә апаның әнисе байтак еллар биредә яшәгән. Ул Гариф Ахунов белән бик дус булган. Шаһидә апа исә, Гарифҗанның әнисе белән сердәш булган. “Гарифҗан берәр ярамаганрак эш эшләсә, “әнигә әйтәм” дип куркыта идем”,-дип искә ала Шаһидә ханым. Менә шундый матур гаилә булып яшәгәннәр алар.

Фото астындагы юллар: Яшьлек-кеше гомеренең иң матур, иң кадерле чагы. Һәркем яшьлеген яшьлеге узгач сагына. Әйтергә теләгәнем- яшьлекне һәркемгә дә матур итеп сагынырга язсын иде. Моның өчен адәм баласына тик бер генә нәрсә кирәк- гомер юлдашыңны дөрес сайлый белү.
7нче слайд . Сара Садыйкова һәм Газиз Айдарский.

Укучы: Сара Садыйкова белән Газиз Айдарский 1924нче елда гаилә корып җибәрәләр. Алар бер-берсен бик яраталар. Мәхәббәтләренең җимеше булып, кызлары Әлфия дөньяга килә. Кызганычка каршы, язмыш сынаулары бу матур гаиләне дә читләтеп үтми, аларның бәхетле еллары озакка сузылмый, аяусыз авыру Газиз Айдарскийны вакытсыз якты дөньядан алып китә. Сарага сагынып укырга Газизнең сөю тулы хатлары гына кала .“ Сарушым, җанашым!.. Синең өзгәләнеп язган хатыңны алдым. Мин сине бик сагындым, ифрат сагындым, Казанга очып кайтып, синең яныңда гына яшәр идем. Синең яныңнан беркая китмичә, назлашып, бер-беребезне ихтирам итешеп кенә, яшисе иде дә бит, һаман шулай яшәргә шартлар юк. Минем бер дә аппетитым юк, начар ашыйм, авыру үзенекен итә, Тукай әйтмешли, сүнәрмен, ахрысы. Сарушым, җанашым, театрда эшләреңне җайлап, ничек тә Мәскәүгә килү ягын кара, синнән башка ялгыз яшәү мине тәмам туйдырды. Мине бары китаплар гына әзрәк юата....

Сагынып, күп сәламнар белән, Азигың”.



Фото астындагы юллар: Сараның җырлавын дуслары бик яраталар, ә Газиз аның тавышыннан тәмам сихерләнә. Мәхәббәт турында үзара бер сүз сөйләшмәгән ике яшь йөрәк шушы җыр, моң аша бер-берсен аңлыйлар.
8нче слайд. Гадел Кутуй гаиләсе.

Укучы: 1926нчы елның 26нчы декабрендә Гадел Кутуй Галимә исемле кыз белән тормыш корып җибәрә. Кызлары- Гөлшат, Кира, уллары-Рөстәм туа. Аяусыз сугыш аерганчы, алар бергә яшиләр. Сугыш аларны мәңгегә аера. Гадел Кутуйның улы Рөстәм әтисе турында болай яза: “ Мин балачагым турында язарга яратам. Балачагым турында язу- әти турында язу дигән сүз. Ишек шакысалар, мин әле дә сискәнеп китәм... Бу хәл бала вакытымнан ук башланды: менә капка келәсе челтерәп китәр дә, өй алдына әти килеп керер кебек...”

Галимә ханым озак еллар табибә булып эшли, 1986нчы елда вафат була.



Фото астындагы юллар:

Сугыш безнең авыздан “әти” дигән сүзне алып ташлады, ләкин күңелдә ул сүз нык саклана.

... Карусель туктагач, ул мине , агач ат өстеннән күтәреп алып, җиргә төшерәчәк. Ләкин хәтерләмим: төшердеме ул мине җиргә, әллә үсеп җиткәнче мин шунда калдыммы...
9нчы слайд. Фәнис Яруллин һәм Нурсөя ханым

Укучы: Фәнис Яруллин белән Нурсөя мәхәббәте турында ишетмәгән татар кешесе юктыр. Бу гаилә турында сокланып та, шаккатып та сөйлиләр. Гомеренең күп өлешен караватка бөркетелгән килеш уздырган Фәнисне Нурсөядән башка күз алдына китерү дә мөмкин түгел. Фәнис Яруллинның шундый бөек үрләрне яулый алуында Нурсөянең өлеше бик зур, ә Фәнис исә үзенең иң матур иҗат җимешләрен сөекле хатынына багышлый.

Укучы Ф.Яруллинның хатынына багышлап язган бер шигырен укый.

(Бу урында ф.Яруллин турындагы дисктан видеоязма күрсәтелә)



Фото астындагы юллар: ...Мин сизәм: Нурсөя мине сүзсез дә аңлый, аның миңа ярдәм итәргә теләве күзләрендә, үз-үзен тотышында чагыла.
10нчы слайд. Рифкать Бикчуров һәм Нәбирә Гыйматдинова-Бикчурова

Укучы : Рифкать абый белән Нәбирә апа Казан дәүләт университетының журналистика бүлегендә -бер төркемдә укыйлар, шунда танышалар. 1983нче елда бергә тормыш корып җибәрәләр. Туйны 3көн буе зурлап Рифкать абыйның туган ягында –Чүпрәле районы Зур Чынлы авылында уздыралар. Бу көннәрне дә, кайнанасы белән кайнатасын да Нәбирә апа бик җылы итеп искә ала: “Гомерем буе кайнанам белән кайнатамның йөзенә кызыллык китермәскә тырышып яшәдем. Кайнатам мине аеруча хөрмәт итә иде, әгәр исән булса, безнең тормышны күреп сөенер иде”,-ди ул.

Рифкать абый белән Нәбирә апа гаиләсендә һәрвакыт татулык, тынычлык хөкемсерә, бу яктан аларга сокланып та, көнләшеп тә карыйлар. Бу пар канатлар Чулпан һәм Алсу исемле ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Бүгенгесе көндә инде алдар – сөекле дәү әти белән дәү әни дә.



Фото астындагы юллар:

Күктә никах укылса- җирдә укыла.
11нче слайд.

Мәхәббәтнең гомере чикләнмәгән,

Ул хас түгел бары яшьләргә.

Ул-яраткан кешең йөрәгендә

Гомер буе янып яшәүдә.
Күпме түзем , сабырлыклар кирәк

Тормыш юлын үткән чакларда.

Сөю утын җилләр-давылларда

Сүндермичә исән сакларга.



Укытучы: Кадерле укучылар! Әлеге слайдлар аша сез “Мин сине ничек яраттым” дип исемләнгән китапта урын алган кайбер парлар белән таныштыгыз. Табышлар һәм югалтулар... Бәхет һәм фаҗига... Тугрылык һәм хыянәт... Һәр гаилә язмышы - үзе бер тарих. Бу китап – шул тарихның кыска сәхифәләре. (Китап күрсәтелә) Бүгенге слайдлар аша сез әлеге китаптагы гайләләрнең берничәсендә генә кунак була алдыгыз, мин сезгә бу китапны кулларыгызга алып тулысынча укып чыгып, тагын бик күп танылган шәхесләрнең мәхәббәт тарихлары белән танышырга киңәш итәм. Әлеге сәхифәләр аша мәхәббәтнең нинди олы һәм изге хис икәнлегенә тагын да ныграк төшенерсез һәм үзегезгә киңәш һәм гыйбрәт алырсыз дип уйлыйм. Презентациябезнең соңгы слайдындагы шигъри юллар да шушы китаптан алынган (Шигырьне укып күрсәтәм, китапны укучыларга күрсәтеп чыгам).
2. Тест эшләтеп алам. (Язмача)

  1. Иярчен җөмләләрнең мәънә ягыннан ничә төре бар?

    1. 12 2) 14 3) 2 4) 13




  1. Нинди җөмлә теркәгечле тезмә кушма җөмлә дип атала?

    1. Гади җөмләләре узара тезүче теркәгечләр ярдәмендә бәйләнгән;

    2. Гади җөмләләре узара ияртүче теркәгечләр ярдәмендә бәйләнгән;

    3. Гади җөмләләре узара санау интонациясе ярдәмендә бәйләнгән.

    4. Гади җөмләләре узара көттерү интонациясе ярдәмендә бәйләнгән.




  1. Син адаштың, ләкин син яхшы идең җөмләсе нинди җөмлә?

    1. Тиңдәш хәбәрле гади җөмлә;

    2. Каршы куючы интонация ярдәмендә бәйләнгән теркәгечсез тезмә кушма җөмлә;

    3. Каршы куючы теркәгечле тезмә кушма җөмлә.

    4. Теркәгечсез тезмш кушма җөмлә.




  1. Аналитик бәйләүче чараларга нәрсәләр керә?

    1. Көттерү паузасы, ялгызлык мөнәсәбәтле сүзләр, тезүче теркәгечләр;

    2. Көттерү паузасы, ияртүче теркәгечләр, ялгызлык мөнәсәбәтле сүзләр;

    3. Көттерү паузасы, ияртүче теркәгечләр, ялгызлык һәм парлы мөнәсәбәтле сүзләр;

    4. Кушымчалар,ялгызлык мөнәсәбәтле сүзләр, тезүче теркәгечләр.




  1. Нинди эш уңайлы, шул эшне башкара ул җөмләсенә кайсы характеристика туры килә?

    1. Синтетик иярчен аергыч җөмләле кушма җөмлә;

    2. Аналитик иярчен аергыч җөмләле кушма җөмлә;

    3. Аналитик иярчен хәбәр җөмләле кушма җөмлә.

    4. Аналитик иярчен ия җөмлә.




  1. Ул да түгел ияртүче теркәгече кайсы җөмләнең бәйләүче чарасы булып тора?

    1. Аналитик иярчен вакыт җөмләле кушма җөмлә;

    2. Синтетик иярчен аергыч җөмләле кушма җөмлә;

    3. Аналитик иярчен тәмамлык җөмләле кушма җөмлә;

    4. Аналитик иярчен урын җөмләле кушма җөмлә;




  1. Бәйлек һәм бәйлек сүзләр нинди бәйләүче чара вазифасын үти?

    1. Аналитик;

2) Синтетик;

3) Бернинди бәйләүче чара түгел.

4) Аналитик һәм синтетик.
8. Кушма җөмләдә, ялгызак мөнәсәбәтле сүзле баш җөмлә иярчен җөмләдән соң урнашып, мөнәсәбәтле сүз беренче урында булса, нинди тыныш билгесе куела?

1) өтер; 2) ике нокта;

3) сызык; 4) өтер яисә сызык.
9. Җирдә, якта, урында бәйлек сүзләре кайсы җөмләнең бәйләүче чарасы булып тора?

1) Синтетик иярчен урын җөмләле кушма җөмлә;

2) Синтетик иярчен аергыч җөмләле кушма җөмлә;

3) Аналитик иярчен тәмамлык җөмләле кушма җөмлә;

4)налитик иярчен күләм җөмләле кушма җөмлә.
10. Аның тавышы бик йомшак, ягымлы; әйткәннәре, бер-берсенә ятышлы килеп, җанлы гына үрелеп баралар җөмләсенә кайсы

характеристика туры килә?



  1. Гади җөмлә;

  2. Каршы кую интон. ярдәмендә бәйләнгән тер-сез тезмә кушма җөмлә;

  3. Теркәгечсез тезмә кушма җөмлә;

  4. Теркәгечле тезмә кушма җөмлә.



3. Дәрес ахырында танылган шәхесләрнең гаиләләретурындагы белемнәрне ныгыту өчен “Пар аккош” бәйгесе (викторина) уздырып алам. Бәйге сорауларына тулы җөмләләр кулланып, иң күп җавап биргән укучы җиче дип билгеләнә һәм грамота( “Пар аккош” бәйге-викторинасында җиңү яулаган өчен) белән бүләкләнә.

Викторина сораулары:



  1. Дәреснең эпиграфы итеп кайсы шагыйрьнең сүзләре алынды? (Ә.Баян)

  2. Минтимер Шәрипович һәм Сәкинә ханымничәнче елда гаилә корып җибәрәләр?

  3. Абдулла Алишның улларының исемнәрен атагыз.(Айваз, Алмаз)

  4. Кәрим Тинчуринның хатыны нинди нәселдән? (Алпавыт)

  5. Гариф (Ахунов) абыйның язу бүлмәсендә, иң абруйлы урында нинди ике татар карчыгының портретлары эленеп тора? (Берсе-Гариф абыйның әнисе Бибинурныкы, икенчесе- Шаһидә апаның әнисе Йөзлекәйнеке.)

  6. Гадел Кутуйның хатыны Галимә ханым озак еллар кем булып эшли? (табибә)

  7. Фәнис Яруллинның тормыш иптәшенең исеме ничек? (Нурсөя)

  8. Рифкать Бикчуров һәм Нәбирә Гыйматдинова кайда танышалар? (Казан дәүләт университетының журналистика бүлегендә -бер төркемдә укыйлар, шунда танышалар.)

  9. Танылган “пар канатлар” дип тагын кемнщрне атар идегез? (Туфан+Нәҗибә, Сибгат+Мөршидә, Салават+Ләйсән, Хөйдәр+Зөһрә, Зөфәр+Зөйнәп... )


4.Дәресне йомгаклап, якташ шагыйрәбез И. Гимаеваның “Ихлас ярат мине” дигән шигыре белән таныштырып китәм (яттан сөйләп күрсәтәм):


Йомгаклау: Билгеләр кую

Өй эше бирү: Кушма җөмләләр кертеп, “Пар аккош” дигән инша язарга.

Достарыңызбен бөлісу:




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет