Лилия нурмөХӘММӘтова



жүктеу 48.11 Kb.
Дата05.07.2016
өлшемі48.11 Kb.
// Бүген бездә кунак бар

Иң кадерле байлык

ЛИЛИЯ НУРМӨХӘММӘТОВА

Халыкта җир һәм милек мәсьәләләренә кагылышлы сораулар шактый. Шуны истә тотып, без җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр министры Азат Кыям улы Хамаевка мөрәҗәгать иттек.

Азат Кыямович, бүген күп кешене бер сорау борчый: җирне ни өчен рәсмиләштерергә кирәк?

– Җир кишәрлеген сатарга, арендага бирергә яки милек буларак мирас итеп якын кешеләрегезгә калдырырга ниятлисез икән, бу вакытта җиргә хокукыгызны раслап, дәүләт теркәве уздырырга кирәк. Кишәрлекне җиңе-ләйтелгән формада ("бакча амнистиясе" буенча) рәсмиләштерү өчен җиргә бирелгән документ булырга тиеш. Гомерлеккә дип бирелгән биләмә чикләрен билгеләмичә генә, ягъни межалау уздырмыйча гына да документлаштырырга була. Ләкин белгечләр болай итеп рәсмиләштерергә киңәш итми. Чөнки җирне арендага алып торырга теләүчеләрдә яки сатып алучыларда ризасызлык туарга мөмкин. Межалау узган, чикләре билгеле булган җирне сату һәм арендага бирү күпкә җиңел. Чикләре күрсәтелгән, мәйданы төгәл ачыкланган ки-шәрлекләрдәге күршеләр арасында ызгыш килеп чыгу ихтималы юк дәрәҗәсендә.

Соңгы елларда Россиядә җиргә булган караш үзгәрде. Элек кеше җирне байлык дип уйламый иде. Хәзер исә ике күрше арасында бәхәсләшеп, җир бүлүләр турында еш ишетергә туры килә. Гаугалы җир мәйданын ничек төгәл билгеләргә? Моның белән кайсы оешма шөгыльләнә?

– Җир турындагы законнарның үтәлешен, җирдән файдалану һәм саклау таләпләрен, шулай ук эксперт комиссияләренең йомгакларын Күчемсез милек объектларының кадастр агентлыгының федераль идарәсе контрольдә тота. Килеп туган бәхәсне ачыклау өчен әлеге оешмага гариза язарга кирәк. Идарә белгечләре тикшерү уздыра, тиешле актны яза. Әгәр дә чынлыкта да җир кишәрлеге чикләрендә үзгәрешләр булса, документка тиешле төзәтмәләр кертелә. "Күчемсез милеккә дәүләт кадастры турында"гы законда әйтелгәнчә, идарәгә гариза биргән кеше күршесе артыннан үзе чабып йөрергә, аны эзләп табарга тиеш түгел. Ике арадагы булган аңлашылмаучанлык турында кадастр инженерлары хәбәр итә. Күршеләр проблеманы тыныч юл белән үзара хәл итә алмасалар, эш судка җибәрелә.

"Бакча амнистиясе" дип искә алдык. Җиңеләйтелгән юл белән җир кишәрлек-ләрен ничек итеп хосусыйлаштырып була?

– Сезнең кулда дәүләт акты яки җир ки­шәрлегеннән файдалану хокукы таныклыгы, яки РФ Җир кодексы гамәлгә кергәнчегә кадәр (2001 елның 30 октябренә кадәр) җир бүлеп бирелү турындагы карар, яки хуҗалык кенәгәсеннән күчермә (җир биләмәсендә шәхси ярдәмчел хуҗалык алып барганда) булганда, кишәрлекне җиңеләйтелгән формада рәсмиләштерергә була. Алда санап узган документлар нигезендә Роснедвижимость сезгә кадастр планы бирергә тиеш. Әлеге документларны җир кишәрлеге урнашкан Дәүләт теркәү палатасына тапшырырга кирәк. Милекне теркәтү өчен бары тик 100 сум күләмендә дәүләт пошлинасы гына түләргә туры киләчәк. Әгәр дә сезнең кишәрлек коммерциячел булмаган бакчачылык берләшмәсендә икән, бу вакытта хосусыйлаштыру бераз үзгәрәк. Беренче эш итеп җирле үзидарәгә гариза язарга кирәк. Әлеге гаризага җир кишәрлеге турында үзегезнең кул белән язылган белешмә теркәлә. Тасвирламада (описание) кишәрлектәге барлык параметрларны күрсәтергә кирәк. Гаризага шулай ук бакчачылык берләшмәсеннән бирелгән, сезнең исемдә җир биләмәсе барлыгын раслаган белешмә дә теркәлергә тиеш. Ике атна эчендә җирле хакимият әлеге кишәрлекне милек буларак сезгә бирү турында карар чыгара.

Җир кишәрлеген рәсмиләштергән вакытта межаламыйча да теркәтергә була, дидегез. Шул ук вакытта мондый җирләр сатып алучыда ризасызлык тудырганын да әйтеп уздыгыз. Кишәрлекне межалау кыйммәт бәягә төшәме?

– Министрлар Кабинетының 2006 елның 25 октябрендә кабул ителгән карары нигезендә әлеге хезмәт өчен бәя 2000 сумнан да артык булырга тиеш түгел.

"Бакча амнистиясе" нигезендә җир кишәрлеген рәсмиләштерү җиңеләйтелде, дидек. Документта бер төрле, чынлыкта зуррак мәйдан булганда артык җирне рәсмиләштерергә мөмкинме?

– Әгәр дә җир кишәрлеге 2001 елның 30 октябренә кадәр шәхси ярдәмче хуҗалык, бакча хуҗалыгы, торак яки гараж төзү өчен бирелеп, документта күрсәтелгәнгә караганда артык булса, әлеге артык мәйданны үзеңнеке итеп рәсмиләштерергә мөмкин. Әмма барлык "артык" мәйданны бушлай үзеңнеке итеп булмый. Бу мәсьәләгә карата һәр муниципалитетта нормативлар кабул ителгән. Мисал өчен, Казан шәһәрендә 4 сутыйдан (0,04 гектар) артык мәйданны үзеңнеке итә алмыйсың. Мәсәлән, сезнең 8 сутый җирегез бар, ди. Әлеге җирне сез межалау уздырмыйча гына үз милкегез итеп теркәткәнсез. Роснедвижимость чынлыкта җирнең 10 сутый икәнлеген ачыклый. Бу вакытта ачыкланган мәйдан өчен паспорт эшләтеп, артык җирегезне теркәтә аласыз. Халыкка бирелә торган җирләрнең гомуми чик (максималь һәм минималь) күләме ТР Җир кодексында күрсәтелгән. Бакча кишәрлеге җирләре 0,15 гектардан да артык булмаска тиеш (кодекста минималь кишәрлек күрсәтелмәгән). Ә менә шәхси хуҗалык алып бару һәм йорт салу өчен бирелә торган биләмә мәйданын җирле үзидарәләр билгели.

"Бакча амнистиясе"нең вакыты чикле. Әлеге өстенлектән барлык кешеләр дә файдаланып калырга тели. Ничек уйлыйсыз, ел ахырында милекләрен рәсмиләштерергә теләүчеләр ташкыны артмасмы?

– Шунысын әйтеп узасым килә: "бакча амнистиясе" законы нигезендә 2010 елның 1 гыйнварына кадәр гражданнарга җиңеләйтелгән формада (торакны файдалануга тапшыру яки төзелеш эшләрен алып бару өчен бирелә торган рөхсәт кәгазьләреннән тыш) шәхси йортларын рәсмиләштерү хокукы бирелде. Минем фикеремчә, законга үзгәрешләр кертелмәгән очракта, йортларын рәсмиләштерергә теләүчеләр саны ел ахырында артачак. "Бакча амнистиясе" законында шәхси йортларны теркәүдә генә срок каралган. Ә менә җир биләмәләрен, бакча йортларын, гаражларны рәсмиләштерүдә срок чикләнмәгән. Закон эшли башлаганнан соң республикада барлыгы 57 мең шәхси йорт, 21 меңнән артык бакча йорты, 124 мең җир кишәрлеге теркәлде. Үзегез күреп торасыз, бүген әлеге эш дәвам итә.

Азат Кыямович, соңгы елларда күпкатлы йортлар урнашкан җирләргә дә теркәү уздырырга кирәк, диләр. Өстәвенә җир салымы да түләргә туры киләчәк. Бу ни өчен кирәк?

– Билгеле, салым түләргә туры килә. Ләкин аннан куркырга кирәкми. Җирне теркәтеп, милкегез иткәннән соң, аның белән үзегез теләгәнчә идарә итә башлыйсыз. Мисал өчен, сез әлеге җирне кибет, киоск, автомобильләр куеп тору өчен арендага бирә аласыз, башка максатларда да файдаланырга була. Шул ук вакытта күпкатлы йортларда яшәүчеләр территорияләренә беркемне дә якын китермәскә мөмкиннәр. Чөнки бу җир алар милке булып санала.

Күпкатлы йортлар урнашкан җирне ничек рәсмиләштерергә соң?

– Иң башта әлеге җирләрне межаларга, аннан соң кадастр исәбенә куярга кирәк. Бүгенге көндә әлеге эшләрне җирле үзидарәләр башкара. Кадастр исәбенә кертелгәннән соң, бу территория йортта яшәүчеләрнең милке булып күчә. Дәүләт теркәве уздыру өчен фатир хуҗалары торак ширкәтләре яки башка оешмалар белән нотариаль расланган килешү төзи. Нәтиҗәдә йортта яшәүче һәркемгә уртак җиргә хокукны раслап таныклык бирелергә тиеш.

Җиргә, милеккә кагылышлы сораулар халыкта еш туа. Килеп туган мәсьәләләргә ачыклык кертү өчен министрлык белән элемтәгә кереп буламы?

– Безнең министрлыкта "кайнар линия" эшли. Эш көннәрендә 14 сәгатьтән 16 сәгатькә кадәр 238-24-66 телефоны белән элемтәгә керергә мөмкин. Шулай ук сорауларны mzio.hotline@tatar.ru электрон адресы буенча да юлларга була. Консультация кирәк булганда җирле үзидарә хезмәткәрләре дә, шулай ук юридик һәм физик затлар да әлеге адрес буенча безгә мөрәҗәгать итә ала.



P.S. РФ Президенты Д. Медведев "Бакча амнистиясе" срогын 2012 елга кадәр озынайтырга кирәк дигән фикер җиткерде.
“Ватаным Татарстан”, 3 июнь, 2009 ел.


©dereksiz.org 2016
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет