Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең муниципаль идарәсе. Балага әти кешенең хуплавы һӘм ярдәме кирәК



жүктеу 44.45 Kb.
Дата12.07.2016
өлшемі44.45 Kb.
Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең муниципаль идарәсе.

БАЛАГА ӘТИ КЕШЕНЕҢ ХУПЛАВЫ ҺӘМ ЯРДӘМЕ КИРӘК.

Ата-аналар өчен консультация.

Әзерләде 13нче ”Елмаю”балалар

бакчасының I кв. категорияле

тәрбиячесе Нуртдинова Г.Ф.


Яр Чаллы шәһәре

2014 нче ел

Фарсы халык мәкалендә болай әйтелә: “ Атаның улына багышланган вакыты аның бәхетле язмышы белән үзенә кире кайтарылачак”. Һәр ир заты өчен иң зур шатлык ата булуда. Чынбарлык шуны раслый: ата булу тойгысы ана булу тойгысыннан күпкә соңрак туа. Баласы белән бергә булып, ата яхшылык, тугрылык, сөйкемлелек кебек кешелек сыйфатларын күрсәтә. Безнең хатын- кызлар ирләр белән бертигез хокукка ия булган гасырда яшәгәндә, балалар бакчаларында, мәктәпләрдә һәм мәктәптән тыш учреждениеләрдә балалар белән, нигездә, хатын-кызлар эшләгән вакытта, балаларга ирләр йогынтысы кирәклеге нык сиздерә.Әтиләр мондый кирәклекне гаилә шартларында тулыландырырга тиешләр. Шунсыз гаилә тәрбиясе зур югалтуга дучар ителә. Бала өчен гаиләдә акыллы әтинең булуы бик мөһим. “Йөз укытучыга караганда бер әтинең булуы күпкә яхшырак” , диелә халык мәкалендә.

Атаклы хирург Н.М.Амосовның ата-аналарга биргән киңәшләренә колак салыйк:

1. Бала үсешен һәрвакыт өйрәнеп барырга.

2. Бала үсешен чит кеше күзлегенәән карап чагыштыру.

3. Үсмер яшькә җиткәнче бала өлкәннә үрнәгендә формалаша. Үрнәк көчнең төп таяну ноктасы – абруй, авторитет.

4. Белем бирх – шәхес тәрбияләүдә һәм баланың бәхетле киләчәген тәэмин итүдә куәтле чара. Сөйләм – бу чараның төп бәйләнеш юлы. Шуңа күрә дә балага сүзне һәм гыйбарәләрне аңлатырга, аннары сөйли белергә өйрәтүдә көчне дә, вакытны да кызганмаска кирәк.Мәҗбүри өйрәтү түгел, бәлки бала яшәгән мохит һәм төрле уеннар аркылы баланың акыл сәләтен үстерергә омтылу мөһим.

5. Гаиләдә мөнәсәбәтләр һәм аралашу мохиты. Бер-береңә киң күңеллелек,яхшылык теләү. Кыенлыкларны, ачулы тонны балаларга мөмкин кадәр күрсәтмәскә тырышыгыз.


Тормыштагы барлык очраклар өчен дә киңәш биреп булмый, әлбәттә. Әмма тәрбия эшендә җиде кат үлчәп бер кат кисү принцибы үзен мең мәртәбә аклый.

Ни өчен балалар әтиләрен яраталар? Ни өчен кайбер балаларда кече яшьтән үк аталарын сөймәү, хөрмәт итмәү барлыкка килә? Бу сорауларга тулырак җавап алу һәм шуннан чыгып аталар белән тәрбия эшен яхшырту максатында, барыннан да элек балаларның әтиләре турында нәрсә уйлауларын белү өчен “Син әтиең турында нәрсә беләсең?” дигән сорау биргәннәр һәм төрле җаваплар алганнар.

1. “Минем әтием, авылга кайтып, әби белән бабайга булыша. Бәрәңге алыша, утыннарын ярып бирә, печән кайтарып өя.”

2. “Мин әтиемнең хатын-кызларга урын бирүен яратам. Әти өйдәге бөтен эшен эшли. Ул балыкчы да, кирәк икән, парикмахер да. Барысының да әтиләре минеке кебек булса, бөтен балалар да бәхетле булырлар иде.

3. “Бер әйбер ватылса, төзәтергә тотына. Килеп чыкмаса, оста чакырта. Ул гәзит укырга бик ярата. Диванда ята, “Тор!” - , димәсәң, селкенеп тә карамый.”

Ата кешенең чын йөзе, гражданлык сыйфатлары балаларга булган мөнәсәбәтләрдә ачыла. Без ничек кенә эш белән мавыксак та, балалар өчен вакыт табарга тиешбез. Тәрбия өчен озак вакыт түгел, бәлки аз вакытны акыл белән файдалана белү мөһим, - дигән А.С.Макаренко. Балалар аталарыннан үзләренә карата һәрвакыт игътибарлы булуны таләп итәләр, җитешсезлекләрне бик авыр кичерәләр. Начар гадәтләр, ямьсез сыйфатлары белән оятлы иткәне өчен хәтта аталарын ата итеп танымый башлыйлар. Бу яктан 6 нчы сыйныф укучысы Г.ның иншасы күпләргә сабак булып яңгырый кебек.

“Әтиемнең кем булып эшләвен мин белмим, - дип яза ул. Чөнки бу хакта аның безгә беркайчан да сөйләгәне юк. Миңа күптән түгел 13 яшь тулды. Ләкин мин әтинең “кызым” дип эндәшкәнен белмим. Минем энем бар. Ул 2 нче сыйныфта укый. Әтиемнең исереп кайтып җәнҗал чыгаруыннан соң

чирләшкә булып калды. Мин мәктәптә алты ел укыйм инде, әтинең бер генә мәртәбә дә дәфтәремне яисә көндәлегемне ачып караганы булмады. Боларны эшләгәнче ул берәр кружка сыра эчүне яхшы саный, ахрысы.”

Яки тагын бер мисал:

Ата-ана эштән, малай мәктәптән кайтканнар. Әни кеше өстәл әзерләп йөри. Әти кеше диванга ятып гәзит-журнал актара.Малай китапка ябышкан. Ата улына ачуланып:


  • Китап укыганчы әниеңә ярдәм итәр идең, - ди.

  • Ә син үзең? Әни эш эшли, ә син үзең? – ди малай, китабыннан башын күтәрмичә генә.

Ата ачуыннан кычкырып җибәрә:

  • Мин төзелештә 8 сәгать эшләп кайттым. Минем ял итәргә хакым бардыр.

Малай исе китми генә җавап кайтара:

  • Мин дә мәктәптә алты сәгать укып кайттым. Авыр мәсьәләләр чиштем. Әни дә арып кайткан бит.

  • Анысы синең эш түгел, - ди ата, ни әйтергә белмичә.

Әңгәмә тәмамлана. Уйлап карагыз әле: аның кирәге бар идеме соң? Әти булган кеше улын нәрсәгә өйрәтте? Ата бу сөйләшүне шунда ук оныткандыр да. Әма бала онытмый: ул үзенә тиешле нәтиҗә ясый.

Без югарыда аталарның уңай яклары турында мисалларны күпләп китердек. Әйе, ата баланы үз үрнәгендә яхшылыкка өйрәтсә генә тәрбия эше максатка ярашлы була. Балалар өчен В.А Сухомлинский өйрәткәнчә, йөрәген биргән аталар гына ихтирамга лаеклы.



Бер генә ата да баласын бәхетсез итәсе килми. Ә менә аны бәхетле итү өчен кулдан килгәннең барысын да эшлибез микән? Үзебезнең шәхси үрнәгебез белән без аларда нинди уңай сыйфатлар тәрбиялибез соң? Еш кына без , өлкәннәр, әгәр балалар берәр таләп куя башласа, аның төбенә төшеп тормастан, без үскәндә болай иде әле, бер дә кешедән ким-хур булмадык, дияргә яратабыз. Үзебез үскәндәге дефицит заманнары турында мең мәртәбә кабатласак та, бала аны күз алдына китерә алмый. Икмәк турында да күп сөйләп була, әмма аның кадерен бала җыр аша да, шигырь аша да белә алмый, аның өчен ач торып карау гына кирәк. Дөрес, балалар безнең кадерне үзләре ата- ана булгач кына бәяли, белә башларлар. Ләкин алар яхшы ата-ана булсыннар өчен тәрбия эшен бүгенәән һәм даими алып барырга кирәк. Ата кеше катнашмаса, тәрбия эшен гаиләдә тулы куәтенә алып баруы ифрат авыр. “Оясында ни күрсә, очканда шул” диелә халык мәкалендә. Ул ояда – безнең янда булганда тиешле тәрбия бирә алсак, баланың очыш-киләчәге дә уңышлы булыр.


©dereksiz.org 2016
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет