Мәктәпкәчә мәгариф идарәсе



Дата25.07.2016
өлшемі168 Kb.
#220963




С-1

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы

“Мәктәпкәчә мәгариф идарәсе” муниципаль учреңдениясе

Мәктәпкәчә мәгариф муниципаль бюджет

учреждениясенең “Гомуми үстерелешле

83 нче балалар бакчасы”ның өлкән шәфкать

туташы Имамова Елизавета Ивановнаның

мини-конференция өчен 2013 елга балаларны

физкультура - сәламәтләндерү, профилактик

чаралар, сәламәтлек торышы

буенча отчеты

Татарстан

Түбән Кама

28.01.2014





С – 2

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сәламәтлеге һәрвакытта да бик мөһим мәсьәлә булып тора. Чөнки бала сәламәт икән аны тәрбияләү, аның үсешен арттыру, төрле күнекмәләр бирү күпкә җиңел. Балаларның физик үсеше һәм сәламәтлеге аны шәхес итеп формалаштыруда нигез булып тора. Сәламәтлек ул кешедә төрле чирләр һәм физик кимчелекләр юклыгын гына түгел, ә бәлки бөтен яктан да (психик һәм социаль) имин булуны аңлата.

Балалар бакчасында медицина хезмәте күрсәтү планлы нигездә алып барыла. С-3


  1. Сәламәтләндерү планы (оздоровительная программа) 2013 елда 5 елга дип төзелде.

  2. Медицина хезмәте күрсәтү буенча план – 1 елга.

  3. Дәвалау – профилактик чаралар үткәрү планы -1 елга.

  4. Җәйге сәламәтләндерү планы – июнь, июль, август айларына.

  5. Гомуми планга нигезләнеп 1 айга эш планы төзелә: медицина хезмәте күрсәтү, дәвалау профилактик чаралар үткәрү, санитар-агарту эше планы.

Кичектергесез ярдәм өчен кирәк булган препаратлар һәр вакыт куллану сроклары күзәтелеп, тикшерелеп, яңартылып, тулыландырыла, СПИД, педикулез аптечкалары һәрвакыт әзер, тулы тора.

Баланың бакчадагы тормышы 2 яшьтә, беренче тапкыр бакчага килгәч тә башлана. Һәм инде әлбәттә баланың бакчага ияләнү чоры – адаптация башлана, бу вакытны ничек уздыру баланың тормышына, сәламәтлегенә бик нык тәэсир итә. Без бакча хезмәткәрләре, шәфкать туташлары әти-әниләр белән берлектә балага бик якын килә белергә, аңа төрле яклап ярдәм итәргә бурычлыбыз.

Безнең бакчада балаларны тәрбияләү, сәламәтлекләрен ныгыту өчен барлык төр мөмкинлекләр дә булдырылган; уңай мөхит тудырылган:


  • бу периодта төркемдә балалар белән даими тәрбиячеләр эшли

  • әти-әниләр белән балаланы бакчага ияләндерү турында әңгәмәләр үткәрелә

  • балаларга электерокок, витаминнар бирелә

С – 4

2013 нче елда бакчага барысы 107 бала алында; шуларның 52 – яңа өйдән килүчеләр.

Адаптация периодының уңышлы узуына аерым тукталып үтү кирәктер. Һәр әти-әни, һәрбер төркемдә эшләүче хезмәткәр шушы төркемгә килгән балалар сәламәтлегенә күп игътибар биреп, баланы бакчага мөмкин кадәр җиңел ияләндерү алымнарын кулланып эшлиләр. Нәтиҗәләре дә куандыра:

-102 - 95,3% бала бакчада җиңел

-5 - 4,7% – уртача адаптация үтте

- авыр ияләнү очраклары күзәтелмәде.

107 баладан – 3 бала беренче 10 көндә, 8 бала адаптация ахырында җиңелчә ОРВИ белән авырып алдылар, өзлегүләр булмады.

С-5

107 баладан:

- I группа сәламәтлеге белән – 17 бала 15,9%,

- II группа сәламәтлеге белән – 85 бала – 79,4%,

-III группа сәламәтлеге белән–3–2,8%,

-IV группа сәламәтлеге белән 2 бала -1,9% бакчага кабул ителде.

Әти-әниләр белән “Яшь әти-әниләр мәктәбе” программасы буенча очрашулар үткәрдек.

Җәйге сәламәтләндерү чорында балаларга бик зур игътибар бирелә: туклану, соклар, яшелчә, җиләк-җимеш кабул итү; кояш, һава, су процедураларыннан файдалану балаларга зур рәхәтлек, чиксез файда, чыныгу, сәламәтлекне ныгытырга күп мөмкинлек тудыра.



С-6

Язгы, көзге чорларда сезонлы авырулар: ОРВИ, фарингит, грипп (һава - тамчы юлы белән таралуы авырулар) профилактикасы үткәрәбез.

Организмны ныгытучы, иммун системасын җайлаучы препаратлар: иммунал, эхенация төнәтмәләре, витаминнар, оксалин мазе, үлән сулары бирәбез, педиатр күрсәтмәсе буенча физиотерапия бүлмәсендә ингаляция, соллюкс, тубус-кварц белән дәвалау үткәрәбез, төркемнәрдә балалар суган, сарымсак куллана.

Аз канлылыкны булдырмау максатыннан: һәр көн III блюдага азык – аскорбин кислотасы салына: ясле төркеменә йөрүче балаларга 35 мгр, сад төркеменә йөрүчеләргә 50 мгр исәбеннән.



С-7

2013 елда октябрь-ноябрь айларында 100 балага (бала саны 295 иде, бу 33,9 % була) грипптан вакцина ясалды. Хемәткәрләргә 46 кешегә – (61 хезмәткәр эшләде ул чорда – бу 75,4 %). Грипп авыруыннан балаларына прививка ясатырга теләүче әти-әниләр саны елдан-ел арта. Бу өлкәдә әти-әниләр белән очрашулар вакытында аңлату эше алып барабыз. Организмга вакцина кертүнең эффектлы икәнлеген, ул балаларның авырмауын яки авыруны җиңелчә кичереүен әйтәбез.

Һава - тамчы юлы белән таралучы авырулар профилактикасы булаларак санитария –дизенфекция режимы таләпләренең төгәл үтәлүенә, һава - җылылык режимының һәр бүлмәдә даими булуына күзәтүләр ясыйбыз. Һәм күзәтүләр вакытында кайбер төркемнәрдә таләпләрнең үтәлеп җитмәгәнлеген ачыклыйбыз: бүлмәләрдә дымлы җыештыру, җилләтү уткәрелмәгәнен күзәтәбез. Бу бигрәк тә хезмәткәрләр ике төркемдә эшләгән вакытта күзәтелә, төркемдә эшләүче педагогның игътибарсызлыгы нәтиҗәсендә дип тә әйтергә була. Фронтал күзәтү вакытында 12 нче һәм 1 нче төпкемнәргә кисәтү ясалды.

Культура-гигиена кагыйдәләрен үтәү, эчәк инфекциясе авыруларын булдырмаска мөмкинлек бирә. Уку елы барышында 5 нче, 2 нче, 7 нче, 11 нче, 12 нче төркемнәрдә эчәк инфекциясе авыруы буенча карантин салынды. Август аенда 11 нче төркемнәрдәге авыручы балалар буенча Роспотребнадзор хезмәткәрләре тарафыннан оператив күзәтү булды. 11 нче төпкемнән, кухнядан алынган анализлар яхшы нәтиҗә бирде, бу - төркемдә, б/б да системалы эш барганлыгын ачык күрсәтте. (Бу авыру очрагы өйдә булган дип бәяләдек.)

Барлык төркемнәрдә дә санитария-дезинфекция таләпләрен үтәп эшләү мәҗбүри:

-дымлы җыештыру һәр көн бурырга тиеш

-балалар постелен һәр көн матур, чиста итеп җыярга

-барлык инвентарь күрсәтмә буенча кулланылырга тиеш

С-8

Балалар бакчасында балаларны тәрбияләү режим белән башкарыла. Иртәнге фильтр – балаларның сәламәтлекләрен тикшереп кабул итү системалы үтәлә дип әйтергә була. Ләкин кайбер төркемнәрдә авыру бала алынган очраклар да күзәтелә. Ул хезмәткәрләр белән аңлату эшләре алып барылды. Бу 1, 2 нче төркем тәрбиячеләренә кагыла.

Балаларны тәрбияләгәндә группалы изоляция сакланыла.

Физик күнегүләр, иртәнге гимнастика, физкультминуткалар, шөгыльләр, саф һавада булу, чыныктыру чаралары системалы алып барыла.

Иртәнге гимнастиканы, физкультминуткаларны ясау һәрвакыт кирәк. Бала сәламәт булсын өчен саф һавада булу мөһим, кайбер төркемнәрдә һава шартлары яхшы булуга карамастан балаларның саф һавада булмаулары ачыкланган вакытлар да булды ( шулай ук 1 нче группа хезмәткәрләре).

Бассейн, саунадан файдалану октябрь – май айларында башкарыла.

Анда җаваплы хезмәткәрләр эшли, барысы да төгәл үтәлә дип әйтергә була.

Балалар травматизмын булдырмау максатыннан һәр вакыт күзәтүләр, әңгәмәләр оештырып торабыз, консультация ясыйбыз.

Шәһәрдәге балалар бакчалары арасында беренчеләрдән булып 2005 нче елдан башлап балаларга йодомарин (организмда йода җитмәү профилактикасы) бирүне башлап җибәргән идек, ул 2012 елга кадәр дәвам итте. Бүгенге көндә 100% бала йодомарин өй шартларында кабул итә.

С-9

Соңгы 3 елда чагыштырмача бакчага йөрүче балаларның сәләмәтлек группасы.




Бала саны

I

II

III

IV

2011

255

9-3,5%

231-90,6%

15-5,9%

-

2012

256

4-1,6%

237-92,6%

15-5,8%

-

2013

293

19-6,5%

256-87,4%

15-5,1%

3-1,0%

Күргәнебезчә III группа сәламәтлеге белән балалар саны (процентларда) үзгәрешсез, һәм 2013 нче елның сентябрь аенда бакчага 2 бала IV группа сәламәтлеге белән кабул ителде.

I группа сәламәтлеге белән балалар саны арта; бу бакчага йөрүче балаларны сәламәтләндерү чараларының даими үтәлүе белән аңлатыла дип әйтергә була.



С-10

2012, 2013 елда мәктәпкә киткән балаларның сәламәтлк төркеме.




I

II

III

IV

2012 ел

0

33-94,3%

2-5,7%

-

2013 ел

2-4,7%

36 – 85,8%

4-9,5%

-

(III с.т. – 4 бала) Мәктәпкә китүче балаларның I сәламәтлек төркеменең артуы балаларны сәламәтләндерү нәтиҗәсе, ә III сәламәтлек төркеменең артуы бу чыгарылышта хроник авырулары булган балаларның күбрәк булулары белән аңлатам.



С-11

2012, 2013 елларда балаларның физик группалары түбәндәгечә:




Төп группа

Әзерлек группасы

Махсус группа

2012 ел

201-78,5%

51-20,0%

4-1,5%

2013 ел

252-86,0%

38-13,0%

3-1,0%

Күргәнебезчә төп группада балалар саны арта, әзерлек һәм махсус группаларда кими, моны шулай ук балаларны сәламәтләндерү нәтиҗәсе дип әйтергә була. Белгечләр барлык балалар да физкультура белән шөгыльләнергә тиеш дип саный.

Балаларны системалы сәламәтләндерү нәтиҗәләре түбәндәгечә:

С-12

2012 нче елда – бакчада 23 бала еш авыртучы иде;

2013 нче елда – бакчада 10 бала еш авыртучы булды, ул барлык балаларның 3,4 % ын тәшкил итә. Димәк 13 бала сәламәтлеген ныгыткан.

13 / 23 * 100 56,5 %

Белгечләр норма буенча 50-60% булырга тиеш дип саныйлар.

Коллективның бердәм эшләү нәтиҗәләре һ.б. барлык үткәрелгән чаралар - барысы да бакчага йөрүче балаларның сәламәтлекләре ныгуга, авырулар саны кимүгә һәм бакчага йөрешне арттыруга китерә.



С-13

Уртача бер баланың авыру сәбәпле калдырган көн саны:





ясли

сад

барысы

2011 ел

12,2

4,5

6,0

2012 ел

6,7

3,0

3,7

2013ел

9,8

3,0

4,1

Гомуми б/б







4,9

Безнең бу күрсәткечләргә балалар сәламәтлегенә бик тә игътибарлы булып, санитария-гигиена таләпләрен төгәл үтәп, әти-әниләр белән тыгыз элемтәдә булып, барлык төр профилактик чараларны үз вакытында үтәп ирешеп буладыр дип уйлыйм мин.(Здоровьесберегающие технологии да кулланып эшлибез: балаларга кислородный коктейль бирелде елына 3 тапкыр).



Авырып калдырган көннәр санының үзгәрүе инфекцион һәм соматик авырулар санының кимүе белән аңлатыла. Һәм 2013 елда 3 ясле төркеме ачтык, әлбәттә 3 яшькә кадәрге балалар авыру очракларын күбрәк бирәләр.

Төп авыру очраклары көзге, кышкы периодка туры килә. Шәһәр күләмендә күпләп мәктәп балалары, өлкәннәр авырганда безнең дә балалар алар белән аралашып авыру – ОРВИ, грипп йоктыралар.

2013 нче ел ахырында бакчада җил чәчәге (в.оспа) белән авыручылар булды, һәм инфекция берничә төркемгә таралды, карантин чараларын үтәү мәҗбүри, барыбызга да игътибарлы булырга, чараларны бозмаска кирәк.

Бу турыда 2 нче төркем тәрбиячесе Г.З.З. берничә мәртәбә сөйләшү булды

Больничный листа бик еш булган хезмәткәрләр колагына да берничә сүз әйтәсе килә: авыруны дәвалаугә карганда булдырмый калу җиңелрәк бит. Балаларга да, үзебезгә дә игътибарны арттырыйк, авырмау чараларын күрик.

Ел дәвамында берничә мәртәбә б. л-та булган хезмәткәр:

Емельянова Гулназ, һ.б. 1-2 мәртәбә булдылар.



С-14

Авырып калдырган көн санының кимүе балаларның бакчага йөрүенә дә яхшы йогынты ясый. Балаларның бакчага йөргән көннәре планы үтәлеше түбәндәгечә: һәм ул ел саен үтәлә.

2011 ел – 108,3%

2012 ел – 103,9%

2013 ел - 103,5%

С-15.

Сәламәтлек индексы – бу ел буена бер дә авырмаган балаларның – гомуми балалар санына пропорциясе:

ясли 29/73*100=39,7%

сад 116/220*100=52,7%

барысы 145/293*100=49,5%




2011 ел

2012ел

2013 ел

Ясли

17 х100 / 56 = 30,4 %

14 х 100 / 48 = 29,1 %

29 х 100 / 73 = 39,7%

Сад

90 х 100 / 199 = 45,2 %

102 х 100 /208 = 49,0 %

116 х 100 / 220 = 52,7%

Барысы

107 х 100 / 25 =41,9%

116 х 100 / 256 = 45,3 %

145 х 100 /293 = 49,5 %



С-16

Группалар буенча күрсәткечләр түбәндәгечә


№ п/п

Бала саны

Баланың яше

Авырып калдыр

ган көн саны



Уртача

1 бала авырып калдырган көн саны



Уртача 1 бала йөргән көн саны

Уртача һәр көн йөргән бала саны

1 айга йөргән бала саны %



24

2-3

70

2,9

1384-57,6 (4айга)-84

17

70,8



24

2-3

96

4,0

1483-61,8 (4айга)

18

75,0



24

4-5

112

4,6

3250-135,4 (9айга)-181

18

75,0



20

4-5

85

4,2

3022-151,1 (9айга)

17

85,0



23

4-5

108

4,7

3024-131,5 (9айга)

17

73,9



22

4-5

38

1,7

3071-139,6 (9айга)

17

77,3



22

5-6

48

2,2

3359-152,7 (9айга)

19

86.4



20

5-6

39

1,9

3018-150,9 (9айга)

17

85,0



21

6-7

23

1,1

3528-168,0 (9айга)

20

95.2



20

6-7

12

0.6

3101-155,1 (9айга)

18

90.0



24

6-7

105

4,4

3025-126,0 (9айга)

17

70,8



24

3-4

114

4,7

2909-121,2 (9айга)

16

66,6



25

3-4

101

4,0

1458-58,2 (4айга)

18

72.0

Таблицадан күренгәнчә авырып калдырган көннәр күбрәк булган төркемнәрдә уртача йөрешнең күрсәткечләре түбәнрәк.



12 нче һәм 5 нче төркемнәрдә авырып калдырган көн күбрәк һәм йөреш тә бик түбән; шулай ук 7 нче , 8 нче, теркемнәрдә авырып калган көн күбрәк;

9 нчы, 10 нчы төркемнәрне яхшылар исәбенә кертеп була. Балаларның гомуми йөреш планының үтәлешен алар хезмәте белән бәяләргә буладыр дип уйлыйм.

С-17

Рациональ туклану – балаларның үсешендә төп нигез булып тора. Аларның нәтиҗәсе квартал саен алган физик үсеш күрсәткечләрендә, балаларның авыру очкларының кимүендә һәм бакчага системалы йөрүләрендә чагыла.

2013 нчы елда яңа СанПин 2.4.1.3049-13 көченә керде. Туклану буенча үзгәргән нормативлар кулланылыла башлады.

2013 елда балаларның тукланган ризыклары процентларда түбәндәгечә.

Ризыкларның

исеме


Ясли

Сад

норма


үтәлеше

норма


үтәлеше

грамм

%

грамм

%

Ит : сыер ите

тавык ите



50

20


49

15


98

75


55

24


56

17


101,8

70,8


балык

34

30

79,4

39

27

88,2

үсемлек мае

9

7

77,8

11

9

81,8

слив. май

18

16

88,9

21

21

96

сөт (кефир)

390

364

93,3

450

431

95,7

эремчек

30

30

100

40

39

97,5

җиләк- җимеш

95

55

57,9

100

67

67

яшелчә

205

135

65,9

260

181

69,6

ярма, токмач

30+8

46

121,1

43+12

63

114,5

Күргәнебезчә, продуктлар уртача норма нигезендә кулланылган, һәр яшьтәге баланың туклануы чагыштырмача үз яшенә туры килә. Ярма күбрәк, яшелчә, җиләк-җимешләр азрак.

Туклану 2013 елда 10 көнлек меню – 2 вариант, (язгы-җәйге, көзге-кышкы) буенча алып барылды. Хәзер дә 10 көнлек меню – 2 вариант меню буенча балаларга туклану оештырыла. Барлык төр азыклар норма нигезендә булырлык итеп көндәлек меню языла.

С-18

Бакчага яхшы сыйфатлы, сертификаты булган азыклар килә. Саклау чаралары үтәлә, температура режимы сакланыла, азыкларны кухняда эшкәртү эзлекле башкарыла.

Технологик әзерләү төгәл үтәлә. Группаларга тарату графигы, балаларның азык кабул итүе даими күзәтелеп торыла. Күзәтү нәтиҗәләре күрсәкәнчә азыкны тарату графигы үзгәргән вакытлар да була, кайбер төркемнәрдә өстәлне серфировкалау барлык таләпләргә дә җавап бирми. Һәр балага тиешле порцияне бирү , игътибарлы булу кирәк. Безнең бакчада һәрвакыт яхшы сыйфатлы ризыклардан, тәмле итеп, төрләндерелгән, көнгә 4-5 тапкыр ашау әзерләнелә. Бу балаларның физик үсеш күрсәткечләрендә ачык чагыла, без аларны үлчәп,тикшереп торабыз, педиатр планлы нигездә күзәтү алып бара, һәр бала үсә, авырлыгы арта, сәламәтлеге ныгый.

2013 нче елда балаларны белгечләр: хирург, окулист карады, педиатр график нигезендә даими күзәтү алып бара. Әле Диспанцеризация дәвам итәчәк.

2013 нче елның ноябрь аенда Роспотребнадзор хезмәткәрләре тарафыннан производственный контроль булды:

кухнядан, төркемнәрдән, бассейннан бик күп төрле анализлар алынды һәм барлык күрсәткечләр дә уңай нәтиҗә бирде. Бу тикшерү дә шулай ук бакчада санитария-гигиена таләпләренең системалы үтәлешен күрсәтте.

Агымдагы 2014 нче елда Роспотребнадзор хезмәткәрләре тарафыннан комплекслы күзәтү көтәбез.

Бакча хезмәткәрләренә басым ясап шуны әйтәсе килә: таләпләрне даими, төгәл башкарып эшләү кирәк.

С-19

Алга 2014 елга планнарыбыз:



  • барлык төр профилактик чараларны үтәү

  • инфекцион авырулардан вакцина кертү, грипптан вакцина ясауның мөһим икәнлеген аңлату эшен дәвам итү (отказниклар белән эш)

  • санитария дизифекция таләпләрен системалы үтәү

  • балалар травматизмын булдырмау өстендә эшләү

  • медицина хезмәте күрсәтү эшен системалы алып бару

  • гомуми методика белән балаларның сәламәтләндерүне дәвам итү

  • авыру очракларын киметү

  • бакчага балаларның йөрешен арттыру

  • бакчада эшләүче хезмәткәрләргә, әти-әниләргә сәламәт яшәү рәвешен алып баруны пропагандалау

  • СанПин 2.4.1.3049-13 таләпләренең һәр пунктын катгый үтәп эшне дәваам итәргә

Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт.

Өлкән шәфкать туташы: Имамова Е.И.



С-20



Достарыңызбен бөлісу:




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет