Менә ике дистә елга якын бар булмышымны укучыларыма багышлыйм



Дата11.07.2016
өлшемі34.51 Kb.
#190045
Мин үз гомеремне балаларны укытуга багышлаган кешеләрнең берсе. Хезмәтем минем – мәңге картаймас шатлыгым чыганагы. Әйе, бу чынлап та шулай, чөнки мин укытучы! Укытучы... Балаларга аң-белем бирүче, тәрбияче. Укытучы, беренче чиратта, ул – бала күңеленә яхшылык, рәхимлелек, шәфкатьлелек, сафлык орлыклары салучы. “Үзеңнән соң җирдә мәңгелек эз калдырыйм дисәң – укытучы бул!” дигән бер галим. Хак сүзләр... Укытучыдан башка президент та, патша да, инженер-төзүче дә, язучы да, сатучы да булмас иде. Укытучы һәрбер баланы укырга, язарга өйрәтә. Укытучы – барлык һөнәрләргә дә юл ачучы кеше. Балаларның иңнәренә канат куеп, һәрберсенә тормышта урын табарга булышкан кеше дә - укытучы!

Һәрберебез тормышта мәктәп бусагасын атлап чыгабыз, гомеребездәге иң күңелле мизгелләрне – мәктәп сукмакларын үтәбез. Мәктәптә укыган чакта җанга ятышлы, яраткан укытучың була торгандыр ул. Син аның дәресенә һәрвакыт әзерлек белән киләсең, дәресендә кызыксынып тыңлыйсың, һәрбер әйткән сүзенә колак саласың һәм гомумән аңа охшарга тырышасың.

Мин дә бәләкәй чактан ук укытучы булырга хыяллана идем. Тәүге тапкыр 1 нче сыйныфка мәктәп бусагасын атлап кергән көннәрем бүген дә күз алдымда. Беренче укытучым, беренче дәрес... Укытучы апамның ягымлы карашы, якты йөзе, тәмле теле, күңелле дәресләре, мавыктыргыч тәрбия сәгатьләре, балаларны аналарча яратуы мине дә бу һөнәрне сайларга этәргеч ясады. Әйе, мәктәп еллары төш кебек кенә үтеп китте. Мәктәпне тәмамлауга, ныклы карарга килдем: мин укытучы булачакмын! Шушы карарым мине педагогия училиәесына китерде дә. Аннан соң институтта укыган еллар...

Менә ике дистә елга якын бар булмышымны укучыларыма багышлыйм.


Әлбәттә, замана күзлегеннән чыгып караганда һөнәрем җиңел түгел, ләкин үз эшеңне яратып башкарсаң, һәр иртәдә ашкынып мәктәпкә килсәң, балаларның зур ышаныч белән сиңа төбәлгән карашларын күрсәң, барлык арулар югала, һәм хезмәтеңнән канәгатьләнү тойгысы, шатлык хисләре чолгап ала.

Минем укучыларым арасында төрле һөнәр ияләре бар. Аларның һәрберсе тормышта үзә урынын тапкан икән, димәк, тырышлыгым бушка китмәгән. Укучыларымның уңышлары – ул күп еллык хезмәтем җимешләре. Авыр, җаваплы булуына карамастан, бу һөнәрне сайлавыма һич үкенмимен.

Үз эшеңне яратып башкару ничек кенә авыр булмасын, ул үзе зур бәхет бит. Бу тарафтан үземне бәхетле кеше дип саныйм. Минутлар, сәгатьләр, көннәр, айлар күз ачып йомган арада борчулары, шатлыклары белән бик тиз үтеп китәләр. Менә тагын укучыларым белән саубуллашыр вакыт җитеп килә. Аларга карыйм да моңсулана башлыйм. Очар кошларын очырган кош кебек тоям үземне. Шул ук вакытта шатлык, горурлык хисләре дә уяна. Алар белән зур тормышка аяк басалар, туры юлдан китәрләр дип ышанып калам. Ә мин һаман да мәктәптә, берләрен үстереп озатсам, икенче нәниләрен каршы алам. Кабат йокысыз төннәр, борчу-шатлыклары белән тормыш үз агымын дәвам иттерә.

Укыта торган фәнем – татар теле һәм әдәбияты. Укучыда фәнгә мәхәббәт уяту - иң мөһиме. Ә моның өчен бар көчеңне кызганмыйча эшләргә кирәк. Хәзерге заман укытучысы булу өчен балаларны яратырга, аларны аңлый белергә, аларның иң якын дусларына әйләнергә кирәк. Һәрбер бала аерым шәхес ул. Заманадан артта калмыйча, яңа технологияләр куллану, бөтен өлкәдә хәбәрдар булу, үз фәнеңне яхшы белү укытучы өчен мөһим таләпләр.

Укытучы булмасам, кем булыр идем? Укытучы һөнәре ул минем тормыш, яшәү рәвешем. Мин үземне бары тик укытучы ролендә генә күрәм, үз профессиямне үлеп яратам.

Бүгенге көндә мин әле сыйныф җитәкчесе дә, 6 нчы г сыйныфын җитәклим. Укучыларымны бик яратам, алар да мине хөрмәт итәләр. Без алар белән төрле бәйрәмнәр, кичәләр үткәрәбез, район бәйгеләрендә катнашабыз. Ата-аналар да безнең зур ярдәмчеләребез. Алар белән уртак тел табып эшләве үзе рәхәт. Сыйныф җитәкчесе буларак "Баланы шәхес итеп тәрбияләүдә индивидуаль якын килү" дигән проблема өстендә эшлим. Бу тема бүгенге көндә дә актуаль проблемаларның берсе булып тора. Үз эшемдә төп максат итеп, укучыларны һәр яктан да шәхес итеп тәрбияләүне, аларны чын кешеләр итеп үстерүне, кешеләр арасында үз урынын табарга өйрәтүне куям. Шушы максаттан чыгып, төрле бурычлар билгеләдем:

1.Укучыларны чын кеше итеп тәрбияләү.

2.Укучыларда әхлак сыйфатлары тәрбияләү.

3.Балаларның иҗади сәләтләрен, аралашу осталыгын арттыру.

Шулай ук эшемдә түбәндәге принципларга таянам:

1.Һәр тәрбияләнүчегә кабатланмас шәхес итеп карау.

2.Һәрбер укучыны кеше буларак хөрмәт итү.

3.Укучыларга карата ышаныч белдерү.

4.Һәръяктан да үрнәк булу.

5.Максат кую һәм аңа ирешү.

6.Үз-үзеңә һәм тирә-якка ихтирамлы булу.

7.Укучыларның иң якын кешесенә әверелү.

Класстан тыш үткәрелгән тәрбия эшемнең әһәмияте шунда: үткәрелгән һәрбер эшнең, чараның файдалы булуы. Нинди генә эш башкармасын, нинди генә шөгыль тапмасын — укучым үз эшенең, үз шөгыленең файдалы, кирәкле икәнен тоярга тиеш дип уйлыйм мин. Үземнең укучыларымда шәфкатьлелек, киң күңеллелек, башкаларны ихтирам итү хисләре уятырга тырышам. Мин боларны үземнең көндәлек эшем, укучылар белән аралашуым аша даими рәвештә алып барам, үземнең һәр хәрәкәтем, һәр сүзем, һәр гамәлем белән гуманлылык дәресләре бирәм.



Яраткан хезмәтеңнән тәм табып яшәүгә ни җитә!

Достарыңызбен бөлісу:




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет