Мин кунакка барам



Дата06.07.2016
өлшемі20.44 Kb.
#181338
Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең

башлангыч класс укытучысы

Гарипов Э.Ф.

Тема: Мин кунакка барам.

Максат: 1) Кунакта үз-үзеңне тәртипле, әдәпле тотарга өйрәтү;

2) Укучыларда үзара ярдәмләшү, дуслык, өлкәннәрне ихтирам итү сыйфатлары тәрбияләү;

3) Кунакларын күелен күрергә, алар белән аралашу тәртибен өйрәту.

Дәрес барышы.
I. Актуальләштерү. (Уку мәсьәләсен кую).

а) Тактада эленгән мәкальләрне уку. Кунакка барыр алдыннан түбәндәге мәкаль һәм әйтемнәрне исеңә төшер:

1. Кунакка сирәк барсаң, кадерең артыр.

2. Олылардан алда табын янына утырма.

3. Кунак булсаң, тыйнак бул.

- Димәк, бүгенге класс сәгатенең темасы: “Мин кунакка барам”.



II. Төп өлеш.

1) Һәр эшнең үз тәртибе булган кебек, кунак чакыруның һәм кунакка баруның да үз кагыйдәләре бар. Һәр кеше кечкенәдән үк кунак чакыра, чакыруны кабул итә, кунакларны кунак итә, бүләкләр әзерли белергә тиеш.

2) Кунакка шулай ук үз-үзеңне дөрес һәм тәрбияле итеп тота белергә кирәк. Киемең чиста булсын.

3) Кунакка барганда мәмәлән: туган көн, яңа ел, һ.б. шундый истәлекле бүләк алырга кирәклеген онытма.



III. Хикәяләр буенча әңгәмә үткәрү.

“...Фәрит Айратларга кунакка килде. Аяк киемен салгач, пальтосын элгечкә элде. Аннары көзгегә карап, чәчен тарады, Айратның әбисе белән исәнләште һәм иптәшенең уенчыклары белән уйнарга тотынды...”.

- Фәрит нинди малай? Ни өчен? (Әңгәмә уздыру).

“...Фәрит белән Айрат бераз уйнагач, әнисе чакыргач өстәл янына чәй эчәргә утырдылар...”. (Өстәл янына хуҗа рөхсәт иткәч кенә утыралар).

“... Өстәлдә алма, конфет, печенье һ.б. ризыклар күп иде. Фәрит үрелде дә конфет алып ашый башлады...”.

- Фәрит дөрес эшләдеме? Юк. Ни өчен? Чөнки хуҗа әйдәгез, җитешегез дигәч кенә кунаклар ашый башлыйлар.



Өстәл артында ничек утырырга.

  1. Терсәкләрне өстәлгә куймаска

  2. Ашны өреп суытмагыз, тавышсыз гына кашык белән болгатыгыз.

  3. Кашык, чәнечкене дөрес тотыгыз.

  4. Авызга ризык капкан килеш сөйләшмәскә.

  5. Өстәл яныннан кузгалганда рәхмәт әйт.

Боларны бел!

  1. Кунакка чакыручыларга рәхмәт белдер.

  2. Кунакка соңга калып барма.

  3. Бүләк алганда яки биргәндә үзеңә ошамаганны бирмә.

  4. Кунакта шат күңелле бул. (Көй көйләтеп утырма)

  5. Кычкырып көлмә, сөйләшмә, башкаларның игътибарын үзеңә җәлеп итмә.

IV. Йомгаклау.
V. Кулланырга мөмкин әдәбият.

1. Әдәбият дәресләре. 21 бит. “Мин кунакка барам”.

2. Әхлак дәресләре. 150 бит. Тема 25.

3. Уку китабы 4 класс. “Өстәл янында” Ә.Бикчәнтәев.



4. Ходоков 99-103 битләр. “Кунак булсаң тыйнак бул” 8-9 класслар өчен.

Достарыңызбен бөлісу:




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет