Нурислам Ибраһим Рухи тәрбия



жүктеу 4.87 Mb.
бет1/19
Дата18.07.2016
өлшемі4.87 Mb.
  1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   19


Нурислам Ибраһим

Рухи
тәрбия


Казан - 2003

Китапны әзерләде:

Нурислам Ибраһим
Техник мөхәррир:

Рамил Ильяс

Бу китап нигездә Бохари белән Мөслимнең хәдисләр

җыентыгыннан сайлап алынган хәдисләргә Ризаэтдин бине Фәхретдиннең «Җәвамигуль-кәлим шәрхе», Госман Исхакыйның «Ислам әхлагы» һәм Шакирҗан әл-Хәмидинең «1001 хәдис»

исемле китапларыннан аңлатмалар биреп эшләнде.




بسم الله الرحمن الحيم

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим
Галәмнәрне тәрбия кылучы Аллаһы Тәгаләгә барча мактау, дан һәм хөрмәт булсын!

Барлык галәмгә рәхмәт итеп җибәрелгән, үзенең тормышы белән безгә күркәм үрнәк булган, сабырлык белән саф, гадел гомер кичергән, кешеләрнең күңелләрендә изгелек, мәрхәмәтлелек уята белгән Пәйгамбәребез Мөхәммәт галәйһиссәләмгә Аллаһының рәхмәтләре һәм сәламе булсын!

Рәсүлебез Мөхәммәт галәйһиссәләмнең хәдисләре үзләренең бай эчтәлеге белән һәрбер кешене сокландыра, үзенә җәлеп итә. Андагы күпкырлы күрсәтмәләр кешегә Аллаһы Тәгалә һәм тир-юндәге кешеләр белән нинди бәйләнештә булу кирәклеген бәйнә-бәйнә төшендерәләр. Боларның барысы да мөселманны шәхес бу-ларак һәрьяклап тәрбияли.

Бу күрсәтмәләрдә мөселман җәмгыятьнең камил дәрәҗәдә бөеклеккә ирешкән шәхесе буларак күз алдына килеп баса. Аның искиткеч бөек рухи төзелешен Пәйгамбәребез Мөхәммәт галәйһис-сәләмнең хәдисләрендә күрсәтелгән күркәм сыйфатларның бер-берсенә үрелеп баруы тәшкил итә. Бу хәдисләр мөселман кешене үзендә күркәм сыйфатлар булдырырга этәрә. Нәтиҗәдә, андый тәрбия алган мөселман Аллаһы Тәгаләгә һәм Аның Илчесе Мөхәм-мәт галәйһиссәләмгә буйсынып яши, тәрбияле, ихлас күңелле һәм үзенең ата-анасына итәгатьле була;

ул үзенең көнен Аллаһыга мактаулар әйтеп башлый һәм тә-мам кыла;

кылган гөнаһлары өчен тәүбә кылып, Аллаһыдан үзен гафу итүен сорый;

аның йөрәгендә беркемгә карата ачу да, көнчелек һәм үч алу хисләре дә булмый;

өйләнсә, үзенең хатыны белән күркәм холык, мәхәббәт, туг-рылык, игътибарлылык үзәрендә мөгамәлә кыла; балаларына ка-рата мәрхәмәтле була, аларны сөя, иркәли, аларга үзенең назын би-рә;

ятим-мескеннәргә һәм зәгыйфьләргә карата рәхим-шәфкать-ле, мәрхәмәтле була, олыларны хөрмәт итә, кечкенәләргә карата миһербанлы була;

үзен җәберләгән кешеләрне, кыерсытучыларны гафу итә, үзе белән араны өзүчеләр белән дә элемтәне югалтмаска тырыша;

мохтаҗлыкта калса – кайгырмый, бәлки, Аллаһыга шөкер итә, баеп китсә, тәкәбберләнми, мохтаҗларны кызгана белә;

ул үзе яшәгән җәмгыятьнең ихлас, тугры һәм файдалы бер әгъзасы булып тора;

анда игелек һәм ышаныч билгеләре нык булганга күрә, баш-калар аңа тулысынча ышаналар;

һәрбер гамәле белән ул җәмгыятькә файда гына китерергә ты-рыша, шуның белән ул кешеләрнең күңелләрендә өмет уята һәм тынычлык тудыра.

Димәк, хакыйкый мөселманның тормышын Аллаһының җи-тәкчелегеннән һәм Рәсүле Мөхәммәт галәйһиссәләмнең юлыннан башка күз алдына китерергә дә мөмкин түгел.

Беренче бүлек

Дин – Ислам

Дин
Дин – ул бу дөньядагы иң изге сыйфатларны сугаручы илаһи бер чишмә. Аллаһ Сүбхәнәһү вә Тәгалә Үзенең динен аерым бер кешенең яки аерым бер гаиләнең, яисә аерым бер җәмгыятьнең ге-нә тормышын төзәтер өчен түгел, бәлки, барлык халыкларның юлын яктыртучы нур итеп, аларны караңгылыктан яктылыкка чы-гару өчен җибәргән.

اَلدِّينُ النَّصِيحَةُ .

«Дин – нәсыйхәттер».

«Нәсыйхәт» сүзе күп мәгънәне үз эченә алган сүздер. «Берәү-нең дуслык хакын үтәргә тырышуы һәм аңа яхшылык кылуы» ди-сәк, «нәсыйхәт» сүзен беркадәр аңлаткан булырбыз.

Аллаһ өчен булган нәсыйхәт Аңа иман китерү, хөрмәт итү һәм олылау, әмерләрен тотып, тыйганнарыннан тыелу һәм нигъ-мәтләренә шөкер итү кебек нәрсәләрдер. Аллаһы Тәгаләнең бу эш-ләргә ихтыяҗы юк. Шуңа күрә Аллаһ өчен булган нәсыйхәт ахыр-да бәндәнең үзенә кайта һәм үз файдасы өчен була.

Коръән өчен булган нәсыйхәт аның Аллаһы Тәгалә сүзе икән-легенә иман китерү, аны аңлап уку һәм аның белән гамәл кылу, аның өйрәтмәләрен мөселманнар арасына таратудан гыйбарәт.

Мөселманнарның имамнары өчен булган нәсыйхәт шәригать-кә хилаф булмаган урыннарда аларга итәгать кылу һәм әгәр ялгыш эшләре күренсә, йомшаклык белән зиһененә салу, оеп намаз уку, алар өчен һәрвакыт догада булу кебек эшләрдән гыйбарәт.



إِنَّ الدِّينَ يُسْرَ وَ لَنْ يُشَادَّ هَذَا الدِّينَ أَحَدٌ إِلاَّ غَلَبَهُ فَسَدِّدُوا

وَ قَارِبُوا وَ أَبْشِرُوا وَ اسْتَعِينُوا بِالْغَدْوَةِ وَ الرَّوْحَةِ وَ شَيْءٍ مِنَ الدُّلْجَةِ .

«Ислам дине – җиңел дин. Кем дә кем шул җиңеллеккә риза булмыйча, артык гыйбадәтләр кылырга керешсә, гаҗиз калыр да, бу дин белән көрәшә торгач җиңелер, һәрвакыт кыла торган гый-бадәтләрен дә җиренә җиткереп үти алмый башлар. Дин эшлә-рендә бик артык тирән кермичә, урта һәм гадел юлны ихтыяр ите-гез, камил гыйбадәт кыла алмасагыз, шуңа якынрак рәвештә гый-бадәт кылырга тырышыгыз, аз булса да гыйбадәтләр бәрабәренә савап булачагын фикерләп сөенегез, кояш чыкмастан элек, төштән соң һәм көн ахырында бераз гыйбадәт кылып алыгыз!»

Бу хәдис кешене камил рәвештә гыйбадәт кылырга тырышу-дан тыймый, бәлки чиктән ашуны муафикъ күрми.

Үзенең асыл хаҗәтләрен һәм өй җәмәгатенең кирәкләрен та-бу юлында көннәр буенча эш эшләргә мәҗбүр булган кешеләрнең фарыз намазларын азга санап та бик күп нәфел намазлары укулары, бер тәүлектә унар, утызар мең зекер әйтүләре, вирдләр укулары, бу хәдиснең мәгънәсенә күрә, мактаулы эш булмавы күренә. Һәр-нәрсәнең үз кешесе бар. Нәфел гыйбадәтләр, унар мең зекер һәм тәсбих укулар яраса, мөмкинлекләре булган кешеләр өчен ярар. Эш кешеләре булган бер җәмәгатькә имам булып намаз укытучы бер сәхабәнең иртәнге намазда озын сүрәләр укыганлыгын белгән-нән соң, Рәсүлебез әлеге сәхабәгә кыскарак сүрәләр укырга куш-кан. Икенче бер имамның җәмәгать намазын озын итеп укуын ишеткәннән сон: «Сезнең арагызда кешеләрне биздерүчеләр дә бар икән. Әгәр сезнең берәрегез имам булып намаз укытса, намазны кыскарак тотсын, чөнки оеп укучылар арасында зәгыйфьләр, олы яшьтәгеләр һәм эш кешеләре дә була», – дип шелтә кылган.



يَأْتِي عَلَى النَّاسِ زَمَانٌ: اَلصَّابِرُ فِيهِمْ عَلَى دِينِهِ كَالْقَابِضِ عَلَى الْجَمْرِ .

«Кешеләргә бер заман килер, ул заманда динен сабыр итеп то-тучы кеше кулына утлы күмер тотучы кебек булыр».

Кеше утлы күмерне тотса, кулын пешерер, ташласа сүнәр.

أَنَا أَوْلَى النَّاسِ بِعِيسَى بْنِ مَرْيَمَ فِي الدُّنْيَا وَ الْآخِرَةِ لَيْسَ بَيْنِي

وَ بَيْنَهُ نَبِيٌّ وَ الْأَنْبِيَاءُ أَوْلَادُ علات أُمَّهَاتُهُمْ شَتَّى وَ دِينُهُمْ وَاحِدٌ .

«Мин Гайсә галәйһиссәләмгә дөнья һәм ахирәттә иң якын ке-ше, минем белән аның арасында башка пәйгамбәр юк. Пәйгамбәр-ләр бер атаның балалары, аналары башка, әмма диннәре бер».

Пәйгамбәрләрнең һәркайсы бер нигез үзәренә җибәрелгән-нәр, шуның өчен диннәре бер, бары тик шәригатьләре заман талә-бенә карап төрле.

إِيَّاكُمْ وَ الْغُلُوَّ فِي الدِّينِ فَإِنَّمَا هَلَكَ مَنْ كَانَ قَبْلَكُمْ بِالْغُلُوِّ فِي الدِّينِ .

«Дин эшендә голүдән (чиктән ашып китеп арттырып җибәрү) сакланыгыз. Чөнки үткәндәге кешеләрнең һәлак булуларына диндә чиктән ашулары сәбәп булды».

Диндә голү кылу чиктән чыгудан гыйбарәт. Диндә голү кылу күбесенчә яхшылык буявы белән буялганлыктан халыклар аңа игъ-тибар итмиләр һәм аның мөнкир (шелтәләнгән) эш булуын белми-ләр. Бик күпләр: «Гыйбадәт кылуда ни зарар бар?» – дигән рәвеш-тә фикер йөртәләр. Моның ярамаган эш булуы хакында мәшһүр Ислам галимнәренең бастырып чыгарган әсәрләре күп булса да мо-нафыйклар, динсез-дәһри һәм күп төрле фасикъ (гөнаһлы) фир-каларның астыртын аздырулары һәм үзләре адашкан галимнәрнең адаштырулары сәбәпле алар күңелләргә тәэсир итми, игътибарны үзенә җәлеп итми калдылар. Шуның өчен бу нәрсә Ислам дөньясы-на таралып, бөтен әтрафны каплап алды. Һәр гасырда һәм һәр мәм-ләкәттә халыкның табигатьләренә, гореф-гадәтләренә хуш күре-нерлек рәвеш белән голүнең төрләре бик күбәйде. Шулардан берсе – Коръән белән Сөннәтне читкә куеп бәндәләргә иярү.

مَا ذِئْبَانِ جَائِعَانِ أُرْسِلاَ فِي غَنَمٍ بِأَفْسَدَ لَهَا مِنْ حِرْصِ الْمَرْءِ عَلَى الْمَالِ وَ الشَّرَفِ لِدِينِهِ .

«Сарык көтүенә җибәрелгән ике ач бүренең көтүгә китергән зарарына караганда берәүнең мал һәм дәрәҗәгә күңел бирүе дине-нә күбрәк зарар китерә».

Ягъни, ач бүреләр көтүгә мал белән мәртәбәнең дингә зарар китерүләре кадәр зарар китерә алмыйлар, чөнки, әгәр кеше малны сөйсә, аны кулына төшерү өчен кеше хакына да, хәрамга да кара-мый. Әгәр берәү дәрәҗәгә омтылса, ул шуңа ирешү өчен кулын-нан килгән тозак, мәкер-хәйләләрне кора. Шуның белән күзе сукы-раеп, хакыйкатьне күрмәс була.

سَيُشَدَّدُ هَذَا الدِّينُ بِرِجَالٍ لَيْسَ لَهُمْ عِنْدَ اللهِ خَلاَقٌ .

«Бу Ислам дине киләчәктә Аллаһы Тәгалә каршында дәрәҗә-ләре булмаган кешеләр белән беркетелер, алга җибәрелер».

Ягъни, Ислам дине бер заманда мөселман булмаган бертөрле халыкның тырышуы белән алга китәр, көч табар.

عَنْ عُمَرَ رَضِيَ اللهُ تَعَالَى عَنْهُ قَالَ بَيْنَمَا نَحْنُ جُلُوسٌ عِنْدَ رَسُولِ اللهِ صَلَّى اللهُ عَلَيْهِ وَ سَلَّمَ ذَاتَ يَوْمٍ إِذْ طَلَعَ عَلَيْنَا رَجُلٌ شَدِيدُ بَيَاضِ الثِّيَابِ شَدِيدُ سَوَادِ الشَّعْرِ لاَ يُرَى عَلَيْهِ أَثَرُ السَّفَرِ وَ لاَ يَعْرِفُهُ مِنَّا أَحَدٌ حَتَّى جَلَسَ إِلَى النَّبِيِّ صَلَّى اللهُ عَلَيْهِ وَ سَلَّمَ فَأَسْنَدَ رُكْبَتَيْهِ إِلَى رُكْبَتَيْهِ وَ وَضَعَ كَفَّيْهِ عَلَى فَخِذَيْهِ وَ قَالَ يَا مُحَمَّدُ أَخْبِرْنِي عَنِ الْإِسْلاَمِ فَقَالَ رَسُولُ اللهِ صَلَّى اللهِ عَلَيْهِ وَ سَلَّمَ الْإِسْلاَمُ أَنْ تَشْهَدَ أَنْ لاَ إِلَهَ إِلاَّ اللهُ وَ أَنَّ مُحَمَّدًا رَسُولُ اللهِ وَ تُقِيمَ الصَّلاَةَ وَ تُؤْتِيَ الزَّكَاةَ وَ تَصُومَ رَمَضَانَ وَ تَحُجَّ الْبَيْتَ إِنِ اسْتَطَعْتَ إِلَيْهِ سَبِيلاً قَالَ صَدَقْتَ فَعَجِبْنَا لَهُ يَسْأَلُهُ وَ يُصَدِّقُهُ قَالَ فَأَخْبِرْنِي عَنِ الْإِيمَانِ قَالَ أَنْ تُؤْمِنَ بِاللهِ وَ مَلاَئِكَتِهِ وَ كُتُبِهِ وَ رُسُلِهِ وَ الْيَوْمِ الْآخِرِ وَ تُؤْمِنَ بِالْقَدَرِ خَيْرِهِ وَ شَرِّهِ قَالَ صَدَقْتَ قَالَ فَأَخْبِرْنِي عَنِ الْإِحْسَانِ قَالَ أَنْ تَعْبُدَ اللهَ كَأَنَّكَ تَرَاهُ فَإِنْ لَمْ تَكُنْ تَرَاهُ فَإِنَّهُ يَرَاكَ قَالَ فَأَخْبِرْنِي عَنِ السَّاعَةِ قَالَ مَا الْمَسْئُولُ عَنْهَا بِأَعْلَمَ مِنَ السَّائِلِ قَالَ فَأَخْبِرْنِي عَنْ أَمَارَاتِهَا قَالَ أَنْ تَلِدَ الْأَمَةُ رَبَّتَهَا وَ أَنْ تَرَى الْحُفَاةَ الْعُرَاةَ الْعَالَةَ رِعَاءَ الشَّاءِ يَتَطَاوَلُونَ فِي الْبُنْيَانِ ثُمَّ انْطَلَقَ فَلَبِثَ مَلِيًّا ثُمَّ قَالَ يَا عُمَرُ أَتَدْرِي مَنِ السَّائِلُ قُلْتُ اللهُ وَ رَسُولُهُ أَعْلَمُ قَالَ فَإِنَّهُ جِبْرِيلُ أَتَاكُمْ يُعَلِّمُكُمْ دِينَكُمْ .

Гомәр разыяллаһү ганһүдән риваять кылына: «Көннәрдән беркөнне, без Аллаһының Илчесе Мөхәммәт галәйһиссәләм янын-да утырган вакытта, безнең янга актан киенгән кара чәчле бер кеше килде. Аны мөсафир дип әйтеп булмый иде һәм аны безнең арадан берәү дә белүче юк иде. Ул Мөхәммәт галәйһиссәләмнең каршы-сына утырды да, учларын аның тезләренә куеп: «Мөхәммәт! Нәрсә ул Ислам?» – дип сорады. Мөхәммәт галәйһиссәләм аңа болай дип җавап бирде: «Ислам ул – бер Аллаһы Тәгаләдән башка һичбер илаһ юк, Мөхәммәт – Аның Илчесе, дип гуаһлык бирүең; шулай ук, намаз укуың, зәкят түләвең, Рамазан аенда ураза тотуың һәм әгәр барырга мөмкинчелегең булса, Мәккәгә барып, хаҗ кылу-ыңдыр». «Дөрес», – диде әлеге кеше. Без аның үзе сорау биреп, җавап алгач, аның дөреслеген үзе үк раславына бик гаҗәпләндек. Шуннан соң ул: «Нәрсә ул Иман?» – дип сорады. Мөхәммәт галәй-һиссәләм: «Синең Аллаһы Тәгаләгә, Аның фәрештәләренә, китап-ларына, пәйгамбәрләренә, Ахирәт көненә һәм тәкъдирнең яхшы-сы да, яманы да Аллаһыдан булуына иман китерүең», – дип җавап бирде. «Бу да дөрес», – диде әлеге кеше. Шуннан соң ул: «Нәрсә ул Ихсан?» – дип сорады. Мөхәммәт галәйһиссәләм: «Синең Аллаһы Тәгаләгә Аны күзең белән күреп торганың кебек, син Аны күрмә-сәң дә, Ул сине күреп тора дип гыйбадәт кылуың», – диде. «Дө-рес», – диде әлеге кеше. «Миңа ахырзаман турында сөйлә», – диде бу кеше. Мөхәммәт галәйһиссәләм: «Соралучы аның турында со-рау бирүчедән күбрәк белми», – дип җавап бирде. «Ахырзаман җи-түенең билгеләре турында булса да сөйлә», – диде әлеге кеше. «Кол кыз үзенең хуҗабикәсен тудырыр, ә шәрә, яланаяк һәм надан дөя көтүчеләре биек йортлар төзүдә ярышырлар», – дип җавап бир-де Аллаһының Рәсүле. Әлеге кеше китеп баргач, Мөхәммәт галәй-һиссәләм озак кына вакыт уйга чумып утырды. Шуннан соң ул: «Гомәр, миннән сорау алган кеше кем икәннен беләсеңме?» – дип сорады. Мин: «Белсә – Аллаһы Тәгалә һәм Аның Илчесе генә бе-лер»,– дип җавап бирдем. Мөхәммәт галәйһиссәләм: «Ул – Җәбра-ил иде, сезгә динегезне өйрәтер өчен килгән», – диде».

Димәк безнең динебез шул нәрсәләрдән гыйбарәт икән. Ха-кыйкый мөселман Ислам диненең барлык күрсәтмәләрен дә үз ва-кытында үтәргә һәм бу диннең төп нигезләрен сакларга, нинди ге-нә каршылыклар, киртәләр булса да, хак юлдан тайпылмаска тиеш.

إِنَّ اللهَ يَبْعَثُ لِهَذِهِ الْأُمَّةِ عَلَى رَأْسِ كُلِّ مِائَةِ سَنَةٍ مَنْ يُجَدِّدُ لَهَا دِينَهَا .

«Аллаһы Тәгалә бу Ислам өммәтенә һәр йөз ел башында дин-нәрен яңартучыларны җибәреп тора».

Ислам диненең бозылу һәм үзгәрү ихтималы булмаса да, аңа надан халыклар һәм бидгать әһелләре диндә булмаган төрле хора-фәтләр кушу, диндә булмаган нәрсәләрне диндә бар дип күрсәтү ихтималы бар. Шуның өчен Аллаһы Тәгалә һәр гасырда Рәсүлүл-лаһ китергән саф диннән хәбәрдар адәмнәрне җибәреп тора, шаять алар шул диннең хакыйкатен, чын-барлыгын халыкларга аңлатыр-лар, өйрәтерләр һәм шул дәвердәге һәртөрле ачышларга заманча җавап бирерләр.

أَيُّمَا عَبْدٍ جَاءَتْهُ مَوْعِظَةٌ مِنَ اللهِ فِي دِينِهِ فَإِنَّهَا نِعْمَةٌ مِنَ اللهِ سَبَقَتْ إِلَيْهِ فَإِنْ قَبَلَهَا بِشُكْرٍ وَ إِلاَّ كَانَتْ حُجَّةً مِنَ اللهِ عَلَيْهِ لِيَزْدَادَ بِهَا إِثْمًا وَ يَزْدَادَ اللهُ تَعَالَى عَلَيْهِ بِهَا سَخَطًا

«Әгәр кемгә дә булса берәүгә дин турында үгет-нәсыйхәт ителсә, бу нәрсә ул кешегә Аллаһы Тәгалә тарафыннан булган бер нигъмәттер. Әгәр ул шул нәсыйхәтне шөкер итеп кабул итсә бик яхшы, әгәр кабул итмәсә, шул нәсыйхәт ул кешенең зарарына хөҗ-җәт (дәлил) булып торыр һәм аңа карата Аллаһының ачуы артуга сәбәп булыр».

Хөҗҗәт булуы шул: сиңа фәлән вакытта фәлән кеше вәгазь-нәсыйхәт кылмадымы, сине туры юлга өндәмәдеме кебек сүзләр белән Аллаһы Тәгалә тарафыннан шелтә булыр.
Аллаһыга иман

Безнең өстебездә үзебезне юктан бар иткән Аллаһы Тәгаләнең хакы бик зур. Аллаһы Тәгаләнең кушкан һәрбер эшләрен җиренә җиткереп үтәү, Аның тыйган нәрсәләреннән тыелып яшәү Аллаһы Тәгаләнең хакын үтәү була. Шулай ук, Аллаһы Тәгалә нәрсә бирсә дә, шуңа шөкрана кылу, бирмәсә, Аллаһы Тәгалә бирми дип зар-лан­мау, Аллаһы Тәгалә һәрвакыт минем ярдәмчем дип уйлап, һич-бер вакытта Аны онытмау – боларның барысы да Аллаһы Тәгалә-нең хакын үтәү бу­лалар. Аллаһы Тәгаләнең хакын үтәүдә кимчелек кылган ке­шеләрнең Аллаһы Тәгалә һичбер эшләренә бәрәкәт бир-мәс, алар һәрвакыт бәла-казалар, һәртөрле җәфалар, рәхәтсезлек-ләр күреп яшәрләр. Аллаһы Тәгаләнең хакын тиешенчә үтәгән ке-шеләр дөнья-ахирәттә бәхетле булырлар.



قَالَ اللهُ تَعَالَى: كَذَّبَنِي ابْنُ آدَمَ وَ لَمْ يَكُنْ لَهُ ذَلِكَ وَ شَتَمَنِي وَ لَمْ يَكُنْ لَهُ ذَلِكَ فَأَمَّا تَكْذِيبُهُ إِيَّايَ فَزَعَمَ أَنِي لاَ أَقْدِرُ أَنْ أُعِيدَهُ كَمَا كَانَ وَ أَمَّا شَتْمُهُ إِيَّايَ فَقَوْلُهُ لِي وَلَدٌ فَسُبْحَانِي أَنْ اَتَّخِذَ صَاحِبَةً أَوْ وَلَدًا .

«Аллаһы Тәгалә әйткән: «Адәм баласы үлгәненнән соң Мин аны тергезә алмый дип, Минем вәгъдәмне ялган дип уйлады һәм «баласы бар» дип Мине сүкте. Мин Үземә иптәш яки бала тотудан пакь».

Насаралар Гайсәне, яһүдиләр Гозәерне Аллаһының улы диде-ләр. Аллаһы Тәгалә Үзеннән иңгән китапларның һәрберсендә ха-тыны, баласы, анасы, атасы юклыгын бәян итә.

قَالَ اللهُ تَعَالَى: أَنَا عِنْدَ ظَنِّ عَبْدِي بِي فَلْيَظُنَّ بِي مَا شَاءَ .

«Аллаһы Тәгалә әйткән: «Мин колымның Минем турыда уй-лавы яклы. Ул исә, минем турыда ничек теләсә, шулай уйласын».

Ягъни, Мине юмарт, гөнаһларны ярлыкаучы, мәрхәмәт иясе, күркәм холыкны сөюче дип уйласа, Мин аны ярлыкармын, аңа юмартлык итеп нигъмәт бирермен, әгәр Мине каты бәгырьле, са-ран, зарар кылучы дип уйласа, Мин аңа карата тупас, саран һәм за-рар кылучы булырмын.

Бу хәдистән Аллаһы Тәгаләнең заты кеше ничек уйласа шу-лай дигән мәгънә аңлашылмасын. Бәлки бу хәдиснең мәгънәсе шул: әгәр берәү Аллаһы Тәгаләне һәрнәрсәне бирүче дип уйласа, бу кеше эшкә керешеп, кәсеп итәр дә мал табар, әгәр Аллаһы Тәга-ләне күркәм холыкларны сөюче дип уйласа, күркәм холыклы бу-лырга тырышыр. Әгәр Аллаһы Тәгаләне саран, ярдәм бирүче түгел дип уйласа, бу кеше кәсептән кулын туктатып, барыбер Аллаһы Тәгалә бирми дип кәсепсез торыр да, фәкыйрь булыр. Әгәр Алла-һы Тәгалә Үзенең колларына зарар кылучы дип уйласа, ул кеше из-ге эшләрне эшләүдән тыелыр, чөнки ул: «Изгелек кылдың ни, кыл-мадың ни, барыбер, Аллаһы Тәгалә колларын газап кыла», – дип уйлар да, изгелекләр кылудан баш тартыр. Нәтиҗәдә гөнаһлары сә-бәпле утка (җәһәннәмгә) керер.

Без Аллаһы Тәгалә хакында фикер йөрткәндә Аның һәртөрле сыйфатларын чагылдырган күркәм исемнәрен искә төшерәбез. Ул исемнәр безгә Аллаһы Тәгалә хакында күпкырлы мәгълүмат бирә-ләр. Адәм баласы шул исемнәр аркылы үзенең Раббысы белән бул-ган элемтәне төзи. Менә шуңа күрә, Аллаһы Тәгалә безгә Үзенең күркәм исемнәре хакында Коръән Кәрим аятьләрендә һәм Рәсүле-безнең хәдис шәрифләрендә хәбәр биргән.

  1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   19


©dereksiz.org 2016
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет