Нурислам Ибраһим Рухи тәрбия


«Әгәр җитәкче булган кеше башкаларның гаепләрен эзләп, һәркемгә яла якса һәм алар хакында һәрдаим шик-шөбһәдә булса, ул аларны бозыклыкка төшергән булыр»



бет18/19
Дата18.07.2016
өлшемі4.87 Mb.
1   ...   11   12   13   14   15   16   17   18   19

«Әгәр җитәкче булган кеше башкаларның гаепләрен эзләп, һәркемгә яла якса һәм алар хакында һәрдаим шик-шөбһәдә булса, ул аларны бозыклыкка төшергән булыр».


.إِذَا أَرَادَ اللهُ بِالْأَمِيرِ خَيْرًا جَعَلَ لَهُ وَزِيرَ صدْقٍ إِنْ نَسِيَ ذَكَّرَهُ وَإِنْ ذَكَرَ أَعَانَهُ

وَإِذَا أَرَادَ بِهِ غَيْرَ ذَلِكَ جَعَلَ لَهُ وَزِيرَ سُوءٍ إِنْ نَسِيَ لَمْ يُذَكّرْهُ وَ إِنْ ذَكَرَ لَمْ يُعِنْهُ .

«Әгәр Аллаһы Тәгалә бер җитәкчегә изгелек теләсә, аңа бар эшендә дә тугрылыклы булган ярдәмчене бирер. Әгәр җитәкче бер нәрсәне онытса, ул аның исенә төшерер, исенә төшерсә, ярдәм итәр. Әгәр Аллаһы Тәгалә бер җитәкчегә изгелекне теләмәсә, аны изге эшкә ярдәм бирми торган тугрылыксыз ярдәмчегә юлыкты-рыр. Әгәр җитәкче бер нәрсәне онытса, ул аның исенә төшермәс, исенә төшерсә, ярдәм итмәс».

.أَشَدُّ النَّاسِ عَذَابًا يَوْمَ الْقِيَامَةِ إِمَامٌ جَائِرٌ .

«Кыямәт көнендә башкалардан газабы катырак булачак кеше – дөньяда кешеләргә җәбер-золым иткән җитәкче».

.غَيْر الدَّجَّالِ أَخْوَفُ عَلَى أُمَّتِي مِن الدَّجَّالِ الْأَئِمَّةُ الْمُضِلُّونَ .

«Минем өммәтемә Дәҗҗалдан бигрәк, юлдан аздыручы дәҗ-җал җитәкчеләр куркынычрак».

Ягъни, файдалы юлга тартмыйча, өммәтемнең азып-тузулары-на сәбәпче булган эш башында торучылардан Дәҗҗалга караганда да ныграк куркам.

Бүген дә кайбер җитәкчеләребез мөселманнарны шәригать юлыннан тәмам адаштырып, үзләре теләгән бәхетсезлек юлларын-дагы һәлакәтлек чокыры янына китереп куйдылар.

.خِيَارُ أَئِمَّتِكُمُ الَّذِينَ تحُِبُّونَهُمْ وَ يُحِبُّونَكُمْ وَ تُصَلُّونَ عَلَيْهِمْ وَ يُصَلُّونَ عَلَيْكُمْ

وَ شِرَارُ أَئِمَّتِكُمُ الَّذِينَ تُبْغِضُونَهُمْ وَ يُبْغِضُونَكُمْ وَ تَلْعَنُونَهُمْ وَ يَلْعَنُونَكُمْ .

«Эш башыгызда булган җитәкчеләрегезнең яхшылары шун-дый кешеләр: сез аларны сөярсез, алар да сезне сөярләр. Аларга из-гелекләр итәрсез, алар да сезгә каршы изгелекләр итәрләр, сезне тыныч яшәтүгә, хәлләрегезне яхшыртуга тырышырлар. Җитәкче-ләрегезнең явызлары шулар: сез аларны, алар сезне дошман тотар-лар, сез аларга, алар сезгә ләгънәт укырлар».

.اَللَّهُمَّ مَنْ وَلِيَ مِنْ أَمْرِ أُمَّتِي شَيْئًا فَشَقَّ عَلَيْهِمْ فَاشْقُقْ

عَلَيْهِ وَ مَنْ وَلِيَ مِنْ أَمْرِ أُمَّتِي شَيْئًا فَرَفَقَ بِهِمْ فَارْفُقْ بِهِ .

«Ий, Раббым! Өммәтемнең берәр эшенә түрә булган кеше әгәр алар белән каты мөгамәлә кылса, Син дә аңа карата каты бул. Дәхи өммәтемнең берәр эшенә түрә булган кеше алар белән йом-шаклык белән мөгамәлә кылса, Син дә аңа карата йомшак бул».

.لَيَوَدَّنَّ رَجُلٌ أَنَّهُ خَرَّ مِنْ عِنْدِ الثُّرَيَّا، وَ أَنَّهُ لَمْ يَل مِنْ أَمْرِ النَّاسِ شَيْئًا .

«Берәүгә халык эшенә баш булуга караганда, Җидегән йолды-зыннан җиргә егылып төшүе артык».

Ягъни, халык эшен башкаруга караганда әллә нинди авырлык-лар да җиңел санала. Гомәр хәлифә булган вакытта халык үзеннән соң улын да халыкка баш итеп калдыруны үтенгәч, Гомәр: «Бер өйдән бер корбан җитәр», – дигән. Ягъни, халыкка баш булу үз-үзеңне сую, димәк.

.مَا مِنْ إِمَامٍ أَوْ وَالٍ يَغْلِقُ بَابَهُ دُونَ ذَوِي الْحَاجَةِ وَ الْخَلَّةِ وَ الْمَسْكَنَةِ



إِلاَّ أَغْلَقَ اللهُ أَبْوَابَ السَّمَاءِ دُونَ خَلَّتِهِ وَ حَاجَتِهِ وَ مَسْكَنَتِهِ .

«Имам яки мөселманнарның дөнья эшләрендә баш булган ке-ше хаҗәт ияләрен, эшләре төшкән кешеләрне, мескеннәрне кабул итмәсә, Аллаһы Тәгалә ул кешенең үзенең дә хаҗәтләрен, теләк-ләрен кабул итмәс, кабуллык ишекләрен бикләр».

.مَا مِنْ رَجُلٍ يَلي أَمْرَ عَشَرَة فَمَا فَوْقَ إِلاَّ أَتَى اللهَ مَغْلُولاً يَدُهُ إِلَى عُنُقِهِ فَكَّهُ

بِرُّهُ أَوْ وَثَقَهُ إِثْمُهُ أَوَّلُهَا مَلاَمَةٌ وَ أَوْسَطُهَا نَدَامَةٌ وَ آخِرُهَا خِزْيٌ يَوْمَ الْقِيَامَةِ .

«Дөньяда ун яки уннан артык кешеләрнең эшләренә баш бул-ган кешене Кыямәт көнендә Аллаһы Тәгалә хозурына куллары му-енына багланып китерелер. Аңа богавын чишү өчен күркәм холык-лы һәм гадел булу кирәк. Бу баглауга сәбәп булган нәрсә гаделсез-лек һәм яман холыклы булудыр. Түрәлекнең башы – шелтә, уртасы – үкенеч, ахыры – Кыямәт көнендәге хурлык».

Әүвәл шелтә булу, ягъни, гадел булсаң да хөкем иткәндә бер тараф сине барыбер шелтә кылыр, үкенеч булуы шул, үзеңнең бу эшкә керешүеңә үкенерсең, ахырда хур булу шул, кешеләрнең шелтәләреннән куркып, гаделлектән читкә китәрсең дә, Аллаһы-ның хөкемен бозган өчен газапка дучар булырсың.

.مَن اسْتَعْمَلْنَاهُ مِنْكُمْ عَلَى عَمَلٍ فَكَتَمَنَا مِخْيَطًا فَمَا فَوْقَهُ كَانَ ذَلِكَ غُلُولاً يَأْتِي بِهِ يَوْمَ الْقِيَامَةِ .

«Әгәр сездән берәрегез мөселманнар эшенә баш итеп куелса, һәм ул шуннан бер энә кадәр яки аннан зуррак нәрсәне бездән яшерсә, Кыямәт көнендә аның кул-аяклары богауда булыр».

.مَنْ بَدَا جَفَا وَ مَنِ اتَّبَعَ الصَّيْدَ غَفَلَ وَ مَنْ أَتَى أَبْوَابَ السُّلْطَانِ افْتَتَنَ .

«Сахрада яши торган кеше – тупас, гел ауда йөри торган кеше надан була, түрәләрнең ишек төпләрендә йөри торган кеше фетнә-гә дучар була».

.إِنَّا لَنْ نَسْتَعْمِلَ عَلَى عَمَلِنَا مَنْ أَرَادَهُ .

«Без үзе теләк белдергән кешене безнең эшләргә баш итеп куймыйбыз».

Бер кешенең үзе түрә булам дип җан талашып йөрүе Исламда әдәпсезлек санала.



Киңәш белән эшләү

.إِنَّ اللهَ يَرْضَى لَكُمْ ثَلاثًا و يَكْرَهُ لَكُمْ ثَلاثًا فَيَرْضَى لَكُمْ أَنْ تَعْبُدُوهُ وَ لا تُشْرِكُوا بِهِ شَيْئًا وَ أَنْ تَعْتَصِمُوا بِحَبْلِ اللهِ جَمِيعًا وَ لا تَفََرَّقُوا وَأَنْ تُنَاصِحُوا مِنْ وُلَاهُ أَمْرَكُمْ وَ يَكْرَهُ لَكُمْ قِيلَ وَ قَالَ وَ كَثْرَةَ السُؤَالِ وَ إِضَاعَةَ الْمَالِ .


«Аллаһы Тәгалә сездән өч нәрсә сәбәпле разый булыр, өч төрле нәрсәдән разый булмас. Аллаһ сездән разый була торган эш-ләр: һичбер нәрсәне тиңдәш кылмастан Аллаһыга гыйбадәт кылу-ыгыз, барыгыз да аерылмастан Аллаһының җебенә (Коръәнгә) ябышуыгыз һәм эш башлыкларыгыз белән киңәшләшеп эш итү-егез. Аллаһ сездән разый булмый торган эшләр: теге әйтте, бу әйт-те дип юк-бар сүзләр сөйләү, күп сорау бирү һәм малны исраф итү».

* * *


Сиңа кагылмаган нәрсәләр турында сөйләшмә. Дошманыңнан ерак бул, бары тик ышанычлы дусларың гына булсын, ә ышаныч-лысы исә, бары тик Аллаһы Тәгаләдән куркучы һәм Аңа итәгать итүче генә була ала. Бозык кеше белән бергә йөрмә, ул сиңа бо-зыклыктан башка бернәсә дә өйрәтмәс. Сереңне һичкемгә ачма һәм дин эшләрендә Аллаһы Тәгаләдән куркучылардан башка һичкем белән киңәшләшмә.

Көчең җитәрлек эшкә керешү
.خُذُوا مِنَ الْعَمَلِ مَا تُطِيقُونَ فَإِنَّ اللهَ لاَ يَمَلُّ حَتَّى تَمَلُّوا .

«Үзегезнең көчегез җитә торган эшләрне генә алыгыз. Чөнки Аллаһы Тәгаләгә берничек тә авырлык килми, сезгә дә авырлык килмәсен».



Эшләрнең ахырына карала
.لاَ تَعْجَبُوا بِعَمَلِ عَامِلٍ حَتَّى تَنْظُرُوا بِمَا يُخْتَمُ لَهُ .

«Бер кешенең кылган эшенә исегез китмәсен, аның ахыры ни рәвештә бетүенә карагыз».

.إِنَّ الرَّجُلَ لَيَعْمَلُ عَمَلَ أَهْلِ الْجَنَّةِ فِيمَا يَبْدُو لِلنَّاسِ وَ هوَ مِنْ أَهْلِ النَّارِ وَ إِنَّ الرَّجُلَ لَيَعْمَلُ عَمَلَ أَهْلِ النَّارِ فِيمَا يَبْدُو لِلنَّاسِ وَهُوَ مِنْ أَهْلِ الْجَنَّةِ وَ إِنَّمَا الْأَعْمَالُ بِخَوَاتِيمِهَا .

«Бер кеше җәннәт әһелләре кыла торган гамәлләрне кылып яшәр, кешеләр аны җәннәт әһеле дип уйларлар, хәлбүки чынлыкта исә ул кеше җәһәннәмледер. Шулай ук, бер кеше җәһәннәм әһел-ләре кыла торган гамәлләрне кылып яшәр, кешеләр аны җәһәннәм әһеле дип уйларлар, хәлбуки чынлыкта исә ул кеше җәннәтледер. Чөнки гамәлләрнең ахырларына карап бәя бирелә».

Кешеләр күп вакытта бер эшнең хәзерге хәленә карап бәя бирәләр, һәм шуның белән алданалар да. Бер эшнең ничек тәмам буласын белмәстән аңа алдан ялган бәя биреп алданмаска кирәк. Шулай ук, күп нәрсәләр тыштан ислами булып күренсәләр дә, эчтән көферлек белән тулы булырга мөмкин.
Эшне үз кешесенә тапшырыла
.إِذَا وُسِّدَ الْأَمْرُ إِلَى غَيْرِ أَهْلِهِ فَانْتَظِرِ السَّاعَةَ .

«Әгәр берәр эш тиешле булмаган кешесенә тапшырылса, Кыямәт булачагын көтеп тор».

Тиешле кешесенә тапшырылмаган һәрбер эш хикмәт һәм мәс-лихәткә каршы булганы өчен, кешеләрнең эшләрендә чиксез зо-лым һәм каршылыклар тудырыр да дөнья харап булыр. Галәмнең бозылуына моннан да зуррак сәбәп булырмы?!
Кәсеп
.اَلْيَدُ الْعُلْيَا خَيْرٌ مِنَ الْيَدِ السُّفْلَى، وَالْيَدُ الْعُلْيَا هِيَ الْمُنْفِقَةُ، السُّفْلَى هِيَ السَّائِلَةُ .

«Югары кул түбәнгедән яхшырак, чөнки югары кул – бирүче кул, ә түбәндәге кул – сораучы кулдыр».

Ислам югары кул түбән кулдан яхшырак дип белдерә. Ул шу-ның белән фәкыйрьләрнең садакадан башка да яшәүләренә ире-шергә кызыктыра. Байлар мөлкәтенең бер өлеше хаклы рәвештә фәкыйрьләрнеке булса да, шул ук вакытта Ислам аларны төрле шелтә, үпкәләтү, кимсетүләрдән саклап калырга теләп, аларны хә-ер-садакага гына карап калмаска өнди.

.اِغْتَنِمْ خَمْساً قَبْلَ خَمْسٍ حَيَاتَكَ قَبْلَ مَوْتِكَ وَ صِحَّتَكَ قَبْلَ سَقَمِكَ



وَ فَرَاغَكَ قَبْلَ شُغْلِكَ وَ شَبَابَكَ قَبْلَ هَرَمِكَ وَ غِنَاكَ قَبْلَ فَقْرِكَ .

«Биш нәрсә килгәнче, башка бишенең кадерен бел: үлемең килгәнче – терек булуыңның, хасталык килгәнче – сәламәтлегең-нең, мәшгуль булганчы – буш вакытыңның, картлык килгәнче – яшьлегеңнең, фәкыйрьлек килгәнче – байлыгыңның».

.لَأَنْ يَأْخُذَ أَحَدُكُمْ حَبْلَهُ ثُمَّ يَغْدُو إِلَى الْجَبَلِ فَيَحْتَطِبَ

فَيَبِيعَ فَيَأْكُلَ وَ يَتَصَدَّقَ خَيْرٌ مِنْ أَنْ يَسْأَلَ النَّاسِ .

«Берегезнең бау алып тауга барып утын җыюы, шуны китереп сатуы һәм шуннан садака бирүе – кешеләрдән соранып йөрүгә ка-раганда хәерлерәктер».

Рәсүлүллаһ бу хәдистә кул көче белән эшләп ашарга һәм бу юлдагы мәшәкатьләргә сабыр итәргә чакыра, чөнки кешеләрдән сорану – иң түбән бер эш. Үз тырышлыгы белән көн күрү сәбәпле адәм баласының кадере, хөрмәте арта.

Әгәр Аллаһы Тәгалә сезнең берәрегезгә ниндидер сәбәп ар-кылы ризык биреп торса, ул сәбәп үзеннән-үзе үзгәрми торып, аны ташламасын.

Бу эш миңа туры килми дип, мөһим бер сәбәпсез кулыңдагы һөнәрне ташламаска кирәк. Чөнки синең кулыңа керә торган мал синең таләпләреңә күрә бирелә. Фәлән эшкә керсәм, киңлек белән көн күрермен дип, Аллаһ биргән эшне ташламаска кирәк, чөнки Аллаһ биргән нигъмәтне кабул итмичә көфран нигъмәт кылган бу-лырсың, яки үзең Аллаһының колы була торып, Аллаһыга карыш-кан булырсың. Кулыңда булган һөнәрне көчеңнән килгән кадәр ташламаска тырыш. Һәрбер яхшы эшнең нәтиҗәсе Аллаһ ярдәме белән булганы билгеле һәм Аны ярдәмче дип таныгыз.

.أَطْيَبُ الْكَسْبِ عَمَلُ الرَّجُلِ بِيَدِهِ وَ كُلُّ بَيْعٍ مَبْرُورٍ .

«Кәсепнең иң яхшысы – кешенең үз кул көче белән кәсеп итүедер, сату-алу белән шөгыльләнү исә иң бәрәкәтле эшләрдән санала».

.أَفْضَلُ الْكَسْبِ بَيْعٌ مَبْرُورٌ وَ عَمَلُ الرَّجُلِ بِيَدِهِ .

«Кәсепнең иң күркәме – хыянәтсез сәүдә итү һәм кешенең үз кул көче белән кылган гамәледер».

Дөньяда торган мөдәттә инсаннар яшәрлек мал табарга һәм шуның белән үзләрен тәрбияләп асрарга мәҗбүрләр. Бу хәдистә ризык табуда фазыйләтле булган ике төрле юл күрсәтелә. Берсе – хыянәтсез сәүдә кылу, икенчесе – кул һөнәрләре.

Дөньяда иң ләззәтле икмәк адәм баласының үз кәсебе, үз кул көче белән табылган һәм маңгай тирләрен агызып кулга кергән ик-мәктер. Аллаһы Тәгалә кайбер кешеләрнең кәефләре өчен генә бу тәртибен, әлбәттә бозмас һәм үзе тырышмаган кешеләр өчен күк-тән ризык яудырмас. Сөннәтенә каршы булган дога һәм мөнәҗәт-ләрдән бер нәтиҗә дә чыкмас. Доганын файдасы Аллаһының сөн-нәтенә муафикъ эшләрдә. «Әгәр атыңны яхшы карасан, Аллаһ сине ач, ялангач калдырмас».

Кул һөнәрләренең кыйммәте элекке вакытларда да мәгълүм иде. Әхлак һәм хикәя китапларында язылган күп кенә кыйссалар моңа дәлил булса кирәк. Шулардан берсен үрнәк итеп китерәбез. Имеш, бер-көнне бер зур байның улы сахрада су буенда йөргәндә куышта торучы бер ярлы балыкчының кызын күреп аңа гашыйк була. Шул кызга өйләнмәкче булып кызның атасына бара. Балык-чы: «Нинди һөнәрең бар?» – дип сорый. Егет: «Мин фәлән кеше-нең улы булам, безнең байлыгыбыз үз гомеребезгә дә, балалары-бызның балалары гомеренә дә җитәрлек», – дигәч, балыкчы: «Бай-лык бер айлык, аңа ышаныч бик аз, әгәр берәр хәл булса, бер тиен-сез калуың мөмкин. Шул вакытта үзеңне, хатыныңны һәм балала-рыңны нәрсә белән туендырырсын? Һөнәре булмаган кешегә мин кызымны бирә алмыйм», – дип егетне кире борып җибәрә. Ике ай-дан соң егет тагын килеп балыкчыдан кызны сорый һәм: «Мин кәр-зин үрергә өйрәндем, менә бу кәрзинне үзем үрдем», – ди. Балык-чы да: «Инде мөмкин!» – дип кызын бирергә риза була.

Адәм баласы никадәр зирәк, яки бай булсын аның үз кул көче белән тир агызып мал табуы һич тә гаеп эш түгел, һәм ул аның дә-рәҗәсен аз гына да төшерми.

Тормышчанлык – кешеләрнең потенциаль энергиясен фонтан кебек чыгарып торучы бер көч. Ул көч кешеләрне җир эшкәртергә, төрле фәнни эзләнүләрне арттырырга һәм энергия чыганакларын булдырырга этәрә. Тормышчанлык үзенең максатларын тормышка ашыру юлында бернинди каршылык алдында да чигенми һәм ки-рәк булса, ул, үз максатына ирешү өчен, катгый һәм каты чара-ларны да куллана.

Иртә тору адәм баласы өчен бик файдалы, чөнки ул таң атуга торып өстенә йөкләнгән гыйбадәтләрен үтәр дә үзенең кәсебенә тотыныр. Чөнки көндез эшләнә торган эшләрне төнлә эшләү мөм-кин түгел. Шуның өчен кич белән иртәрәк ятып, иртә белән сәгать биш яки алтыда тору тиеш, әмма көн озын вакытта, мәсәлән, кояш сәгать дүрттә чыга икән, иртәнге намаздан соң бераз ятып торы-лыр. Яки анда да ул вакыттан соң ятмас, бәлки көндез бер вакытын табып берәр сәгать йоклап алыр.

Ризык
.اَكْرِمُوا الْخُبْزَ .

«Икмәкне хөрмәт итегез».

Ягъни, аны аяк астына төшермәгез, кадерсезләмәгез, табыны-гызда бары тик икмәк кенә булса да шуны ашагыз, чөнки ашауның максаты – көчне киметмәү өчен карынны туйдыру. Икмәк хакын белми торган гафил булмагыз.
Төш күрү
.إِذَا لَعِبَ الشَّيْطَانُ بِأَحَدِكُمْ فِى مَنَامِهِ فَلاَ يُحَدِّثْ بِهِ النَّاسَ .

«Әгәр сезнең берәрегез белән төшендә шайтан уйнаса, ягъни, төшләнсә, аны башкаларга сөйләмәсен».

Куркыныч һәм тәртипсез төшләр, көндез фикерләп йөргән нәрсәләр белән йокыда саташулар «шайтанның уйнавы» дип тәгъ-бир ителә. Андый нәрсәләрнең дөрес булу ихтималлары юк. Шу-ның өчен аларны сөйләп йөрү – мәгънәсезлек. Әгәр куркыныч төшләр күрелсә, уянганнан соң сул тарафыңа өч мәртәбә өрергә һәм шуның яманлыгыннан Аллаһы Тәгаләгә сыенырга һәм икенче тарафка карап ятырга кирәк. Бу турыда хәдисләрдә шул рәвештә өйрәтелә һәм шулай иткәндә төшләрдән һич зарар булмаслыгы бә-ян ителә.

Төшләрнең дөресләре дә була. Хәдисләрдә дөрес төшнең пәй-гамбәрлектән булган кырык алты өлешнең бер өлеше булуы ту-рында сөйләнелә.

.إِنَّ مِنْ أَفْرَى الْفِرَى أَنْ يُرِيَ عَيْنَيْهُ مَالَمْ ترَ .

«Ялганчылыкның иң начары – берәүнең күрмәгән төшне күр-дем дип сөйләве».

Кайбер кешеләр төшләргә бик нык әһәмият бирүләре сәбәпле бик куркыныч сурәттә алданулары мөмкин. Кайбер кешеләрнең бәлки кайбер төшләре дөрес тә була торгандыр, ләкин гыйлемсез аңа карап хөкемнәр чыгару мөшкел нәрсә. Нинди зур галим яки дөньядан читләшкән хакыйкый бер заһид булсын, шәригатькә кар-шы рәвештә күргән төше белән гамәл кылуы дөрес түгел. Дөрес төшләр дә була, ләкин аларны теләсә кемгә сөйләп йөрү – тиешсез эш. Бигрәк тә күрмәгән төшне күргән булып сөйләүнең яман эш булуы бу хәдистә бәян кылына.

.مَنْ رَآنِي فِي الْمَنَامِ فَقَدْ رَآنِي فَإنَّ الشَّيْطَانَ لاَ يَتَمَثَّلُ بِي .

«Әгәр бер кеше мине төшендә күрсә, шиксез ул кеше мине күргән була, чөнки шайтан минем сурәткә керә алмый».

Сәнгать
Сәнгать ул нәфис матурлыкка бәйле иҗат. Ислам аңа каршы килми. Фәкать эш шунда, Ислам иң элек күркәм әхлакка өстенлек бирә, нәфис матурлыкка түгел, ягъни нәфис матурлык әхлак прин-цибыннан соң килә, ләкин алар икесе үзара нык бәйләнештә тора. Менә бу Исламның бөтен төр сәнгатькә карата булган төп карашы. Сәнгатьнең һәр төренә бәя бирү өчен тикшереп карарга мөмкин булган ислами үлчәү бар: «Үзендә изгелек булган һәрбер нәрсә – матур, яхшы, ә үзендә яманлык булган һәрбер нәрсә – ямьсез һәм яман».

Коръән Кәрим үзенең күп кенә аятьләрендә җир-күкләрнең һәм андагы нәрсәләрнең гүзәллегенә, камиллегенә игътибарны юнәлтә, аларга караган кешенең таң калачагын ассызыклап үтә. Пәйгамбәребез Мөхәммәт галәйһиссәләм Әбү Муса әл-Әшгари исемле сәхабәнең Коръән укуын ишетеп аның матур тавышына сокланып мактау сүзләрен әйткән. Һәм ул сәхабәләре арасыннан азан әйтү өчен иң матур тавышлыларын сайлый торган булган. Ме-нә шуларны исәпкә алсак Исламның матур сәнгатьне инкяр итмәве ачыклана. Ислам тулы мәгънәсе белән матди, яки рухи яманлыкны үз эченә алган сәнгатьне кире кага.

Димәк, әгәр сәнгатьнең максаты кешеләргә акыл ләззәте би-рү, бөек хис-тойгылар уяту, яки кешенең табигатен яхшырту һәм тәрбияләү булса, Ислам мондый сәнгатькә каршы килми. Әмма, әгәр сәнгать бу киртәләрдән читкә чыкса, үзенең максаты итеп нә-фес азгынлыкларын һәм фәкать дөнья ләззәтләренә генә омтылуны куйса, бу вакытта ул үзенә билгеләнгән вазифаны – тормышны күркәмләү вазифасын – үтәмәгән була, киресенчә, ул аны җимерү-че була һәм ул гап-гади бер ахмак уенга әйләнеп кала. Моның бе-лән Ислам бервакытта да риза булмый.

Әгәр көй һәм җыр безгә матур моңнарны, бөек әхлакый сүз-ләрне ирештерәләр икән, Ислам аларны рухи-әхлакый чикләрдә булулары шарты белән кабул итә. Алар кешенең хис-тойгыларын, рухын һәм эчке дөньясын үстерүгә хезмәт итәргә тиешләр. Шуны искәртеп үтү мөһим ирләр чит хатын-кызлар тарафыннан башка-рылган җырларны тыңларга тиеш түгелләр.

Рәсүлебез барабан белән флейтада уйнауда бернинди начар-лык күрмәгән.

Биюгә килсәк, Ислам биюне аера: ирләр биюе һәм хатыннар биюе. Ирләр тарафыннан башкарыла торган халык биюләрен ир-ләргә дә хатыннарга да карарга рөхсәт ителә. Әмма хатыннар фә-кать хатын-кызлар алдында гына биергә мөмкиннәр, аларга чит ир-ләр алдында бию катгый тыела, чөнки монда тыелган нәрсәләрнең күп төре бар. Чит ир белән ят хатынның кулга-кул тотынышып, яки аннан да бигрәк, кочаклашып биюләренең никадәр хәрам булу-ын әйтеп тә торасы юк. Ә инде балет һәм стриптиз биючеләр, әгәр тәүбә итеп төзәлмәсәләр, турыдан-туры җәһәннәмгә олаксалар ки-рәк.

.إِنَّ مِنَ الْبَيَانِ لَسِحْرًا وَ إِنَّ مِنَ الشِّعْرِ لَحِكْمَةً .

«Ачык итеп бәян кылуның кайберләрендә сихер, ә кайбер ши-гырьләрдә хикмәт бар».

Кайбер сүзләрнең әсәре күңелләргә сихер кебек тәэсир итеп, еракны якын, кечкенәне зур, ямьсезне матур итеп күрсәтергә мөм-кин. Шулай ук моның киресе дә булырга мөмкин. Кайвакыт ишетү-че шул вакытта сөйләүченең һәрбер кушкан эшен эшләргә әзер бу-ла. Бу исбатка һәм дәлилгә мохтаж булмаган билгеле бер хакый-кать.

Шигырь асылда тыелган булса да, үз эченә хикмәтне алганна-ры тыелмаган. Хикмәтле шигырьләр һәрдаим мактаулы саналалар.


Хәләл вә хәрам
.اَلْحَلاَلُ بَيِّنٌ وَ الْحَرَامُ بَيِّنٌ وَ بَيْنَهُمَا أُمُورٌ مُشْتَبِهَاتٌ لاَ يَعْلَمُهَا كَثِيرٌ مِنَ النَّاسِ فَمَنِ اتَّقَى الشُّبُهَاتِ فَقَدِ اسْتَبْرَأَ لِدِينِهِ وَ عِرْضِهِ وَ مَنْ وَقَعَ فِي الشُّبُهَاتِ وَقَعَ فِي الْحَرَامِ كَرَاعٍ يَرْعَى حَوْلَ الْحِمَى يُوشِكُ أَنْ يَرْتَعَ فِيهِ أَلاَ وَ إِنَّ لِكُلِّ مَلِكٍ حِمًى أَلاَ وَ إِنَّ حِمَى اللهِ مَحَارِمُهُ أَلاَ وَ إِنَّ فِي الْجَسَدِ مُضْغَةً إِذَا صَلَحَتْ صَلَحَ الْجَسَدُ كُلُّهُ وَ إِذَا فَسَدَتْ فَسَدَ الْجَسَدُ كُلُّهُ أَلاَ وَ هِيَ الْقَلْبُ .

«Хәләл белән хәрам нәрсәләрнең һәрберсе шәригатьтә ачык итеп бәян ителгән. Әмма хәләллеге яки хәрамлыгы турында ачык бәян ителмәгәннәре дә бар, алары – шөбһәле нәрсәләр. Ләкин бу шөбһәле нәрсәләрне күпләр белми. Әгәр берәү шөбһәле нәрсәләр-дән саклана алса, ул кеше үзенең динен һәм абруен саклаган бу-лыр. Шөбһәле нәрсәне җиңелгә санап эшләгән кеше хәрамны эш-ләгән булыр. Бер көтүче хайваннарны тирә-ягы киртә белән корып алынган җир тирәсендә көтсә, тора-бара хайваннар шул киртә эче-нә кереп китүләре ихтимал. Шуның кебек шөбһәле нәрсәләр тирә-сендә йөргән кешенең дә беркөнне хәрамга кереп китү ихтималы бар. Һәрбер падишаһның керергә ярамый торган тыюлы җире була. Аллаһы Тәгаләнең тыюлы җире исә хәрам нәрсәләрдер. Аң булы-гыз! Тәндә бер ит кисәге бар, әгәр ул кисәк төзек булса, бөтен тән төзек була, әгәр ул бозылса, бөтен тән бозыла, ул ит кисәге – йөрәк».



Хезмәтчеләр
.إِخْوَانُكُمْ خَوَلُكُمْ جَعَلَهُمُ اللهُ قنيَةً تَحْتَ أَيْدِيكُمْ فَمَنْ كَانَ أَخُوهُ تَحْتَ يَدِهِ

فَلْيُطْعِمْهُ مِن طَعَامِِهِ وَلْيُلْبِسْهُ مِنْ لِبَاسِهِ وَلاَ يُكَلِّفْهُ مَا يَغْلِبُهُ فَإِنْ كَلَّفَهُ مَا يَغْلِبُهُ فَلْيُعِنْهُ .

«Хезмәтчеләрегез – сезнең кардәшләрегездер, Аллаһы Тәгалә аларны сезнең кул астыгызда кылды. Әгәр бер кешенең кардәше аның кул астында булса, ул аңа үзе ашый торган ризыкны ашат-сын, үзе кия торган киемнәрне кидерсен, аңа көче җитмәгән эш кушмасын, әгәр кушса, үзе дә аңа ярдәм итсен».

.إِذَا أَتَى أَحَدَكُمْ خَادِمُهُ بِطَعَامِهِ قَدْ كَفَاهُ عِلاَجُهُ وَ دُخَانُهُ

فَلْيُجْلِسْهُ مَعَهُ فَإِنْ لَمْ يُجْلِسْهُ مَعَهُ فَلْيُنَاوِلْهُ أَكْلَةً أَوْ أَكْلَتَيْنِ .

«Әгәр сезнең берәрегезгә хезмәтчесе аш китерсә, ул аны үзе белән бергә утыртсын, әгәр утыртмаса, аңа да шул аштан күпмедер өлеш биреп җибәрсен, чөнки ул аш шул хезмәтченең кул көче белән әзерләнә».

.لَلَّهُ أَقْدَرُ عَلَيْكَ مِنْكَ عَلَيْهِ .

«Синең аңа көчең җитүгә караганда, Аллаһы Тәгаләнең сиңа көче җитүчерәк».

Рәсүлебез галәйһиссәләм Абдуллаһ ибне Мәсгуд исемле сәха-бәнең үзенең хезмәтчесен кыйнаганын күреп кала һәм әлеге сүз-ләрне әйтә. Шуннан соң Ибне Мәсгуд ул колны азат итә.
Ашау-эчү
.كُنَّا إِذَا حَضَرْنَا مَعَ رَسُولِ اللهِ طَعَاماً لَمْ نَضَعْ أَيْدِيَنَا حَتَّى يَبْدَأَ رَسُولُ اللهِ فَيَضَعَ يَدَهُ. وَ إِنَّا حَضَرْنَا مَعَهُ مَرَّةً طَعَاماً، فَجَاءَتْ جَارِيَةٌ كَأَنَّهَا تُدْفَعُ، فَذَهَبَتْ لِتَضَعَ يَدَهَا فِي الطَّعَامِ، فَأَخَذَ رَسُولُ اللهِ بِيَدِها، ثُمَّ جَاءَ أَعْرابِيٌّ كَأَنَّهُ يُدْفَعُ، فأَخَذَ بِيَدِهِ، فَقَالَ رَسُولُ اللهِ: «إِنَّ الشَّيْطَانَ يَسْتَحِلُّ الطَّعامَ أَنْ لاَ يُذْكَرَ اسْمُ اللهِ تَعَالىَ عَلَيْهِ، وإِنَّهُ جَاءَ بِهَذِهِ الْجَارِيَةِ ليَسْتَحِلَّ بِهَا فَأَخَذْتُ بِيَدِهَا، فَجَاءَ بِهَذا الْأَعْرَابِيِّ لِيَسْتَحِلَّ بِهِ فَأَخَذْتُ بِيَدِهِ، والَّذِي نَفْسي بِيَدِهِ إِنَّ يَدَهُ في يَدِي مَعَ يَدَيْهِ،ثُمَّ ذَكَرَ اسْمَ اللهِ تَعَالَى وأَكَلَ .

Хөзәйфә сөйләгән: «Без Аллаһ Илчесе белән табын артында утырганда, ул берәр нәрсә алмыйча торып, без бернәрсәгә дә үрел-ми идек. Бервакыт без аның белән өстәл янында утырганда, бер кыз килеп, кулын ризыкка сузды, ләкин Аллаһ Илчесе аның кулын тотып алды. Аннары артыннан кемдер куып килгән кебек бер бә-дәви килеп, ул да ризыкка үрелде. Аллаһ Илчесе аның да кулын то-тып: «Дөреслектә, шайтан Аллаһ исеме әйтелмәгән ризыкны үзенә хәләл дип белә, шуңа күрә ул әлеге кызны, аның ярдәме белән ри-зыкны үзенә рөхсәтле итәр өчен монда китерде; аннары ул бу бә-дәвине, аның ярдәме белән ризыкны үзенә рөхсәтле итәр өчен мон-да җибәрде, ләкин мин аның да кулын тотып алдым! Җаным Аның кулында булган Зат белән ант итеп әйтәм: чынлыкта, бу икәүнең кулларыннан тотканда шайтанның кулы минем кулда иде», – диде. Шуннан соң ул Аллаһы Тәгаләнең исемен әйтеп, ашый башлады».

Чын мөселманны ашау-эчүеннән дә таный аласың. Чөнки ул Пәйгамбәребезнең күрсәтмәләре нигезендә «Аллаһы исеме белән» дигән сүзләрне әйтмичә ашарга тотынмый, уң кулы белән ашый һәм өстәлдән үзенә якын торган нәрсәләрне генә ала.

Аллаһ Илчесе ашар алдыннан Аллаһы Тәгаләне искә алуга зур әһәмият биргән, чөнки ул ризыктан һәм аны ашаучылардан шайтанны куа.

.إِذَا أَكَلَ أَحَدُكُمْ فَلْيَأْكُلْ بِيَمِينِهِ وَ إِذَا شَرِبَ فَلْيَشْرَبْ

بِيَمِينِهِ فَإِنَّ الشَّيْطَانَ يَأْكُلُ بِشِمَالِهِ وَ يَشْرَبُ بِشِمَالِهِ .

«Әгәр сезнең берәрегез ашарга утырса, уң кулы белән аша-сын, эчкәндә дә уң кулы белән эчсен, чөнки шайтан гына сул кулы белән ашый һәм эчә».

.إِذَا سَقَطَتْ لُقْمَةُ أَحَدِكُمْ فَلْيَأْخُذْهَا، وَلْيُمِطْ عَنْهَا الْأَذَى، وَلْيَأْكُلْهَا، وَ لاَ يَدَعْهَا لِلشَّيْطَانِ .

«Әгәр берәрегезнең ризыгы төшеп китсә, ул аны алсын да, чүпләреннән чистартып ашасын, шайтанга калдырмасын».

.اَلَّذي يَشْرَبُ فِي آنِيَةِ الْفِضَّةِ إِنَّمَا يُجَرْجِرُ فِي بَطْنِهِ نَارَ جَهَنَّمَ .

«Алтын яки көмеш савыттан эчүченең корсагында тәмугъ ял-кыны дөрләячәк».

Мөэмин-мөселман ашау-эчү өчен алтын яки көмеш савыт-са-ба кулланмый, ефәк һәм парчадан кием кими һәм алар өстенә утырмый да.

.مَا مَلَأَ آدَمِيُّ وِعَاءً شَرًّا مِنْ بَطْنِهِ فَإِنْ كَانَ لاَ مَحَالَةَ فَثُلُثٌ لِطَعَامِهِ وَ ثُلُثٌ لِشَرَابِهِ وَ ثُلُثٌ لِنَفَسِهِ .

«Адәм баласы тутырган яман савытлар арасында карыныннан да яманы юк. Әгәр берәү ашаса, карынын өч өлешкә бүлсен, бер өлеше аш өчен, икенче өлеше эчемлек өчен, өченче өлеше сулыш өчен».

.كُلُوا فِي الْقَصْعَةِ مِنْ جَوَانِبِهَا وَلاَ تَأْكُلُوا مِنْ وَسَطِهَا فَإِنَّ الْبَرَكَةَ تَنْزلُ فِي وَسَطِهَا .

«Алдыгызга куелган аш табагының кырыйларыннан ашагыз, әмма уртадан ашамагыз, чөнки ашның бәрәкәте табакның уртасы-на иңәр».

Ягъни, һәммәгә бер савыттан ашарга туры килсә һәркем үз алдыннан ашасын.

.كُلُوا وَ اشْرَبُوا وَ تَصَدَّقُوا وَ الْبَسُوا فِي غَيْرِ إِسْرَافٍ وَ لاَ مَخِيلَةٍ .

«Исраф белән тәкәбберлектән сакланган хәлдә, ашагыз, эче-гез һәм теләгән киемегезне киегез».

.إِيَّاكُمْ وَ هَاتَيْنِ الْبَقْلَتَيْنِ الْمُنَتّنتَيْنِ أَنْ تَأْكُلُوهُمَا وَ تَدْخُلُوا

مَسَاجِدَنَا فَإِنْ كُنْتُمْ لاَبُدَّ آكْلِيهما فَاقْتُلُوهُمَا بِالنَّارِ قَتْلاً .

«Исеннән кешеләр нәфрәтләнә торган бу ике нәрсәне, ягъни суган белән сарымсакны ашап мәчетләребезгә кермәгез. Әгәр аша-сагыз, пешереп ашагыз».

.مَنْ بَاتَ وَ فِي يَدِهِ رِيحُ غَمَر فَأَصَابَهُ شَيْءٌ فَلاَ يَلُوَمَنَّ إِلاَّ نَفْسَهُ .

«Әгәр кулыннан ит, май яки башка нәрсәнең исе килгән ке-шегә йокларга яткач берәр нәрсә булса, үзенә үпкәләсен».

Һәр ашаганнан соң кулларны яхшылап юарга кирәк.

.نَهَى عَنِ الْأَكْلِ وَ الشُّرْبِ فِي إِنَاءِ الذَّهَبِ وَ الْفِضَّةِ .

«Рәсүлебез галәйһиссәләм алтын һәм көмеш савыттан ашау, эчүдән тыйган».

Чөнки, бу нәрсәләр акча, аларны савыт-саба итеп җыеп яткы-ру икътисадка зарар китерә.

.طَعَامُ الْوَاحِدِ يَكْفِي الِاثْنَيْنِ، وَ طَعَامُ الِاثْنَيْنِ يَكْفِي الْأَرْبَعَةَ وَ طَعَامُ الْأَرْبَعَة يَكْفِي الثَّمَانِيَةَ .

«Бер кеше өчен әзерләнгән аш – икегә, ике кешенеке – дүрт-кә, дүрт кешенеке сигез кешегә җитә».

Рәсүлебезнең максаты: өммәтен ач күзле булудан тыю. Аш вакытында кергән кешене аш артына утыртудан уңайсызланмагыз, чөнки күңелең иркен булса әзерләнгән аш һәркемгә җитәр. Карын тулганчы ашау, ул әле сәламәтлеккә дә зарар китерә. Кем аз ашаса, ул кеше озак яшәр һәм сәламәт булыр. Мөмкин кадәр аз һәм җиңел ашлар ашарга кирәк.

.سَاقِي الْقَوْمِ آخِِرُهُمْ شُرْبًا .

«Бер кавемгә су эчерүче кеше, үзе иң соңыннан эчәргә тиеш».

Сәхабәләр су һәм сөт кебек эчемлекләрне эчкәндә сәфәрдә дә, өйдә дә берсе, мәсәлән, кое янында торып, башкаларны коедан су алып эчертә икән, ул кешенең иң соңгы булып эчүен, бу фәрман шәриф буенча гадәт кылалар иде. Рәсүлебез галәйһиссәләм бу сүзе белән әдәпне, берлекне һәм җәмәгатьтә ни рәвештә эш кылу тиешлекне бәян иткән. Бу әдәп бары тик эчемлектә генә түгел, җи-меш һәм башка ашларның һәрберсендә дә бүлүче кешенең үзе иң соң булуы Рәсүлебезнең галәйһиссәләм мәҗлес әдәпләреннән са-нала.

Бу фәрманда да хикмәт бар. Чөнки бер кеше халыкка эчертеп тора икән, әгәр үзе халыктан алда эчсә, сусавы кайтып, эчемлеккә хаҗәте калмас, шуңа күрә аның анда торасы да килмәс, эчертә тор-ган савытны ташлар да китәр. Әмма үзе сусаган хәлдә кешеләрне эчертсә «ачның хәлен тук белмәс, ач ачның хәлен һәм хәтерен сак-лар» дигән кебек үзенә чират җиткәнче рәхәтләнеп халыкка су эчерер. Һәм җыелган кешеләргә су эчертүне көтеп тору эчертүче-гә караганда авыррак, чөнки ул кеше су эчертү белән мәшгуль.
Сәхабәләргә иярү
.أُوصِيكُمْ بِأَصْحَابِي ثُمَّ الَّذِينَ يَلُونَهُمْ ثُمَّ يَفْشُو الْكَذِبُ حَتَّى يَحْلُفَ الرَّجُلُ وَ لاَ يُسْتَحْلَفُ وَ يَشْهَدَ الشَّاهِدُ وَ لاَ يُسْتَشْهَدُ أَلاَ لاَ يَخْلُوَنَّ رَجُلٌ بِامْرَأَةٍ إِلاَّ كَانَ ثَالِثَهُمَا الشَّيْطَانُ عَلَيْكُمْ بِالْجَمَاعَةِ وَ إِيَّاكُمْ وَ الْفُرْقَةَ فَإِنَّ الشَّيْطَانَ مَعَ الْوَاحِدِ وَ هُوَ مِنَ الِاثْنَيْنِ أَبْعَدُ مَنْ أَرَادَ بحبوحةَ الْجَنَّةِ فَلْيَلْزَمِ الْجَمَاعَةَ مَنْ سَرَّتْهُ حَسَنَةٌ وَ سَاءَتْهُ سَيِّئَةٌ فَذَالِكُمُ الْمُؤْمِنُ .

«Сезгә: «Сәхабәләремә һәм алардан соң килгән буынга ияре-гез!» – дип васыять әйтәм. Аннан соң бөтен галәмгә ялган тарала-чак, халык ялганга шул дәрәҗәдә өйрәнер, үзләреннән ант итүне соралмыйча торып, ант итәрләр, шәһадәт соралмастан шәһадәт би-рергә әзер булырлар. Бер ят хатын белән бер ялгыз аулакта калудан сакланыгыз, чөнки өченчегез шайтан булыр. Җәмәгать белән бергә булыгыз, аерылышудан сакланыгыз, чөнки, шайтан бер кешегә караганда ике кешедән ераграк тора. Җәннәтнең югары дәрәҗәлә-рен теләгән кеше җәмәгатькә тоташсын. Кемне үзенең кылган иге-леге шатландырса, ә явызлыгы кайгыга салса, менә шул кеше мөэ-мин була».



Кешенең яратылышы
.إِنَّ أَحَدَكُمْ يُجْمَعُ خَلْقُهُ في بَطْنِ أُمِّهِ أَرْبَعِينَ يَوْماً نُطْفَةً، ثُمَّ يَكُونُ عَلَقَةً مِثْلَ ذَلِكَ، ثُمَّ يَكُونُ مُضْغَةً مِثْلَ ذَلِكَ، ثُمَّ يُرْسَلُ إِلَيْهِ الْمَلَكُ فَيَنْفَخُ فِيهِ الرُّوحَ وَ يُؤْمَرُ بِأَرْبَعِ كَلِمَاتٍ بِكَتْبِ رِزْقِهِ وَ أَجَلِهِ وَ عَمَلِهِ وَ شَقِيٌ أَوْسَعِيدٌ فَوَ اللهِ الَّذِي لاَ إِلَهَ غَيْرُهُ، إِنَّ أَحَدَكُمْ لَيَعْمَلُ بِعَمَلِ أَهْلِ الْجَنَّةِ حَتَّى مَا يَكُونَ بَيْنَهُ وَ بَيْنَهَا إِلاَّ ذِرَاعٌ، فَيَسْبِقُ عَلَيْهِ الْكِتَابُ فَيَعْمَلُ بِعَمَلِ أَهْلِ النَّارِ فَيَدْخُلُهَا. وَ إِنَّ أَحَدَكُمْ لَيَعْمَلُ بِعَمَلِ أَهْلِ النَّارِ حَتَّى مَا يَكُونَ بَيْنَهُ وَ بَيْنَهَا ِإلاَّ ذِرَاعٌ، فَيَسْبِقُ عَلَيْهِ الْكِتَابُ فَيَعْمَلُ بِعَمَلِ أَهْلِ الْجَنَّةِ فَيَدْخُلُهَا .

«Сезнең һәрберегез анасы карынында кырык көн орлык хә-лендә була. Аннан соң кырык көн оешкан кан хәлендә була. Аннан соң тагын кырык көн бер ит кисәге хәлендә була. Йөз егерме көн-нән соң аңа бер фәрештә җибәрелә һәм ул фәрештә аңа җан өрә. Бу фәрештәгә дүрт төрле нәрсәне язып кую боерыла: бу кеше дөньяда вакытта күпме ризык ашаячак, күпме гомер сөрәчәк, нинди гамәл-ләр кылачак һәм бәхетлеме яки бәхетсезме булачак. Аннан башка илаһ булмаган Аллаһ исеме белән ант итеп әйтәм, сездән берәү җәннәт әһелләренең гамәлләрен кылып яшәр, җәннәткә керергә бер терсәк арасы гына калыр, шунда бу кеше, үзенең тәкъдирендә язылган буенча, җәһәннәм әһелләренең гамәлләрен кыла башлар да, шуның белән җәһәннәмгә кереп китәр. Шулай ук сездән берәү җәһәннәм әһелләренең гамәлләрен кылып яшәр, аңа җәһәннәмгә керергә бер терсәк арасы гына калыр, шунда бу кеше, үзенең тәкъ-дирендә язылган буенча, җәннәт әһелләренең гамәлләрен кыла башлар да, шуның белән җәннәткә кереп китәр».

Бу хәдис кешенең беренче көненнән алып, ахыргы көненә ка-дәр булган бөтен тормышын үз эченә алган. Аллаһы Тәгалә кешене бер хәлдән икенче хәлгә күчереп тәртип белән яратты. Бу тәртип безнең өчен мөһим дәрес булып тора. Эшләрне ашыкмастан, каба-ланмастан тәртип белән башкарырга кирәк. Аллаһы Тәгалә, әлбәт-тә, кеше яратылганчы ук аның бәхетлеме яки бәхетсезме, динлеме яки динсезме булачагын алдан белеп тора. Шуңа күрә дә ул Аллаһ. Ләкин аның бөтен нәрсәне алдан белүе безне бернәрсәдән дә азат итми. Без барыбер Ул боерганча гамәл-гыйбадәтләр кылып яшәргә тиеш. Әгәр кемдер үзенең бозыклыгын тәкъдиргә сылтый икән, ул кеше үзенең тәкъдир китабын алып килеп безгә дә укытсын. Әгәр күрсәтә алмый икән үзенең бозыклыгын акламакчы булып, «Миңа шулай язган, миңа болай язган», – дип сөйләп йөрмәсен. Аллаһы-ның алдан белүе бер нәрсә, ә безгә билгеләнгән вазифалар икенче нәрсә. Без Аллаһ эшенә тыгылырга тиеш түгел. Без Аллаһ бар иткән дөньяда яшибез һәм Аның дөньясында Ул чыгарган канун-нар гына гамәлдә булачак. Аллаһы Тәгалә кешене дөньяга теләсә нәрсә эшләгез дип яратмаган, бәлки Үзенә гыйбадәт кылырга дип яраткан. Аллаһыга гыйбадәт кылу исә Ул кушканча яшәү белән бу-ла.

Җәза бирү
.حَدٌّ يُعْمَلُ فِي الْأَرْضِ خَيْرٌ لأَِهْلِ الْأَرْضِ مِنْ أَنْ يُمْطَرُوا أَرْبَعِينَ صَبَاحًا .

«Бер тыелган эш өчен шәригать хөкеме белән җәза бирү, кы-рык көннең һәр иртәсендә яңгыр явып торудан яхшырак».

Ягъни, Аллаһы Тәгаләнең хөкемнәре белән бәндәләр арасын-да хөкем йөртелсә, бу эш алар өчен һәр көнне иртә белән кырык көн буе яңгыр яуганнан да артыграк. Ягъни, әгәр бер җинаятче бер мәртәбә генә булса да, Аллаһының бәян иткәне буенча җәза кы-лынса, бу бер хөкем бу җир өчен кырык көн яңгыр яуганнан да из-герәк, чөнки мәмләкәтнең гомер сөрүе өчен ул мәмләкәттә гадел-лек һәм тынычлык кирәк, ул исә Аллаһының хөкемнәрен җиренә җиткерү белән генә була.

Аллаһының газабы
.إِذَا أَنْزَلَ اللهُ بِقَوْمٍ عَذَابًا أَصَابَ الْعَذَابُ مَنْ كَانَ فِيهِمْ ثُمَّ بُعِثُوا عَلَى أَعْمَالِهِمْ .

«Әгәр Аллаһы Тәгалә берәр халыкка газап җибәрсә, ул газап барысына да ирешергә мөмкин. Соңыннан алар тергезелгәндә һәр-берсе үзенең кылган гамәле буенча соралачак».

Ягъни, Аллаһының газабы явыз кешеләргә килгәндә алар бе-лән бергә яхшы кешеләр дә зыян күрергә мөмкин. «Әгәр алар ях-шы кешеләр булсалар, аларга Аллаһының газабы ирешмәс иде», дигән сүз хата сүз. Яманнар – яман, яхшылар яхшы урында була-чак.

Сәламәтлек – зур нигъмәт
.أَكْثِرِ الدُّعَاءَ بِالْعَافِيَةِ .

«Исәнлек-саулык сорап күп дога кыл».

Саулык-сәламәтлек иң зур нигъмәт, бу нигъмәтнең кадерен белеп сәламәтлеккә зарар китерә торган нәрсәләрдән һәрвакыт сак-ланырга кирәк.

Шәригатебездә дога дигән нәрсә бар, әмма ул күңелдән га-рәпчә дога укып, кулларны йөзгә сыйпау белән генә булмый. До-ганың максаты үзеңә кирәкле эшләрне һаман күңелдә тотып шул эшнең сәбәбенә керешү белән була.


Дога
.اَللَّهُمَّ عَافِنِي فِي بَدَنِي، اَللَّهُمَّ عَافِنِي فِي سَمْعِي، اَللَّهُمَّ عَافِنِي فِي بَصَرِي، اَللَّهُمَّ إِنِّي أَعُوذُ بِكَ مِنَ الْكُفْرِ وَ الْفَقْرِ، اَللَّهُمَّ إِنِّي أَعُوذُ بِكَ مِنْ عَذَابِ الْفَبْرِ، لاَ إِلَهَ إِلاَّ أَنْتَ .

«Ий, Раббым! Бәдәнемне, колагымны, күземне һәрвакыт сә-ламәт кыл. Ий, Раббым! Көферлектән, фәкыйрьлектән һәм кабер газабыннан Сиңа сыенам, Синнән башка һичбер илаһ юк, мәгәр Син генә».

.سَلُوا اللهَ الْعَفْوَ وَ الْعَافِيَةَ فَإِنَّ أَحَدًا لَمْ يُعْطَ بَعْدَ الْيَقِينِ خَيْرًا مِنَ الْعَافِيَةِ .

«Аллаһы Тәгаләдән һәрвакыт ярлыкау һәм сәламәтлек сора, чөнки кешегә иманнан соң, сәламәтлектән яхшы нәрсә бирелмә-де».

Сәламәтлек – зур нигъмәт.

Эшкә яраклы кеше юк
.إِنَّمَا النَّاسُ كَالْإِبِلِ الْمِائَةِ، لاَ تَكَادُ تَجِدُ فِيهَا رَاحِلَةً .

«Кешеләрне йөз дөягә охшатырга була. Шул йөз дөя арасында атланып йөрергә берсе дә яраклы түгел».

Бер кешенең йөз баш дөясе булып та, кайсы корчаңгы, кайсы ябык, кайсы чирле булу сәбәпле атланып бер җиргә барыр өчен бер генә дөя дә таба алмаган кебек, адәм балалары да бик күп булула-рына карамастан кирәкле берәр эшкә яраклысын һич таба алмый-сың. Һәрберсендә берничә төрле кимчелек булганы өчен ышанып бер эш кылырга мөмкин түгел.

Халык белән тулы базарда көндез шәм яндырып йөрүче бе-рәүдән: «Көндез шәм яндырып нәрсә эзлисең?» – дип сорыйлар. Ул: «Адәм эзлим, адәм!..» дип җавап бирә.






Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   11   12   13   14   15   16   17   18   19


©dereksiz.org 2019
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет