Нурислам Ибраһимов Бисмилләһир-рахмәнир-рахим



жүктеу 6.39 Mb.
бет1/29
Дата23.06.2016
өлшемі6.39 Mb.
  1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   29
«40 хәдис»кә

Имам ән-Нәвәвинең аңлатмасы

Китапны басмага әзерләде:



Нурислам Ибраһимов

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим
Дөньяларның Раббысы, күкләр һәм җирне Саклаучы, барлык мәхлуклар белән Идарә итүче, кешеләргә шәригатьне өйрәтер өчен пәйгамбәрләр җибәрүче Аллаһыга дан. Мин Аның барлык яхшылыклары өчен рәхмәт әйтәм, Ул бирә тор-ган нигъмәтләрне арттыруын сорыйм. Мөхәммәтнең Аның колы, пәйгамбәре, сөеклесе, иң яхшы мәхлугы икәненә ша-һитлык бирәм. Шулай ук, аның заман ахырына кадәр бетмәс-лек могҗиза булган Коръән белән, һидәят юлын яктыртучы сөннәт белән хөрмәтләнүен таныйм. Аллаһы Тәгалә аның үзе-нә дә, башка пәйгамбәрләргә дә, аларның гаиләсенә дә – бар-лык тугрылыклы бәндәләргә мәрхәмәтле булсын.

Галимнәр диннең төрле өлкәсенә караган кырык хәдис кергән бик күп китаплар язганнар. Мин дә алар кебек кырык хәдис җыю теләге белән, шул эшемне мөбарәк кылуын сорап, Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгать иттем.

Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, кайбер галимнәр – дин-нең нигезләре, икенчеләре – тармаклары, өченчеләре җиһат турында, дүртенчеләре – тыелып яшәү, бишенчеләре – әдәп, алтынчылары вәгазьләр турында кырык хәдис җыйганнар. Әлеге җыентыкларны төзү югары максатларны күз алдында тоткан, Аллаһ ул кешеләрдән канәгать булсын. Ләкин мин бө-тен нәрсәне үз эченә алган, һәрберсе диннең бер нигезен тәш-кил иткән кырык хәдис тупларга теләдем. Моннан тыш, һәр хәдис сахих дөрес) булып, аларның күп өлеше Мөслим һәм Бохариның «Сахих»ларында китерелә. Аларны истә калдыру җиңелрәк булсын һәм күбрәк файда китерсеннәр өчен, мин аларның иснәдләрен риваять кылучы кешеләр чылбырын) тө-шереп калдырдым.

Мин бу эшемне Аллаһыга тапшырам. Изгелекләрнең чы-ганагы булган, ярдәм һәм шәфкать бирүче Аллаһыга мактау!


Имам ән-Нәвәви.

Эшләр нияткә карап бәяләнә




1 عَنْ أَمِيرِ الْمُؤْمِنِينَ أَبِي حَفْصٍ عُمَرَ بْنِ الْخَطَّابِ رَضِيَ اللَّهُ عَنْهُ قَالَ : سَمِعْتُ رَسُولَ اللَّهِ  يَقُولُ : إِنَّمَا الأَعْمَالُ بِالنِّيَّاتِ وَإِنَّمَا لِكُلِّ امْرِئٍ مَا نَوَى فَمَنْ كَانَتْ هِجْرَتُهُ إِلَى اللَّهِ وَرَسُولِهِ فَهِجْرَتُهُ إِلَى اللَّهِ وَرَسُولِهِ وَمَنْ كَانَتْ هِجْرَتُهُ لِدُنْيَا يُصِيبُهَا أَوِ امْرَأَةٍ يَنْكِحُهَا فَهِجْرَتُهُ إِلَى مَا هَاجَرَ إِلَيْهِ

Мөэминнәрнең әмире Әбү Хафс Гомәр бине Хаттап разыяллаһү ганһү әйткән: «Мин Аллаһының Илчесенең болай дигәнен ишеттем: «Дөреслектә, эшләр ният белән генә бәяләнәләр. Һәр кешегә үзе ирешергә ниятләгән нәр-сә генә булачак. Шулай итеп, Аллаһыга һәм Аның Илчесе-нә һиҗрәт кылучы Аллаһыга һәм Аның Илчесенә һиҗрәт кылачак. Дөнья максаты яки өйләнергә теләгән хатын-кыз өчен һиҗрәт кылучы үзе ниятләгән нәрсә өчен һиҗрәт кы-лачак».1



Хәдиснең әһәмияте

Дөреслектә, бу хәдис – Исламның терәге дип аталучы хәдисләрнең берсе. Ул диннең нигезе һәм хөкемнәренең берсен үз эченә ала. Әбү Давыт әйткән: «Чынлыкта, эш-ләрнең нияткә карап бәяләнүе турындагы хәдис Исламның яртысын тәшкил итә. Чөнки дин яки ачык, яки яшерен бу-ла ала. Ачыгы – гамәл, яшерене – ният».

Имам Әхмәт һәм Шәфигый: «Эшләр нияткә карап билгеләнүе турындагы хәдис гыйлемнең өчтән берен тәш-кил итә. Чөнки бәндә нәрсәне булса да йөрәк, тел, әгъза-лар ярдәмендә генә таба ала. Шулай итеп, йөрәктә барлык-ка килә торган ният әлеге өлешнең берсе булып тора», – дип әйткәннәр.

Менә шуңа күрә дә, галимнәр әлеге хәдисне китапла-рының, хезмәтләренең башына куярга яратканнар. Мәсә-лән, Бохари үзенең «Сахих»ын, Нәвәви өч әсәрен: «Изге-ләр бакчасы», «Искә алулар», «Нәвәвинең кырык хәдисе» әлеге хәдис белән башлый. Моның максаты гыйлем алучы кешенең ниятен Аллаһ ризалыгы өчен генә гыйлем алуга, изге гамәлләр кылуга юнәлдерүдән гыйбарәт. Пәйгамбәр галәйһиссәләмнең әлеге хәдисне вәгазь вакытында әйтүе дә аның әһәмиятле икәнен күрсәтә. Әбү Гобәйд әйткән: «Хәдисләр арасында әлеге хәдис кебек үк файда һәм мәгъ-нәгә ия булучы башка хәдис юк».



Хәдиснең әйтелү сәбәбе

Ибне Мәсгут әйткән: «Безнең арабызда Өмме Кайс дигән хатынга өйләнергә теләгән кеше бар иде. Ләкин ул хатын, тегесе күчеп килмәсә, аңа кияүгә чыгудан баш тартты. Шуңа күрә, ул кеше күчеп килде дә аңа өйләнде. Аннары без аны «Өмме Кайсның күчеп килүчесе» дип атый башладык».

Ибне Мәсгут: «Дөнья кирәк-ярагы өчен һиҗрәт кылу-чы Өмме Кайска өйләнү нияте белән күчеп килеп, соңын-нан «Өмме Кайсның күчеп килүчесе» дип аталучы кеше кебек үк әҗер алачак», – дигән.

Хәдисне аңлау

1. Ният – зарури шарт.

Галимнәрнең бердәм фикере буенча, эшкә лаеклы мө-селманнар тарафыннан кылына торган гамәлләр ният бе-лән эшләнсә генә, шәригатьтә исәпкә алыначаклар.

Намаз, хаҗ, ураза кебек теге яки бу гыйбадәтне кыл-ганда ният аның бер нигезе санала. Аннан башка әлеге гыйбадәт кабул булмый. Гыйбадәтне кылуга ярдәм итүче гамәлләргә, мәсәлән, тәһарәт, госелгә килгәндә, хәнәфи галимнәре болай диләр: «Тиешле ният – аларның камил-легенең һәм әҗергә лаеклы булуның шарты». Ә шәфигый галимнәре һәм башкалар: «Ният – аларның дөреслегенең зарури шарты. Чөнки әлеге эшләр тиешле ният булганда гына дөрес булачак», – диләр.

2. Ниятнең вакыты һәм урыны.

Теге яки бу гыйбадәткә тотынганда кеше билгеле бер нияткә ия булырга тиеш. Мәсәлән, намаз башлаганда – «Аллаһ бөек!» – дип әйтергә, хаҗда ихрам кияргә кирәк. Уразага килгәндә, аны алдан ният кылып кую да җитә. Чөнки таң атканны белү бик авыр.

Ниятнең урыны – йөрәк.

Нияткә караган зарури шарт – теләгән нәрсәне билге-ләү һәм аны башкалардан аеру. Шуңа күрә, намаз уку ни-яте генә җитми. Нинди намаз – өйләме, икендеме һ.б. – укыйсыңны билгеләргә кирәк.

3. Күчеп китүнең һиҗрәт) фарызлыгы.

Монда мөселманнарның дини бурычларын үти алмаган урыннарыннан шуны эшләп була торган урынга күчеп ки-түләре күз алдында тотыла. Әлеге хөкем һәрвакытта да, бернинди чикләрсез гамәлдә булачак. Пәйгамбәр галәй-һиссәләмнең: لا هِجْرَةَ بَعْدَ الْفَتْحِ «Җиңү-дән соң һиҗрәтнең кирәге юк», дигән сүзләренә килгәндә, ул Мәккәне яулап алганнан соң аннан күчеп китүнең ки-рәге юк икәнне аңлата.

Моннан тыш, Аллаһ тыйган нәрсә дә «һиҗрәт» дип атала. Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән:

وَالْمُهَاجِرُ مَنْ هَجَرَ مَا نَهَى اللَّهُ عَنْهُ

«... Аллаһ тыйганны калдыручы мөһаҗир була».

Мәсәлән, мөселманга кардәшен өч көннән дә күбрәк вакытка калдырырга, хатынга ирнең түшәген калдырырга ярамый. Әмма кайчакта мөселманга гөнаһ кылган кардә-шен калдыру, итәгатьсезлек күрсәткән хатынны, җәза йө-зеннән, билгеле бер вакытта калдыру рөхсәт ителә.

4. Әлеге хәдистән аңлашылганча, берәр кеше гамәл кылырга ниятләп тә, аңа авыру, үлем кебек сәбәпләр кома-чауласа, ул кеше моның өчен барыбер әҗер алачак. Бәй-дави әйткән: «Тиешле ниятсез кылынган гамәлләр дөрес булмый. Чөнки гамәлсез ният өчен әҗер бирелә, ә ниятсез гамәл юкка чыга. Гамәлгә карата ният тәндәге җанга тиң: тән җансыз яши алмый, ә җан тәнсез дә юкка чыкмый».

5. Ахирәттә әҗер, бу дөньяда ярдәм алу һәм уңышка ирешү өчен, әлеге хәдис безне эчкерсезлеккә өнди.



6. Яхшы ният, ихласлык, Аллаһының ризалыгын алырга теләү сәбәпле һәр файдалы һәм яхшы гамәл гыйба-дәткә әверелә.
Ислам, иман һәм ихсан
2عَنْ عُمَرَ رَضِيَ اللَّهُ عَنْهُ أَيْضًا قَالَ : بَيْنَمَا نَحْنُ جُلُوسٌ عِنْدَ رَسُولِ اللَّهِ ذَاتَ يَوْمٍ إِذْ طَلَعَ عَلَيْنَا رَجُلٌ شَدِيدُ بَيَاضِ الثِّيَابِ شَدِيدُ سَوَادِ الشَّعَرِ ، لا يُرَى عَلَيْهِ أَثَرُ السَّفَرِ وَلا يَعْرِفُهُ مِنَّا أَحَدٌ ، حَتَّى جَلَسَ إِلَى النَّبِيِّ ، فَأَسْنَدَ رُكْبَتَيْهِ إِلَى رُكْبَتَيْهِ ؛ وَوَضَعَ كَفَّيْهِ عَلَى فَخِذَيْهِ ، وَقَالَ : يَا مُحَمَّدُ أَخْبِرْنِي عَنِ الإِسْلامِ ، فَقَالَ رَسُولُ اللَّهِ : الإِسْلامُ أَنْ تَشْهَدَ أَنْ لا إِلَهَ إِلاَّ اللَّهُ وَأَنَّ مُحَمَّدًا رَسُولُ اللَّهِ ، وَتُقِيمَ الصَّلاةَ ، وَتُؤْتِيَ الزَّكَاةَ ، وَتَصُومَ رَمَضَانَ ، وَتَحُجَّ الْبَيْتَ إِنِ اسْتَطَعْتَ إِلَيْهِ سَبِيلاً ، قَالَ : صَدَقْتَ ، فَعَجِبْنَا لَهُ يَسْأَلُهُ وَيُصَدِّقُهُ ، قَالَ : فَأَخْبِرْنِي عَنِ الإِيمَانِ ، قَالَ : أَنْ تُؤْمِنَ بِاللَّهِ ، وَمَلائِكَتِهِ ، وَكُتُبِهِ ، وَرُسُلِهِ ، وَالْيَوْمِ الآخِرِ ، وَتُؤْمِنَ بِالْقَدَرِ خَيْرِهِ وَشَرِّهِ قَالَ : صَدَقْتَ ، قَالَ : فَأَخْبِرْنِي عَنِ الإِحْسَانِ ، قَالَ : أَنْ تَعْبُدَ اللَّهَ كَأَنَّكَ تَرَاهُ فَإِنْ لَمْ تَكُنْ تَرَاهُ فَإِنَّهُ يَرَاكَ ، قَالَ : فَأَخْبِرْنِي عَنِ السَّاعَةِ ، قَالَ : مَا الْمَسْؤُولُ عَنْهَا بِأَعْلَمَ مِنَ السَّائِل ، قَالَ : فَأَخْبِرْنِي عَنْ أَمَارَاتِهَا ، قَالَ : أَنْ تَلِدَ الأَمَةُ رَبَّتَهَا ، وَأَنْ تَرَى الْحُفَاةَ الْعُرَاةَ الْعَالَةَ رِعَاءَ الشَّاءِ يَتَطَاوَلُونَ فِي الْبُنْيَانِ ، ثُمَّ انْطَلَقَ ، فَلَبِثْتُ مَلِيًّا ، ثُمَّ قَالَ : يَا عُمَرُ ، أَتَدْرِي مَنِ السَّائِلُ ؟ قُلْتُ : اللَّهُ وَرَسُولُهُ أَعْلَمُ ، قَالَ : فَإِنَّهُ جِبْرِيلُ أَتَاكُمْ يُعَلِّمُكُمْ دِينَكُمْ

Гомәр разыяллаһү ганһү сөйләгән: «Бервакыт без Пәйгамбәр янында утырганда, көтмәгәндә безнең янга күз явын алырдай ак киемле, кап-кара чәчле кеше килде. Аның кыяфәтенә караганда, мосафир дип әйтеп булмый иде, без беребез дә аны танымадык. Ул, тезләре Пәйгам-бәр галәйһиссәләмнекенә тиеп торырлык итеп, аның кар-шына утырды, кулларын үз тезләренә куйды һәм: «Әй Мө-хәммәт, миңа Ислам турында сөйлә!» – диде. «Ислам – «Аллаһыдан башка илаһ юк, Мөхәммәт – Аның Илчесе» дип әйтү, намаз уку, зәкят түләү, Рамазанда ураза тоту, булдыра алсаң Йортка хаҗ кылу ул », – дип җавап бирде Мөхәммәт галәйһиссәләм. Әлеге кеше: «Син дөрес әйт-тең», – диде. Без аның Пәйгамбәр галәйһиссәләмгә сорау бирүенә һәм үзе аның сүзләрен раславына аптырадык. Ан-нары ул: «Хәзер миңа иман турында сөйлә!» – дип әйтте. Аллаһының Илчесе галәйһиссәләм: «Иман – Аллаһыга, Аның фәрештәләренә, Аның язуларына, Аның пәйгамбәр-ләренә, соңгы Көнгә, яхшының да, начарның да алдан билгеләнүенә ышануың ул», – диде. Теге кеше тагын: «Син дөрес әйттең», – диде. Аннары: «Миңа ихсан турын-да сөйлә!» – диде. Аллаһының Илчесе галәйһиссәләм: «Ихсан – Аллаһыны күрмәсәң дә, Аны күргән кебек гый-бадәт кылу ул. Син Аны күрмәсәң дә, Ул һичшиксез сине күрә», – дип җавап бирде. Шуннан соң ул: «Хәзер миңа Сәгать турында сөйлә!» – диде. Аллаһының Илчесе: «Ул турыда соралучы кеше сораучыдан күбрәк белми», – дип әйтте. Кеше: «Алайса миңа аның галәмәтләрен сөйлә», – диде. Аллаһының Илчесе: «Кыямәт якынаюның галәмәт-ләре – кол хатынның үз хуҗабикәсен тудыруы; яланаяк, ялангач, ярлы көтүчеләрнең биек өй төзүдә бер-берсе бе-лән ярышулары», – дип җавап бирде. Әлеге кеше китеп күпмедер вакыт үткәч, Пәйгамбәр: «Әй Гомәр, миңа кем сорау биргәнлеге сиңа мәгълүмме?» – дип сорады. Мин: «Аллаһ һәм Аның Илчесе бу турыда яхшырак беләләр», – дидем. Ул: «Чынлыкта, бу – Җәбраил, сезне динегезгә өй-рәтергә килгән!» – дип әйтте».2



Хәдиснең әһәмияте

Ибне Дәкыйк Гыйд әйткән: «Бу – ачык һәм яшерен гамәлләр турында сөйләүче бөек хәдис. Барлык шәригать фәннәре аңа кайтарылалар һәм аннан тармакланалар. Чөн-ки ул сөннәт гыйлемен үз эченә ала һәм сөннәтнең анасы булып тора. Шуның кебек үк, бөтен Коръәннең мәгънәсен үз эченә туплаганга күрә, «Фатиха»ны да «Коръәннең ана-сы» дип атыйлар».



Хәдисне аңлау

1. Киемеңә һәм тышкы кыяфәтеңә игътибарлы булу.

Мәчеткә кергәнче яки гыйлем алу мәҗлесендә кат-нашканчы чиста кием кию яхшы. Мондый мәҗлесләрдә һәм галимнәр янында әдәп кагыйдәләрен үтәргә кирәк. Җәбраил галәйһиссәләм кешеләргә сүзләре белән бергә үз гамәлләре һәм тышкы кыяфәте белән дә дәрес бирергә килгән.

2. Ислам нәрсә ул?

«Ислам» сүзе Аллаһы Тәгаләгә итәгать итүне һәм буйсынуны аңлата. Шәригать күзлегеннән Ислам биш ба-ганага таяна: «Аллаһыдан башка илаһ юк, Мөхәммәт – Аның Илчесе» дип шәһадәт бирү; үз вакытында, бөтен шартларын үтәп, намаз уку; зәкят түләү; рамазанда ураза тоту; мөмкинчелеге булган кешегә үз гомерендә бер мәр-тәбә Изге Йортка хаҗ кылу.

3. Иман нәрсә ул?

Гарәп телендә «иман» сүзе эчке килешү яки раслауны аңлата. Шәригать күзлегеннән караганда, иман – Аллаһы-ның булуына, Аның бер икәненә, иптәшләре-тиңдәшләре юк икәнлегенә тирән ышану.

Шулай ук, Аның мәхлукларыннан булган фәрештәлә-ренә ышану. Алар Аллаһының мөхтәрәм коллары, Аңа итәгатьсезлек күрсәтмиләр, Аның боерыкларын үтиләр. Фәрештәләрне Аллаһ нурдан яраткан, алар ризык аша-мыйлар, җенесләргә бүленмиләр, үрчемиләр. Аларның са-нын Аллаһыдан башка беркем дә белми.

Моннан тыш, иман – Аллаһының Язуларына, кешеләр үзгәрткәнче, аларның Аллаһының шәригате булуларына ышану.

Иман – Аллаһ Үзенен мәхлуклары белән идарә итәргә җибәргән, аларга Язулар биргән пәйгамбәрләргә, аларның гөнаһ кылудан Аллаһ Үзе саклаган кешеләр булуга ыша-ну.

Иман – Аллаһ кешеләрне кабердән чыгарачак, гамәл-ләре өчен хисап кылачак, әҗер-җәза бирәчәк Кыямәт кө-ненә ышану.

Иман – галәмдәге барлык нәрсәнең Аллаһының тәкъ-дире белән булуына ышану.

Югарыда әйтелгән нәрсәләр иман нигезләренә керә-ләр. Аларга ышанучы котылачак һәм уңышка ирешәчәк. Моны инкарь итүче хак юлдан тайпылачак һәм бәхетсез-леккә дучар булачак. Аллаһы Тәгалә әйткән:

يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمِنُوا بِاللَّهِ وَرَسُولِهِ وَالْكِتَابِ الَّذِي نَزَّلَ



عَلَى رَسُولِهِ وَالْكِتَابِ الَّذِي أَنْزَلَ مِنْ قَبْلُ وَمَنْ يَكْفُرْ بِاللَّهِ

وَمَلائِكَتِهِ وَكُتُبِهِ وَرُسُلِهِ وَالْيَوْمِ الآخِرِ فَقَدْ ضَلَّ ضَلالاً بَعِيدًا 

«Әй иман китерүче бәндәләр! Аллаһыга, Аның Илче-сенә, Ул Үзенең Пәйгамбәренә җибәргән Язуга, Ул элек җибәргән Язуга ышаныгыз. Аллаһыга, Аның фәрештәлә-ренә, Аның Язуларына, Аның пәйгамбәрләренә Кыямәт көненә ышанмаучы үтә адашуга биреләчәк».3

4. Ислам һәм иман.

Шулай итеп, аңлашылганча, «Ислам» һәм «иман» лексик яктан да, шәригать күзлегеннән дә ике төрле сүз. Әмма шәригать моңа киңрәк карый: кайчакта Ислам – иман дип, иман Ислам дип килергә мөмкин. Чөнки Ислам-сыз – иман, имансыз Ислам мәгънәсез була. Алар бер-бер-сеннән аерылгысыз. Димәк, һичшиксез йөрәк белән ыша-нырга, әгъзалар белән гамәл кылырга кирәк.

5. Ихсан нәрсә ул?

Ихсан – бер Аллаһыга гына эчкерсез һәм камил гый-бадәт ул. Ягъни, кеше гыйбадәт кылганда Аллаһыны күр-гән кебек кылырга тиеш. Моны булдыра алмасаң, «Ул си-не күзәтеп тора» дип уйларга кирәк.

6. Кыямәт һәм аның галәмәтләре.

Кыямәтнең кайчан булачагын Аллаһыдан башка бер-кем дә белми. Шуңа күрә, Пәйгамбәр галәйһиссәләм Җәб-раилгә болай дигән: مَا الْمَسْؤُولُ عَنْهَا بِأَعْلَمَ مِنَ السَّائِلِ «Бу ту-рыда соралучы кеше сораучыдан күбрәк белми». Әмма Пәйгамбәр галәйһиссәләм аның якынаюын күрсәтүче бер-ничә галәмәтне искә алган:

а) Билгеле бер вакытта әхлакый таркаулык барлыкка килү. Шул чакта балалар ата-аналарын тыңламый башлая-чак, хуҗалар колларына караган кебек караячак.

б) Бөтен нәрсә үзенең капма-каршысына әвереләчәк, бөтен нәрсәдә тәртип бетәчәк: иң түбән кешеләр әлеге җәмгыятьнең җитәкчеләре булачак; эшли белмәгән кеше-ләргә эш тапшырылачак; кешеләрнең акчалары күбәячәк, алар байлыкка күмеләчәкләр, бер-берсе алдында үзләре-нең биек биналары белән мактанышачаклар; көтүче һәм шуның кебек мохтаҗлыкта яшәүче кешеләр башкаларның яхшылык кылулары сәбәпле кешеләр өстенә күтәреләчәк-ләр һәм алар белән идарә итәчәкләр.

7. Гыйлем мәсьәләсе.

Мөселман үзе өчен бу яки теге дөньяда файда китерә торган нәрсә турында гына сорый, кирәкмәгән сораулар бирми. Гыйлем алучылар мәҗлесенә килеп, кешеләр нәр-сәне булса да белүгә мохтаҗ булып та, ул нәрсә турында сорамаганнарын күрүче кеше нәкъ шулай эшләргә тиеш. Җавапны белсә дә, башкаларга файдалы булсын өчен аңа сорау бирергә кирәк. Әгәр кешедән ул белмәгән нәрсә ту-рында сорасалар, «Мин белмим», – дип әйтергә кирәк. Бу аның тәкъвалыгын һәм дөрес гыйлемгә ия икәнлеген күр-сәтәчәк.

8. Тәрбия ысуллары.

Сорау бирү һәм җавап алу тәрбиянең уңышлы ысул-ларыннан санала. Бу турыда күп хәдисләрдә сөйләнә. Пәй-гамбәребез галәйһиссәләм сәхабәләрен шул ысул белән тәрбияләгән. Мондый юл белән тыңлаучыларның игътиба-рын яуларга һәм акылларын дөрес җавап кабул иттерергә мөмкин.


Исламның терәкләре һәм бөек нигезләре
3عَنْ أَبِي عَبْدِ الرَّحْمَنِ عَبْدِ اللَّهِ بْنِ عُمَرَ بْنِ الْخَطَّابِ رَضِيَ اللَّهُ عَنْهُمَا

قَالَ : سَمِعْتُ رَسُولَ اللَّهِ  يَقُولُ : بُنِيَ الإِسْلامُ عَلَى خَمْسٍ : شَهَادَةٍ

أَنْ لا إِلَهَ إِلاَّ اللَّهُ وَأَنَّ مُحَمَّدًا رَسُولُ اللَّهِ ، وَإِقَامِ الصَّلاةِ ، وَإِيتَاءِ الزَّكَاةِ ،

وَحَجِّ الْبَيْتِ ، وَصَوْمِ رَمَضَانَ

Әбү Габдеррахман Габдуллаһ бине Гомәр бине Хат-тап разыяллаһү ганһү сөйләгән: «Мин Аллаһының Илчесе-нең болай дигәнен ишеттем: «Ислам биш терәккә нигезлә-нә: «Аллаһыдан башка илаһ юк, Мөхәммәт – Аның Илче-се» дип шәһадәт бирү, намаз уку, зәкят түләү, хаҗ кылу, Рамазанда ураза тоту».4

Исламның терәкләре турындагы хәдис бөек хәдисләр исәбенә керә, Исламның бер нигезе булып тора, аның хө-кемнәрен үз эченә ала. Изге Коръәндә дә шул ук терәкләр турында сөйләнелә.

Хәдисне аңлау

1. Исламның төзелеше.

Аллаһының Илчесе кешене көферлектән чыгаручы, җәннәткә лаеклы итүче Исламны нык бинага тиңләгән.

Ул бинаның терәкләре түбәндәгеләр:

а) «Аллаһыдан башка илаһ юк һәм Мөхәммәт – Аның Илчесе» дип шәһадәт бирү. 5

Мондый шәһадәт Аллаһының барлыгын, берлеген та-нуны, Пәйгамбәрнең Аллаһ Илчесе икәненә ышануны күз алдында тота. Бу терәк башкаларына карата нигез ролен үти.

Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән:

مَنْ شَهِدَ اَنْ لا إِلَهَ إِلاَّ اللَّهُ وَأَنَّ مُحَمَّدًا عَبْدُهُ رَسُولُهُ مُخْلِصًا دَخَلَ الْجَنَّةَ

«Ихлас белән «Аллаһыдан башка илаһ юк, Мөхәммәт – Аның колы һәм илчесе» дип әйтүче җәннәткә керәчәк».

б) Намаз уку. Ягъни бөтен шартларын, кагыйдәләрен үтәп, үз вакытында, даими рәвештә намаз уку.

Бу эшләр намаз мөселманның күңеленә уңышлар ки-терсен, җирәнгеч нәрсәләрдән читләштерсен өчен кирәк. Аллаһ әйткән:  وَأَقِمِ الصَّلاةَ إِنَّ الصَّلاةَ تَنْهَى عَنِ الْفَحْشَاءِ وَالْمُنْكَرِ 
«... намаз укы! Дөреслектә, намаз фәхеш һәм яман эшләр-дән тыя».6

Намаз – мөселманның билгесе. Аллаһының Илчесе галәйһиссәләм әйткән: بَيْنَ الرَّجُلِ وَبَيْنَ الشِّرْكِ وَالْكُفْرِ تَرْكُ الصَّلاةِ «Намаз кешене көферлектән һәм ширектән читләштерә».7

в) Зәкят түләү.

Ягъни, байлыгы билгеле бер күләмдә булган кешенең ярлыларга матди ярдәм күрсәтүе. Мөэминнәрне тасвир-лап, Аллаһы Тәгалә әйткән:  وَالَّذِينَ هُمْ لِلزَّكَاةِ فَاعِلُونَ  «... алар зәкят түлиләр...»8وَالَّذِينَ فِي أَمْوَالِهِمْ حَقٌّ مَعْلُومٌ . لِلسَّائِلِ وَالْمَحْرُومِ


«... аларның байлыгыннан сораучы һәм мәхрүм өчен мәгъ-лүм өлеш чыгарылган».9

Шулай итеп, зәкят – матди чыгымнар таләп итүче, иҗтимагый гаделлекне саклаучы, хәерчелек белән көрә-шергә ярдәм итүче гыйбадәт.

г) Хаҗ.

Ягъни, Аллаһының Илчесе галәйһиссәләм аңлаткан билгеле бер йолаларны үтәү өчен шәүвәл, зөлкагъдә айла-рында, зөлхиҗҗәнең беренче көнендә Хәрам мәчетенә ба-ру. Гыйбадәтнең бу төре матди чыгымнар һәм физик ты-рышлык таләп итә. Аерым бер кешегә дә, җәмгыятькә дә зур файда китерә. Моннан тыш, хаҗ – мөселманнарның зур җыелышы, башка ил мөселманнары белән аралашу форсаты. Аллаһы Тәгалә әйткән:

وَأَذِّنْ فِي النَّاسِ بِالْحَجِّ يَأْتُوكَ رِجَالاً وَعَلَى كُلِّ ضَامِرٍ يَأْتِينَ مِنْ كُلِّ فَجٍّ عَمِيقٍ . لِيَشْهَدُوا مَنَافِعَ لَهُمْ وَيَذْكُرُوا اسْمَ اللَّهِ فِي أَيَّامٍ مَعْلُومَاتٍ عَلَى مَا رَزَقَهُمْ مِنْ بَهِيمَةِ الأَنْعَامِ فَكُلُوا مِنْهَا وَأَطْعِمُوا الْبَائِسَ الْفَقِيرَ 

«Хаҗның фарызлыгын кешеләргә игълан ит! Алар үзләренә файдалы нәрсәдә катнашу өчен, билгеле көннәр-дә – Ул биргән корбанны чалган вакытта, Аның исемен телгә алу өчен, синең янга җәяүләп һәм ябык дөяләргә утырып, озын юллар белән киләчәкләр. Ул корбан) хай-ванның итен ашагыз һәм ярлы кешене дә ашатыгыз».10

Менә шуңа күрә дә, хаҗ өчен зур әҗер вәгъдә ител-гән, ә Пәйгамбәр галәйһиссәләм: «Кабул булган хаҗ өчен җәннәттән башка әҗер булмаячак», – дигән.

Хаҗ һиҗрәтнең алтынчы елында Аллаһының түбән-дәге сүзләре иңгәннән соң фарыз кылына:

وَلِلَّهِ عَلَى النَّاسِ حِجُّ الْبَيْتِ مَنِ اسْتَطَاعَ إِلَيْهِ سَبِيلاً 

«Кешеләрнең Аллаһыга карата бурычларына, әгәр алар моны үти алсалар, хаҗ кылу керә».11

д) Рамазанда ураза тоту.

Ураза һиҗрәтнең икенче елында түбәндәге сүзләре иңгәннән соң фарыз кылына:

شَهْرُ رَمَضَانَ الَّذِي أُنْزِلَ فِيهِ الْقُرْآنُ هُدًى لِلنَّاسِ

وَبَيِّنَاتٍ مِنَ الْهُدَى وَالْفُرْقَانِ فَمَنْ شَهِدَ مِنْكُمُ الشَّهْرَ فَلْيَصُمْهُ 

«Рамазан аенда кешеләргә һидаят булган, шул һи-даятьне аңлатучы һәм аеручы Коръән иңде. Рамазанга ирешкән һәрберегез ураза тотсын...»12

Гыйбадәтнең әлеге төре рухны сафландыра, тәнне сә-ламәтләндерә, гөнаһларны гафу итә, җәннәткә керергә бу-лыша. Аллаһының Илчесе галәйһиссәләм әйткән:

مَنْ صَامَ رَمَضَانَ إِيمَانًا وَاحْتِسَابًا غُفِرَ لَهُ مَا تَقَدَّمَ مِنْ ذَنْبِهِ

«Аллаһының әҗеренә ышану һәм өмет белән Рама-занда ураза тотучының элеккеге гөнаһлары гафу ителә».

2. Ислам нигезләренең үзара бәйләнеше.

Иманның нигезләре дип аталган барлык нәрсәне үтәү-че мөселман була. Ул тулы иманга ия. Берсен дә үтәмәүче, һичшиксез – кяфер. Галимнәрнең гомуми фикере буенча, аларның берсен булса да инкарь итүче мөселман булмый. Аларның барысын да танучы, ләкин беренчесеннән кала, кайсын булса да үтәмәүче бозык фасикъ) була. Барысын да үтәп, аларны сүздә генә танучы, сүздә генә ышанучы – икейөзле монафыйк) була.

3. Гыйбадәтнең максаты.

Исламда төрле гыйбадәтләрнең максаты тышкы га-мәлләр генә түгел. Мәсәлән, кешене бозыклыктан тыймау-чы намаз файда бирмәячәк. Ураза тотучы ялганласа, ура-засыннан файда булмаячак. Дан казанырга теләп бирелгән зәкят, кылынган хаҗ кабул булмаячак. Әмма әлеге гыйба-дәтләр файда китермәсә, алардан баш тартырга кирәк ди-гән сүз түгел. Монда гыйбадәтнең максаты булган эчкер-сезлеккә этәрү генә күз алдында тотыла.

4. Иманның тармаклары.

Ислам бу хәдистә сөйләнгән нәрсәләр белән генә чик-ләнми. Алардан башка да бик күп төрләре бар. Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән: الإِيمَانُ بِضْعٌ وَسَبْعُونَ شُعْبَةً«Иман җит-мештән артык тармакны үз эченә ала».13

5. Хәдистән аңлашылганча, Ислам – ышану белән га-мәл кылуның кушылмасы ул. Шуңа күрә, иманнан башка гына гамәлләр файдасыз була, гамәлсез иман да була ал-мый.



Кешенең үсешенең чорлары
4عَنْ أَبِي عَبْدِ الرَّحْمَنِ عَبْدِ اللَّهِ بْنِ مَسْعُودٍ رَضِيَ اللَّهُ عَنْهُ قَالَ : حَدَّثَنَا رَسُولُ اللَّهِ وَهُوَ الصَّادِقُ الْمَصْدُوقُ : إِنَّ أَحَدَكُمْ يُجْمَعُ خَلْقُهُ فِي بَطْنِ أَمِّهِ أَرْبَعِينَ يَوْمًا نُطْفَةً ، ثُمَّ يَكُونُ عَلَقَةً مِثْلَ ذَلِكَ ، ثُمَّ يَكُونُ مُضْغَةً مِثْلَ ذَلِكَ ، ثُمَّ يُرْسَلُ إِلَيْهِ الْمَلِكُ فَيَنْفَخُ فِيهِ الرُّوحَ وَيُؤْمَرُ بِأَرْبَعِ كَلِمَاتٍ بِكَتْبِ رِزْقِهِ وَأَجَلِهِ وَعَمَلِهِ وَشَقِيٌّ أَوْ سَعِيدٌ فَوَاللَّهِ الَّذِي لا إِلَهَ غَيْرُهُ إِنَّ أَحَدَكُمْ لَيَعْمَلُ بِعَمَلِ أَهْلِ الْجَنَّةِ حَتَّى مَا يَكُونَ بَيْنَهُ وَبَيْنَهَا إِلاَّ ذِرَاعٌ ، فَيَسْبِقُ عَلَيْهِ الْكِتَابُ فَيَعْمَلُ بِعَمَلِ أَهْلِ النَّارِ فَيَدْخُلُهَا ، وَإِنَّ أَحَدَكُمْ لَيَعْمَلُ بِعَمَلِ أَهْلِ النَّارِ حَتَّى مَا يَكُونَ بَيْنَهُ وَبَيْنَهَا إِلاَّ ذِرَاعٌ ، فَيَسْبِقُ عَلَيْهِ الْكِتَابُ ، فَيَعْمَلُ بِعَمَلِ أَهْلِ الْجَنَّةِ فَيَدْخُلُهَا

Әбү Габдеррахман Габдуллаһ бине Мәсгут разыял-лаһү ганһү сөйләгән: «Гадел һәм ышанычлы Пәйгамбәр безгә әйтте: «Дөреслектә, һәрберегез аңа карынында кы-рык көн орлык тамчысы булып, шул кадәр үк вакыт оеш-кан кан булып, аннары шуның кадәр үк ит кисәге булып оеша. Аннары аның янына фәрештә килеп җан өрә. Аңа фәрештәгә) дүрт төрле нәрсәне язарга боерыла: баланың ризыгын, гомер озынлыгын, эшләрен, бәхетле яки бәхет-сез булачагын. Аннан башка илаһ булмаган Аллаһ белән ант итәм, дөреслектә, һәрберегез җәннәткә терсәк озынлы-гында гына калганчы җәннәт әһелләре гамәлен кыла ала, шуннан соң тәкъдиргә язылганы өстен чыга һәм ул җәһән-нәм әһелләре гамәлләрен кыла башлый да җәһәннәмгә ке-рә. Дөреслектә, һәрберегез утка терсәк озынлыгы калган-чы җәһәннәм әһелләре гамәлләрен кыла ала, шуннан соң тәкъдиргә язылганы өстен чыга да, ул җәннәт әһелләре га-мәлләрен кыла башлап, җәннәткә керә».14



Хәдиснең әһәмияте

Әлеге хәдис кешенең яралуының беренче мизгеллә-реннән алып җәннәткә яки җәһәннәмгә кергән вакытына кадәр тормышын үз эченә ала.



Хәдисне аңлау

1. Яралгының үсеш чорлары.

Хәдистән аңлашылганча, яралгы һәрберсе кырыгар көннән торган өч чор үтә. Беренче кырык көндә ул мәни тамчысы хәлендә була, икенчесендә – оешкан кан, дүртен-чесендә ит кисәгенә әверелә. Шуннан соң фәрештә аңа җан өрә һәм алда әйтелгән дүрт нәрсәне яза. Үзенең Кита-бында Аллаһы Тәгалә шулай ук, яралгының шул чорларны үткәндәге үзгәрешләрен тасвирлый:

يَا أَيُّهَا النَّاسُ إِنْ كُنْتُمْ فِي رَيْبٍ مِنَ الْبَعْثِ فَإِنَّا خَلَقْنَاكُمْ



مِنْ تُرَابٍ ثُمَّ مِنْ نُطْفَةٍ ثُمَّ مِنْ عَلَقَةٍ ثُمَّ مِنْ مُضْغَةٍ 

«Әй кешеләр! Әгәр дә сез яңадан терелүдә шикләнсә-гез, исегезгә төшерегез – Без сезне туфрактан, аннары ор-лык тамчысыннан, аннары – оешкан каннан, аннары ит ки-сәгеннән яраттык...»15

وَلَقَدْ خَلَقْنَا الإِنْسَانَ مِنْ سُلالَةٍ مِنْ طِينٍ . ثُمَّ جَعَلْنَاهُ نُطْفَةً فِي قَرَارٍ مَكِينٍ .

ثُمَّ خَلَقْنَا النُّطْفَةَ عَلَقَةً فَخَلَقْنَا الْعَلَقَةَ مُضْغَةً فَخَلَقْنَا الْمُضْغَةَ عِظَامًا فَكَسَوْنَا الْعِظَامَ

لَحْمًا ثُمَّ أَنْشَأْنَاهُ خَلْقًا آخَرَ فَتَبَارَكَ اللَّهُ أَحْسَنُ الْخَالِقِينَ 

«Без кешене кызыл балчыктан яраттык, аннары орлык тамчысы итеп ышанычлы урынга урнаштырдык. Аннары шул тамчыдан оешкан кан ясадык. Аннары каннан ит ки-сәге ясадык. Шуннан соң әлеге ит кисәгендә сөяк барлык-ка китердек һәм аны ит белән урап алдык. Аннары Без аны башка мәхлук иттек. Яратучыларның иң күркәме, Аллаһ, мөбарәк булды!»16

Әлеге аятьтә Аллаһы Тәгалә хәдистә искә алынган дүрт чор турында гына түгел, тагын өч башка чор турында да сөйли. Гомуми саны җиде була. Ибне Габбас бик еш: «Кеше җиде нәрсәдән яратылган», – дип әйткән һәм әлеге аятьне укыган.

Әгәр дә Аллаһ теләгән булса, Ул бер мизгелдә генә ярата алыр иде. Әмма Ул кешене шулай бер чордан икенче чорга күчереп яраткан. Бу Аның Галәмне яратуына ох-шаш. Болай ярату Аллаһының кодрәтен күрсәтә. Мондый эзлеклелекне үтәп, Аллаһы Тәгалә колларын гамәлләрдә ашыкмаска һәм сак булырга өйрәтә. Кеше рухи камиллек-кә әкренләп кенә ирешергә мөмкин икәнне аңлый.

2. Җан өрү.

Барлык галимнәрнең дә фикеренчә, яралгыга җан өрү бала яралып йөз егерме көн үткәч була. Бу – дүрт ай ту-лып, бишенче ай башланган вакыт. Әлеге хәл аталыкны тану кирәк булган очракта искә алына. Бала хәрәкәтләнә башлаган очракта, ата ананы тиешле нәрсәләр белән тәэ-мин итәргә тиеш. Ире үлгәннән соң хатын-кызның дүрт ай да ун көн никахлаша алмавының максаты шуннан гыйба-рәт. Аның йөклеме, йөкле түгелме икәнен билгеләү өчен нәкъ шуның кадәр вакыт кирәк.

Җан – кешегә гомер бирүче нәрсә ул. Бу – Аллаһы-ның боерыгы. Хак Тәгалә Үзенең Китабында болай дигән: وَيَسْأَلُونَكَ عَنِ الرُّوحِ قُلِ الرُّوحُ مِنْ أَمْرِ رَبِّي وَمَا أُوتِيتُمْ مِنَ الْعِلْمِ إِلاَّ قَلِيلاً  «Алар синнән җан турында сорыйлар. Әйт: «Җан минем Раббым-ның боерыгыннан, ә сезгә аз гына гыйлем бирелде».17

Мөслимнең «Сахих»ына шәрехләрендә Нәвәви әйтә: «Агачның сыеклыгы яшел ботак белән кушылган кебек җан да юка матдә булып, физик тән аша үтеп кереп, аның белән тоташа».

Газәли: «Җан – тәндә тулы хокукка ия булган чиста асыл ул», – дигән.

3. Бала төшерүне тыю.

Барлык галимнәрнең фикеренчә, җан кергәннән соң бала төшерү – хәрам. Мөселман мондый җинаятьне эш-ләргә тиеш түгел. Чөнки бу тулысынча формалашкан, яшәү күренешләре булган адәм. Аборт нәтиҗәсендә, ярал-гы тере килеш чыкса, аннары үлсә, аның өчен түләү дия) тулы күләмдә булырга тиеш. Шундый яралгы үле килеш чыкса, гаепле кеше азрак күләмдә түләргә мөмкин.

Яралгыга җан кергәнче аборт ясауга килгәндә, бу да хәрам санала. Күп фикыһ галимнәре шул фикердә тора. Моңа дәлил итеп алар кешенең яратылышы орлыкның аналыкка урнашуыннан ук башлануын күрсәтүче дөрес хәдисләрне китерәләр. Мәсәлән:

إِذَا مَرَّ بِالنُّطْفَةِ ثِنْتَانِ وَأَرْبَعُونَ لَيْلَةً ، بَعَثَ اللَّهُ إِلَيْهَا مَلِكًا .

فَصَوَّرَهَا وَخَلَقَ سَمْعَهَا وَبَصَرَهَا وَجِلْدَهَا وَلَحْمَهَا وَعِظَامَهَا

«Орлык аналыкка урнашып кырык ике көн үткәч, Ал-лаһ аңа фәрештә җибәрә. Шул фәрештә аңа сурәт кертә, ишетү, күрү сәләте, тире, ит һәм сөяк бирә».

Ибне Рәҗәп әйткән: «Балага җан кермәгән булса, кай-бер галимнәр хатын-кызга аннан котылуны рөхсәт иткән-нәр. Алар моны җенси мөнәсәбәтне бүлүгә тиңләгәннәр. Әмма мондый фикерләрне нигезсез дип санарга кирәк. Чөнки яралгы инде барлыкка килгән, хәтта формалашкан бала да булырга мөмкин. Ә җенси мөнәсәбәтне бүлгәндә яралгы әле гомумән булмый. Бүлү аның барлыкка килүенә комачаулый гына. Ләкин әгәр Аллаһ аны барлыкка ките-рергә теләсә, комачаулый да алмый».

Газәли әйткән: «Җенси мөнәсәбәтне бүлүне аборт һәм сабыйны тереләй күмү белән чагыштырырга ярамый. Чөнки болар – тере затка карата җинаять. Ана карынын-дагы яралгы өч чорны үтә. Беренчесе – орлык аналыкка үтеп, анда күкәй күзәнәк белән кушылуы һәм тереклек итәргә әзер булуы. Әлеге үсеш барышын туктатырга те-ләүче кеше җинаять кыла. Әгәр орлык оешкан канга әве-релгән булса, әлеге җинаять җирәнгечрәк була. Яралгыга инде җан кергән һәм ул формалашкан булса, бу җина-ятьнең җирәнгечлеге тагын да арта. Тере бала туганнан соң аңа карата кылынган җинаять җирәнгеч булуның соң-гы чигенә җитә».

4. Аллаһы Тәгаләнең гыйлеме.

Бәндәләр яратылганчы ук Аллаһы Тәгалә алар белән нәрсә буласын белә. Иманга, итәгатькә яки бәхетсезлеккә караган нәрсә генә булмасын, алар барысы да Аллаһының белүе һәм теләге белән булачак. Коръәннең күп аятьлә-реннән һәм хәдисләрдән аңлашылганча, кешенең язмышы алдан языла. Гали ибне Әбү Талип разыяллаһү ганһү әйт-кән: «Бервакыт Пәйгамбәр галәйһиссәләм болай диде:

مَا مِنْكُمْ مِنْ نَفْسٍ إِلاَّ وَقَدْ عُلِمَ مَنْزِلُهَا مِنَ الْجَنَّةِ وَالنَّارِ «Сезнең ара-да җәннәттә яки җәһәннәмдә нинди урын алачагы билгеле булмаган кеше юк». Кешеләр: «Әй Аллаһының Илчесе, алайса безгә нигә яхшы эшләр эшләргә кирәк? Моңа гына таяну яхшырак түгелме?» – дип сорадылар. Ул әйтте:

لا اعْمَلُوا فَكُلٌّ مُيَسَّرٌ لِمَا خُلِقَ لَهُ «Юк. Гамәл кылыгыз! Чөнки һәрберегезгә үзе нәрсә өчен яратылган булса, шуны кылу җиңеләйтеләчәк». Шуннан соң түбәндәге аятьләрне укы-ды:  فَأَمَّا مَنْ أَعْطَى وَاتَّقَى . وَصَدَّقَ بِالْحُسْنَى  «Садака бирүче һәм Аллаһыдан куркучы, яхшырагын сайлаучыга килгәндә...»18

Шулай итеп, Аллаһының гыйлеме бәндәсен сайлау ирегеннән мәхрүм итми. Чөнки белү ул кешегә турыдан-туры тәэсир итми торган сыйфат. Икенче яктан, Аллаһы Тәгалә кешеләргә Үзенә ышанырга һәм итәгать итәргә бо-ерган, көферлекне һәм итәгатьсезлекне хәрам кылган. Бу хәл бәндәгә сайлау иреге бирелүен күрсәтә. Чөнки алай булмаса, Аллаһ боерыкларны һәм тыюларны файдасызга, заяга биргән булыр иде. Ә мондый хәл була алмый.

Аллаһы Тәгалә әйткән:

وَنَفْسٍ وَمَا سَوَّاهَا . فَأَلْهَمَهَا فُجُورَهَا وَتَقْوَاهَا .

قَدْ أَفْلَحَ مَنْ زَكَّاهَا . وَقَدْ خَابَ مَنْ دَسَّاهَا 

«Җан белән, аны яраклы итеп яраткан, аңа гөнаһ һәм тәкъвалыкны аңлаткан Зат белән ант итәм. Аны пакьләүче уңышка ирешәчәк, яшерүче югалту кичерәчәк».19

5. Язмышка сылтау.

Аллаһы Тәгалә Үзенә ышанырга һәм итәгать итәргә боерган, көферлекне һәм итәгатьсезлекне тыйган. Бу – безгә боерылган нәрсәләр. Аның безгә тәкъдирдә язганы-на килгәндә, без бу турыда бернәрсә дә белмибез һәм моңа җаваплылыгыбыз да юк. Шуңа күрә, адашкан, кяфер һәм бозык кешеләр моңа сылтарга тиеш түгел. Аллаһы Тәгалә әйткән:  وَقُلِ اعْمَلُوا فَسَيَرَى اللَّهُ عَمَلَكُمْ وَرَسُولُهُ وَالْمُؤْمِنُونَ  «Әйт: «Телә-гәнегезне эшләгез, Аллаһ, Аның Илчесе һәм мөэминнәр һичшиксез сезнең гамәлләрегезне күрәчәкләр...»20

Тәкъдирдә язылган нәрсә тормышка ашкач, аңа сыл-тауга килгәндә, моны эшләү рөхсәт ителә. Чөнки бу мөэ-мингә тынычлык табарга, Аның карарына буйсынырга яр-дәм итә.

6. Эшләрне ахырына карап бәялиләр.

Аллаһының Илчесе галәйһиссәләм әйткән:

إِنَّمَا الأَعْمَالَ بِالْخَوَاتِيمِ «Дөреслектә, эшләрне ахырлары-на карап кына хөкем итәргә була».

Әгәр кешегә язмышында Аллаһыга итәгать итәргә язылган булса, ул билгеле бер вакыт Аңа ышанмаса да, го-мере беткәнче Аллаһ аны итәгатькә китерәчәк. Кеше шул хәлендә үләчәк һәм җәннәткә керәчәк. Көферлеккә төшү язылган кеше билгеле бер вакыт ышанырга һәм итәгатьлек күрсәтергә мөмкин. Ләкин соңыннан Аллаһ аны ярдәмсез калдыра һәм ул кяферләр гамәлләрен кыла башлый да, җә-һәннәмгә керә.

7. Мәгълүм булганча, Пәйгамбәр галәйһиссәләм еш кына Аллаһыга түбәндәге доганы кылган:

يَا مُقَلِّبَ الْقُلُوبِ ثَبِّتْ قَلْبِي عَلَى دِينِكَ

«Әй йөрәкләрнең халәтен үзгәртүче, минем йөрәгем-не Үзеңнең динеңә беркет». Йә мүкаллибәл-кулүб сәббит кальби галә диникә).

Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән:

إِنَّ قُلُوبَ بَنِي آدَمَ كُلُّهَا بَيْنَ إِصْبَعَيْنِ مِنْ أَصَابِعِ



الرِّحْمَنِ كَقَلْبٍ وَاحِدٍ يُصَرِّفُهُ حَيْثُ يَشَاءُ

«Дөреслектә, бәндәләрнең йөрәкләре Ул теләгәнчә идарә итә торган бер йөрәк кебек Рәхимленең ике бармак арасында торалар». Шуннан соң Аллаһыга түбәндәге дога-ны кылган: اللَّهُمَّ يَا مَصَرِّفَ الْقُلُوبِ صَرِّفْ قُلُوبَنَا عَلَى طَاعَتِكَ «Әй йө-рәкләр белән идарә итүче, безнең йөрәкләребезне Үзенә буйсындыр!» Әллаһүммә йә мусаррифәл-кулүб, сарриф кулүбәнә галә тагатик!)

8. Ибне Хәҗәр бине Хәйтами әйткән: «Дөреслектә, гомернең начар тәмамлануына кешеләргә мәгълүм бул-маган теге яки бу эчке тискәре сыйфат илтә. Кеше күңе-лендә яхшы сыйфатлар булган килеш җәһәннәм әһеле га-мәлләрен дә кылырга мөмкин. Ул сыйфатлар аның гоме-ренең ахырында калкып чыгачаклар һәм начар тәмам-лануга китерәләр». Габделгазиз бине Давыт: «Бервакыт мин үлем хәлендәге кеше янында булдым. Аңа шәһадәт әйтергә киңәш биреп торалар иде. Ләкин ул аларга ышан-мавын әйтте», – дигән. Габделгазиз ул кеше турында со-раштыра башлаган. Мәрхүмнең эчкече булуы ачыкланган. Габделгазиз бик еш: «Гөнаһлардан куркыгыз, чөнки алар аны көферлеккә төшерделәр», – дия торган булган».

9. Әлеге хәдис яралгының ана карынында үсешенең төрле чорларын күрсәтә. Бу анатомия һәм эмбриология өлкәсендә безнең заманыбызда табылган ачышлар белән дә раслана. Болар Коръәннең һәм сөннәтнең фәнни өлкәдә югары урын алып торуын күрсәтә.


Бидгатьләр кертүнең дөрес

булмаганлыгы турында
5 عَنْ أُمِّ الْمُؤْمِنِينَ أُمِّ عَبْدِ اللَّهِ عَائِشَةَ رَضِيَ اللَّهُ عَنْهَا قَالَتْ : قَالَ رَسُولُ اللَّهِ

صَلَّى اللَّهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ : مَنْ أَحْدَثَ فِي أَمْرِنَا هَذَا مَا لَيْسَ مِنْهُ فَهُوَ رَدٌّ

Гайшә анабыз сөйләгән: «Аллаһының Илчесе галәйһис-сәләм әйткән: «Безнең эшебезгә яңа һәм аңа бәйләнеше булмаган нәрсә кертүченең шул эше кире кагылачак». 21



Хәдиснең әһәмияте

Бу хәдис – Исламның бөек нигезләренең берсе. «Га-мәлләр нияткә карап билгеләнәләр» дигән хәдис гамәлнең эчке ягын бәяләсә, без тикшерә торган хәдис гамәлләрнең тышкы ягын билгеләүче булып тора. Аннан аңлашылган-ча, Аллаһының һәм Аның Илчесенең боерыгына туры кил-мәгән һәр гамәл кабул ителмәячәк. Димәк, дингә нинди булса да яңалык кертүче үзе дингә бәйләнешле түгел.

Нәвәви әйткән: «Әлеге хәдисне истә тотарга һәм на-чар нәрсәнең нигезсез булуын раслау өчен аны кулланыр-га кирәк».

Хәдисне аңлау

1. Ислам ул – иярү, төрле яңалыклар кертү түгел.

Аллаһының Илчесе галәйһиссәләм Исламны фанатик-ларның артык катлауландыруларыннан һәм бозуларыннан тыйган. Әлеге хәдиснең эчтәлеге Коръәннең күп аятьләре белән раслана. Алардан аңлашылганча, уңышка ирешү һәм котылу өчен Пәйгамбәр галәйһиссәләмнең сөннәтенә бернинди өстәмәләр һәм үзгәрешләр кертмичә иярергә ки-рәк. Мәсәлән, Аллаһы Тәгалә әйткән:

قُلْ إِنْ كُنْتُمْ تُحِبُّونَ اللَّهَ فَاتَّبِعُونِي يُحْبِبْكُمُ اللَّهُ 

«Әйт: «Әгәр сез Аллаһыны яратсагыз, миңа иярегез. Шул вакытта Аллаһ сезне яратыр...»22

وَأَنَّ هَذَا صِرَاطِي مُسْتَقِيمًا فَاتَّبِعُوهُ وَلا تَتَّبِعُوا السُّبُلَ فَتَفَرَّقَ بِكُمْ عَنْ سَبِيلِهِ 

«Дөреслектә, бу – Минем туры юлым, аңа иярегез һәм сезне Аның юлыннан тайпылдыручы башка юлларга ияр-мәгез».23

Үзенең вәгазьләрендә Пәйгамбәр галәйһиссәләм бик еш болай дигән:

فَأَحْسَنُ الْكَلامِ كَلامُ اللَّهِ وَأَحْسَنُ الْهَدْيِ هَدْيُ مُحَمَّدٍ أَلا وَإِيَّاكُمْ

وَمُحْدَثَاتُ الأُمُورِ فَإِنَّ شَرَّ الأُمُورِ مُحْدَثَاتُهَا وَكُلُّ مُحْدَثَةٍ بِدْعَةٌ وَكُلُّ بِدْعَةٍ ضَلالَةٌ

«Иң яхшы сүзләр – Аллаһының сүзләре. Иң яхшы һи-даять – Мөхәммәтнең һидаяте. Сезгә яңа уйлап чыгарыл-ган эшләрдән сакланырга кирәк. Чөнки һәр яңа эш – бид-гать. Ә һәр бидгать – адашу. Һәр адашу утта тәмамлана-чак».24

2. Кире кагылучы гамәлләр.

Хәдистә «Аллаһының һәм Пәйгамбәр галәйһиссәләм-нең боерыгына туры килмәүче һәр гамәл кире кагылачак» диелә. Ягъни, бөтен гамәлләр шәригать хөкемнәре белән бәйле булырга һәм алар белән билгеләнергә тиеш. Яңа уйлап чыгарылган эшләр ике төргә бүленәләр. Бер яктан Аллаһыга гыйбадәтнең төрләренә, икенче яктан кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләргә карыйлар:

а) гыйбадәтнең төрләренә килгәндә, Аллаһының һәм Аның Илчесенең боерыкларына туры килмәүче һәр гамәл кылучысына әйләнеп кайтачак. Аллаһы Тәгалә әйткән:

أَمْ لَهُمْ شُرَكَاءُ شَرَعُوا لَهُمْ مِنَ الدِّينِ مَا لَمْ يَأْذَنْ بِهِ اللَّهُ 

«... Әллә аларның Аллаһ рөхсәт итмәгәнне дөрес дип санаучы иптәшләре бармы?»25

Мондый гыйбадәтләргә – Аллаһыга музыка тыңлау, бию ярдәмендә якынаерга тырышучыларны кертергә була. Ул кешеләр Аллаһының рәхмәтенә ирешү өчен гыйбадәт-нең төрле төрләрен уйлап чыгаручы мөшрик гарәпләрне хәтерләтәләр. Андый гыйбадәтләр турында Аллаһ бернин-ди күрсәтмә дә иңдермәгән. Алар турында Аллаһы Тәгалә болай дигән:  وَمَا كَانَ صَلاتُهُمْ عِنْدَ الْبَيْتِ إِلاَّ مُكَاءً وَتَصْدِيَةً «Аларның Йорт янындагы намазлары сызгыру һәм кул чабудан гына гыйбарәт булган...»26

Кайберәүләрнең фикеренчә, гыйбадәт белән шөгыль-ләнеп Аллаһыга якыная торган эшләр чикләнмәгән рәвеш-тә булалар. Мәсәлән, Пәйгамбәр галәйһиссәләм вакытын-да бер кеше билгеле бер вакыт ураза тотарга, кояш астын-да калырга, утырмаска, күләгәгә кермәскә нәзер әйткән. Ләкин Пәйгамбәр аңа утырырга, күләгәдә булырга, ә ура-заны ахырга кадәр җиткерергә боерган.

б) кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләргә караган эш-ләргә килгәндә, тулысынча шәригатькә каршы килгәне инкарь ителә. Мәсәлән, Пәйгамбәр галәйһиссәләм исән вакытта бер кеше үзенә тиешле зина өчен җәзаны акча һәм мал түләүгә алыштыруларын сораган. Әмма Пәйгамбәр галәйһиссәләм аның сүзләрен шунда ук инкарь иткән.

Бервакыт Пәйгамбәр галәйһиссәләм янына бер кеше килгән дә: «Минем улым фәлән кешенең ялчысы иде. Ул аның хатыны белән зина кылган. Мин аның гөнаһын йо-лып алдым», – дигән. Моңа Пәйгамбәр галәйһиссәләм бо-лай дип әйткән:

الْمِائَةُ وَالْخَادِمُ رَدٌ عَلَيْكَ ، وَعَلَى ابْنِكَ جِلْدُ مِائَةٍ وَتَغْرِيبُ عَامٍ

«Бу йөз сарык һәм кол сиңа кайтарылачаклар. Ә си-нең улың йөз тапкыр суктырылырга һәм бер елга сөргенгә сөрелергә тиеш».27

Бу бөтен килешүгә дә карый. Әгәр дә ул шәригать бе-лән тыелган булса, яки аны төзүчеләр әһәмиятле бер шартны үтәмәсәләр, мондый килешү дөрес булмый.

3. Рөхсәт ителгән эшләр һәм шелтәгә лаеклы бидгать .

Моның белән беррәттән шәригать хөкемнәренә кар-шы килмәүче, киресенчә аның белән расланучы яңалыклар да бар. Мондый эшләр аларны кылучыга кайтарылмаячак. Алар мактаулы саналалар. Сәхабәләр мондый гамәлне күп кылганнар, аларны хәләл дип санаганнар, дөреслегендә бердәм фикердә торганнар. Әбү Бәкер разыяллаһү ганһү хәлифә булган чакта Коръән туплауны, Госман разыял-лаһү ганһү вакытында аның күчерелеп хәлифәтнең төрле почмакларга җибәрелүен моңа мисал итеп китерергә була. Икенче мисал – грамматика, мирас, арифметика, тәфсир, иснәд, хәдис һ.б. фәннәр буенча әсәрләр язу.

Начар яңалыкны яки мәкрүһ дип, яки хәрам дип са-нарга мөмкин. Хәрам бидгать Исламның максатларына каршы килә, кешене көферлеккә яки адашуга илтә. Начар бидгатьләргә билгеле бер нәрсәләрне өстен күреп, алардан бәрәкәт сорау, чишмә, агач, каберләрне изгеләштерү керә.

Бервакыт сәхабәләр Хөнәен сугышы алдыннан мөш-рикләр изге дип санаган һәм көч алырга теләп коралларын асып куйган махсус күгән агачы яныннан узган: «Әй Ал-лаһының Илчесе, безгә дә шундый агач ясачы», – дигән-нәр. Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән:

سُبْحَانَ اللَّهِ ، هَذَا كَمَا قَالَ قَوْمُ مُوسَى اجْعَلْ لَنَا إِلَهًا كَمَا

لَهُمْ آلِهَةٌ ، وَالَّذِي نَفْسِي بِيَدِهِ لَتَرْكَبُنَّ سَنَّةَ مَنْ كَانَ قَبْلَكُمْ

«Аллаһыга дан! Бу миңа: «Аларның илаһларына тиң илаһ ярат!» – дип әйтүче Мусаның кабиләдәшләрен хәтер-ләтә. Җаным Аның кулында булган Зат белән ант итәм, сез үзегезгә кадәр яшәүчеләрнең гадәтләрен тотасыз!»28

4. Инде күптәннән килеп кергән бидгатьләрне тотучы кешеләр: «Мин дингә бернинди яңалык та кертмәдем», – дип әйтәләр, без аларга әлеге хәдисне китерәбез:

مَنْ عَمِلَ عَمَلاً لَيْسَ عَلَيْهِ أَمْرُنَا فَهُوَ رَدٌّ

«Безнең эшебезгә туры килмәүче гамәл кылучының эше кире кагылачак».

5. Аның аркасында диндә бидгать барлыкка килүче кеше әлеге гөнаһ өчен җаваплы була, аның эше кире кай-тарылачак.

6. Теге яки бу гамәлнең хәрамлыгы аның таркатучы тәэсирен күз алдына тота.

7. Ислам дине камил һәм аның бернинди кимчелеге дә юк.


Хәләл һәм хәрам
6عَنْ أَبِي عَبْدِ اللَّهِ النُّعْمَانِ بْنِ بَشِيرٍ رَضِيَ اللَّهُ عَنْهُمَا قَالَ : سَمِعْتُ رَسُولَ اللَّهِ صَلَّى اللَّهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ يَقُولُ : إِنَّ الْحَلالَ بَيِّنٌ وَإِنَّ الْحَرَامَ بَيِّنٌ وَبَيْنَهُمَا مُشْتَبَهَاتٌ لا يَعْلَمُهُنَّ كَثِيرٌ مِنَ النَّاسِ ، فَمَنِ اتَّقَى الشُّبُهَاتِ اسْتَبْرَأَ لِدِينِهِ وَعِرْضِهِ ، وَمَنْ وَقَعَ فِي الشُّبُهَاتِ وَقَعَ فِي الْحَرَامِ ، كالرَّاعِي يَرْعَى حَوْلَ الْحِمَى يُوشِكُ أَنْ يَرْتَعَ فِيهِ ، أَلا وَإِنَّ لِكُلِّ مَلِكٍ حِمًى أَلا وَإِنَّ حِمَى اللَّهِ مَحَارِمُهُ ، أَلا وَإِنَّ فِي الْجَسَدِ مُضْغَةً إِذَا صَلَحَتْ صَلَحَ الْجَسَدُ كُلُّهُ وَإِذَا فَسَدَتْ فَسَدَ الْجَسَدُ كُلُّهُ ، أَلا وَهِيَ الْقَلْبُ

Әбү Габдуллаһ Ногъман бине Бәшир разыяллаһү ган-һү сөйләгән: «Мин Аллаһының Илчесенең болай дигәнен ишеттем: «Дөреслектә, хәләл дә билгеле; хәрам да билге-ле. Алар арасында шикле нәрсәләр бар. Болар турында күп кешеләрнең төгәл фикере юк. Шикледән сакланучы динен һәм намусын саклау өчен аннан котыла. Шикле белән шө-гыльләнүче хәрамны да кылуга киләчәк. Чөнки ул тыю-лык янында көтү көтеп, көтүе менә-менә тыюлыкка керүче көтүчегә тиң. Һәр патшаның шундый тыюлыгы бар. Ә Ал-лаһының тыюлыгы – Аның кешеләргә хәрам кылган нәр-сәләре. Дөреслектә, кеше тәнендә ит кисәге бар. Ул яхшы булса, бөтен тәнне дә яхшы итә. Начар булса, бөтен тән дә яраксызга чыга. Ул ит кисәге – йөрәк».29



Хәдиснең әһәмияте

Әлеге хәдис бик әһәмиятле урын алып тора һәм үз эченә күп файда туплаган. Ул Ислам нигезендә яткан хә-дисләр исәбенә керә. Күп кешеләр аны «Исламның өчтән бере» диләр. Ә Әбү Давыт: «Чиреге», – ди. Әмма хәдиснең мәгънәсен төшенгән кеше аның бөтен Исламны үз эченә алганын аңлар. Чөнки ул хәдистә хәләл, хәрам һәм шикле-нең нәрсә икәне аңлатылган. Болар барысы да Ислам шә-ригатен, аның нигезләрен, тармакларын аңлауны таләп итә.



Хәдисне аңлау.

1. Хәләл дә билгеле, хәрам да билгеле. Алар арасында шикле нәрсәләр бар.

Нәвәви әйткән: «Бөтен эшләр дә өч төркемгә бүленә. Беренчесенә хәләллеге кешедән яшерен булмаган хәләл нәрсәләр керә. Мисал итеп, ипи ашау, сүз сөйләү, йөрү һ.б.-ны китерергә була. Икенчесенә, ачык хәрам булган. Ягъни, аракы эчү, зина кылу һ.б.ш. эшләр керә. Шиклегә хәләллеге яки хәрамлыгы ачык булмаган гамәлләр карый. Шуңа күрә, күп кешеләр аларны аңлый алмый. Ә галим-нәр андый гамәлләр турында аятьләр, хәдисләр яки ча-гыштыру кыяс) нигезендә хөкем итәләр. Берәр эш хәләл белән хәрам арасында урталыкта булса, аның турында аять, хәдис яки галимнәрнең фикере булмаса, мөҗтәһит үзе җавап эзли, шәригать нигезендә аның хәләллеге яки хәрамлыгы турында нәтиҗә чыгара».

Шикледән баш тарту – тәкъвалык билгесе. Байлыгы-ның ничек табылуында шикләнгән кеше белән сәүдә киле-шүе төзүдән баш тартуны моңа мисал итеп китерергә бу-ла. Кардәш булудан куркып, зур шәһәрдәге хатын-кызга өйләнмәү, пычрак булуыннан куркып, чүлдә су эчмәү ке-бек булу ихтималы аз булган нәрсәләрдән баш тартуга килгәндә, бу – тәкъвалык билгесе түгел, ә шайтан вәсвәсә-сенең нәтиҗәсе.

2. Шикленең төрләре.

Ибне Мөнзир аларны өч төргә бүлә:

а) Кешегә башта хәрам дип мәгълүм булган, соңын-нан хәләлме – юкмы дип шикләнә башлаган нәрсә. Мон-дый гамәлләрне тулы ышаныч булганда гына эшләргә ярый. Берсе мөшрик тарафыннан чалынган ике сарыкның итен ашарга шикләнүне мисал итеп китерергә була.

б) Беренчесенең капма-каршысы. Хәләл булып, аны тыюның зарури икәнендә шикләнү. Мәсәлән, хатын белән аерылышуның талак) хәрам икәнлегендә шикләнүе, тәһа-рәтле кешенең исәпкә алмаска да мөмкин булган нәрсә бе-лән нәҗесләнүе.

в) Хәләллеге дә, хәрамлыгы да шик уяткан нәрсә. Моннан тыелу яхшырак. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм нәкъ шулай эшләгән:

إِنَّي لأَنْقَلِبُ إِلَى أَهْلِي فَأَجِدُ التَّمْرَةَ سَاقِطَةً عَلَى فِرَاشي



فَأَرْفَعُهَا لآكُلَهَا . ثُمَّ أَخْشَى أَنْ تَكُونَ مِنَ الصَّدَقَةِ فَأُلْقِيهَا

«Дөреслектә, кайчакта мин өйгә кайтам да, ятагыма хөрмә төшкәнен күрәм. Мин башта ашарга дип аны күтә-рәм. Ләкин аннары ул садаканың бер өлешедер дип шик-ләнә башлыйм да аннан баш тартам».30

3. Тугрылыклы кешеләрнең шикледән баш тарту ту-рында әйткән сүзләре.

Әбү Дәрдә: «Иң камил тәкъвалык – бәндәсенең тузан бөртеге кадәр нәрсәдә дә Аллаһыдан куркуы. Хәләл бул-ган нәрсәдән дә бер өлеше хәрам дип аннан баш тартса, ул үзен хәрамнан саклый», – дигән.

Хәсән Басри әйткән: «Хәрам булудан куркып күп хә-ләлдән баш тарткан вакытта тәкъвалар үзләренең тәкъва-лыкларын югалтмаячак».

Суфьян Сәүри: «Гадәттә кешеләр курыкмаган нәрсә-ләрдән курыкканнары өчен аларны тәкъвалар Аллаһыдан куркучылар) дип атыйлар», – дип әйткән.

Ибне Гомәр разыяллаһү ганһү: «Мин үземне хәрам-нан үзем җимерә алмаслык хәләлдән төзелгән киртә белән аерып куяр идем», – дигән.

Суфьян бине Уяйнә әйткән: «Үзен хәләл киртә белән хәрамнан аерганчы, хәрамнан һәм аңа охшаш нәрсәдән баш тартканчы, бәндә иманның хакыйкый асылын аңлама-ячак».

Мәгълүм булганча, Әбү Бәкер разыяллаһү ганһү бел-мичә ниндидер шикле әйбер ашаган, белгәч аны косып чыгарган.

4. Һәр хуҗаның үз тыюлыгы була. Аллаһы Тәгаләнең җирдәге тыюлыгы – Аның бәндәләренә билгеләгән хәрам-нары. Гадәттә, гарәп хакимнәре, чыннан да, үз көтүләре өчен билгеләнгән көтүлекләрне саклаганнар, аларга якы-наючыларны җәзалаганнар. Хакимнең җәзасыннан курку-чы көтүен әлеге җирдән алып киткән. Ә моннан курык-маучылар тыюлыкка якынаеп, көтүне шуның янында көт-кәннәр. Шуның нәтиҗәсендә, үзләре дә теләмичә, тиздән чикләрне үтәп кергәннәр һәм җәзаланганнар.

Шул ук рәвештә Аллаһының да җирдә тыюлыгы бар. Бу тыюлар – гөнаһ һәм барлык хәрам нәрсәләр. Болардан нәрсә булса да эшләүче дөньяда да, Ахирәттә дә Аллаһы-ның җәзасына лаеклы. Аларга якынаючы, шикле нәрсәләр эшләүче хәрамны кылуга бик якын.

5. Йөрәкнең тугрылыгы.

Тәннең тугры булуы йөрәкнең тугры булуына бәйле. Чөнки анатомия һәм медицина ягыннан караганда, йөрәк – кеше тәненең иң әһәмиятле әгъзасы. Кеше яшәешнең тышкы күренешенең чыганагы. Йөрәк сәламәт булган-да ул әгъзаларны дөрес итеп кан белән тәэмин итә, кеше го-мумән сәламәт була.

Әлеге хәдисне дәлил итеп, шәфигыйлар: «Акылның нигезе йөрәктә, кешенең башта булган нәрсәсе шуннан чыга», – диләр. Алар, шулай ук, Аллаһы Тәгаләнең түбән-дәге сүзләрен дә дәлил итеп китерәләр:

لَهُمْ قُلُوبٌ لا يَفْقَهُونَ بِهَا 

«Аларның йөрәкләре бар, ләкин аңламыйлар...»31

Әбү Хәнифә мәзһәбендәге галимнәр: «Акылның уры-ны – баш мие», – диләр. Табиблар да шул ук фикердә бу-лып, ми эшчәнлеге бозылуның акыл таркалуга китерүен дәлил итәләр. Хәзерге заман анатомиясе һәм медицинасы күрсәткәнчә, фикер йөртүнең чыганагы бары тик ми генә. Чөнки хисләр мидән чыгучы боерыклар ярдәмендә генә эшли башлыйлар.

Шуңа да карамастан, йөрәк бөтен әгъзаларның, шул исәптән, минең дә яшәү чыганагы булып кала. Әлеге хә-дистә йөрәкнең дөреслеге, тугрылыгы турында сүз бара. Үз чиратында йөрәкнең дөреслеге җанның тугрылыгын күз алдында тота.

Ибне Мүләккыйн болай дип яза: «Йөрәкнең тугрылы-гы биш эштә чагыла: фикер йөртеп, Коръән уку; ач карын; төнге намазлар уку; кояш чыгар алдыннан Аллаһыга дога кылу; тугры кешеләр белән аралашу. Мин моңа хәләл ри-зык ашауны да өстим. Бу әле телгә алынган нәрсәләрнең башында тора. «Ризык – гамәлнең орлыгы. Ул хәләл бул-са, гамәл хәләл була, хәрам булса – гамәл дә хәрам, шикле булса, гамәл дә шикле була», – дип әйтүченең сүзләре нинди гүзәл!»

Сәламәт йөрәккә ия булу – кешенең Аллаһы Тәгалә каршында уңышка ирешүчеләрдән булуының галәмәте. Аллаһ әйткән: يَوْمَ لا يَنْفَعُ مَالٌ وَلا بَنُونَ . إِلاَّ مَنْ أَتَى اللَّهَ بِقَلْبٍ سَلِيمٍ 


«... байлык та, балалар да файда китермәгән ул Көндә Ал-лаһ янына сәламәт йөрәк белән килүче генә котылачак».32

Пәйгамбәр галәйһиссәләм еш кына болай дип дога кылган: اللَّهُمَّ إِنِّي أَسْأَلُكَ قَلْبًا سَلِيمًا «Әй Аллаһ, йөрәгемне сә-ламәт кылуыңны сорыйм!» Әллаһүммә инни әс-әлүлүкә кальбән сәлимән).

Нәвәви әйткән: «Йөрәкнең сәламәтлеге аның нәфрәт, усаллык, хөсетлек, саранлык, тәкәбберлек, башкалардан көлү, рияга омтылу, шөһрәт яуларга теләү, хәйләкәрлек, комсызлык, тәкъдирдән канәгать булмау кебек сыйфатлар-дан котылуы белән генә тормышка аша».

Ибне Рәҗәп: «Авырулардан һәм бозыклыклардан азат булган йөрәк кенә сәламәт санала. Мондый йөрәктә Алла-һыга мәхәббәттән, Аннан һәм Аннан ерагайтучы нәрсә-ләрдән куркудан башка бер әйбер дә юк», – дигән.

Хәсән Басри бер кешегә: «Йөрәгеңне сәламәтләндер. Чөнки Аллаһыга бәндәләреннән аларның йөрәкләре сәла-мәт булу гына кирәк», – дип әйткән.

Ибне Рәҗәп әйткән: «Йөрәкнең дөрес булуы әгъзалар белән кылына торган гамәлләрнең дә дөрес булуына ките-рә. Йөрәк дөрес булса, анда Аллаһының ирегеннән башка бернәрсә дә калмаса, башка әгъзалар да Ул теләгән эш белән шөгыльләнәчәк. Ул яратмаган һәм шикле нәрсәләр-дән баш тартачак».

7. Әлеге хәдис хәләл эшне эшләргә, хәрам эштән тыелырга, шикледән ерак торырга, динне һәм намусны сакларга, кешеләрдә начар фикер тудыра торган нәрсәләр кылмаска өндәргә кирәк икәнен күрсәтә.

8. Акылны һәм йөрәкне камилләштерүгә чакыра.

9. Хәрамга илтүче юлларны яба, хәрамны тормышка ашыру ысулларын тыя.

  1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   29


©dereksiz.org 2016
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет