Нурислам Ибраһимов Бисмилләһир-рахмәнир-рахим


مِنَ الْهُدَى وَالْفُرْقَانِ فَمَنْ شَهِدَ مِنْكُمُ الشَّهْرَ فَلْيَصُمْهُ 



бет10/29
Дата23.06.2016
өлшемі1.82 Mb.
#153899
1   ...   6   7   8   9   10   11   12   13   ...   29

مِنَ الْهُدَى وَالْفُرْقَانِ فَمَنْ شَهِدَ مِنْكُمُ الشَّهْرَ فَلْيَصُمْهُ 

«Бу Рамазан аенда кешеләргә һидаять булган, шул һи-даятькә аңлатма һәм аеруча булган Коръән иңгән. Әлеге ай җиткәндә юлда булмаучылар ураза тотсын...»326

Шулай ук, хәләл яки хәрамның чикләрендә туктаса, хәләлне хәрам, хәрамны хәләл кылмаса җәннәткә керәчәк-ме-юкмы икәнелеге турында сораган. Моннан тыш, ул өс-тәмә яхшы эшләр: мәсәлән, өстәмә намаз, кайбер шелтәгә лаеклы нәрсәләрдән баш тарту кебек эшләрне үтәмәсә, әлеге фарыз гамәлләре генә хыяллану чиге булган җәннәт-кә керергә, Аллаһының ачуыннан котылырга ярдәм итәме икәнен белергә теләгән.

Пәйгамбәр галәйһиссәләм аңа җанын тынычландыра, илһамландыра торган җавап бирә: «Әйе», – ди. Ягъни те-ләгеңә ирешү һәм җәннәткә керү өчен сиңа әлеге эшләр җитәчәк. Пәйгамбәр галәйһиссәләм тапшырганча, Аллаһы Тәгалә әйткән: وَمَا تَقَرَّبَ إِلَيَّ عَبْدِي بِشَيْءٍ أَحَبُّ إِلَيَّ مِمَّا افْتَرَضْتُهُ عَلَيْهِ «Минем бәндәм Миңа якынаю өчен кылган эшләрнең иң сөеклесе Мин аңа фарыз кылган нәрсәләр».327

Мөэминнәр бәхетле. Чөнки Аллаһы Тәгалә аларга шатлыклы хәбәр бирә:  وَالْحَافِظُونَ لِحُدُودِ اللَّهِ وَبَشِّرِ الْمُؤْمِنِينَ «Мөэ-миннәр – Аллаһының хөкемнәрен үтәүчеләр, мөэминнәр-не шатландыр!»328

Аллаһының Илчесе галәйһиссәләм әйткән:

مَا مِنْ عَبْدٍ يُصَلِّي الصَّلَوَاتِ الْخَمْسَ وَيَصُومُ رَمَضَانَ وَيُخْرِجُ الزَّكَاةَ

وَيَجْتَنِبُ الْكَبَائِرَ السَّبْعَ إِلاَّ فُتِّحَتْ لَهُ أَبْوَابُ الْجَنَّةِ فَقِيلَ لَهُ ادْخُلْ بِسَلامٍ

«Биш вакыт намаз укучы, Рамазанда ураза тотучы, зәкя түләүче һәм җиде зур гөнаһны кылмаучы бәндә алдында җәннәт ишекләре ачыла һәм аңа: «Тынычлык бе-лән кер!» – дип әйтәчәкләр. Шуннан соң түбәндәге аятьне укыган: إِنْ تَجْتَنِبُوا كَبَائِرَ مَا تُنْهَوْنَ عَنْهُ نُكَفِّرْ عَنْكُمْ سَيِّئَاتِكُمْ وَنُدْخِلْكُمْ مُدْخَلاً كَرِيمًا

«Сезгә хәрам кылынган зур гөнаһлардан тыелсагыз, Без сезнең начар эшләрегезне гафу итәбез һәм сезне мактаулы капкалардан кертәбез»329».330

Бервакыт Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән:

اجْتَنِبُوا السَّبْعَ الْمُوبِقَاتِ . قَالُوا : يَا رَسُولَ اللَّهِ وَمَا هُنَّ ؟ قَالَ : الشِّرْكُ بِاللَّهِ ، وَالسِّحْرُ ، وَقَتْلُ النَّفْسِ الَّتِي حَرَّمَ اللَّهُ إِلاَّ بِالْحَقِّ ، وَأَكْلُ الرِّبَا ، وَأَكْلُ مَالِ الْيَتِيمِ ،

وَالتَّوَلِّي يَوْمَ الزَّحْفِ ، وَقَذْفُ الْمُحْصَنَاتِ الْمُؤْمِنَاتِ الْغَافِلاتِ

«Һәлакәткә илтүче җиде гөнаһны кылудан сакланы-гыз!» Кешеләр: «Әй Аллаһының Илчесе, бу нинди гөнаһ-лар?» – дип сораганнар. Ул: «Аллаһыдан башка затка гый-бадәт кылу, сихер, хаксыз кеше үтерү, риба, ятимнәр ма-лын ашау, һөҗүм көнендә артка чигенү, гыйффәтле мөэ-минә хатын-кызларны зина кылуда гаепләү» дип җавап биргән».331

4. Бу – җиңел дин.

Пәйгамбәр галәйһиссәләмнең мондый җаваплары Ис-ламның җиңеллеген, Аллаһының кешеләргә авыр нәрсә йөкләмәвен күрсәтәләр. Аллаһы Тәгалә әйткән:

يُرِيدُ اللَّهُ بِكُمُ الْيُسْرَ وَلا يُرِيدُ بِكُمُ الْعُسْرَ  «Аллаһ сезгә җиңеллек тели һәм авырлык теләми».332لا يُكَلِّفُ اللَّهُ نَفْسًا إِلاَّ وُسْعَهَا  «Ал-лаһ кешегә көченнән килмәслек эш йөкләми».333

وَمَا جَعَلَ عَلَيْكُمْ فِي الدِّينِ مِنْ حَرَجٍ  «... Ул сезгә диндә бер-нинди авырлык та тудырмаган...»334

Шәригать кешеләргә йөкләгән бурычлар җиңеллек белән аерылып тора һәм кеше мөмкинчелекләренең чиген-нән чыкмый. Чөнки алар барысы да Хикмәтле һәм Галим-нән килгәннәр. Бу дөньяда бәхеткә ирешү һәм Ахирәттә котылу өчен акыллы кешегә тыңларга һәм итәгать итәргә генә кала.

5. Мөселманның гаделлеге һәм эчкерсезлеге.

Сорау бирүче Ногман эчтән дә, тыштан да эчкерсез-лек күрсәтүче мөэминнең мисалы булып тора.

Ул үзенең күңеле ятмаган, чыннан да үтәмәгән изге гамәлләрне кылган булып күренергә теләмәгән. Бары тик котылырга һәм уңышка ирешергә генә теләгән. Моның өчен барысын да эшләргә әзер булган.

Әлеге хәдиснең башка риваятендә, Ногман: «Аллаһ белән ант итәм, мин моңа бернәрсә дә өстәмим», – дигән. Чөнки Аллаһының ризалыгын Ул фарыз кылган гамәлләр-не генә үтәп тә алып була. Әмма бу Аллаһ җиңеләйткән кешеләргә генә җиңел була, ә күңелләренә Аллаһ мөһер суккан кешеләргә бу авыр тоелачак. Аллаһ әйткән:

وَاسْتَعِينُوا بِالصَّبْرِ وَالصَّلاةِ وَإِنَّهَا لَكَبِيرَةٌ إِلاَّ عَلَى الْخَاشِعِينَ .



الَّذِينَ يَظُنُّونَ أَنَّهُمْ مُلاقُو رَبِّهِمْ وَأَنَّهُمْ إِلَيْهِ رَاجِعُونَ 

«Сабырлыкка һәм намазга сыеныгыз! Намаз Раббыла-ры белән очрашырга, Аңа кайтачакларына ышанган ба-сынкы кешеләрдән кала башкалар өчен авыр».335

Иман күңелләренә үтеп кергән әлеге кешеләр күп тапкырлар мондый эчкерсезлек күрсәткәннәр, икейөзлек-нең нәрсә икәнен белмәгәннәр, шәригать мәсьәләләрендә аз гына да йомшаклык күрсәтмәгәннәр. Пәйгамбәр галәй-һиссәләм аларны күп мәртәбә җәннәт белән шатландыр-ган.

Бервакыт Пәйгамбәр галәйһиссәләм янына Димәм би-не Сәгъләбә исемле бәдәви килгән дә ничә намаз уку ки-рәклеге турында сораган. Пәйгамбәр галәйһиссәләм: «Биш», – дигән. Бәдәви: «Башка намазлар укырга ки-рәкме?» – дип кызыксынган. Пәйгамбәр галәйһиссәләм:

لا ، إِلاَّ أَنْ تَطَّوَّعَ «Әгәр үзең теләмәсәң, кирәкми», – дигән. Аннан соң ул кеше башка дини бурычларның саны ту-рында сораган. Пәйгамбәр галәйһиссәләм аңа нәрсә эш-ләргә кирәклеге турында сөйләгән. Бәдәви: «Мин тагы нәрсә дә булса эшләргә тиешме?» – дип сораган. Пәйгам-бәр галәйһиссәләм: لا ، إِلاَّ أَنْ تَطَّوَّعَ «Әгәр үзең эшләргә теләмәсәң, кирәкми», – дигән. Шунда бәдәви: «Аллаһ бе-лән ант итәм, мин моннан артык бернәрсә дә эшләмим, Аллаһ боерган эшләрдән бернәрсә дә киметмим», – дип әйткән. Пәйгамбәр галәйһиссәләм: أَفْلَحَ إِنْ صَدَقَ «Дөре-сен сөйләсә, ул уңышка ирешәчәк», – дигән.

Мөслим китергән риваятьтә Пәйгамбәр галәйһиссә-ләм: إِنْ تَمَسَّكَ بِمَا أُمِرَ بِهِ دَخَلَ الْجَنَّةَ «Үзенә боерылган нәр-сәләргә тотынса, җәннәткә керәчәк», – дигән.

Ике «Сахих»та да китерелә торган риваятьтә:

مَنْ سَرَّهُ أَنْ يَنْظُرَ إِلَى رَجُلٍ مِنْ أَهْلِ الْجَنَّةِ ، فَلْيَنْظُرْ إِلَى هَذَا

«Җәннәт әһелен күрергә теләүче кеше әлеге бәндәгә карасын», – дигән.

6. Зәкят һәм хаҗ.

Зәкят – Исламның аерым бер мәгънәгә ия булган ба-ганасы. Аллаһы Тәгалә әйткән:

خُذْ مِنْ أَمْوَالِهِمْ صَدَقَةً تُطَهِّرُهُمْ وَتُزَكِّيهِمْ بِهَا  «Аларның малла-рыннан зәкят садакаларын ал. Аның белән син аларны чистартырсың һәм эшләрен төзәтерсең».336

Мөгазне Йәмәнгә җибәргәндә Пәйгамбәр галәйһиссә-ләм аңа болай дип тә әйткән:

فَأَخْبِرْهُمْ أَنَّ اللَّهَ قَدْ فَرَضَ عَلَيْهِمْ زَكَاةً تُؤْخَذُ مِنْ أَغْنِيَائِهِمْ فَتُرَدُّ عَلَى فُقَرَائِهِمْ

«... Аллаһ аларга зәкят түләүне фарыз кылганлыгы ту-рында сөйлә. Ул зәкятне байлардан алырга һәм фәкыйрь-ләренә бирергә кирәк».337

Аллаһының Изге Йортына хаҗ кылу да шундый ук хөкемдә. Аллаһы Тәгалә әйткән:

وَلِلَّهِ عَلَى النَّاسِ حِجُّ الْبَيْتِ مَنِ اسْتَطَاعَ إِلَيْهِ سَبِيلاً 

«Булдыра алсалар, хаҗ кылу – кешеләрнең Аллаһ каршындагы бурычларыннан».338

Пәйгамбәр галәйһиссәләм болай дигән:

أَيُّهَا النَّاسُ قَدْ فَرَضَ اللَّهُ عَلَيْكُمُ الْحَجَّ فَحُجُّوا

«Әй, кешеләр! Аллаһ сезгә хаҗны фарыз кылды. Шу-лай булгач, аны үтәгез!»339

Әлеге ике бурычны үтәү – кешенең котылуының һәм газапсыз җәннәткә керүенең зарури шарты. Ибне Монта-фикъ Пәйгамбәрдән үзенә җәннәткә керергә нәрсә ярдәм итүен сорагач, Мөхәммәт галәйһиссәләм әйткән:

اتَّقِ اللَّهَ وَلا تُشْرِكْ بِهِ شَيْئًا ، وَتُقِيمُ الصَّلاةَ ،

وَتُؤَدِّي الزَّكَاةَ ، وَتَحُجُّ الْبَيْتَ ، وَتَصُومَ رَمَضَانَ

«Аллаһыдан курык, Аллаһыдан башкага гыйбадәт кылма, намаз укы, зәкят түлә, Аллаһ Йортына хаҗ кыл, Ра-мазанда ураза тот!»340

Сорау биргәндә Ногъман хаҗ белән зәкятькә ураза һәм намазга биргән кадәр игътибар бирми. Моңа берничә сәбәп булырга мөмкин. Беренчедән, бәлки ул вакытта зә-кят түләү һәм хаҗ кылу фарыз кылынмаган булгандыр. Икенчедән, ул ярлы булу сәбәпле зәкят һәм хаҗ аңа фарыз булмау ихтималы бар. Өченчедән, зәкят белән хаҗны баш-ка дини бурычлар исәбенә кертергә мөмкин. Ул: «Хәләлне хәләл дип, хәрамны хәрам дип санаячакмын», – дигән.

7. Намаз белән уразаның әһәмияте.

Әлеге кешенең соравын намаздан башлавы сәхабә-ләрнең намазга ихтирам белән карауларын, аңа зур игъти-бар бирүләрен күрсәтә. Башкача булырга да мөмкин түгел. Чөнки намаз – диннең терәге, мөселманны башкалардан аеручы. Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән:

رَأْسُ الأَمْرِ الإِسْلامُ ، وَعُمُودُهُ الصَّلاةُ «Бу эшнең диннең) башы – Ислам, аның терәге – намаз».341

مَنْ صَلَّى صَلاتَنَا ، وَاسْتَقْبَلَ قِبْلَتَنَا ، وَأَكَلَ ذَبِيحَتَنَا ،

فَذَلِكَ الْمُسْلِمُ الَّذِي لَهُ ذِمَّةُ اللَّهِ وَرَسُولِهِ

«Намазны безнең кебек укучы, безнең кыйблабызга юнәлүче һәм без чалган корбанны ашаучы мөселман була. Ул Аллаһының һәм Аның Пәйгамбәренең саклавы астын-да».342



Ураза турында

Ураза намаздан соң икенче урында тора. Әмма ул на-маздан түбәнрәк дәрәҗәдә түгел. Барлык галимнәрнең дә фикеренчә, ураза – Исламның нигезләренең берсе, диннең зарури өлеше. Шуңа күрә дә, Ногъман уразаны намаздан соң ук искә ала. Мөселман намазны көнгә биш мәртәбә укыса, уразага ул елга бер тапкыр гына әйләнеп кайтып, аны бер ай дәвамында үти. Уразада мөселман ачлык һәм сусау кичерә, үзендә сабырлык һәм ихтыяр көче кебек сыйфатлар тәрбияли. Моннан тыш, ул кеше үз нәфесенең колы булудан туктый, матди байлык хакимлегеннән ары-на, мохтаҗлыкка төшкәннәрнең хәлен аңлый. Ураза ярдә-мендә кешеләр бер-берсенә ярдәм итәләр, алар арасында тигезлек һәм гаделлек урнаша. Шуңа күрә дә, Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйтүенчә, ураза Аллаһының бу сүзләренә лаек: كُلُّ عَمَلِ ابْنِ آدَمَ لَهُ إِلاَّ الصِّيَامَ ، فَإِنَّهُ لِي وَأَنَا أَجْزِي بِهِ ، وَالصِّيَامُ جُنَّةٌ «Уразадан кала Адәм баласының бөтен эше дә үзе өчен эшләнә. Ә ураза – Минем өчен. Мин аңа әҗерне Үзем бе-леп бирәчәкмен. Ураза – калкан ул».343

Чыннан да, ураза гөнаһлардан саклый, уттан коткара, гөнаһлар йолынуның сәбәбе була, җәннәткә керергә ярдәм итә. Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән:

مَنْ صَامَ رَمَضَانَ إِيمَانًا وَاحْتِسَابًا ، غُفِرَ لَهُ مَا تَقَدَّمَ مِنْ ذَنْبِهِ

«Аллаһының әҗеренә ышаныч һәм өмет белән ураза тотучының элекке гөнаһлары гафу ителә».344

Әбү Үмәмә болай дип сөйләгән: «Бервакыт мин Алла-һының Илчесе галәйһиссәләм янына килдем дә: «Миңа җәннәткә илтә торган эшне күрсәт», – дидем. Ул әйтте: عَلَيْكَ بِالصَّوْمِ فَإِنَّهُ لا عِدْلَ لَهُ «Сиңа ураза тотарга кирәк. Чөнки аңа тиң бернәрсә дә юк». Аннары мин аның янына тагын килдем, ул шулай ук җавап бирде: عَلَيْكَ بِالصَّوْمِ «Сиңа ураза тотарга кирәк».345



Уразадан баш тарту турында

Галимнәрнең бердәм фикере буенча, уразаның фарыз-лыгын танымыйча, аны үтәмәүче кяфер санала. Андый ке-шегә диннән чыгучыга булган кебек мөнәсәбәттә булырга кирәк. Чөнки Коръән һәм сөннәттә уразаның фарызлыгын күрсәтүче дәлилләр бар.

Кешенең аклану өчен шәригатькә караган дәлиле бул-маса, галимнәрнең фикере буенча, ул бозык фасыйк) са-нала. Аңа тәүбә итәргә һәм моңа бүтән әйләнеп кайтмаска кирәк.

Сәбәпсез ураза тотмаучы кешене Рамазан беткәнче зинданда тотарга, көндез ашау-эчү бирмәскә кирәк.

8. Гыйбадәтнең дәрәҗәләре.

Иман – камиллекнең нигезе. Җәннәткә керү мөмкин-челеге иманга һәм бераллалыкны тануга бәйле. Аллаһыга, Аның пәйгамбәрләренә, Язуларына, фәрештәләренә, Кы-ямәт көненә, тәкъдиргә ышанган һәм Аллаһыдан башкага гыйбадәт кылмыйча вафат булган кеше һичшиксез җән-нәткә керәчәк. Икенче яктан, дини бурычларны үтәмәү, хәрам эшләр эшләү кешегә җәннәткә газапсыз гына керү-гә комачаулый. Аллаһының Илчесе галәйһиссәләм әйткән:

مَا مِنْ عَبْدٍ قَالَ : لا إِلَهَ إِلاَّ اللَّهُ ثُمَّ مَاتَ عَلَى ذَلِكَ إِلاَّ دَخَلَ الْجَنَّةَ

«Аллаһыдан башка илаһ юк» дип әйтүче һәм шуннан тайпылмыйча вафат булучы бәндә һичшиксез җәннәткә керәчәк».346

مَنْ شَهِدَ أَنْ لا إِلَهَ إِلاَّ اللَّهُ وَحْدَهُ لا شَرِيكَ لَهُ ، وَأَنَّ مُحَمَّدًا عَبْدُهُ وَرَسُولُهُ ،

وَأنَّ عِيسَى عَبْدُ اللَّهِ وَرَسُولُهُ وَكَلِمَتُهُ أَلْقَاهَا إِلَى مَرْيَمَ وَرُوحٌ مِنْهُ ، وَالْجَنَّةُ حَقٌّ

وَالنَّارُ حَقٌّ ، أَدْخَلَهُ اللَّهُ الْجَنَّةَ عَلَى مَا كَانَ مِنَ الْعَمَلِ

«Аллаһыдан башка илаһ юк, Мөхәммәт – Аның колы һәм пәйгамбәре, Гайсә – Аллаһының колы һәм пәйгамбә-ре, Аның Мәрьямгә мөрәҗәгать иткән сүзе, Аннан булган рух. Җәннәт – хак, җәһәннәм – хак» дип шәһадәт бирүче-не, нәрсә генә эшләсә дә, Аллаһ җәннәткә кертәчәк». Ягъни, ул кеше кылган гөнаһлары өчен җәзаланырга мөм-кин, ләкин ахыр чиктә ул җәннәткә керәчәк).

Фарызны үтәү һәм хәрамнан баш тарту уттан саклау-чы булачак.

Дини бурычларны үтәү, хәрамнан тыелу гыйбадәтнең нигезе булып тора. Болай эшләүче кеше иң зур уңышка ирешәчәк.

Гамр бине Мурра Җүхани разыяллаһү ганһү сөйләгән: «Бервакыт Пәйгамбәр галәйһиссәләм янына ниндидер ке-ше килде дә: «Әй Аллаһының Илчесе, Мин Аллаһыдан башка илаһ юк, син – Аллаһының Илчесе» дип шәһадәт бирдем, биш вакыт намаз укыйм, үз малымнан зәкят тү-лим һәм Рамазанда ураза тотам», – диде. Пәйгамбәр галәй-һиссәләм:مَنْ مَاتَ عَلَى هَذَا كَانَ مَعَ النَّبِيِّينَ وَالصِّدِّيقِينَ وَالشُّهَدَاءِ يَوْمَ الْقِيَامَةِ «Ата-анасын хөрмәтләүне туктатмаса, Кыямәт көнендә болардан читләшмичә үлүче пәйгамбәрләргә, турыларга һәм шаһитләргә шулай якын булачак», – дип әйтте һәм ике бармагын югары күтәрде».347

Өстәмә нәфел) гыйбадәтләр кылу Аллаһыга якынай-та һәм камиллек дәрәҗәсен арттыра.

Сөннәткә салкын карауның, аның күркәмлеген, закон-лы көчкә ия икәнен танымауның сәбәбе булмаса, өстәмә гыйбадәт кылмаган өчен мөселманны җәзаламаячаклар. Әлеге сәбәпләргә бәйле булса, бу көферлек, диннән чыгу-ның күренеше була. Моның өчен ул кешене тәүбә итте-рергә, фарыздан тыш өстәмә гыйбадәтләр кылырга мәҗ-бүр итәргә кирәк. Әмма, кеше шәригатьнең моны таләп итүенә ышанса, ләкин ялкаулык сәбәпле бер өстәмә гамәл дә кылмаса, бу аның бозыклыгы турында сөйли. Андый кешенең шәһадәт бирүе кабул ителми. Чөнки ул дингә һәм аның йолаларына салкын карый. Моннан тыш, үл үзен зур әҗердән мәхрүм итә.

Котылырга һәм Аллаһ алдында югары дәрәҗәле бу-лырга теләүче кеше өстәмә гыйбадәтләрне кылудан баш тартмый, фарыз гамәлне тәкъдим ителә торганнарыннан аермый.

Пәйгамбәр галәйһиссәләмнең бөтен сәхабәләре дә шулай эшләгәннәр, Аллаһының түбәндәге сүзләренә ияр-гәннәр:  وَمَا آتَاكُمُ الرَّسُولُ فَخُذُوهُ وَمَا نَهَاكُمْ عَنْهُ فَانْتَهُوا  «Сезгә Пәй-гамбәр биргәнне алыгыз, ул сезне тыйганнан баш тар-тыгыз».348

Алар Аллаһының әҗерен һәм рәхмәтен алырга теләп, итәгатьсезлектән һәм нигъмәттән мәхрүм булудан куркып, шулай эшләгәннәр.

Сәхабәләрдән соң килгән тугрылар да шулай эшлә-гәннәр. Үзләренең эшләрендә алар мәҗбүр вәҗеп), тәкъ-дим ителүче мәндүб), рөхсәт ителүче мөбах), тыелган хәрам) һәм шелтәгә лаеклы мәкруһ) гамәлләрне бер бер-сеннән аерганнар. Аларның һәрберсен аңлатып, мөселман-ның гамәле дөресме-юкмы, бозыкмы икәнелеге турында хөкем чыгарганнар.

Күргәнебезчә, Пәйгамбәребез галәйһиссәләм әлеге кешенең «Мин моңа бернәрсә дә өстәмәячәкмен» дигән сүзен хуплаган, өстәмә гыйбадәтләрнең күркәмлегенә аның игътибарын юнәлдермәгән. Ул моны әлеге кешенең хәлен җиңеләйтү өчен эшләгән. Мөхәммәт галәйһиссәләм һәрвакытта да кеше күңеленә өмет салган, аларга карата киң күңелле булган. Әмма ул тәкъва мөэмин фарыз гый-бадәтләр белән Аллаһыга табынса, аның йөрәге өстәмә гыйбадәтләргә дә этәрәчәген белгән.

Пәйгамбәр галәйһиссәләм Аллаһы Тәгаләдән риваять кылган:

وَمَا يَزَالُ عَبْدِي يَتَقَرَّبُ إِلَيَّ بِالنَّوَافِلِ حَتَّى أُحِبَّهُ ، فَإِذَا أَحْبَبْتُهُ كُنْتُ سَمْعَهُ

الَّذِي يَسْمَعُ بِهِ ، وَبَصَرَهُ الَّذِي يُبْصِرُ بِهِ ، وَيَدَهُ الَّتِي يَبْطِشُ بِهَا ، وَرِجْلَهُ الَّتِي

يَمْشِي بِهَا ، وَإِنْ سَأَلَنِي لأُعْطِيَنَّهُ ، وَلَئِنِ اسْتَعَاذَ بِي لأُعِيذَنَّهُ

«... Мин аны ярата башлаганчы Минем бәндә Миңа өстәмә гыйбадәтләр ярдәмендә якынаячак. Мин аны ярат-кач, ул ишетә торган колак, ул күрә торган күз, ул тота торган кул, ул йөри торган аяк булачакмын. Ул Миннән берәр нәрсә сораса, Мин һичшиксез аны бирәм; Миннән ярдәм сораса, ярдәм итәм; Миңа дога кылса, догасына җа-вап бирәм!»349

Ягъни, Аллаһ Үз бәндәсенә әлеге әгъзалар белән кы-лына торган бөтен эшләрдә дә ярдәм итәчәк, Үзе яратма-ган эшләрне кылудан саклаячак.

Камиллекнең баскычларыннан менә-менә көндез кур-кусыз сугышчы, ә төнлә – басынкы һәм куркучы гыйбадәт кылучы булачак.

Аллаһы Тәгалә әйткән:

تَتَجَافَى جُنُوبُهُمْ عَنِ الْمَضَاجِعِ يَدْعُونَ رَبَّهُمْ خَوْفًا وَطَمَعًا وَمِمَّا رَزَقْنَاهُمْ يُنْفِقُونَ 

«Алар куркып һәм өметләнеп яннарында яткан урын-нарыннан торып намаз укыйлар. Без биргән нәрсәләрдән садака бирәләр».350

9. Хәләл яки хәрам дип игълан итү – бары тик Аллаһының гына хакы.

Белгәнебезчә, иманның нигезе – Аллаһ рөхсәт иткән нәрсәне – хәләл, Ул тыйган тыйганны хәрам дип санау. Әгәр кеше үзен шәригатьтә хәләл булганны хәрам дияргә, ә хәрамны хәләл дияргә хаклы дип саный икән, димәк, ул Аллаһының хокукына кул суза. Мондый кеше Исламнан чыга, Аллаһ һәм Аның Илчесе галәйһиссәләм аннан читтә торалар. Аллаһы Тәгалә әйткән:

يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا لا تُحَرِّمُوا طَيِّبَاتِ مَا أَحَلَّ



اللَّهُ لَكُمْ وَلا تَعْتَدُوا إِنَّ اللَّهَ لا يُحِبُّ الْمُعْتَدِينَ 

«Әй иман китергән бәндәләр! Аллаһ сезгә хәләл кыл-ган нигъмәтләрне хәрам кылмагыз һәм чикләрне үтмәгез. Дөреслектә, Аллаһ чиктән чыгучыларны сөйми!»351

Хәбәр ителгәнчә, әлеге аять үзләренә кайбер нигъ-мәтләне тыярга теләүче сәхабәләргә карата иңгән. Пәй-гамбәр галәйһиссәләм аларга болай дип җавап биргән:

لَكِنِّي أُصَلِّي وَأَصُومُ وَأُفْطِرُ ، وَأَتَزَوَّجُ النِّسَاءَ ، فَمَنْ رَغِبَ عَنْ سُنَّتِي فَلَيْسَ مِنِّي

«Ләкин мин намаз да укыйм, йоклыйм да, ураза да то-там, аны туктатам да, хатын-кызлар белән дә никахлашам. Минем сөннәтемә иярергә теләмәүче миннән түгел».352

10. Антны үтәү һәм бозу.

Берәр яхшы нәрсә эшләргә ант итүчегә шул эшне эш-ләү яхшы. Чөнки Аллаһы Тәгалә болай дигән:

وَاحْفَظُوا أَيْمَانَكُمْ  «... антларыгызда торыгыз!»353

Фарыз эштән баш тарту өчен яки гөнаһ кылу өчен ант итүчегә килгәндә, ул үзенең антын бозарга, ант иткән нәрсәсен эшләмәскә тиеш.

Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән:

مَنْ حَلَفَ عَلَى مَعْصِيَةٍ فَلا يَمِينَ لَهُ «Гөнаһ эшләргә ант итүче антын үтәргә тиеш түгел!»354

Кеше үзе өчен фарыз булмаган яхшы эшне эшләмәскә ант итсә, бу антны бозу яхшырак.

Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән:

مَنْ حَلَفَ عَلَى يَمِينٍ فَرَأَى غَيْرَهَا خَيْرًا مِنْهَا ، فَلْيَأْتِ الَّتِي هُوَ خَيْرٌ فَلْيُكَفِّرْ عَنْ يَمِينِهِ

«Берәр нәрсә эшләргә ант итеп, икенче эшнең моннан яхшырак икәнен күрүче яхшырак эшне эшләсен. Аннары антын йолып алсын».355

11. Хәдис нәрсәгә өйрәтә.

Мөселман үзе белмәсә, галим кешеләрдән Ислам шә-ригате, фарыз, хәләл, хәрам эшләр турында сорарга тиеш.

Әлеге хәдис өйрәнүчегә карата киң күңелле булырга, яхшы нәрсәләр хәбәр итәргә өйрәтә.


Һәр яхшы эш – садака
22عَنْ أَبِي مَالِكٍ الْحَارِثِ بْنِ عَاصِمٍ الأَشْعَرِيِّ رَضِيَ اللَّهُ عَنْهُ قَالَ : قَالَ رَسُولُ اللَّهِ : الطُّهُورُ شَطْرُ الإِيمَانِ ، وَالْحَمْدُ لِلَّهِ تَمْلأُ الْمِيزَانَ ، وَسُبْحَانَ اللَّهِ وَالْحَمْدُ لِلَّهِ تَمْلآنِ أَوْ تَمْلأُ مَا بَيْنَ السَّمَوَاتِ وَالأَرْضِ ، وَالصَّلاةُ نُورٌ ، وَالصَّدَقَةُ بُرْهَانٌ ، وَالصَّبْرُ ضِيَاءٌ ، وَالْقُرْآنُ حُجَّةٌ لَكَ أَوْ عَلَيْكَ ، كُلُّ النَّاسِ يَغْدُو ، فَبَائِعٌ نَفْسَهُ ، فَمُعْتِقُهَا

Әбү Мәлик Харис бине Гасыйм Әшгари сүзләре буен-ча, Аллаһының Илчесе әйткән: «Чистарыну – иманның яр-тысы, «Аллаһыга мактау» сүзләре Мизанны тутыра, «Ал-лаһыга дан һәм Аллаһыга мактау» сүзләре күкләр һәм җир арасында бушлыкны тутыра. Намаз – нур, садака – иман-га) дәлил, сабырлык – балкыш, Коръән – синең өчен яки сиңа каршы булган дәлил. Бөтен кешеләр дә иртә белән үз эшләре буенча чыгып китәләр. Үз җанын сата яки аны коткара, яки аны һәлак итә».356



Хәдисне аңлау

1. Олы хикмәт.

Пәйгамбәр галәйһиссәләмгә аз сүзгә дә күп мәгънә салу мөмкинчелеге бирелгән булган. Ул еш кына сәхабә-ләренә бөтен яхшылыкны үз эченә алган, барлык бозык-лыктан тыйган кыска һәм ачык киңәшләр биргән. Әлеге хәдис тә искиткеч күрсәткечләрне, хикмәт һәм нәсыйхәт үрнәкләрен үзенә туплаган.

2. Чисталык һәм аның әҗере.

Чисталык гыйбадәтнең зарури шарты һәм Аллаһыга мәхәббәтнең билгесе Пәйгамбәр галәйһиссәләм аңлатуын-ча, мөселманның тәнен һәм киемен чистартуы – иманның мөһим бер чыгылышы. Болай эшләп, мөэмин Аллаһыга итәгать күрсәтә һәм Аллаһының түбәндәге чакыруына җа-вап бирә:  يَا أَيُّهَا النَّاسُ اعْبُدُوا رَبَّكُمُ الَّذِي خَلَقَكُمْ  «Әй кешеләр! Сез-не яраткан Раббыгызга гыйбадәт кылыгыз...»357

يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا إِذَا قُمْتُمْ إِلَى الصَّلاةِ فَاغْسِلُوا وُجُوهَكُمْ وَأَيْدِيَكُمْ إِلَى



الْمَرَافِقِ وَامْسَحُوا بِرُءُوسِكُمْ وَأَرْجُلَكُمْ إِلَى الْكَعْبَيْنِ وَإِنْ كُنْتُمْ جُنُبًا فَاطَّهَّرُوا 

«Әй иман китергән бәндәләр! Намазга керешкәндә битегезне һәм терсәккә кадәр кулыгызны юыгыз, башы-гызны сөртегез, ашык сөягенә кадәр аякларыгызны юы-гыз. Җөнүб булсагыз, тулысынча юыныгыз».358

وَثِيَابَكَ فَطَهِّرْ  «Киемеңне пакьлә»359

Мөэмин Аллаһ каршына чиста һәм тәкъва килеш ки-леп басып һичшиксез Аллаһының мәхәббәтен казана. Ал-лаһы Тәгалә әйткән:  إِنَّ اللَّهَ يُحِبُّ التَّوَّابِينَ وَيُحِبُّ الْمُتَطَهِّرِينَ  «Дө-реслектә, Аллаһ тәүбә итүчеләрне һәм чистарынучыларны сөя».360

а) Иманның яртысы.

Пәйгамбәр галәйһиссәләм чистарынуның, мәсәлән, тәһарәт алуның Аллаһ янында күбәюен, хәтта иман өчен тиешле әҗер кадәр булырга мөмкин икәнен аңлаткан. Чөн-ки иман элек кылган зур һәм кечкенә гөнаһларны сөртә. Ә чистарыну, аеруча тәһарәт алу элекеге кечкенә гөнаһлар-ны сөртә.

Аллаһының Илчесе галәйһиссәләм әйткән:

مَنْ تَوَضَّأَ فَأَحْسَنَ الْوُضُوءَ خَرَجَتْ خَطَايَاهُ



مِنْ جَسَدِهِ ، حَتَّى تَخْرُجَ مِنْ تَحْتِ أَظْفَارِهِ

«Яхшы итеп тәһарәт алучының тәненнән хата-кимче-лекләре чыгып китәчәк, хәтта тырнак асларыннан да чыга-чак».361

Иман ширек, икейөзлелек кебек эчке пычраклардан арыну чарасы булып тора. Чистарыну тышкы пычраклар-дан арындыра. Шуңа күрә, Кыямәт көнендә ул мөэмин-нәрнең билгесе булачак. Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйт-кән:

إِنَّ أُمَّتِي يُدْعَوْنَ يَوْمَ الْقِيَامَةِ غُرًّا مُحَجَّلِينَ مِنْ آثَارِ



الْوُضُوءِ ، فَمَنِ اسْتَطَاعَ مِنْكُمْ أَنْ يُطِيلَ غُرَّتَهُ فَلْيَفْعَلْ

«Дөреслектә, Кыямәт көнендә минем өммәтемнең тә-һарәт эзләре өчен аларга «гурран мүхәҗҗимин» маңга-енда ак йолдыз һәм кул-аякларында ак боҗра булучылар) дип мөрәҗәгать итәчәкләр. Шулай булгач, йолдызын арт-тыра алучы моны эшләсен».362

Ягъни, аларның маңгай чәчләре, кул-аяклары балкып торачак.

б) Чистарыну – иманның яртысы.

Бер шәрех буенча, әлеге хәдистә «иман» дигәндә на-маз күз алдында тотыла. Болай итеп шәрех кылуның ниге-зе – Аллаһы Тәгаләнең түбәндәге сүзләре:

وَمَا كَانَ اللَّهُ لِيُضِيعَ إِيمَانَكُمْ 

«... Аллаһ сезнең иманыгызны һәлак итми...»363 Бу аятьтә «иманыгыз» дигәндә Бәйтел-Мәкъдискә юнәлеп укылган намаз күз алдында тотыла. Мондый фикердә то-ручы галимнәр тәһарәт – намазның яртысы, чөнки намаз дөрес булуның шарты дип санаганнар. Ә нәрсәнең буласа да шарты аның яртысы санала.

в) Тәһарәт – җәннәт ачкычы.

Аллаһы Тәгалә Үзенең Китабында кяферләрнең мө-селманнарга кушылмаган өчен җәһәннәмгә керәчәген хә-бәр итә:  مَا سَلَكَكُمْ فِي سَقَرَ . قَالُوا لَمْ نَكُ مِنَ الْمُصَلِّينَ  «... алардан: «Сезне җәһәннәм утына нәрсә кертте?» – дип сораячаклар. Алар: «Без намаз укучылар булмадык», – дип җавап бирә-чәкләр».364

Шулай итеп, намаз – утан котылу һәм җәннәткә керү юлы, ә тәһарәт – намаз ачкычы. Димәк, тәһарәт берүк ва-кытта җәннәт ачкычы да булып тора.

Аллаһының Илчесе галәйһиссәләм әйткән:

مَا مِنْ مُسْلِمٍ يَتَوَضَّأُ فَيُحْسِنُ وُضُوءَهُ ، ثُمَّ يَقُومُ فَيُصَلِّي




Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   6   7   8   9   10   11   12   13   ...   29




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет