План конспекты. Тема : Аяз Гыйләҗевнең "Өч аршын җир" әсәрендә хакыйкать тудырган фаҗига. Вакыйгалар арасында бәйләнеш. Максат



Дата29.06.2016
өлшемі73.66 Kb.
#165663
түріКонспект
А. Яхин методологиясе буенча

11а сыйныфында әдәбият дәресенең

план – конспекты.
Тема: Аяз Гыйләҗевнең “Өч аршын җир” әсәрендә хакыйкать

тудырган фаҗига. Вакыйгалар арасында бәйләнеш.
Максат: 1. Укучыларның сюжет-композицион бөтенлек турында

белемнәрен тирәнәйтү.

2. Әсәргә анализ барышында язучының стилен билгеләү һәм

тәнкыйди фикер йөртү аша вакыйгага заман күзлегеннән бәя

бирү.

3. Геройларның яшәү кыйбласы аша нәтиҗәләр ясау һәм



гомумәхлакый сыйфатлар тәрбияләү.

Җиһазлау: - Язучының портреты;

- дәреслек – хрестоматия;

- Р. Фәхреддин “Җәвамигуль кәлим шәрхе”;

- Татар әдәбияты. Теория.

- телевизор , видеоязма.

Дәреснең тибы: дәрес- семинар.


Дәрес барышы.

Эпиграф: Кылган явызлык – золымнар

беркемгә дә табыш булып кайтмый.

(Р. Фәхреддин “Җәвәмигуль кәлим шәрхе”)



  1. Кереш.

Укытучы: Кеше яши, һәм аны соңгы сулышына кадәр гаделлеккә ышаныч озатып бара. Кешелек дөньясы яратылганнан бирле, күпме заманалар үзгәрде. Кешелексез шартларда калып, олы әхлакый югалтулар кичергәндә, чын кеше булу миссиясен адәм баласы үтиме? Бер-берсенең исән чагында кадерен беләме? Кайчагында гомеренең бер саплам җеп кебек кыска калганын сизәсең... Ул шулкадәр кыска... Бүгенге дәрестә без Аяз Гыйләҗевнең “Өч аршын җир “ әсәрен сюжет-композицион корылыш ягыннан тикшерү барышында хакыйкатьнең бәһасен, афәткә тару, җәбер, золым дигән түбәнлек һәм кимсетүләрне үз җилкәсендә кичергән, иҗтимагый һәм шәхси каршылыклар бердәмлегеннән торучы геройларның яшәү фәлсәфәсен һәм кыйбласын ,чор хакыйкате тудырган шәхес фаҗигасен җәмгыятьтәге тәртипләр аша ачыкларга тырышырбыз. (эпиграфны уку)

Укытучы: – Фаҗига, дибез. Аның төрләре бик күп. Ә фаҗиганең иң куркынычы – үзең хезмәт иткән кеше яки җәмгыять сиңа хыянәт итсә, сине кешелек сыйфатларыңнан биздереп, рухыңны изсә. Совет идеологиясенең кеше аңына сеңдергән кануннары шундыйлардан.

сукбай – эше булмыйча яки йорттан бизеп, ил гизеп йөрүче ярым хәерче;

җирсү – туган җирне сагыну (ностальгия);

җәбер – золым – кыерсытылу, кимсетелү;

ярлыкау – кичерү, тәүбә - гөнаһны танып гафу үтенү;
мәрхәмәт – миһербанлылык;

изгелек – нәфрәт;

хөрмәт – мыскыл итү;

булышу – хөсетлек;

гөнаһ кылу – ярлыкау.

Бүген без шуларны заман һәм шәхес яссылыгында ачыкларбыз. Психологик сюжеттан яшәү мәгънәсенең серен, үзеңә җан өргән һәм кабул итәчәк туфракка якынлыкны физик һәм рухи сиземләргә тырышырбыз.



  1. Әсәр язылуга алшартларны барлап чыгу:

  1. а) А. Гыйләҗевнең үзенең дә сталинизм чорында, кешегә “Совет кешесе” дигән ярлык тагып, рухи кимсетүләр кичерүе;

б) Кулаклар дип аталган халык катламының көчләп күмәкләштерү чорында тир түгеп табылган байлыгын – шәхси милекне тартып алу чоры;

в) Шәхесне физик һәм әхлак ягыннан мәсхәрләве.

2. Әсәрдә образлар бирелеше сюжет-композицион корылышка хезмәт итә:

Геройларның һәрберсе фәлсәфи- психологик бәйләнеш барлыкка китерәләр. Мирвәлинең эчке каршылыгын ачыкларга булышалар.

3.Укытучы:Әсәрнең язылу стиленә кайтыйк: Щсщр парадокслыкка корылган



Парадокслык- А. Гыйләҗев иҗатына хас нәрсә - кеше күз алдына китерә алмаслык хәлләр.

  1. Әсәрнең нинди конфликтка корылганлыгын ачыклау өчен, вакыйгаларга аерабыз, шуннан өлешләрне табарбыз һәм сюжет элементларын билгеләрбез.

Җирсеп, гомере буе бәгырен телгәләгән туган туфрагын сагыну хәсрәтеннән үлем түшәгенә егылган Шәмсегаян үлә - Мирвәли, хатынының мәете белән сөйләшеп, тормышын күздән кичерә). (Әсәр буенча кыскача экскурс).

Психологик катлам – язучы укучыны сихерли, психологик анализ ясарга әзерли.

Хронотоп:

Көннәре, минутлары, 58 яшь (ел) – 58 км.;

1 көн – 58 еллык гомерне искә төшерә кайтканда;

мизгелләре газап! 30 еллык читтәге гомер – бәгырен өзгәли.


  1. Өлешләргә аерабыз:

(охшаш вакыйгаларны бергә кушабыз!)

1) Физик як :Атасы йортының язмышы һәм аның Мирвәли язмышын хәл итүдәге чыганагы (шул авыр шартларда да, кеше булып калып булырмы?

- мал-мөлкәт туплау)

- мал-мөлкәтне, этләргә дә калмасын дип яндыру, агулау, ахыр чиктә йортны – нигезне яндыру, авылдан чыгып китү – охшаш вакыйгалар.

2) Рухи як: Туган җирдән аерылу ачысы, буталчыклык, югалтулар, төзәтү мөмкин булмаган олы хата, туып- үскән җирдән аерылу, кешеләргә булган ышанычын югалту, мәкер, усаллык, нәфрәт белән гомер уздыру.

(Әсәрдәге өзекләргә тукталырга). Ни өчен мондый өлешләргә аерабыз?

Шулар аша әсәрнең нинди конфликтка корылганлыгын чыгарырбыз. Бәя бирербез.(Укучыларның җаваплары гомумиләштерелә)

Өлешләрдән: Иҗтимагый һәм шәхси каршылыклар.

Тышкы конфликтлар Эчке каршылыклар (нәрсәгә бәйле, нәрсәгә

этәрәләр?)

Мирвәлинең бу ягы яхшы, бу ягы начар дип кенә кистереп әйтеп булмый.

Ул-каршылыклы шәхес.

Мирвәли – хезмәт кешесе. Тир түгеп табылган мал газиз һәм кадерле. Хакимияткә хезмәт иткән кешеләрнең дә тартып алырга хакы юк. Ул бунт күтәрә. Аның бунты үзенә һәм гаиләсенә зыян сала



Конфликт: 1) Иҗтимагый: рухны сындыру, җәмгыятнең черек асылы.

2) Шәхси: гаиләсен һәм авылдашларын аңламау.



IV. Әсәрнең сюжет элементларын билгеләү.

- Төенләнеш: Шәмсегаянның үлеме

- Вакыйгалар үстерелеше: (арбада кайткандагы сөйләшү, узган гомер)

- Кульминацион нокта: Өч аршын җир сорый.

- Чишеле:ш:. Авылдашларының ризалыгы. Кадерле ул туган җир.

- үзебездә генә калырсың.



V. Фаҗигаләрне билгеләү өчен, әсәр ахырына кадәр өзекләргә туктала-туктала искә төшереп китү.

Шәхес фаҗигасе, социаль фаҗига, ил фаҗигасе.

Мирвәли – гомумиләштерелгән образ.

Сораулар (партада):

1. Адашы Мирвәлинең бәгыренә тиярлек гамәлләрен сез ничек бәялисез? Авылда, син киткәннән бирле ,Мирвәли исемен кушмыйлар.

2. Кулак малае булып тууыма мин гаеплеме..?

3. Усаллык, золым белән корымланган җанны ничек дәваларга...

( Авыл белән бергә сине хәтеремнән чыгардым...)

4. Үземә булмады, этләргә дә булмасын...


  1. Психологик катламны билгеләү өчен: арбада кайткандагы вакыйгаоар аша.

Авыл ----- шәһәр ----- авыл-----

Сорау: Мирвәлинең үткән тормышы аша Шәмсегаянның эчке дөньясына бәя бирергә.



  1. Шәмсегаянның кичергән язмышын ничек бәялисез? Аның язмышы – кем язмышы? Алар арасындагы мөнәсәбәтне ачыклау аша җәмгыяви, рухи-әхлакый якларын нормаларны билгеләргә.

Нәтиҗәләр чыгара барырга.

  1. Әгәр Шәмсегаян үлсә??? Үлгәч кайда аунасаң да барыбер түгелме соң?

  2. Сөйләшәсе иде дә, сүзләр юк... Тәмле сүзләрне әллә кайчан оныткан инде.

  3. Васыять: Карачурага алып кайт! Үзең дә шунда кал...

  4. Тәнне түгел, җанны дәваларга кирәк минем...

  5. Адәм баласы сулы чиләк кебек, ава да китә.

  6. Туган көнеңне хәтерләмим...

  7. Җирсеп, каңгырып җитәрлек йөрдек...

  8. Югалттым мин сәгать чылбырым...

  9. 58 ел гомернең күпме көннәрен аяусыз, хиссез, мәхәббәтсез, күзең нурсыз килеш җаның булганга гына кыймылдау, шуышып үткәрү

  10. Шәмсегаян ,моңарчы ничек чыдадыдың?

  11. Бер җылы сүз көтәм авылдашлардан...

... Галимнәр кешенең ризык капмыйча, су йотмыйча ничәшәр тәүлек җан асравын исәпләп баш ваталар. Син менә җылы сүз ишетмичә, җылы караш тоймыйча яшәп кара!..

(Укучыларның фикерләре гомумиләштерелә)

  1. Метафора булырлык өлешләрне билгеләү: (Өйгә эш иде)

      1. Ак пәрдәне ерттың..

      2. Күркәләр җыеп, кесәсенә тутыру;

      3. Дәү наратка сыенып үскән каен.

      4. Төнге миләүшәләр - бала юк! (Битәрли. Ходай Тәгалә бала да бирми.)

      5. Әрем җыеп ала;

      6. Өч аршын җир җитә!

  2. Тема, проблемалар, идеяне билгеләү. Дөнья, вакыт, яшәеш, гомер, чор, язмыш, фәлсәфә, мәхәббәт турында уйланулар)

Тема: Дөньяда яшәү кыйбласы,чорның, шәхеснең яшәү фәлсәфәсе. Шул чор системасының кеше рухына йогынтысы, җәбер-золым.

Проблемалар: - туган җиргә бирелгәнлек;

- Рухи кыерсытуларга түзә алмыйча, кешенең башына

сыймаслык эшләр эшләве;

- Системаның черек асылы. Кешенең әхлагына һәм

яшәү кыйбласына тискәре йогынтысы.

Шәхси



Гаиләви Иҗтимагый




Гафу үтенү – хакыйкатЬ эзләү барышында яшәүдән читләшү, иң изге нәрсәләрне югалту аша ,корбан итү аша ирешү.

Җиңелү һәм җиңүчеләрдән үзенә өч аршын җир сорап килү.



Идея-тәүбәгә килү .

Хакыйкать ачы булса да, үткән тормышыбызны яшерә алмыйбыз.

Бүгенге көндә әсәр ни өчен актуаль?

- Бәя бирергә, нәтиҗәләр ясарга.

- Кулакларга бүгенге көн күзлегеннән чыгып бәя бирергә.

- Артыбызга борылып, “Дөрес яшәдемме” дип уйларга;

- Изге төшенчәләрне кадерләргә өйрәтә

- Дөньяви мәсьәләләрСоңга калып булса да тәүбәгә кайту.

Аяз Гыйләҗев әсәренә бәя бирергә. Әле алга таба да аның иҗатына тагын кайтачакбыз.

Аяз Гыйләҗев иҗат иткән герой – гыйбрәтле, шаблонлылыктан арынган, чынбарлыктагы герой . - Видеоязма. .



(Укучыларның җаваплары гомумиләштерелә)

YII. Йомгаклау.

Кеше язмышының ,нинди генә үлчәүләргә салып үлчәсәң дә ,бәһасе юк. Шәхес һәм заман турында уйланулар ачык кала... Без шәхес булып кала алабызмы? Туган җирнең изгелеген гомер буе аңлыйбызмы? Кемнеңдер каргышлары ,бәддога булып ,баш очыбызда эленеп тормыймы? Хакыйкать ачы булса да , без үткән тарихыбызны яшерә алмыйбыз.


Өйгә эш: Сораулар, тезислар өстендә уйланып, тәкъдим ителгән сочинениеләргә материал әзерләп килергә.Бергә эшкәртәбез.

Сочинение темалары:

  1. Яшәү кыйбласын аңлауда Мирвәли образы.

  2. Аяз Гыйләҗев - психологик анализ остасы.

  3. Чит җирләргә китеп гыйбрәт ал...


Достарыңызбен бөлісу:




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет