Программа "Биология. Гомуми закончалыклар. 9 класс" В. Б. Захаров, С. Г. Мамонтов, Н. И. Сонин дәреслеге нигезендә төзелгән. Дәреслек



Дата29.06.2016
өлшемі342.27 Kb.
#165223
түріПрограмма
Календарь-тематик планлаштыру

Предмет: биология

Укытучы:

Ел буена сәгатьләр саны:

Барлыгы: 70

Атнага:2


План буенча контроль эшләр: 4 , практик эшләр: 10

Планлаштыру гомуми белем бирү оешмалары өчен программа нигезендә, программа


Дәреслек:
Аңлатма язу.

Программа “Биология. Гомуми закончалыклар. 9 класс” В.Б.Захаров, С.Г.Мамонтов, Н.И. Сонин дәреслеге нигезендә төзелгән.

Дәреслек:

Программа гомуми белем бирү мәктәпләренең 9 классында “Биология.Гомуми закончалыклар” предметын өйрәнү өчен кулланыла, атнага 2 сәгать туры килә.

Курсның программасы гомуми белем бирү мәктәпләренең 9 класс программасының бөтен сорауларын үз эченә алган. Урта гомуми белем бирү мәктәпләрендә өйрәнелә торган бөтен бүлекләр һәм темалар сакланган, ләкин һәрбер блокның эчтәлеге укучыларның яшь үзенчәлекләрен һәм белем бирү дәрәҗәсен истә тотып гадиләштерелгән. Уку материалларын үзләштерүне җиңеләйтү өчен күпчелек лаборатор эшләр, демонстрация һәм экскурсияләр программага кергән. Материалны үзләштерү эзлеклелеге курсны биологик белемнәр системасыбелән интеграцияләнергә булыша.

Программа укучыларның гомуми биологиянең теоретик һәм кулланма нигезләрен өйрәнүен күз алдында тота. Анда хәзерге вакытта биология фәне алдында торган бурычлар чагылыш таба һәм алар табигатьне, кеше сәламәтлеген саклауга юнәлтелгән. Яшьләрдә экологик тәрбия булдыруга аерым игътибар ителгән.

“Биология. Гомуми закончалыклар” курсын өйрәнү укучыларның төп гомуми белем бирү программаларын үзләштергәндә алган белемнәренә таяна. Шулай ук предметны үзләштерү химия, физика, тарих, география фәннәрендә алынган белемнәргә дә нигезләнә.
Белем бирү дәрәҗәсен күтәрү һәм алган белемнәрне практик эштә куллана белү өчен, укытучының тулы инструктажы һәм укучылар куркынычсызлык кагыйдәләре белән танышканнан соң, лаборатор эшләр эшләүне күз алдында тота.

Укучыларның белемнәрен тирәнәйтү һәм күзаллауны киңәйтү өчен программаның түбәндәге бүлекләре буенча экскурсмяләр үткәрү тәкъдим ителә: “генетика һәм селекция нигезләре”, “Терек табигать формаларының күптөрлелеге”, “Җирдәге тереклек һсеше”, “Организм һәм әйләнә-тирәнең үзара тәэсир итешүе”. Шул ук максат белән демонстрацияләр куллану да каралган.

Программада материалларның тема һәм бүлекләр буенча буленеше (сәгатьләрдә) бирелгән. Методик комиссия программаның күләме, аерым тема һәм сорауларның бирелү тәртибен үзгәртү буенча тәкъдимнәр бирә ала.

Программада төп төшенчәләр, укучыларның төп мәгълүмат блоклары буенча белемнәр һәм осталыкларына таләпләр формалаштырылган. Һәрбер бүлекнең азагында “Биология. Гомуми закончалыклар” курсының башка фәннәр белән предметара бәйләнешләре күрсәтелгән.

Укучылар белергә тиеш:


  • Тереклекнең төп үзлекләре;

  • Күзәнәк теориясенең төп положенияләре, төрле патшалыктагы организмнарның күзәнәкләре төзелеше үзенчәлекләре;

  • Күзәнәкнең төп структур элементлары һәм аларның функцияләре;

  • Аксым биосинтезы;

  • Фотосинтезның схемасы һәм әһәмияте;

  • Күзәнәктә матдәләр алмашы һәм энергетик тәэмин ителү;

  • Күзәнәк бүленү ысуллары;

  • Вирус һәм вирус инфекцияләре үзенчәлеге һәм профилактика чаралары;

  • Кешенең төп физиологик функцияләре һәм аларны биологик регуляцияләүнең мәгънәсе;

  • Онтогенез, җенес күзәнәкләренең ясалуы, аталандыру һәм күпкүзәнәклеләр онтогенезының төп этаплары;

  • Яшәү тирәлеге, тирәлекнең төп экологик факторлары һәм аларның организмнарга закончалыклы тәэсире;

  • Популяция һәм аның структурасы;

  • Биоценоз, экосистема, биогеоценоз төшенчәләре;

  • Продуцентлар, консументлар һәм редуцентлар, азык пирамидасы, азык чылбыры;

  • Агроценозның түбән тотрыклылыгы сәбәпләре;

  • Биосфера, аның төп функциясе;

  • Г.Мендельнең нәселдәнлек законнары;

  • Ген һәм хромосома турында күзаллаулар;

  • Тере организмнарның үзгәрүчәнлеге һәм нәселдәнлеге;

  • Органик дөнья эволюциясе;

  • Табигый сайланыш теориясенең төп положенияләре;

  • Төр һәм төрләнеш;

  • Селекция методлары һәм аларның биологик нигезләре;

  • Кешенең биосферага тәэсире, экологик проблемалар.

Укучылар тиеш:



  • Үзләренең сәламәт яшәү рәвеше, эшчәнлеген планлаштырганда һәм оештырганда биологик белемнәрне куллана белергә;

  • Организмнар эшчәнлегендә тере булу билгеләрен таба белергә;

  • Микроскоп белән эшли, гади микроприпаратлар ясый белергә;

  • Тере организмнарны матдәләр әйләнешендәге роле буенча классификацияли белергә;

  • Үсемлек-хайваннарда нәселдәнлек һәм үзгәрүчәнлеккә мисаллар китерә белергә;

  • Генетика, селекция һәм физиология турында белемнәрне кулланып йорт хайваннарының токым чисталыгын саклап кала белергә;

  • Үсемлек-хайваннарның яраклашына мисаллар китерә белергә;

  • Тере организмнарга сакчыл караш кирәклеген аңлата һәм дәлилли белергә;

  • Кызыксындырган практик һәм теоретик сорауларга өстәмә материаллар ярдәмендә җаваплар таба белергә.

Уку-тематик планлаштыру.

Программаның эчтәлеге.

Кереш (1сәг)

“Биология. Гомуми закончалыклар” курсының биологик фәннәр арасындагы урыны. Курсның максатлары һәм бурычлары.



I кисәк.

Терек табигатьнең үсеше (24 сәг)

Тереклек дөньясының күптөрлелеге. Тере организмнарның үсеш дәрәҗәсе һәм төп үзлекләре. БиологиянеңДарвинга кадәрге

чорда үсеше. Систематика формалашу. Жан Батист Ламаркның эволюция теориясе. Чарлз Дарвинның төрләрнең табигый
юлы белән килеп чыгышы турындагы теориясе. Чарлз Дарвин теориясе килеп чыгуның фәнни һәм социаль-икътисади

алшартлары. Чарлз Дарвинның ясалма сайланыш турындагы тәгълиматы. Табигый сайланыш формалары. Организмнарның

тышкы тирәлек шартларына җайлашуы — табигый сайланыш йогынтысы нәтиҗәсе. Хайваннарның төзелеш, төс һәм

гадәтләренең жайлашу үзенчәлекләре. Яшь буын турында кайгырту. Физиологик адаптацияләр. Микроэволюция. Төр,

аның критерийлары һәм структурасы. Мутацияләрнец эволюцион роле. Адаптациянең биологик нәтиҗәләре.

Макроэволюция. Эволюциянең төп юнәлешләре. Биологик эволюциянең гомуми закончалыклары. Җирдә тереклек барлыкка

килү. Тереклек барлыкка килү турында хәзерге карашлар. Тереклек үсешенең башлангыч этаплары. Җирдә тереклек үсеше.

Архей һәм протерозой эраларында тереклек. Палеозой эрасында тереклек. Мезозой эрасында тереклек. Кайнозой эрасында

тереклек. Кешенең килеп чыгышы.

Демонстрацияләр. Галимнәрнең биографиясе, эшчәнлеге; төрләр барлыкка килү схемалары; Тере үсемлекләр һәм хайваннар;

гербарий, гомологик һәм аналогик органнарның мисаллары; Кызыл китапка кертелгән хайван һәм үсемлек вәкилләренең

характеристикасы; кеше һәм умырткалы хайваннар скелеты модельләре; терек табигать патшалыклары ъсеше схемалары;

борынгы породаларда үсемлек эзләре.



Лаборатор эшләр.

Лаборатор эш №1 “Организмнарның яшәү тирәлегенә яраклашуын өйрәнү”.

Лаборатор эш №2 “Үзгәрүчәнлек, төр крийтерийларын, ясалма сайланыш нәтиҗәләрен өйрәнү”.

II кисәк.

Тере организмнарның төзелеш структурасы. (11 сәг).

Күзәнәкнең химик төзелеше. Күзәнәк составына керүче неорганик матдәләр. Күзәнәк составына керүче органик матдәләр.

Күзәнәктә матдәләр алмашы һәм энергия әверелеше. Пластик алмашу. Аксымнар биосинтезы. Энергия алмашу. Күзәнәкнең

төзелеше һәм функцияләре. Прокариотик күзәнәк. Эукариотик күзәнәк. Цитоплазма. Төш. Күзәнәкнең бүленүе. Организмнар

төзелешенең күзәнәк теориясе.

Демонстрацияләр. Биологик полимерларның модельләре; электрон һәм яктылык микроскопының принципиаль төзелеше

схемасы; күзәнәк модельләре. Үсемлек һәм хайван күзәнәкләре органоидлары схемасы.



Лаборатор эшләр.

Лаборатор эш №3 “ Үсемлек һәм хайван күзәнәге төзелешен микроскоп аша өйрәнү”



III кисәк.

Организмның үрчүе һәм индивидуаль үсеше. (5 сәг)

Организмнарның үрчүе. Җенессез үрчү. Җенси үрчү. Җенес күзәнәкләренең үсеше. Үсешнең эмбриональ периоды. Үсешнең

постэмбриональ периоды. Үсешнең гомуми закончалыклары.

Демонстрацияләр. Фотолар, схемалар һәм статик таблицалар.

ШМ

IV кисәк.

Организмнарның нәселдәнлеге һәм үзгәрүчәнлеге (14 сәг)

Нәселдәнлек билгеләрен өйрәнүдә Грегор Мендельнең гибридологик методы. Мендель законнары. Гаметалар сафлыгы законы. Моногибридлы кушылдыру. Тулы һәм тулы булмаган доминарлау. Дигибрид кушылдыру. Мендельнең өченче законы. Анализлаучы кушылдыру. Геннарның нәселдән нәселгә тоташып күчүе. Җенес генетикасы. Җенес белән тоташкан билгеләрнең нәселгә күчүе. Геннарның үзара тээсире. Нәселдәнлек (генотипик) үзгэрүчәнлеге. Фенотипик үзгәрүчәнлек. Культуралы үсемлекләрнең күптөрлелек һәм килеп чыгу үзәкләре. Үсемлекләр һәм хайваннар селекциясе методлары. Микроорганизмнар селекциясе.



Демонстрацияләр. Кеше хромосомалары картасы; кешедә хромосома аномалиясе һәм фенотипип чагылышы.

Лаборатор эшләр.

Лаборатор эш №4 “Генетик мәсьәләләр чишү һәм шаҗәрә төзү”.

Лаборатор эш №5”Үзгәрүчәнлекне өйрәнү”.

V кисәк.

Экология нигезләре (14 сәг).

Биосфераның структурасы. Табигатьтә матдәләр әйләнеше. Тере организмнар бергәлекләре формалашу тарихы. Биогеоценозлар һәм биоценозлар. Тирәлекнең абиотик факторлары. Тирәлек факторлары тәэсиренең интенсивлыгы. Тирәлекнең биотик факторлары. Организмнар арасында үзара мөнәсәбәтләр. Табигый байлыклар һәм алардан файдалану. Әйләнә-тирә мохиткә кешенең хуҗалык эшчәнлеге йогынтысы. Табигатьне саклау һәм табигатьтән рациональ файдалану нигезләре.



Демонстрацияләр. Биосфера структурасын, табигатьтә матдәләр әйләнешен чагылдырган схемалар; тере организмнар төре таблицасы.
Резерв – 1 сәгать.





Бүлекләр, темалар

Сәгать

ләр


саны

Дәреснең

төре


Белем бирү стандартының минимумы.

Контроль төрләре

Минимумның үтәлеше

Өй эше

Үткәрү

вакыты








1.

Кереш. Биология – терек табигать турындагы фән.

1

Яңа тема өйрәнү дәресе

Гомуми биология

Фронталь




3-5 битләр







2.

Тереклек дөньясының күптөрлелеге. Тере организмнарның үсеш дәрәҗәсе һәм төп үзлекләре.

1

Катнаш

Тере организмнарның төп үзлекләре

Фронталь һәм индивидуаль




8-11 битләр







3.

Систематика формалашу.

1

Яңа тема өйрәнү дәресе

Нәрсә ул систематика

Индивидуаль




§1







4.

Жан Батист Ламаркның эволюция теориясе.

1

Катнаш

Эволюция теориясе. Жан Батист Ламаркның биографиясе.

Индивидуаль




§2







5.

Чарлз Дарвин теориясе килеп чыгуның фәнни һәм
социаль-икътисади алшартлары.

1

Яңа тема өйрәнү дәресе

Чарлз Дарвин теориясе.

Фронталь һәм индивидуаль




§3







6.

Чарлз Дарвинның ясалма сайланыш
турындагы тәгълиматы.

1

Катнаш

Ясалма сайланыш. Дарвинның ясалма сайланыш тәгълиматына керткән өлеше.

Фронталь һәм индивидуаль




§4







7.

Чарлз Дарвинның табигый сайланыш
турындагы тәгълиматы.

1

Катнаш

Табигый сайланыш. Дарвинның табигый сайланыш тәгълиматына керткән өлеше.

Фронталь һәм индивидуаль




§5







8.

Табигый сайланыш формалары.

1

Катнаш

Табигый сайланыш формалары.

Индивидуаль




§6







9.

Хайваннарның төзелеш, төс һәм гадәтләренең жайлашу
узенчәлекләре.

1

Яңа тема өйрәнү дәресе

Хайваннарның гадәтләре.

Индивидуаль




§7







10.

Лаборатор эш №1 “Организмнарның яшәү тирәлегенә яраклашуын өйрәнү”.

1

Катнаш

Лаборатор эш №1 “Организмнарның яшәү тирәлегенә яраклашуын өйрәнү”.

Лаборатор эш №1 “Организмнарның яшәү тирәлегенә яраклашуын өйрәнү”.













11.

Яшь буын турында кайгырту

1

Катнаш

Хайваннарның яшь буын турында кайгырта алуы.

Фронталь




§8 укырга, сорауларга җавап.







12.

Физиологик адаптацияләр

1

Катнаш

Адаптацияләр.

Индивидуаль




§9 сөйләргә өйрәнергә.







13

Төр, аның критерийлары һәм структурасы.

1

Яңа тема өйрәнү дәресе

Төр төшенчәсе. Төр структурасы.

Фронталь һәм индивидуаль




§10 укырга, сорауларга җавап.







14.

Лаборатор эш №2 “Үзгәрүчәнлек, төр крийтерийларын, ясалма сайланыш нәтиҗәләрен ойрәнү”.

1

Катнаш

Лаборатор эш №2 “Үзгәрүчәнлек, төр крийтерийларын, ясалма сайланыш нәтиҗәләрен өйрәнү”.

Лаборатор эш №2 “Үзгәрүчәнлек, төр крийтерийларын, ясалма сайланыш нәтиҗәләрен ойрәнү”.




Лаборатор эшне төгәлләргә.







15.

Мутацияләрнең эволюцион роле.

1

Катнаш

Мутацияләр. Мутациянең организмнар эволюциясендәге роле.

Фронталь




§11 сөйләргә өйрәнергә.







16.

Эволюциянең төп юнәлешләре.

1

Яңа тема өйрәнү дәресе

Эволюциянең юнәлешләре.

Фронталь һәм индивидуаль




§12 укырга, сорауларга җавап.







17.

Биологик эволюциянең гомуми закончалыклары.

1

Катнаш

Эволюциянең закончалыклары.

Индивидуаль




контроль эшкә әзерләнергә.







18.

Контроль эш №1 “Җирдә тереклек дөньясы эволюциясе”.

1

Белем һәм күнекмәләрне ныгыту дәресе




контроль




Үткәннәрне кабатларга.







19.

Тереклек барлыкка килү турындагы хәзерге карашлар.

1

Яңа тема өйрәнү дәресе

Тееклек. Тереклек ничек барлыкка килгән.

Фронталь




§14 сөйләргә өйрәнергә







20.

Тереклек үсешенең башлангыч этаплары.

1

Катнаш

Тереклек үсешенең этаплары.

Фронталь һәм индивидуаль




§15 сөйләргә өйрәнергә







21.

Архей һәм протерозой эраларында тереклек.

1

Яңа тема өйрәнү дәресе

Архей һәм протерозой эралары. Бу эралардагы тереклек үсеше үзенчәлекләре.

Фронталь һәм индивидуаль




§16 сөйләргә өйрәнергә







22.

Палеозой эрасында тереклек.

1

Катнаш

Палеозой эрасы. Палеозой эрасында тереклек үсеше үзенчәлекләре.

Фронталь һәм индивидуаль




§17 укырга, сорауларга җавап.







23.

Мезозой эрасында тереклек.

1

Катнаш

Мезозой эрасы. Мезозой эрасында тереклек үсеше үзенчәлекләре.

Фронталь һәм индивидуаль




§18 укырга, сорауларга җавап.







24.

Кайнозой эрасында тереклек.

1

Катнаш

Кайнозой эрасы. Кайнозой эрасында тереклек үсеше үзенчәлекләре.

Фронталь һәм индивидуаль




§19 тестка әзерләнергә.







25.

Кешенең килеп чыгышы. Йомгаклау дәресе. Тест алу.

1

Катнаш

Кеше ничек килеп чыккан. Эволюция юлы.

Индивидуаль




§20 үткәннәрне кабатларга.







26.

Күзәнәк составына керүче неорганик матдәләр.

1

Яңа тема өйрәнү дәресе

Күзәнәк составы. Күзәнәк составына керүче неорганик матдәләр.

Индивидуаль




§21 укырга, сорауларга җавап.







27.

Күзәнәк составына керүче органик матдәләр.

1

Катнаш

Күзәнәк составы. Күзәнәк составына керүче органик матдәләр.

Индивидуаль




§22 сөйләргә өйрәнергә







28.

Пластик алмашу. Аксымнар биосинтезы.

1

Яңа тема өйрәнү дәресе

Пластик алмашу. Аксымнар биосинтезы.

Индивидуаль




§23 сөйләргә өйрәнергә







29.

Энергия алмашу.

1




Энергия алмашу.

Индивидуаль




§24 укырга, сорауларга җавап.







30.

Прокариотик күзәнәк.

1

Яңа тема өйрәнү дәресе

Прокариотик организмның күзәнәге төзелеше.

Фронталь һәм индивидуаль




§25 укырга, сорауларга җавап.







31.

Эукариотик күзәнәк.

1

Катнаш

Эукариотик организмның күзәнәге төзелеше.

Фронталь һәм индивидуаль




§26 укырга, сорауларга җавап.







32.

Лаборатор эш №3 “ Үсемлек һәм хайван күзәнәге төзелешен микроскоп аша өйрәнү”

1

Катнаш

Лаборатор эш №3 “ Үсемлек һәм хайван күзәнәге төзелешен микроскоп аша өйрәнү”

Лаборатор эш №3 “ Үсемлек һәм хайван күзәнәге төзелешен микроскоп аша өйрәнү”




Лаборатор эшне төгәлләргә.







33.

Эукариотик күзәнәк. Төш.

1

Катнаш

Эукариотик күзәнәк төзелеше.

Фронталь һәм индивидуаль




§27 укырга, сорауларга җавап.







34.

Күзәнәкләрнең бүленүе.

1

Катнаш

Күзәнәкләрнең бүленүе.

Фронталь һәм индивидуаль




§28 сөйләргә өйрәнергә







35.

Организмнар төзелешенең күзәнәк теориясе.

1

Катнаш

Күзәнәк теориясе.

Индивидуаль




§19-29 контроль эшкә әзерләнергә.







36.

Контроль эш №2 “Тере организмнарның төзелеш структурасы”.

1

Белем һәм күнекмәләрне ныгыту дәресе




контроль




Үткәннәрне кабатларга.







37.

Җенессез үрчү.

1

Яңа тема өйрәнү дәресе

Үрчү. Җенессез үрчү.

Фронталь




§30 сөйләргә өйрәнергә







38.

Җенси үрчү. Җенес күзәнәкләренең үсеше.

1

Катнаш

Җенси үрчү.

Фронталь һәм индивидуаль




§31 сөйләргә өйрәнергә







39.

Үсешнең эмбриональ периоды.

1

Яңа тема өйрәнү дәресе

Эмбриональ период вакытында үсеш.

Индивидуаль




§32 өйрәнергә.







40.

Үсешнең постэмбриональ периоды.

1

Катнаш

Постэмбриональ период вакытында үсеш.

Индивидуаль




§33 өйрәнергә.







41.

Үсешнең гомуми закончалыклары. Биогенетик закон.

1

Катнаш




Индивидуаль




§34, сорауларга җавап.







42.

Генетиканың төп төшенчәләре.

1

Яңа тема өйрәнү дәресе

Нәрсә ул генетика.

Фронталь һәм индивидуаль




§35 сорауларга җавап.







43.

Нәселдәнлек билгеләрен өйрәнүдә Грегор Мендельнең гибридологик методы.

1

Катнаш

Мендель. Нәселдәнлек билгеләрен өйрәнү методлары.

Индивидуаль




§36 өйрәнергә.







44.

Мендель законнары. Гаметалар сафлыгы законы. Моногибридлы кушылдыру. Тулы һәм тулы булмаган доминарлау.

1

Катнаш

Мендель законнары. Моногибридлы кушылдыру. Доминарлау.

Индивидуаль




§37 сөйләргә өйрәнергә.







45.

Дигибрид кушылдыру. Мендельнең өченче законы. Анализлаучы кушылдыру.

1

Катнаш

Кушылдыру. Мендельнең өченче законы.

Индивидуаль




§37, сөйләргә өйрәнергә.







46.

Геннарның нәселдән нәселгә тоташып күчүе.

1

Катнаш

Геннарның нәселдән нәселгә тоташып күчүе.

Индивидуаль




§38 сорауларга җавап.







47.

Җенес генетикасы. Җенес белән тоташкан билгеләрнең нәселгә күчүе. Геннарның үзара тээсире.

1

Катнаш

Җенес генетикасы. Геннарның үзара тээсире.

Индивидуаль




§39, 40 сорауларга җавап.







48.

Лаборатор эш №4 “Генетик мәсьәләләр чишү һәм шаҗәрә төзү”.

1

Катнаш




Лаборатор эш №4 “Генетик мәсьәләләр чишү һәм шаҗәрә төзү”.




§29-39 лаборатор эшне төгәлләргә.







49.

Контроль эш №3 “Организмнарның нәселдәнлеге һәм үзгәрүчәнлеге”

1

Белемне ныгыту




контроль




Үткәннәрне кабатларга.







50.

Нәселдәнлек (генотипик) үзгэрүчәнлеге. Фенотипик үзгәрүчәнлек.

1

Яңа тема өйрәнү дәресе

Үзгәрүчәнлек.

Фронталь




§41,42 сөйләргә өйрәнергә.







51.

Лаборатор эш №5”Үзгәрүчәнлекне өйрәнү”.

1

Катнаш




Лаборатор эш №5”Үзгәрүчәнлекне өйрәнү”.




Лаборатор эшне төгәлләргә.







52.

Культуралы үсемлекләрнең күптөрлелек һәм килеп
чыгу үзәкләре.

1

Яңа тема өйрәнү дәресе

Культуралы үсемлекләр. Моһим булган культуралы үсемлекләрнең туган иле.

Фронталь




§43 өйрәнергә.







53.

Үсемлекләр һәм хайваннар селекциясе методлары.

1

Катнаш

Селекция методлары.

Индивидуаль




§44 сөйләргә өйрәнергә.







54.

Микроорганизмнар селекциясе.

1

Катнаш

Микроорганизмнар селекциясе.

Индивидуаль




§45 сөйләргә өйрәнергә.







55.

4нче бүлек буенча тест үткәрү.

1

Белемне ныгыту




контроль




Үткәннәрне кабатларга.







56.

Биосфераның структурасы.

1

Яңа тема өйрәнү дәресе

Биосфера. Биосферада тереклек.

Индивидуаль




§46 сөйләргә өйрәнергә.







57.

Табигатьтә матдәләр әйләнеше.

1

Катнаш

Табигатьтә матдәләр әйләнеше.

Фронталь һәм индивидуаль




§47, сорауларга җавап.







58.

Тере организмнар бергәлекләре формалашу тарихы.

1

Катнаш

Бергәлекләр.

Фронталь һәм индивидуаль




§48 сөйләргә өйрәнергә.







59.

Биогеоценозлар һәм биоценозлар.

1

Катнаш

Биогеоценоз, биоценоз.

Фронталь һәм индивидуаль




§49 сорауларга җавап.







60.

Тирәлекнең абиотик факторлары.

1

Катнаш

Тирәлек факторлары.Тирәлекнең абиотик факторлары.

Фронталь һәм индивидуаль




§50 сорауларга җавап.







61.

Тирәлек факторлары тәэсиренең интенсивлыгы.

1

Катнаш

Тирәлек факторлары эшчәнлеге.

Индивидуаль




§51 сорауларга җавап.







62.

Тирәлекнең биотик факторлары.

1

Катнаш

Тирәлекнең биотик факторлары.

Фронталь һәм индивидуаль




§52







63.

Организмнар арасында үзара мөнәсәбәтләр.

1

Катнаш

Организмнар арасында үзара мөнәсәбәтләрнең төрләре.

Фронталь һәм индивидуаль




§53 мөстәкыйль эшкә әзерләнергә.







64.

Табигый байлыклар һәм алардан файдалану.

1

Катнаш

Табигый ресурслар.

Фронталь һәм индивидуаль




§54 кабатларга.







65.

Әйләнә-тирә мохиткә кешенең хуҗалык эшчәнлеге йогынтысы.

1

Катнаш

Кеше һәм әйләнә-тирә дөнья.

Фронталь һәм индивидуаль




§55 сорауларга җавап.







66.

Табигатьне саклау һәм табигатьтән рациональ файдалану нигезләре.

1

Катнаш

Табигатьне ничек сакларга.

Фронталь һәм индивидуаль




§56 сөйләргә өйрәнергә.







67.

9 класс курсында үткән материалларны кабатлау.

1

Белемне ныгыту










§1-56 кабатларга







68.

9 класс курсында үткән материалларны кабатлау.

1

Белем һәм күнекмәләрне ныгыту дәресе










§1-56







69.

Контроль эш №4 “9 класс курсы буенча”.

1

контроль

Контроль эш.

контроль













70.

Резерв.

1























Достарыңызбен бөлісу:




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет