Программа казан -2006 Татар филологиясе һәм тарихы факультетының гыйльми советында расланды һәм басарга тәкъдим ителде



Дата19.07.2016
өлшемі372.78 Kb.
#210022

ТАТАР ТЕЛЕНӘН ҺӘМ ТАТАР ӘДӘБИЯТЫННАН КАБУЛ ИТҮ ИМТИХАННАРЫ ӨЧЕН ПРОГРАММА


КАЗАН -2006

Татар филологиясе һәм тарихы факультетының гыйльми советында расланды һәм басарга тәкъдим ителде

Төзүчеләр: доцент Галиуллина Г.Р.


доцент Гафиятуллина Н.М.

Редактор: профессор Заһидуллина Д.Ф.




Кереш сүз

Казан дәүләт университетының татар филологиясе һәм тарихы факультетына керергә теләүче абитуриентлар өчен махсус төзелгән әлеге программа абитуриентларның татар теле һәм әдәбияты буенча урта мәктәптә алган белемнәрен барлау, билгеле бер эзлеклелеккә салу, аларны тулыландыру максатын күздә тотып төзелде. Программада тәкъдим ителгән материал кабул итү имтиханы билетларында тулысынча чагылыш таба.

Кулланманың нигезен татар теле һәм әдәбияты буенча урта мәктәп программаларында бирелгән материал тәшкил итә, шул ук вакытта ахырдагы фәнни әдәбият исемлеге ярдәмендә белемнәрне тирәнәйтү зарурлыгы да исәпкә алынырга тиеш.

Язма һәм телдән имтихан тапшыру өчен абитуриентның әдәби әсәр текстларын төгәл һәм җентекле белүе таләп ителә. Шуны истә тотып, ярдәмлекнең язма эш һәм телдән имтиханнар өчен кирәкле, мәҗбүри булган әдәби әсәрләр исемлеге бирелде.

Татар әдәбиятыннан программа сүз сәнгатенең борынгы чорыннан башлап, хәзерге әдәбиятка кадәрге дәверне иңли. Һәр чорга, сочинение темаларында һәм билет сорауларында чагылыш тапкан әдипләр иҗатына хас төп хасиятләрне барлый. Биредә һәр чор һәм шул дәвернең төп авторлары иҗатына хас кыскача күзәтү - әдәби-тарихи мәгълүматлар урын алды. Әдипләр иҗатының төп хасиятләрен барлау барышында, әсәрләр исемлеге белән кабатланулар булдырмау ниятеннән, мисаллар төсендә аларның әсәрләре саналмады. Программа рус һәм татар мәктәпләре өчен язылган гамәлдәге программа, дәреслекләргә таянып эшләнде.

Икенче өлештә абитуриентка сочинение һәм изложение язуга юнәлеш бирү максатыннан сочинение темалары һәм имтихан билетларыннан мисаллар китерелде. Югары уку йортына керү имтиханнарында әдәби әсәргә анализ, буш, гомуми сүзләр, эчтәлек сөйләүне түгел, ә төр һәм жанр, образлар системасы бирелеше ноктасыннан төгәлләштерүне, тирәнәйтүне таләп итә. Шуңа мөнәсәбәттә, кулланма һәр әдәби төргә анализ бирү юллары, тәртибе, үзенчәлекләре белән дә тулыландырылды, әдәби әсәр анализлаганда файдалану өчен терәк схема үрнәкләре белән киңәйтелде.

Ярдәмлек керү имтиханнарын уздыру тәҗрибәсенә һәм алдагы елларда дөнья күргән программа (2001), методик кулланмаларга (2004) таянып язылды.
Татар теленнән программа

Л Е К С И К А

Телнең сүзлек составы турында төшенчә. Сүз һәм аның мәгънәсе. Бермәгънәле һәм күпмәгънәле сүзләр. Сүзләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәләре. Күчерелмә мәгънәнең төрләре. Антонимнар һәм синонимнар, синонимик оя, доминанта сүз. Килеп чыгышы ягыннан татар теленең сүзлек составы: төрки-татар сүзләре, гарәп-фарсы, рус һәм европа телләреннән кергән алынмалар. Төрки-татар теленә борынгы чорларда кергән алынмалар. Кулланылыш сферасы ягыннан татар теленең сүзлек составы һәм аның үзгәрүе. Гомумкулланылыш сүзләре. Һөнәри сүзләр. Диалектизмнар. Кулланылыш активлыгы ягыннан татар теленең сүзлек составы: тарихи сүзләр, архаизмнар һәм неологизмнар. Татар телендә фразеологик әйтелмәләр, аларның мәгънә белдерү үзенчәлеге, сөйләмдәге вазыйфалары, төрле стильдә кулланылулары. Лексикография. Төрле типтагы сүзлекләр, аларның төзелү принциплары. Ономастика, аның тармаклары.

Ф О Н Е Т И К А

Фонетика турында төшенчә. Сөйләм авазлары, аларның ясалышы, татар теленә хас үзенчәлекләре. Сузык һәм тартык авазлар, алар арасындагы аерма. Сузык авазларның саны һәм составы. Сузыкларны төркемләү. Дифтонглар. Татар телендә аларның үзенчәлеге. Язуда бирелеше. Тартык авазлар, аларның саны һәм составы. Тартык авазларны төркемләү. Татар телендә к, г, в хәрефләре белән бирелә торган тартыкларның үзенчәлекләре. Татар телендә аваз үзгәрешләре. Рәт гармониясе, ирен гармониясе /сингармонизм законы/. Сузыкларның кыскаруы /редукция/. Сөйләмдә тартыкларның охшашлануы /ассимиляция һәм аның төрләре/. Иҗек. Татар телендә иҗек калыплары. Басым, аның төрләре. Татар телендә сүз басымының урыны. Басым соңгы иҗеккә төшми торган очраклар. Интонация, аның төрләре. Орфоэпия һәм орфография. Татар телендә орфографик принциплар. Аваз һәм хәреф. Авазларны язуда күрсәтү. Алфавит. «ъ» һәм «ь» хәрефләренең дөрес язылышы, аваз билгесе булу үзенчәлекләре. Графика. Татар халкында язу тарихы.
С Ү З Я С А Л Ы Ш Ы

Сүз төзелеше турында төшенчә. Сүзнең мәгънәле кисәкләре. Тамыр һәм кушымча. Ясагыч һәм мөнәсәбәт белдерүче (модальлек белдерүче һәм бәйләгеч) кушымчалар. Аларның сүзгә ялгану тәртибе. Кушымчаларның вари­антлары. Тамыр һәм нигез. Сүзнең нигезе. Сүз ясалышы ысуллары. Сүзләрнең аваз составын үзгәртү. Ясалышы ягыннан сүз төрләре. Ясалма һәм кушма сүзләр. Кушма сүзләрнең саф кушма, парлы һәм тезмә төрләре. Сүзләрнең мәгънәсен үзгәртү. Сүзләрне бер сүз төркеменнән икенчесенә күчерү (конверсия). Сүзләрне кыскарту (аббревиация).


М 0 Р ф 0 Л 0 Г ИЯ

Тел гыйлеменең морфология тармагы. Аның өйрәнү объекты. Сүз төркемнәре турында төшенчә. Грамматик мәгънә һәм грамматик чара. Татар телендә сүзләрне төркемнәргә бүлү. Мөстәкыйль сүз төркемнәре /исем, сыйфат, сан, алмашлык, фигыль, рәвеш, ияртемнәр/. Бәйләгечләр /теркәгеч, бәйлек/. Модаль сүз төркемнәре /хәбәрлек һәм модаль сүзләр, кисәкчә, ымлык/.

И С Е М


Исемнең мәгънәсе һәм грамматик билгеләре. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр. Исемнең сан, килеш, тартым белән төрләнеше. Исемнәрнең берлек һәм күплек төре. Исемнәрнең килеш белән төрләнеше. Исемнәрнең тартым белән төрләнеше. Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеш үзенчәлекләре. Сан, тартым һәм килеш кушымчаларын куллануда стилистик төрлелек. Исем ясалышы. Сүзгә исем ясагыч кушымча ялгану. Фамилия ясый торган кушымчалар. Исемнәрнең җөмләдә кулланылышы.

С Ы Й Ф А Т

Сыйфатның грамматик билгеләре. Асыл һәм нисби сыйфатлар. Сыйфат һәм сыйфатланмыш. Сыйфат дәрәҗәләре /гади, чагыштыру, артыклык, кимлек/. Сыйфатларның исемләшүе. Сыйфат ясалышы. Сыйфатларның җөмләдә кулланылышы.

С А Н


Сан турында гомуми төшенчә. Сан һәм саналмыш. Сан төркемчәләре: төп сан, тәртип, бүлем, чама, җыю саннары. Саннарның исемләшүе. Санның ясалышы. Саннарның дөрес язылышы. Саннарның җөмләдә кулланылышы.

А Л М А Ш Л Ы К

Татар телендә алмашлык сүз төркеме. Нинди сүз төркемен алыштырып килүенә карап, алмашлыкларның төрләре: исем, сыйфат, сан, рәвеш алмашлыклары. Алмашлыкның мәгънәви төркемчәләре. Алмашлыкның ясалышы, дөрес язылышы. Башка сүз төркемнәре белән мөнәсәбәте. Алмашлыкларның җөмләдә кулланылышы.

Р Ә В Е Ш

Рәвеш турында төшенчә. Аның мәгънәви һәм грамматик билгеләре. Рәвеш төркемчәләре. Билге һәм хәл рәвешләре. Рәвешнең ясалышы. Сыйфат һәм рәвеш өчен уртак һәм аермалы яклар. Рәвешләрнең җөмләдә кулланылышы.
Ф И Г Ы Л Ь

Фигыльгә гомуми характеристика. Аның барлык-юклык, зат-сан, заман белән төрләнеше. Фигыль төркемчәләре. Фигыль юнәлешләре: төп, төшем, кайтым, йөкләтү, уртаклык. Фигыльдә дәрәҗә белдерү. Затланышлы фигыль формалары /хикәя, боерык, шарт, теләк/ һәм затланышсыз фигыльләр /сыйфат фигыль, хәл фигыль, исем фигыль, инфинитив/. Хикәя фигыльнең заман формалары. Боерык фигыль, аның мәгънәсе, төрләнеше һәм кулланылышы. Шарт фигыльнең формасы, мәгънәсе, кулланылыш үзенчәлекләре.

Сыйфат фигыльнең заман формалары. Сыйфатка һәм фигыльгә хас үзенчәлекләре. Сыйфат фигыльнең исемләшүе. Исем фигыльдә исемгә һәм фигыльгә хас үзенчәлекләр. Хәл фигыльнең төрләре һәм кулланылыш үзенчәлекләре. Инфинитив, аның формасы, мәгънәсе. Ярдәмче фигыльләр. Фигыльләрнең ясалышы.

ИЯРТЕМНӘР


Мөстәкыйль сүз төркеме буларак ияртемнәр, аларның төрләре: аваз ияртемнәре, образ ияртемнәре. Ияртемнәрнең кулланылыш үзенчәлеге. Ияртемнәрнең аваз составы һәм җөмләдәге роле.
Я Р Д Ә М Л Е К СҮЗ Т Ө Р К Е М Н Ә Р Е

БӘЙЛӘГЕЧЛӘР

Бәйлек, аларның грамматик мәгънәләре. Бәйлек сүзләр, аларның бәйлекләрдән аермасы. Үзләреннән алда килгән сүзләрнең нинди килештә булуын таләп итүдән чыгып, бәйлекләрнең төркемчәләре.

Теркәгечләр, аларның функциясе. Теркәгечләрнең төркемчәләре. Теркәгеч сүзләр. Аларның үзенчәлеге.

МОДАЛЬ СҮЗ ТӨРКЕМНӘРЕ

Кисәкчәләр һәм аларның төркемчәләре. Кисәкчәләрнең дөрес язылышы. Хәбәрлек һәм модаль сүзләр турында төшенчә.

Ымлык турында төшенчә. Ымлыкларның мәгънәви төрләре.
С И Н Т А К С И С

Синтаксисның өйрәнү объекты. Төп синтаксик берәмлекләр: сүзтезмә, җөмлә, текст. Җөмләдә сүзләр бәйләнеше: тезүле һәм ияртүле бәйләнеш. Тезүле бәйләнешне белдерүче чаралар. Ияртүле бәйләнешне белдерүче чаралар. Хәбәрлекле, ачыклаулы, аныклаулы мөнәсәбәт. Сүзтезмә. Сүзтезмәләрнең төрләре.

Г А Д И Җ Ө М Л Ә Л Ә Р

Әйтү максатыннан чыгып җөмлә төрләре: хикәя, сорау, тойгылы һәм боерык җөмләләр. Өндәү җөмлә. Җөмләдә сүзләр бәйләнеше һәм аны белдерүче чаралар. Тезүле һәм ияртүле бәйләнеш. Җөмләдә сүзләр тәртибе. Логик басым. Җөмләнең баш кисәкләре. Ия белән хәбәрнең төрләре. Ия белән хәбәрнең ярашуы. Җөмләнең иярчен кисәкләре. Иярчен кисәкләрнең төрләре: аергыч, тәмамлык, хәл кисәкләр, аныклагыч. Туры һәм кыек тәмамлыклар. Хәл кисәкләрнең мәгънә ягыннан төрләре. Модаль кисәкләр: эндәш һәм кереш сүзләр. Аларның җөмләдәге урыны. Алар янында тыныш билгеләре. Бер составлы (атау, фигыль, сүз) һәм ике составлы җөмләләр. Тулы һәм ким җөмләләр. Җәенке һәм җыйнак җөмләләр. Җөмләдә тиңдәш кисәкләр, алар янында тыныш билгеләре. Аерымланган кисәкләр. Җөмләдә иярчен кисәкләрнең аерымлануы, алар янында тыныш билгеләре. Җөмләдә сүз тәртибе: туры һәм кире (инверсия).


К У Ш М А Җ Ө М Л Ә


Кушма җөмлә турында гомуми төшенчә. Кушма җөмлә төрләре.

Тезмә кушма җөмлә. Теркәгечле һәм теркәгечсез тезмә кушма җөмлә, алар янында тыныш билгеләре. Иярченле кушма җөмләләр. Баш һәм иярчен җөмлә. Иярчен җөм­ләләрнең төзелеше һәм мәгънә ягыннан төрләре. Бәйләүче чараның төренә карап, татар телендә: аналитик һәм синтетик төзелешле иярчен җөмләләр.

Катлаулы төзелмәләр: күп тезмәле катлаулы, күп иярченле кушма җөмләләр һәм аларның төрләре, катнаш кушма җөмләләр. Катлаулы төзелмәләрдә бәйләүче чаралар һәм тыныш билгеләре.

Текст синтаксисы. Текстның бөтенлеге. Тезем. Чит сөйләмле текст. Туры сөйләм. Кыек сөйләм. Уртак сөйләм. Татар телендә тыныш билгеләре.


СТИЛИСТИКА


Әдәби сөйләм һәм аның төрләре. Сөйләм стиленең төрләре һәм үзенчәлекләре: әдәби, публицистик, фәнни, рәсми, сөйләмә стильләр. Стилистиканың нигезе буларак синонимия: тулы, мәгънәви һәм стилистик синонимнар. Синтетик һәм аналитик җөмләләрнең синонимлыгы. Сөйләм культурасы. Сөйләмгә куелган таләпләр: сөйләмнең төгәллеге, аңлаешлылыгы, сафлыгы, җыйнаклылыгы, аһәңлеге.

Тел — иҗтимагый күренеш. Тел үсеше турында гомуми мәгълүмат. Татар әдәби теленең үсеше: гомумтөрки әдәби тел, борынгы төрки тел, иске төрки тел, гомуми иске төрки тел, иске татар әдәби теле, татар милли язма әдәби теле, хәзерге татар әдәби теле. Икетеллелек. Хәзерге татар әдәби теленең үсеш үзенчәлекләре.


АНАЛИЗ ҮРНӘКЛӘРЕ

СҮЗГӘ ЛЕКСИК АНАЛИЗ ЯСАУ ТӘРТИБЕ

  1. Сүзнең бер яисә күпмәгънәле булуын күрсәтергә, күчерелмә мәгънәдә булса, аңлатырга.

  2. Җөмләдә антоним, синоним, омонимнарны табарга.

  3. Сүзләрнең килеп чыгышын билгеләргә.

  4. Кулланылыш даирәсе ягыннан сүзләрне төркемләргә (гомумкулланылыш сүзләре, һөнәри сүзләр, диалекталь сүзләр).

  5. Актив яисә пассив кулланылыштагы сүзләрне аерырга, төрләрен күрсәтергә.

  6. Фразеологик әйтелмәләр булса, табып, мәгънәләрен аңлатырга.


Анализ үрнәге:

Кайбер мәшәкатьләрне исәпкә алмаганда, кичә җанлы узды (М. Мәһдиев).

кайбер – туры мәгънәдә, төрки-татар чыгышлы сүз, гомумкулланылыш сүзе, актив; мәшәкатьләрне – туры мәгънәдә, гарәп сүзе, гомумкулланылышта, актив сүз; исәпкә алмаганда – күчерелмә мәгънәдә, исәпкә - гарәп сүзе, алмаганда – төрки-татар, фразеологик әйтелмә, гомумкулланылышта, актив лексикага керә;

кичә - туры мәгънәдә, төрки-татар чыгышлы сүз, гомумкулланылыш сүзе, актив;

җанлы узды – күчерелмә мәгънәдә, җанлы – фарсы сүзе, узды – төрки-татар, гомумкулланылышта, актив.


СҮЗГӘ ФОНЕТИК АНАЛИЗ ЯСАУ ТӘРТИБЕ


  1. Сүзне иҗекләргә таркатырга, басымын күрсәтергә.

  2. Сүздә ничә аваз һәм хәреф барын билгеләргә. Авазларны һәм хәрефләрне рәттән санап чыгарга.

  3. Сузык авазларны күрсәтергә, һәрберенә билгеләмә бирергә (калын-нечкә (алгы-арткы рәт), озын-кыска, рәтен ачыкларга), сүзнең сингармонизм законына буйсыну-буйсынмавын ачыкларга.

  4. Тартык авазларны санап чыгарга, аларга билгеләмә бирергә (яңгыраумы-саңгыраумы һ.б.), фонетик үзгәреш булса, төрен атарга.

  5. Аваз һәм хәрефнең бер-берсенә туры килмәгән очракларын билгеләргә һәм аңлатырга.

  6. Фонетик үзгәрешләрнең төрен күрсәтергә.

Анализ үрнәге: Әнкәй күзләрендә соңгы якты сүнә (Р. Фәйзуллин) җөмләсендә әнкәй сүзенә фонетик анализ:

ән-кәй – басым соңгы иҗеккә төшә; 5 хәреф, 5 аваз. Авазлар: [ә], [ң], [к], [ә], [й]. Хәрефләр: ә, эн, ка, ә, й. Сузык авазлар: [ә] – алгы рәт, түбән күтәрелешле озын сузык аваз. Сүз сингармонизм законына буйсынган. Тартык авазлар: [ң] – увуляр, ярымйомык, яңгырау, сонор борын авазы; [к] – йомык, тел арты саңгырау авыз авазы; [й] – тел уртасы, өрелмәле яңгырау, сонор авыз авазы. Сүздә увуляр ассимиляция күзәтелә: [н] авазы [к] тартыгы янәшәсендә [ң] булып яңгырый.


СҮЗ ТӨЗЕЛЕШЕ ЯГЫННАН АНАЛИЗ ЯСАУ ТӘРТИБЕ

  1. Сүзне мәгънәви кисәкләргә таркатырга, ничә кисәктән торуын әйтергә.

  2. Сүзнең тамырын табарга, тамырдаш сүзләр китерергә.

  3. Нигезен һәм кушымчаларын аерырга, кушымчаларның төрләрен билгеләргә.

Анализ үрнәге: Әрәмәлектә шомырт күп.

Әрәмәлектә - әрәмә-лек-тә. Сүз өч өлештән тора: әрәмә - тамыр, -лек – сүз ясагыч кушымча, сүзнең нигезе - әрәмәлек-, -тә - бәйләгеч кушымча.

С Ү З Т Ө Р К Е М Н Ә Р Е Н Ә М О Р Ф О Л О Г И К А Н А Л И З

Я С А У Т Ә Р Т И Б Е


Исемгә морфологик анализ


  1. Ясалышы.

  2. Ялгызлык яки уртаклык исеме булуы.

  3. Кайсы килештә килүе.

  4. Тартым белән төрләнгән булса, аның заты-саны.

  5. Берлектә яки күплектә булуы.

  6. Ачыклап килгән сүзе (җәя эчендә күрсәтелә).

Анализ үрнәге: Әминә сәгать алты тулганда гына йоклап китте. (Ф.Әмирхан).

Әминә (йоклап китте) – тамыр, ялгызлык исеме, баш килештә, берлек санда.


Сыйфатка морфологик анализ


  1. Сыйфатның ясалышы.

  2. Кайсы сүзне ачыклый.

  3. Дәрәҗәсе.

  4. Төрләнсә, ничек төрләнүе.

Анализ үрнәге: Көзнең иң матур мизгелләре иде бу.

иң матур (мизгелләре) – тамыр сыйфат, артыклык дәрәҗәсендә.


Рәвешкә морфологик анализ


  1. Ясалышы.

2. Кайсы сүзне ачыклый.

3. Рәвешнең төркемчәсе.

4. Кайсы сүзне ачыклап килүе.

Анализ үрнәге: Әбинең куркуы бушка гына булды.

Бушка (булды) – конверсия ысулы (исемнән рәвешкә күчү), хәл рәвеше, сәбәп-максат рәвеше.



Алмашлыкка морфологик анализ

1. Ясалышы.

2. Кайсы сүзне ачыклый.

3. Алмашлыкның төркемчәсе.

4. Төрләнсә, нәрсә белән төрләнүе.

Анализ үрнәге: Ул безнең тавышны ишеткән, ахырысы. (Г. Ибраһимов)

ул (ишеткән) – тамыр, исем алмашлыгы, зат алмашлыгы, баш килештә. Берлек санда; безнең – тамыр, исем алмашлыгы, зат алмашлыгы, иялек килешендә, берлек санда.


Санга морфологик анализ

1.Ясалышы.

2. Кайсы сүзне ачыклый.

3.Санның төркемчәсе.


4. Төрләнгән булса, нәрсә белән төрләнгән.

Анализ үрнәге: Унбишенче сентябрьдә аларның хатлары килеп төште.

Унбишенче (сентябрьдә) – кушма, тәртип саны.



Фигыльгә морфологик анализ

  1. Ясалышы.

  2. Төркемчәсе.

  3. Заман белән төрләнгән булса, нинди заманда булуы.

  4. Юнәлеше.

  5. Саны.

  6. Зат белән төрләнгән булса, заты.

  7. Барлыкта яисә юклыкта булуы.

  8. Исем һәм сыйфат фигыльләрне тикшергәндә, фигыльгә һәм исемгә (сыйфатка) хас үзенчәлекләрне күрсәтергә.

Анализ үрнәге: Рәшидә башын иеп, күңелле гөрләшкән төркемне урады да, ялгызы трамвайга таба китте. (М. Маликова)

иеп (китте) – тамыр, -еп формалы хәл фигыль,төп юнәлештә, барлыкта;

гөрләшкән (төркемне) – ясалма (гөр-лә-ш-кән), үткән заман сыйфат фигыль, уртаклык юнәлешендә, барлыкта.

урады – тамыр нигезле билгеле үткән заман хикәя фигыль, төп юнәлештә, 3 затта, берлектә, барлыкта.



Ияртемнәргә һәм ымлыкларга анализ тәртибе

  1. Төре күрсәтелә, мәгънәсе ачыклана.

Бәйләгеч сүз төркемнәренә анализ тәртибе

Бәйлек


  1. Бәйлек яки бәйлек сүз булуы ачыклана.

  2. Кайсы килешне таләп итүе , нинди сүзләрне бәйләве күрсәтелә.

Теркәгеч

  1. Теркәгеч яки теркәгеч сүз булуы ачыклана.

  2. Төркемчәләре күрсәтелә.

Модаль сүз төркемнәренә анализ тәртибе

Кисәкчә


  1. Төркемчәсе күрсәтелә

  2. Язылыш кагыйдәсе аңлатыла.

Анализ үрнәге: Һәм “бак-бак” дип әйтер алдыннан хорда булган бөтен җырчылар, үзләре дә сизмәстән, Әлтафига таба борылдылар (М. Мәһдиев).

һәм – теркәгеч, тезүче, җыючы теркәгеч;

бак-бак – аваз ияртеме, кош тавышына охшатып ясалган;

дә - кисәкчә, мәгънәне көчәйтү, кинәтлеген белдерү өчен кулланыла, аерым языла;

таба – бәйлек сүз, юнәлеш килешен таләп итә.
СҮЗТЕЗМӘГӘ АНАЛИЗ ЯСАУ ТӘРТИБЕ


  1. Сүзтезмәнең төзелеше: гади яки катлаулы булуы билгеләнә.

  2. Иярүче һәм ияртүче сүзләрнең нинди сүз төркеме белән белдерелүенә карап, сүзтезмәнең төре ачыклана.

  3. Иярүче сүзне ияртүчегә бәйләүче чара табыла.

  4. Иярүче сүз белән ияртүче арасындагы мәгънә мөнәсәбәте күрсәтелә.

Анализ үрнәге: Бакчага чыккач, аптырап калдым.

Бакчага чыгу – гади, исемле фигыль сүзтезмә, бәйләүче чара - -га юнәлеш килеше кушымчасы, иярүче сүз, ияртүче сүздән аңлашылганча, эш-хәрәкәтнең юнәлү ноктасын белдерә.

ГАДИ ҖӨМЛӘГӘ БИЛГЕЛӘМӘ БИРҮ ТӘРТИБЕ


  1. Оештыручы үзәкнең санына карап, ике яки бер составлы җөмләләр билгеләнә.

  2. Мәгънә тулылыгы өчен кирәк булган кисәкнең булу-булмавына карап, җөмләнең тулы яки ким булуы күрсәтелә.

  3. Әйтү максатына карап җөмлә төре ачыклана.

  4. Чынбарлыктагы күренешләрне раслау яки кире кагуына карап, раслау яки инкяр җөмлә күрсәтелә.

  5. Иярчен кисәкнең булу-булмавына карап, җыйнак яки җәенке җөмләләр билгеләнә.

  6. Аерым җөмлә кисәкләренә таркала алу яки алмавына карап, грамматик таркала һәм таркалмый торган төрләр күрсәтелә.

  7. Җөмләдә тиңдәш яки аерымланган кисәкләр күрсәтелә.

  8. Һәр җөмлә кисәге үзенә тиешле сызык белән сызыла:

—- - ия

- хәбәр

~~~~~~ - аергыч

- - - - - - тәмамлык

- • - • - • - хәл



Анализ үрнәге: Яшьләр ашкынып футбол уйнады.

Бу – ике составлы, тулы, җәенке, раслау хикәя җөмлә. Яшьләр – гади ия, ашкынып – рәвеш хәле, футбол -туры тәмамлык, уйнады – гади фигыль хәбәр.


КУШМА ҖӨМЛӘГӘ СИНТАКСИК АНАЛИЗ ТӘРТИБЕ


  1. Хәбәрлекләрне табарга һәм алар арасындагы мөнәсәбәтне билгеләргә (җөмләләр арасында ияртүле бәйләнеш булса, баш җөмләне табарга).

  2. Иярчен җөмләләрнең (яки тезүле бәйләнештә торган хәбәрлекләрнең) чиген билгеләргә һәм бәйләүче чараны күрсәтергә.

  3. Җөмләнең схемасын ясарга.

  4. Җөмләгә билгеләмә бирергә.

Анализ үрнәге: 1)Безгә шул гына кирәк тә инде: 2)тизрәк алма бакчасына таба йөгердек. (Ф. Яруллин) Бу – иярченле кушма җөмлә.


1.Баш җөмлә


↑шул мөнәсәбәтле сүзе+көттерү паузасы

2.аналитикиярчен ия җөмлә


Татар теленнән имтихан билеты үрнәкләре
1 нче билет.

  1. Татар телендә фразеологик әйтелмәләр. Аларның төп билгеләре.

  2. Сүзнең нигезе.

3. Гамәли бирем:

Сул яктагы зур морҗа артында ниндидер кыштырдау ишетелде һәм бүрегенең бер колакчыны өскә тырпайган икенчесе асылынып төшкән бер баш күренде. (Ф. Садриев)

I. Җөмләгә тыныш билгеләрен куеп, күчереп языгыз, төрен билгеләгез, схемасын ясагыз.

II.Колакчыны, тырпайган, икенчесе сүзләренә морфологик анализ ясагыз.

III Яктагы, асылынып сүзләренә фонетик анализ ясагыз.

IV. Бер баш күренде сүзтезмәсенә лексик анализ ясагыз.



V. Асларына сызылган сүзләрне төзелешләре ягыннан тикшерегез.

Татар әдәбиятыннан программа
Әдәби әсәрләр исемлеге:

Кол Гали. Кыйссаи Йосыф.

Сәйф Сараи. Сөһәйл вә Гөлдерсен.

Котб. Хәсрәү вә Ширин.

М.Болгари. Нәһҗел - фәрадис.

"Идегәй" дастаны.

Мөхәммәдьяр. Төхфәи мәрдан. Нуры содур.

М.Колый. Хикмәтләр.

Г.Утыз-Имәни. Гыйлемнең өстенлеге турында. Хатыны Хәмидәгә мәрсиясе.

Г.Кандалый. Тотынышып кулың кулга... Бу илләрдә торып калсам...' Сәлам яздым сиңа җаным... Сәхибҗәмал. Якутлар табыладыр... Бу хәсрәтләр бетәр микән... Сабырлык бирсәнә Алла...

М.Акмулла. Дамелла Шиһабетдин хәзрәтнең мәрсиясе. Нургали хәзрәткә.

К.Насыйри. Әбүгалисина кыйссасы. Кырык бакча (берничә хикәят - сайлап).

М.Акъегетзадә. Хисаметдин менла.

З.Бигиев. Меңнәр, яки Гүзәл кыз Хәдичә.

Р.Фәхретдин. Әсма, яки Гамәл вә җәза. Ф.Кәрими. Салих бабайның өйләнүе. Җиһангир мәхдүмнең авыл мәктәбендә укуы. З.Һади. Җиһанша хәзрәт (абитуриент сайлавы буенча бер-ике әсәр).

Г.Исхакый. Ике йөз елдан соң инкыйраз. Сөннәтче бабай. Ул әле өйләнмәгән иде. Көз. Өч хатын белән тормыш. Алдым-бирдем. Зөләйха. Остазбикә. Олуг Мөхәммәд.

Г.Тукай. Туган авыл. Шүрәле. Су анасы. Пар ат. Милли моңнар. И каләм. Дустларга бер сүз. Бер татар шагыйренең сүзләре. Туган тел. Сәрләүхәсез. Көзге җилләр. Мужик йокысы. Милләтә. Көз. Ана догасы. Кичке азан. Татар яшьләре. Пыяла баш. Китмибез. Олуг юбилей мөнәсәбәте илә халык өмидләре. Печән базары яхут яңа Кисекбаш. Исемдә калганнар. Халык әдәбияты.

Ф.Әмирхан. Нәҗип. Хәят. Фәтхулла хәзрәт. Яшьләр. Чәчәкләр китерегез миңа. Шәфигулла агай.

Г.Ибраһимов. Яз башы. Көтүчеләр. Карт ялчы. Яшь йөрәкләр. Алмачуар. Кызыл чәчәкләр. Казакъ кызы.

Ш.Камал. Буранда. Уяну. Акчарлаклар.

Дәрдемәнд. Кораб. Рәсем. Шагыйрьгә. Каләмгә хитаб. Видагъ. Тал чыбык. Бүзләрем маналмадым. Без. Яз чәчәге. Тел - илнең колагы. Атам-анам йорты өчен. Татар углы татармын. Урысча күп сүзең. Куанды ил. Җәй үтте.

С.Рәмиев. Таң вакыты. Уку. Авыл. Мин. Син. Ул. Мин үләм. Сызла, күңлем. Дөньяга.

Ш.Бабич. Мандолин. Бер минут. Халкым өчен. Хөррият бүләге. Кем өчен.

М.Гафури. Шатлык шигыре. Вөҗдан теләге. Хөррият иртәсе. Татар җегетенә. Үзем һәм халкым. Сөембикә манарасы. Хакыйкать турында. Кара йөзләр.

Н. Думави. Яз. Золым. Мәхбүс дустыма. Сугыш. Син -кеше. Үтте, үтә.

Г.Камал. Беренче театр. Бүләк өчен. Банкрот.

Г.Коләхмәтов. Яшь гомер.

М.Фәйзи. Галиябану.

Һ.Такташ. Газраиллар. Урман кызы. Таң кызы. Күктән сөрелгәннәр. Такташ үлде. Давылдан соң. Әйдә, энем. Җырланачак җырлар турында. Бүгенге матурлык. Болай... гади җыр гына. Ак чәчәкләр. Үтеп барышлый. Алсу. Мәхәббәт тәүбәсе. Киләчәккә хатлар.

К.Тинчурин. Американ. Сүнгән йолдызлар. Зәңгәр шәл.

Г.Кутуй. Тапшырылмаган хатлар. Сагыну.

М.Җәлил. Хат ташучы. Алтынчәч. Хуш, акыллым. Окоптан хат. Дуска. Кичер, илем! Кошчык. Бүреләр. Төрмәдә төш. Вәхшәт. Җырларым. Кызыл ромашка. Ана бәйрәме. Тау елгасы. Имән. Сандугач һәм чишмә.

Ф.Кәрим. Кыр казы. Үлем уены. Ант. Урман тын иде. Юл. Иптәш. Сөйләр сүзләр бик күп алар... Сибәли дә сибәли. Моң һәм көч. Мин - гуманист. Гөлсем. Кыңгыраулы яшел гармун. Разведчик язмалары.

Н.Исәнбәт. Хуҗа Насретдин. Идегәй.

Г.Бәширов. Туган ягым - яшел бишек. Намус.

Ә.Еники. Бала. Ана һәм кыз. Бер генә сәгатькә. Кем җырлады? Әйтелмәгән васыять. Матурлык. Туган туфрак. Рәшә. Гөләндәм туташ хатирәсе.

X.Туфан. Ак каен. Каеннар сары иде. Илдә ниләр бар икән? Агыла да болыт агыла. Кайсыгызның кулы җылы? Иртәләр җитте исә... Сиңа. Гөлләр инде яфрак яралар. Сөйли торган материя. Киек казлар. Әйткән идең... Туган тел турында җырлар. Чәчәкләр китерегез Тукайга.

С.Хәким. Юксыну. Пар ат. Дуга. Башка берни дә кирәкми. Үрләреңне менгәч. Гел кояшка карый тәрәзәләрең. Әнкәй. Сусау. Һәйкәл урынында уйланулар. Кырыгынчы бүлмә.

Х. Вахит. Беренче мәхәббәт.

Г.Ахунов. Хәзинә.

Н.Фәттах. Итил суы ака торур.

А.Гыйләҗев. Язгы кәрваннар. Җомга көн кич белән... Әтәч менгән читәнгә. Өч аршын җир.

М.Мәһдиев. Без - 41 ел балалары. Торналар төшкән җирдә. Кеше китә - җыры кала.

И.Юзеев. Таныш моңнар. Бакчачы турында баллада. Өзелмәс кыллар. Өчәү чыктык ерак юлга. Очты дөнья читлегеннән. Гашыйклар тавы.

Т.Миңнуллин. Үзебез сайлаган язмыш. Әлдермештән Әлмәндәр. Дуслар җыелган җирдә.

Р.Батулла. Сират күпере. Р.Хәмид. Җиде баҗа (бер-ике әсәр абитуриент сайлавы буенча).

Р.Фәйзуллин. Минем әти. Яздан аерып булмый Тукайны. Якты моң. Җаныңның ваклыгын.. Мин сиңа йомшак таң җиле...Үлем һәм үлемсезлек. Минем телем. Сәйдәш. Гадиләргә гимн.

Р.Харис. Дөньям кызыксындыра. Ат иярләү. Ак сөлге. Ант суы. Кеше. Хәтер көне. Сусап кил. Кыргый кыз.

М.Әгъләмов. Еракка китеп кара. Бары шул. Тукайдан хатлар. Акмулла арбасы. Замандашым монологы. Иман тәрәз шакый. Каеннар булсаң иде...

Ш.Галиев. Шәвәли маҗаралары. Камырша. Утсыз төтен булмый. Үзең нинди. Физзарядка ясый куян. Кыңгыраулы мәктәп еллары. Р.Миңнуллин. Энекәш кирәк миңа. Әни, мин көчек күрдем. Әти төсле. Батырлык эшләр идем. Шундый минем туган ягым. Кайтыйк ла үзебезгә. Кем нәрсә тарта? Әнкәмнең догалары (абитуриент сайлавы буенча бер шагыйрь әсәрләре).
Хәзерге татар поэзиясе вәкилләреннән ике шагыйрь әсәрләре:

1. Ә.Баян. Сәяхәтнамә. Көзге урман. Төнге бәхәс. Сез аңларсыз мине һ.б.

2. С.Сөләймәнова. Туган җирем, эчкән суым! Кеше барыбер кошлар нәселеннән. Тагын узды кыңгыраулы язлар...һ.б.

3. Г.Афзал. Дөнья матур, дөнья киң. Өф-өф итеп. Мыек борам. Язмышлар. Татарстан таңнары һ.б.

4. Ф.Яруллин. Әйбәт тә минем әби. Ак төнбоек. Сез иң гүзәл кеше икәнсез. Көрәшче һ.б.

5. Зөлфәт. Йөрәкләрдә үлмәс дастан. Кара күбәләк. Адашкан болыт. Имансызлар. Туфрак тарта. Язмыш. Ходай сулышы. Тылсым. Дүрт җыр һ.б.
Хәзерге татар прозасы буенча тәкъдим ителгән һәр темадан бер-ике әсәр:

1. Татар халкының үткән тарихы (М.Хәбибуллин. Кубрат хан. Р.Батулла. Сөембикә. Ф.Латыйфи. Хыянәт. Ф.Сафин Саташып аткан таң.)

2. Тарихыбызда тирән эз калдырган олы шәхесләрнең әдәби образлары

( Р.Мөхәммәдиев. Сират күпере. Җ.Рәхимов. Батырша. В.Имамов. Сәет батыр.)

3. Тоталитар системаның кешелексез якларын фаш итү (И.Сәләхов. Тайгак кичү. А.Гыйләҗев. Йәгез, бер дога.)

4. XX гасырның 20-30 елларындагы халык тормышына бәйле кеше һәм җәмгыять каршылыгын яңача бәяләү (Г.Ахунов. Идел кызы. М.Хәсәнов. Язгы аҗаган.)

5. Бөек Ватан сугышы (М.Юныс. Шәмдәлләрдә генә утлар яна. Х.Камалов. Һәркемнең гомере бер генә.)

6. Совет чоры җәмгыятенә бәя (Р.Мөхәммәдиев. Кенәри - читлек кошы. А.Гыйләҗев. Балта кем кулында? Яра. Ф.Садриев. Бәхетсезләр бәхете.)

7. Әхлакый кыйммәтләрне яклау (Х.Сарьян. Бер ананың биш улы. Ф.Садриев. Таң җиле. М.Маликова. Шәфкать. З.Хәким. Гөнаһ.)
Халык авыз иҗаты үрнәкләре. Әкиятләр. Легенда һәм риваятьләр. Дастаннар. Мәзәкләр. Җырлар. Мәкальләр һәм әйтемнәр. Бәетләр.
ТӨП ӘДӘБИ –ТЕОРЕТИК ТӨШЕНЧӘЛӘР

Образ турында төшенчә, образның төрләре. Табигать, ясалма (метафорик, символик, шартлы, мифологик) һәм җыелма (гаилә, коллектив) образлар. Әдәби әсәрдә образ, характер, персонаж, тип, хикәяләүче образы. Лирик герой, лирик мин.

Әдәби әсәрдә тема, проблема һәм идея, аларның төрләре. Сюжет һәм конфликт. Сюжет элементлары. Әсәрнең композициясе. Портрет, пейзаж, төп вазыйфалары, психологизм, аның алымнары. Тел-сурәтләү чаралары: чагыштыру, сынландыру, метафора, эпитет, антитеза, символ, аллитерация, риторик сорау, риторик эндәш һ.б.

Матур әдәбиятның төрләргә һәм жанрларга бүленеше. Эпик төргә хас үзенчәлекләр һәм аның төп жанрлары: хикәя, повесть, роман. Аларга хас үзенчәлекләр.

Лирик төр, башка төрләрдән аермасы. Аның эчтәлеге – хис-кичереш һәм сәбәпләре. Лирик жанрлар, төп хасиятләре. Шәркый жанрлар төрлелеге: газәл, мәдхия, мәрсия, робагый һ.б. Хәзерге шигърияттә жанр формалары. Татар шигыре төзелеше, силлабик һәм гаруз шигырь системалары. Шигъри сөйләм тудыру чаралары: строфа, рифма, ритм, иҗек.

Лиро-эпик жанрлар, аларда лирик һәм эпик сыйфатларның үрелеп бирелүе. Поэма, баллада, мәсәл, нәсер жанрлары, аларга хас сыйфатлар.

Драма төре, төп үзенчәлекләре. Төп жанрларыннан драма, комедия, трагедия.

Юмор һәм сатира төшенчәләре, аларның әдәби төрләрдә чагылышы. Көлке тудыручы алымнар: сарказм, гипербола, ирония, гротеск, аллегория, пародия.

Иҗат төшенчәсе. Әдәбият тарихы һәм әдәби процесс. Сүз сәнгатендә традиция һәм яңачалык. Әдәби әсәрдә эчтәлек һәм форма берлеге. Әдәби юнәлешләрдән реализм һәм романтизм, татар әдәбиятында модернизм күренеше, аларның агымнары. Реалистик типның үсеш-үзгәреш баскычларыннан мәгърифәтчелек, тәнкыйди, социалистик реализм агымнары. Оптимистик һәм пессимистик романтизм. Модернизм агымнары: импрессионизм, экспрессионизм, символизм, экзистенциализм һ.б.

Сәнгатьнең бер төре буларак матур әдәбият, төп үзенчәлек-хасиятләре, максат-бурычлары, башка төрләрдән аермасы. Аның кеше тормышындагы роле, җәмгыятьтәге урыны.


ХАЛЫК АВЫЗ ИҖАТЫ

Халык авыз иҗаты. Төп үзенчәлекләре, жанрлары һәм аларның төрләре: әкиятләр, төрләре; күчерелмә мәгънәдәге сөйләмнең бер төре буларак табышмаклар; җырлар, төрләре (йола җырлары, тарихи җырлар, лирик җырлар, хезмәт җырлары, уен-бию җырлары); мәкаль һәм әйтемнәр; бәетләр; дастаннар.


ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ ТАРИХЫННАН МӘГЪЛҮМАТЛАР

Борынгы һәм Урта гасырлар әдәбияты


Матур әдәбиятны тарихи үсеш-үзгәрештә, эзлекле төстә бербөтен процесс буларак өйрәнү. Әдәбият тарихын чорларга бүлү мәсьәләсе. Татар әдәбиятының чорларга бүленеше.

Гомумтөрки әдәбият. Татар әдәбияты тарихының башлангыч чоры. Иң беренче әдәби ядкярләр буларак Мәхмүд Кашгарыйның “Диване лөгатет-төрк” сүзлеге, Йосыф Баласагунлының “Котадгу белек” поэмасы. Аларның төрки дөньядагы урыны. Әсәрләрдә күтәрелгән әхлакый проблемалар.

Урта гасыр әдәбиятында күтәрелгән төп тема-проблемалар, күчмә сюжет-мотивларның урын алуы. Өч – дөньяви (ренессанс), дини-дидактик, суфыйчылык юнәлешләренең берлеге, аларга хас үзенчәлекләр. Сүз сәнгатенә шәрык әдәбияты йогынтысы, милли традицияләр. Әдәбият үсешендә ислам дине идеологиясенең роле. Сурәтләүдә көнчыгыш тибындагы романтизмның өстенлеге.

Болгар чоры әдәбияты. Болгар тарихына кыскача иҗтимагый һәм сәяси күзәтү. Болгарда ислам динен кабул итү тарихы. Болгар мәдәниятенең үсеше, мәгариф, фән, фольклор торышы. Төп әдәби ядкяр буларак Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” поэмасы. Әсәрнең авторы һәм язылу тарихы хакында билгеле мәгълүматлар, сюжет чыганаклары. Поэмада Ягъкуб-Йосыф, Зөләйха-Йосыф сюжет сызыклары. Поэмада макталган сыйфатлар, аларның төп геройлар аша бирелеше. Әсәрдәге поэтик образлар, тел-сурәтләү чаралары. Поэманың сүз сәнгате үсешендә тоткан урыны.

Алтын Урда чоры әдәбияты. Алтын Урда мәмләкәте тарихына кыскача күзәтү. Алтын Урда әдәбияты: төп авторлар, әдәби ядкярләр, аларда чагылган тема-проблемалар, образлар бирелеше, әдәбияттагы жанр төрлелеге.

Котбның “Хөсрәү вә Ширин” һәм Сәйф Сараиның “Сөһәйл вә Гөлдерсен” поэмаларында дөньяви карашларның чагылышы. Яшәү мәгънәсенә бәйле фикерләр. Илаһи мәхәббәт, тугрылыкның матурлыгы. М.Болгариның “Нәһҗел - фәрадис” әсәрендә гәүдәләнгән фикерләр, композицион төзелеше, дини-дидактик юнәлеш билгеләре.

Казан ханлыгы чоры әдәбияты. Казан ханлыгының барлыкка килү тарихы. Биредә мәгариф, фән, тормыш. ХV-ХVI йөздә иҗат иткән татар әдипләреннән Хәсән Кайгы, Өмми Камал, Колшәриф, Мөхәммәд Әмин мирасы. Төп автор буларак Мөхәммәдъярның тормыш юлы һәм иҗаты. “Төхфәи мәрдан”, “Нуры содур” поэмаларында үзәккә куелган сыйфатлар. Әсәрләрдә образлар бирелеше һәм тел-стиль, композицион үзенчәлекләре.

ХVII йөз әдәбияты. Татар халкы дәүләтчелегенең язмышы. Мәдәни тормыш, әдәбиятның ярлылануы. Әдәбиятта халык тормышындагы фаҗигале вакыйгаларның чагылышы, азатлыкка, бәйсезлеккә чакыру идеяләренең бирелеше. Суфый шагыйрь Мәүла Колый, иҗатында төп жанр буларак хикмәтләр, аларда суфыйчылык һәм дөньяви карашларның үрелеп бирелүе. Хикмәтләрнең сәнгатьчә эшләнеше.

ХVIII йөз әдәбияты. ХVIII йөздә иҗтимагый, сәяси барыш: Пугачев хәрәкәте, урта һәм бай катлауларның ныгуы, аның әдәбият, мәгариф, фән үсешенә йогынтысы. Бу чор әдәбиятына хас сыйфатлар, жанрлар үзгәреше (сәяхәтнамә, хикәят, мәдхия, мәрсия һ.б.), төп әдипләрдән Габдессәлам, Әхмәдбик, Таҗетдин Ялчыгол иҗатлары турында мәгълүмат.

Габдерәхим Утыз Имәнинең тормыш юлы, эшчәнлегенең төрле яклары хакында мәгълүмат. Шагыйрь иҗатында күтәрелгән төп әхлакый проблемалар, фикерләр. “Гыйлемнең өстенлеге турында” шигырендә үгет-нәсихәт, акыл бирүче, киңәш итүче лирик герой. Хатыны Хәмидәгә мәрсиясе.
XIX йөз татар әдәбияты.

XIX йөзнең иҗтимагый-тарихи тормышы, татар дөньясына зур йогынты ясаган вакыйгалар. Мәгърифәтчелек хәрәкәте, аның күренекле вәкилләре. Мәгърифәтчелек әдәбияты. XIX йөзнең I һәм II яртысында әдәбият үсеше. Бу чор сүз сәнгатендә урта гасыр әдәби традицияләре һәм үзгәрешләр тудырган күренешләрнең берлеге, дини һәм дөньяви башлангыч якларның кушылуы. Яңа сыйфатлардан реализм юлына чыгу, үзгә әдәби төрләр, жанрлар, яңа тип геройлар барлыкка килү, искелеккә каршы көрәшүче идеаль кеше образы, үзәккә татар тормышыннан җир кешесенең күтәрелүе. Искелек һәм яңалык көрәшенең бирелеше. Татар прозасының җитлегүе: мәгърифәтчелек идеяләре белән сугарылып, татар тормышына, заман куйган мәсьәләләргә йөз тотуы. Әхлакый проблемаларның куелышы, гасыр ахырына милләт язмышы мәсьәләсенең әдәбияттагы үзәк проблемага әверелүе. Татар драматургиясенең беренче адымнары. Беренче драматурглар Г.Ильяси, Ф.Халиди, Г.Камал, Г.Исхакый һ.б. әсәрләре. Г.Ильясинең “Бичара кыз”, Ф.Халидинең “Рәдде бичара кыз” пьесаларында күтәрелгән мәсьәләләр.



Габделҗәббар Кандалый, тормыш юлы, иҗаты. "Сәхибҗәмал" поэмасы. Мәхәббәтне иң олы хис һәм яшәү мәгънәсе дәрәҗәсенә күтәрү, хатын-кыз гүзәллегенә дан җырлау. Лирик шигырьләре, аларда күтәрелгән мәсьәләләр. Г.Кандалый әсәрләренең тел-стиль үзенчәлекләре, сурәтлелек чаралары.

Мифтахетдин Акмулла иҗатына бәя: фәлсәфи, дини, әхлакый мәсьәләләр хакында төрле уйлануларны эченә алган лирикасында укымышлы, чын күңелдән дингә бирелгән, гадел, тапкыр, акыллы лирик герой бирелеше. Чичәнлеге, мәкаль-әйтемгә, хикмәтле сүзгә таянуы.

Каюм Насыйриның гомер юлы. Аның күптармаклы эшчәнлеге, тел белемен, тарихны, әдәбиятны үстерүгә керткән өлеше. “Әбүгалисина кыйссасы”, “Кырык бакча” кебек әсәрләрендә тема-проблемалар геройлар бирелеше, сюжет-композиция үзенчәлекләре.

Муса Акъегетзадә иҗаты. “Хисаметдин менла” романының жанры, әсәрнең сюжеты, андагы вакыйгалар. Мәгърифәтчелек реализмына хас үзенчәлекләрнең чагылышы. Ике – иҗтимагый һәм шәхси сюжет сызыкларының үстерелеше. Автор идеалын чагылдырган геройлар, аларны берләштергән сыйфатлар.

Заһир Бигиевнең тормыш юлы һәм иҗаты. “Меңнәр, яки Гүзәл кыз Хәдичә” романының татар прозасына алып килгән яңалыгы. Романдагы төп геройлар, идея-проблемалар бирелешендә мәгърифәтчелек чаткылары, аларга бәя, авторның үз геройларына бәясе. Детектив жанр таләп иткән геройлар һәм детальләр.

Ризаэтдин Фәхретдиннең күптармаклы эшчәнлеге. Аның иҗтимагый-фәлсәфи фикер, әдәбият, мәдәният, мәгарифне үстерүгә керткән өлеше. “Әсма, яки Гамәл вә җәза” романында төп геройлар, композицион төзелеше, сюжеты, мәгърифәтчелек идеяләренең бирелеше. Ф.Кәриминең “Җиһангир мәхдүмнең авыл мәктәбендә укуы” хикәясендә мәгърифәтчелек традицияләренең чагылышы. “Салих бабайның өйләнүе” хикәясендә мәхәббәт һәм гаилә мәсьәләләренең куелышы һәм хәл ителеше. Закир Һадиның “Җиһанша хәзрәт” повестенда шәхес һәм тирәлек мәсьәләсенең хәл ителеше. Җиһанша хәзрәт образына бәя, аның аркылы үткәрелгән фикерләр.

XX гасыр татар әдәбияты



XX йөз башы әдәбияты. Әдәбият үсешенә тирән йогынты ясаган иҗтимагый-сәяси вакыйгалар: инкыйлаблар, татарларда милли азатлык хәрәкәте көчәю һ.б. Мәдәният өлкәсендәге үзгәрешләр: күпләп китаплар басылу, вакытлы матбугат туу, профессиональ татар театрының аякка басуы, фәннең төрле тармакларында күтәрелеш, әдәби тәнкыйтьнең формалашуы һ.б. Татар әдәбиятының шәрык һәм рус-Европа әдәби-мәдәни, фәлсәфи казанышларына йөз тотып, яңа үсеш-үзгәрешләр чорына аяк басуы: жанрлар һәм стиль төрлелеге, яңа тип геройлар бирелеше, тема-проблемалар яңарышы, кеше һәм җәмгыять проблемасының куелышы. Иҗат юнәлеше һәм агымнарының төрлелеге: реализм, романтизм юнәлешләре, модернизм күренешенең үрелеп үсүе, көнбатыш тибындагы романтизм формалашу, иҗат агымнарының төрлелеге. XX йөз башында проза, поэзия, драматургия өлкәсендә иҗат иткән төп авторлар.

Гаяз Исхакый. Язучының тормыш юлы һәм иҗаты. Күптармаклы иҗтимагый һәм әдәби эшчәнлеге. “200 елдан соң инкыйраз” повестеның жанр үзенчәлеге, композицион төзелеше, автор үткәргән төп фикерләр. “Сөннәтче бабай” хикәясендә халыкның гореф-гадәтләрен, яшәү рәвешен чагылдыру, күтәрелгән төп проблемалар. “Ул әле өйләнмәгән иде” әсәрендә катнаш никахлар мәсьәләсенең куелышы һәм сәнгатьчә хәл ителеше. Язучының эмиграциядәге тормышы һәм иҗаты. “Көз” повестенда күтәрелгән мәсьәләләр һәм аларның Нәфисә белән Гөлсем образлары каршылыгында хәл ителеше. Әсәрдә алым-детальләр, символик образлар бирелеше.

Фатих Әмирхан. Әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты. Әсәрләрендә хатын-кыз азатлыгы, зыялы яшьләр тормышы кебек темаларның, искелек калдыкларының кеше тормышына йогынтысы, кешенең әхлакый бөтенлеге проблемаларының күтәрелүе. “Хәят” повесте: әсәрдә татар һәм рус тормышы хакындагы фикерләр, эчке һәм тышкы каршылыкларның гәүдәләнеше. Психологизм бирелеше, төрле алымнарының берлеге, хис-кичерешләрне тасвирлауда язучының осталыгы. “Шәфигулла агай” хикәясендә яңа җәмгыятьнең шәхескә тискәре тәэсирен күрсәтү.

Галимҗан Ибраһимов. Тормыш юлы, күпьяклы иҗтимагый, фәнни эшчәнлеге. "Яшь йөрәкләр" романының жанр үзенчәлеге, романтизм иҗат юнәлешенә хас алымнарының чагылышы. Геройларның эчке дөньяларын ачуда эчке монолог, психологик анализ, төш элементларының урыны. Әдипнең “Яз башы” “Көтүчеләр”, “Карт ялчы” әсәрләрендә күтәрелгән мәсьәләләр, төп геройлар бирелеше. Октябрьдән соң басылган әсәрләрендә сыйнфый тигезсезлек, көрәш, кешенең әхлакый бөтенлеге мәсьәләләренең гәүдәләнеше.

Шәриф Камал. Язучы иҗатының төп үзенчәлекләре: кыска күләмле хикәя-новелла жанрына мөрәҗәгать итүе, сезонлы эшчеләр - балыкчылар, шахтерлар, нефтьчеләр образларын әдәбиятка алып керүе, бәхет мәсьәләсенең төп проблема буларак күтәрелүе. “Буранда”, “Уяну” әсәрләрендә импрессионистик алымнар бирелеше. “Акчарлаклар” повестенда төп геройлар, аларның эчке кичерешләрен ачуда психологизм, импрессионистик чараларның роле, әсәрдә табигатьнең кеше күңеленә аваздашлыгы, тәңгәллеге.

Габдулла Тукай. Шагыйрьнең тормыш баскычлары. Иҗатында Җаек һәм Казан дәверләре. Башлангыч чор лирикасында мәгърифәтчелек йогынтысы: аң-белем һәм әхлак мәсьәләләренең үзәккә куелуы, үгет-нәсыйхәт, аң-белемгә өндәүнең зур урын тотуы. “Шүрәле” һәм “Су анасы” поэмаларында мифик сюжет һәм образлар бирелеше. Шагыйрьнең Казан чоры иҗатында милли үзенчәлекнең шагыйрь иҗатында төп сыйфатка әверелүе. 1910-12 еллар аралыгында романтик принципларның өстенлеге. Татар халкын бәхетле, бердәм итеп күрергә омтылучы, авыр хәлен күреп сызланучы лирик герой. Сатирик әсәр буларак "Печән базары, яхуд яңа Кисекбаш" поэмасы.

Дәрдемәнд. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. Шагыйрьнең гомер агышы, мәңгелек, яшәү-үлем, тәкъдир турында фәлсәфи уйланулары, гомернең чикләнгәнлегеннән, үлем алдында көчсезлегеннән сызланучы лирик герой. Ил, халык, милләт язмышы, турында уйланулар. Символистик әсәрләреннән “Кораб”, “Җәй үтте”, “Яз чәчәге”, “Тал чыбык” шигырьләре.

Сәгыйт Рәмиев. Сүз сәнгатенең барлык төрләрендә иҗаты. Беренче тәҗрибәләрендә аң-белемгә, мәгърифәткә өндәү, үгет-нәсыйхәт чагылышы. “Мин”, “Мин үләм” әсәрләрендә ярсулы, шашкын, хөр фикерле, рухи бәйсезлеккә омтылган гыйсъянчы лирик герой.

Мәҗит Гафури лирикасында социаль ирек мәсьәләсенең үзәктә торуы, мәгърифәтчелек һәм тәнкыйди реализм үремтәсендә бирелеше. Аерым әсәрләрендә сыйнфый мәсьәләләрнең чагылышы. “Кара йөзләр” повестеның сюжеты, геройлары, күтәрелгән проблемалар, аларның хәл ителеше.

Нәҗип Думави иҗатына хас үзенчәлекләр, романтик принципларның чагылышы. “Яз” шигырендә пейзаж һәм гражданлык мотивларының бер үремтәдә бирелүе. “Золым”, “Үтте, үтә”, “Мәхбүс дустыма” шигырьләрендә гаделсезлек, явызлык, милли кысу сәбәпле туган борчылу хисенең сурәтләнеше. Сугышның фаҗигасе, шуңа бәйләп кеше тормышының кыйммәте, кешенең бөеклеге хакындагы уйланулар белән сугарылган шигырьләре.

Шәехзадә Бабич. Шагыйрьнең тормышы, күпкырлы эшчәнлеге. Пейзаж һәм күңел лирикасының әдип иҗатында зур урын тотуы. Ш.Бабичның гражданлык лирикасында халык язмышы, милләт киләчәге өчен борчылуларның үзәккә куелуы.

Галиәсгар Камал. Драматургның иҗат юлы. Татар театрын оештыруга керткән өлеше. Комедияләрендә җәмгыятьтәге тискәре күренешләрдән, кеше характерындагы кимчелекле яклардан көлү, шуңа бәйле проблемалар куелышы.

Гафур Коләхмәтов драмаларының яңалыгы буларак пьесаларының эчтәлегенә марксистик идеологиянең үтеп керүе, кеше бәхетен сыйнфый көрәш, шартлы образ һәм алымнарга байлыгы. “Яшь гомер” драмасының төзелеше, сюжеты, тема-проблемасы, образлар системасы. Ике - мәхәббәт һәм сыйнфый көрәшне яктыртучы сюжет сызыгының берлеге.

Мирхәйдәр Фәйзи. Драматургиясенә күзәтү. “Галиябану” пьесасының сюжеты, эчке һәм тышкы каршылыкларның бирелеше. Галиябану һәм Хәлил образлары. Драмада реалистик һәм романтик алымнарның берлеге.

Егерменче елларда иҗтимагый-сәяси вазгыять. Әдәбиятның каршылыклы үсеше. Төп тема-проблемалар: инкыйлаб һәм гражданнар сугышы, сыйнфый көрәш, эшчеләр тормышы, дингә каршы көрәш, чит илләрне дошман итеп күрсәтү, юлбашчыларны мактау. Чынбарлыкны бозып күрсәтүгә юл куелу. Утызынчы елларда төп иҗат агымы буларак социалистик реализм. Шәхес культының сүз сәнгатенә, мәдәнияткә йогынтысы: яңа тормыш төзү, яна кеше формалашу проблемасының үзәккә куелуы һ.б.

Һади Такташ. Иҗатында ике чор: 1916-1922 һәм 1923-1931 еллар. Беренче чорга караган “Газраиллар”, “Күктән сөрелгәннәр”, “Урман кызы”, кебек әсәрләрендә романтик принципларның чагылышы. Иҗатының икенче чорына караган әсәрләрендә лирик герой фикерләренең үзгәреше, аның шәхси хакыйкате белән чор идеологиясенең каршылыкка керүе.

Кәрим Тинчурин. “Американ” комедиясенең сюжет-композициясе, конфликт бирелеше, аның комедиячел асылы. Образлар бирелешендә автор кулланган сатирик алымнар. “Сүнгән йолдызлар” әсәренең идея-проблематикасы, романтик принципларның чагылышы. Образлар системасы. Автор кулланган сурәтләү чаралары.

Гадел Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” повестеның жанры, композицион үзенчәлеге, эчке һәм тышкы каршылыклар. Галия, Искәндәр һәм Вәли образлары. Әсәрдә чор идеологиясенең тәэсире чагылу. “Сагыну” нәсеренең жанр үзенчәлеге. Туган илдән еракта булу һәм җиңү шатлыгы сәбәпле туган хис-кичереш үзгәреше.

Бөек Ватан сугышы елларында әдәбият-сәнгать алдындагы яңа бурычлар, төп авторлар. Сүз сәнгатендә тема-проблемалар, фәлсәфә яңарышы. Төп герой буларак сугышчы-солдат образы, аның сугыш вакыйгаларында сурәтләнеше.

Муса Җәлилнең тормыш һәм иҗат юлы. Иҗатының чорларга бүленеше. М.Җәлилнең фронт лирикасында Ватанны саклау темасының бирелеше, туганнарыннан еракта булу сәбәпле туган сагыш хисе, фәлсәфи карашларның идеология фикере белән аваздашлыгы. “Моабит дәфтәрләре” циклы. Аларның тематик һәм жанр төрлелеге. Шигырьләрдә хис-кичереш бирелеше, идеология һәм шәхес хакыйкатьләренең аерылуы.

Фатих Кәримнең тоткынлык чоры әсәрләрендә гаепсез рәнҗетелүгә бәйле туган сагыш хисенең өстенлек итүе. Иреккә омтылу теләгенең символик образлар аша гәүдәләнеше. Шагыйрьнең сугыш чоры иҗатында батырлык культы, гуманистик идеаллар, лирик геройның җиңүгә ышанычы. Поэма һәм балладалары.

Сугыштан соңгы чор әдәбияты. Илленче елларда иҗтимагый-сәяси вакыйгалар, алар тәэсирендә сүз сәнгатенең каршылыклы үсеше. Әдәбиятта сугыш һәм тылдагы фидакарь хезмәт темаларының бирелеше. “Шәхес культы” фаш ителү. Алтмышынчы еллардан әдәбиятта сыйфат үзгәрешләре башлану: жанрлар төрлелеге, яңалыклар һәм традицияләр, милли проблеманың күтәрелә башлавы, чор мәсьәләләренә актив мөрәҗәгать итү, тыелган әдипләрнең мирасы әдәби мәйданга кайту. Әкренләп авыл темасының өстенлек алуы, шуңа бәйле әсәрләрдә әхлак, гореф-гадәтләрне саклау мәсьәләләренең калкулануы. Хәзерге татар әдәбиятында тема һәм жанр, иҗат агымнары төрлелеге. Әсәрләрдә яшәү һәм үлем, кеше гомеренең кыйммәте, яшәү мәгънәсе турында уйланулар белән өретелгән фәлсәфи башлангычның көчәюе. Әдәби мәйданга яшь авторлар килү.

Гомәр Бәшировның “Намус” романында шул чор татар авылы тормышының Нәфисә язмышы аша бирелүе. Сюжет-композиция үзенчәлекләре, намус төшенчәсенә бәйле күтәрелгән проблемалар. “Туган ягым - яшел бишек” автобиографик повестенда халыкның матур гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре, әхлак кагыйдәләре, гомумән, яшәү рәвеше чагылу. Хикәяләүче образы. Югалган колын метафорасы аша үткәрелгән мәгънә.

Әмирхан Еникинең сугыш чоры хикәяләрендә сугыш фаҗигасенең кеше кичерешләре аша бирелеше. “Әйтелмәгән васыять” әсәрендә Ана һәм балалар каршылыгы аша күтәрелгән проблемалар. Акъәби образы, аның васыяте. Әсәрнең идеясен ачуда кылган һәм учак символлары. “Матурлык” хикәясендә Бәдретдин һәм әнисенең үзара эчкерсез, самими мөнәсәбәте. Әсәрдә психологизм, пейзаж бирелеше, вазыйфасы. Матурлыкка бәя бирүче лирик герой.

Гариф Ахуновның "Хәзинә" романында сюжет-композиция үзенчәлекләре, төп конфликты, проблемалары. Арслан һәм Кәрим, Шәвәли карт һәм Лотфулла оста, Мөнәвәрә һәм Фәйрүзә образлары.

Нурихан Фәттахның “Итил суы ака торур” романында Болгар дәүләте оешу, ислам динен кабул итүгә һәм Тотыш язмышына бәйле сюжет сызыклары. Тотыш, Алмыш хан образлары.

Аяз Гыйләҗевнең “Җомга көн кич белән” повестенда сюжет-композиция бирелеше. Әсәрдә әхлакый конфликт аша күтәрелгән проблемалар. Бибинур әби образы. “Әтәч менгән читәнгә” повестеның сюжеты. Сәлахетдин белән Мирфатыйх гаиләләренең каршылыгы аша чор проблемаларының чагылышы.

Мөхәммәт Мәһдиевнең “Кеше китә - җыры кала” повестенда сугыш һәм сугыштан соңгы елларда татар авылы тормышы. Әсәрнең сюжет-композицион үзенчәлеге, тел-стиль хасиятләре. “Торналар төшкән җирдә” әсәрендә сентименталь башлангыч.

Хәсән Туфанның фаҗигале тормыш юлы. Тоткынлык чоры иҗатында тормыш һәм язмыш, мәхәббәт һәм сагыш белән сугарылган, гаделсезлек сәбәпле туган әрнү катыш борчылу хисе үзәккә куелган әсәрләре. Шигырь төзелешенә керткән яңалыгы. 60-80 нче еллар иҗатында яшәеш, кеше гомеренең кыйммәте, милләт һәм тел язмышы турында фәлсәфи уйланулары.

Сибгат Хәким иҗатында сугыш, Тукай, мәхәббәт һәм туган як темалары. Шагыйрьнең Тукай һәм мәхәббәт темасына еш мөрәҗәгать итүе; сугыш темасының төрле яссылыкларда сурәтләнеше; туган як темасының бөтен иҗатын иңләп үтүе.

Илдар Юзеев шигъриятендә хис һәм фикер гармониясе, әсәрләрендә романтик принципларның чагылышы. Лирикасында кеше рухының бөеклеге, мәхәббәтнең зурлыгы, яшәү мәгънәсе хакында фәлсәфи уйланулар. “Өчәү чыктык ерак юлга” поэмасында эпик һәм лирик башлангыч, соңгысының өстенлеге. Фазылҗан, Нур һәм “мин” язмышлары аша үткәрелгән фикерләр. Поэмада символик образлар, шартлылык алымнары.

Хәй Вахитның “Беренче мәхәббәт” драмасында әхлакый каршылык аша мәхәббәт, дуслык, намус, хыянәт, хезмәткә мөнәсәбәт кебек проблемаларның куелуы. Рәхилә, Тәлгать, Сәлим Гәрәевичнең эчке конфликты.

Туфан Миңнуллин иҗатының тема һәм жанр формалары ягыннан төрлелеге. Драматургиягә символика, шартлылыкка бәйле яңалыклар алып килүе. “Дуслар җыелган җирдә” драмасында метафора буларак әкият, аның аркылы чорга һәм системага бәя. Нурислам һәм дуслары каршылыгы аша күтәрелгән проблемалар. “Әлдермештән Әлмәндәр" моңсу комедиясендә Әлмәндәр белән Әҗәл арасындагы тышкы, Әҗәл күңелендәге эчке каршылыклар ярдәмендә үткәрелгән фәлсәфи уйланулар. Әлмәндәр карт һәм Әҗәл образлары, аның сурәтләнешендә аллегория һәм шартлылык.

Гамил Афзалның лирик шигырьләрендә туган ил, туган җир, табигать матурлыгы, лирик геройның үз-үзе белән каршылыгы аркылы чорга бәя. Әдипнең юмор-сатира үсешенә керткән өлеше: юмористик әсәрләрендә аерым кешеләр характерындагы кимчелекле яклардан яратып көлү, сатирасында көлү объекты булып җәмгыятьтәге кимчелекле якларның күтәрелүе.

Равил Фәйзуллинның поэзиягә алып килгән яңалыгы, эчтәлек һәм форма өлкәсендә эзләнүләре. Лирик геройның борчылу, уйлану, юану сәбәпләрен җәмгыятьтәге шартлар белән бәйләп ачуы, шигъриятендә фәлсәфи уйлануларның байлыгы.

Ренат Харис иҗатының төп сыйфатлары: кеше һәм тормыш, кеше һәм яшәеш, кеше һәм табигать хакында уйлануларның кыю метафоралар ярдәмендә ачылуы; туган җире өчен борчылу; тарихи шәхесләрнең әдәби образларын тудыру, жанрлар төрлелеге.

Мөдәррис Әгъләмов шигъриятенең образлар, хис-кичереш бирелеше, сүз-сурәт үзенчәлеге кебек якларында классик поэзия традицияләренең дәвам иттерелеше. Шагыйрьнең үткән тарих, бөек шәхесләр, бүгенге яшәеш, тормыш турында уйланулары.

Танылган балалар әдипләреннән Шәүкәт Галиев һәм Роберт Миңнуллин шигъриятендә балалар дөньясының, психологиясенең реалистик, романтик яссылыкларда бирелеше.

Хәбәрдарлык чорында Совет хакимияте сәясәтенә тәнкыйди карашның көчәюе, тоталитар режимга, шул дәвер сәяси эшлеклеләренә һәм тарихи шәхесләренә мөнәсәбәт белдергән әсәрләрнең күпләп языла башлавы. Шуның бер чагылышы буларак шәхес культы темасының активлашуы; чәчмә әсәрләрдә милли үзаң үсеше белән бәйләнештә тарихи теманың гәүдәләнеше; прозада 1941-1945 нче елгы Бөек Ватан сугышының чагылышы, аңа дөрес караш, мөнәсәбәтнең бирелеше.

Совет идеологиясенең әхлакый нигезләрен, торгынлык елларында “чәчәк аткан” бюрократлыкны тәнкыйтьләгән, төп герой язмышы аша аның кешене рухи юкка чыгаруын фаш иткән әсәрләрнең иҗат ителүе; әхлакый идеалны югары күтәргән әсәрләрнең дөнья күрүе.

Сүз сәнгатенең драма төрендә традицияләрнең дәвам итүе, заман үзгәреше белән бәйле төстә яңа тема-проблемаларның урын алуы, драма, трагедия, комедия жанрларының төрле формаларына мөрәҗәгать итү. Сәхнә әсәрләренә фарс, пародия элементларының күпләп кертелүе. Реализм һәм романтизмның синтезына омтылыш. Шартлылыкка корылган әсәрләрнең язылуы, аларның вазыйфасы, тематик-проблематик төрлелеге, тарихи шәхесләр образларына игътибарның көчәюе, драматургиягә яшь көчләр килү.

Әдәбиятның үсеш-үзгәрештә булуы, яңа агымнарга мөнәсәбәтле әсәрләр белән баюы һәм халыкның рухи тормышындагы әһәмияте.


ТАТАР ӘДӘБИЯТЫННАН БИЛЕТ ҮРНӘКЛӘРЕ


Татар әдәбиятыннан телдән имтиханга тәкъдим ителгән сораулар укучыларның нәзари (теоретик) белемнәрен; әдәби барышны, аерым бер әдипнең иҗат үзенчәлекләрен бәяләү, әдәби әсәр белән эшләү мөмкинлекләрен; әсәргә яки чорга шәхси фикерен, мөнәсәбәтен белдерә алу сәләтен ачыклау максатларын күздә тотып эшләнә һәм шуңа мөнәсәбәттә үзләре берничә төргә бүленә:

  1. әдәбият теориясенә бәйле;

  2. халык авыз иҗатына мөнәсәбәтле;

  3. аерым бер әдәби чорны иңләгән;

  4. билгеле әдип иҗатына караган;

  5. язучы, шагыйрь яки драматургның конкрет бер әсәренә бәя бирүне күздә тоткан сораулар. Мәсәлән:

Билет №1

1. ХIХ гасырда иҗтимагый-тарихи факторларның әдәбият үсешенә тәэсире. Мәгърифәтчелек хәрәкәте формалашу. Аның күренекле вәкилләре.

2. Һ.Такташ иҗатының икенче чор (1923-1931) үзенчәлекләре. Анда кешенең табигать һәм җәмгыять белән мөнәсәбәте чагылышы (“Такташ үлде”, “Әйдә, энем”, “Үтеп барышлый”, “Мәхәббәт тәүбәсе”, “Киләчәккә хатлар” һ.б.)

СОЧИНЕНИЕ ТЕМАЛАРЫННАН ҮРНӘКЛӘР

Сочинениедә татар әдәбиятыннан 4 тема тәкъдим ителә, аларның икесе ХХ йөз башын да кертеп, 1920 нче елларга кадәрге поэзия һәм драматургия яки прозага, икесе 1920 нче еллардан бүгенгә кадәрге поэзия һәм драматургия яки прозага карый. Мәсәлән:



  1. Урта гасыр татар әдәбиятында матурлык.

2. Ф.Әмирханның “Хәят” повестенда бәхет мотивы.

3. Г.Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” повестеның сюжет-композиция үзенчәлекләре.


4. Р.Фәйзуллин иҗатында мәхәббәт темасының бирелеше.




ӨСТӘМӘ ӘДӘБИЯТ ИСЕМЛЕГЕ

Биредә татар теле һәм әдәбиятыннан гамәлдәге дәреслек-хрестоматияләрдән тыш, имтиханга әзерләнү барышында кирәкле хезмәтләр генә күрсәтелә.

А: Татар теле:

  1. Программа һәм методик киңәшләр. Татар теле. Татар әдәбияты / Д.Ф Заһидуллина, Т.Ш Гыйләҗев, Ә.М Закирҗанов, Ә.Ш.Юсупова, Ф.Ш Нуриева - Казан: КДУ нәшр., 2004.

  2. Саттаров Г.Ф. Мәктәптә туган як ономастикасы / Г.Ф.Саттаров. – Казан, Татар. кит. нәшр., 1984.

  3. Саттаров Г.Ф. Исемең матур, кемнәр куйган? / Г.Ф.Саттаров. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1989.

  4. Сафиуллина Ф.С., Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле / Ф.С.Сафиуллина, М.З.Зәкиев. – Казан: Мәгариф, 1994, 2002.

  5. Сафиуллина Ф.С. Хәзерге татар әдәби теле / Ф.С.Сафиуллина. – Казан: КДУ нәшр., 1993.

  6. Татар телендә тыныш билгеләре. – Казан:Мәгариф, 1984, 1995, 2004. (Төзүчеләр: Сафиуллина Ф.С., Ибраһимов С.М.)

Сүзлекләр:



  1. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге:3 томда. – Казан: Татар. кит. нәшр. - Т.1, 1977; Т.2, 1979; Т.3, 1981.

2. Татар теленең орфографик сүзлеге. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1983. (Төзүчеләр: Нуриева А.Х., Фасеев Ф.С., Мәхмүтов М.И.)



Б: Татар әдәбияты:

1. Әдәбият белеме сүзлеге / А.Әхмәдуллин. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1990.

2. Есин А. Принципы и приемы анализа литературного произведения / А.Есин. – М.: Флинта, Наука, 2002.

3. Заһидуллина Д. Татар әдәбияты: Теория. Тарих. / Заһидуллина Д., Закирҗанов Ә., Гыйлаҗев Т. – Казан: Мәгариф, 2004.

4. Программа һәм методик киңәшләр: татар теле, татар әдәбияты / Д.Заһидуллина, Т.Гыйләҗев, Ә.Закирҗанов, Ә.Юсупова, Ф.Нуриева. – Казан: КДУ нәшр., 2004.

5. Татар әдәбияты тарихы, 1-6 томнар. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1984-2001.






Достарыңызбен бөлісу:




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет