Рәҗәб ӘХМӘтов «Татарстан яшьләре», 18. 02. 2010



жүктеу 57.02 Kb.
Дата04.07.2016
өлшемі57.02 Kb.

Рәҗәб ӘХМӘТОВ

«Татарстан яшьләре», 18.02.2010

СЫЕРЛЫ КӨН - СЫЙЛЫ КӨН


Гомерендә ир-ат рәхәте күрмәгән әнием, уфтанып: «Ичмасам, улым, син, адәм рәтле булып, йорт-җир корып, мал-туар үрчетеп яши алырсың микән?» – дип, бик еш кабатлый иде.

Малай вакытымда ук, әни, миңа ышанып, казлар үрчетте. Сарык, кәҗәләр санын арттырды. Шуларны кыш асрап чыгу өчен җәй буе урман-кырлардан «уфалла арбасы» белән печән ташый идем. Үзебездән арткан итен, йонын, йомыркасын сатып, акчага әйләндерергә тырыша идек.

Сигезенче сыйныфны тәмамлап, колхозда эшли башлагач, яңа йорт салу хәстәренә керештем. Кичке мәктәпкә йөреп урта белем алганда, мең мәшәкатьләр белән булса да, яңа өйле булдык. Күптән эре мал күрмәгән ихатабызга сыер кертер вакыт җитте, ниһаять.

Колхоз хезмәтеннән бушаганда, тәҗрибәле балта осталарына ияреп, акча эшләргә дә барып кайткалый идем. Бөртекләп акча җыйдым. Көзге матур көннәрнең берсендә Тукмаклы дигән күрше чуваш авылына барып, биш айлык бик матур, чем кара йонлы, маңгаенда ак тамгасы булган, тупырдап торган бер бозау алып кайттым. Бу бозаудан зуррак, кызыл төстәге, инде танага әйләнеп барган тагын бер малкайны икенче көнне килеп алырга дип килештек.

Җитмәгән акчаны бурычка җыеп, анысын да икенче көнне барып алдым. Тана-бозауларым йортка ямь биреп үсә башладылар. Әни дә сөенеп туймый. «Киләчәктә берсе – сыер, икенчесе иткә булыр», – дип сыйлапмы-сыйлыйбыз үзләрен. Әле яңа лапас өлгермәгән. Бозауларымны сарык, тавыклар белән бергә кыш чыгарга иске лапаска яптык. Салкыннар башлангач кызыл тананың башында ниндидер таплар күренә башлады. Тора-бара таплар зураеп, тананың башындагы йоннары коелырга тотынды. Тимрәү-мазар түгелме икән дип, мал табибы Миңгали абзый янына киттем. Килеп карады да, порошок сыман дарулар биреп калдырды. Шуны сөрткәч файдасы тиеп, йоны коелудан туктады. Инде тынычландым гына дигәндә, икенче бозауның кинәт кенә бөтен сырты, башы таплар белән капланып, йоны коела, тиресе кутырлап чиләнә башлады. Миңгали абзыйның бер генә төрле даруы да бу чирне туктата алмады. Мескен хайванның бөтен йоны коелып бетте. Кышкы салкында дер-дер калтырап тора, ашаудан калды. Кызганып, өстенә иске фуфайкалар кидереп, теккәләп куйдык. Ләкин бозавыбызның хәле көннән-көн авырлашты. Берничә атна дигәндә, үлде хайван. Ат чанасына үле гәүдәсен салып үләксә базына илткәндә, сырган чалбарлы тезем бозауга тиеп барган иде. Ходайның хикмәте, күпмедер вакыттан соң тез башымда нәкъ бозаудагы кебек тап барлыкка килеп, үземдә тимрәү башланды. Күрше авылның участок табибы – тәҗрибәле Мингата абый гына бу чирдән арынырга ярдәм итте.

Аллага шөкер, кызыл танам исән-имин кышлап, язын беренче бозавын китереп, мул сөтле сыер булып җитеште. Бозавы бик зур гәүдәле булып туган иде. Әнисенә дә, үзенә дә зыян салды булса кирәк, бер атнадан бозау үлеп китте. Беренче сыерыбыз терелеп, безне сөт-майга тиендерде. Атаклы 1972 нче ел иде бу. Иртә яздан җәйнең җәй буена яңгырлар булмады. Чәчкән иген җирдән бераз баш калкытуга, үсүдән туктап калды. Җирләр ярылып катты, кипте. Юллар эссе тузанга күмелде. Маллар иртә-кичләрен шул тузан болытын күтәреп, болынга агыла. Яшел болыннар да күзгә күренеп саргаеп кипте, малларга өзеп алырга яшел үлән табарлык түгел. Басудагы ни кузаклы, ни бөртекле игеннәрдән уңыш җыйнармын димә. Бакчадагы бәрәңгеләр дымга тилмерә. Кайберәүләр төннәрен саеккан Сөлчә елгасыннан чиләкләр белән ташып, бәрәңге араларына су сибеп тә карадылар. Иртәләрен кояш кызуында җир катып ярыла гына. Шул елны безнең ил Америка, Канададан меңләгән тонна икмәк сатып алып, халыкны һәм колхоз-совхоз малларын ач үлемнән саклап калды.

Шул елны мин, авылдашларга ияреп, күрше Самара өлкәсенә – икмәккә, терлек азыгына бай булган колхозга барып эшләдем. Ике ай эшләгәнгә, ике кешегә берәр зур машина икмәк, шактый күләмдә акча алып кайттык. Алдан ук печән яки салам өчен дә килешү төземәгәнебезгә бик үкендек.

Коры җәйнең кышы да рәхимсез салкыннар белән килде. Колхозда бер көн калмый эшләгәннәргә ничә килограмм ашлык бирделәр икән, хәтерләмим. Ә менә арпа кылчыгыннан бераз гына озын булган саламнардан җыйналган эскертләрне алтын склады саклагандай сакладылар ул елны. Даими эшләүчеләргә өчәр центнер салам бирергә карар кылдылар. Эскерт янына үлчәүләр китереп, килограммлап санап бүлделәр саламны. Безнең ише шабашник исемлегендә йөрүчеләргә, билгеле, ни икмәк, ни салам тәтемәде. Печән, салам бетә башлагач, кыш уртасында колхоз рәисеннән, Аллага ялваргандай, бер-ике генә центнер салам бирүен сорап карадым. «Юк, шабашникларга юк!» – дип, сүгеп кенә чыгарды. Аптырагач, башка саламга тилмерүчеләр шикелле, колхозның сарык фермасындагы терлекләр астына салынган саламны селкеп-селкеп җыйнап алып кайттым. Шуны кайнар су белән юып, парлап, фураж оны белән бутап, сыерга бирәбез. Теләр-теләмәс кенә ашый хайван. Шул рәвешле этеп-төртеп дигәндәй февраль аен озатып маташканда, сыерыбыз ашаудан, эчүдән калды. Тик мөлдерәп, тилмереп күзгә карап тора. Ашый алмавының сере ачыкланды: тамагында шеш барлыкка килгән икән. Шеше көннән-көн арта, сыер ябыкканнан-ябыга бара. Мал табибы капшап-капшап карады да, үңәченә ниндидер очлы әйбер кадалганга ошый», – диде. Суяр идең, арык малның сатарлык та, ашарлык та ите юк. Карап торып мескенкәемнең үлгәнен көттек. «Страховка акчасына ичмасам берәр тана алырсың», – дип киңәш бирделәр. Атнадан артык ач ятып, тилмереп үлде бичара. Хайванның күзеннән мөлдерәп яшь тама иде. Әни, мескен, жәлләп елый.

Бик бәхетле кеше генә хатыннан һәм малдан уңа диләр бит. Ә ул бәхет мине бик көттереп, авыр сынаулар, зур югалтулар аркылы гына килде шул. Шуннан соң да өч сыер үлде әле безнең. Алты баш сыерны үләксә базына илтеп ташлагач кына, җиденчесе нәсел үрчетүче, сыйнигъмәт бирүче хәерле мал булып килде.

Үзебез генә түгел, хәтта авыл халкы, туган-тумача, күрше-күлән аптырады бу хәлгә. «Әллә бер-бер сихер ташлаганнармы, йорт иясе ашатмыймы, йорт урыны тыныч булмаганга үләләрме икән?» – дип, төрле сораулар, киңәшләр белән болай да йөдәгән башны катырып бетерделәр. Йортка бәрәкәт иңдерүче сыерымны буаз тана килеш унбиш чакрым ераклыктагы Черемухово дигән урыс авылыннан ничек алып кайтуымны, язмам озынга китсә дә, языйм инде.

Тирә якта данлыклы оста мичче булып танылган Сәхаб бабай, үзе безнең өйгә килеп, яхшы хәбәр сөйләде. Күрше Черемухово авылындагы берәү иртә буаз тана сата икән. Ул заман акчасы белән алты йөз сум сорый. «Нәселе бик шәп, иртәгә үк барып фәлән урамнан эзләп тап син аны. Киңәшем шул: нәсел үрчетергә дип аласы мал өчен тартышма, сораганын һич кызганмый бир», – диде Сәхаб бабай. Мин мал алырга, сатарга өйрәнеп беттем бит инде. Киттем, иртән-иртүк торып берүзем күрше урыс авылына. Хуҗа фермадан кайтышка барып та җиттем. Йорт тулы мал-туар, кош-корт. Барысы да тук, симезләр. Ферма азыгы олаулап кайтканы күренеп тора. Сатыласы тананы әллә кайдан танып алдым. Чиертсәң мае чыгарга тора – көр, матур, киң сөякле. Мул сөтле буласы әллә кайдан күренеп тора. Сәхаб бабай әйткәнчә, хуҗа белән бәясен тиз килештек. Акчаны санап бирдем. Ул озын дилбегә белән тананың мөгез төпләреннән бәйләп алды:

– Син ат белән берәр ярдәмче алып килдеңме соң алып кайтырга? – дип сорады урыс.

– Юк, – мин әйтәм, – үзем дә алып кайтырмын әле, – дим.

– Ничек инде, беркайчан да башына бау бәйләп өйрәнмәгән, кыргый урман пошие кебек көр малны берүзең унбиш чакрым араны алып кайтасыңа ышанасыңмы? – ди хуҗа.

Тәвәккәлләп, тананың танавыннан сулышы кысылмаслык итеп борынчыклап бәйләдем дә, дилбегәне кулыма урап, урамга чыктык. Туганнан бирле абзарда ашап кына яткан көр хайван иреккә чыккач, дулап торып китте абзыкаем, чыдап кына тор. Ноябрь салкынында туңган түмгәкле юлга аягымны терәп, көчкә тана артыннан өлгерәм. Тирә-ягымда боҗра ясап әйләнә, болгана. Мине сөйрәп әллә кайларга китмәкче. Минем хәлемә керептер, авыл чыкканчы хуҗаның йөкле хатыны озын чыбык белән куып озатты. Авылны чыгып болынга җиткәч, кулыма чыбыгын көчкә биреп өлгерде. Китте чабып танам болын ягына. Ул чаба, мин йөгерәм. Тыны кысылса туктар әле дип, тана артыннан элдерәм генә. Менә бер мәлне хәлем китеп, туң болын үләненә аягым таеп егылдым мин. Китте сөйрәп танам мине болын буенча. Кабыгы салдырылган юкә бүрәнәсен сөйримени. Үзем куркам, дилбегәне дә җибәрәсе килми. Тыны капты күрәсең, бер мәлгә тынычланып туктап калды. Торып бастым, ягымлы сөйләнеп янына килдем. Гыж-гыж сулый бу. «Я, хайван, үзеңне дә, мине дә алҗытма, матур гына кайтыйк, мине хуҗаң итеп таны», – дим. Башын, муенын сыйпаштырып, борынчыгын бераз җибәреп, иркен сулыш алу мөмкинлеген бирдем. Ходайның рәхмәте, бүтән дуламады хайваным. Шул рәвешле Чәтерәнгә кайтып җиттек.

Йортыбызга җиденче эре мал булып килгән бу сыерыбыз унике бозау китереп, безне сөтле, майлы, итле итте. Һәр елның ноябрь, декабрь айларында үгез бозау китерә иде. Икенче бозавына чаклы сөтне ташлаттырмый иде. Бозаулары да тиз үсеп, икенче көзнең кышлыгына мул итлек булып җитештеләр. Шул сыерыбыздан соңгы малларыбыз да, йортка каза китермичә, олы бәхет, бәрәкәт алып килеп, сыйнигъмәтле иттеләр.



Безнең татар халкы гомер-гомергә «Сыерлы көн – сыйлы көн», дип яшәгән. Малның кадерен белеп, йорт тутырып асрарга тырышкан. Әле дә тәнендә саулыгы булган авыл кешесенә мал асрарга мөмкинчелекләр бар. Тыныч тормышта мул итеп асрагыз, туганнар, малларыгызны. Бәрәкәте, рәхәте үзегезгә дә, башкаларга да хәере белән җитсен.

Чаллы


©dereksiz.org 2016
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет