Рәйсә Әхмәтова ( Балтач гиназиясенең татар теле укытучысы)



Дата17.07.2016
өлшемі61.65 Kb.
#206128
Төзүче:

Рәйсә Әхмәтова

( Балтач гиназиясенең татар теле укытучысы)

Шигырьләр авторы: Алсу Хәкимҗанова

( “Сәхнә” түгәрәге җитәкчесе)

Техник редактор:

Гөлшат Әхмәтова

( Балтач гиназиясенең 6 нчы сыйныф укучысы)

Апам белән мәш киләбез,

Ләкин берни барып чыкмый...

Икебез дә интернетта.

Ни пешерик әни юкта?

Әллә “пешикме” утта?



Иртәдән кояш елмая,

Ленар белән без бергә

Дугайда балык сөзәбез,

Аннан туйганчы йөзәбез,

Рәхәт тә, малай, безгә !


Диләнкедә печән җиткән,

И тырышып, печән чабам.

Ләкин тулмый, ярты арбам.

Шул урында җиләк малай!!!

Арбам көтә, тик мин генә,

Тагын никтер җиләк кабам.


Данил атлы егет мин,

Ат ярышларын көтәм.

Ничек кенә атта чабып,

Иң беренче зур урынга

Лаек булырга микән?!


Фил күргәнең бармы синең?

Ә абыем минем күргән.

Нинди авыр эшләрне дә

ЗИЛдан каты эшли икән.

Их, бер фил алыр идек тә,

Ләкин кая сыяр микән?!



Рәсем ясадык дәрестә,

Иң текәсе минеке.

Фонарь тоткан мәче йөри,

Атка атланган төлке,

Тәгәрәрлек бер көлке.


Матур минем күлмәгем,

Әниемнең бүләге.

Рәсеме – чәчкә, яфрак.

ямЬ өстенә ямь бирсенгә,

Якын дустым бүләк итте

Мәрҗәнле чиккән калфак.




Рәхәтләнеп йоклыйм дисәм,

Иртән иртүк энем елый.

Ленар, димен, тавышланма,

Анда бүген буран дулый”.

Нәни энем буран кебек,

Ай-яй, бер дә тик тормый.



.

Алмагачлар чәчәк аткан,

Лимон гына уйга баткан...

Инде ничә ел үссә дә,

Нигә лимон бирми икән?

Ә мин көтимме икән?!

Нәргизә чәчәк үстерә

Әнисе белән бергә.

Рәхәтләнеп ял итәсең

Гөл чәчәк аткан җирдә.

Изге эш- чәчәк үстерү,

Зур шатлыклар китерә

Әниле һәрбер кызга.



Әни һаман “бетием”, ди,

Мин әтием буенда.

Иркәлекне яратам шул,

Рәхәт әни куйнында.



Дәрескә соңга калам дип,

Иртән ашыгам, чабам.

Нәкъ шул вакыт минем кебек

Әмир дә соңга калган.



Итек киеп...

Лыштыр - лыштыр бара идем.

Суга манчылды итек.

Аннан, малай, харап булдым,

Фуражкам төшеп китеп.






Зәйнәп тә минем шикелле

Өрек белән чәй эчә.

Һаман өрек алып торсаң,

Ризык кыйммәткә төшә”,

Әби шулай ди безгә.


Иркә, җылы яңгыр иде,
Ләйсән яңгыр,- диде әти-

Иртә язның билгесе”.

Дөрес булды әти сүзе,

Аннан яз килде үзе.



Каз әтисе арттан чаба

Әз генә селкенүгә.

Үзебезнең ата каз бит,

Сорарга булдым менә:

Әллә Ата каз син мине

Рашит белән бутыйсыңмы?

Или кемне йөгертсәң дә,

Ярар дип уйлыйсыңмы?”



Руслан сөйләшә һаман

Уенны,чынны бергә.

Сез калдыгыз, ә мин кичә

Лотерей оттым менә....

Аннан алдаладым, ди ничек,

Нигә авызың, ди, тишек?



Энем елый,

Нигә микән???

Җил эткәнгә

Еглып киткән.



Ана казның бер бәбие

Ләгәнгә суга төшкән.

И йөзгән, шунда йөзгән...

Сигез бәби читтә калып,

Әлсерәп, аны көткән.



Гел батыр буласы килә-ә-ә,

Артта калмыйм, дип беркөн

Дусларга тозак куйдым...

Егетлек эшлисе идем,

Ләкин тозакка каптым!


Нәни ап-ак чәчәк аткан,

Ай-һай, хуш исләр бөрки,

Иртән ни булыр икән?

Ландыш ачылган микән?

Әле кар да бетмәгән.




Агачларда кошлар җырлый

Йокыдан мин торганда.

Зирегем дә минем кебек

Иртән иртүк уяна.

Лаләләр чәчәк аткан дип,

Әйтерсең лә елмая.


Айда Зөһрә кыз яши бит,

Йолдыз аның дус кызы.

Зөһрә, безгә җибәр әле,

Иң зур якты йолдызны.

Ләлә белән уйнар идек,

Әвәләп һич туймас идек.




Иркәләнеп ятам мин,

Ләкин йокламыйм үзе,

ямЬле иртә, дип тормыйм.

Машина бирсәләр әгәр,

Иренмим, барсын эшлим,

Рәттән йокламый өч төн.




Достарыңызбен бөлісу:




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет