Сборник статей итоговой научно-практической конференции научных сотрудников Института Татарской энциклопедии ан рт



бет47/54
Дата23.07.2016
өлшемі12.82 Mb.
#217283
түріСборник статей
1   ...   43   44   45   46   47   48   49   50   ...   54

Дин һәм мин


Татар әдабиятының мең елдан артык тарихы булуы белән без горурланабыз. Әйтик, «Кыйссаи Йосыф» поэмасын (XІІІ йөз башы) төрки-татар язма әдәбиятының беренче классик әсәре дип саныйбыз. Шул чорлардан алып бүгенге көннәргә кадәр әдәбият белеме фәнендә, әдәби әсәрләрдә мифологик һәм дини темаларның, мотивланның әледән әле күз уңында торуы аларның яшәешне, хакыйкатьне аңларга һәм аңлатырга тырышу өчен игелекле бер гамәл икенлегендә төшенә барабыз. Татар халкының мифларын өйрәнүнең шактый бай һәм үзенчәлекле тарихы бар. XІX гасырның соңгы чирегендә татар мифларына багышланган беренче фәнни хезмәт донья күрә. Сүз күренекле мәгърифәтче-галим Каюм Насыйриның «Казан татарлары тормышында ислам дине йогынтысыннан тыш барлыкка килгән ышанулар һәм гореф-гадәтләр дигән бай эчтәлекле мифологик хезмәте турында бара. Анда Убыр, Албасты, Бичура, Шүрәле кебек «түбән мифология» персонажлары турында бщян ителә. 1917 елгы инкыйлабтан соң татар галимнәре милли мифологияне өйрәнү эшеннән читләштерелә. Совет чорында бары тик галим Нәкый Исәнбәт кенә татар мифларыннан гаять зур һәм бай хәзинә туплый. XX гасырның 70 нче елларыннан татар мифларына да игътибар нык арта. «Татар халые иҗаты» сериясенең риваятьләр белән легендаларга багышланган томында мифологик хикәятләр махсус бүлек итеп бирелә. Ниһаять, 1996–2004 елларда милли мифларга багышланган махсус өч томлык басыла.

Татар мифологиясен өйрәнгәндә зәрдөштлек, яһүд дине, христианлык, ислам, аларның Изге китаплары һәм аерым пәйгамбәрләре, Изге китапларда сурәтләнгән мифологик персонажлар (Аҗдаһа, Дию, җен, шайтан һ.б) турындагы мәгълүматларны да истә тоту тәләп ителә. Әлеге диннәр борынгы мифология белән генә түгел, бер-берсе белән дә тыгыз бәйләнештә барлыкка киләләр. Яһүд, христиан, ислам диннәре бер үк җирлектә оешалар. Ислам аңа кадәр булган диннәрне, Изге китапларын һәм пәйгамбәрләрне инкәр итми. Киресенчә, алар ихтирам белән телгә алына. Димәк, Коръән яһүд дине һәм христианлыкның тарихын, мифологиясен өйрәнү өчен чыганак була ала. Изге затлар-пәйгамбәрләр бер-берсенә шактый ук якын. Байтак мифологик сюжетлар һәм мотивлар да охшаш: яһүд дине һәм христианлык диннәренең аллалары һәм Коръәндә гәүдәләнгән Аллаһы Тәгалә тарафыннан Җиһан Донья Галәмне, Җирне, Күкне, Ай-Кояш йолдызларны Адәм галәйһиссәламне, Хаува ананы, аларның аерым атрибутларын һәм язмышларын барлыкка китерү; Адәм пәйгамбәр белән Хаува ананы җәннәттән читләштереп, җиргә төшерү; Туфан суы һәм аннан котылу юллары; Җиһанның һәм Адәм галәйһиссәлам балаларның киләчәк язмышы.

Милли мифологияне өйрәнүдә мифларга, төрле диннәрнең Изге китапларына гына түгел, ә бәлки саф әдәби китапларга да мөрәҗәгать итәбез. Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасында да ислам тәгълиматы белән бәйле Аллаһы Тәгалә еш кына борынгы төрки халыклар диненнән килгән Тәңре исеме белән атала:

«...Бар кылучы бер Тәңредер,

Җирдә, күктә юлларына ризык бирер,

Тәңремгә, ризыкларга лаек торыр,

Сезнең безне бар итүче тик ул инде».

Икенче төрле әйткәндә, болгар-татарлар үзләренең борынгырак чорларга караган тәңреләре белән «Гарәбстаннан килгән» Аллаһы Тәгалә арасында тигезлек куймасалар да, аларның бер-берсенә бик тә якын торуларын аңлаганнар. Поэманың сюжеты гына түгел, төп идеяләре дә болгар-татарларның борынгы мифлары һәи ислам сюжетлары нигезендә оештырылган. Язма әдәбият әсәрләре милли һәм дини мифологияне өйрәнү өчен мөһим чыганак була ала икән, димәк, безнең көннәрдә миф һәм әдәбият мәсьәләләрендә дә бөтенләй яңача якын килергә мөмкин. Коръән кебек Изге китаптагы һәм борынгы мифлардагы билгеле сюжетларның, мотивларның күпчелеге хәзерге әдәбиятта чагылыш таба икән, димәк, хәзерге заман проза әсәрләренең үзенчелекләрен өйрәнгәндә борынгы мифларга һәм Изге китапларга мөрәҗәгать итү бурычын куерга кирәк. Чөнки соңгы елларда әдәбият белеме фәнендә һәм әдәби әсәрләрдә мифологик, дини темаларның һәм мотивларның чагылышына игътибар артканнан арта бара. Ни өчен арта? Без, большевиклар түнтерелешеннән соң килгән буыннар, гүзәл әхлакка, сафлыкка өндәүче Изге динебездән ерагайдык. Иманыбыз зәгыйфьләнде. Ил халкы азгынлык юлына басты. Атеистик илдә яшәп, асылыбызга кайту да мөмкин түгел иде. Ниһаять, узган гасырның 90нчы елларында «тимер пәрдә» күтәрелде, СССР атлы империя җимерелде. Дин тоту иреге кайтты.Язучыларыбыз да максатларына тизрәк ирешү-имгәнгән калебләребезне савыктыру өчен әсәрләрендә борынгы мифологик һәм дини сюжетларны һаман да ешрак куллана башландылар. Үз чиратында, әдәби әсәрләр динне һәм мифологияне өйрәнү өчен үзләре дә тикшерү чыганагы булып әверелде. Әдәбиятның актуальлеге дә шунда.



Бу уңайдан минем Фәүзия Бәйрәмованың «Алыплар илендә» исемле повестенә тукталасым һәм кеше белән дини-мифологик мотивларының бәйләнешләрен тикшерәсем килә.

Моңарчы укучыга яшәешнең барлыкка килү, төзелү моделен күрсәткән, кешелекнең вак һәм пычрак тормышка кереп батканлыгын билгеләгән автор әсәрләрен бүгенгене кире кагу ноктасында төгәлли иде. Ә инде шушы хәлдән чыгуның бер юлы, бер мөмкинлеге Ф.Бәйрамованың 2002 елда Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән «Алыплар илендә» повестенда ачыклана. Әсәрдә кеше тормышындагы «кара таплар» берничә вариантта ачыклана: эчкечелек (авыл халкы, Җиһангир, Сәлимнең мисалында), наркомания (шәһәргә киткән авыл кешеләренең балалары-оныклары язмышы), байлык артыннан куу (Сәлим), битарафлык (авыл халкы). Шушы каралык кешеләрнең рухи дөньясын томалый. Төп сюжет сызыганда, әсәрнең буеннан-буена рухи фаҗига кеше күңелләренең «сөрелеп-яраланып» беткән булуы һәм экологик фаҗига болын, табигатьнең юкка чыгарылуы янәшә сурәтләнә. Автор әлегә ике фаҗигагә китергән сәбәпләрне дә бик төгәл билгели һәм бергә үрә. Табигатьне байлыкка табыну юк итсә кешеләрнең рухи байлыгын тарихны оныту, дөрес кануннар белән яшәмәү бетерә, ди сыман. Әсәрнең исеме үк «Алыплар илендә» дип аталуы аңа мифологик сер яшеренгән булуы хакында төрле уйлар тудыра. Безнең борынгы бабаларыбыз кемнән булган? Каһарман Алыплар кемнәр ул? Фатих Урманчеев төзегән «Татар мифологиясе» энциклопедик сүзлегендә Алыпка мондый бәя бирелә: «Алып татарларның мифик бабасы, пәһлеван, батыр. Орхон-енисей язмалары чорына, VI–VIII гасырларга карый. Бу сүз «батыр» мәгънәсендә Мәхмүд Кашгари сүзлегендә дә, Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасында да еш очрый. Алыпның тышкы кыяфәте турында болгар-татарларының гареп сәяхәтче-галимнәре китаплары аша безнең көннәргә килеп җиткән популяр легендалары нигезендә фикер йөртергә мөмкин. Татар халык әкиятләре дастаннарында да Алып батыр образлары еш очрый, әсәрдәге Алыпларның кайчандыр зур канатлы еланнар аҗдаһалар белән көрәшә көрәшә яшәүләре әлеге мифик образларның Идел буе халыкларында ислам диденә кадәрге чорда туган риваятьләр булуын ачыклый кебек. Аҗдаһа да бит төрки халыклар мифологиясендә иң төп мифик затларның берсе. Ул мифларда нигездә явыз хәшәрәт зат буларак телгә алына һәм кешеләргә каршы куела. Аҗдаһа, гадәттә, нинди дә булса илгә яисә шәһәргә һөҗүм итә; илне коткарып калу өчен аңа ел саен иң гүзәл кызны ашарга биреп торганнар. Әммз әсәрдәге төп герой Камилнең әтисе Җиһангир әлеге мифны гел чын барлыкка бәйләп сойләшә. «Биредә шушы төбәкнең иң борынгы кешесе Тимершәех яшәгән. Аның буе 9 катлы йорт биеклегендә, ул дөньядагы беренче кеше Адәмнең улымы, оныгымы булган диләр. Астагы болында алар намаз укыганнар, җыелышып киңәш иткәннәр». Җиһангирнең фикерен Камилнең әбисе дә көчәйтә: «Пәйгамбәребезнең хәдисләрендә беренче кеше Адәм галәйһиссәламнең буе 60 терсәк, иңе 7 терсәк, ягъни буйга 30 метр, иңгә 3 метр тирәсе булган. Икенче бер хәдистә җәннәткә керүче мөселманнар да атабыз Адәм кыяфәтендә 60 терсәк озынлыкта булырлар диелгән. Беренче кешеләрнең гаять көчле булулары турында Коръән сүрәләрендә дә күп», ди. Сәлимханның кызы Камилә дә компьютердан Алыплар турында галимнәр фикерен җиткерә: пасха утравындагы гаҗәеп зур таш сыннарны кемнәр ясаган? Гади кеше көче җитмәслек Мисыр пирамидаларын кемнәр төзегән? Сардиния утравындагы биек башня манараларны кемнәр салган? Эш коралы таш һәм балта гына булган заманда дөньяның төрле почмакларында Мексикадан алып Мисыргача кем, нинди максат белән шундый зур биналар төзи алган? Галимнәр бу эшне гигант кешеләр, ягъни Алыплар башкарган дигән фикердән тора. Туфан суыннан исән калган Нух пәйгамбәр нәселе дә шундый гигант кешеләр булган. Атлантида да Туфан суыннан соң юкка чыккан. Нух галәйхисәләм турында Коръән Кәримнең 43 җирендә искә алына. Аның Аллаһы Тәгаләнең хак пәйгамбәре булуы хакында — 7 җирдә, кяферләр белән бәхесе хакында 12 җирдә, көймә төзүе хакында 5 җирдә, бөтен дөньяны су басуы, ягъни Туфан хакында 13 җирдә телгә алына. Ул алты йөз елдан артык гомерендә иманга өндәп, бары 80 кешене генә иманга кертә. Кавеменең башкасы аның сүзенә колак салмый. Нух пәйгамбәр Хак Тәгаләнең әмере буенча озынлыгы өч йөз, киңлеге илле, биеклеге 30 терсәк зурлыгындагы көймә ясый. Ул үзе белән иманлы 80 кешене, берәр пар киек-җанвар алып, 6 ай су өстендә йөри. Кяферләр һәлак булып бетә. Моңарга охшаш вакыйга Камил яшәгән Изгавылда да була. Сәрхүшлеккә һәм битарафлык сөременә баткан авыл Аллаһы Тәгаләнең җәзасын ала. Авылны бөтенләе белән яшен суга. Намазлы һәм динле бер Камилләр йорты гына исән кала. Тарихта да җирне Туфан суы басуы мәгълүм. әсәрдә шулай ук әледән әле фәрештә, җен һәм шайтан дип йөртелүче Коръән персонажлары, Коръәндәге тәкъдиргә ышану тәкбире геройлар авызыннан ишетелеп китә. Фәрештәләр күзгә күренми торган затлар. Хак Мөселманнар фәрештәләләргә ышану. Без аларны күрә алмыйбыз, әммә алар пәйгамбәрләр күзенә күренгәннәр. Фәрештәләр ашамый да, эчми дә. Алар арасында ир-атлар да, хатын-кызлар да юк, өйләнешмиләр дә, гөнаһ та кылмыйлар. Аллаһ кушканнарның барысын да эшләп, алар безнең кебек Аллаһка табыналар. Аңа намаз укыйлар. Алар кешеләргә һәрвакыт яхшы эшләр кылырга булышалар. Танылган дүрт фәрештә һәм аларның бурычларын искә төшерик: 1. Җәбраиль. Аллаһ белән пәйгамбәрләр арасында илче. 2. Микаилҗ. Табигать күренешләрен идарә итүче фәрештә. 3. Газраиль. Җан алучы фәрештә. 4. Исрафил. Кыямәт көнне ул, сур уйнатып, дөнья тормышының беткәнен, үлеләрнең терелүен хәбәр итә. Шулай ук күзгә күренми торган җеннәр һәм шайтан да бар. Җеннәр уттан яратылган, алар арасында мөчелманнар да, мөселман булмаганнар да бар. Алар узара өйләнәләр, үзләре кебек җеннәр тудыралар. Алар да үлә, әмма без аларны күрә алмыйбыз. Шайтан да уттан яратылган. Адәм балчыктан яратылган, Аллаһы Шайтанга Адәмгә баш ияргә куша. Шайтан тәкәбберләнеп баш тарта. Шуннан соң Аллаһы Шайтанны үз яныннан куып җибәрә. Шайтан шул дәвердән бирле кешене бозарга, аны үзе кебек буйсынмаучан итәргә тырыша. Шулай итеп, Шайтан явызлык эшләүчеләрнең һәммәсенә булыша, ә фәрештәләр исә яхшылык кылучыларга ярдәм итәләр.

Тәкъдиргә ышану иманның алтынчы һәм соңгы шарты. Без Аллаһның бар нәрсәгә көче җитүенә ышанабыз. Ул без киләчәктә эшләячән эшләр турында да белә. Аллаһның әлеге бөтенесен колачлаучы, алдан күрүчәнлеге тәкъдир диа атала. Ә безнең Аның тәкъдире буенча Аның ихтиярына буйсынып яшәвебез язмыш була.



Ф.Бәйрәмова һәр әсәрендә тормыш-яшәешкә тискәрә бәя бирә. Ләкин ул шушы хәлдән чыгу юлын да табарга тели. Беренче әсәрләрендә мондый күренеш күзгә чагыла. Әйтик, башкаларга файда китерү («Болын»), үзең булып яшәү («Битлек»), сафлыкка омтылу («Күл балыгы») болар кеше җанын түбәнлеккә төшүдән саклап калыр мөмкинлек булып тоела. Әлегә әсәре исә бөтенләй үзгә юл тәкъдим итә. Ул үткәнгә борылып карау, ислам дине кануннары буенча яшәү. Төп сюжет сызыгы Камилнең дингә килү тарихы бер канунны югары күтәрә: дин генә җәмгыятьне һәм кешене рухи юкка чыгудан коткару, камилләштерү көченә ия. Идеяне автор Алып баласы исеменнән әйттерә: «Сез Аллаһ кушканча яшәмисез, бөтен бәхетсезлегегез шунда», «Аллаһ кушканга яши башларга... Хәрәмнән аерылырга... Барыгызга да намазга басырга... Ярдәмне бары тик Аллаһтан гына сорарга, аннан гына өмет итәргә...». Төп сюжет сызыгындагы чишелеш авылны яшен сугу гөнаһлары өчен кешеләргә аллаһының җәзасы булы аңлашыла. Сәлим бай һәм аның хатыны, яшь наркоманнары, Җиһангир язмышлары да шушы идеяне көчәйтеп килә. Әсәрләрдәге мифологик катлам, Алыплар турындагы риваять хыял, саташу, төш кебек бирелә. Ул гайре табигый хәлнең Аллага килү юлын тизләтүен канун итеп раслый. Ләкин әсәрдә бу ноктада тукталынмый: кешелек тарихына караган, җирдә тормыш тереклек барлыкка килүгә кагылышлы материал милли төсмер белән дә сугарылган. («Алыплар татарларның беренче бабалары»). Язучы татарлар тарихын югары күтәрә, аларның үз үткәнен белмәвен әһәмиятле мәсьәлә кебек аерып чыгара. Тарихны мелмәү һәм белергә теләмәү рухи бушлыкның, кешелек үсешендә ялгын юлга кереп китүнең бер сәбәбе төсле билгеләнә. Әсәрне язганда авторны, татар әдәбиятының алтын чоры XX йөз башы әдипләрендәге кебек үк милләт язмышы, аның киләчәге борчыганы сизелеп тора. Әсәрнең үзәк герое малай кеше, саф күңелле, изге теләкле авыл малае. Автор аны аллегорик образ, милләтнең киләчәге итеп күзаллаган. Анда көрәшче сыйфатлары да бар: «Ул бүген бу чоңгылны җиңәргә тиеш иде! Бәлки аны алда әле моннан да куркынычрак чоңгыллары көтеп торадыр...». Әсәрнең үзәгендә Камилнең борынгы бабалар, Алыплар дәвамчысы икәнлеге, аның ислам дине тотучы булуы ассызыклана. Язучы өчен намазга басу иманлы булуга тиң. Повестьтагы мифологик катлама татар мифларындагы мәгълүматны кабатлый: бик олы гаүдәле кешеләр яшәү, аларның таулардан тауларга атлап йөрүе, Алып баласының гадәти кешене тотып алуы, киләчәк кешеләрнең шундый буласын хәбәр итү һ.б. Автор мифологик катлам тәшкил иткән мондый материалны җентекләп һәм җылы төсләр, мөнәсәбәт белән тасвирлый. Ислам динен кеше һәм яшәеш проблемаларын хәл итү юлы дип күтәрә. Әйе, «Алыплар илендә» повесте да әзерлекле укучыга атап иҗат ителгән. Ул дин фәлсәфәсен тормыш фәлсәфәсе кебек тәкъдим итүче, яшәешкә киная аша бәя бирүче, аллегорик образлар ярдәмендә тирән гомумиләштерүләр ясау кебек сыйфатларга ия үзенчелекле әдәби күренеш булып чыккан. Шул ук вакытта бу әсәр авторның татар әдәбиятына аяк басканнан бирле атлаган сукмагын, эзләнү-икеләнүләрен күзәтергә мөмкинлек тә бирә. Ф.Бәйрәмова иҗаты төрлелеге, милли әдәбиятта яңа эзләр салып, үзенчелекле һәм татар укучысы яраткан әсәрләр тудыру белән сокландыра.

Кайсы гасырда гына иҗат ителмәсен, татар әдәбиятының максаты һәр вакытты да милләтенә игелекле, пакъ күңелле, җәмгыятьнең өлгесе булырдай кеше тәрбияләү булды. Әммә без бүген: «Татар әдәбиятының мең елдан артык тарихлы әдәбияты бар, аның тарихы Кол Галинең үлемсез «Йосыф китабы» белән башлана дип күпме генә күкрәк сукса та, хаклы булмас идек. Иң дөресе исә безнең халыкның китаплы чоры җиргә Аллаһы Тәгәләнең олуг китабы — Коръән — Кәриме иңгәннен соң башлана дип әйтүгә ни җитә! Чөнки Коръән — ул адәм балаларын тугры юлда өндәргә дип, соңыннан үкенмәсеннәр өчен алдан ук кисәтеп кую максаты белән Аллаһ тарафыннан Пәйгамбәргә иңдерелгән изге Китап. Коръән ул моҗизалы гыйбрәтле хикәятләр китабы. Коръән ул — гадел яшәу ысулы. Коръән ул гүзәл әхлакка, пакълеккә, сафлакка өндәүче.

Узган гасырның октябрь түнтәрелешеннән соң килгән буыннар, әнә шул гүзәл әхлактан әкренләп ераклаша барды. Мәчетләр җимерелеп алардан склад, клуб, сельсовет ясап, халык Коръәнсез калды. Әмма иманлы кешеләрнең йортында, күңелендә Коръән саклана килде. Татар әдәбияты нинди генә гүзәл әсәрләр иҗат ителмәсен, Коръәнсез ятим иде. Әмма узган гасырның 90 нчы елларында башланган үзгәрешләр татар язучыларның иҗатына да уңай йогынты ясады. Максатларына ирешүдә ислам динен байрак итеп алган бер төркем язучылар үсеп чыкты. Анализларга алган «Алыплар илендә» әсәренең автор Фәүзия Бәйрәмова әдәбият тарихында, мөгаен әлеге игелекле юнәлешнең чишмә башында торучыларның берсе булып калыр. «Алыплар илендә» әсәренең төп сюжет сызыгы — Камилнең дингә килү тарихы — бер канунны югары күтәрә: җәмгыятьне һәм кешелекне рухи юкка чыгудан коткару, камилләштерү көчкенә бары тик дин генә кодрәтле. Анда очраган явызлык — тормышны хәрәкәткә китерүче көчләр. Кеше әнә шул юлдагы изгелек ярдәмендә явызлык белән көрәшеп яши. Табигать кануннарын саклап яшәргә чакырса да, язучы ислам динен мәҗүси ышанулардан өстен куя. Явыз кешеләр арасында әбисе өйрәткән догаларны искә төшерүе ислам диненең язучы калебендә иң лаеклы урында торуына ныклы дәлил. Татар әдәбиятында дингә мөрәҗәгать итү күптәннәр көтеп алынган яңа күренеш. Аның алга таба табигый куренеш булуына ышанып калыйк.
Л.Т.Нигъмятзянова



Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   43   44   45   46   47   48   49   50   ...   54




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет