Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге республикакүләм фәнни- гамәли конференциясе Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы муниципаль гомуми белем учреждениесе



Дата11.07.2016
өлшемі104.5 Kb.
#190044
Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге республикакүләм фәнни- гамәли конференциясе
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы муниципаль гомуми белем учреждениесе

«Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе”


Милләт өчен тугры хезмәт итәм...
Автор: Зарипова Миләүшә Рафис кызы-татар теле һәм әдәбияты укытучысы.


2014

1. Эшемнең максаты..................................................................................3 бит.

2.Кереш. Кырлай- билгеле авыл.................................................................4 бит.

3.Төп өлеш.

1)Кырлай борынгы заманнарда .............................................................5 бит.

2) Шагыйрь тормышында Кырлай- иң әһәмиятле чор........................8 бит.

4. Йомгаклау. Кырлай халкы үзенең сөекле улын беркайчан да онытмас .....................................................................................................................13 бит.

5.Кулланылган әдәбият............................................................................13 бит.

6. Замандашларының истәлекләре........................................................14 бит.

Эшемнең максаты

  1. Кырлай авылының барлыкка килү тарихын ачыклау.

  2. Авылым турында сакланып калган истәлекләрне туплау һәм укучыларга җиткерү.

  3. Габдулла Тукай тормышында Кырлай чорының әһәмиятен билгеләү.

  4. Г.Тукай турында авылдашлары күңелендә сакланып калган истәлекләрне туплау

Бу хезмәтемдә мин якташ шагыйребез Г.Тукайга багышланган эшчәнлегем белән таныштырырга уйлыйм. Яңа Кырлай мәктәбендә укыта башлау белән, мин Габдулла Тукай турында күп кенә истәлекләр белән таныштым. Шуннан соң Тукайның иҗатына Кырлай авылында үткәргән көннәре зур йогынты ясаганлыгы турында төшендем. Ә Кырлай авылы Тукайга кадәр үк бик билгеле, данлыклы авыл булган. Бу фикерләр мине эзләнү эшләре белән шөгыльләнергә этәрде.

Күп еллар мин мин авылыбыз тарихын өйрәндем. Әби- бабайлардан истәлекләр язып алдым. Авылыбыз тарихына багышланган истәлекләр язып калдыручы Рәшидә Кариеваның (әдип Әнәс Кариның тормыш иптәше) кызы Ләйсән Кариева белән элемтәгә кердем. Г.Тукай музее хезмәткәрләре дә эшемдә күп ярдәм күрсәттеләр. Бу эшкә мин укучыларымны да тарттым. Алар бик күп материаллар тупладылар. Хәзерге көндә минем дәресләрдә, класстан тыш эшләрдә куллану өчен бик файдалы хезмәтләрем бар. Аларны ике өлешкә бүлеп карарга мөмкин. Беренчесе- Яңа Кырлай авылы тарихына багышлана. Икенче өлеше- Г.Тукайның Кырлайда үткәргән балалык елларын өйрәнү, Тукай иҗатын тирәнтен өйрәнү. Хәзер шуны сезгә дә тәкъдим итәм.



I.Кереш. Кырлай- билгеле авыл

“Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл- Кырлай диләр”. Тукай шулай язган. Моны белмәгән татар аздыр. Яңа Кырлай – Тукай күзен дөньяга ачкан авыл. Нәкъ менә шул авылның табигате, урман-кырлары, сулары-болыннары, сайрар кошлары, кешеләре Апушны шагыйрь итә. Аларны Тукай гомере буена оныта алмый. Яңа Кырлайны ул халык күңеленә мәңгелеккә кертеп калдыра.

1892 нче елның июнь урталарында бабасы Зиннәтулла Габдулланы Кырлай авылы кешесе Сәгъдигә асрамага биреп җибәрә. “Исемдә калганнар” автобиографик очеркында шагыйрь үзе дә болай ди: “Кырлай исемле бездән җиде генә чакрым авылдан Сәгъди исемле бер ир баласыз кеше килеп, мине үзенә алып киткән”. Апасы Саҗидә бу моментны түбәндәгечә искә ала: “Габдулла өйдән чыгып киткәндә, Зиннәтулла карт: “Бер дә бирмәс идем, дөньясы шул”,- дип, яулык белән күзен сөртә-сөртә озатып кала”.


II.Төп өлеш.

1.Кырлай борынгы заманнарда

Казан артында һәр адымда тарих җанлана, елгалар, үрләр, урман сукмаклары, агачлар- барысы да кешегә дөньядан кичкән буыннарның телләре, гореф-гадәтләре, тормышлары турында сөйли.

Татарстанның Арча районына керә торган Яңа Кырлай авылы- Казан артының борынгы, матур авылларыннан берсе. Ул көннән көн үсә, күркәмләнә бара.

Бик борынгы чорда, Болгар ханлыгы заманында ук, Алат юлы өстендә Кырлай исемле авыл була. Авыл исеме “кыр” сүзеннән алынган дип әйтелә. Кайберәүләр сөйләвенчә, Сөембикә ханбикәнең Казаннан ерак түгел җирдә ял итә торган Кырлай авылы булган. Анда бакчалар үстерү белән бергә, халкы гвардия өчен хәрбиләр тәрбияләп һәм өйрәтеп яшәгән, ди. Казанны, Арчаны алу сугышларында да ул бик зур зыян күрә. 16 нчы гасыр ахырында бу җиргә Түбән Новгород алпавыты Хохлов килә, рус авылы салдыра.

Шушы вакытларда татар халкы өчен зур фаҗига була, архиепископ Гурий котычкыч алымнар белән чукындыру үткәрә. Карышучыларны кыйныйлар, җәзалап үтерәләр.Чукынмаучыларны җәзалар өчен, кибән зурлыгындагы учаклар яна, казаннар кайнап, табалар кызып тора. Мәчетләр җимерелә, зиратлар мәсхәрәләнә. Халык котычкыч авыр шартларда яши. Рус чолганышында Кырлай халкының чукынмый калуы үзе бер зур батырлык була. 1744 елда буйсынмаган авылларны урыннарыннан сөрү башлана. Кырлай халкы, туган-үскән җирен, Болгар заманыннан ук яшәгән изге туфрагын калдырып, яңа җиргә күченергә карар итә. Бу 1744-1745 еллар тирәсендә булырга тиеш. Чөнки, тарихи документлар буенча, Пугачев сугышы вакытында Хохлово янында Кырлай авылы булу турында мәгълүмат юк.

...Карар итүен иткәннәр бабайлар, ләкин кая барырга? Казансуның түбән агымын тулысынча рус килмешәкләре баскан. Казансу буйлап югары китеп эзләп карасаң гына инде. Авыл җыены җыеп, урын карарга берничә кешене чыгарып җибәрәләр кырлайлылар. Юлчылар Себер юлы буйлап Казансуның югары агымына таба күтәреләләр.

Себер юлыннан читкәрәк китик, тынычрак булыр дип, Кырлай кешеләре Казансу кушылдыгы булган Ия суы буйлап юлларын дәвам итәләр. Түбән Мәтәскә һәм Югары Мәтәскә исемле мөселман авылларын узгач, шактый зур урман. Урман бетүгә, Ия суы ярларында чишмәләр челтерәп аккан матур урыннар башлана. Яр буйларында урман-кырлары да бар. Берсеннән-берсе ерак түгел ике зират та күренә. Димәк, элек бу урында авыл булган.

Кырлай кешеләренә бу урын бик ошый. Авылга кайтып, халыкка сөйлиләр. Халык күчәргә риза була. Шушы урынга барып урнашыр өчен, зур кыенлыклар белән хакимияттән рөхсәт алына. Күченү авыр, газаплы була. Башта землянкаларда торалар. Аннан берәм-берәм өй салып чыгалар. Берничә елдан авыл тернәкләнә.

Акрынлап авыл ныгый, халкы үрчи. Соңга таба Кырлай кешеләренең бер төркеме күчеп, Ия суы башында Яңа Кырлай авылына нигез салалар. Иң беренче нигез салынган авыл хәзерге вакытта Иске Кырлай исемен йөртә.

Кырлай халкы үзенең элекке урынын беркайчан да онытмаган. Ул халык күңелендә риваятьләр булып сакланган. Аларда сөйләнгәнчә, Пугачев явы авылга якынлашкач, Кырлай ирләре аның янына барып, Хохлово алпавытының элек Кырлай халкын ничек җәберләвен сөйлиләр. Пугачев, Хохловога үзенең сугышчыларын җибәреп, алпавытның мөлкәтен алдыра.

Тагын бер кызыклы мәгълүмат бар. Кырлай халкы хәзерге, яңа урынга күчеп киткәч, Хохловога бәла- каза еш килә. Башта мал үләте чыгып, терлек-туар кырыла. Берничә елдан кеше үләте чыгып, бик күп халык үлә. Өстәвенә авылда, бер-бер артлы зур янгыннар чыгып, мал-мөлкәт күккә оча. Рус картлары моны үзләренчә юрыйлар. “Безне Кырлай кешеләре каргап китте, картларын алып килеп, дога укытыйк нигезләренә”,- диләр. Шулай эшлиләр дә. Берничә рус, Кырлайга килеп ялынып – ялварып, картларны Хохловога алып китә. Картлар, русларның сүзләрен тыңлап, ата- бабаларның изге зиратына барып, дога укып кайта. 1860 елга хәтле Хохлово кешеләре Кырлай картларын шулай ел саен дога укырга килеп ала торган булалар.

Биектау районында элеккеге Кырлай бистәсе хәрабәләре, кабер ташлары соңгы вакытларга кадәр исән торган булган. Иген басуларында эшләргә комачаулый дип, бу тарихи истәлекләрне бульдозер белән эттереп һәм җимертеп бетергәннәр. Ә менә бу җирләрдә “Кырлайка” елгасы, гасырларны санап, һаман ага да ага.

Авылыбыз урынында элек чирмешләр яшәгән. Авыл кырында Зиреклек дип аталган елга бар. Зирек агачлары күп үскәнгә шулай атаганнар аны. Бу урын элеккеге заманнарда чирмешләрнең келәүлеге булган. Кырлайлар теләүлек дип атаганнар. Ел саен марилар, үзләренең гыйбадәт урыннары санап, шушы урынга килеп, теләк теләп, йола үтәп китә торган булганга, аларның Зиреклектә кыйммәтле тәңкәләр күмүләренә дә авылда бик ияләшкән булалар. Тик сихерләнгән җиргә кем тисен. Алтын тәңкәләр урынында кала килгән.

Авылыбызны кыл урталай ярып, Ия исемле мәшһүр елга агып ята. Елганың башланган урыны авыл басуында гына. Бу елганың ни өчен шулай аталуы турында мәгълүматлар юк. Алтай төркиләре дә изге елгаларын Ия дип атаганнар бит. Уртак тарихи ватаныбызның дәлилләре үзебезнең туган ягыбызда гына яшеренеп ятмыйдырмы? Габдулла Тукай бу елга турында “Халкының эчкән суы бик кечкенә, инеш кенә” дип язып калдырган.



Кырлай авылы тарихын өйрәнү барышында түбәндәге эшләр эшләнде:

  1. Кырлай авылына багышланган видеофильм эшләнде. Ул Бөтенроссия укытучылары өчен үткәрелгән семинарда татар теле һәм әдәбияты укытучыларына өләшенде.

  2. 2013 елда КФУ ның тарих институты тарафыннан татар халкының тарихына һәм мәдәниятенә багышлап үткәрелгән конференциядә 11 нче сыйныф укучысы Зарипов Рүзәл, авыл тарихы турында чыгыш ясап, дипломга лаек булды.

  3. 2013 елда укучыларның Бөтенроссия эзләнү һәм иҗади эшләре фестивалендә 8 нче сыйныф укучысы Зарипов Рөстәм, “Татар мәгърифәтчеләре-минем якташларым” исемле эше белән катнашып, дипломга лаек булды.

  4. 8 нче класс укучысы Зарипов Рөстәмнең “Шәһри Казан” газетасында авылыбызның тарихи истәлеге булган Әхмәтхан бай йорты турында мәкаләсе басылды.

Бу уку елында Г.Тукай музее белән берлектә “Авылым хезмәтчәннәре” исемле кичә оештырылды. Авылыбызның төрле тармакларда эшләп лаеклы ялга чыккан олылары чакырылган иде бу кичәгә. Аларның фотолары музей залларының берсен бизи.

2. Шагыйрь тормышында Кырлай- иң әһәмиятле чор.

Булачак шагыйрьнең Кырлайга кайчан килүе турында төрлечә әйтелә. Хәлилрахман Гобәйдуллин (Тукайның Кырлайдагы беренче остазы Фәтхерахман мулла улы) аның бу авылга 1892 елда түгел, 1894 елда килүе турында сөйли.

Р. Якупов исә Габдулланың Кырлайга 1892 елда килүен архив документлары белән исбат итә.

Оядан-ояга җылы эзләп очкан нәүмиз ятим кошчыктай озаклап газап чиккәннән соң, ниһаять, нарасый Габдулла аз булса да җан рәхәтлеген Яңа Кырлай авылында таба. Монда, абыстайга йөреп, башлангыч дин сабагы ала ул. Авыл малайларына ияреп, төнге маҗараларга бай, сихри-серле Кырлай урманында ат көтә, чирәмлектә каз бәбкәләре саклый, үсә төшкәч, җир тырмаларга, урак урырга өйрәнеп, Сәгъди абзыйны сөендерә. Шушы төбәкнең киң күңелле, җор телле, авызы тулы кан булса да, читләр алдында төкерми торган түзем, үҗәт хезмәт халкының тормыш-көнкүреше белән таныша, дөньяны танып белә башлый. Халык авыз иҗаты әсәрләрен: моңлы җырларын, серле әкиятләрен, тапкыр табышмакларын күңеленә сеңдерә, милли телебезнең саф аһәңнәрен рәхәтләнеп тыңлый, гореф-гадәтләрен үз итә. Соңрак бу халык җәүһәрләре аның иҗат чишмәсен сугара, илһамына егәр өсти, рухландыра, шактый әсәрләренең сюжетын тәшкил итә. Фаҗигаи- гыйбрәтле вакыйгаларга бай, атылган йолдыздай бик кыска гомерендә Тукай туган җирен юксынып, сагынып яши.

Ике елга якын гына яшәсә дә, яшьтәшләре арасында кечкенә Габдулла үз кеше булып кала. Күп еллар үтсә дә, Сәгъди абзый алып кайткан бу кечкенә генә малай аларның күңелләренә сеңеп кала. Казанга кайтып яши башлагач та, авылдашлары Габдулла белән күрешеп, аның хәлен белеп торганнар.

Авылыбыз халкы беркайчан да үзенең “ятим кошчыгын” онытмаган. “Тукай йөргән эзләрдән” Кырлайга килүчеләр өчен урта мәктәп беренче экскурсия урыны, бу төбәктә шагыйрь иҗатын өйрәнүче һәм өйрәтүче үзәккә әверелә. Бу эштә мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Яруллин Гомәр Ярулла улы башлап йөри. Бик бай татар теле һәм әдәбияты кабинеты җиһазлана. Анда Г.Тукайга багышланган күп материаллар туплана. Кырлай мәктәбенә шагыйрь эзләреннән кунаклар, язучылар, укучылар һәм укытучылар килә башлый. Аларны кабул итү, ашату, йоклату, экскурсияләр оештыру кебек өстәмә эшләрне дә Гомәр абый бик теләп башкара.

Татарстандагы югары оешмалар Г.Тукайның 80 еллык юбилеен урыннарда лаеклы үткәрү кирәклеге хакында махсус карар чыгаралар. Шагыйрь юбилеен, юл өзеклегендә үткәрмәс өчен, җәй башына калдыралар. Авылыбызга Казаннан, татар шигыре тәрҗемәсез дә аңлашыла торган Казахстан, Үзбәкстан кебек төрки телле республикалардан, Финляндия, Германия кебек татарлар күпләп яши торган илләрдән кунаклар килә. Өйләрдә кунакларны сыйлау өчен катык оетыла, ипиләр пешә, чәк-чәк катырыла. Татар шагыйре балачакта яшәгән авыл үзен шул елларда таныта белә, бөтен дөнья күләменә чыга. Кунаклар Кырлайны “шигъриятнең Мәккәсе” дип атыйлар.

Мемориаль комплексны Татарстанның һәм Россия Федерациясенең халык рәссам, бөек сынчы Бакый Урманче проекты белән эшлиләр һәм 1979 нчы елның апрелендә Габдулла Тукайның әдәби- мемориаль музее ачыла.

Бакый Урманче, Кырлайның рухына төшенү өчен, авылда озаклап тора, бу елларда нәтиҗәле иҗат итә. Авыл кешеләре аңа, Шүрәледән тыш, Урман иясе, Урман анасы барлыгын да сөйлиләр. Ул карурмандагы затларны өйрәнеп, табигатьтәге шул ияләрне агач тамырлары, ботакарга охшатып, төрлечә сыннар ясый.
Соңрак, 1985 нче елда, төзелешнең икенче чираты башлана. Кырлай авылында өч объект хасил була.

1986 нчы елда Г.Тукайның 100 еллыгын билгеләп үтү көннәре алдыннан митинглар мәйданы каршына сынчы И.Ханов тарафыннан эшләнгән “Шигърият агачы” сыны куела.

Г.Тукайның 100, 110, 120 еллык юбилейларына багышланган бәйрәмнәрне авылыбыз халкы әле озак еллар хәтерендә саклар. Монда җыйналган халыкны меңәрләп санап була иде.

2006 нчы елда Г.Тукайның 120 еллыгына музей бинасы һәм мәктәп төзекләндерелде. 1976 елда салынган мәктәбебез хәзер ерактан ук балкып, үзенә чакырып тора.

Бүгенге көндә дә Г.Тукай музее республикабыздан экскурсиягә килгән балалар шау-шуыннан яңгырап тора. Музей бинасына урнашкан “Кыш бабай резеденциясе” елдан-ел укучыларны үзенә тарта. Авылыбызны еракларга таныткан Г.Тукай музее бүгенге көндә дә үз эшчәнлеген югары дәрәҗәдә башкара һәм киләчәктә дә шулай булып калыр дип уйлыйбыз.

2013 елда Габдулла Тукай истәлегенә багышлап авылыбызда тагын бик зур чара үткәрелде. Нәни Габдулланы тәрбиягә алган Сәгъди абзыйның нәсел шәҗәрәсе эшләнде. Бу эштә Габдулла Тукай музее хезмәткәрләре башлап йөрде. Яңа Кырлай мәктәбе коллективы бу чараны үткәрүдә актив катнашты.



Г.Тукайның тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнүгә карата түбәндәге эшләр эшләнде:

  1. “Класстан тыш уку дәресләрендә Арча ягы язучылары иҗатын өйрәнү” дигән авторлык программам белән эшлим. Анда Г.Тукай иҗатына да күп дәрес каралган.

  2. 2006 нчы елда “Габдулла Тукай эзләреннән” дип аталган район укытучылары өчен семинар үткәрдек.

  3. 2011 нче елда “Г.Тукай- күпкырлы талант” дип исемләнгән район укытучылары өчен семинар үткәрдек.

  4. “Г.Тукай иҗатын өйрәнү өчен тестлар” дип исемләнгән хезмәтем “Ачык дәрес” газетасында дөнья күрде.

  5. 2009 елның апрелендә Россия Федерациясе регоннарыннан килгән татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен “Тукай чордашлары истәлекләреннән” исемле әдәби кичә үткәрдем.

  6. 2011 елның апрелендә татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен россиякүләм уткәрелгән фәнни-гамәли конференциядә “ Тукай иҗаты эзләнү эшләрендә” исемле чыгыш ясадым.

  7. 2010 елның гыйнварында татар теле һәм әдәбияты укытучыларының “Икенче буын федераль дәүләт стандартларын гамәлгә кую чорында татар теле һәм әдәбияты укытучысының педагогик эшчәнлеге” дигән темага багышланган квалификация күтәрү курслары кысасында “Г.Тукай шигырьләренә анализ” дигән темага мастер-класс үткәрдем.

  8. Мәктәбебездә 2 ел рәттән Республикакүләм Тукай укулары үткәрелә. Бу укуларның нигезләмәсен эшлим, оештыру эшендә башлап йөрим.

  9. “Габдулла Тукай-публицист” республикакүләм иҗади конкурс җиңүчесе булдым.

  10. “Мәгариф” журналының 2011 енче елның ноябрь санында “Экспонатлар ни сөйли?” исемле музейда үткәрелгән сыйныфтан тыш дәрес эшкәртмәм басылып чыкты.

  11. 2011 елда укучыларның Бөтенроссия эзләнү һәм иҗади эшләре фестивалендә 6 нчы сыйныф укучысы Зарипов Рөстәм, “Бөек татар шагыйре Габдулла Тукай-минем якташым” исемле эше белән катнашып, дипломга лаек булды.

  12. Габдулла Тукай мирасын өйрәнүгә багышланган “Без-Тукай варислары!” II районара фәнни-иҗади эшләр конкурсында 11 енче сыйныф укучысы Батанов Ильяс III дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.

  13. “Габдулла Тукай-публицист” республикакүләм иҗади конкурста 10 нчы сыйныф укучысы Гобәйдуллина Гөлия III дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.

  14. 6 нчы сыйныф укучысы Зарипов Рөстәм “Мәгариф” журналы тарафыннан үткәрелгән “Без-Тукайлы халык” конкурсының җиңүчесе булды. Аңа “Мәгариф” журналының иң зирәк Тукай варисы” дигән мактаулы исем бирелде.

  15. 9 нчы сыйныф укучысы Мортазина Гөлгенә Ш Мәрҗани исемендәге республикакүләм фәнни-гамәли конференциясенең “Төбәкләрдәге музейлар-тарихыбыз чагылышы” секциясендә уңышлы чыгыш ясап, I урынны яулады.



III.Йомгак. Авылымның киләчәге өметле.

“Без- Тукай якташлары!”- дип сөенеп яши кырлайлылар һәм аның истәлекләрен бөртекләп саклыйлар. Халыкның ятим балага кылган яхшылыгы кире кайта. Бүгенге көндә авылыбызда 997 кеше яши. Авылыбызда урта мәктәп, балалар бакчасы, Г.Тукай музее, почта бүлекчәсе, мәдәният йорты, ресторан- кунакханә комлексы эшли. Электр һәм газ Кырлайга башка авыллардан иртәрәк керә. Мәктәбебез дә шәһәр мәктәпләрен көнләштерерлек. Урта мәктәптә 7 авылдан 130 бала укый. Юлларыбызга асфальт җәелгән.

Мин киләчәктә дә авылым тарихы, Г.Тукай белән бәйле эшчәнлегемне дәвам итәрмен дип уйлыйм. Укучыларымның туган җирләре, якташлары турында күбрәк белүләрен телим.

Кулланылган әдәбият.
1.Бөек Тукай Ватаны син, Арча. Казан. “Яңалиф” нәшрияты,2009.

2.З.Рәсүлева. Тукай эзләреннән, Казан, 1985 ел.



Кушымта. Замандашларының истәлекләре

Нәфисә Әхмәтшина истәлеге.

Габдулланың әнисе Мәмдүдә белән мин бер авылда- Өчиледә туып үстем. Яшьтән үк Мәмдүдә минем дус кызым иде. Үсеп буйга җиткәч, Мәмдүдә Кушлавычка, мин Кырлайга кияүгә киттек.



Сәгъди абзый һәм аның хатыны Зөһрә тәтәй ир балалары булмауга борчылалар иде. Мин аларга Габдулланы балалыкка алырга киңәш бирдем. Габдулланы алып кайткач, без Сәгъди абзыйларда ике җәй, бер кыш өйдәш тордык.

Чиләкләремне чыңгылдатып суга чыгуымны шул тирәдә уйнап йөргән Габдулла шунда ук күреп ала иде. Габдулланың башында матур кәләпүш, өстендә яшел хәтфә белән кырлап теккән җиңсез камзул

була иде. Ул шатланып көлә-көлә, әле бер аягы белән, әле икенчесе белән тыраклый-тыраклый , минем яныма килә. Аның тыраклап сикерүеннән яшел, кызыл хәтфә корамадан тегелгән кәләпүшенең озын кара чугы баш түбәсендә бик кызык булып сикерә иде. Габдулла, килү белән, миңа елыша. Без икебез дә бу күрешүгә бик куана идек.

Сирәк кенә булса да, эштән арынып, әниләр янына кайтырга мөмкинлек булганда, мин Габдулланы да үземнән калдырмыйча Өчилегә алып кайта идем.

Зөһрә тәтәй анда-монда китсә, аны миңа калдырып китә иде. Ярлылыгыма карамастан, үзем дә аны яхшы тәрбияләргә тырыша идем: ашата идем, юындыра идем, өс-башларын ямый һәм юа идем. Урманга, болынга барсам, үзем белән ияртеп алып бара идем. Артымнан тырык-тырык йөгереп барганы әле дә хәтеремдә. Дус кызымның баласы булганга һәм яшьләй ятим калганга жәлли идем. Үсеп җиткәч, кем булырын мин бер дә уйламый идем”.

Ахун Сабирҗанов истәлеге.

“ Мин Габдулла белән бер яшьтә идем. Мин аны беренче ел мәктәптә укый башлаган вакыттан бирле беләм. Ул авыл балаларына охшамаган, бик ябык гәүдәле һәм чандыр иде. Укырга искиткеч зирәк иде. Габдулла ул вакытта безнең мәктәптә укырга зирәклекләре белән танылган Җаббар Гарифы белән Әһлине һәм үзеннән берәр ел элек укый башлаган башка малайларны узып китте. Хәтта язга таба ул вакытта безнең мәктәптә балалар укытучы Хәбри хәлфә белән “каты гаен” турында бәхәсләшә башлады. Мин мәктәптә Габдулла белән ике кыш укыдым. Һәрвакыт Габдулла, Әһли, Гариф, мин сабакны бергә укый идек, дөресен әйткәндә,Габдулла безне өйрәтә иде.

Бервакыт Габдулла белән бергәләп Сәгъди абзыйның базы тирәсендә куышып, шаярышып йөргәнлегебезне хәтерлим.

Язын алар Сәгъди абзый белән басуга чәчүгә бардылар. Без дә шуннан ерак түгел җирдә чәчү чәчә идек. Сәгъди картның арбасы янында коелып калган орлыгын чүпләргә бик күп күгәрчен җыелган. Шуны күргәч Габдулла, кул изәп, мине чакырып алды. Мин килгәч, шул орлык коелган җиргә чәчү тубалын авызы белән каплап, кырынайтып куйдык та артына бау бәйләдек. Икебез дә бауның очын тотып арба астына кереп яттык. Тубал астына күгәрченнәр җыелгач, Габдулла миңа: “Бауны җибәр, Ахун!”- дип кычкыра. Мин бауны ычкындыргач та тубал җиргә капланып, астына күгәрченнәр кереп кала. Без аларны тотып өйгә алып кайтабыз.

Габдулла Җаек каласына киткәч, берничә елдан соң мин дә Бакуга нефть промыселларына эшләргә киттем. Шунда эшләгәндә, кайдандыр минем адресны белеп, миңа хат язган иде. Мин дә аңар җавап яздым. Шуннан соң без аның белән берничә мәртәбә хат языштык. 1907 нче елны ул миңа: “Казанга кайттым, тиздән авылга призывка кайтам, син дә кайт, бергәләп авылга кайтырбыз”,- дип язды. Казанга кайткач, мине “Болгар” номерларына, үз янына төшәргә чакырып язган иде. Шуннан соң мин дә призывка каралу өчен авылга кайтышлый Казанга тукталып, “Болгар” номерларына төштем. Ләкин мин башка номерга кергән идем. Ул мине күргәч, үз номерына кермәвем өчен ачуланып, әйберләремне алып, мине үз номерына кунарга алып чыкты. Шуннан соң төне буе сөйләшеп яттык. Икенче көнне, үз кесәсеннән извозчик яллап, мине музейга, кинога алып барды, кичен циркка бардык.

“Өч көнсез җибәрмим”, дисә дә, икенче көнне мин ашыгып Кырлайга кайтып киттем, ул Кушлавычка кайтырга калды. Үзен көтми кайтып киткән өчен миңа үпкәләп калды. Үзен көтми кайтып киткән өчен миңа үпкәләп калды.

Әһли белән мине солдатка алдылар, Габдулла котылып калды. Солдатка алынгач ай ярымнан соң без Әһли белән, китү өчен, Казанга военный начальникка килдек. Безнең Казанга килгәнне белеп, Габдулла безне яңадан үз номерына чакырды. Озаклап сөйләшеп утырдык. Казаннан бик тиз китмәгәнгә, без тагын берничә тапкыр аның номерына барып сөйләшеп утырдык. Шул утырышулар безнең Габдулла белән артык утыру булды. Шуннан соң без аны күрә алмадык.



Хәлилерахман Гобәйдуллин истәлеге.

Мин Габдулланың Кырлайга килүен хәтерлим. Без урамда малайлар белән уйнап йөри идек. Җәй көне көндезге сәгать 11 ләр тирәсе иде. Балалар : “ Әнә, Сәгъди абзый бер малай алып кайтып килә”, дип кычкырып йөгерешә башладылар. Арбага кашка туры ат җиккән Сәгъди абзый, башына корама кәләпүш кигән, чагыр күзле,маңгаенда аз гына шадралы, ябык кына бер малай утыртып, үзенең җил капкасы төбенә килеп туктады. Ат ишек алдына кергәнче үк, ул малай, арбадан төшеп, безнең янга килде. Аның аягында искерәк читек белән кәвеш иде. Ул безнең белән сөйләшеп торырга өлгерә алмады, Сәгъди абзыйның хатыны чыгып, аны өйгә алып кереп китте. Шунда ук мин, өебезгә йөгереп кайтып, әткәйгә: “Сәгъди абзый Өчиледән бик шәп киенгән бер малай алып кайтты”, -дип сөйләдем. Әткәй миңа: “Ул минем белән бергә Кышкарда укыган Гариф абзый улы булырга кирәк, атасы дус кеше иде, улын да күрергә кирәк”,- диде...

Көз көне Зөһрә тәтәй аны безнең әнигә укырга китерде...

Икенче кыш без Габдулла белән икебез дә мәктәпкә йөреп укый башладык.

1907 нче елда призывка каралырга кайтканда, ул Кырлайга килгән . Ул вакытта әткәй мине призывка каралу өчен Арчага алып киткән иде. Габдулла Әтнәдә каралган булган. Үзе бик таза иде, ди. Әни аны ул кыяфәттә күреп аптырап калган. Кайткач, әнинең безгә: “Габдулла килгән иде, баштанаяк урысча киенгән, хәзер китаплар язып торам, дип сөйләде, басылган китапларымны сезгә дә җибәрермен, диде”,-дип сөйләгәне әле дә хәтеремдә...

1913 нче елда, авырып ятканда, әткәй Казанда Габдулланың номерына барган. Әткәй аның белән күрешү турында түбәндәгеләрне сөйләде: “Мин номерына кергәндә, ул, пальто ябынып, караватында ята иде. Мин кергәч, ул урыныннан сикереп торды да, җиткән чәчләрен төзәтеп, ике куллап минем белән килеп күреште. Звонок биреп, официанткага чәй һәм пәрәмәч китерергә кушты. Үзе белән бик озаклап сөйләшеп, чәй эчтек. Минем кергәнемне бик яратты”,- диде.

Хәбибрахман Гатауллин истәлеге.

Кырлай мәктәбендә укый башлагач, Тукайны башлап укыткан Хәбибрахман Гатауллин (Хәбри хәлфә) Тукайның мәктәптә укуы турында болай сөйли:

“ Мин Габдулланы мәктәпкә укырга кергән көннән башлап беләм. Мәктәпкә йөри башлаганда, ул бик кечкенә иде. Укырга һәм язарга бик дәртле иде. Укыган нәрсәсен ятлап бара иде. Тәрбиясезләнеп, башка балалар белән шаярып йөргәнен хәтерләмим. Шаярган яки сабак белмәгән өчен минем тарафтан башка балаларга эләккәләсә дә, мин аңар тырнак белән дә чиертмәдем. Ул бервакыт кара савытын ваткан өчен елады. Мин, аны юатып, башка кара савыты бирдем. Ул аңа бик куанды. Бераз укыгач, ул мәктәптәге башка балаларның сабакларын өйрәтә башлады. Безнең өйгә һәрвакыт кереп- чыгып йөри иде”.



Әһелулла Хәлиуллин истәлеге.

Габдулла минем иң якын балалык иптәшем иде. Мәктәптә укыганда аның бик кечкенә бер чанасы бар иде. Һәр көн иртә белән, китапларын шул чанасына салып, безнең тәрәзә төбенә килеп: “Әһли!”- дип кычкыра торган иде. Мин йөгереп чыга идем дә без, аның белән бергәләп, мәктәпкә китә торган идек. Ул вакытта безнең белән укучылар арасында яшь ягыннан да, гәүдә ягыннан да олырак булып Мөхәммәтша Сафасы белән Хәбибулла Сафиы исәпләнә иделәр. Сафины ул вакытта малайлар “Сапи” дип йөриләр иде. Габдулла аны үртәргә ярата иде. Сафи аны куып йөри иде.

Сафа Мөхәммәтшин истәлеге.

“Язын сабанга чыккач, Сәгъди абзый миңа Габдулланы тырмага өйрәтергә кушты. Мин аны ике көн, үзем белән алып барып, тырмага өйрәттем. Кайткач, Сәгъди абзый миннән: “ӨЙрәнәме мине малай?- дип сорый иде. “Өйрәнә”,- дигәч, бик шатлана иде. Без Иябаш ягында тырмалый идек. Шул вакытта малайлардан бер кешедә эт балалары барлыгын ишеттем. Шуны ишеткәч тә, Габдулланың колагы торды. “Әйдә, барып, берәр көчек алып кайтыйк, Сафа абый”, -ди башлады. Кичен җирне тырмалап бетергәч, Иябашына барып, икебезгә берәр көчек алып кайттык. Сәгъди абзый күргәч, аңар бер сүз дә әйтмәде. “Ташландык ипи катыларын ашатырсың шунда. Зурайгач, йортыбызны саклар”, -диде. Габдулла аның бу сүзеннән куануыннан нишләргә дә белмәде.

Заявка


П.п


Ф.И.

Әтисенең исеме,

туган елы


Район,

мәктәп,



Телефон

(мәктәп, өй яки сот. телефон номеры



Адрес,

индекс


Паспорты

буенча


мәгълүмат:

кем тарафыннан кайчан бирелгән



ИНН һәм пенсион.

страх. свид



1

Зарипова

Миләүшә


Рафис кызы

Арча районы, Яңа Кырлай урта мәктәбе

(8843)66-56-7-36

(мәктәп),

8843)66-56-8-34

(өй)



Арча районы, Яңа Кырлай

авылы, Татарстан урамы, 69 нчы өй, 422035



92 12 341323. УФМС России по Республике Татарстан в Арском районе,

05.07.2012



160901620890
034-506-732 34







Достарыңызбен бөлісу:




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет