Сыйфат дәрәҗәләре



жүктеу 75.76 Kb.
Дата11.07.2016
өлшемі75.76 Kb.
Галимова Гүзәлия Рәмис кызы, Буа шәһәре 6 нчы номерлы урта мәктәбенең I категорияле укытучысы

Татар теле

11 нче сыйныф

Тема: Сыйфат дәрәҗәләре.
Максат:1)Укучыларның сыйфат турында белемнәрен тирәнәйтү, тикшерү, системага салу, гамәли куллана алуларына ирешү, белем күнекмәләрен бәяләү.

2) Танып-белү активлыгын һәм мөстәкыйльлекне үстерү.

3) Укучыларда туган телгә мәхәббәт тәрбияләү.
Җиһазлау: 10 нчы сыйныф дәреслеге, карточкалар, тестлар, таблицалар, перфокарталар.
I Актуальләштерү.

Кроссворд чишү


  1. Гүзәл сүзенең синонимы (матур)

  2. Унбер төзелеше ягыннан нинди сан? (кушма)

  3. Төн нинди? (караңгы)

  4. Ябык сүзенең антонимы (ачык)

  5. Күп уйлый торган кеше (уйчан)

Бу сүзләр кайсы сүз төркеменә карый? ( Сыйфат)

Бик дөрес.



II Үткән дәресне кабатлау

Ә хәзер ике укучыны (Наилә, Илдар) такта янына чакырам. Алар алда үткән дәресне кабатлап, карточкалар белән эшләячәкләр. Ә без яңадан кроссвордка әйләнеп кайтыйк. Нинди сүз килеп чыкты? ( Тукай)

Г.Тукай кайда һәм кайчан туган? (1886 ел, 26 апрель. Арча, Кушлавыч.)

Аның туган көнен ничек билгеләп үтәләр? (Шигырь бәйрәме үткәрелә.)

Аның нинди әсәрләрен беләсез? (“ Су анасы” , “Шүрәле”, “ Исемдә калганнар” )

Әйе, апрель аенда халкыбызның бөек шагыйре Г.Тукай дөньяга килә. Быел аның тууына 120 ел була. Без дә бүген дәрестә Тукай иҗатының бер өлешен күздән кичереп үтәрбез.



III Өй эшен тикшерү

Сезгә өйдә Г.Тукай әсәрләренә иллюстрацияләр ясап килергә кушылды. Һәм шулай ук сыйфатлар кертеп , рәсемгә карата, хикәя төзергә һәм үзегезнең рәсемнәрегезне яклый белергә кушылган иде. Без хәзер 1-2 укучының эше белән танышып китәрбез. Калганнарыгызныкын җыеп алам.

( Тактада эшләүчеләрнең эшен тикшерү.)

Ә хәзер тактада бирелгән җөмләләргә күз төшерик. Аста сайлап алу өчен сыйфатлар бирелгән. Төшеп калган сыйфатларны өстәп, плакаттагы җөмләләрне укырга. Сыйфатларның нинди җөмлә кисәге булып килүен билгеләргә.

( Бөек) шагыйребез Г.Тукай бик аз гомер эчендә гаять ( бай) иҗат мирасы калдырды. Ул үзе исән чакта ук ( татар ) милләте тарафыннан аның ( рухи ) юлбашчысы итеп танылды. Аның әсәрләре безгә бик кадерле.

Сыйфатлар нинди җөмлә кисәге булып килгәннәр? ( аергыч, хәбәр ).

Бик яхшы. (Презентация 2-4 слайдлар)

IV Яңа материалны аңлату

Ә хәзер укучылар презентациягә күз төшерик әле. (5 слайд) ( 1 укучы кычкырып укый.)

Без биек тауга мендек. Тирә- якта без торган түбәдән дә биегрәк түбә күренмәде. Тауның иң биек җиренә менеп җиткәнбез. Бөтен җир күксел томан белән капланган.

(М. Әмир.)

Бу өзектән сыйфатларны табыйк.

Биек, биегрәк, иң биек, күксел.

Бик яхшы. Сыйфат предметның билгесен белдерә дидек. Предметның сыйфат белән белдерелгән билгесе төрле формада булырга мөмкин. Сыйфатларның кайберләре бер предметтагы билгенең башка предметтагы билгеләргә караганда артык, ә кайберләре ким булуын белдерә. Шуннан чыгып, асыл сыйфатларның гади, чагыштыру, артыклык һәм кимлек дәрәҗәләре була.( 6-8 слайдлар)

Гади дәрәҗәдәге сыйфат предметның гадәти билгесен белдерә.(Биек тау, матур йорт)

Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфат бер предметтагы билгенең , башка предметтагы билгегә караганда чагыштырмача артык булуын белдерә рак-рәк кушымчасы ярдәмендә ясала биек-биегрәк.

Артыклык дәрәҗәсендәге сыйфат бер предметтагы билгенең башка шундый ук предметтагы билгедән бик күпкә артык икәнлеген белдерә. Артыклык дәрәҗәсе төрлечә формалана:1) сыйфатның кабатланып килгән беренче авазына яки иҗегенә п яки м авазлары өстәлә: ап-ак, ямь-яшел. 2) иң, җете, үтә, дөм кебек кисәкчәләр ярдәмендә: иң зур, иң биек.

Кимлек дәрәҗәсендәге сыйфат предметтагы билгенең гадәттәгедән бераз ким булуын белдерә. –гылт –гелт, -кылт –келт, сыл-сел-су кушымчалары ярдәмендә формалаша. –(кызыл, күксел).



Истә тотарга! (9 слайд) Тартыкка беткән сыйфатларны чагыштыру дәрәҗәсенә куеп әйткәндә, кушымча алдыннан ы, е авазлары ишетелә, ләкин язуда күрсәтелми : тар-рак.

Кимлек дәрәҗәләре кушымчалары ялганганда, кайбер сыйфатларның соңгы бер-ике авазы кыскара: яшел - яшькелт.



рак-рәк кушымчалары ялганганда (к) (къ) (п) авазлары үзләренең яңгырау парлары белән чиратлашалар биек - биегрәк, ак - аграк.

Димәк,бирелгән өзеккә кире кайтып нәрсә әйтә алабыз? (Сыйфатлар дәрәҗә белән төрләнгәннәр. Биек- гади, биегрәк- чагыштыру, иң биек- артыклык, күксел- кимлек.)

Бик дөрес. Бүгенге дәресебезнең темасы сыйфат дәрәҗәләре.

Ә хәзер дәфтәрләрне ачтык бүгенге числоны һәм теманы язабыз. 149 нчы күнегү, 3 сыйфатны чагыштыру дәрәҗәсенә, 150 нче күнегү 3 сыйфатны артыклык дәрәҗәсенә, 151 нче күнегү 3 сыйфатны кимлек дәрәҗәсенә куеп язарга. Аннан соң һәрбер дәрәҗәдәге берәр сүз белән берәр җөмлә язарга.( 1-2 укучы укый.) (10 слайд)



V Сайланма диктант. Сыйфатларны табарга, дәрәҗәләрен ясалышларын билгеләргә, өзекләрнең исемнәрен язарга.

Күп эшләде иренмичә: бара-бара чыгарды ул матур-матур балалар да (“Карлыгач” )

Яңак, маңгай җыерылмаган тешләр дә сау,

Яшьләрчә саф, ачык чыга аның сүзе ( “ Бабай”)

Күрмимен алны вә артны, и чабам мин, и чабам;

Ашыгам, тирлим, пешәм һәм кып-кызу уттай янам ( “ Су анасы”)

Көн озын ич, ул уенның мин һаман вактын табам,

Чыкмамын тышка, уенга, булмыйча дәрсем тәмам. (“Эш беткәч уйнарга ярый” )


Үрнәк: матур-матур- гади, парлы. ” Карлыгач” ;
Мин сезгә әдәби әсәрләрдән күчерелмә мәгънәдә бирелгән сыйфатларны язып килергә кушкан идем. Хәзер һәрберебез берәр мисал китерә туры мәгънәсен дә әйтә барабыз.

Ачык караш- ачык ишек

Җылы сүз- җылы су

Авыр хәбәр- авыр йөк

Нечкә күңелле- нечкә билле

Тәмле телле- тәмле аш

Алтын куллы- алтын тарак

Олы урам- олы кеше

Гүзәл чатыр- гүзәл кыз

Нәзек тавыш- нәзек китап



VI Белемнәрне ныгыту.
153 нче күнегү. Калын хәрефләр белән бирелгән сыйфатларга морфологик- синтаксик, морфологик анализ ясарга.

1 төркем. 1 нче җөмлә- ябык

5 нче җөмлә-түм-түгәрәк

6нчы җөмлә- күгелҗем

2 төркем . 3 нче җөмлә - ягымлы

4 нче җөмлә - ап-ак

3 төркем. Таблицага бирелгән сүзләрне урнаштырырга
Ә хәзер дәресне ни дәрәҗәдә аңлавыгызны тикшерү өчен тест эшлибез.
VII Йомгаклау. Сыйфат нәрсәне белдерә?

Нинди сорауларга җавап бирә?

Ясалыш ягыннан сыйфатлар ничә төркемгә бүленә?

Сыйфатның ничә дәрәҗәсе бар? Санап китәргә.


Тестларны тикшереп, билгеләр куярга.

Өй эше: Сыйфатлар кулланып “ Тукай безнең йөрәкләрдә” дип аталган инша язарга.

Дәрестә куллану өчен карточкалар.

Бирелгән сыйфатларга капма-каршы мәгънәдәге сыйфатлар табып языгыз.


Ак- ...; ачык-....; биек-....; сай-....; коры-....; куркак-....; киң-....; иске-...; эре-...; ялкау-.....; кечкенә-....; матур-....; кызу-....; көчле-..... .

Җәяләр эчендәге исемнәрнең кайсы- синонимнарның икесе белән дә, ә кайсы берсе белән генә кулланыла? Язып эшләгез.


Карт, олы яшьтәге ( агач, кеше) , чибәр, матур ( кыз, йорт) , саф, чиста ( һава, савыт ) , эссе, кайнар ( су , көн ) , иске . күптәнге ( танышлар , кием ).


Дәрәҗә

Ясалышы


Гади дәрәҗә

Чагыштыру дәрәҗәсе

Артыклык дәрәҗәсе

Кимлек дәрәҗәсе

Тамыр сыйфатлар













Ясалма сыйфатлар













Кушма сыйфатлар













Парлы сыйфатлар













Тезмә сыйфатлар














Тест


  1. Сыйфат нинди сүз төркеменә керә?

а) мөстәкыйль сүз төркеменә

б) модаль сүз төркеменә

в) бәйләгеч сүз төркеменә


  1. Сыйфат лексик- грамматик яктан нәрсәне белдерә?

а) предметны ; б) хәрәкәтне; в) хәлнең билгесен

г) предметның билгесен



  1. Морфологик яктан сыйфатның төп үзенчәлеге нинди?

а) төрләнми ; б) төрләнә

  1. Сыйфатларның дәрәҗәсен билгеләгез.

Ак кар, караңгы төн, таза егет, тәүге мәхәббәт, матур кыз:

а) гади дәрәҗәдә ; б) чагыштыру дәрәҗәсендә

в) артыклык дәрәҗәсендә ; г) кимлек дәрәҗәсенд


  1. Сыйфатлар нинди җөмлә кисәге булып килгән?

Зур йорт, түгәрәк өстәл, уйчан бала, кызыл алма.

а) тәмамлык ; б) аергыч; в) хәл



  1. Сыйфатлар нинди җөмлә кисәге булып килгән?

Агач яфраклары ямь-яшел. Көн яңгырлы.

а) хәбәр ; б) хәл; в) аергыч



  1. Сыйфатлар нинди җөмлә кисәге булып килгән?

Күңелле яшибез, матур җырлыйбыз, яхшы эшлибез.

а) хәл ; б)аергыч; в) хәбәр



  1. Сыйфат нинди сорауларга җавап бирә?

а) кем? нәрсә?

б) нинди? кайсы?

в) кайда? кайчан


  1. Сыйфатларның ясалыш ысулын күрсәтегез.

Матур күлмәк, чибәр кыз, сылу каен, зифа буй.

а) тамыр; б) кушма; в) ясалма; г) парлы; д) тезмә



  1. Сыйфатларның дәрәҗәсен билгеләгез

Кызылрак төс, көчлерәк яу, тыгызрак капчык:

а) гади дәрәҗәдә; б) чагыштыру дәрәҗәсендә; в) артыклык дәрәҗәсендә

г) кимлек дәрәҗәсендә


  1. Сыйфатларның дәрәҗәсен билгеләгез

Кып- кызыл алма, сап-сары көнбагыш, дөм сукыр музыкант

а) гади дәрәҗәдә, б) чагыштыру дәрәҗәсендә, в) артыклык дәрәҗәсендә



г) кимлек дәрәҗәсендә

  1. Бу нинди сыйфатлар?

Матур- ямьсез, зур- кечкенә, эшчән- ялкау, батыр- куркак

а) омонимнар; б) антонимнар; в) синонимнар


©dereksiz.org 2016
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет