Спас районы Урта Йорткүл урта мәктәбенең I категорияле физика укытучысы Вәлиев Зөфәр Әнвәр улы Физика 9 сыйныф Тема: Электромагнитик индукция



Дата13.07.2016
өлшемі93.5 Kb.
#196716
Спас районы Урта Йорткүл урта мәктәбенең I категорияле физика укытучысы Вәлиев Зөфәр Әнвәр улы

Физика 9 сыйныф

Тема: Электромагнитик индукция.

Максат: Укучыларны электромагнитик индукция күренеше, аның барлыкка килү шартлары, ачылу

тарихы белән таныштыру.

Укучыларның компьютер технологияләрен куллану күнекмәләрен ныгыту.

Магнит кыры турындагы белемнәрне кабатлау, эксперименталь эшләү күнекмәләрен ныгыту.

Укучыларда фәнгә, белем алуга кызыксыну уяту, сакчыл караш тәрбияләү.

Җиһаз: Дәреслекләр, компьютерларлар, “ООП Формоза” программасы, миллиамперметрлар, ток

чыганагы, даими магнитлар, кәтүкләр, гальванометр ,магнитик такта, үткәргечләр, карточкалар.

Кодоскоп, ЛЭТИ , трафаретлар ,плакат, тестлар.

Дәрес барышы.

1.Кереш

А) Дәресне оештыру моменты.

Б) Дәрес темасын, максатын белдерү.

2.Алдагы дәресләрдә алган белемнәрне кабатлау ( дәресне яки бер өлешен компьютер классында үткәрергә мөмкин, алдан компьютерларга “Формоза” сервер һәм клиент программалары урнаштырыла , Серверда алдан тестлар әзерләнә.Укучылар укытучы кушуы буенча эшлиләр).

А) Компютерларны кабызу.

Б) Компьютерда (Живая физика) “Формоза” программасын ачу .

В)Тест үтү. “Управление Опросом” нач.экзамена. регистрация библиотека – физика – экзамен- тест магнит кыры 9 –ОК

1. Магнит кырын нәрсә тудыра?

1. Электролит эремәсе

2. Уңай корылмалар

3. Уңай һәм тискәре корылмалар

2. Магнит сызыгы юнәлеше итеп нинди юнәлеш кабул ителгән?

1. Уң якка 2. Көньяктан төньякка

3 Сул якка. 4. Төньяктан көньякка

3. Нинди кыр бериш булмаган кыр була?

1. Сызыклары кәкре 2. Теләсә кайсы ноктада көч модуле тигез.

3. Магнит кыры сызыклары кәкре һәм куелыгы ноктадан ноктага үзгәрә.

4. Нинди кыр бериш кыр була?

1. Магнит кыры сызыклары куе урнаша

2. Магнит угына тәэсир итү көче модуле һәм юнәлеше берүк (теләсә кайсы ноктада).

5. Кайсы очракта бериш кыр барлыкка килә?

1. Туры магнит тирәсендә 2. Токлы туры үткәргеч тирәсендә

3. Соленоид эчендә

6. Бериш һәм бериш булмаган магнит кыры сызыклары ничек урнаша?

1. Бериштә параллель һәм берүк куелыкта , бериш булмаганда кәкре һәм төрле куелыкта

2. Бериш берүк куелыкта , бериш булмаган параллель 3. Бериш кырда параллель , бериш булмаган бер үк куелыкта.

7. Борау кагыйдәсе нәрсә өчен кирәк?

1. Магнит кыры сызыгы юнәлешен билгеләү. 2. Ток юнәлешен билгеләү.

3. 1 һәм 2 очрак өчен дә ярый.

8. Уң кул кагыйдәсе ни өчен кирәк?

1. Туры ток магнит кырын билгеләү өчен 2. Соленоидта магнит кыры сызыкларын билгеләү өчен

3. Соленоидта магнит полюсларын билгеләү өчен.

9. Магнит кыры индукциясе ничек билгеләнә?

1. F. 2. В. 3. L. 4. Тл.

10. Магнит индукциясе берәмлеге ничек атала?

1. Вебер 2. Тесла 3. Кулон.

Г) Дистанцион идарә иту программасы белән эшләү. (алдан әзерләнә)



1)Программаны ачу. Урок учителя выбор класса регистрация урок маг.аг.кв ОК

Сорауларга җавап бирү. Программада түбәндәге рәсем һәм сораулар:



  1. В12 , В3нокталарындагы магнит индукциясе сызыклары турында нәрсә әйтеп була ?






Рәсем 1


2)Рәсемнәрдә магнит кырларының төрләре нинди һәм ни өчен (бериш яки бериш түгел)

3). Рәсем 1 дә үткәргечтәге ток юнәлешен билгеләгез Борау кагыйдәсен әйтергә.

4) Рәсемнәрдәге ток юнәлешен билгелә.Карандаш белән күрсәт.

5) Рәсем 2 дә магнит сызыкларының кайсы өлешендә магнит угына тәэсир итә көче зуррак ?



А
Б

Рәсем 2


2. Яңа теманы аңлату.

1. Укучылар алдында проблемалы сорау кую: Үткәргечтә ток үткәндә магнит кыры барлыкка килә , ә магнит кыры ярдәмендә электр тогы алып булмыймы икән соң?

2. а)Электромагнитик индукция ачылу тарихы . «Магнитизмны - электрга әверелдерергә» .

б) Укучыларны Фарадейның биографиясе белән таныштыру.

Диафильмнан кадр карау(М.Фарадей портреты).

Майкл Фарадей – инглиз физигы , электр һәм магнит кырларын өйрәнүгә нигез салучы.

Фарадей Лондон янында тимерче гаиләсендә туа. Үзенең белемен ул башлангыч мәктәптә ала. 14 яшендә укучы булып тегү мастерскоена урнаша.

Фарадейда - инглиз химигы – Деви лекцияләре тирән эз калдыра. 1813 елда Деви Фарадейны үзенең лабораториясенә эшкә ала.Фарадей Деви белән Франция , Италия һәм Швейцариягә сәяхәтеннән соң үзенең өйрәнүләрен башлый 1824 елда Фарадейны Лондон патша җәмгыяте әгъзасы итеп алалар . Бу аны галим дип тану була .

Майкл Фарадей 1824 елда үзенең көндәлегенә: “ Магнетизмны электрга әверелдерергә”,- дип язып куя . 10 елдан соң бу мәсьәләне ул уңай һәл итә .

1834 елның 29 августында Фарадей электро-магнитик индукцияне ача. Гаҗәеп яңа ачыш датасының бу кадәр төгәл билгеле булуы – бик сирәк очрый торган хәл. Үзенең ачышыннан соң Фарадей 3 томлык “электр тогын тәҗрибәдә өйрәнү” дигән китабын бастырырга тотына.

Майкл Фарадей – 1867 нче елда вафат була.

в) Очраклы рәвештә электромагнитик индукциянең ачылмый калуы турында бер укучы сөйли.(алдан әзерләнә.)

3. Тәҗрибә ясау.

а)Гальвонаметр тоташтырылган кәтүккә магнит кертү – чыгару.

б)Индукцион ток барлыкка килү.

в)Ни сәбәпле индукцион ток барлыкка килә соң? Ток барлыкка килсен өчен нинди шартлар үтәлергә тиеш.Әйдәгез моны бергә ачыклыйк!Укучыларны группаларга бүлү һәм карточкалардагы тәҗрибә- биремне үтәргә тәкъдим итү.

4.Карточкалар б\н эш.

Физик эксперементлар ясау һәм нәтиҗә чыгару.

Карточкалар

1.а) Кәтүк һәм миллиамперметр ярдәмендә чылбыр җыярга . Кәтүк эченә магнитны бер полюсы б/н кертергә 3-4 сек.туктап торырга һәм кире чыгарырга, миллиамперметр күрсәтүен күзәтергә, нәтиҗә ясарга

б) Магнитны штативка беркетеп куярга һәм шул ук чылбырны кулланып , кәтүкне магнитка кертергә һәм 3-4 сек.туктатып торырга Бу ва кытта миллиамперметр күрсәтүен күзәтеп нәтиҗә ясарга .

2. Кәтүк һәм миллиамперметр ярдәмендә чылбыр җыярга һәм:

а) Магнитны бер полюсы белән кәтүк эченә кертергә ,3-4 сек ка туктатып торырга һәм кире чыгарырга . Нәтиҗә ясарга.

б) Магнит полюсын алмаштырып шул ук тәҗрибәне эшләп кара . Нәтиҗә яса.

3.а)Кәтүк һәм милливольтметрга тоташтырып бер чылбыр һәм икенче кәтүкне ачкыч аша ток чыганагына тоташтырып икенче чылбыр җыярга аннары ике кәтүк тә бер үк кендеккә киертелергә тиеш. Ачкычны кыска вакытка гына тоташтырып алырга һәм бу вакытта милливольтметр күрсәтүен күзәтергә . б) Ток юнәлешен үзгәртеп тәҗрибәне кабатларга һәм нәтиҗә ясарга.

в) Кәтүкләрнең берсен кендек эченә кертеп-чыгарып йөртергә һәм милливольтметр күрсәтү турында нәтиҗә ясарга.

Сорауларга җавап бир.

1.а) Миллиамперметрда нинди күренеш күзәтелде?Кайсы очракта ток барлыкка килде,кайсы очракта юк? б) Ике тәҗрибә ясадыгыз. Нинди очраларда ток барлыкка килде?

2.а) Магнитны кәтүк эченә кертеп туктатып торганда нинди

күренеш күзәтелде? Ток барлыкка килсен өчен нинди шарт үтәлергә тиеш дип уйлыйсыз?

б) Магнит полюсларын алыштырып тәҗрибә ясаганда

миллиамперметрда нәрсә күзәтелде?

3.а.Нинди очракларда ток барлыкка килде?

б.Сезнеңчә ток барлыкка килсен өчен нинди шартның үтәлүе кирәк?

5.Тәҗрибәләр буенча нәтиҗә чыгару.

1)Электр тогы барлыкка килү өчен нинди шарт үтәлү кирәк булды ?

2)Тагын кайсы очракларда электр тогы барлыкка килде.

6.Электромагнитик индукция ачылуның әһәмияте . Генераторлар барлыкка килү турында аңлату.Плакат куллану. Электростанцияләрдә, техникада кулланылуы. Тәрбия моменты. Электр тогын без еш һәм күп кулланабыз,ләкин бердә кирәкмәгәнгә дә янган очраклар да җитәрлек. Ә бу безнең акчалар яна дигән сүз. Шуңа күрә без электр энергиясен сакчыл кулланырга тиешбез.



7.Белемнәрне ныгыту өстендә эш.

1)Дәреслек буенча күнегү №39(2) эшләү,сорауларга җавап бирү.

2)Кодоскоптан күрсәтеп анализлау.(трафарет)



А) б) в) г) д)

А һәм б очрагында боҗралар туры хәрәкәт иткән, в,г,д очракларында ОО1 күчәре тирәсендә әйләнә.Бу очракларда индукцион ток туарга мөмкинме?

3) Карточкалар белән эшләү.





А Б В

Г Д

Е Ж З


III . Үзләштерү дәрәҗәсен билгеләү .Тест эшләү.(карточкалар таратыла,мөмкин алдан компьютерларда әзерләп куярга)
1)Электромагнитик индукция күренешен кем ачкан ?

1.Э.Х.Ленц.

2.М.Фарадей.

3.Д.Максвелл.

4.Б.С.Якоби.

2)Гальванометр һәм кәтүктән торган чылбырдан күтүк эчендә магнит хәрәкәт иткәндә нәрсә күзәтелә?

1.Гальванометр үзгәрешсез кала. 2.Кәтүк урыныннан күчә.

3.Гальванометр угы бер якка авыша.

3)М.Фарадай үз алдына нинди бурыч куйган ?

1.Электр күренешен магнитизмга әверелдерү.

2.Магнит кырын электрга әверелдерү.

3.Магнит агышын күзәтү.

4)Магнитны кәтүктән чыгарганда гальванометр угы тагы авыша – капма-каршы якка .Бу нәрнсәне аңлата?

1.Кәтүктә ток барлыкка килә.

2.Кәтүктә капма-каршы юнәлештә ток барлыкка килә.

3.Кәтүктә ток бетә.

5)Кайсы очракта индукцион ток барлыкка килә?

1.Кәтүккә магнитны керткәндә һәм чыгарганда.

2.Магнитны кәтүк эчендә тотканда.

3.Кәтүкне токка тоташтырганда .

6)Кәтүктә барлыкка килә торган ток зурлыгы нәрсәгә бәйле ?

1.Магнитны хәрәкәтләндерү тизлегенә.

2.Магнитны кәтүккә кертү яки чыгаруга.

3.Бернәрсәгәдә бәйле түгел.

7)Нәрсә ул электромагнитик индукция?

1.Магнит агышы үзгәрү

2.Йомык контурда ток барлыкка килү.

3.Магнит агымы үзгәргәндә йомык контурда ток барлыкка килү.

8)Нинди шарт үтәлгәндә барлык очракта да гальванометрда ток барлыкка килә ?

1.Магнит кулланганда

2.Гальванометр һәм үткәргечле кәтүктән торган чылбырда магнит агымы үзгәреп торганда

3.Тәҗрибәдә кәтүк кулланганда.


IV. Өй эше бирү. Укырга $ 49 ,1-4 сорауларга җавап бирү, Лаборатор эшкә әзерлек.

V. Йомгаклау.Билгеләр кую.

Достарыңызбен бөлісу:




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет