Сталинград сугышында катнашкан якташыбыз батырлыгы



Дата07.07.2016
өлшемі36.5 Kb.
#184139
Сталинград сугышында катнашкан якташыбыз батырлыгы
Алабуга районы Морт урта мәктәбе

укучысы

Сабирзянова Алия Фәрит кызының

эзләнү-тикшеренү эше.

Минем туган авылым Морт табигатьнең бик матур җиренә - Киленбиегән һәм Мәмет елгалары арасына урнашкан. Авыл янындагы урман, урманда үсеп утырган каен, язын ак чәчәккә төренә торган хуш исле шомырт, басуларында җыр сузучы тургайлар...

Әйе, менә шушы матурлыкка кайгы шәле япкан сугыш Морт авылына да кагылмый үтмәде. Сугыш турындагы хәбәр авылга көне-сәгате белән килеп җитте.

Беренче көнне үк авыл халкы басу капкасыннан 26 кешесен озатып калды. Барлыгы 515 кешесен озатты авыл сугышка, ә нибары 261 генә утны-суны кичеп кире әйләнеп кайтты. Батыр булып, җиңү яулап кайттылыр авылдашлар. Хөкүмәтебез алар батырлыгын югары бәяләде: күкрәкләрендә орденнар, медальләр аларның. Бүләкләрнең кайберләре мәктәп музеенда саклана. Музей ишеген ачып кергән бер генә кешене дә пуля тишкән “Сталинград оборонасы өчен” медале игътибарсыз калдырмый.

Мин, Морт урта мәктәбенең 10 нчы сыйныфында укучы Сабирзянова Алия, музейның эзләнү эшләрендә теләп катнашам. Пуля тишкән медаль минем өчен , безнең гаилә өчен бик изге ядкарь. Аның хуҗасы – бабам Шәрифуллин Хөсәен Фәләхетдин улы. Ул үзе Юраш авылында туып үскән, җиде класс белем алган. Бик яшьли әнисез калган дүрт балалы гаиләдә, олы бала булганга, тормыш юлы сукмакларын үзенә салырга туры килгән. Мәктәптә укыганда ук күрше авыл кызы Дәлиләгә күз атып йөргән. 30нчы еллар азагында күп кенә яшьләр эш эзләп чит җирләргә юл тотканнар. Инде үсеп җиткән озын буйлы, шомырт кара чәчләрен артка җибәреп тараган чибәр егет Хөсәен һәм зифа буйлы, матур йөзле, зәп-зәңгәр күзле Дәлиләне язмыш сукмаклары Донбасс шәһәрендә очраштыра. Бу гашыйклар җир җимертеп шахтада эшлиләр, вәгъдәләр бирешәләр, ләкин Хөсәенне армия хезмәтенә алалар. Ул диңгез флотына эләгә.

Совет армиясе матрослары ил чикләрен саклый. Чираттагы диңгез вахтасы. Тик каяндыр чыккан “кара болыт” күк йөзен тоташ каплый. Бер-бер артлы бомбалар шартлый. Хөсәеннәр корабле төпкә китә башлый. Яр буендагы балыкчылар диңгез өстендә батмас өчен тыпырчынучы солдатларның шактыен коткаралар. Изге җанлы балыкчыларның берсе минем бабам Хөсәенгә дә тормыш бүләк итә. Сугыш дигән явыз белән очрашу менә шулай килеп чыга. Алган яралардан дәвалану озакка сузыла. Шулай да беренче чыныгулар артта кала, ә алдагысын бер кеше дә күзалламый шул...

Хөсәен сугышкан 13 нче укчы дивизия инде үзенең батырлык үрнәкләре өчен мактаулы гвардия исеме ала. Аның командиры Родимцев турында “кайгыртучан, курку белмәс, нык характерлы, үзенең солдатлары белән иптәшләрчә мөнәсәбәттә” диләр. Чынлап та, 13 нче гвардия укчы дивизиясендә сугышчан рух яши, иптәш җилкәсе һәркайчан әзер тора.

Менә Идел-Ана... Елганың теге ягында Сталинград шәһәре... Командирлар бинокль аша шәһәрне күзәтә. Ул вакытта шәһәр йортлары бер-ике этажлы, биек йортларны бармак белән генә санарлык. Урам сугышлары инде шәһәрнең үзәгендә бара. Дошман уңайлы позиция алган һәм Идел аша кичүне пулемет утында тота. Хөсәеннәргә елга аша кичү яшәү белән үлем арасы булачагы көн кебек ачык иде. Катерлар, көймәләр ярдәмендә елганы кичә башладылар. Төнлә булуга карамастан бөтен җир яп-якты, бомбалар шартлый, берөзлексез пулемет тырылдый. Янәшәдә генә бомба эләгеп көймә су төбенә китә, Хөсәеннең якташлары да була анда.

Урам сугышлары... Биредә сугышчылар һәм командирлар кеше көченнән килмәстәй булып тоелган бурычларны хәл итәләр. Һәр йорт өчен, һәр этаж өчен сугыш бара. Самолеттан ташлап киткән азык-төлекне дә алып булмый: снайпер чүкеп кенә тора. Менә шулай кайчандыр хуҗалар чыгарып түккән бәрәңге кабыклары, элмә кайрылары ашап, алты ай сугышалар алар. Дөрләп янган шәһәрдә инде тормыш өчен урын юктыр кебек. Тынлык урнаша. Политрук: “Коммунистлар бармы?” дип мөрәҗәгать итә. Бу сорау сакал-мыек баскан, йончыган солдатларны җанландырып җибәрә, күзләрендә очкын кабына – аларга бит әле нибары егерме яшьләр чамасы. Шуңа карамастан Ватан өчен, Сталинград өчен гомерләрен дә бирергә әзер алар.

1942 елның 19 ноябре Хөсәеннәр өчен хәлиткеч көнгә әверелә. Командирлар төньяктан һәм көньяктан бер үк вакытта удар ясарга, фашистларны чолгап алырга һәм юк итәргә план коралар. Дошман өстенә үтергеч артиллерия уты ява башлый. Туплар һәм минометлар тынуга җәяүле дивизияләр, танклар һөҗүмгә кузгала. Оборонаны өзеп чыгу белән танклар фашистлар тылына ыргыла. Аяусыз сугыш дәвам итә. Сугышчыларны дәртләндерү һәм алган позицияне уңышлы саклаганнары өчен бер төркем гвардиячеләрне командир медальләр белән бүләкли.

Гвардия старшина Хөсәеннең күкрәгендә медаль балкый. Тагын атака. Дошман пулясы батырның йөрәген эзли. Яңа гына таккан медаль бабамның гомерен саклап кала.

Менә шул пуля тишкән медаль безнең мәктәптә кулдан-кулга йөри. Музей экскурсоводлары, укытучылар аның турында сөйләгәндә мин дә кушылып китәм. Бабайлар батырлыгын киләчәк буыннарга җиткерү - ул безнең бурычыбыз. Шул максаттан музейда батырлык дәресләре, очрашулар үтә.



Музей советы җитәкчелегендә ел саен конференцияләр үткәрәбез. Быел да “Сталинград янындагы җиңүгә 60 ел” исеме астында узган чара укучыларда зур кызыксыну уятты. Авылдашларыбыз Миннахметов Идрис, Аглямов Муллахмәт, Мустафин Мортаза бабайларның Сталинград янындагы сугышта кылган батырлыклары тагын бер тапкыр күз алдыннан үтте. Ә кечерәк сыйныф укучылары исә рәсемнәр ясадылар, викторина сорауларына җаваплар эзләп бихисап күп китаплар укыдылар.

Ә бабама килгәндә, сугышны тәмамлап, җиңү белән бергә кайта ул авылына. Җиде ел гомерен бирә ул Ватанга хезмәткә. Сугыштан соң да җаваплы эшләр башкара. Әбием Дәлилә белән матур гына тормыш корып җибәрәләр. Сугыш яралары эзсез узмый билгеле. Дүрт кыз баласын калдырып, бабам 1965 елны 45 яшендә үлеп китә. Кызларының иң кечесенә - минем әнием Әлфиягә нибары биш яшь була. Ә бер кызына мәктәптә укыганда бабам сугышкан Сталинград урамнары аша атларга насыйп була. Мәктәпнең музей җитәкчесе Кадрия апа әтисе йөргән Мамаев курган, Павлов йорты һәм башка бик күп истәлекле урыннар аша атлаганы турында дулкынланып сөйли. Мин дә экскурсияләр алып барганда бабам турында, алар үткән сугыш юллары турында горурланып сөйлим, чөнки минем бабам Сталинград сугышы батыры.

Достарыңызбен бөлісу:




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет