«Сүз күңелдә очкын булып көйри, Сүз арыслан итә йөрәкне »


Айсылу Галимова, Әтнә районы Олы Әтнә урта мәктәбе



бет43/53
Дата22.06.2016
өлшемі1.28 Mb.
#153347
1   ...   39   40   41   42   43   44   45   46   ...   53

Айсылу Галимова, Әтнә районы Олы Әтнә урта мәктәбе


Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт белән... (Минем яраткан шагыйрем)
Мин үзем поэзияне кеше йөрәгеннән челтерәп аккан чишмә, кеше җанының сандугач булып өзгәләнүе, карлыгачтай күкләргә күтәрелүе, күңелнең айга үрелүе, кояшка омтылуы ул дияр идем. Кайчакта кеше йөрәге өзгәләнә, моңлана, ә ул моң, кыр казы авазыдай, күңелдән шигырь булып агыла. Бәлки, шуңадыр да миңа Лена Шагыйрьҗан иҗаты ошый.

Татар хатын-кызлары элек-электән үк эшчән, тырыш, уңган һәм бай күңелле генә түгел, ә шигъри рухлы да булганнар. Сәрвәр Әдһәмова, Ләбибә Ихсанова, Гөлшат Зәйнашева, Саҗидә Сөләйманова, Лена Шагыйрьҗан, Фирая Зыятдинова кебек хатын-кыз язучыларның күп санлы китаплары аларның әдәби иҗаттагы рольләре турында сөйләргә мөмкинлек бирә.

Безнең Әтнә районы күренекле кешеләргә бай. Ул үзенең батыр уллары, матур кызлары белән дан тоткан як. Халык күңелендә яши алган, халык күңеленә үзләренең тирән мәгънәле шигырьләре белән үтеп керә алган бик күп шәхесләрнең балачаклары шушында узган.

Мин шул талантлы шәхесләрнең берсе − яраткан шагыйрәм Лена Шагыйрьҗан турында язарга булдым.

Һәр кешенең күңеленә уелып кергән бер нәрсә бар: ул − туган як. Кайда гына йөрсәң дә, ни генә кылсаң да, туган яктан искән җил дә күңелгә якын. Лена Шагыйрьҗан иҗатында Туган як темасы ачык чагыла, аның күп кенә шигырьләре туган туфрак, туган авылның урманнары, болыннары, кырлары, чишмәләре турында. Ул һаман да үзенең авылын, туган туфрагын сагынып, аның табигатенә сокланып, җырлар, шигырьләр яза. Миңа аның аеруча ошаган шигыре «Туган җир» булды.

Чирәменә ятсам − чирем китә,


Кычытканың чакса − көч алам.
Басуларың буйлап тиз-тиз атлап,
Иркен сулыш алып кем бара?..

Шушы шигыре аша, ул Туган җиренә булган бөтен мәхәббәтен, зур хисләрен белдерә. Шагыйрәгә үзенең җире бик якын: ул үзенең «баласын» үзгәрсә дә таныйдыр кебек. Басулардан, кырлардан Лена Шагыйрьҗан үзенең сабый чагының эзләрен эзли. Монда кайтса, аның хисләре ташый, сагышы җырга әйләнә. Туган ягының алабута, әремнәрен дә сыйпау рәхәт шагыйрәгә. Гомер узган саен Туган як кешене үзенә тарта, анда бөтенләйгә кайтасы килә. Туган якның иркен кочагыннан киткәндә уйламасаң да, вакыт үткәч, киткәнеңә үкенә башлыйсың. Туфрак исеннән мәхрүм булып, зур калага киткәч, узган гомерләр дә әрәм тоела башлый. Менә «Чишмә белән күрешү» шигыре.

− И, Чишмәкәй! Әнкәм сыман
Юмартсың икән һаман.
Тезләнеп эчим суыңны,
Янам бит, янам, янам...
Оялып синнән − янам...

Лена Шагыйрьҗанның Туган җире − Әтнә районының Күлле Киме авылы. Бу яшеллеккә күмелеп утырган матур авыл.

Күлле Киме авылында шулай ук шагыйрь Сибгат Хәким дә үскән. Ул да бөтен иҗатын диярлек шушы авылга багышлаган, аңа дан җырлаган.

Лена Шагыйрьҗанның да Күлле Киме авылына багышланган шигырьләре бик күп,

...Ипиемне манып ашар идем,
Түбәночның татлы суына...

Яки:


Казан-Әтнә-Күлле Киме
Каенсар, Көекләре...
Без инде − шул маршрутның
Җөяүле бөекләре...

Туган як турындагы шигырьләрен укыганда, мин үзебезнең Әтнә ягын күз алдыма китерәм, һәрберебезгә якын, һәрберебезнең йөрәгенә үтеп керә торган бу шигырьләр безгә Туган ягыбыз турында сөйли.

Әйе, Лена Шагыйрьҗанның шигырьләре искиткеч. Без алар белән җырлыйбыз да, көләбез дә, елыйбыз да, моңланабыз да. Бу шигырьләр бездә җылы хисләр уята, йөрәкләргә ялкын өсти, күңелләргә үтеп керә.

Аның китаплары... Алар авторның дөньяга карашын, тормышка мөнәсәбәтен, лирик-психологик кичерешләрен һәм фәлсәфи уйлануларын чагылдыручы бер көзге сыман; анда шагыйрәнең гомер һәм иҗат юлы − үзе әйтмешли, «йөрәктән кояшка хәтле сузылган шигъри күпере»... Алар − авторның озак еллар дәвам иткән иҗаты дәверендә үз йөрәгеннән, үз тәҗрибәсе аша сөзелеп чыккан уй-фикерләре. Алар авторның үз сораулары, үз җаваплары, үз эзләнүләре, үз табышлары. Шуның белән дә алар безгә дә, авторга да бик кадерле.

Шагыйрь − ул искиткеч моңлы һәм нечкә күңелле, тиз җәрәхәтләнүчән җан, кагылсаң да, уалырга гына торган нәзберек күңел...

...Тимәгез лә җанга вак сүз белән,


Болай да бит вакыт тарлыгы...
Мин тыңлыйсым килә аксакалның
Дөньялыкта җыйган акылын.

Шул ук вакытта ул үзенең рухы вә сүзе белән арысланнардан да гайрәтле, хакимнәрдән дә көчлерәк бер зат...

...Батыр булдык, батырмадык ләкин
беркемне дә сазга, пычракка!
Сер бирмәбез, бөгелеп төшмәбез без,
нинди генә хәлгә очрап та...

Лена Шагыйрьҗан − чын шигърият кешесе. Бу аның һәрбер шигырендә, һәрбер юлында, һәрбер сүзендә беленеп тора.

Мәсәлән, «Мин шигырьдә калам» шигырендә шагыйрә үзенең әсәрләренә тугрылыклыгын, мәхәббәтен, ихтирамын белдерә. Шигырьне ул үзенең дәвамы дип атый. Шул ук вакытта шигырьне «ана» дип атый, «Алла» дип атый:

Шигырь − Аллаң бит ул җаныңдагы!


Ятим − калсаң, хәтта − анаң да...
Мин шигырьдә калам − Аллам да ул,
Үзем дә ул, газиз балам да!

Адәм җаны шигырьсез яши алмый. Шигъриятсез дөнья − яшьме, картмы − күңеле кузгалган мизгелләрдә шигырьгә килеп егылалар. Шигырь шатлыкны да, кайгыны да уртаклаша белә.

Шигырь күрке − тел, хис, уйлану, кичереш. Шигырьдә кешенең сере ачыла. Шигырьдә кешенең күңеле ачыла. Шигырь ярдәмендә кеше уйлана, кичерә, шатлана. Шуңа күрә шигырьдә кешенең иң саф хисләре, күңеленең иң нечкә кыллары тибрәлә.

Кешелек гомер − гомергә «дөньяда иң саф хис-мәхәббәт» дигән. Мәхәббәт темасы Лена Шагыйрьҗан иҗатында хыял һәм сагыш белән үрелеп бара. Шагыйрә иҗатында кешеләргә, табигатькә, халыкка, шигърияткә дә мәхәббәт бар. Бөтен кешене ул үзен яраткан кебек ярата. Ул кешеләргә яхшылык тели, Алладан аларга ярдәм сорый.

...Газиз кешең кайтмас җиргә киткәндә,
Мең газапка чыдап, сабыр иткәндә,
Түземлекләр соңгы чиккә җиткәндә, −
Алла ярдәм бирсен сезгә, Кешеләр!

Бөтен шигырьләре, бөтен иҗаты халык турында булганга да, Лена Шагыйрьҗан халык шагыйрәсе булып кала. Ул барыбызга да таныш сүзләр белән яза, барыбызга да таныш хәлләрне сурәтли.

...Мин сезнеке инде, ватандашлар!
Кай җирләрдә калсам каңгырап та...
Ерак ташлап тавышын тапшыргыч мин,
Бик якында торсам яңгырап та...

Чыннан да, Лена Шагыйрьҗан иҗатына гашыйк булмый мөмкин түгел. Ул узган ел Әтнәдә Габдулла Тукайның туган көне уңае белән үткәрелгән шигырь бәйрәмендә катнашты. Үзенең шигырьләрен гаять матур итеп сөйләде, матур итеп җырлады. Шигырьләре йөрәгемдә мәңгелек җылы хис уяттылар. Шушындый шигъри талантка ия булган шагыйрәдән мин чордашларыбызның матурлыгын һәм батырлыгын тирән гәүдәләндергән тагын да күбрәк образлар тудыруын, шигъри колачын киңрәк җәеп, актив иҗат итүен, поэзиясенең шулай һаман яшәрә баруын теләп калам.

Поэзия күгендә һәр чорның үз йолдызлары кабынып тора. Аларның кайберләре бервакыт яналар да сүнәләр, югалалар, әмма кайберләре, халык күңелен биләп, мәңге сүнми торган нурлы йолдызга әвереләләр. Әнә шундый сүнми торган йолдызларның берсе булып Лена Шагыйрьҗан да татар поэзиясе күгендә үзенә урын алды. Чөнки ул Акмуллалар, Сибгат Хәкимнәр поэзиясен укып, алар мәктәбен үткәнгә, хикмәтле шигъри юллар иҗат итә.



Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   39   40   41   42   43   44   45   46   ...   53




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет