Татарстан истәлекле һәм онытылмас даталар календаре 2011 Календарь знаменательных и памятных дат 2011 казан-казань



бет1/5
Дата02.07.2016
өлшемі0.75 Mb.
#172132
  1   2   3   4   5
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе

Национальная библиотека Республики Татарстан


ТАТАРСТАН

Истәлекле һәм онытылмас

даталар календаре

2011

Календарь знаменательных

и памятных дат

2011




КАЗАН-КАЗАНЬ

«Милли китап» нәшрияты

Издательство «Милли китап»

2010


ББК 92

Т 23
Төзүчесе: Г.Ш.ҖОМАГОЛОВА

Составитель: Г.Ш.ЗИМАГОЛОВА


Җаваплы мөхәррире: Н.Ә.КАМБЕЕВ

Отв. редактор: Н.А.КАМБЕЕВ


Мөхәррирләр: И.Г.ҺАДИЕВ

А.Р.ГАБДЕЛХАКОВА

Редакторы: И.Г.ХАДИЕВ

А.Р.АБДУЛХАКОВА


Т 23 Татарстан: Истәлекле һәм онытылмас даталар календаре = Кален-

дарь знаменательных и памятных дат. 2011 /Татарстан Респ.

Милли к-ханәсе; төз. Г.Ш.Җомаголова; жав.мөх-ре Н.Ә.Камбеев;

мөх-рләр И.Г.Һадиев, А.Р.Габделхакова. – Казан: Милли китап,

2010. – б.

ББК 92

© Татарстан Республикасы

Милли китапханәсе =

Национальная библиотека =

Республики Татарстан, 2010;
© «Милли китап» нәшрияты

Издательство «Милли китап», 2010.



Төзүчедән

 

Календарьга кертелгән истәлекле даталар Татарстанның иҗтимагый, сәяси, хуҗалык, мәдәни тормышындагы тарихи вакыйгаларны һәм фактларны, шулай ук күренекле шәхесләрнең – язучыларның, фән, мәгариф, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләренең – юбилейларын чагылдыра.



Басма ике бүлектән тора. I нче бүлектә хронологик тәртиптә татар һәм рус телләрендә 2011 нче елда узачак юбилей даталары һәм вакыйгалары исемлеге бирелә. Оешмалар өчен 25, 50, 70, 75, 100 (алга таба һәр 25 ел саен) еллыкларны, күренекле шәхесләр өчен 50, 60, 70, 75, 80 (алга таба һәр 10 ел саен) еллыкларны юбилей даталары дип санау кабул ителгән. Инкыйлабка кадәрге чорга караган истәлекле даталар яңа календарь стилендә китерелә. Дәвамлы (бер ай һәм аннан да озаккарак сузылган) вакыйгаларга багышланган даталар конкрет даталар исемлегеннән соң ай азагында бирелә. Төгәл көннәре билгеле булмаган вакыйгалар бүлек ахырында урнаштырылган. Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган якташларыбызның юбилей даталары шулай ук аерым күрсәтелә.

I нче бүлектә йолдызчык (*) белән билгеләнгән аеруча әһәмиятле истәлекле даталарга II нче бүлектә татар һәм рус телләрендә белешмә текстлар, библиографик әдәбият исемлекләре бирелә. Исемлекләрдә, күбесенчә, яңарак басмалар, соңгы елларда дөнья күргән җыентыклардан һәм вакытлы матбугаттан мәкаләләр тәкъдим ителә. Әлеге библиографик мәгълүмат ике өлешкә бүленә. Беренче өлештә авторның татар, рус һәм башка телләрдәге әсәрләре басылып чыгу еллары буенча хронологик тәртиптә күрсәтелә. Икенче өлештә юбилярның тормыш һәм иҗат юлы турында материал – библиографик күрсәткечләрнең, китапларның, газета һәм журналлардагы, җыентыклардагы мәкаләләрнең тасвирламалары – китерелә.

Барлык библиографик материаллар Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге белешмә-библиографик аппаратына нигезләнеп әзерләнде.

Басмада кереш сүз, белешмә китаплар исемлеге дә бар. Календарьдан файдалану уңайлырак булсын өчен аның ахырында «Исемнәр күрсәткече» белән «Учреждениеләр һәм оешмалар атамалары күрсәткече» урнаштырыла.

Ел саен чыга торган бу календарь китапханәчеләргә, музей, радио һәм телевидение, матбугат хезмәткәрләренә, укытучыларга, туган якны өйрәнүчеләргә ярдәмлек буларак тәкъдим ителә.

От составителя
Календарь отражает наиболее значительные памятные даты из истории республики, ее политической, экономической, научной и культурной жизни, а также юбилейные даты известных писателей, деятелей науки, образования, культуры и искусства Татарстана.

Издание состоит из двух разделов. В I разделе параллельно на татарском и русском языках приводится хронологический перечень юбилейных дат и событий на 2011 год. Юбилейными датами принято считать: для организаций – 25, 50, 70, 75, 100 и далее каждые 25 лет; для персоналий – 50, 60, 70, 75, 80 и далее каждые 10 лет. Факты, относящиеся к дореволюционной истории, датируются по новому календарному стилю. Даты, посвященные длительным событиям (происходившим месяц и более), приводятся после основного перечня дат, в конце месяца. События, точные даты которых не установлены, указаны в конце раздела. Отдельно выделен перечень юбилейных дат Героев Советского Союза – наших земляков.

Во II разделе календаря представлены наиболее знаменательные даты года (обозначены в I разделе звездочкой *). Каждая дата сопровождается справочным текстом на татарском и русском языках и рекомендательным списком литературы, включающим книги, статьи из сборников и периодических изданий в основном за последние годы.

Библиографические списки рубрик, посвященных персоналиям, состоят из двух частей. В первой части отражены произведения автора на татарском и русском языках в хронологии их издания; во второй – представлены материалы о жизни и творчестве юбиляра: библиографические указатели, научные и справочные издания, публикации в периодической печати.

Библиографическая часть календаря подготовлена на базе справочно-библиографического аппарата отдела татарской и краеведческой литературы Национальной библиотеки РТ.

Календарь снабжен предисловием, списком справочников, именным указателем и указателем названий учреждений и организаций.

Календарь выходит ежегодно. Адресован работникам библиотек, музеев, средств массовой информации, преподавателям.

ИСТӘЛЕКЛЕ ДАТАЛАР ҺӘМ ВАКЫЙГАЛАР

ПАМЯТНЫЕ ДАТЫ И СОБЫТИЯ

ГЫЙНВАР

ЯНВАРЬ
1 гыйнвар

1 января Нәкышьче, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе Василий Кириллович Тимофеевның тууына 120 ел (1891–1968)

– 120 лет со дня рождения живописца, заслуженного деятеля искусств ТАССР Василия Кирилловича Тимофеева (1891–1968)


1 гыйнвар

1 января Татар әдәбиятының классик шагыйре Һади Такташ (Мөхәммәтһади Хәйрулла улы Такташев)ның тууына 110 ел (1901–1931)

– 110 лет со дня рождения поэта, классика татарской литературы Хади Такташа (Мухамметхади Хайрулловича Такташева) (1901–1931)


1 гыйнвар

1 января Язучы, тәрҗемәче, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре Адлер Камил улы Тимергалинга 80 яшь (1931)

– 80 лет писателю, переводчику, заслуженному работнику культуры ТАССР Адлеру Камиловичу Тимергалину (1931)


1 гыйнвар

1 января Композитор, педагог, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе Әнвәр Җәмил улы Шәрәфиевкә 75 яшь (1936)

– 75 лет композитору, педагогу, заслуженному деятелю искусств ТАССР Анвару Замиловичу Шарафееву (1936)


1 гыйнвар

1 января Режиссер, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Чаллы дәүләт татар драма театрының баш режиссеры Фаил Мирза улы Ибраһимовка 60 яшь (1951)

– 60 лет режиссеру, заслуженному деятелю искусств Татарстана, главному режиссеру Набережночелнинского государственного татарского драматического театра Фаилю Мирзаевичу Ибрагимову (1951)


*2 гыйнвар

2 января Актер, ТАССРның атказанган артисты Мохтар Исхак улы Мутинның тууына 125 ел (1886–1941)

– 125 лет со дня рождения актера, заслуженного артиста ТАССР Мухтара Исхаковича Мутина (1886–1941)


2 гыйнвар

2 января Шагыйрь, язучы-прозаик, әдәбият галиме Фәрит Зәкиҗан улы Яхинга 50 яшь (1961)

– 50 лет поэту, прозаику, литературоведу Фариту Закизяновичу Яхину (1961)


4 гыйнвар

4 января Нәкышьче, монументаль сәнгать рәссамы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Шамил Габдрахман улы Нигъмәтуллинның тууына 60 ел (1951–2004)

– 60 лет со дня рождения живописца, монументалиста, заслуженного деятеля искусств Республики Татарстан Шамиля Абдрахмановича Нигматуллина (1951–2004)


4 гыйнвар

4 января Актриса, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Фирдәвес Хәбибулла кызы Хәйруллинаның тууына 60 ел (1951–2003)

– 60 лет со дня рождения актрисы, народной артистки Татарстана, заслуженной артистки России Фирдаус Хабибулловны Хайруллиной (1951–2003)


6 гыйнвар

6 января Артист, ТАССРның атказанган артисты Габделфәрт Әхәт улы Шәрәфиевкә 60 яшь (1951)

– 60 лет артисту, заслуженному артисту ТАССР Габдельфарту Ахатовичу Шарафиеву (1951)


7 гыйнвар

7 января Татарстанның халык язучысы, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Гомәр Бәшир улы Бәшировның тууына 110 ел (1901–1999)

– 110 лет со дня рождения народного писателя Татарстана, лауреата Государственной премии Татарстана им. Г.Тукая Гумера Башировича Баширова (1901–1999)


9 гыйнвар

9 января Нәкышьче, ТАССРның халык рәссамы, РСФСРның атказанган рәссамы, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Виктор Иванович Куделькинның тууына 100 ел (1911–1995)

– 100 лет со дня рождения живописца, народного художника ТАССР, заслуженного художника РСФСР, лауреата Государственной премии Татарстана им. Г.Тукая Виктора Ивановича Куделькина (1911–1995)


9 гыйнвар

9 января Нәкышьче, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Зөфәр Фоат улы Гыймаевка 60 яшь (1951)

– 60 лет живописцу, заслуженному деятелю искусств Татарстана, лауреату Государственной премии Татарстана им. Г.Тукая Зуфару Фоатовичу Гимаеву (1951)


10 гыйнвар

10 января Әдәбият галиме һәм тәнкыйтьче, Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, ТАССРның атказанган фән эшлеклесе, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Нил Гафур улы Юзиевнең тууына 80 ел (1931–1996)

– 80 лет со дня рождения литературоведа, литературного критика, члена-корреспондента Академии наук Татарстана, заслуженного деятеля науки ТАССР, лауреата Государственной премии Татарстана им. Г.Тукая Нила Гафуровича Юзеева (1931–1996)


10 гыйнвар

10 января Балет артисты, педагог, ТАССРның һәм РСФСРның атказанган артисты, М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрының балет сәнгате җитәкчесе Владимир Алексеевич Яковлевка 60 яшь (1951)

– 60 лет артисту балета, педагогу, заслуженному артисту ТАССР и РСФСР, художественному руководителю балета Татарского государственного академического театра оперы и балета им. М.Джалиля Владимиру Алексеевичу Яковлеву (1951)


12 гыйнвар

12 января Нәкышьче Евгений Иванович Бирючевскийга 60 яшь (1951)

– 60 лет живописцу Евгению Ивановичу Бирючевскому (1951)


*13 гыйнвар

13 января Татар әдәбияты классигы – күренекле прозаик, драматург, публицист, әдәбият тәнкыйтьчесе һәм җәмәгать эшлеклесе Фатих Әмирханның (Мөхәммәтфатих Зариф улы Әмирхановның тууына 125 ел (1886–1926)

– 125 лет со дня рождения классика татарской литературы – видного прозаика, драматурга, публициста, литературного критика и общественного деятеля Фатиха Амирхана (Мухамматфатиха Зарифовича Амирханова (1886–1926)


*13 гыйнвар

13 января Актер, ТАССРның халык, Россиянең атказанган артисты Наил Галимулла улы Әюповның тууына 75 ел (1936–2008)

– 75 лет со дня рождения актера, народного артиста ТАССР, заслуженного артиста России Наиля Галимулловича Аюпова (1936–2008)


*15 гыйнвар

15 января Композитор, педагог, профессор, СССРның халык артисты, СССР Дәүләт премияләре (1948, 1950, 1970) һәм Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Социалистик Хезмәт Герое Нәҗип Гаяз улы Җиһановның тууына 100 ел (1911–1988)

– 100 лет со дня рождения композитора, педагога, профессора, народного артиста СССР, лауреата Государственных премий СССР (1948, 1950, 1970) и Республики Татарстан им. Г.Тукая, Героя Социалистического Труда Назиба Гаязовича Жиганова (1911–1988)


15 гыйнвар

15 января Физика-математика фәннәре докторы, СССР һәм Татарстан Фәннәр академиясе академигы, СССРның Ленин премиясе һәм Е.К.Завойский исемендәге Халыкара премия лауреаты Камил Әхмәт улы Вәлиевнең тууына 80 ел (1931–2010)

– 80 лет со дня рождения доктора физико-математических наук, академика Академии наук СССР и Татарстана, лауреата Ленинской и Международной премии им. Е.К.Завойского Камиля Ахметовича Валиева (1931–2010)


15 гыйнвар

15 января Әдәбият тәнкыйтьчесе, публицист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фаяз Дунай (Фәсих Хәбибулла улы Хисмәтуллинның) тууына 75 ел (1936–2007)

– 75 лет со дня рождения литературного критика, публициста, заслуженного деятеля искусств Татарстана Фаяза Дуная (Фасиха Хабибулловича Хисматуллина (1936–2007)


16 гыйнвар

16 января Язучы Александр Григорьевич Бендецкийның тууына 100 ел (1911–1943)

– 100 лет со дня рождения писателя Александра Григорьевича Бендецкого (1911–1943)


16 гыйнвар

16 января Тәрҗемәче, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре Василий Николаевич Юдинның тууына 100 ел (1911–1995)

– 100 лет со дня рождения переводчика, заслуженного работника культуры ТАССР Василия Николаевича Юдина (1911–1995)


16 гыйнвар

16 января Рәссам-график Рәшит Хәмит улы Гаимовка 60 яшь (1951)

– 60 лет художнику-графику Рашиту Хамитовичу Гаимову (1951)


20 гыйнвар

20 января Артист Фердинанд Фәрзетдин улы Хафизовка 50 яшь (1961)

– 50 лет актеру Фердинанду Фарзетдиновичу Хафизову (1961)


20 гыйнвар

20 января Үсемлекләр физиологы, биохимик, Россия һәм Татарстан Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы, РСФСРның атказанган фән эшлеклесе Игорь Анатольевич Тарчевскийга 80 яшь (1931)

– 80 лет физиологу растений, биохимику, действительному члену Академии наук России и Татарстана, заслуженному деятелю науки РСФСР Игорю Анатольевичу Тарчевскому (1931)


29 гыйнвар

29 января Драматург, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Мансур Аяз улы Гыйләҗевкә 50 яшь (1961)

– 50 лет драматургу, заслуженному деятелю искусств Татарстана Мансуру Аязовичу Гилязову (1961)


ФЕВРАЛЬ
3 февраль

3 февраля Рәссам-график, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Тавил Гыйният улы Хаҗиәхмәтовның тууына 75 ел (1936–2007)

– 75 лет со дня рождения художника-графика, заслуженного деятеля искусств ТАССР, лауреата Государственной премии Татарстана им. Г.Тукая Тавиля Гиниатовича Хазиахметова (1936–2007)


3 февраль

3 февраля Шагыйрь Мөхәррәм Әхмәтнур улы Каюмовның тууына 70 ел (1941–2003)

– 70 лет со дня рождения поэта Мухарряма Ахметнуровича Каюмова (1941–2003)


3 февраль

3 февраля Нәкышьче Лариса Егоровна Евграфовага 50 яшь (1961)

– 50 лет живописцу Ларисе Егоровне Евграфовой (1961)


7 февраль

7 февраля Шагыйрь Галим (Галимҗан) Мөхәммәтша улы Мөхәмитшинның тууына 100 ел (1911–1938)

– 100 лет со дня рождения поэта Галима (Галимджана) Мухаметшиновича Мухаметшина (1911–1938)


8 февраль

8 февраля Нәкышьче Дефак Гатаулла улы Рәхмәтуллинның тууына 60 ел (1951–2007)

– 60 лет со дня рождения живописца Дефака Гатаулловича Рахматуллина (1951–2007)


10 февраль

10 февраля Шагыйрь Басыйр Шаһинур улы Рәфыйковка 90 яшь (1921)

– 90 лет поэту Басыру Шахинуровичу Рафикову (1921)


10 февраль

10 февраля Тарихчы, тарих фәннәре докторы, Татарстан Милли музееның генераль директоры Гөлчәчәк Рәхимҗан кызы Нәҗиповага 50 яшь (1961)

– 50 лет историку, доктору исторических наук, генеральному директору Национального музея Республики Татарстан Гульчачак Рахимзяновне Назиповой (1961)


13 февраль

13 февраля Тел галиме, журналист Гыймад Шәрифҗан улы Нугайбәкнең тууына 130 ел (1881–1943)

– 130 лет со дня рождения языковеда, журналиста Гимада Шарифзяновича Нугайбека (1881–1943)


16 февраль

16 февраля Кинорежиссер, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Эдмас Хәмит улы Үтәгәновка 80 яшь (1931)

– 80 лет кинорежиссеру, заслуженному деятелю искусств Татарстана Эдмасу Хамитовичу Утяганову (1931)


23 февраль

23 февраля Химик-органик, химия фәннәре докторы, профессор, ТАССР һәм РСФСРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе, СССРның Дәүләт премиясе лауреаты Гыйлем Хәйри улы Камайның тууына 110 ел (1901–1970)

– 110 лет со дня рождения химика-органика, доктора химических наук, профессора, заслуженного деятеля науки и техники ТАССР и РСФСР, лауреата Государственной премии СССР Гильм Хайревича Камая (1901–1970)


28 февраль

28 февраля Язучы, РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре Геннадий Александрович Паушкинның тууына 90 ел (1921–2007)

– 90 лет со дня рождения писателя, заслуженного работника культуры РСФСР Геннадия Александровича Паушкина (1921–2007)


28 февраль

28 февраля Шагыйрә, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Шәмсия Гатуф кызы Җиһангировага 60 яшь (1951)

– 60 лет поэтессе, заслуженному деятелю искусств РТ Шамсие Гатуфовне Зигангировой (1951)


*февраль Түбән Кама шәһәре салына башлауга 50 ел (1961)

– 50 лет со дня закладки нового города Татарстана – Нижнекамска (1961)



МАРТ
1 март

1 марта Язучы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Нурислам Габдулла улы Хәсәновка 70 яшь (1941)

– 70 лет писателю, заслуженному работнику культуры Татарстана Нурисламу Габдулловичу Хасанову (1941)


4 март

4 марта Күренекле прозаик, публицист, тәрҗемәче һәм җәмәгать эшлеклесе Афзал (Афзалетдин) Шиһабетдин улы Шамовның тууына 110 ел (1901–1990)

– 110 лет со дня рождения видного прозаика, публициста, переводчика и общественного деятеля Афзала (Афзалетдина) Шигабутдиновича Шамова (1901–1990)


4 март

4 марта Актриса, ТАССРның халык артисты Сания Нургали кызы Исмәгыйлевага 80 яшь (1931)

– 80 лет актрисе, народной артистке ТАССР Сание Нургалеевне Исмагиловой (1931)


5 март

5 марта Шагыйрь, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Акъегеткә (Рөстәм Габдрахман улы Фәйзуллинга) 60 яшь (1951)

– 60 лет поэту, заслуженному работнику культуры Татарстана Акъегету (Рустему Абдрахмановичу Файзуллину) (1951)



8 март

8 марта Җәмәгать эшлеклесе, педагог, нашир һәм әдип Исмәгыйль Мостафа улы Гаспринскийның тууына 160 ел (1851–1914)

– 160 лет со дня рождения общественного деятеля, педагога, издателя и писателя Исмагила Мустафовича Гаспринского (1851–1914)



8 март

8 марта Нәкышьче Анатолий Валентинович Крыловка 60 яшь (1951)

– 60 лет живописцу Анатолию Валентиновичу Крылову (1951)


10 март

10 марта Язучы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Фоат Миңлеәхмәт улы Садриевка 70 яшь (1941)

– 70 лет писателю, заслуженному деятелю искусств Татарстана, лауреату Государственной премии Татарстана им. Г.Тукая Фоату Миннахметовичу Садриеву (1941)


15 март

15 марта Нәкышьче Владимир Николаевич Новиковка 60 яшь (1951)

– 60 лет живописцу Владимиру Николаевичу Новикову (1951)


15 март

15 марта «Казанские ведомости» газетасы чыга башлауга 20 ел (1991)

– 20 лет со дня выхода первого номера газеты «Казанские ведомости» (1991)


17 март

17 марта Композитор, педагог, музыка белгече, ТАССР, Якут АССР, РСФСР, Чуваш АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Якут АССР, ТАССРның халык артисты Генрих Ильич Литинскийның тууына 110 ел (1901–1985)

– 110 лет со дня рождения композитора, педагога, музыковеда, заслуженного деятеля искусств ТАССР, Якутской АССР, РСФСР, Чувашской АССР, народного артиста Якутской АССР, ТАССР Генриха Ильича Литинского (1901–1985)


18 март

18 марта Шагыйрә, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре Клара Гариф кызы Булатовага 75 яшь (1936)

– 75 лет поэтессе, заслуженному работнику культуры ТАССР Кларе Гарифовне Булатовой (1936)


18 март

18 марта Нәкышьче Миләүшә Вакыйф кызы Вәлиева-Нуруллинага 50 яшь (1961)

– 50 лет живописцу Миляуше Вакифовне Валеевой-Нуруллиной (1961)


21 март

21 марта Әдәбият галиме, тәнкыйтьче, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фоат Галимулла улы Галимуллинга 70 яшь (1941)

– 70 лет литературоведу, литературному критику, заслуженному работнику культуры Татарстана Фоату Галимулловичу Галимуллину (1941)


25 март

25 марта Актриса, ТАССРның халык, РСФСРның атказанган артисты Гөлсем Сәйфулла кызы Камская (Ильясова)ның тууына 110 ел (1901–1975)

– 110 лет со дня роҗдения актрисы, народной артистки ТАССР, заслуженной артистки РСФСР Гульсум Сайфулловны Камской (Ильясовой) (1901–1975)


25 март

25 марта Шагыйрь һәм публицист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре һәм атказанган сәнгать эшлеклесе Әхмәт Әхәт улы Рәшиткә (Рәшитовка) 75 яшь (1936)

– 75 лет поэту и публицисту, заслуженному работнику культуры ТАССР, заслуженному деятелю искусств Татарстана Ахмету Ахатовичу Рашиту (Рашитову) (1936)


26 март

26 марта Шагыйрь һәм прозаик, Бөек Ватан сугышы каһарманы Хәйретдин Мөҗәйнең (Мөҗәһит Хәйретдин улы Хәйретдиновның) тууына 110 ел (1901–1944)

– 110 лет со дня рождения поэта и прозаика героя Великой Отечественной войны Хайрутдина Музая (Музагита Хайрутдиновича Хайрутдинова) (1901–1944)


27 март

27 марта Шагыйрә һәм проза әсәрләре авторы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Сәйдә Зыялы (Сәйдә Закир кызы Зыятдинова)га 70 яшь (1941)

– 70 лет поэтессе и прозаику, заслуженному работнику культуры РТ Саиде Зыялы (Саиде Закировне Зиятдиновой) (1941)


29 март

29 марта Балет артисты, ТАССР, РСФСРның халык артисты, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ирина Шәриф кызы Хәкимовага 60 яшь (1951)

– 60 лет артистке балета, народной артистке ТАССР, РСФСР, лауреату Государственной премии Татарстана им. Г.Тукая Ирине Шарифовне Хакимовой (1951)


30 март

30 марта Шагыйрь, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре һәм атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Рәдиф Гаташка (Рәдиф Кәшфулла улы Гатауллинга) 70 яшь (1941)

– 70 лет поэту, заслуженному работнику культуры и заслуженному деятелю искусств Татарстана, лауреату Государственной премии Татарстана им. Г.Тукая Радифу Гаташу (Радифу Кашфулловичу Гатауллину) (1941)


март Нәкышьче, педагог Нәбиулла Кәлимулла улы Вәлиуллинның тууына 100 ел (1911–1942)

– 100 лет со дня рождения живописца, педагога Набиуллы Калимулловича Валиуллина (1911–1942)


АПРЕЛЬ
1 апрель

1 апреля Рәссам-график Виктор Романович Семыкинга 70 яшь (1941)

– 70 лет художнику-графику Виктору Романовичу Семыкину (1941)


4-12 апрель

4-12 апреля Бездна авылы крестьяннары восстаниесенә 150 ел (1861)

– 150 лет со дня восстания крестьян в с. Бездна (1861)


5 апрель

5 апреля Язучы һәм тәрҗемәче Сәрвәр Сабир кызы Әдһәмованың тууына 110 ел (1901–1978)

– 110 лет со дня рождения писательницы и переводчицы Сарвар Сабировны Адгамовой (1901–1978)


11 апрель

11 апреля Хикәяче, публицист Ренат Гаффарга (Ренат Габдрахман улы Гаффаровка) 60 яшь (1951)

– 60 лет писателю, публицисту Ренату Гаффару (Ренату Габдрахмановичу Гаффарову) (1951)


14 апрель

14 апреля Скульптор, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык рәссамы, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Рада Хөсәен кызы Нигъмәтуллинага 80 яшь (1931)

– 80 лет скульптору, заслуженному деятелю искусств ТАССР, народному художнику Татарстана, лауреату Государственной премии Татарстана им. Г.Тукая Раде Хусаиновне Нигматуллиной (1931)


14 апрель

14 апреля Сәнгать белгече Динә Кәрим кызы Вәлиевага 75 яшь (1936)

– 75 лет искусствоведу Дине Каримовне Валеевой (1936)


14 апрель

14 апреля Шагыйрь, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшит Хәниф улы Әхмәтҗановның тууына 70 ел (1941–1995)

– 70 лет со дня рождения поэта, заслуженного деятеля искусств Татарстана Рашита Ханифовича Ахметзянова (1941–1995)


15 апрель

15 апреля Шагыйрь, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәшит Гәрәй (Рәшит Гәрәй улы Гәрәев)нең тууына 80 ел (1931–1999)

– 80 лет со дня рождения поэта, заслуженного работника культуры ТАССР Рашита Гарая (Рашита Гараевича Гараева) (1931–1999)


16 апрель

16 апреля Журналист, «Казан» журналының баш мөхәррире Юрий Анатольевич Балашовка 60 яшь (1951)

– 60 лет журналисту, главному редактору журнала «Казань» Юрию Анатольевичу Балашову (1951)


17 апрель

17 апреля Нәкышьче, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Александр Александрович Петровка 60 яшь (1951)

– 60 лет живописцу, заслуженному деятелю искусств Татарстана Александру Александровичу Петрову (1951)


19 апрель

19 апреля Казан губернасындагы беренче вакытлы матбугат басмасы – иҗтимагый-сәяси, фәнни-әдәби газета «Казанские известия» («Казан хәбәрләре») чыга башлауга 200 ел (1811–1820)

– 200 лет со дня выхода первого периодического издания в Казанской губернии – общественно-политической, научно-литературной газеты «Казанские известия» (1811–1820)


25 апрель

25 апреля Тел галиме, мәшһүр тюрколог, СССР Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы Әдһәм Рәхим улы Тенишевның тууына 90 ел (1921–2004)

– 90 лет со дня рождения языковеда, выдающегося тюрколога, члена-корреспондента Академии наук СССР Эдхяма Рахимовича Тенишева (1921–2004)



*26 апрель

26 апреля Татар халкының бөек шагыйре, әдәби тәнкыйтьче, публицист Габдулла Мөхәммәтгариф улы Тукай (Тукаев)ның тууына 125 ел (1886–1913)

– 125 лет со дня рождения великого татарского поэта, литературного критика, публициста Габдуллы Мухамметгарифовича Тукая (Тукаева) (1886–1913)


27 апрель

27 апреля Җырчы, педагог, ТАССРның халык артисты Зөһрә Котдус кызы Сәхәбиева (Бигичева)га 60 яшь (1951)

– 60 лет певице, педагогу, народной артистке ТАССР Зухре Котдусовне Сахабиевой (Бигичевой) (1951)


28 апрель

28 апреля Нәкышьче, педагог, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фәрит Харис улы Якуповка 60 яшь (1951)

– 60 лет живописцу, педагогу, заслуженному деятелю искусств Татарстана Фариду Харисовичу Якупову (1951)


30 апрель

30 апреля Тәрҗемәче Хәдичә Шаһиәхмәт кызы Әхмәрованың тууына 150 ел (1861–1945)

– 150 лет со дня рождения переводчицы Хадичи Шагиахметовны Ахмеровой (1861–1945)



Достарыңызбен бөлісу:
  1   2   3   4   5




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет