Татарстан республикасы буа шәҺӘре м. М. Вахитов исемендәге гимназия гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе



бет5/34
Дата18.07.2016
өлшемі3.99 Mb.
#207382
1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   34

Белергә тиеш:

- Укытучы ярдәмендә дәреснең максатын билгели һәм формалаштыра белү



Башкара алырга тиеш:

әсәрләрне төрле темпта уку осталыгы, логик фикерли белү




КитапханәдәнМ.Кәримнең “Безнең кадерле кунак” әсәрен алып укып , кыска-ча эчтәлеген сөйләргә







100, 101

Һәркемгә якын ул туган як

2

Яңа тема

Туган җирне, туган якны ярату турында сөйләшү

Белергә тиеш:

- Татарстан турында төрле авторлар тасвир-лавында бирелгән әсәрләр



Башкара алырга тиеш:

-Төрле жанрларда фикер уртаклыгын билгели белү



“Туган ягым – Татарстан” темасына иҗади эш эшләргә







102

“Серле ачкыч” мәктәп клубы утырышы. Олим-пиада.

1

Йомгак-лау

“Серле ачкыч” мәктәп клубының чираттагы утырышы

Белергә тиеш:

-ел буе өйрәнгәннәргә нәтиҗә ясый белү



Башкара плырга тиеш:

-Олимпиада биремнәрен үти белү










103

Арадаш аттестация эше.

1




Бирелгән текстны укып, биремнәрне башкару

Белергә тиеш:

-ел буе өйрәнгәннәргә нәтиҗә ясый белү










104, 105

Йомгаклау.

2

Йомгак-лау

“Серле ачкыч” мәктәп клубының чираттагы утырышы

Белергә тиеш:

-ел буе өйрәнгәннәргә нәтиҗә ясый белү



Башкара плырга тиеш:

-үз эшчәнлегеңнең нәтиҗәләрен яхшырта









4 нче сыйныф ахырында алынырга тиешле контроль эш

Дидактик максат: Башлангыч сыйныф укучыларның әдәби әсәр белән эш күнекмәләрен тикшереп, әдәбият теориясе буенча программа таләп иткән махсус белем һәм күнекмәләре сыйфатын ачыклау.

Үстерешле максат: Әдәбият теориясе һәм предметара белем һәм күнекмәләре нигезендә фикерләүнең төрле төрләре һәм формалары үсешен; универсаль гамәлләр: регулятив, коммуникатив, танып-белү гамәлләренең формалашу дәрәҗәсен ачыклау.

Тәрбияви максат: Персонажларга аларның гамәлләренә карап бәя бирелүдән чыгып, укучыларның гомумкешелек

кыйммәтләренә мөнәсәбәтләрен (әхлаклылык дәрәҗәләре үсешен)

ачыклау.

Кулланылган әсәр: Р.Батулланың «Карурманга бара Мөбарәк» хикәясе.

Искәрмә: Контроль эш тексты һәм биремнәре Һәр укучыга А-4 форматлы кәгазьдә таратыла. Контроль эш таратылган А-4 форматлы кәгазьдә башкарыла.

Карурманга бара Мөбарәк

Мөбарәкнең апасы авырып китте. Суга барганда таеп егылган да аягын каймыктырган. Күрше әби әйтә:

- Хәзер үк җир мае белән сыпырырга кирәк! –ди .

-Каян табасың инде ул җир маен?- диде Мөбарәкнең әнисе.

-Урманда юан юкә төбендә җир мае бар! Үзем күрдем,- диде Мөбарәк. Минем йодрык чаклы бар. Алып кайтыйммы?

-Үзең генә урманга барырга курыкмыйсыңмы соң? – диде күрше әби. Кич җитеп килә бит.

-Куркуын куркам да... Апага җир мае кирәк бит. Җир маена бармасам, апаның аягы тиз төзәлмәс, -диде дә Мөбарәк урманга китте. Яктырткыч коңгызлар Мөбарәкнең юлын яктыртып барды.

Мөбарәк юан юкәне тиз тапты. Җир мае ул гөмбәгә охшаган була. Гөмбә кебек булса да ул: мине күрегез, дип чекрәеп тормый. Яфрак астына яшеренеп үсә. Аны исеннән эзләп табалар.

Яфрак юрганын актарганда, Мөбарәкнең кулы җир маена тиде.Салкынча лайлалы, шома, түп-түгәрәк җир маен алып, Мөбарәк кайтырга чыкты.

-Курыкма, Мөбарәк! – ди Ябалак.

-Курыкма, Мөбарәк! – ди Аю.

-Курыкма, Мөбарәк! – ди кошлар.

Яктырткыч коңгызлар, Мөбарәкнең кайтыр юлын яктыртып, Мөбарәкне озата бара. Мөбарәк тиз кайтып җитте. Хуш исле салкын җир мае белән Мөбарәкнең апасының авырткан аягын ышкыдылар.


  • Батыр икәнсең син, Мөбарәк, - диде күрше әби.

Батулла


Еллык контроль эш
Укучының фамилиясе, исеме:

_________________________________________________

Бирелгән әсәрне игътибар белән укы, түбәндәге биремнәрне үтә.
1. Катнашучыларны тап. Персонажларны гомумиләштер. Катнашучыларны бирелгән модельдә күрсәт.



2. Катнашучыларның гамәлләрен яз.

___________________________________________________

________________________________________________________

________________________________________________________

________________________________________________________

3. Персонажга бәя бир.

I –вариант

Җир мае ___________________________________________

___________________________________________________

______________________________________________________

II–вариант

Мөбәрәк_________________________________________



4. Әсәрнең идеясе нинди?

__________________________________________

Көтелгән җаваплар.

1 нче биремнең көтелгән җавабы:



2 нче биремнең көтелгән җавабы:

Катнашучыларның гамәлләре:



Кешеләр - авыруга дәва эзлиләр һәм урманнан алалар.

Киекләр, бәҗәкләр - кешеләргә теләктәшлек күрсәтәләр, ярдәм итәләр.

Үсемлекләр - кешене дәвалый, ярдәм итәләр.

Урман - кешеләргә файдалы үсемлекләрне үстерә, киекләр, бәҗәкләр анда яши.

Автор - Апасына ярдәм итәргә әзер торучы, күп белгән,кыю малай - Мөбәрәккә Карурманда яшәүчеләрнең дә ничек булышуы турында сөйли.

1 вариант җавап:

Укучы – укый, яңа мәгълүмат ала, фикерли, нәтиҗә ясый:

чиста күңелле, ярдәмчел булырга; табигатьне өйрәнергә,урынлы һәм сак файдаланырга кирәк

2 нче вариант җавап:

Укучыәсәрне укып, автор белән сөйләшә: яңа мәгълүмат ала, фикерли, нәтиҗә ясый: чиста күңелле, ярдәмчел булырга; табигатьне өйрәнергә, урынлы һәм сак файдаланырга кирәк. Якын кешеләреңә ярдәм кирәк булганда кыю бул. Шулай булганда «карурман» да яшәүчеләр дә сиңа ярдәм итә!!

3 нче биремнең көтелгән җавабы:

I –вариант

Җир мае урманда юкә агачы төбендә үсә. Ул гөмбәгә охшаган, түп-түгәрәк, йодрык чаклы гына, салкынча лайлалы, бераз шыксыз була инде; шома, исле. Чекрәеп

тормый, яшеренеп үсә, димәк мактанчык түгел, ә үзе бик файдалы– кешеләргә дәва бирә.

II–вариант

Мөбәрәк апасын бик ярата, кичкә каршы урманга барырга курыкса да бара. Ул табигатьне дә ярата, аның серләрен белә.Шуңа күрә дә урман киекләре дә, бөҗәкләр дә аңа ярдәм итә. Ярдәмчел дә, батыр да. Күрше әби аңа соклана. Әнисе белән әбисе горурланалардыр.

4 нче биремнең көтелгән җавабы:

Әсәрнең идеясе:

Эх, барлык малайлар һәм кызлар да Мөбәрәк кебек табигатьне яхшы белсеннәр иде дә, зыян салмый гына урынлы файдалансын

Бәяләү критерийлары һәм үлчәү берәмлекләре.

1 нче бирем: 37 балл.

катнашучылар дөрес табылган (14 катнашучы х 1 балл =14 балл);

персонажларны гомумиләштерү дөрес(5төркем персонаж х1балл= 5 балл;

катнашучылар модельдә дөрес урнаштырылган ( 18 катнашучы х 1балл = 18 балл;

2 нче бирем: 16 балл.

Кешеләрнең гамәлләре дөрес: 2балл;

Киекләр, бөҗәкләрнең гамәлләре дөрес: 2балл;

Үсемлекләрнең гамәлләре дөрес: 2балл;

Урманның гамәле дөрес: 2балл;

Авторның гамәле дөрес: 2балл;

Укучының гамәле 1 нче варианттагы кебек: 3балл;иде. 2 нче варианттагы кебек: 5балл.

3 нче бирем: 15 балл.

Персонажга дөрес бәя бирелгән: 15 балл.

4 нче бирем: 15 балл.

Әсәрнең идеясе дөрес бирелгән: 15 балл.

Максималь балл: 83.

81- 83 балл - «5»ле 42 -60 балл - «3»ле

61- 80 балл - «4»ле 41балл Һәм аннан да түбән-»2»ле

“ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ БУА ШӘҺӘРЕ М.М.ВАХИТОВ ИСЕМЕНДӘГЕ ГИМНАЗИЯ” ГОМУМИ БЕЛЕМ МУНИЦИПАЛЬ БЮДЖЕТ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ



«Каралды»

Методик берләшмә җитәкчесе:

___________

Хәсәнҗанова М.А.

Беркетмә №1

« » август 2014 ел



«Килешенде»

Уку-укыту эшләре

буенча директор

урынбасары:

____________

Сафиуллина Э.Ф.

« » август 2014 ел


«Расланды»

Директор:

___________

Зиннәтуллин Л.Б.

Боерык №

« » август 2014 ел



4 нче сыйныф өчен

ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЭШ ПРОГРАММАСЫ

Сөләйманова Зөлфия Ринат кызы

I квалификацион категорияле башлангыч сыйныф укытучысы

Педагогик киңәшмә утырышында кабул ителде Беркетмә № 1

“____” август, 2014 ел

2013-2014 нче уку елы



Аңлатма язуы

Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:

1. Россия Федерациясендә мәгариф турында” Россия Федерациясенең федераль Законы (29.12.2012 №273-ФЗ);

2. “Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы (гамәлдәге редакциядә);

3.“Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы (2004 ел, 1 июль);

4. РФ Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан расланган “Гомуми башлангыч белем бирү федераль дәүләт стандартын гамәлгә кертү” турындагы боерыгы (06.10.2009, приказ №373);

5. “Татарстан Республикасы Буа муниципаль гомуми белем бюджет учреждениесе М.М.Вахитов исемендәге гимназия”нең 2014 – 2015 нче уку елына педагогик совет утырышында каралган һәм 28.08.2014 нче елгы № карары белән расланган укыту планы (беркетмә №1, 28.08.2014)

6. Татар теле: туган телдә (татар телендә) башл. Гомуми белем бирү оешмалары укучылары өчен д-лек. 4 нче с-ф. 1-2 кисәк / И. Х. Мияссарова, К.Ф. Фәйзрахманова .- Казан: “Мәгариф – Вакыт” нәшр., 2014.

7. Дәүләт аккредитацияле һәм гомуми белем бирү программаларын тормышка ашыручы учреждениеләрнең белем бирү процессында 2014 – 2015 нче уку елына тәкъдим ителгән (рөхсәт ителгән) дәреслекләрнең федераль исемлеге.

8. Санитар-эпидемиологик кагыйдәләр һәм нормативлар (СанПиН 2.4.2. 21-10

Санитарно-эпидемиологические требования к условиям и организации обучения в общеобразовательных

учреждениях» (зарегистрированный в Минюсте России 3 марта 2011 года, регистрационный №19993).

4 сыйныфта татар теле буенча эш программасы И. Х. Мияссарова, К. Ф. Фәйзрахманова тарафыннан “Перспектив башлангыч мәктәп” концепциясенә нигезләнеп һәм белем бирүнең Федераль дәүләт белем бирүнең вакытлы дәүләт стандарты таләпләренә туры китереп эшләнгән “Татар теле”дәреслеге буенча төзелде.



Татар теле фәнен тематик планлаштыруга аңлатма язуы.

Башлангыч гомуми белем бирүнең төп программасы федералҗ дәүләт белес стандартларын (Россия Федераөиясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы приказы, № 373, 06.10.2009) аныклаучы һәм үстереп җибәрүче норматив документ булып тора.

Эш программасы структурасы. Татар теленнән эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.

Эш программасының эчтәлеге. Яңа стандарттагы иң мөһим таләп мондый: мәктәпне тәмамлаганда, «укучы үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш”. Бу – яңа стандартта эшлекле белем дип атала. Эшлекле белем – стандарт керткән яңалыкның әһәмиятле эчтәлеген ачып бирүче иң гомуми төшенчә. Белем алу гамәлләренең структурасын һәм принцибын стандарт үзе аңлата:

Татар теле укытуның максаты: белемнәрне системага салу, тирәнәйтү, яңа мәгълүмат бирү, укучыларда әйтмә һәм язма сөйләмнәрен үстерү.



Белем бирү эчтәлегенең мәҗбүри минимумы.

Тыңлап аңлау. Сөйләмдәге сүз, сүзтезмә һәм җөмләләрне аңлау, аларны бер-берсеннән аеру. әйтелгән фикердәге мөһимрәк булган вакыйгаларың эзлеклелегенә төшенү.Тыңлый белүне уңышлы аралашуның шарты, кара-каршы сөйләшүнең нигезе икәнен үзләштерү.

Сөйләү. Сөйләм культурасын үстерү. Диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен гамәли үзләштерү. Укуга һәм көндәлек тормышка кагылышлы темалар буенча әңгәмә кору.Укылган текстка сорау кую, аның эчтәлеге буенча бирелгән сорауларга җавап бирү, планын төзү. Укучыларга якынрак булган темалар буенча сөйләшү. Гадирәк җөмләләрдән төзелгән төрле темаларга кагылышлы монологик сөйләм оештыра белү, интонация үзенчәлекләрен үзләштерү. Сөйләм этикеты үрнәкләреннән дөрес файдалану.

Уку. Әкиятләрне, кечкенә хикәяләрне, дәреслектәге текстларны аңлап, дөрес, йөгерек итеп укый белү. Текстның төп фикерен аңлап, темасын билгели алу, кирәкле урыннарын сайлап уку. Гади план төзеп, текстның эчтәлеген сөйләү һәм укучының текстка мөнәсәбәтен белдерү.Укыганның эчтәлегенә, тел үзенчәлекләренә, төзелешенә бәя бирү. Информацияне аңлата һәм гомумиләштерә алу.

Язу. Язма сөйләм белән телдән сөйләмнең аермасы. Җөмләне тексттан аера белү. Хат һәм төрле котлау текстлары язу. Өйрәнелгән кагыйдәләргә нигезләнеп текстларны күчереп, ишетеп язу.Үзлегеннән зур булмаган текстлар иҗат итү.

Программа атнага 3 сәгатьтән исәпләнгән. Уку елына барысы 105 сәгать. Шулардан контроль диктантлар – 4,сочинение- 4, изложение – 4 сәгать.

Укыту курсы темалары эчтәлеге:

1.1-3 сыйныфларда үткәннәрне кабатлау. 8 сәг

Аваз һәм хәреф. Сузык һәм тартык авазлар.Иҗек.Сүзләрне юлдан юлга күчерү. ь,ъ хәрефләре кергән сүзләрне дөрес уку һәм язуЯнәшә килгән бертөрле аваз хәрефләре булган сүзләр.Алфавит. Алфавитның әһәмияте.Сүзлекләр белән эш.Сингармонизм законы турында беренче күзаллау.



2. Сүз. Телнең сүзлек байлыгы.Сүзнең лексик мәгънәсе . 8 сәг.

Сүз. Телнең сүзлек байлыгы. Тотрыклы сүзтезмәләр, омоним, синоним антоним,фрозеологик әйтелмәләр сүзлеге белән эш. Күп мәгнәле сүзләр. Искергән һәм яңа сүзләр



3. Сүз төзелеше. 11 сәг.

Кушымча.Кушымчаларның төрләре.Кушымчаларның ясагыч һәм төрләндергеч буенча ясалышы(кушма, парлы сүзләр)



4. Сүз төркемнәре . Исем–8 сәг.

Исем. Мәгънәсе, сораулары. Җөмләдәге роле Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр Ялгызлык исемнәрдә баш хәреф

Берлек һәм күплек сан формалары. Исемнәрнең килеш һәм тартым белән төрләнеше.

5. Фигыль –13 сәг.

Мәгънәсе. Сораулары. Барлык, юклык формалары Зат-сан белән төрләнүе. Хәзерге, үткән, киләчәк заманнар. Фигыльләрнең күп мәгънәлеге.

Боерык фигыль. Фигыльнең нигезе дифтонгка тәмамлануы. (сау-савыйм, савыйк, савыгыз)

6. Сыйфат - 7сәг.

Мәгънәсе,сораулары. Җөмләдә роле. Сөйләмдә әһәмияте. Сыйфат дәрәҗәләре, сыйфатның җөмләдәге роле. (аергыч, хәбәр)



7. Алмашлык -6 сәг.Зат алмашлыклары. Җөмләдәге һәм текстагы роле. Сорау алмашлыклары.Килеш белән төрләнеше, дөрес язылышы.

8. Сан -6 сәг. Санның билгеләмәсе, сорауларымикдар саны, тәртип саны.

9. Рәвеш -5 сәг Лексик-грамматик яктан эш-хәлнең билгесен белдерүе.Аның төрләнмәве.Төп синтаксик функциясе – хәл.



10. Кисәкчәләр. 2сәг Да. дә. гына , генә. Та, тә, ук, үк, кына ,кенә кисәкчәләре. Сөйләмдәге роле. Аларның җөмләгә төрле төсмер өстәве.

11. Бәйлекләр 2 сәг. Төрле килешләрдә исемнәрнең һәм зат алмашлыкларының бәйлекләр белән килүенә йомгак ясау, системалаштыру.

12. Җөмлә. Сүзтезмә -2 сәг

Сүзтезмә һәм тезмә сүзләр арасындагы аерманы аңлату, сүзтезмәдәге иярүче һәм ияртүче сүз турында белемнәрне тирәнәйтү



13. Җөмләнең баш кисәкләре. Ия һәм хәбәр. 2 сәг

Җөмләнең баш кисәкләре.



14. Җыйнак һәм җәенке җөмләләр. 1 сәг Җыйнак һәм җәенке җөмләләрне аеру.

15. Җөмләнең иярчен кисәкләре Аергыч 1 сәг. Аергычка билгеләмәне һәм аның белдерүен аңлату.

16. Җөмләнең тиңдәш кисәкләре. 1 сәг.

Җөмләдә сүзләр бәйләнеше. Җөмләнең тиңдәш кисәкләрен һәм тиңдәш кисәкләрнең узара санау интонациясен, теркәгечләр ярдәмендә бәйләнеше.Тиңдәш кисәкләр янында тыныш билгеләре.



17 .Эндәш сүзләр. 1 сәг. Эндәш сүзләр һәм алар янында тыныш билгеләре.

18. Гади һәм кушма җөмлә. 2 сәг.

Тезмә кушма җөмләләрдә һәм, ә, ләкин, әмма теркәгечләре, алар янында тыныш билгеләре.



Укучыларның белем һәм күнекмәләренә төп таләпләр

Укучылар белергә тиеш:

-сүзнең мәгънәле кисәкләре: тамыр һәм кушымча, ясагыч кушымча, төрләндергеч кушымча;

- сүз төркемнәре: исем, сыйфат, фигыль, кисәкчә, бәйлек, рәвеш.

- җөмләнең баш кисәкләре: ия һәм хәбәр, җөмләнең иярчен кисәкләре



Укучылар башкара алырга тиеш:

-үтелгән орфограммалар (калын һәм нечкә сузыклар, яңгырау һәм саңгырау тартыклар, парсыз тартыклар, нечкәлек һәм аеру билгеләре, кушма һәм парлы сүзләр, тамырда авазлар чиратлашуы, кисәкчәләр) кергән 75-80 сүзле текстны, җөмлә ахырында тиешле тыныш билгеләрен куеп, тиңдәш кисәкләр янында тиешле тыныш билгеләрен дөрес куеп диктант итеп язу.

-текстларны грамоталы һәм каллиграфик дөрес күчереп язу.

- сүзләрне төзелеше ягыннан тикшерү(тамыр һәм кушымчаларны аеру, кушымчаларның төрен билгеләү, тамыр, ясалма, кушма һәм парлы сүзләрне аерып күрсәтү).

- сүз төркемнәрен һәм аларның грамматик билгеләрен тану, аеру (исемнең санын, килешен, фигыльнең затын, заманын);

- берлек сандагы исемнәрне килеш белән төрләндерү

- фигыльне заман формаларына куя белү.

-текстта синонимнарны һәм антонимнарны таный, сөйләмдә куллана белү.

-сораулар ярдәмендә җөмләдә сүзләрнең бәйләнешен билгеләү, сүзтезмәләрне аеру; сүзтезмәдәге ияртүче һәм иярүче сүзләрне аеру.

- җөмлә тикшерү (төрен билгеләү, баш һәм иярчен кисәкләрне аера белү)

- бергәләп төзегән план буенча 90-95 сүзле изложение язу.

- текстның темасын һәм төп фикерен билгеләү.

- текстны мәгънәле кисәкләргә бүлү, кызыл юлны саклау.

- текстның мәгънәле кисәкләре, җөмләләр арасында бәйләнеш булдыру.

- темасыннан яки төп фикереннән чыгып, текстка исем кую.

- хикәяләү, тасвирлау һәм фикер йөртү характерындагы текстларны аера белү.

- шәхси тәҗрибәгә, сюжетлы картинага таянып (алдан әзерлек белән), сочинение язу.

- фикер йөртү характерындагы җавап төзеп әйтү.


Картина буенча сочинение язуны әдәби уку дәресләре белән туры китереп үткәрергә була. Әдәби уку дәресендә картина бу¬енча әңгәмә үткәрелә һәм укучылар татар теле дәресендә аны язма рәвештә язалар. Бу максаттан, кабатлау дәресләрен фай¬даланырга тәкъдим ителә.

4 нче сыйныфта контроль диктант текстларының сүзләр саны түбәндәгечә алына:

I яртыеллык — 55—60 сүз;

II яртыеллык — 65—70 сүз.

(Изложение өчен текстларның күләме 15—20 сүзгә артыграк була.)

Контроль диктант текстына 1, 2 грамматик бирем дә тәкъдим ителә. Грамматик биремнәр үтелгән материаллардан чыгып төзелә. Сүзлек диктанты өчен якынча норма — 12—15 сүз.


Язма эшләрне бәяләү


Билге

Күчереп язуныбәяләү


Диктантларны бәяләү

Изложение һәм сочинениеләрн бәяләү


Грамматик белемнәрне бәяләү


«5»

Пөхтә итеп язылган, орфографик хаталарыбулмаган, ләкин1-2 җирдә хәрефләрнең урыны алышынган булса, куела.


Хатасыз яки 1 тупас булмаган хата җибәрелгән; дөрес каллиграфия белән матур итеп язылган эшкә куела.

Эчтәлек дөрес һәм эзлекле итеп ачылса; җөмләләр грамматик яктан дөрес төзелсә; хаталар булмаса яки 1 орфографик хата җибәрелсә, куела.



Ана телендә өйрәнелгән грамматик күренешләрне сөйләмдә дөрес кулланса; тупас булмаган 1-2 хата җибәрсә; укытучыга 1-2 ачыклаучы сорау бирергә туры килсә куела.

«4»

Эш бик үк чиста итеп башкарылмаса; 1-2 хата җибәрелсә; хәрефләрнең урыны алышынса, куела.


3 тәнартык хата булмаса һәм ул пөхтә итеп язылса яки хатасыз, ләкин төзәтүләр белән бик үк пөхтә язылмаган эшкә куела.


Эчтәледөрес ачылып та, эзлеклелек сакланмаса яки пөхтә башкарылып, эзлеклелек булып та, сүз сайлауда һәм җөмлә төзүдә 2-3 хата булса, куела.

Төп таләпләрне үтеп тә, 2 грамматик хат аясаса, ләкин өстәмә сораулар саны 3 тән артмаса куела.

«3»

Язуда 3-5 хата җибәрелсә яки хәрефнең урыны алышынса; текст пөхтә итеп язылмаса; төзәтүләр булса, куела.


5 орфографик һәм 1 пунктуацион хаталы эшкә куела.



Текстның яки рәсемнең төп эчтәлеге бирелеп тә, эзлеклелек сакланмаса; 4-6 орфографик, пунктуацион хата җибәрелсә; сүзләр кулланганда һәм җөмләләр төзегәндә, 4-5 төгәлсезлек китсә, куела

Грамматик форма һәм синтаксик конструкцияләрне сөйләмдә куллана белсә, ләкин 4-5 грамматик хата җибәрсә куела.


«2»

Хаталар саны 5 тән артса; төзәтүләр күп булса, куела.




Эчтәлек дөрес һәм эзлекле ачылмаса; 7-10 орфографик, пунктуацион хата җибәрелсә; сүзләр кулланганда, җөмләләр төзегәндә, 6-7 тупас хата китсә, куела.

Грамматик күнекмәләр начар үзләштерелсә; грамматик кагыйдәләрне сөйләмдә куллана алмаса; хаталар 6 дан артып китсә куела.


4 нче сыйныф ахырына универсаль уку гамәлләре формалаштыру программасын үзләштерү буенча планлаштырыла торган нәтиҗәләр

Башлангыч гомуми белем бирү баскычында татар теле фәнен өйрәнү нәтиҗәсендә укучыларда белем алу осталыгы нигезе буларак танып белү, коммуникатив, регулятив һәм шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре формалашачак.




Достарыңызбен бөлісу:
1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   34




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет