Татарстан Республикасы Әтнә районы мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе



Дата16.06.2016
өлшемі48.57 Kb.
#141109
Татарстан Республикасы Әтнә районы

мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе

Олы Әтнә балалар бакчасы”



Балалар бакчасы тәрбиячеләре өчен регионара семинар

Язгы урман буенда”



Белем бирү өлкәләрен интеграцияләү

( “Социальләштерү”, “Сәламәтлек”, , “Аралашу”, “Музыка”)

Федераль дәүләт таләпләренә нигезләнгән күңел ачу чарасы

I квалификацион категорияле

музыка җитәкчесе

Галиева Рәзинә Равил кызы

2012 ел.

Максат: Балалар эшчәнлегенең төрле төрләрен берләштереп, балаларның фантазияләрен, матурлыкны күзаллауларын киңәйтү.

Бурычлар:

  • Табигать матурлыгына соклану хисләре тәрбияләү.

  • Балаларның иҗади активлыгын үстерү өстендә эшләү, эстетик күзаллауларын киңәйтү.

  • Төп бию хәрәкәте күнекмәләрен камилләштерү, җырлау сәләтен үстерүне дәвам итү.



Җиһазлау. Урман панорамасы, язгы урман өчен кирәкле булган төрле атрибутлар.

Хәзерлек эше. Яз темасына караган җырлар, биюләр, уеннар өйрәтү. Костюмнар, төрле атрибутлар әзерләү. “ Яз яме” темасына күргәзмә оештыру, табигатькә чыгып, кош сайрауларын тыңлау. Куркынычсызлык,. чисталык кагыйдәләрен өйрәтү.

Алып баручы. Нинди матур, кошлар сайрый

Язгы, җылы иртәдә.

Без җыелдык бу аланга

Бергәләп ял итәргә.

Балалар, без урман буена җыелдык. Безгә бүген шундый рәхәт, чөнки җылы, кояшлы яз килеп җитте. Бар табигать уяна, кошлар сайрый. Менә ерак түгел генә елга ага. Шушы матурлыкка, гүзәллеккә сокланып бер җырлап та алыйк әле.

Килде яз” җыры башкарыла.



Алып баручы. Ә хәзер бергәләшеп “Яз килде” логоритмик уенын уйнап алырбыз.

Менә инде яз килде, (балалар кулларын алга сузалар)

Түбәдән тамчы тама, ( бармак очлары белән уч төпләренә чиртәләр)

Көндез көн җылы була, (кулларын чайкыйлар)

Суыта кичкә таба. ( чүгәләп, үзләрен кочаклыйлар)

Тамчылар бии тып-та тып, ( кулларында бармак очларын биетәләр)

Тамчылар сикерәләр, (урыннарда сикерәләр)

Булмый аларны туктатып, ( кул чабалар)

Алар яз китерәләр. ( биеп торалар)

Алып баручы. Балалар, авыл ягыннан бу якка таба Кәҗә белән Сарык киләлә, бугай, нишләп йөриләр икән?

Моңлы көй уйнала. Сарык белән Кәҗә чыгалар.

Алып баручы. Сарык, Кәҗә кая болай юл тоттыгыз?

Кәҗә. Әби белән бабай безгә,

Чыгып китәргә кушты.

Печән ягы такы-токы,

Ашап ятасыз бушка диде.



Сарык. Инде нишлик, кая барыйк

Китик без су буйлатып.

Әгәр бүре очраса

Сөзәрбез, мөгез уйнатып.

Икесе дә артка борылып карыйлар. (Артта авыл күренеше.)

Кәҗә: Әй, Сарык дус, карале безнең туган авылыбызны, ул искиткеч матур икән бит!

Сарык. Тау башына салынгандыр безнең авыл,

Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;

Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм,

Шуңар күрә сөям җаным-тәнем белән.



Кәҗә. Бу дөньяда , бәлки, күп-күп эшләр күрем,

Билгесездер: кая ташлар бу тәкъдирем;

Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә,

Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем.



Алып баручы. Туктагыз әле, сез бик борчылмагыз, менә безнең белән бергә ял итегез, күңел ачыгыз. Ә аннары без берәр нәрсә уйлап карарбыз. Безнең балалар бик матур итеп бии дә беләләр. Балалар, әйдәгез, Кәҗә белән Сарыкның күңеле күтәрелеп китсен, бер биеп күрсәтик әле.

Ленталар белән бию” башкарыла.



Кәҗә. Бу су буенда Су анасы балалары белән яши дип ишеткән идем, күрәсезме, аның балалары судан чыгып киләләр?

Алып баручы. Әйе шул, әйдәгез, тыныч кына карап торыйк әле, нишләрләр икән?

Су балалары биюе” башкарыла.

Алып баручы. Су егетләре, су кызлары, сез бик матур биедегез, курыкмагыз бездән, без сезнең белән дуслашырга телибез. Әйдәгез, безнең белән күңел ачыгыз, бергә уйнарбыз, биербез, җырларбыз.

Сарык. Урман бик куркыныч булып күренә әле, мин нигәдер курка башладым, бу кап-кара урманда нинди генә ерткыч булмас...

Кәҗә. Билгеле бу кап-кара урманда һәр ерткыч та бар

Юк түгел аю, бүре; төлке-җиһан корткыч та бар.

Һәм дә бар монда куян, әрлән, тиен, йомран, поши;

Очрата аучы булып урманда күп йөргән кеше.



Сарык. Бик куе булганга, монда җен-пәриләр бар диләр;

Төрле албасты, убырлар, шүрәлеләр бар диләр.

Һич гаҗәп юк. Булса булыр, бик калын, бик күп бит ул,

Күктә ни булмас дисең, очсыз-кырыйсыз күк бит ул!



Шүрәле_балетыннан_өзек_яңгырый.'>Шүрәле балетыннан өзек яңгырый.

Шүрәле биеп чыга. Әле сарык, әле кәҗә янына килеп кытыкламакчы була.



Сарык. Син кем? Нишләптер минем синең кебек җанварны бер дә күргәнем юк. Кәҗә, синең күргәнең бармы?

Кәҗә. Юк шул... ул әллә нинди сәер!

Шүрәле. Ха-ха-ха, күргәнегез юк шул, мин Тукай абый әкиятендәге Шүрәле! Менә сезне кытыклап уйнармын дигән идем дә, тик сез адәм балалары түгел шул. Мин адәм балаларын гына кытыкларга яратам. Ә-ә-ә! (балаларны күреп ала) Менә ич адәм балалары. Хәзер мин сезне кытыклап уйныйм ( әле бер, әле икенче бала янына килә).

Алып баручы. Шүрәле дус, тукта әле син алай итмә. Без бу урман буена ял итәргә, күңел ачарга җыелдык. Әйдә без сиңа “Шүрәле” җырын җырлап күрсәтәбез. Синең дә күңелен күтәрелеп китәр.

Шүрәле. Яле, яле җырлап карагыз. Күтәрә алырсыз микән минем күңелне? Карап карыйк!

Шүрәле” җырлы-уены башкарыла.



Шурәле. Сез матур җырладыгыз, минем дә сезнең белән бер уен уйныйсым килә. Сез “Шалтыравык” уены беләсезме?

Балалар. Беләбез.

Шалтыравык белән уен” уйнала.



Шүрәле. Ярый сон, булдырдыгыз! Болай булгач, сезне кытыклап уйнап булмас. Рәхмәт сезгә балалар, урманга ял итәргә җәй көне дә килегез, җиләкләремнән авыз итәрсез, ә көз көне чикләвекләр өлгерә. Тагын очрашырбыз әле, ә хәзергә миңа китәргә вакыт. Хушыгыз!

Балалар. Сау бул Шүрәле!

Алып баручы. Менә балалар, безгә дә кайтырга вакыт җитте. Кәҗә, Сарык, әйдәгез сез дә безнең белән кайтыгыз. Без балалар белән сезгә кышлык печән әзерләрбез. Сезне ач калдырмабыз. Ә хәзер шушы урман, су буйларына рәхмәт әйтеп җырлыйк та юлга кузгалыйк.

Саубуллашу” җыры башкарыла.



Җыр ахырында балалар тезелешеп залдан чыгып китәләр.

Достарыңызбен бөлісу:




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет