Татарстан Республикасы халык шагыйре Роберт Миңнуллинның 65 яшь тулу уңаеннан үткәрелгән район конкурсына иҗади эш



Дата11.07.2016
өлшемі51.42 Kb.
#191359
Башкортстан Республикасы Бүздәк районы

Каран урта гомум белем бирү мәктәбе



Татарстан Республикасы халык шагыйре Роберт Миңнуллинның 65 яшь тулу уңаеннан үткәрелгән район конкурсына иҗади эш

Күңелләр нечкәргәндә...” дигән китабына



карата фикер әйтү
Эшләде: XI сыйныф укучысы

Гафурова Илүсә

Җитәкче: Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мансурова Зөлфия Җәмил кызы

Каран - 2014

Үзенә лаеклы алмаш әзерләү турында халкыбыз элек- электән кайгырта килгән. Бүгенге татар поэзиясендә иң күренеле урыннарның берсен тоткан Роберт Миңнуллин шәхес һәм шагыйрь буларак кай яклары белән характерлы дигән сорау куелса, беренче чиратта туган җиренә, анасына, үз халкына чиксез мәхәббәте белән, дип җавап бирергә мөмкин. Шушы өч бөек тойгы аңа сүнмәс - сүрелмәс илһам биреп, иҗатын тулыландырып тора. Аның мин күп кенә шигырьләрен укыганым бар. Әле соңгы вакытларда кулыма кергән китабы “Күңелләр нечкәргәндә...” дип атала. Бу китабында шагыйрьнең башлыча 2003 елларда язылган лирик шигырьләре тупланган. Мәхәббәт тулы якты хисләргә, татлы сагыш – моңнарга, тормыш, гомер турындагы тирән уйлануларга бай шигырьләр шәлкеме урын алган. Дөнья иминлеге, яшәү мәгънәсе, гомер агышлары, шәхес язмышы проблемаларын калку итеп күтәрә, тирән хисле мәхәббәт лирикасына да зур урын бирә, туган җиребезнең урман-тауларына, болын-кырларына, елга-чишмәләренә күлләренә, якташларыбызга дан җырлый.

Шигырьләр җыентыгы “Мин яратам сезне, чордашларым!” дигән шигыре белән башлана. Ул үзенең дусларына, безгә укучыларда эндәшү булып яңгырый.

Мин яшимен сезнең арагызда

Мин яшимен сезнең белән бергә

Барып була сезнең белән яуга,

Кереп була сезнең белән гүргә.

Әнкәй белән туган җир, туган туфрак бер- берсенә аерылгысыз булып бәйләнгән төшенчәләр. Туган төяк һәм иң кадерле кеше – ана турында шигырь язмаган шагыйрьне табу мөмкин түгелдер. Шулай да Роберт абый - бу темаларга иң күп һәм иң җимешле язучы шагыйрьләребезнең берсе.

Әлбәттә, бу җыентыкта да күп кенә шигырьләре кадерле әнисенә багышланган. Авторның йөрәгеннән чыккан ихлас сүзе, әлбәттә, укучы йөрәгенә дә барып җитә, җылы тойгылар уятадыр дип уйлыйм мин.

Сиңа әнкәй мин шигырьләр яздым,

Сиңа атап җырлар чыгардым.

Сиңа багышланган җырлар белән

Мин халкымның җанын сугардым, - дип язучы тагы бер кат исбатлый шул хакта һәм язганын югары ноктада бетереп куя:

Син җырлардан, әнкәй, әйбәтрәк шул,

Шигырьләрдән син бит бөегрәк!

Роберт Миңнуллин башка кешеләрнең дә әниләре белән соклана, аларга дан җырлый. Дусты, үзебезнең якташ язучыбыз , соңгы елларда әдәбият мәйданында зур урын уялаган Галимҗан Гыйльманның әнисенә багышланган шигыре шуңа ачык дәлил булып торадыр.

Әнкәең бигрәк ягымлы –

Гөл тама йөзләреннән.

Якты йөзле, татлы телле –

Бал тама сүзләреннән. (“Әнкәең бигрәк ягымлы”)

Тормыш турында, үткән гомер хакында уйланган фәлсәфи лирикасы да бик үзенчәлекле. Минем уйлавымча, бөтен кеше дә гомеренең 5нче дистәсен ваклаганда, үткәненә күз сала, анализлый. Бу дөньяда гомер юлын матур үткәнме, ничек булган ул – уңышлымы әллә киресенчәме? Берсенең дә картаясы килми, кулларыннан килсә һәрвакыт яшь, көчле, чибәр булып калырлар иде.

Көзгә керүләре авыр...

Аннан күнегәсең.

Бөтен җаның-тәнең белән

Көзгә күмеләсең.

Ә көз озын, ә көз озак...

Мәңге үтмәс кебек.

Күңелдәге сагышлар

Мәңге бетмәс кебек.

“Көзгә керүләре авыр...” шигырендә Роберт Миңнуллин гомер үтүен көзгә керүе белән чагыштыра. Көзен салкын, агачлар яфракларын коя. Бөтен җирдә сагыш – моң. Безгә, яшьләргә, көзгә керүе авыр, чөнки без аны бары тик бер ел мизгеле буларак кына кабул итәбез, ә язучы өчен көз образы аның гомер мизгеле буларак урын алган.

“Күңелләр нечкәргәндә...” дигән җыентыгында Роберт Миңнуллин үзенең иҗатташ дусларына да әйтер сүзләре күп. “ Сиңа бик кыен булгандыр” дигән шигыре халык җырчысы Хәйдәр Бигичевка, “Уфадагы дусларым” Суфиян Сафуановка, Рәдиф Гаташка, Мостай Кәрим һ.б. к үренекле Башкортстан язучыларына ачык хат шикелле яңгырый.

Уфада минем дусларым

Ким дигәндә мең, димен!

Бу шигырьне кайсысына

Арнарга да белмимен...

Язучыны дөнья - күләм проблемалар да читтә калдырмый. Җир шарында барган сугышлар, терактлар,төрле табигать китергән афәтләргә адәм баласы түзә, көрәшә, яшәргә тырыша. “Телевизор караганда” дигән шигырендә язучы боларга барсына да “Түзәбез әле дә... әлегә !”- дип йомгак ясап куя.

Мәхәббәт – иң изге, саф хисләрнең берсе. Кемнәр генә аңа атап җырлар җырламаган, кемнәр генә аның хакына башын салмаган. Борынгы чор әдипләренә күз салсак та алар хисне күкләргә чөеп тасвирлыйлар. Минем өчен дә бу китапта йөрәгем түрендә якты нур калдырган шул сөю тулы шигырьләре булды. Роберт абый аларны үзенең тормыш иптәше Клара ханымга багышлагандыр. Мондый шигырьләре бихисап, мин кайберләренә генә күз салып китәм.

Күзләрең серле елмая

Күңлеңдә синең ниләр?..

Син нигә шунды серле соң,

Син нигә шундый чибәр? (“ Син нигә шундый чибәр?”)

Үзенең сөйгәненә һәрбер кеше шушы юллар белән эндәшер иде дип уйлый:

Көнем ямьсез, суым тәмсез –

Синсез миңа кыен.

Җитми миңа синең җылың

Җитми синең куен.

Димәк , язучы өчен илһам чыганагы туган як, әни генә җитми. Авыр чакларда, шатлыкта - кайгыда иңгә - иң терәшеп яшәгән яр кирәк.

Син белеп тор: икебезнең

Мәхәббәттән башка.

Әйләнермен мин тимергә

Йә булмаса ташка. (“Яши алмыйм синсез”).

Шушы якты хисләр белән язылган шигырьләреннән башка күңелне тетрәндергән, уйларны астын - өскә китергән язмалары да бар.

2002 елның 2 июлендә Германия күгендә Башкортстан авиалиниясы самолеты Америка почта авиакомпаниясының самолеты белән бәрелешә. Бу вакыйга бөтен Европаны тетрәндерә. Монда 52 бала да һәлак була. Шушы вакытта мин бары тик 7 яшьлек кызыкай идем. Бу вакыйгаларны мин бары тик зәңгәр экраннар аша һәм интернет челтәре аша гына беләм. “Күңелләр нечкәгәндә...” дигән җыентыкта шул хакта укырмын дип күз алдыма да китермәгән идем. “Герман күге - кара кайгы” дигән шигыренең исеме башта мине җәлеп итте. Эчтәлеге белән танышканчы иң беренче чиратта туган уй – Роберт Миңнуллин Бөек Ватан сугышын чагылдырып язды микән? Ләкин шушы юлларны һәм эпиграфын укыгач, моның киресе икәнен аңладым.

И сабыйлар! Күз яшьләрен

Тыеп торам көчкә-көчкә.

Сезне күрермен шикелле –

Карарга да куркам өскә.

Язучы шигырьнең эмоциональ көчен күрсәтер өчен халык җыры Герман көеннән өзек кулланган:

“Атландым атның биленә,

Киттем Герман җиренә.

Герман җире – кара үлән,

Әллә калам, әллә үләм...”

Бу шигырь юллары Герман күгендә һәлак булганнарга мәдхия булып яңгырар дип уйлыйм мин.



“Күңелләр нечкәргәндә ...” дигән җыентыгындагы шигырьләрне укыгач, мин шулкадәр канәгатьлелек хисе кичердем, моны сүзләр белән генә аңлатып булмый. Әгәр дә укымасагыз, сезгә әйтер сүзем шул: соң түгел. Үзеннән –үзе җырлап торган шигырьләре сезне илаһи хисләр диңгезенә алып кереп китәр!

Достарыңызбен бөлісу:




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет