Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының



Дата16.07.2016
өлшемі44 Kb.
#202180


Татарстан Республикасы

Министрлар Кабинетының

2012 ел, 17 сентябрь, 772 нче карары белән расланды

Ташламалы транспорт кушымтасы булган электрон карталардан һәм транспорт кушымтасы булган транспорт карталарыннан файдаланып юл йөрү өчен түләү тәртибе


1. Бу Тәртипне тормышка ашыру максатларында түбәндәге төп төшенчәләр кулланыла:

валидатор – автобус, троллейбус, трамвай салонында пассажирларның юл йөрүгә түләвен тикшерүдә тоту өчен ташламалы транспорт кушымтасы булган электрон карталарга һәм транспорт кушымтасы булган электрон карталарга язылган мәгълүматны чагылдыру һәм/яки тикшерү өчен билгеләнгән күчмә электрон җайланма;

турникетның укый торган җайланмасы – җир асты электр транспортында пассажирларның юл йөрүгә түләвен тикшерүдә тоту өчен ташламалы транспорт кушымтасы булган электрон карталарга һәм транспорт кушымтасы булган электрон карталарга язылган мәгълүматны чагылдыру һәм/яки тикшерү өчен билгеләнгән стационар җайланма;

картаны тотучы – шәһәр җәмәгать транспортының һәм шәһәр яны элемтәсендәге автомобиль транспортының барлык төрләрендә йөрүгә ташламалы транспорт кушымтасы булган электрон карталарга һәм транспорт кушымтасы булган электрон картадан файдаланып түләүне гамәлгә ашыручы физик зат.

2. Ташламалы транспорт кушымтасы булган электрон карталар һәм транспорт кушымтасы булган электрон карталар (алга таба – карталар) җәмәгать транспортының җир өсте һәм җир асты төрләренең валидаторлар яки турникетны укый торган җайланмалары белән җиһазландырылган транспорт чараларында йөрүгә түләү өчен кабул ителә.

Җир өсте электр транспортыннан файдаланганда юл йөрүгә түләү өчен карта тотучыга картаны турникетның укый торган җайланмасына куярга кирәк.

Транспортның җир өстендәге төреннән файдаланганда юл йөрүгә түләү өчен картаны тотучыга валидатордан файдаланып юл йөрүгә түләүне тикшерү һәм теркәү өчен кондукторга (транспорт йөртүчегә) ташламалы транспорт кушымтасы булган электрон картаны яисә транспорт кушымтасы булган электрон картаны күрсәтергә кирәк.

3. Ташламалы транспорт кушымтасы булган электрон карта шәхси мәгълүматлары һәм фотографиясе аның икенче ягына куелган карта тотучы тарафыннан гына файдаланылырга мөмкин. Моның өчен кондуктор (транспорт йөртүче) картаны тотучының шәхесен визуаль тәңгәлләштерә. Бу вакытта картаны тотучының шәхесен һәм ташламага хокукын таныклый торган документлар күрсәтү таләп ителми.

Карталар юл йөрү өчен түбәндәге очракларда кулланыла алмый:

әгәр дә алар валидаторда яки турникетның исәпли торган җайланмасында теркәү процедурасын үтмәсә;

карталарда түләнгән транспорт ресурсы булмаса;

ташламалы транспорт кушымтасы булган картадан башка зат файдаланса.

4. Транспорт ресурсы гамәлдә булган вакыт эчендә файдаланылмаган юл йөрү өчен акчаны башка вакытка күчерү һәм кире кайтару гамәлгә ашырылмый.

5. Карталарны югалткан яки алыштырган очракта, транспорт ресурсыннан файдаланылмый калган акча яңа картага әлеге транспорт ресурсы гамәлдә булган вакыт эчендә яңа картага күчерелергә һәм картаны тотучы агымдагы чорга транспорт ресурсын тутыру буенча операция үткәрүне раслый торган һәм тутыру терминалы бирә торган квитанцияне (чекны) күрсәткәннән соң гына күчерелергә мөмкин. Бу вакытта иске карта блокировкалана.

Транспорт кушымтасы булган электрон картаны бозу карта тотучыны транспорт чарасында йөрүгә түләүдән азат итми. Бу очракта карта тотучы юлда йөргән өчен гамәлдәге законнар нигезендә билгеләнгән бер тапкыр юлда йөрү тарифы буенча кулдагы акча белән түләргә тиеш.

6. Карта тотучы гаебеннән башка юл йөрүгә түләүнең автоматлаштырылган системасы эштән чыккан яки ташламалы транспорт кушымтасы булган электрон карта бозылган очракта, юл йөрү ташламалы транспорт кушымтасы булган электрон карта һәм тутыру терминалы бирә торган квитанцияне (чекны) күрсәтеп һәм агымдагы чорга ташламалы транспорт кушымтасы булган электрон картаның транспорт ресурсын тутыру операциясен үткәрүне раслый торган документ күрсәтеп гамәлгә ашырыла.

Валидатор яки турникетның исәпли торган җайланмасы төзек булмау сәбәпле картадан файдаланып юл йөрүгә түләү операциясен үткәрү мөмкин булмаган очракта, юл йөрүгә түләүнең автоматлаштырылган системасы операторы (алга таба – оператор) картаны тотучыга юлда йөртү хезмәте күрсәтүдән баш тартырга тиеш түгел. Мондый очракта, оператор юлда йөргән өчен акчалата түләү алмый юлда йөртү хезмәте күрсәтә.

7. Транспорт чарасының техник төзексезлекләре китереп чыгарган маршрут буенча транспорт чарасының җир өстендәге төре хәрәкәтен дәвам иттерә алмаганда, кондуктор пассажирларны бу маршрут буенча бара торган транспортка күчереп утырта.

Бу вакытта транспорт чаралары кондукторлары карталар ярдәмендә кондукторлар валидаторлардагы төзек булмаган транспорт чарасында бирелгән карталар турындагы мәгълүматны уртаклаша.

8. Карталар бозылган яки югалган, шулай ук аларга хезмәт күрсәтү буенча дәгъвалар җайга салынган очракта карта тотучыга барлыкка килә торган мәсьәләләрне хәл итү буенча мәгълүмат алу өчен операторга мөрәҗәгать итәргә кирәк.

9. Картаны блокировкалау өчен картаны тотучы оператор оештырган пассажирлар белән эшләү пунктына мөрәҗәгать итә һәм гаризага операция үткәрү датасын һәм вакытын, шулай ук транспорт ресурсының гамәлдә булу вакытын һәм транспорт кушымтасы булган электрон карта чипының тәңгәлләштерү номерын күрсәтеп, транспорт ресурсын тутыру операциясен үткәрүне раслый торган квитанция (чек) терки.

Ташламалы транспорт кушымтасы булган электрон карта бозылган яки югалган очракта, аны блокировкалаганнан соң ташламалы транспорт кушымтасы булган яңа электрон карта алу өчен карта тотучы Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы билгели торган ташламалы транспорт кушымтасы булган электрон карталар рәсмиләштерүгә һәм бирүгә гаризалар кабул итү өчен махсус җиһазландырылган пунктларда тиешле язма гариза тутыра.

Түли торган банк кушымтасы булган электрон транспорт картасын блокировкалау өчен карта тотучы банк кушымтасы булган электрон транспорт картасын биргән банк офисында гаризаның тиешле бланкын тутыра.

Карта тотучы гаризасы нигезендә оператор аны блокировкалый. Системада карталарны блокировкалау гариза язган көннән соң килүче календарь көннән дә соңга калмыйча башкарыла.


_________________________________





Достарыңызбен бөлісу:




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет