Тәүфик Кәримов төСЛӘр балкышы



жүктеу 3.75 Mb.
бет1/21
Дата21.06.2016
өлшемі3.75 Mb.
  1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   21






Тәүфик Кәримов

... ТӨСЛӘР БАЛКЫШЫ

Ф.Тарханованың авторлаш-

тырылган тәрҗемәсе

2008


Автор турында


Тәүфик Әкрәм улы

Кәримов





1958 елның 1 февралендә Казахстан СССРның Гурьев шәһәрендә туган. Милләте – Казан татары; тарих укытучысы, сәясәт белеме, тау инженеры-геолог белгечлекләре буенча өч югары белемгә ия.

Училищеда укытучы, комсомолның өлкә комитетында инструктор, бүлекчә мөдире, бүлек мөдире булып эшли. Аннан – нефть-газ эзләү экспедициясендә инженер, партия эшендә инструктор, шәһәр комитетында бүлек мөдире урынбасары, партиянең өлкә комитетында җаваплы оештыручы; уртак Совет-Германия предприятиесендә төп белгеч, өлкә администрациясендә бүлек мөдире урынбасары, тышкы икътисад компаниясендә эксперт, өлкә икътисад комитеты хезмәткәре, “Тенгизмунайгаз” акционерлар җәмгыятендә төп инженер. Соңгы унбер елда (1994 елның октябреннән) – Казахстан Республикасының Атырау өлкәсе акимы (башлыгы) аппараты җитәкчесе.

1993 елның тугыз ае дәвамында Германиянең Мюнхен шәһәрендәге “Linde AG” концернында стажировка үтте. 1996 елда Россиядә президент сайлауларында халыкара күзәтче булды.

1997 елда АКШның Вашингтон һәм Туссон шәһәрләрендә Казахстанның югары дәүләт хезмәткәрләре өчен оештырылган бер айлык укуларда белемен арттырды.

Гаиләле, өч бала – ике угыл, бер кыз тәрбияләп үстерә.

“...Төсләр балкышы” – китап язуда беренче тәҗрибәсе.

Бу китаптан соң ул Казахстанда һәм Татарстанда рус, казах һәм инглиз телләрендә янә алты китап бастырып чыгарды. “Төсләр балкышы” – татарчага тәрҗемә ителеп басылган беренче китабы.
Евразияле – меңьеллыклар кисешендә
Сезнең игътибарга тәкъдим ителә торган бу китап гомеренең иң матур һәм хисләрне инде акылына төреп эш итү чорына кереп баручы мөләем казахстанлы, Европача белем алган һәм нәсел тамырлары белән Казан җиренә килеп тоташкан булуын йөрәк түрендә нык саклаучы, аны беркайчан да хәтереннән чыгармаучы автор дусларының шактый киң даирәсендә генә түгел, ә бәлки төрле катлау укучыларында да зур кызыксыну уятыр.

Бер караганда, бер-беренә һич бәйләнеше булмаган балачак һәм Ватан турындагы сагышлы шигъри прозасы, мәңге бетмәс гаҗәеп матур төш кебек бөтереп ала, әсәрләндерә торган әдәби һәм бер үк вакытта гап-гади кеше – Высоцкий турындагы эссе, сюрралары, җитди тарихи хезмәте, профессиональ дәүләт хезмәткәренең сәясәткә кагылышлы язмалары һәм башка бик күп язмалар тупланган бу китап эклектикадан һәм бар нәрсәне дилетантларча колачлаудан ерак тора, дип ышандыра алабыз.

Әйе, сүз дә юк, Сездә Тәүфик Кәримов белән бәхәскә керү теләге дә туарга мөмкин: аның сәнгати иҗаты – югары интеллектуаль һәм жанрларга бүленми; әдәбият законнарына караганда күбрәк музыка законнарына нигезләнә, буйсына. Билгеле, болай итеп язу бар кешенең дә хәленнән килми.

Белгәнебезчә, мондый аралаш иҗат күпләрнең күңеленә тия, ачуын кабарта. Кәримовның безгә гомумхалык байлыгы булып тоелган Высоцкий җырлары, рок һәм футбол турындагы эсселарының гадәти, традицион булмаган шәхси стиле тагын да ныграк ярсытырга мөмкин.

Тик бу эсселар авторы белән бәхәсләшү, дәгъвалашу җиңел булмас: ясаган барлык нәтиҗәләрен, фикри йомгакларын ул аргументлар белән генә түгел, ә бәлки саллы фактура (библиография, хронология ets.) белән дә ныгытып куя.

Безнең карашка, китапның иҗтимагый әһәмиятле һәм бер үк вакытта бәхәсле өлеше – Тәүфик Кәримовның үз этносы тарихына – бүгенге көндә Казан татарлары булып йөргән болгарлар һәм үзенең нәсел тарихына багышланган “Тарих сандыгыннан (яки Онытылганнардан)” дип аталган дүртенче темасы.

Хәзерге вакытта барлык нәшриятлар да, редакцияләр дә шыплап тулган үзбелдек тарихчыларның бихисап “иҗат җимешләре”ннән аермалы буларак”, бу – иң кыргый теорияләрне дә раслаучы (әмма дәлилли белмәүче) Ходай илһамландырган экстатик сүз чәчмәсе, шулай ук шаман камланиясе дә түгел, ә чын-чынлап зур хезмәт.

Авторның кайбер аргументлары яки нәтиҗәләре белән ризалашмыйча, аларга каршы килергә дә мөмкин, әмма бәхәскә керүчеләргә җиңел булмаячак, чөнки аның белән тигез дәрәҗәдә көрәшү өчен һәр мәсьәләдә аннан да күбрәк һәм тирәнрәк белергә кирәк булачак.

Тәүфик Кәримов бу китабы белән Татарстан Республикасының төп халкы һәм башка төрки халыклар этногенезы турындагы әдәбиятка үз өлешен кертер, дип уйлыйбыз.

Китапның тулаем субъектив, шәхси характерда булуы – аның төп сыйфаты, дәрәҗәсе, чөнки чор да, төбәкләр дә, кеше дә бер-береннән башка яши алмый, алар бәйләнеше бәхәссез.

Узган меңьеллыкның икенче яртысында Европа белән Азия чиге үтә торган шәһәрдә дөньяга килгән Тәүфик Кәримов – яңа, дөресрәге, яңарыш кичергән Казахстан дәүләтчелеге төзелешенең гади шаһиты гына булмыйча, ә бәлки аны төзүдә актив катнашучы да. Ул – сәясәт белгече, шуңа да Халыкара бердәмлек аңа 1996 елда Россия Федерациясе Президентын сайлауларда күзәтче булуны ышанып тапшырды.

Энциклопедик белемле, талантлы, күзәтүчән – нәкъ менә шул сыйфатлар автор иҗатын Евразия континентында үзгәрешләр чорының саллы, игътибарны җәлеп итә торган документы итә дә инде.

Бу документның төп өстенлеге шунда: Сез аны зур кызыксыну белән бер утыруда укып чыгачаксыз.

Чөнки без барыбыз да евразиялеләр, Кәримов үзе дөрес күрсәткәнчә: “... бу очракта безнең аерма бары тик шунда: мин – бу китапның язучысы, син – аның укучысы”.


Автордан

Төсләр балкышы” китапның тәрҗемә авторына ихлас күңелдән рәхмәт белдерәсе килә, Татарстан Республикасының атказанган сәнгәть эшлеклесе - Флера Габдрахман кызы Тархановага.



Бу эш белән бәйле минем хыялым тормышка ашты - туган телемдә китап чыкты. Баш иям! Сезгә булган рәхмәтләрем чиксез! Татар халкы өчен яңа уңышларга ирешу, камиллекнең ин югары дәрәжәсенә җитергә насыйп булсын!

Флера Габдрахман кызы Тарханова
Татарстан Республикасының атказанган сәнгәть эшлеклесе, шагыйрь, 60 җыр сүзләрең авторы, һөнәрле тәрҗемәче, филология фәннәренең кандидаты, Гаязи Исхаки исеме әдәбият бүләгенең Лауреаты, балалар әкияте һәм иҗат җыентыклар авторы, Татарстан Республикасының Мактау Грамотасы белән бүләкләнгән.

ӘТИ-ӘНИЕМӘ

БАГЫШЛАНА

АВТОРДАН
Бу китапта язылганнарның барысы да – минем тормышымның, уй-хисләремнең, эчке кичерешләремнең бер кисәге, бер өлеше.

Аны ашыгып, кабаланып укыма – уйлан, күзалла: анда син үзеңне дә, хисләреңне, борчу-кичерешләреңне дә күрерсең, тоярсың.

Чөнки безнең барчабызның да тамырларыбыз, килеп чыгышыбыз бер нигездән, безнең һәммәбезне дә дөньяга яраткан, барлыкка китергән, барыбыз өчен дә Бер булган Хода – Бер Югары Аң; ул – безнең янәшәдә, бөтен җирдә, безнең һәрберебездә.

Бу очракта безнең аерма бары тик шунда: мин – бу китапның язучысы, син – аның укучысы.

Сүз башы урынына
Һәр кеше мәсләк, фикерләр ирегенә һәм аларны ирекле рәвештә белдерүгә, чагылдыруга хокуклы; бу хокук бернинди каршылыкларсыз үз фикереңдә нык тору иреген һәм теләсә нинди чара, юл белән, хәтта дәүләт чикләренә дә карамыйча, мәгълүмат, идеяләр эзләү, табу һәм тарату иреген үз эченә ала”.
Кеше хокукларының гомуми

декларациясе, 19 нчы маддә.

...Төсләр балкышы

Күңелемне сагыну-сагыш басты –

Хәлләремне ала талкышы.

Яшьлегемнең гүзәл мизгеленә

Алып китте төсләр балкышы.

(Ф.Тарханова, 2008)




... Төсләр балкышы
Мюнхен. Туксан өченче елның көзге киче. Күңелдә - давыл.

Сагыш белән әрнү йөрәкне телә.

Посткоммунистик һәм демократик дәүләтләрдә яшәү дәрәҗәсе нык аерыла.

Яхшыруга бернинди өмет юк.

Һәрхәлдә - алдагы ун елда, әле күбрәк булмаса...

Ирексездән В.Высоцкий җырларының сүзләре искә төшә: күңелләрне айкап ташлый, әйтерсең лә яшәеш юкка чыккан, шулкадәр авыр, җан өзгеч композицияләр Jefferson Airplane, Black Sabbath, Led Zeppelin, Shocking Blue, Pink Floyd...

Өйгә кайтасы килә... Гаиләмә, хатыным һәм балаларым янына.

Уйларым мине тагын да ераккарак – мәктәп елларына, бала чакка алып китә...

Чәчкәләрнең бөтен төсләре балкыган, кояш нурлары уйнаган; кырмыскалар, чикерткәләр яшәгән, ЫШАНЫЧ булган җиргә...

“... Кая китте бер шук малай –

Кайчандыр МИН булган малай?..

Әйтегез: картлык – җәннәтме,

Әллә җан кыйгыч җәлладмы?
Кошлар кая китеп үлә,

Беләмсең сентябрь яшен?

Зур дәрьялар аңлый микән

Әйткән сүземнең мәгънәсен?


Яшь яфраклар язгы җилгә

Ниләр диеп җырлый икән?

Үлемне кайсы җибәрә -

Күкләрме, әллә Җир микән?

Төннәрне ярып кем үкси –

Кеше яки берәр кошмы?

Төнеңдә күргән Йолдызның

Исемен ничек дип куштың?..

(П.Нерудадан А.Грушко буенча,

Ф.Тарханова тәрҗемәсе)


... Чынлап та, бала чакта дөнья нинди булган?

Дөресрәге, дөнья бала чакта ничек кабул ителгән?

Якты, кояшлы, шәфкатьле, төсле, чиста, кызыклы һәм күңелле булып.

Киләчәк көн – тагын да әйбәтрәк, тагын да кызыклырак булыр. Аннан соң да – тагын да, тагын да, тагын да...

Көн үзе – озын булып тоела, ә Тормыш исә, сүз дә юк – чиксезлеккә омтыла.

Шулай итеп, дөньяда, тирәлегеңдәге бар нәрсә - үз урынында: Син – бу дөньяда, әйтерсең лә синең өчен генә билгеләнгән һәм урнаштырылган Тәртиптә иң мөһиме диярлек.

Җиһанда ата-анаңнан да яхшырак, миһербанлырак һәм матуррак беркем дә юк...

Боларның барысында да, нигездә Синдә - һичшиксез, ЫШАНЫЧ.

Ул, туган вакытында ук кешегә кереп, бала чагында ныгып кала, әйләнә-тирә мохитне кабул итәргә булыша, холкын формалаштыручы, калыплаучы, башкаларныкыннан аерылып торучы сыйфатлар ала да аннан соң гомер буе синең белән бергә, синең җаныңда яши...

Менә шулай итеп, кеше аны – үзенең эчке ышанычын, өметен, бәлки соңгысы чынга ашар дигән ышанычын үзе сүнгәнче күңелендә йөртә.

Бернигә дә карамастан, аның ышанасы килә, һәм ул ышана да – гомере буе, һәрвакыт.

Шуңа күрә дә ул иң соңгы булып, җан тәслим кылганда гына, соңгы уй белән бергә китеп бара, сүнә...

Ә бала чакта бар җиһан, чынлап та, бары тик төсләр аша гына күренә.

Хәтта төссез сорысы һәм пычрагы да...

Өлкәннәрдә исә - соры инде төс түгел. Саналмый төс булып.

Ул бөтенләй икенче мәгънәгә, төсмергә ия.

Төсле буяулар бала чакта күптөрле булып күренсә, үсә барган саен алар саны сизелмичә генә кими башлый.

Дөнья тарая – кысаларга керә, төсләр, чикләр, мөмкинлекләр азая...

Һәм сиңа дөньяны танып белү авырлаша; нәтиҗәдә, салават күперенең барлык төсен дә хәтерләп һәм санап чыгып булмый башлый.

Һәм дөнья, ахыр чиктә, бары тик аклы-каралы булып кына кала, башкалар бернинди игътибарны да җәлеп итми...

Моннан соң инде Чәчәкнең бөтен матурлыгын, аның таҗ яфракларында, сабагында “кайнаган” тормышны, эчтә йөргән Камканы, шунда ук очып килеп кунган һәм, сине күрмәгәндәй, сиңа бөтенләй игътибар итмәгән Төклетураны элеккечә күрү мөмкинлеге беркайчан да тумас.

Ә бәлки күрә дә торгандыр, әмма ул сине барыбер бала дип кенә кабул итә.

Шуңа күрә ул куркытмыйча гына, йомшак итеп кенә бызылдый, әйтерсең лә үзе өчен генә, үзенең күңеле булсын өчен генә...
х х х
... Кайчан да булса мондый манзараны тагын бер мәртәбә күрергә, үзеңнең әбиең утырткан чәчкәләрнең һәр төсен, зәңгәрсу һәм сары таҗлары төсмерләрен тоярга, бөҗәкләрнең кеп-кечкенә дөньясын гаҗәеп зур итеп күрергә мөмкин булыр микән? Әйтерсең лә бу – без яшәгән дөньяда иң әһәмиятле, иң мөһим бер нәрсә...
1993 ел, ноябрь, Мюнхен.
Макабка бабай”
... Тәрәзәдән төшкән кояш нурлары туп-туры битемә килеп кагылды. Аның иркәләвен, җылысын тоеп, уянып киттем.

Торасым килми.

Әмма кояш нуры мине тынычлыкта калдырасы итмәде булса кирәк – күзләремне камаштырырга кереште. Мин, аннан качарга теләгәндәй, күзләремне кыстым, һәм, еш-еш бер ачып, бер йомып караганда, үземнең сирпелеп-сирпелеп киткән озын керфекләремне тойдым.

Өйдә беркем дә юк. Бары тик стенадагы сәгатьнең келт-келт йөрүе генә ишетелә.

Бүлмәдә - рәхәт, чиста һәм салкынча.

Балаларны, гадәттә, көндез йоклатып алалар бит, мин дә көпә-көндез йоклап яткан җиремнән уянып киттем.

Урынымнан тордым да урамга чыгар өчен ишеккә таба атладым. Ишекне ачкан гына идем, шундук, уяныр-уянмас халәттә, йокымнан айнып җитмәгән килеш, яңадан күзләремне кыстым, һәм мин чын-чынлап кояшлы, җылы җәйгә, Бала чакның гаҗәеп серле һәм кабатланмас дөньясына килеп кердем.

Июнь башының гадәти бер көне иде.

Эссе көннәр һәм челлә башланмаган әле. Полкан, кояш нурларыннан качып, үзенең “өе” артына кергән дә күләгәдә йоклап ята. Табагыннан аз һәм тиз йотымнар белән су эчеп торучы чыпчыкларда аның эше юк.

Башымны күтәреп карасам, өебез кыегында миңа текәлеп карап тоучы ике соры чыпчыкны күреп алдым. Моңарчы ни турындадыр чыркылдашкан бу ике чыпчык, мине күрүгә шып булды.

Шул мизгелдә баш очымнан ук төклетура бызылдап очып үтте.

Кая юл тотты?”

Карашым веранда каршына әбием утырткан аксыл-зәңгәр чәчкәләрнең әлләни зур булмаган куагына төште.

Акрын гына килеп чүгәләдем дә аларны күзәтә башладым.

Менә шул кечкенә генә җир һәм үлән кисәгендә тормыш кайнавын күрдем.

Яшел сабаклар буйлап, дымлы җирдә көрән кырмыскалар чабыша, һәрберсе үзеннән дә зур йөк күтәргән: саламы да, чебен белән озынборын да бар анда.

Камка Тутай, кызыл канатларындагы ак таплары белән мактанып, яфракка ябышкан да нәрсәдер яки кемнедер көтә...

Теге төклетура кайда соң?”

Уйлап куюым булды – куркудан кинәт читкә сикердем: чәчәкләр арасыннан, усал бызылдап, берьюлы берничә төклетура очып чыкты.

Кызык, алар анда нишли икән?” – дигән уй кызыксынуымны арттырды.

Кулыма салам алып, яңадан чәчәкләр янәшәсенә чүгәләдем.

Төклетуралар, минем үзләре янында булуыма ризалашып, эшкә кереште. Җиһандагы барлык бөҗәкләр кебек үк.

Алар, зәңгәрсу чәчкәләр эченә берәм-берәм кереп, үзләренең хортумчыклары белән шифалы сут җыялар.

Төсләре – сары. Үзләре юан булсалар да чәчәк эчендә җиңел генә, ашыкмыйча гына, бызылдаша-бызылдаша хәрәкәтләнәләр, вакыт-вакыт бер чәчәктән икенчесенә күчеп китәләр...

Кинәт ерактан, хәзер сарай булып кына калган иске йорт ягыннан, әбиемнең тавышын ишеттем. Ул, көлә-көлә, кемгәдер татарча нидер сөйли иде.

Мин ашыкмыйча гына аның янына киттем.

Яшелчә, җиләк-җимеш бакчасы аша, әти түшәгән такта сукмактан.

Уң якта – яшь йөзем агачлары, сулда - әле яңа гына ныклап үсеп киткән помидорлар, кыярлар.

Әбием, җиргә җәймә белән клеенка җәйгән дә, самавырдан агызып тәмләп кенә чәй эчә. Үзе үрмә гөлләр белән уралган кетәклектә мәтәлә-мәтәлә йөгерешеп йөргән кечкенә йомшак кошчыклар – чебешләрне елмаеп күзәтә...

Мин аның янәшәсенә килеп утырдым, һәм без хәзер икәүләп чәй эчәбез. Шакмак шикәр һәм җәймә белән. Үз телебездә шаян сүзләр әйтешеп. Кетәклек буенча аңгыраеп һәм чыелдашып куышып йөргән бәхетле сары чебиләрне, котырынган үз токымын тимер челтәр аша аптырашып карап торган инде җитлеккән тавыкларны әллә кызыксынып, әллә кызгану белән күзлибез.

Инде үсеп җиткәннәр өчен моның ни аңлатканын төшенгән сыман...

... Шунда ук, самавыр янәшәсендә, Урал елгасына коенырга чапкан абыемнар калдырган ике китап ята.

Инде күптән укылган Әлифбаның төсле битләрен тиз генә актарып чыккач, кулыма кызыклы һәм исеме аңлашылмый торган, “Минем беренче китапларым” сериясеннән “Макабка бабай” (“Дед Макабка”) дигән нәзек кенә китапны алдым.

Һәм ашыкмый гына, иҗекләп укый башладым. Анда да җәй, каникуллар, әби һәм онык...

Әйе, быел көзгә миңа да мәктәпкә, беренче сыйныфка...
х х х
Бу китап миндә әле дә саклана.

Документлар һәм башка кыйммәтле кәгазьләр белән шкафта ята.

Бала чакның мәрхәмәтле китабы.

Тик бераз саргайган гына. Минем беренче китабым – минем яшьтәшем.

Детгиз”, бер мең тугыз йөз илле сигезенче ел...



1993 ел, ноябрь, Мюнхен.

Өрәңге яфрагының көзге регтаймы

яки, Гади генә әйткәндә -
ЯФРАК
... Җәй көзгә авышты.

Көзнең якынаюы бөтен нәрсәдән сизелә – суытты, дымлы һава, салкын җилләр еш исә, кояш та инде элеккечә җылытмый.

Агач яфраклары әле күптән түгел генә ачылып киткән кебек иде, шул арада кинәт олыгаеп, картаерга да өлгерде: сары төскә кереп, корый да башлады.

Шуңа күрә аларның да күңеле боек: агачларның үзләрен дымлы, салкын җиргә коярга теләвен сизенәләр кебек ...

Әйе, бәлки шулайдыр да.

Кайчандыр яфраклары белән шаулашып утырган агачлар хәзер бәлки чынлап та алардан арынырга, тынычлап калырга телидер.

Ә яфраклар исә, бөрешеп, агач ботакларына ябышкан хәлдә, өзелеп төшкәндә түзә алмаслык авыртуны көтеп җилферди...

Менә шундый киеренкелектә алар эленеп тордылар да, кинәт кенә җиңелчә исеп киткән җил аларны агачларыннан бернинди авыртусыз өзеп алып, һавага очыртып җибәргәнен сизми дә калдылар.

Бу – гаҗәеп бер күренеш иде: яшел төсен югалтып корышкан, сарыларга “сабышкан” яфрак, берни дә аңларга өлгермичә, нәкъ төштәге кебек, үзенең соңгы очышында тирбәлә, һәм шулай тирбәлә-тирбәлә, бөтен җәй буе бер горурлык һәм ышаныч белән, яшьләрчә дәртләнеп шаулап утырганын гына исенә төшергәндер...

Шул вакыт кечерәк кенә бер өермә безнең бу яфракны әйләндерә-әйләндерә һавага күтәрде, һәм ул үз агачыннан гына түгел, хәтта урманның үзеннән дә биегрәк оча башлады.

Әүвәл аңа куркыныч булып китте, аннан, инде кипкән булса да, үзенең барысыннан да югары булуына горурлык хисе тойды.

Әйтерсең лә, менә шуның өчен генә булса да үз агачыңнан өзелергә һәм күкләргә очарга жәл түгел, дип уйлап куйды...

Әмма аның үз-үзенә соклануы озакка бармады – һава агымында әле уңга, әле сулга чайкала-чайкала, кырдырып түбәнгә оча-оча туп-туры суга килеп төште.

Һәм йөзеп тә китте...

Елга агымы аны ошыкмыйча гына үзе белән агызып алып китте.

Яр буйларында кырлар, урманнар күренеп калды, һәм яфрак зур кызыксыну белән ниндидер яңаны танып белә иде кебек...

Аңа кабат бер уй килеп төште: үзе белән агачын бизәп, матурлап, ямьләп күпме вакытын әрәмгә үткәргән, баксаң, әле аның барысы да алда икән бит...

Тик бу юлы да бик тиз исенә килде: юешләнеп һәм авыраеп, ул бата башлады.

Һәм шул мизгелдә яфрак үзеннән алда ярга килеп терәлгән бүрәнәгә килеп ябышты, ул аны коткарып калды.

... Суның сай урынында, елга яры буенда шулай икәүләшеп озак яттылар: берсе – кайчандыр агач булып үскән бүрәнә, икенчесе – үз агачыннан ташланган, инде корып төсен югалткан, аздан гына суга батмыйча калган яфрак...

Яфрак, сагышка чумып, шундый ук нык, биек, көчле һәм мәрхәмәтле, яз көне аңа яшәү биргән, үзенең нык тамырлары белән туфрактан дым тарткан, кечкенә генә бөрене саклап һәм үстереп гаҗәеп матур яшел яфракка әйләндергән үз агачын исенә төшерде.

Әле күптән түгел генә үз агачы турында әлләни матур уйда булмавы өчен аңа оят булып китте, аны тудырган агачын, үзенең бердәнбер һәм соңгы җәен уйлый-уйлый, үзен коткарып калган бүрәнәгә ныграк сыенды...


Munchen, 1994 ел, 14 гыйнвар

БАЛА ЧАК РӘСЕМНӘРЕ
Алтмышынчының икенче яртысы.

Көз – ахырына якынлаша.

Эңгер-меңгер.

Күк йөзе өскә ишелергә торган сорылы-каралы яшен болытларына уралган.

Мин (ул чакта миңа сигез-тугыз яшь иде) өйдә, тәрәзә каршындагы өстәл янында утырам һәм күкне күзәтәм: кинәт кайдандыр өстән, җир белән күкне аерып торган караңгы һәм серле бушлыктан салмак кына һәм тавышсыз гына ап-ак, юеш кар бөртекләре төшә башлады.

Алар, очып төшә-төшә, безнең өйгә керә торган баскыч өстендә берүзе эленеп торган һәм Урал елгасы ярында урнашкан өебезнең караңгы, буш ишегалдын яктыртып торучы лампочка яктысына килеп җиткәч, җемелдиләр һәм ялтырыйлар.

Бу вакытта инде бакчабызны әти күптән казып чыккан; йөзем куаклары томаланган һәм узган елгы күмер шлагы белән капланган иде.

Этебез Полкан гына, дымлы һавадан бөрешеп, оясыннан боегып карап тора...

... Караңгы төшеп килә.

Әллә кайдан гына сиздермичә, улый-улый салкын җил килеп чыкты.

Бу көчле җилдән һәм дулап яуган кардан капка, өй каршындагы бакчада үскән агачлар шыгырдап һәм шакылдап тора башлады.

Төшкән мәлдә үк яңгыр тамчыларына әверелгән кар бөртекләре, үзләренең тизлеген арттырып, ниндидер бер буталыш, хаос тудырды.

Мин, дүртенче сыйныф өчен казах теле дәреслеген актара-актара, һаман да өстәл янында утыра бирәм һәм тәрәзә аша урамдагы манзараны күзәтәм.

Кар бөртекләре, ак черкиләрдәй, юеш җиргә төшеп ятарга һәм пычрак күлләвекләргә әверелергә теләмәгән кебек, лампочка тирәсендә озаграк бөтерелә төсле иде...

...Ул да булмады, суыта башлады, һәм кар, чиләкләп койган кебек, ишеп яварга кереште.

Җил ничек кинәт килеп чыккан булса, шулай тиз тынды, үзеннән соң гадәти булмаган сәер тынлык һәм җылы бүлмәбездә дә тоелып торган өшеткеч суык һава калдырды.

Кар инде яңгырга әверелми, күптән корышкан сирәк яфраклар каплаган юеш җир өстен күз ачып йомганчы күмеп китте.

Хәзер тыныч кына, тоташ ак пәрдә булып яуган һәм акрынлап баскычларны, сукмакларны, Полкан оясын күмеп барган ак кардан ишегалды тагын да яктырып китте. Полкан, шулай күп итеп кар яуганга шатлангандай, уйный-уйный, әйләнә-әйләнә төшеп килүче кар бөртекләрен тәпиләре белән тотарга һәм төшкән уңайга кабып йотарга азаплана иде...

Башта чиста, аннан тиз арада урамда көчәеп киткән суыктан бераз тирләп чыккан ике катлы тәрәзәләрдә нечкә боз кыйпылчыкларыннан нәфис һәм үтә күренмәле бизәкләр пәйда булды.

Күлләвекләр белән дә шул ук хәл: әүвәл юка боз белән капланып, шундук туктаусыз ауган карга күмелде.

Суык никадәр тиз үз көченә керсә, явып торган кар да, күзгә күренеп, шул ук тизлектә каты һәм коры була башлады.

Көтмәгәндә килгән үзәккә үтәрлек суыкның җитдилеген һәм кырыслыгын шактый тиз аңлап алган Полкан да яңадан оясына кереп качкан һәм, борынын да күрсәтмичә, эчтән генә бу хәлләрне күзәтеп тора...

...Әйе, бу искиткеч күренеш иде, аннан калган тәэсирләр дә мәңгегә күңелгә кереп калды. Әйтерсең, тылсымлы бер әкиятнең гаҗәеп матур бер күренеше иде бу.

Әле бер сәгать чамасы элек кенә тышта инде ничәнче тәүлек Гурьевның күңелләргә сагыш һәм чарасызлык салган коточкыч пычрак һәм лыҗырдыклы төссез, салкын яңгырлы һавасы шул арада үзгәрде дә куйды: бөтен җирне ап-ак кар юрганы каплады.

Безнең ишегалды да танып булмаслык хәлгә килде: яп-якты, чиста, ниндидер тантана, бәйрәм көтелгән ишегалдына әйләнде.

Табигатьнең нәкъ менә минем күз алдымда барган искиткеч матур бу күренешеннән, бер сәгать эчендә Ел фасылының үзгәрүеннән, Көзнең Кышка күчүеннән күңелгә аңлатып бетерә алмаслык тынычлык, җылылык һәм бер үк вакытта соклану кереп урнашты.

Хәтта Мерси исемле песи баласы да (аңа бу сәер исемне әбием кушкан иде), ниндидер сәерлек сизеп, тәрәзә төбенә сикереп менде дә зур бер кызыксыну белән тыштагы хәлләрне күзәтә башлады.

Ә бераздан, күргән-белгәннәреннән канәгать калып, идәнгә сикереп төште һәм ашыкмыйча гына үзенең җылы урынына – ул чакта әле өйнең урта бер җирендә торган мич янына барып ятты.

... Шулчак капка шапылдап куйды һәм, әле генә туып, бөтен җиргә сибелгән беренче кар япмасын шыгырдатып кемнеңдер кереп килгәне ишетелде.

Тәрәзә буеннан икенче сменада укучы һәм яңа гына беткән дәресләреннән соң кайтып килүче абыем узып китте.

Бер минут та үтмәгәндер, бүлмәгә аның белән бергә аңкып суык һәм карның саф, чиста исе килеп керде. Бу истән өйдә тагын да рәхәтрәк, тагын да җылырак булып китте...

Бизәкләре дә аклы-каралы гына булган бер иске дәреслек битләрен актарып утырганда әле генә чынбарлыкта күреп торган манзарага ике тамчы су кебек охшаган рәсемне күреп алдым!



Караңгы кич. Кар төшә. Кыска пальто кигән һәм баганадагы ялгыз фонарь яктылыгында яктырып күренгән бер үсмер егет, култык астына портфелен кыстырып, мәктәптән өенә кайтып килә.

Ул чакта бу күренеш мине таң калдырган иде, шуңа күрә ул минем күңелемдә мәңгегә уелып калды да.


Мюнхен, 1993 ел, 2 октябрь

Гаҗәп: бигрәк күптән булган

икән – чирек гасыр элек...

Гурьев шәһәренең В.И.Ленин исемендәге 4 нче урта мәктәбе директоры һәм укытучылары – А.А.Плешковка, А.М.Афанасьевага, В.И.Крутько-га, А.С. һәм Л.А.Плетневларга, Н.А.Кәримовага, А.С.Гейга, Н.Н.Руковишниковка, Л.П.Масленни-ковага, Л.А.Борисовага, А.В.Акутинага, А.Н.Мар-тиросьянцка, Ж.Б.Умирбековага һәм җитмешенче еллар башында физика дәресләренең берсендә үз тормышыннан шушы кечкенә вакыйганы сөйләгән (шактый еллар үткәч, бөтенләй чит дәүләттә һәм дөньяда мин аны түбәндәгечә күргән) Г.А.Скворцовка...
  1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   21


©dereksiz.org 2016
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет