Тәүфик Кәримов төСЛӘр балкышы


II. МӘҢГЕЛЕК ҺӘМ ЧИКСЕЗЛЕКНЕҢ



бет4/21
Дата21.06.2016
өлшемі2.06 Mb.
#152424
1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   21

II. МӘҢГЕЛЕК ҺӘМ ЧИКСЕЗЛЕКНЕҢ

АКЫЛГА СЫЙМАСЛЫГЫ
КАЙТУ
... Әйтерсең, бөтен планета буш.

Бары тик караңгылык, күктәге сирәк йолдызлар гына – һәм башка берни дә юк.

Караңгылыктан кала бу шыксыз планетада берни юк.

Кайчандыр ни өчендер яшел-зәңгәр төстә дип аталган бу планетада.

Элекке исеме ниндидер бер кимсетү кебек яңгырый.

Һич башкача түгел. Мыскыл итү кебек...

Теге трамвайны гына булса да күрү һәм, шул трамвайга утырып, шыксыз булса да кайчандыр булган шәһәр утларын карап йөрү теләге уянды.

Тагын бер мизгелдән мөмкин булмавы белән мине әсәрләндергән уй төште: “МИН – бу планетада берүзем икән бит.

Һәм мин – күзләремне алга, караңгы пространствога текәп, аның иң биек ноктасында торам кебек; алдымда – бары тик минем ГАЛӘМЕМ генә...

Миңа җиңел булып китте – мин үземне йолдызларга якын итеп тойдым, пространство белән минем ара, әйтерсең, ачыла бара, шуның белән серле, кайчандыр миңа гаҗәп якын булган, ә хәзерге вакытта ни өчендер минем тарафтан онытылган дөнья якыная бара иде...

Минем яннан ниндидер бер тантана белән астероидларның биниһая зур кантарлары акрын гына йөзеп үтте, метеоритлар балкып-балкып китте. Аларның барысы да бик кечкенә, уенчык кебек кенә иде яки киресенчә. Мин генә ул – гаять зур, чиксез гигант, ә уйларым һәм җаным бу космик киңлекнең үзе иде...

Шулчак мин әлеге чиксез киңлекне үтәли күрүемне аңлап алдым, ул бер үк вакытта чиксез дә, сүз белән әйтеп бирә алмаслык чикле дә иде.

Үзе бар, икенче караганда, юк та кебек.

Әмма бөтен күргәнемнең аңлатып бирә алмастай фантастик һәм гадәттән тыш булуы космосның җыенкыланып, җыйнакланып, кечерәеп калуында гына түгел иде, мин аның матурлыгын, бөеклеген күрдем – бу планетада яши-яши онытып бетергән төсләрне, буяуларны күрдем мин. Монда бар да чиста, ачык һәм күзгә күренмәле; караңгылыкның, хәтта яктылыкның әсәре дә юк...

Балкышларның, шартлау, аҗаганнарның матур булып, төрле төсләргә кереп үзгәреп торуы артык якты да түгел, күзләрне дә чагылдырмый...

Астероидлар, планеталар, йолдызлар, кара упкыннар (чокырлар), кометалар – минем кайтуымны сәламләгәндәй, янымнан очып-очып узды...


ТАНЫП БЕЛҮ
Мин, шул парадны кабул иткәндә, ниһаять әлеге пространствоның бер кисәге булып кына түгел, хәтта бу пространствоның үзе булып калдым.

Шулчак мин бер нәрсәне аңлап алдым: боларның барысы да – зур һәм әһәмиятле генә түгел, ә искиткеч БӨЕК һәм АКЫЛГА СЫЙМАСЛЫК нәрсә (бөтен бу дөнья һәм андагы кешенең кайдан, ни өчен, кем тарафыннан, нәрсәгә һәм кайчан барлыкка килүен танып белү безнең өчен беркайчан да мөмкин булмаячак, чөнки ул чакта без уйлап тапкан бу дөньяда гармония белән тәртип бозылачак, димәк, биредә безнең вакытлыча булуыбызның иң кечкенә мәгънәсе дә юкка чыгачак...).

Бәлки шуның өчендер дә (яки ни өчендер) минем аша, аңым аша, уйларым һәм хисләрем аша акрын гына, ашыкмыйча очып узган минем бу галәмем өчен борчылу уе тугандыр.

Боларның барысы да миндә генә түгел, минем янәшәмдә дә: каршымда, өстә һәм аста, сулымда һәм уңымда – бөтен җирдә...

Хәзер инде мин шуны аңладым: ялгыз булсам да, берүзем генә түгел идем, ягъни янәшәмдә башка дөнья да бар, бу – минем ГАЛӘМЕМ, бу – минем эчке дөньям, эчке МИНем.

Гадәти “Мин”гә караганда, тагын да зуррак һәм бөегрәк булган нәкъ менә бу “Мин” мәһабәт һәм мәңгелек, шул ук вакытта гади һәм яклаучысыз ул дөньяның бер өлешен тәшкил итә.

Бу “Мин” – шул ук “БАШКА инде...

Алар – минем Галәмдәге башка дөньялар, үлчәмнәр, төшенчәләр, зурлыклар, вакытлар, күләмнәр – күп булды һәм бар.

Чиксез күп.

Аларны чагыштырырга да, янәшә куярга да ярамый.

Очсыз-кырыйсыз, чагыштыргысыз һәм бер үлчәүгә дә сыймый торган (үлчәүсез) бу нәрсәләр һәрвакыт булды һәм бар.

Аларның барысы да – миндә һәм минем белән.

Һәм алар – бары “Мин”.

Шуның өчен икенче бер нәрсәгә күчә торганы да шулай ук миңа күчә...


БЕРЛӘШҮ
... Мин алар белән бергә очам кебек, үзем чиксез зур һәм мәңгелек, шул ук вакытта гаят кечкенә һәм әһәмиятсез, шуның өчен үземне бу галәмдә ни белән булса да – ни йолдызлар, ни астероидлар белән – күләмдә чагыштыра алмый идем: алар бар да минем аша узса да, үземне алар янәшәсенә куя алмадым.

Мин өрфиядәй җиңел, реаль булмаган, тасвирлы, тәнсез бер нәрсә идем.

Идем һәм булдым. Алар кебек үк.
Мин һәм Без – бербөтен булдык һәм безне инде бер-беребездән аеру мөмкин түгел иде.

Һәм мин, вакыты һәм үлчәме булмаган бу борынгы пространствода эреп таралгандай, алар кебек үк булдым...

Боларның һәммәсе дә миндә чынбарлыктагы кебек – булды һәм әлегә яши, ә хәзергесе – мизгел саен киләчәктән үткәнгә күчеп торучысы – төш кебек кенә, чынбарлыкка якын да килми...

III. ВАКЫЙГАЛАРНЫҢ (ХӘЛЛӘРНЕҢ)

ВАКЫТЛЫЧА ГЫНА БУЛУЫ
УЯНУ. БЕРЕНЧЕ КӨН ИРТӘСЕ
БЕРЕНЧЕ КИСӘК. УЯНУ
... Көтмәгәндә караңгыда кайдандыр искәрмәстән, әйтерсең, очраклы рәвештә, әүвәл ыгы-зыгы, ә аннары, офыкның ярымәйләнәсен һәм сызымтасын сызып, яктылык нурлары таралды.

Һәм бераздан, әле ярымкараңгылыкта, кояшның беренче нурлары сибелде, аннан соң әле яңа гына беленгән офык артыннан күк йөзенә акрын гына, хозурланып һәм тантаналы рәвештә кызган кызгылт-сары дискка охшаган гаять зур түгәрәк алсу шәфәкъ күтәрелә башлады – минем Планетам өстенә Кояш чыкты.

Беренче Көн иртәсе туды...

... Дөнья уянып килә. Бу җирдә һәм бу төндә ни булганын да белмичә, хәтта бу турыда бернинди шөбһәсез һәм хәбәрсез.

Дөнья бу хакта белә алмый иде, чөнки ул бөтенләй башка кагыйдәләр буенча яши.

Билгеле, ул мине дә белми. Аның өчен мин - әллә бар, әллә юк.

Әмма бу дөнья үзенең яңа Вакытын исәпли башлаган иде инде.

Минем белән бергә барлыкка килгәнгә, минем белән бергә китәргә дә тиеш, һаман шул – бары тик миндә, минем эчке дөньямда...


ИКЕНЧЕ КИСӘК. БЕРЕНЧЕ КӨН ИРТӘСЕ
Мин бу планета офыгын төгәл кояш боҗрасының ничек итеп яктыртканын күрдем.

Бу – таң калырлык һәм илаһи бер күренеш иде: беренче көн иртәсендә ярымтүгәрәктән әлеге дә баягы хәйран зур Кояш түгәрәге (дискы) тулысынча йөзеп чыкты...

Минем игътибарым һәм аңым бербөтен булып, үзем дә сизмәстән, табигатьнең – кошлар һәм хайваннарның, елга-күлләрнең, диңгез-дәрьяларның акрынлап уянып, кояш нурларына күмелә баруына күчте.

Миннән аста, миндә һәм минем аша аңгырайган кошлар сыман йөзеп баручы болытларга карадым.

Әйтерсең лә беренче мәртәбә: чиксез гаҗәпләнү белән урманнарны һәм чүлләрне күзәттем – аларда хайваннарны йә булмаса кешеләрне эзләдем.

Табигатьнең уянуын күзәтү белән мәшгуль булып, дөньяда кешеләр арасында яшәү өчен тагын да яраклырак була бардым һәм, шундук хәрәкәткә килгән бу өзлексез әйләнештә тәмам югалып калып һәм бу төндә үзем белән ни булганын да онытып, әлеге планетада яшәүчеләрнең барысы кебек үк гадәти һәм төссез, берни белән аерылып тормаган җан иясенә әверелдем.

Дөнья бу төндә ни булганын күрмәде дә, белмәде дә, аңламады да; ул хәтта планетаның әле яшел булуын да күрмәде, һәм, билгеле ки, биредә кабат, тагын бер мәртәбә булган мине дә белмәде һәм аңламады.

Әйе, дөнья үзенең яңа кешесен белми иде һәм белергә дә теләмәде, шуның белән ул үзен дә белми иде.

Тик моны инде мин үзем дә белми идем бугай...
КӨН
... Ә халык ни өчендер (элеккечә) каядыр ашыга.

Аларны никтер (гадәттәгечә) берни кызыксындырмый – вакытлары юк.

Шулчак зиһенем таралгандай булды – алардан күреп, баскан җиремнән кузгалдым да аларга кушылып мин дә каядыр йөгереп киттем.

Алар кебек үк, беркемне дә, бернәрсәне дә, хәтта үземне дә сизмичә, күрмичә.

Нәрсә булганын, ни буласын – барысын да онытып.

Бу сәер дөньяда Билгесезлеккә ашкынган бөтен кеше кебек.

Әйләнә-тирәмдә бар да күренеп-күренеп кенә кала...
Үзләрен читтән күрми, бары тик үзләре турында гына уйлый һәм кая, ни өчен йөгергәннәрен дә белми, шуңа күрә бик тиз юкка чыга торган кешеләр үз дөньяларында шулай яшәде һәм яшиләр. Табигатьтән аерылмыйча, аның белән бер булып...

Бөтенләй көтмәгәндә-уйламаганда, йөгереп барышлый диярлек, югарыдан бу дөнья өстенә сагыш белән ялгызы гына карап торган Кояшка күзем төште.

Ни өчендер ул икенче төрлегә әйләнгән, таң атканда чыгып килүчегә бөтенләй охшамаган – аларның бу дөньясында кечерәеп калган һәм әһәмиятен югалткан.

Башка дөньядан, галәмнән килгән бу Кояш – биредә, әлеге планетада. Мин тәмам айныдым, зиһенем кайтты, чөнки мин кинәт кенә шуны искәрдем: тиздән без кешеләрнең берәрсе, үзен иң бөек дип исәпләп, моны да – минем Кояшымны, минем дөньямдагы, минем галәмемдәге Кояшны үзләштерер дә калганнардан, үзе кебек үк бернигә дә яраксыз, вак җанлы кешеләрдән ясак, салым җыяр.

Бу Кояш бар кешенеке булса да, очраклы рәвештә генә монда, әлеге планетага килеп чыккан булса да...

Боларның барысын да - әлеге кешеләрне, аларның кимчелеген һәм бозыклыгын, түбәнлеген һәм саранлыгын, фәкыйрьлеген һәм мескенлеген күрү минем күңелгә тирән яра салды, түзеп булмаслык авырту биләп алды. Әйе, бу дөнья ахырына таба бара һәм аны туктату инде мөмкин түгел иде...

Минем уйлар шундый озын яки алар тормышы шундый кыска – мизгелгә тиң булдымы, талчыккан, беркемгә дә кирәге булмаган һәм беркем дә күрмәгән бу кояш дискы акрын гына офыкка, үзенең баешына төшеп китте, планетаның ярымтүгәрәге артына кереп югалды, әйтерсең ул безне дә шунда – караңгылыкка, йолдызларга чакыра, шуның белән безгә һәммәбезгә дә үткәнебез турында, кайдан килүебез һәм киләчәгебезнең кайдалыгы турында искәртә кебек иде.

Ул барыбызны да туктап калырга, хәл алырга һәм уйланырга чакыра, өнди.

Тик галәмнән, космостан килгән бу билгене беркем дә күрмәде һәм беркем дә аңларга теләмәде.

Әле үзем дә көн башланганда бу турыда оныттым...

Ә халык, инде нәрсәдәндер канәгать булып (әйтерсең, бу аларның биредәге алдан билгеләнгән язмышы), кирегә, ягъни бу иртәдә кайдан йөгерешеп киткән булсалар, шуңа таба юл алды.

Минем, әлегә яшел Планетамдагы Беренче Көнем менә шулай үтеп китте.


ТӨН (I кисәк, башы)
... Төн җитте.

Мин, җиңел сулап, өметләр, ышаныч белән, баштанаяк төнгә чумдым – ял иттем, дәрман җыйдым, үз аңым, үз МИНЕМ чоңгылларына, үз эчемдә сокланудан һәм тетрәнүләрдән нишләргә белмичә, ерак һәм акыл ирешмәслек дөньяларга һәм киңлекләргә очып киттем.

Бу – миңа гаҗәп якын, әмма инде күптән булган дөньяны искә төшерде – һаман да шул бары тик миндәгене.

Чынлап та, төнлә белән безгә нинди генә төшләр, уйлар һәм хисләр килми...


ТӨНГЕ ЮЛАУЧЫЛАР
... Караңгыда җимерелеп, ватылып беткән юлдан ялгыз эт бара.

Мөгаен, хуҗасыз эттер.

Мондый этләр нык күбәйде, этләр генә түгел, йортсыз-җирсез кешеләр дә бик күп хәзер.

Ашыкмыйча гына, җиңелчә йөгереп, бик еш туктый-туктый – шундый өзек-өзек ритм белән ул алга – билгесезлеккә атлый.



Мин, янында булмасам да, аны күрдем.

Чүп тутырган ниндидер тартма янында туктап, ул аны тәпиләре, танавы белән актара башлады...

Шулчак кайдандыр кеше килеп чыкты һәм эт, куркып, читкәрәк барып басты.

Хәзер инде кеше чүп савыты иясе булды.

Әмма ул бик тиз тынычланды һәм, ачуы килеп, тартмага тибеп куйды – димәк, кызыксындырырлык берни юк...

Минем игътибарым инде аңа юнәлде.

... Кеше шул ук юлдан ары таба китте.

Сагыш белән, бөкрәя төшеп, бернинди максатсыз.

Тишек аяк киемендә, ертылып беткән чүпрәк-чапракта.

Ниндидер торак яныннан үткәндә ул, сыерчык оясына охшаган гаять зур өйнең тәрәзәләренә текәлеп, туктап калды.

Мин сагышлы һәм моңлы, теге дөньядан яңгыраган төсле гаҗәп таныш музыка ишетелгән тәрәзәләрнең берсенә карап тора башладым.

Мизгелнең санаулы өлешләре эчендә мин квартирда идем инде - өстәлдә CD ята, туктаусыз музыка яңгырый, тик беркем дә юк.

Җентекләбрәк карый башласам, имәнеп киттем – мин үз квартирымда икән бит, дискны да үзем куеп чыгып киткәнмен!..

Каушап калганга, уйларым буталды. Әмма теге кешене исемә төшерү белән мин урамда идем инде.

Тик ул юкка чыккан.

Барлык подъездлардан, тирә-юнемнән, янәшәмнән аны эзли башладым.

Әллә ул бөтенләй булмаганмы? Миңа шулай тоелды.

Мин ары таба китәргә батырчылык итмәдем, тик шул вакыт юлда теге эт пәйда булды.

Ашыкмыйча гына килә бирде, инде бу йорт янына да якынлашты.

Нигәдер: “Эткә иярергә кирәк, ул теге кеше артыннан, аның юлыннан бара. Аларның юлы да, маршруты да бер...” дип уйлап куйдым.


Шулай булып чыкты да.

Хәрәкәтемне, әллә очуымны шунда, бераз тизләтеп, мин аны кабат күреп алдым: ул, башын кая куярга белмәгәнгәме, аягүрә йоклап бара.



... Кинәт чигәләрем, коточкыч кисеп, кысып авырта башлады һәм мин, эт булып арып, авыртудан һәм картларча бөрешеп, өстемдәге киемемне тарткалап куйдым да, кире борылып, тиз-тиз, әллә инде йөгереп, өйгә таба киттем.

Караңгы төндә мин йөгергән юл өстеннән ялгыз шәүләмнең артымнан куып килгәнен күрдем...

Каршыга ниндидер бер эт килеп чыкты.

Без, бер-беребездән куркып, караңгыда читкә тайпылыштык.

... Менә өйгә дә җиттем.

Тәрәзәдәге утны күргәч һәм йөрәк түремдә гитара кылларының тибрәнүен һәм җырчының (Грейс Сликмы, Марешка Верешмы шунда) ямансу моңлы тавышының интенсив яңгыравын тоеп, мин караңгы подъезд баскычларыннан тиз генә квартирыма килеп кердем...

... Ялгыз төнге юлаучылар исә үз юлларын таңга, иртәнгә кадәр дәвам иттеләр.

Әгәр алар чынлап та булган булса...
ТӨН (II кисәк, ахыры)
Шулчак мин шуны аңладым: бүген, бу төндә бөтен кеше алмашынды, аларның саны һәм сурәтләре шул килеш калса да, җаннары алмашынды, ә бит аларның берсе дә көн дәвамында үз МИНенә кереп карамады, үзенә хәтта читтән дә күз төшермәде, бары тик, бу көнне ничек уздырырга, ничек яшәп чыгарга, дип кенә уйлады. Һичшиксез, башкалар хисабына - әйләнә-тирә мохит, табигать, кешеләр, ягъни бары тик КИЛӘЧӘК хисабына яшәү иде исәпләре....
Мин ниндидер бер сагыш белән төнге күккә, бер мәгънәсезгә түгел, ә бәлки кайдадыр еракта – чиста, якты, ачык, чикләрсез, тыюларсыз, ирекле ТЕГЕНДӘ, ДӨНЬЯ барын искә төшереп җем-җем килеп торучы йолдызларга карадым...

Миемне авырттырып, яңадан шул ук уй йөгереп үтте: мин – бу планетада берьялгызым икән бит...


КЕШЕЛӘР
Кызганыч: алда торган һәр көн узган көнгә охшаш.

Бер-берен сүзсез генә алыштыручы кешеләр бер-берсеннән берни белән дә аерылмый – һәрберсе ни өчендер нәрсәдер расларга (үзенә түгел, башкаларга) тырыша, ахыр килеп, шуның белән ул үзе кебекләрне кимсетә, рәнҗетә һәм юкка чыгара.

Аларның бу планетада очраклы рәвештә генә булуларының бөтен мәгънәсе шунда кебек тоелды.

Минем уйланулар үзләреннән үзләре бер фикергә китерде: тиздән кешеләр бер-берсенә суларга да ирек бирмәячәкләр, һаваны хәтта үзләреннән дә алачаклар һәм тончыгачаклар: беришләре – һавадан башка, икенчеләре – артыклыктан.

Беркемгә дә кирәкмәгән борчулардан, кичерешләрдән арып, мин йоклап алырга уйладым, тик кешеләр дөньсының һәм бу планетаның һәлакәттән котылгысызлыгыннан бәреп чыккан салкын тир һәм калтырау мине кузгала алмаслык хәлгә китерде.

Аларның һәлакәткә дучар булганлыгы, шул исәптән минем дә, җанга тынгы бирмәде.

Бит аларның барысы да – миндә, минем эчке дөньямда...
ЯҢАРЫШ
... Язгы көннәрнең берсендә, табигать, уянып, чәчәк атып утырган һәм планетада яңа тормыш башланып килгән бер мәлдә, көтмәгәндә, минем яшәеш мәгънәсезлеген алып аткан бер хәл булды – җанымнан, минем энергия куерыгыннан чиксезлеккә омтылган импульслар кинәт чыгу юлын тапты (бу – мөмкин булмаганча гүзәл дә, әрнүле дә иде) – ул шундук мине, минем җанымны үтәли тишеп үтте – безнең уйлар һәм хисләр, әле бер-берләреннән еракта булса да, берләште, бербөтен булды, бу планетада мин инде берүзем генә түгел идем...

Минем җаным яңа халәткә күчте – яңа, тагын да көчлерәк, тагын да ныграк һәм куәтлерәк “МИН”не дөньяга китергән галактикалар шартлавына, йолдызлар системасы һәм галәмнәр бәрелешенә тиң шартлау булды...

Мин алар үзәгендә, алар минем үзәктә иде, бар да минем “МИН”гә әйләнде...
МУЗЫКА
... Әйтеп бетергесез арыганга күзләремне япсам, кинәт беренче мәртәбә үз МУЗЫКАМНЫ күрдем.

Авыртудан йөрәгем кысылды. Вокал никадәр югары, моңлы булса, кыл булып тартылган нервыларым күтәрә алмаслык авырлыктан әллә шартлап өзелде, әллә, киресенчә – тынычланып калды...

Тормышны, яшәешне искә төшергән бу композиция моңсурак булган саен теге төнне һәм үз галәмемне ачыграк күрдем мин, һәм, эчтән күзгә күренмәслек ноктага кадәр кысылып, бөрешеп, үз эчемә чиксезлеккә кадәр киттем.

Мин шундый биеклеккә яки тирәнгә киттем ки, хәтта кечкенә һәм җем-җем килеп торучы йолдызларга кадәр җиттем. Эчке дөньямда, үз чиксезлегемә...

Һәм үземнең иң соңгы ноктама җитүгә, мин бу упкыннан яктылык тизлеге белән, мизгелләрнең бер мизгеле эчендә яңадан үземнең чиксез “мин”емә әйләнеп һәм шуның белән сакланып калып, кире кайта идем...

Эчке дөньямдагы бу авырту һәм борчылулар мине тагын да сизгеррәк итте, һәм мин бу дөньяны үтәли генә түгел, берьюлы берничә халәттә һәм үлчәмдә күрдем.

Алар, үзем кебек үк, реаль булмаса да, тәнсез булса да, алар аша үткәндә, аларны тойганда һәм аңлаганда мин аларга ярдәм итәргә теләдем, әмма алар, бу йолдызлар, мине кабул итмәделәр – янәсе, тормыш-яшәешкә ия булгач, мин алар өчен чит-ятка әйләндем.

Әмма МУЗЫКА барыбер бар иде, ул миңа уй-фикерләрне һәм хисләрне генә түгел, теге – минем дөньямнан килгән бу мәгълүматларны тапшыра ала иде...



IV. КОТЫЛГЫСЫЗЛЫКНЫ ҺӘМ

ҺӘЛАКӘТКӘ ТАБА БАРУНЫ АҢЛАУ
ЧЕЛЛӘ1
... Бер генә болыт әсәре дә юк.

Бар да хәрәкәтсез калган –

Көйдереп торучы кызу кояшта хәлсез калудан...

... Бернинди селкенү.

... Бернинди хәрәкәт. –

Турыдан-туры төшеп, бар нәрсәне үтәли яндырып торучы кояш нурланышы

һәм радиация.

Ут кебек кызган, гаҗәп нык кызган, күзләрне кисеп үтә торган көйдергеч һәм

тузанлы һава.

... Сусызлыктан арган,

яргаланган, корып каткан

һәм бар нәрсәгә битараф җир.

Көеп янган дөя чәнечкесе,

дүңгәләк (өермә үлән) һәм

карагач...

... Җилдә яргаланып кипкән тире.

Тешләрдә, авызда ком.

Бернинди тавыш юк.

Бары тик

даими тибрәнеп торучы,

кайдадыр биеккә эленгән

һәм колакларда тынып калган чың.

Өметсезлек,

Котылгысызлык,

Сагыш

Һәм һәлакәткә дучар ителү –



Җирнең,

Табигатьнең,

Кешеләрнең...
Ч” ВАКЫТЫ
... Мин кайчандыр берәү утырган трамвайда булдым, һәм аннан чыгу бәхетенә ирештем, ә хәзер кешеләр арасында яши башладым.

Әмма яшәү – аларда кабул ителгәнчә, кояш астында, бигрәк тә минем Кояшым астында һәм минем планетамда иң яхшы урын өчен көрәшү генә түгел әле – бездән моны беркем дә беркайчан да тартып алмаячак.

Чөнки ул – мәңгелек, шул ук вакытта, минем “МИН” кебек үк – вакытлыча.
Шулай булса да, алар, акча һәм хакимлек өчен көрәштә күзләре томаланып, цивилизациянең үз планетасын, аның белән бергә үзен дә эзлекле рәвештә йотып барганын күрергә дә, аңларга да теләмәделәр. Шуңа күрә шартлауга һәм һәлакәткә якынаялар да...

Боларның барысы да – моның, һәлакәтнең башы.

Алга таба кайчан нәрсә буласын – планета белән, кешеләр белән, димәк, минем белән дә, ягъни минем эчке дөньям белән дә ни буласын беркем, хәтта галәм дә белми иде. Белгән булса да, чишелешне көтеп, дәшми торды, бары тик янәшәбездән цикл саен очып узучы гаять зур кометаларны, безнең акылыбызга сыймаслык UFO кебек нәрсәләрне җибәреп кисәтә генә иде.

Шуңа күрә, “Ч” вакыты безнең дөнья өчен, димәк, минем өчен дә әле килмәгән, дип ышанасы килә...


Әмма йолдызлар дөньясы яки йолдызлы дөнья биредә, Җир йөзендә без тудырган, кешеләр тудырган ыгы-зыгыны, ялганны яратмый, кабул итми.

Без бөтенебез дә – планетабыз һәм Кояш – исәпсез күп башка йолдызлар һәм галактикалар кебек үк, бербөтеннең аерылмас, бер-беренә тулысынча бәйле өлешләре...

Һәм менә көннәрдән бер көнне әллә төштә, әллә өндә күргәннәрнең кирәгеннән артык өеме үзенең югары ноктасына җитте – мин инде безгә якынаеп килүче бөтендөнья һәлакәте һәм суырып алырга әзер чоңгылы алдыннан соңгы дәһшәтне күрдем һәм үземнең бөтен барлыгым белән тойдым – озон катламы саклавыннан мәхрүм калган планетабызны зур булмаган һәм гаять зур астероидлар чын-чынлап бомбага тотты; алар, гадәти ташлар сыман, өстән явып кына тордылар, ә кешеләр, дәһшәт китергән күктән күзләрен алмыйча, качып котылырга теләп төрле якка сибелделәр, барыбер файдасы тимәде, чөнки бу таш ташкыныннан исән калган тере организмнар шундук кояшның бөтен нәрсәне яндырып, көйдереп юк итүче ультрафиолет нурланышы белән юкка чыкты, көл булды; бары тик яңача, дөрес яши башлау гына кешеләрне һәм планетаны һәлакәттән коткарып кала алачак иде, әмма яңарыш та, акылга килү дә булмый калды...

Әйтерсең, бу дөньяда берни булмаган.

Ни кешеләр, ни бу дөнья, ни бу йолдызлар белән – бернәрсә дә булмаган.

Шуңа күрә мин үзем дә булмаган.



Бары тик миңа гына, минем йөрәк клапанының бу дөм караңгылыкта һәм тынлыкта барысын да миңгерәүләтерлек, һуштан яздырырлык әүвәл салмак, аннан торган саен ешая барган, киеренке, тигезле-тигезсез һәм йотлыга-йотлыга тибеше генә ишетелә кебек тоелды...
ТЫНЫЧЛАНУ1
... Нык итеп ябылган ишек яңагы астыннан идәннәрне, дивар, түшәмне яктылык сибеп торучы тыгыз пәрдә белән томалап, агып торган коры бозны хәтерләткән зәңгәрсу төтен акрын гына шуышып чыга һәм бөтерелеп күтәрелә башлады...

Ишек сизелмичә генә ачылып киттеме, әллә юкка чыктымы: бусагада күз алдыма да китерә алмаслык гаҗәеп бер күренеш ачылды: ишек алды мәйданчыгы юк, бары тик ялтырап торган яшкелт төсмерле җете кызыл-зәңгәрсу яктылык кына бар иде. Бу яктылыктан нык рәхәтлек бирә, тынычландыра һәм үзенә тарта торган нурланыш сибелә иде.

Бүлмә балкып китте – барлык предметлар әллә кая китеп юк булды – тирә-юньдә бары тик шушы нурландырып-йотып торучы яктылык кына хөкем сөрә иде...

Һәм минем җаным, әлеге җем-җем килгән яктылык бормалары буйлап очып китеп, биеккә-биеккә күтәрелде һәм шул ук мизгелдә, җиңелчә генә җил исеп куйгандай, бу зәңгәрсу караңгылыкта эреп югалды, әйтерсең, ул биредә беркайчан да булмаган...
1994 елның декабре – 1994 елның гыйнвары.

Hardenberqstrasse, 34, Munchen,

Bundes Republik Deutchland.

ХӘТЕР САНДЫГЫННАН
Тарихларга кереп басамын да

Хәтер сандыкларын ачамын.

Кайчакларда дошман явын күреп,

Уйларыма кереп качамын.


Хәнҗәрләре киссә йөрәгемне,

Хакыйкатьне күмсә, нишләрмен?

Без болай да күпме газап чиктек,

Нәтиҗәсен күреп мең ялганның,

Ярылып яткан кыңгыр эшләрнең.
(Ф.Тарханова, 2008)

ҮЗ ТАРИХЫҢНЫ БЕЛМИ ҺӘМ АҢА БИЛГЕЛЕ БЕР МӨНӘСӘБӘТ БУЛМЫЙ ТОРЫП, МӘДӘНИЯТНЕ БЕРНИЧЕК ТӘ ҮСТЕРЕП БУЛМЫЙ.

Л.Н.Гумелев


Һәр кешенең башка кеше Хакыйкатеннән аерылып торган үз Хакыйкате бар, шулай ук һәр халыкның башка халык Хакыйкатенә охшамаган үз Хакыйкате бар.

Таләп ителгән нәрсә шул: әүвәл аны әйтү, бары тик шуннан соң гына үзенеке белән чагыштыру мөмкинлеген бирү.

Нәкъ шуның кебек үк, җәмгыяттә һәр кешенең үз урыны бар. Бу дөньяда һәр халыкның да үз урыны бар, шуңа күрә үзе турында бары тик ул гына сөйләргә тиеш һәм сөйли ала.

Юкса, чит кеше сөйләгән тарих – бөтенләй икенче халык тарихы булачак.
КЕРЕШ СҮЗ УРЫНЫНА
Соңгы елларда тереклек эшчәнлегебезнең барлык өлкәләрендә дә бара торган өстенлекләрне һәм кыйммәтләрне кабат бәяләү, җәмгыятьнең сәяси-социаль-икътисадый нигезен тамырдан үзгәртеп, безнең барыбызны да нык үзгәртә, асылда БАРЫСЫН да үз даирәсенә кайтара.

Катлаулы һәм шуның өстенә авыртуларсыз, борчуларсыз үтми торган әлеге процесс, чынбарлыктагы хәлләргә карашларны һәм мөнәсәбәтне үзгәртә барып, бүгенгенең генә түгел, узган көннең дә шактый күп мәсьәләсен ачты һәм ача тора.

Иң әүвәл – дәүләт тарихыннан, дөресрәге, әле күптән түгел генә без яшәгән, кайберләүләр исә бүген дә яшәп ята торган

Империя тарихыннан.

Яңа мәгълүматлар ташкынында еш кына элек без белгәннәргә бөтенләй капма-каршы фикерләр һәм бәяләмәләр өстенлек итә башлавы да закончалыклы. Төгәлрәк итеп әйткәндә, без элек күп нәрсәне белмәдек. Беленми калды.

Мәсәлән, хәзерге Атырау (Гурьев) өлкәсе территориясендә соңгы меңьеллык дәвамында күп төрле милләт һәм халык вәкиле яшәде, әле хәзер дә яши. Биредә төрле дәүләт берләшмәләре гамәлдә булды. Аларның идарә итүләре һәм юкка чыгулары турындагы тарих җентекләп өйрәнүне, бер үк вакытта ихтирамны да таләп итә.

Бүгенге көндә генә дә монда алтмыштан артык милләт вәкиле исәпләнә...

Без әлеге казах җирендә безгә кадәр яшәгән халыкның, һич булмаса, үз халкыңның, үз гаиләңнең язмышын, чын тарихын (үз генеалогияң турында әйтмим дә инде) беләбезме соң?..

Җавап бер генә - күбебез белми.

Моңа аңлатма да бер генә – бүгенге көндә гасырлар тирәнлегенә төшеп объектив, җентекле эш итүне, теге яки бу тарихи фактка яки вакыйгага дөрес бәя бирүне рөхсәт итмәгән, мөмкинлек бирмәгән хакимлек итүче режимнарга ярарга тырышкан күпгасырлы фальсификация, бар нәрсәне бозып, ялган юлга кертеп күрсәтү.

Бастырып чыгарылган материаллар, беренче чиратта, идеология һәм хакимияткә бәйсез тарихчылар идеологиясе, шуны раслый: Россиядә бөтен гасырларга кагылышлы рәсми тарихи фән, Иван Грозныйдан башлап, әле күптән түгел генә гамәлдә булган ялган социализм дәверен дә исәпкә алып, асылда тулаем ялган булмаса да, шактый бозылган, үзгәртелгән.

Бу әле йомшак итеп әйткәндә.

Ул бары тик әлеге бөек державачыл дәүләт мәнфәгатьләрен ныгытуга һәм раслауга хезмәт итте.

Калганнарның барысы да бер үҗәтлек белән һәм даими рәвештә халыклар хәтереннән юып алынды һәм вакыт узган саен тигезләнде, аермалар бетерелде.

Нәкъ менә шул мәнфәгатьләрдә чагыштырмача күптән түгел генә халыкларны күчереп утыртылды, җирләр һәм территорияләр үзара һәм үзирек бүленде, миллионлаган кеше юк ителде, нәтиҗәдә бары ГУЛАГта гына да әлеге Империя хакимлегендә булган халыкларның интеллектуаль генофонды туры мәгънәсендә җиргә күмелде.

Ул гына да түгел: бу хәлләр гомер-гомергә Кремль хуҗалары каһәренә тарган халыкларның газаплары һәм каны белән кушылып барды.

Бу канлы сәясәт бүгенге көндә дә дәвам итә.

1994-1996 елларда уйлап чыгарылган агрессия һәм чечен халкын чираттагы кырып бетерү сәясәте – моңа дәлил...

Ә бу хәлләрдән шактый алда, XVI гасырда, шул ук мәнфәгатьләрдә тулы бер халыкның мөстәкыйль рухи мәдәниятен һәм тарихын юк итү процессы башланды: аның бер өлеше көчләп башка дингә күчерелде, ә халык берникадәр вакыттан соң үзенең чын этнонимыннан, ягъни исеменнән дә мәхрүм ителде.

Сүзем – бүгенге Казан татарларының элгәрләре – Идел буе болгарлары турында.



Россия Империясе – биредә яшәүче башка халыклардан аермалы буларак, бөтен бәласы гасырлар буе аның исеменнән хакимлек һәм шул ук вакытта бары бер генә нәрсәгә - урысларга изге булып тоелган, шуңа күрә аларга илаһи көчтәй тәэсир итүче иң мөкатдәс сүзгә - Россия дигән сүзгә һәрдаим басым ясап сылтау итүчеләр тотыгы һәм үз хакимнәренең (патшамы ул, генсек яки президентмы – барыбер) барлык канлы гамәлләрен аклау булган урыс халкы гына түгел, әлбәттә...

Достарыңызбен бөлісу:
1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   21




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет