Теләкәй авылы тарихы һәм ономастикасы



Дата15.07.2016
өлшемі2.81 Mb.
#201768
түріРеферат
Яр Чаллы татар-төрек лицее

Реферат


Тема:

Теләкәй авылы тарихы һәм ономастикасы
Эшләде:11нчы класс укучысы

Хабиров Данияр Газинур улы

2009
Теләкәй авылы тарихы
Теләкәй авылы - Татарстан республикасының иң көнчыгышында урнашкан Актаныш районының бер ямьле төбәге.Ул –минем туган авылым.Җанга якын урман-күлләр, тәнгә сихәт бирүче чишмә-суларга бай ул. Әллә нинди матур җирләр турында укыганым да , ишеткәнем дә бар минем. Тик шулай да туган авылым Теләкәй мине үзенә тарта. Әзгә генә китеп торган арада да өзелеп сагынам, тизрәк кайтырга ашыгам. Авылымны беркайчан да ташлап китә алмам шикелле.

Саф сулы Тау чишмәсенең татлы су тәме беркайчан да онытылмас. Чишмә суы авылыбызның сые.Кунаклар килсә дә безнең суыбызны яратып эчәләр.Бигрәк шәфкатьле инде безнең Җиребез. Урманы, саф сулы чишмәләре, елга-күлләре, сайрар кошлары – һәммәсе күңелгә ямь , яшәргә көч бирә. Җаның ни тели шул бар. Җәй башыннан ук җиләккә йөрибез, чикләвек, гөмбәсен дә онытмыйбыз.

Авылыбыз калкулыклар арасыннан бормаланып аккан Шәбез елгасы буена урнашкан. Шәбез -кечкенә генә елга ул. Кайчандыр ул да зур булган.Язлар җиткән саен аның үзәнлеккә иксез-чиксез булып җәелүен ,шаулап- гөрләп аккан бозын карарга авылның олысы-кечесе җыелган. Ә хәзер аны таллар, өянкеләр каплап алган. Шулай булуга карамастан, күпләргә дус, иптәш, сердәшче ул. Шәбез елгасы авылны икегә бүлеп ага. Авылның икенче ягын Аръяк Теләкәй дип йөртәләр.

Һәр кеше үзенең туган ягын аерым бер хис белән ярата, аны үзенчә матур сүзләр белән мактый.Балачагым үткән туган йортым, туган як табигате кочагында үткән бәхетле балачагым, беренче тапкыр укырга , язарга өйрәткән мәктәбем мәңге исемнән чыкмас. Мин авылым кешеләре , табигате, тарихы белән белән чиксез горурланам. Чыннан да гөлбакчам, горурлыгым ул минем туган авылым - Теләкәем!

Авылыбызның табигате бик матур. Тирә-якта әрәмәләр , каен, имән, усак һәм башка бик күп төрле агачлары , куаклары , җиләк-җимешләре белән кечкенә урманнар шаулап утыра. Безнең як чишмә -суларга да бай. Авыл аша Шринкә , Бәрдәш инешләре агып үтә. Чишмәләрне буып, ясалма сулыклар булдырылган. Аларда кош-кортлар гөрләшәләр , балык- җәнлекләр күпләп үрчи. Мәсьәлән, Яубүре урманы буендагы буа үзенә бик күпләрне җәлеп итә. Аның янында читтән килеп ял итүчеләр еш күренә. Авылыбыз тирә ягында иксез-чиксез кара туфраклы иген кырлары җәйрәп ята. Алардан тырыш игенчеләребез мул уңыш җыеп ала.Тирә-юньдә Яушкул, Еланлыкул кебек җиләк –җимешкә бай ерганаклы тау битләре җәелгән. Авылыбыздан 10 км ераклыкта ямьле Агыйдел елгасы буенда болыныбыз да бар әле безнең.

Теләкәй авылының табигате генә түгел , ә тарихы да бик бай. Авыл тирәсендә 5 зират бар. Берсе Илек тавына урнашкан. Риваятьләрдә һәм Яр Чаллы шәһәрендә чыга торган “Мәйдан” журналының 2008 октябрь санында басылган якташыбыз Вахит Имамовның “Теләкәй авылы” исемле әсәрендә авылыбыз тарихы сурәтләнә. Алтын Урда дәүләте таркалып, ханлыкларга бүлгәләнү чорында ,Кырым-Кара диңгез буенда яшәүче Гәрәй кабиләсендәге дистә меңләгән татар Туктамыш ханга буйсынырга теләмичә, Карабәк-Габдулла хан җитәкчелегендә Идел-Чулман-Агыйдел елгалары буйлап күтәрелеп күрше һәм безнең район җирләренә төпләнә башлыйлар. Иң башта Югары һәм Түбән Гәрәй авылларына нигез салына. Гәрәй кабиләсенең бишенче буыны булган Теләкәй морза Теләкәй авылына нигез сала. 1650-1660нчы елларда Уфа - Казан юлында иң эре җирбиләүче , иң зур байлык һәм абруй туплаган күренекле морза була. Аның көтүлекләрендә меңәрләгән елкылар була. Малын,җәйләүләрен саклау өчен ул йөзәр җайдаклы махсус отряд тота. Аның җәйләүләре Агыйдел, Ык елгасы буйларында, хәзерге Әгерҗе, Илеш районы җирләрендә була.

1680 нче елларда рус руханилары гомер-гомергә татарныкы булган гүзәл җирләрне монастырьлар өчен тартып ала башлый. Мәскәү тәхетендәге Софья 1681 елның 16 маенда чукынырга теләмәгән татар морәаларының җирләрен тартып алу турында указ чыгара. Ә Теләкәй морза , Сәет Ягъфәр улы шикелле морзалар моңа түзеп тора алмый. Шуларның яшерен фәрманы нигезендә май ае ахрына фетнә Казан белән Уфа арасында киң җәелә.Аларны бастыру өчен Казан, Уфа, Минзәләдән карательләр җибәрелә.Өстенлек әле теге , әле бу якка күчә-күчә яу коточкыч дәһшәтле төстә озак дәвам итә. Хөкүмәт гаскәрләренең җиңелүен ишетүгә , Мәскәүдән ,Тубылдан күп гаскәрле ярдәм җибәрелсә дә, алар Уфа, Минзәлә, Биләр крепостьларын камалышта тоталар. Яулар кышкы айларда гына тукталып тора. Яз җиткәч, көрәш яңадан башлана. Аларга каршы Мәскәүдән тагын коточкыч зур җәза отряды кузгала.1684нче елның кышында авыр яуларның берсендә Теләкәй морза каты яралана һәм әсирлеккә эләгә. Аны Минзәлә төрмәсендә җәзалап үтерәләр. Милли азатлык көрәше тынып кала. 1704 нче елның көзендә Петр патша мөселманнардан 72 төрле яңа салым талау өчен безнең төбәккә эмиссарларын җибәргәч, милли-азатлык көрәше тагын да көчәебрәк күтәрелә. Бу юлы Казан-Уфа арасындагы фетнә отрядларын Теләкәй морзаның улы Күчем батыр җитәкли башлый.Ул хәтта Казан каласын яулау өчен гаскәрен күтәрә. Ләкин көчләр тигез булмый, шулай ук бердәмлек булмау сәбәпле , чигенергә туры килә. Күчем батырның җәйләвендә ялланган җанкыярлар аның башына җитә.

1735елда Анна Иоанновнаның Урта Азияне яулап алу сәясәте башлана. Алар бенең төбәктәге һәм Җаек буендагы җирләрне алып, Җаек буенда кала корырга уйлыйлар. Җирләрне бирәсе килмичә, татар-башкорт крестьяннары яңа фетнәгә күтәрелә.Бу юлы Казан-Уфа арасында тупланган 10мең җайдаклы гаскәрне Теләкәй оныгы,Күчем улы Акай батыр җитәкли. Иң дәһшәтле төс алган әлеге милли азатлык явы 1738нче елга чаклы дөрли. 22меңгә җиткән хөкүмәтнең җәза отрядлары Идел-Урал арасында авылларны кырып, яндырып чыга.Әлеге яу барышында татар-башкорт халкы 40меңләп кешесен югалта. Акай батыр 1737елгы бәрелешләрнең берсендә каты яраланып әсирлеккә төшә.Аны башта Минзәлә, Уфа төрмәләрендә җәзалыйлар, соңыннан Петербургта 1738елда җәзалап үтерелә.

Өч буын дәвамында милли-азатлык яуларының юлбашчылары булып торган Теләкәй –Күчем-Акай нәселе –ул барча кешелек тарихында бердәнбер очрак. Без- аларның хәзерге буын вәкилләре бабаларыбызның тиңсез батырлыклары белән горурланабыз.

Октябрь инкыйлабыннан соң гражданнар сугышында да авылдашларыбыз батырларча сугышкан.1928 елда колхозларга көчләп куып кертү башлангач, дистәләгән каршы килгән урта хәллеләрне, муллаларны Себергә куганнар. Тимерчелек белән шөгыльләнүче Галимҗан абзый, колхозга кермичә үз гомерен үзе күрә: авылдашларына калайдан көнкүрештә кирәк булган бар әйберне оста итеп ясый торган була. Безнең авылда шундый язмышлар шактый.Кулак дип куылган Хөснияр Дәүләтьяров улы Салих, төрле каршылыкларга карамастан, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре дәрәҗәсенә күтәрелә, дәүләт филармониясе директоры булып озак еллар эшли.

1930нчы елның 12 мартында “Радио” колхозы төзелә. Колхозлаштыру Бөек Ватан сугышына кадәр чорда зур уңышларга китерми.155хуҗалыклы Иске Теләкәй авылы Бөек Ватан сугышына 190 ир-егетне озата, аларның 112се һәлак була. Алар хөрмәтенә авыл үзәгендә обелиск , Хәтер паркы булдырылып ,һәйкәл куелган. Без бабайларыбызның батырлыклары белән чиксез горурланабыз.

Бөек Ватан сугышы вакытында һәм аннан соң да авыл хуҗалыгы авыр чор кичерә.Иген уңышы түбән, мал саны , аларның продуктлылыгы аз була, чөнки кул хезмәте күп кулланыла, техника аз була. Колхозда алга китү 60нчы еллар башында җитәкче булып Гарипов Кәрам килгәч башлана. Аның башлангычын аннан соң килгән Шәйхразыев Мирзәриф дәвам итә.Бу елларда колхозның баш экономисты булып минем бабам – Хәбиров Әнҗәп Хәбир улы эшли.Колхоз исеме “Маяк” итеп үзгәртелә. Күп төзелешләр төзү, яңа техника алу кул хезмәтен киметә,иген уңышы һәм терлек продуктлылыгы арта. Колхозчылар мул яши башлый, йортлар сала, көнкүрешләрен яхшырта.

Яңарыш җилләре мәгариф системасына да үзгәрешләр кертми калмый.

Теләкәй авылында беренче башлангыч мәктәпне 1918нче елда Саматов Зыя оештыра.Авылда Сираҗетдинов Низаметдин исемле кешенең 2 катлы өе булган, шуның 2нче катында башлангыч мәктәп оештырып, балаларга башлангыч белем биргәннәр. Аннан соң Саматов Зыя түбән очта 2-3 класслы итеп башлангыч мәктәп салдыра һәм балалар башлангыч белемне шунда алалар.





Теләкәй авылында урнашкан мәктәпнең үткәне һәм бүгенгесе.

1934-35нче елларда Теләкәйдә җидееллык итеп яңа мәктәп салына.



Директоры Галләмов Гайсә була. Ул елларда мәктәптә Фахертдинов Зиннур, Гобәйдуллина Галимә, Вахитов Габделхәй, Ишалина Сәхия һәм башкалар укыта.

1937-39нчы елларда мәктәптә Мусин Мирза директор булып тора. Мәктәптә шул елларда ук инде немец теле укытыла.

1939-42нче елларда Гарифуллин директор була.

Бөек Ватан сугышы елларында мәктәптә укулар системалы дәвам итә. Укучылар саны 250-260тан да ким булмый. Бу елларда мәктәптә директор булып Баһманова Хәнифә, Ганиева Ниса һәм Галимовлар эшли. Ир укытучылар яу кырына китеп бетәләр, алар урынына 10 классны тәмамлаган яшь кызлар килә. Аларга балалар укытудан тыш фронтовикларга ярдәм оештыру өчен халыктан тире, оекбаш, бияләй җыю, колхоз эшенә чыгу: ашлык җилгәрү, урак уру, тирес чыгару, терлекләрне шефка алу, өйдән өйгә йөреп көл, кош тизәге җыйнау, заемнар тарату кебек эшләр йөкләнә. Сугыш елларында мәктәптә завуч булып Галиева-Гаязова Нәҗибә эшли, Закирова Хөмәйрә, Хәбибуллина Кифая, Хөббетдинова Фәһимә, Шәйгәрдәнова Мәгъфия, Ганиева Вәсилә, Ямалова Бибинур, Шәвәлиева Мәснүнәләр укыталар.

Сугыштан соңгы елларда Гариф Әбләев, Илдар Мирзамуха метовлар директор була.

1950нче елдан мәктәптә директор булып Сәрвәров Зәки Сәрвәрович эшли башлый. Ул 1975нче елга кадәр, ягъни 25 ел директор булып тора. Бу елларда шактый гына эшләр башкарыла.

1964нче елдан башлап мәктәптә кичке мәктәп эшли башлый.

1968нче елда яңа мәктәп төзелә башлый.

1968-69нчы уку елларында мәктәп район мәктәпләре арасында 1нче урынны алып, районның Күчмә Кызыл байрагын ала.

1974-75нче уку елын мәктәп 320 урынлы 2 катлы бинада башлап җибәрә. Мәктәпкә 30 мең сумлык күрсәтмә материал һәм инвентарь алына.

1975-76нчы уку елында мәктәп тарихында беренче буларак, укытучыларга аттестация үткәрелә. 17 укытучы аттестация үтә. 5 укытучы мактауга лаек, калганнары үз эшләренә яраклы дип табыла.

1975нче елда мәктәпнең элекке интернаты булган биналарда мәктәп музее ачыла. 1979нчы елда Татарстан өлкә музейлар советы карары белән аңа “Мәктәп музее” дигән исем бирелә һәм махсус таныклык тапшырыла. Ул музей бүгенге көндә дә эшләп килә.

1975нче елда 80 урынлы мәктәп ашханәсе эшли башлый. 1975нче елда мәктәп директоры булып Салихов Максут Салихович эшли башлый. Ул 1990нчы елга кадәр, ягъни 15 ел директор булып тора.

1976нчы елда урам ягы тимер койма белән әйләндереп алына.

1976нчы елдан мәктәп теплицасы эшли башлый. 2001нче елда яңа теплица һәм яшелчә саклау урыны төзелә.

1977нче елда Татарстан АССР Министрлар Советының 3 августта булган 620нче номерлы карары белән Теләкәй сигезьеллык мәктәбе урта мәктәп итеп үзгәртелә.

1978-79нчы уку елында мәктәп тарихында беренче буларак мәктәпнең 46 укучысы урта мәктәпне тәмамлап, өлгергәнлек аттестатлары алдылар.

1981-82нче уку елында Теләкәй урта мәктәбен тәмамлаучылар районның урта мәктәпне тәмамлаучы барлык укучыларына, колхоз, совхоз яшьләренә туган колхозда эшкә калу турындагы мөрәҗәгать белән чыгалар.

1984нче елда мәктәптә Салих Хөснияров музее ачыла.



1990-94нче елларда мәктәп директоры булып Әхмәтҗанов Илдар Гарифҗан улы эшли.

1995-98нче елларда мәктәп директоры булып Харисов Дәниф Әсрар улы эшли. Бу елларда мәктәп коллективы Яр Чаллы өзлексез педагогик белем бирү институтының иҗади үсеш технологиясе лабораториясе белән иҗади хезмәттәшлек алып бара. Коллектив иҗади үсеш технологиясен һәм яңа тип дәреслекләр белән эшләү системасын гамәлгә кертә. Мәктәп иҗади үсеш технологиясенең Актаныш районы мәктәпләренә керүенә актив йогынты ясый, гамәли тәҗрибә чыганагына эверелә, семинарлар уздырыла.

1998-2006нчы елларда Хәбиров Газинур Әнҗәп улы директор булып эшли. Ул эшләгән чорда яңа яшелчә саклау урыны , теплица төзелә, мәктәп яны тимер койма белән әйләндереп алына , иске зданиеләр сүтелә, мәктәп яны төзекләндеререлә, Мерәс авылында башлангыч мәктәп төзелә; мәктәптә физик һәм рухи сәламәт балалар тәрбияләүгә ,хезмәт тәрбиясенә, уку сыйфатын яхшыртуга зур ихтибар бирелә..

2002нче елда музей иске бинадан яңа бинага күчерелде.

2003нче елда- оптимальләштерү чорында- Теләкәй мәктәбе урта мәктәптән төп гомуми белем бирү мәктәбенә үзгәртелә. Бу елны мәктәпне 3 класс укучылары: 9нчы, 10нчы, 11нче класслар тәмамлап чыгып китә.

2006нчы елда мәктәптә директор булып Әхметов Рәмзил Хуҗагали улы эшли башлый.

“Өй алдыбыз- гөлбакча” конкурсында район мәгариф учреждениеләре арасында мәктәп 2006нчы елда 2нче урынны(Бакчачы – Хәбирова Мәйсәрә Фаис кызы), 2008нче елда 1нче (Бакчачы – Хәбирова М.Ф.) ,2009нчы елны 3нче урынны (Бакчачы – Миргалимова Э.В.)яулый.



Рәсемдә: 2008нче елда 1нче (Бакчачы – Хәбирова М.Ф.)урынны алган мәктәп бакчасының күренеше.



3.Авылның бүгенгесе.
Теләкәй авыл җирлеге Иске Теләкәй һәм Иске Җияш авылын берләштерә.Үзәге - Иске Теләкәй авылы.

Территориядә «Таң» хуҗалыгының ике бригадасы.Һәр ике авылда да терлекчелек фермалары,мастерской,амбарлар, ашлама саклау складлары, пилорама, җирле үзидарә, һәр ике авылда да мәктәп, балалар бакчасы , сәүдә нокталары,мәдәният учаклары, китапханә, медицина һәм элемтә күрсәтү пунктлары, почта , мәчет бар.Теләкәй авылында подстанция урнашкан.

Һәр оешма кадрлар белән тәэмин ителгән.

Барлыгы 357 га жир бар. Шуның сөрү җире- 82 га, 188 га көтүлек җире бар. Халык күпчелеге игенчелек һәм терлекчелек белән шөгельләнә.

Узләренең пай җирләрен алып, 4 фермер хуҗалыгы төзелде. Аларда 188 га жир бар.

Җирлектә барлыгы 603 кеше 205 хуҗалыкта яши. 2008 елда 9 бала доньяга аваз салса, 13 кеше гомере өзелә.Гаилә коручылар - 2. Жирлектә 293 ир –ат, 316 хатын-кыз, 170 пенсионер.


Мөгезле эре терлек -215, шунын эченнэн 122 сыер, таналар -30.Сарыклар -458 баш,атлар -21 баш, кош-кортлар -610, умарта -42.

Шәхси хуҗалыкларда барлыгы - 189900 ц сөт, 317 ц ит житештерелде.

Бәрәңге жире - 28 га, купъеллык -7 га,яшелчә 13 га җирдә игелә. 48 га жиргә налог салына.

85 хужалыкка телефон кертелде.

Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе 1974 елда төзелсә дә, бүгенге көнгә кадәр мәктәп бинасына капиталь ремонт ясалмаган. Мәктәп газ белән җылытыла.

Мәктәптә 50 бала белем ала, аларга 12 укытучы һәм 6 техник-хезмәткәр хезмәт күрсәтәләр.

Мәктәп үз көче белән җиләк-җимеш, яшелчә үстерә һәм сата. Сатудан кергән акчага вак ремонт эшләре башкаралар.

2008 -2009 нчы уку елыннан соң мәктәптә балалар саны тагын да кимүгә таба бара.

Балалар бакчасы мәктәп бинасына урнашкан. Бүгенге көндә 19 бала йөри. 6 кеше хезмәт күрсәтә Коллектив барлык чараларда катнаша.Балалар белән һәр бәйрәмдә дә концертлар куелып барыла. Ата-аналар белән даими очрашып торалар.Бакчада үзләренә җитәрлек күләмдә яшелчә үстерәләр.Чәчәкләр утырталар.
4.Авыл халкының саны кимүгә таба бара .Чөнки тучылар саны кими, үлүчеләр саны арту белән бәйле. Гаилә коручылар саны да аз,чөнки яшьләр якында урнашкан Яр Чаллы, Алабуга, Түбәнкама, Нефтекама шәһәрләренә күчеп китәләр,шунда төпләнәләр. Авылда төп татар милләте яши. Башка милләтләрдән 1рус,1поляк,1мари бар.

5.Авылым җирлегеннән күрнекле кешеләр дә шактый чыккан: галимнәр,атказанган сәнгать эшлеклеләре, югары дәрәҗәдәге хәрбиләр һ.б.

Алар безнең горурлыгыбыз:



Сарваров Зәки- атказанган укытучы;

Салих Хөснияров-Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре;

Касыйм Бакиров- композитор;

Салихов М.С.-СССРның Мәгариф отличнигы;

Хәйдарова Р.З - ИНПОда кафедра мөдире,

Мөхәметдинова Т. - шагыйрә;

Харисов Д.Ә. - район авыл хуҗалыгы бүлеге җитәкчесе;

Шәрипов Й.Ш—НГПИ, декан урынбасары

Хуҗин Й.Ә. - журналист;

Моталлапов Ә. – язучы;

Раскулова Р. – республика нәшриятында бүлек мөдире;

Гыйбадуллин Ә.Ә.– С.Петербург мәдәният инситутында укытучы;

Хәбиров К.Ә.– ГИДУВта өлкән укытучы, баш врач.

Хәзерге вакытта ономастика доньякүләм игътибарга ия.Авылыбыз төрле атамаларга да бай. Алар,әлбәттә, авылыбыз тарихы белән тыгыз бәйләнгән.

6.Авыл антропономиясенә күзәтү. Теләкәй исемен авылга нигез салучы Теләкәй морза биргән

7.Авылда таралыш алган зоонимнар. Яубүре- урман исеме. Бүреләр күп яшәгән. Алар яу булып килгән. Карательләр шул яктан бүреләр явы кебек килгән өчен шундый атама бирелергә мөмкин .

8. Төбәктә кулланылучы топонимнар.

9. Гидрографик терминологиягә нигезләнеп ясалган топонимнар:

1) чишмә,инеш, елга исемнәре:



Шәбез елгасы - авылны икегә бүлеп көньяктан төньякка ага, ярларында таллык , “Шәп эз” сүзеннән килеп чыгуы ихтимал.Милли-азатлык көрәше вакытында баш күтәрүчеләр, карательләр эзәрлекләвеннән көймәләр белән Шәбез буйлап тиз генә качып китә алганнар;

Шринкә инеше - Шәбезнең сул як кушылдыгы, Урта Орша урманы яны сазы һәм чишмәләреннән туена;

Бәрдәш инеше - Шәбезнең уң як кушылдыгы, Шәрип урманы чишмәләре белән туена;

Кара чишмә -Урта Орша һәм Лагерь урманы арасындагы уйсулыктан ага . Бик тирәннән агып чыкканга кара төстә күренгәнгә шулай атаганнар;

Көтүче коесы чишмәсе –бу чишмәдән терлек көтүчеләр файдаланган;

Тау чишмәсе-Аръяк тау башындагы чишмә.Торбалар буенча үз агымы белән бөтен авылны су белән тәэмин итеп тора;

Улаклы чишмә- су алу, кер чайкау, малларны эчерү өчен улак куелган булган;

Яубүре чишмәсе- Яубүре урманыннан агып чыга;

2)Күл,буа исемнәре:

Көтүче буасы-көтүчеләр көтү туплап ,су эчерә торган буа;

Тавык буасы- янында тавык фермасы төзелгән булган;

Каз буасы- каз көтүләре үз иткән авыл янындагы Шринкә инешендәге буа;

Яубүре буасы-Яубүре урманы буендагы инешкә җәйләү өчен буылган буа;

Шәбез буасы- мелиорация өчен төзелгән зур буа;

Фаяз буасы-Аръякта Бәрдәш инешендә көтү туплау, су эчерү өчен буылган, Фаяз исемле аерым яшәүче кеше өенә якын булган өчен;

Ак күл- авыл янындагы уйсулыкта ак булып ялтырап ятканга;
3)Кое исемнәре:

Читәнле кое-электән читән белән әйләндереп алынган булган;

Сиртмәле кое- су сиртмә ярдәмендә алынган;

Чыгырлы кое-су- чыгыр ярдәмендә алынган;

Югары оч коесы- авылның югары очында (Шәбез елгасының югары агымы ягында) урнашкан;

Сибгатулла коесы-Сибгатулла исемле кеше ишек алдындагы кое;

10.Җирле орографик терминологиягә нигезләнеп ясалган топонимнар:

1)авыл эчендәге яисә авыл янындагы тауларның , калкулык һәм үрләрнең исемнәре:



Илек тавы(“Изгеләр тавы”)-авыл читендә Шәбез елгасы буенда милли-азатлык өчен көрәш вакытында ныгытмада һәлак булган милләттәшләргә зират барлыкка килгән;

Зират тавы- Шринкә инешенең биек яры өстендә борынгы зират булган;

Сырлы тау- Илек тавына каршы якта Шәбез елгасының икенче ягында урнашкан, тау бите сыры булып ергаланган;

Ташлы тау- Яубүре инешенең биек ярында ташлар чыгып торган;

Каравыл тавы- элек бу тау янында пожарный каланча урнашкан булган;

Нарат тавы- тау башында нарат урманы булган;

Чия тау-тау бите чия куаклары белән капланган була;

Кәҗә тавы-тау битендә кәҗәләр көтүе йөргән;

Биктүбә тавы- түбәсе биек булган тау;
2)кыр һәм басу исемнәре:

Яңа басу- имән урманын кисеп тигез җирдә яңа басу ясаганнар;

Тарлау басуы-ике үр арасына урнашкан, Яубүре урманы артында;

Биктекәй басуы-басу чите текә ярлы ;

Яшелчә басуы- төрле яшелчә үстерелгән;

Комлык басуы- басу читендә ком чыгарыла;

3) Печәнлек, болын, көтүлек исемнәре:

Теләкәй болыны-Агыйдел елгасы буенда ,Теләкәй авылы кешеләренең печәнлеге шунда урнашкан;

Көллек көтүлеге- көтүлек янында торфлык янып бик күп көл хасил булган;

Комтау көтүлеге- Агыйдел елгасы буенда ком тавы буенда урнашкан;

4)урман ,агачлык исемнәре:

Урта Орша- уртада урнашкан урман “роща”;

Яушкул- яуга өйрәнә торган урын “школа” булган;

Яубүре- сугыш булган урын, бүреләр күп булган;

Кортлык урманы- умарталык урнашкан урман;

Бүләк урманы- элек бу урманны кисеп бетерә язганнан соң, балаларга бүләк булып калсын дип кисеп бетерми калдырганнар;

Наратлык урманы- бу урманда наратлар гына үскән;

Лагерь урманы- күп еллар аның аланында пионер лагерлары оештырылган;

Сабантуй урманы- янында ел да Сабан туе бәйрәме үткәрелә;

Кәрлә каенлык- вак каеннар гына үскән;

Мирсалих урманы- Мирсалих исемле мулла агач утыртуны оештырган.

5)юл һәм сукмак исемнәре:



6)сазлык исемнәре:

Шәймәрдән сазы- бу сазлык буендагы печәнне Шәймәрдән исемле кеше чабып, биләп торган;

Тәкәрлек сазы- сазлыкта тәкәрлекләр күп булган;

7)тугай, алан, ялан, җәйләү исемнәре:

Лагерь аланы- пионер лагере булган алан;

Ындыр яланы- ындыр табагы урнашкан булган;

Яубүре җәйләве- Яубүре урманы буенда урнашкан;

8)түбәнлек,үзәнлек, иңкүлек исемнәре:

Шәбез буе үзәнлеге.



9)Чокыр,ерганак исемнәре:

Яушкул чокыры- яуга өйрәнә торган урын “школа” булган;

Әсәкәй чокыры-Әсәкәй исемле кеше белән бәйле;

Еланлы кул “күл?” чокыры-еланнар күп булган;

Чокыр башы-авыл башындагы чокыр;

Җимерек чокыры- ярлары җимерелә торган булганга;
11.Ойкономик терминнар һәм алардан ясалган географик атамалар:

1) авыл урамнарының элекке һәм хәзерге исемнәре:

Түбән оч, Югары оч-Центральная;

Арт урам, Түбән урам-Комсомольская;

2)тыкырык исемнәре:

Мәчет тыкрыгы- Аръякта мәчет булган тыкырык;

Рәфил тыкрыгы- Шәбез елгасына төшә торган, Рәфил исемле кешеләр янында булган;

Шәрифулла тыкрыгы- Шәбез елгасына төшә торган, Шәрифулла исемле кешеләр янында булган;

Буа тыкрыгы- Шәбез елгасындагы буага төшә торган тыкырык;

Көтү тыкрыгы- авылдан көтү чыгып китә торган тыкырык;

3)авыл капкаларының исемнәре:

Зират капкасы- зират буенда урнашкан;



Басу капкасы- басуга чыга торган капка;

4) күпер исемнәре:

Бәрдәш күпере - Бәрдәш елгасы аша салынган;

Шәбез күпере - Шәбез елгасы аша салынган;


Файдаланылган әдәбият:



  1. Вахит Имамов .“Теләкәй авылы”. “Мәйдан” журналы. 2008 октябрь. Яр Чаллы .

  2. “Теләкәй авылы топонимнары” , кулъязма.

  3. “Колхоз тарихы”,альбом.

  4. “Мәктәп тарихы”, альбом.








Достарыңызбен бөлісу:




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет