Тема: Гарәп һәм фарсы телләреннән кергән сүзләр



жүктеу 22.14 Kb.
Дата11.06.2016
өлшемі22.14 Kb.
Бердәм республика имтиханнарына әзерләнүчеләр өчен
Тема: Гарәп һәм фарсы телләреннән кергән сүзләр
Бу телләрдән кергән сүзләр сөйләмебездә зур урын алып торалар. Идел Болгар дәүләте 922 елда Ислам динен кабул иткәннән соң, гарәп җиреннән бик күп укымышлылар, сәүдәгәрләр, сәяхәтчеләр күчеп килгәннәр. Болгарда күпләп мәдрәсә-мәктәпләр, мәчетләр салынган. Халыкны гарәп язуына һәм теленә өйрәткәннәр. 13-14 нче гасырларда Алтын Урда һәм гарәп илләре арасындагы сәүдә мөнәсәбәтләре тагын да көчлерәк үскән бер чорда галимнәр, шагыйрьләр әсәрләре аша гарәп һәм фарсы сүзләре тагын да күбрәк кергән һәм шактый иркен кулланыла башлаган. Алынма сүзләр телебездә шулкадәр киң кулланылган, тора-бара аларның читтән кергән сүзләр икәнлеге беленми дә башлаган. Мәсәлән, гарәп теленнән кергән рәсем, нокта, кер, тәртип; магазин, алгебра, химия (автор искәрмәсе: бу сүзләрне күпләр рус сүзләре дип уйлыйлар), хат сүзләре һәм фарсы теленнән кергән шәһәр, бәхет, начар, рәвеш һ.б.

Сүзләрнең гарәп һәм фарсыныкымы икәнне аеру да шактый кыен, бигрәк тә укучылар өчен. Шулай да гарәп һәм фарсы сүзләрен кайбер билгеләре буенча бер-берсеннән аерырга мөмкин.


Гарәп сүзләре
1) -ат, -әт, -ят кушымчалары ялганып ясала.

Әдәбият, нәшрият, хөррият (ирек), ахирәт, һәлакәт, сәламәт, әманәт, мәрхәмәт, мәдәният, хакимият, рухият һ.б.

2) -и, -ый формалы нисби сыйфатлар.

Әдәби, дини, сыйнфый, иҗади, гамәли, әхлакый, тәнкыйди, шәһәри, сихри, мәгънәви, фәлсәфи, даими.

3) Әл артикле ярдәмендә ясалу: әл мәктәбе (мәктәп), әл ислах.

4) Өч тартык килү юлы белән ясала:

а) җ м г: җәмәгать, җәмгыять, җомга, җәмигъ;

б) р х м: рәхмәт, рәхим, мәрхәмәт;

в) х р м: хәрәм, мөхтәрәм, хөрмәт, мәхрүм, мәрхәмәт;

г) к д р: кадер, кадәр, микъдар, кадыйр;

д) г л м: гыйлем, галәм, галим;

е) х к м: хаким, хөкүмәт, хикмәт, хөкем;

ж) к т п: китап, котып, сәркатип.

Аерым кагыйдәләргә туры килмәгән гарәп сүзләре: ватан, дәүләт, дәрәҗә, гыйшык, зарар, игътибар, илһам, мәкаль, мәсәл, җөмлә, нокта, начар, нәфис, әмма, һәм, әлбәттә, сәгать, һаман, хикәя, шәһәр, җавап, һава, һәйкәл, тамаша, әлифба, шарт һ.б.

Искәрмә: гарәп һәм фарсы сүзләре җыелмасы Г.Х. Әхәтовның “Татар теленең лексикасы”, Ф.С. Сафиуллина, М.З.Зәкиевнең “Хәзерге татар әдәби теле” китапларында да бирелгән.

Гарәп сүзләренә кеше исемнәре дә керә. Аларның аерым сүзлеге бар.

Фарсы сүзләре
а) ханә сүзе кушылып ясала: шифаханә, китапханә, гыйбадәтханә, сырхауханә (шифа, китап, гыйбадәт, сырхау – гарәп сүзләре, ханә – фарсы сүзе);

б) –кәр, -гәр, -дар, -анә кушымчалары кушылып ясала:

сәүдәгәр, хезмәткәр; хәбәрдар, дустанә;

в) стан сүзе кушылып ясала: Гарәбстан, Төркестан;



г) на-, би- кушылып ясала: нахак (хак – дөрес, на – түгел мәгънәсендә йөри, нахак – дөрес түгел); бихисап (бик күп, хисапсыз), биниһая (бик зур).

Фарсы сүзләре: абруй (авторитет), былбыл (сандугач), бәхет, баһадир, гөнаһ, дивана, дошман, зыян, зәһәр (усал), кәгазь, надан, падишаһ, көн исемнәре: дүшәмбе, сишәмбе, чәршәмбе, пәнҗешәмбе, шимбә, якшәмбе (җомга – гарәп сүзе), җанвар һ.б.


©dereksiz.org 2016
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет